ТӘҮБӘ ИТҮ- ТӨЗӘЛҮ ТҮГЕЛ ӘЛЕ
Әсгать Рәхимовның «Тәзкирәм» повестеның1 исеме үк ничектер моңсу яңгырый. Ихтимал. бу моңсулыкны шул исемдәге борынгы җыр алып киләдер.
Ә менә Хәбир Әхмәтҗановның китап тышлыгындагы рәсемен күрүгә, моңсулык сөреме шунда ук тарала. Алгы планда икесе дә заманча киенгән көяз егет белән сылу кыз. Алар бер-берсенә сыенып кына сүзсез-тьтн- сыз атлыйлар. Икесе дә тирән уйга чумган. Кыз бигрәк тә. Карашы җитди, күзләре барыр юлына төбәлгән... Сүз дә юк. рәссам бер карау белән игътибарны җәлеп итәрлек, әсәрне укып чыгарга өндәп торырлык рәсем ясаган Ләкин ул әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның гомуми характерына, повесть геройларының табигатенә туры киләме? Бу сорауларга җавап табу өчен, әсәрнең үзе белән танышыйк
Күренекле язучыларның берсе: «Көтмәгәндә кызыклы итеп башланып киткән һәм нәкъ тиешле урында мәгънәле итеп тәмамланган әсәр генә — иң яхшы һәм иң сәнгатьчә әсәр санала». — дигән.
Ә Рәхимовның «Тәзкирәм» повестена бу яктан тел-теш тидерерлек түгел дияргә була. Әсәр Тәзкирәнең: «Эчтең. Яхшылап әйткәнне дә, үтенгәнне
• Ә. Рахимов. Тмкярвм. Повесть. Татарстан китап цәшриигы, тиражы 9000 дааа,
дә аңламадың, дөресрәге, аңларга теләмәдең», дигән сүзләре белән башлана, һәм Тәлгатнең «Аһ. эчмәгән булсам!» дигән сүзләре белән тәмамлана.
Повесть җыйнак-җыйнак ике бүлектән тора. Ул бүлекләрнең берсе Тәзкирә исеменнән, икенчесе Тәлгат исеменнән язылган. Әсәрне укыганда безнең күз алдыннан Тәлгат белән Тәзкирәнең берничә еллык гаилә тормышы уза. без аларның эше-хезмә- те белән, характерлары белән таны-шабыз.
Тәзкирә белән Тәлгат җиңел генә танышалар, артык мәшәкатьләнми генә өйләнешәләр, бергә тора башлыйлар. Ләкин аларның гаилә тормышы озын гомерле булып чыкмый. Тәлгат бертуктаусыз эчә. вакытында өйгә кайтмый. Ахырдан хатынын да, баласын да ташлап бөтенләй чыгьш китә.» Гаеп Тәзкирәдә дә бар. билгеле. Ул алдын-артын уйламый ашыгып кияүгә чыккан өчен гаепле. Укытучы кыз Тәзкирә гаилә бәхетен саклау кебек мәсьәләгә дә җитдирәк карарга тиеш иде кебек. Әмма ни генә булмасын, кем генә гаепле булмасын, гаилә таркала, бер гөнаһсыз сабый әтисез үсә..
Мин әсәрнең эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләп тормадым. Шулай да андагы вакыйгаларның шактый киеренке һәм катлаулы булуын сизгәнсездер дип уйлыйм. Яшь автор бу беренче повестенда ук инде тормыш материалы
өченә шактый тирән кергән. Әйтергә теләгән фикерләрен ачып салу^ өчен типажлар да сайлый алган. Әйтергә кирәк, повестьта бер генә артык кеше дә юк. Сәхнә теле белән әйтсәк, алар- ның һәркайсы үз рольләрендә, тиешле урында пәйда була, вакыйга бары-шында, кирәкләре булмаса, югалып тора да беләләр. Шунысын да яшь авторның уңышы дип санарга кирәк: хикәяләүне ул ике шәхеснең (ир белән хатынның) аерым-аерым үз сөйләмнәре аша алып бара. Бу —шактый катлаулы алым. Яшь язучының бодай яза алуы — күңелле хәл. Шулай ук табигать күренешләрен дә автор кешеләрнең кәефләренә, эчке тойгыларына бәйләп, фантазиясе белән баетып сурәтләүгә ирешә. Яшь хикәяченең теле дә образлы, җыйнак, андагы һәр герой үзенә хас тел белән сөйлә-шә.
Менә егет белән кызның беренче очрашу күренеше:
«Кыяфәтең бик эшлекле иде синең. Сине күргәч тә битләрем кыза, иреннәрем кибә башлагандай булды. Мин ишектән кергәч, кулыңдагы карандашыңны уйнатып, кызышуы арта барган йөземә күтәрелеп карадың. Аннан соң күптәнге белешләр сыман елмаеп:
— Укытучы кыз Тәзкирә сез буласызмы инде? —дидең.
Мин йөземә текәлгән кара күзләрдән бөтенләй югалып калдым. Үзем дә сизми артка чигенеп бусагага бастым. Бусагага баскан өчен әти мәрхүм безне орыша иде. Шуны искә төшереп. кыймыйча гына алга атладым. Әйтергә башка сүз таба алмыйча: «Әйе, мин», — дидем. Ул вакытта югалып калуымны әле хәзер дә аңлый алмыйм. Нәрсә иде ул? Кыюсызлык идеме? Я булмаса бүгенге шомлы киләчәкне сизенү идеме?..» (5 бит.)
Күрәсез, кечкенә генә күренештә никадәр хәрәкәт, күпме тормышчан детальләр!
Хисләрне табигать күренешләренә бәйләп күрсәтә белүнең дә мисалын китерим: тибә башлады, чөнки бу чакыру —мине олы тормыш юлына дәшүең иде. Мин көттереп тормадым, тиз генә көзге пальтом белән мамык шәлемне алдым да апаңа ияреп тышка чыктым. Төн караңгы булган кебек, көпчәклә-ре быкырдыкка баткан тарантас та, китәргә ашкынып тыкрык чирәмен казучы ат та чем-кара булган икән» (7 бит).
Әсәрдәге вакыйгалар, яңа өйләнешкән егет белән кызның характерлары төрле булу сәбәпле, кискенләшкәннән- кискенләшә бара Баштарак бу ике яшь йөрәкнең кайсы кыркурак булды соң әле дип, кемне гаепләргә дә белми пошынасың. Иң элек Тәлгатне кызгана башлаган идем, аннары Тәзкирә кызганыч тоела башлады... Кызганычлармы! Юк, укучы буларак, мин боларның берсен дә кызганырга тиеш түгел.
Инде килеп, әсәрен тәмамлап килгәндә генә автор аларның икесенең дә комсомол икәнлекләрен исенә төшерә.
Туйдан соң думбра, дигәндәй, авылда комсомол оешмасы барлыгы да ир белән хатын аерылышканнан соң гына беленә. Гомумән, бу ике яшьнең язмышларына халыкның, җәмәгатьчелекнең катнашлары әсәрдә чагылмый диярлек. Дөрес, Тәлгатнең шәхси эшен бюрода тикшерү кебек күренешләр бар. Ләкин болар әсәргә ясалма рәвештә, соңыннан ябыштырылган ямаулар шикелле генә килеп керәләр, бу ике яшьнең тормышына, язмышына үзгәреш кертә алмыйлар.
Әсәрдәге шушындый кимчелекләрне алдан ук төзәтергә мөмкин булгандыр дип беләм. Автор яшь. тиешле киңәшләр алганда, ихтимал, әсәрен алардан арындыра алыр иде.
Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, повесть «Эчтең!» сүзе белән башланган иде, яшь ирнең: «Аһ, эчмәгән булсам!» — дип үкенүе белән тәмамлана. Бер караганда, болай башлану белән болай тәмамлануда логик эзлеклелек тә бардыр. Әмма тәүбә итү төзәлдем дигән сүз түгел бит әле!