Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕАТРЫНДА РОМАНТИЗМ


еллык юбилеена якынлашып килүче татар театры совет кешесенең рухи Я J деньясын баетуга, аның эстетик зәвыгын үстерүгә лаеклы влеш керткән, күп милләтле совет театр сәнгатендә үз милли йезе, үз иҗат стиле белән күренекле урын алган үзенчәлекле сәнгать кафедраларының берсе.
Заманның актуаль проблемаларын Бөтенсоюз фикер үсеше югарылыгыннан торып яктырткан татар театры, иҗади күренеш буларак, шул дәрәҗәдә күпкырлы һәм аның сәхнәсенә фейерверк булып күтәрелгән талантлар шул кадәр күп төрле ки, театрның иҗат юнәлеше турында фикер йөрткәндә һәм артистлар уенын анализлаганда, аларны бары тик реализм кысаларына гына кертеп карау мөмкин түгел.
Чыннан да, Г. Камал әсәрләре җирлегендә реалистик театр булып мәйданга килгән һәм профессиональ форма алган татар театрына романтизм хас күренешме һәм спектакльләрдә, актерлар уенында ул ни дәрәҗәдә чагылыш тапканГ
Татар театрының бай тарихына мөрәҗәгать итсәк тә, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының соңгы еллар репертуарын һәм актерлар иҗатын күздән кичерсәк тә, анда төп юнәлешне тәшкил иткән реалистик спектакльләр һәм артистлар иҗаты белән бергә, романтик сәхнә образлары һәм шул юнәлеш эстетикасыннан чыгып сәхнәләштерелгән спектакльләр белән очрашырбыз.
Татар сәхнәсендәге романтизмны иҗади күренеш буларак анализлауга керешкән че, театр сәнгатендәге бу агымның кайбер теоретик нигезләренә кыска гына булса да тукталып үтик.
Билгеле булганча, сәнгатьнең төрле формаларын эченә алган театр үзенең яшәешендә драматург, режиссер һәм актерлар иҗатына таяна. Төгәлләнгән сәнгать әсәре буларак тамашачы хөкеменә тәкъдим ителгән спектакльдә актер бер үк вакытта һәм драматург, һәм режиссер иҗатын үзендә берләштергән мөстәкыйль художник буларак чыгыш ясый. Режиссура фикеренә таянып, актер драматург тудырган образны уз хисләре, үз кичерешләре белән җанландыра, образны үз шәхси рухы аша үткәреп, үзенең иҗат арсеналында булган сәхнә чаралары ярдәмендә художестволы формага сала. Иҗат фантазиясе җимешләрен сәхнәнең шартлы чынбарлыгына күчерүдән гыйбарәт булган бу катлаулы психологик процесста төп рольне актерның сәхнә кичерешләре уйный. Ә ул кичерешләр исә, аның темпераментына, фантазия һәм хис байлыгына, образлы фикерләү тибына, иҗат процессында катнашучы тамашачы реакциясенә һ. б. бәйләнгән. Актерның уен стилен аның чынбарлыкны хис аша күрү, образлы фикерләү тибы буенча билгеләргә мөмкин.
Актер иҗатында һәм романтик, һәм реалистик иҗат тибына хас сыйфатлар — яңабаштан иҗат итү һәм кабат иҗат итү1 башлангычларының берлеге чагыла. Иҗат
' «Яңабаштан иҗат итү» — пересоздание, «кабат иҗат итү» — воссоздание мәгъиәселда алына Г, Халит билгеләмәсе,
процессында актер образны үзенең чынбарлыкны күрү, образлы фикерләү алымын» туры килгән иҗади кичерешләре белән баета. Романтик актер драматург тарафыннан реалистик планда иҗат ителгән образда чыгыш ясаганда да, сәхнәдә яңабаштан иҗат ителгән романтик образ туарга мөмкин, һәм, киресенчә, реалистик пландагы актер драматургии материалы буенча романтик характердагы образны үз стиленә хас сәхнә чаралары белән ачса, романтик образ да сәхнәдә реалистик тип булып гәүдәләнергә мөмкин.
Аерым очракларда сәхнә образында актерның үз рухи халәтеннән килгән сыйфатлар шул кадәр тәэсирле һәм отышлы була ки, драматург иҗат иткән образдан яңгырашы белән нык аерылып торган, тирәнрәк һәм баерак сәхнә образы туа. Бу, актерның образны гомумкешелек идеаллары яктылыгына куеп, аның аерым сыйфатларын әхлакый һәм эстетик өлге биеклегенә күтәрә белү осталыгыннан килә. Мондый† ‡ очракта актерның шәхси рухы драматург иҗат иткән образ чикләрендә генә калмый, әсәр авторы күздә тотмаган яңа ассоциацияләр ачылып китә. Димәк, актер образның соавторы буларак чыгыш ясый һәм спектакльнең идея-эстетик яңгырашын бермә-бер көчәйтә, тәэсир куәтен арттыра. Моңа мисал итеп, татар сәхнәсендә Мохтар Мутин, Шакир Шамильский, Фатыйма Ильская, Камал III кебек талант ияләре иҗат иткән образларны күрсәтергә мөмкин.
Татар театр белемендә сәхнә уены алымын билгеләү юнәлешендәге фикерләр тәү тапкыр «Аң» журналында Габдрахман Кәрам мәкаләләрендә күренә. Аның хезмәтләрендә сәхнә иҗаты һәм милли театр белеменең киң һәм катлаулы проблемалары күтәрелә. Шуның белән бергә, Г. Кәрамның эстетик караш үзенчәлекләре турында фикер йөрткәндә, аның дөнья классикларыннан Шекспир әсәрләрен беренче булып- татар теленә тәрҗемә игүен, «Отелло», «Король Лир» кебек мәшһүр әсәрләрнең татар сәхнәсендә яңгырый башлауларының да Г. Кәрам эшчәнлегенә бәйле икәнен истән чыгармаска кирәк. Бу мәкаләдә Г. Кәрамның эстетик карашларын анализлау, иҗади мирасын тулаем күздән кичерү максат итеп куелмаганга (революциягә кадәрге күренекле театр белгече Г. Кәрамның эстетик карашлары, милли сәхнә сәнгате өлкәсендәге иҗади мирасы махсус өйрәнү таләп итә), без аның бары сәхнә уены алымына кагылышлы аерым фикерләренә генә тукталабыз.
1912 елда С. Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяридан киткәч, труппада хатын-кыз рольләрендә «сезон буенча, бөтен пьесаларда, бөтен амплуаларда»1 Гөлсем Болгарская чыгыш ясый. Аның уенына бәя биреп, Г. Кәрам алга табан болай дип яза: «Кызганыч бала», «Мәсхәрәләнмеш ханым», «Асрау кыз», «Кайниш» спектакльләрендә яхшы осталык илә рухлы уен күрсәткән Г. Болгарская «Җиңел хезмәт», «Бозыклар», «Мәкер вә мәхәббәт» кеби әсәрләрдә дә зарарсыз уйнады. Ләкин бондай пьесаларны уйнар өчен Болгарскаяда нәрсәдер җитми, занн идэ расем манера юк»2.
Г. Кәрам билгеләмәсендәге «занн идэ расем манерамны бүгенге сәнгать, белеме терминологиясенә күчерсәк, уен алымы төшенчәсендә тәнкыйтьче образлы фикер һәм сәнгатьчә идеал белән рухландырылган иҗатны күздә тотуы- ачыклана.
Әгәр атаклы татар артисткасы Г. Болгарскаяның иҗат стиле тормыш-көнкүреш образлары әйләнәсендә формалашуын, аның реалистик пландагы артистка булуын искә алсак, аның уенына Г. Кәрамның нинди эстетик принциплардан чыгып бәя бирүе ачык аңлашылыр.
Тәнкыйтьче 1913 елда татар театрында репертуар ярлылыгына һәм образлар бертөрлелегенә игътибар итеп: «Бездә бу көндә мокамәл вә яхшы пьесалар юк дәрәҗәсендә аз. Без пьесаларымыз хакында фәлән уендагы фәлән тип дип әйтә алмыйбыз. Чөнки бездә типлар юк. Бинаи галия 3 бөек типларны иҗат итәчәк артистла- рымыз да юк»4,— дип язды. Моннан Г. Кәрамның күтәрелеп килүче милли театрны, төрле стиль юнәлешләрен үзендә берләштергән, романтик сәнгатьнең дә югары та-ләпләренә җавап бирерлек театр итеп күрергә омтылуы ачык чагыла.
Г-Кәрам. Шәрык клубында театр вэ музыка мевэсеменең нкүне.—«Аң». 1913. № 11. 196 бит,.
Занн (фарсы) — фикер, караш; Идэ — (фарсы) идея; расем — (фарсы) сәнгатьчә сынландыру. образлы сурәтләү,
•Бииаи галия — беек рухлы,
‡ Шунда ух, 195 бит,
Әлбәттә, Г. Кәрам билгеләмәләрендә аныкланып җиткән эстетик принципларга таянып эш итүче бүгенге кен сәхнә романтизмының тулы концепциясен күрергә омтылу урынлы булмас иде. Тәнкыйтьченең фрагментар характердагы бу фикерләре сәхнә уенында местәкыйль ике юнәлешнең (монда, иң элек, актерның уен алымы һәм образлар гәүдәләнешендәге үзенчәлекләр күздә тотыла) яшәү мөмкинлеген һәм зарурилыгын раслыйлар, театр сәхнәсендә шул чорда ук романтик характердагы спектакльләрне күрүгә ихтыяҗ булуын күрсәтәләр.
Әмма татар театрында романтик агымның тууын һәм үсешен аерым актерларның сәхнә индивидуальлегенә генә бәйләп карау мәсьәләне берьяклы аңлау булыр иде.
Романтик уен алымы формалашуга актер яшәгән һәм иҗат иткән заман, чор көчле тәэсир ясый. Романтизмның татар сәхнәсендә урын алуы унынчы еллардагы яңа революцион күтәрелеш чоры, социаль һәм милли азатлык хәрәкәтенең йогынтысы белән бәйләнгән. 1905 ел революциясе татарларда сәнгатьнең яңа төрен — театрны тудыра. Реакция еллары атмосферасына каршы протест, азатлыкка, демократик идеалларга омтылыш сәнгатьнең барлык төрләренә үтеп керә. Татар театрында ул шәхес иреген, азатлык идеяләрен алгы планга куеп тасвирлаган, күтәренке рух-лы, ялкынлы көрәш пафосы белән сугарылган сәхнә романтизмы формасында мәйданга калка.
Чор таләпләре Мутин тибындагы актерларны алгы планга чыгарган, алдынгы тамашачының рухи халәтенә күтәренке хисле, эмоциональ тәэсир көче белән аерылып торган актерлар уены тулырак җавап биргән. Ул елларда Мутин тибындагы артистлар күп булган. Бу җәһәттән, ул чагында Петербургта укыган (хәзер персональ пенсионер) Гани Абызовның истәлекләре игътибарга лаеклы. Революция алды елларында Петербургта алдынгы фикерле татар яшьләренең спектакльләрендә катнашкан Г. Абызов татар студентларының Шекспир, Шиллер, Гейне әсәрләрен куюларын һәм үзешчәннәрнең Карл Моор, Әлмәнсурны, Мутинга охшатып, күтәренке пафос, кайнар темперамент белен, азатлык, иҗтимагый фикер иреге өчен көрәшүче геройлар ител уйнарга омтылуларын сөйли.
Яңа революцион күтәрелеш чоры, барлык рухи байлыкларны алдынгы идеаллар яктылыгына куеп, яңа иҗтимагый фикер офыкларын билгеләүне таләп итә. Иҗтимагый тормышта һәм сәнгатьтә шушы прогрессив процессның уртасында кайнаган каһарманнарга ихтыяҗ туа. М. Мутин Әлмәнсур, Карл Моор, Отелло образларын шушы таләпләр яктылыгына куеп гәүдәләндерүче актер буларак үсеп чыга. Аның уенының киң иҗтимагый резонанс алуы да артистның тасвирда заман идеалларына сизгер бу луыннан килә.
Чорга хас идеаллар, прогрессив иҗтимагый фикерләр театрга һәм актерлар уенына шул вакытның әдәбияты аша да киләләр. Әдәбиятта өстенлек иткән агым театр сәнгатендә барган эзләнүләргә йогынты ясый, режиссерлар яки актерлар иҗатында реалистик яки романтик юнәлешнең көчәюенә сәбәп була.
XIX йөзнең беренче яртысында рус әдәбиятында романтизмның теп юнәлеш булып мәйдан алуы сәхнәдә М. С. Мочалов йөзендә романтик уен алымының формалашуына да этәргеч ясый. XX йөз башы рус әдәбиятында яңадан романтизмга омтылыш көчәя һәм шушы күренеш театрда да романтизмның яңадан калкып чыгуына сәбәп була. Прогрессив фикерле режиссерлар Шекспир, Гейне, Шиллер, Ибсен, Л. Андреев һ. б. ларның романтик рухтагы пьесаларына мөрәҗәгать итәләр.
Татар әдәбиятында да революция алды, Октябрь революциясе һәм 20 иче еллар— романтизмның нык үсеш алып, яңа төсмерләр белән байый барган чорлары. Бу күренеш «XX гасыр башы татар романтик поэзиясе әзерләгән җирлектә» § туды һем бу дулкын татар театрын да яңа үзенчәлекләр белән баетты. Татарның романтик шагыйрь һәм әдипләре Фәтхи Бурнаш, Сөгыйт Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи, сснрак Һади Такташ «Таһир-Зөһре», «Яшә, Зөбәйдә, яшим — мин», «Кызганыч», »Җир уллары» кебек романтик сәхнә әсәрләре иҗат итәләр.
Театрда Г. Камал, Ф . Әмирхан, Г. Коләхметоа, Ш. Камал, К. Тинчурин әсәрләре белән беррәгтән, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», «Юлбасарлар», Г. Гейненың «Әлмәнсур», Н. Наримановның «Надир шаһ», Г. Җавидның «Иблис» трагедияләре урын алдылар.
§ Г. Сәгъди, Татар әдәбияты тарихы, Казан. 1926. 204 бит,
ФӘҮЗИЯ КАДЫПРОВА ф ТАТАР ТЕАТРЫНДА РОМАНТИЗМ
Татар сәхнәсендә романтик уен алымы формалашу турында сүз алып барганда, көнчыгыш поэзиясе романтик традицияләренең һәм әзербәйҗан драматургиясенең уңай йогынтысын да истән чыгарырга ярамый. Билгеле булганча, татарда профессиональ театр сәнгате бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүче труппа булып туа. Г. Тукай тарафыннан аның «Сәйяр» дип исемләнүе дә күчмә талантлар йолдызлыгына ишарә булып тора. Эчке Россиянең төп шәһәрләрен йөреп чыккач, 1908 елда «Сәй- яр»ның Кырымга юл алуы билгеле. Кырымнан труппа Кавказга юнәлә. Тифлистә -■Сәйяр» әзербәйҗан театрының талантлы артисты Г. Араблинский җитәкләгән труппа белән очраша. Бу очрашу татар һәм әзербәйҗан халыкларының театр сәнгате үсешендә аерым урын тота, шуңа күрә бу тарихи вакыйгага киңрәк тукталу урынлы булыр.
Г. Араблинский җитәкләгән әзербәйҗан труппасында хатын-кызлар булмау сәбәп- | ле, героиняларны ирләр, сирәк очракта әрмән артисткалары башкара. Бу хәл спектакльләрнең художество кыйммәтен түбәнәйтә. «Сәйярада С. Гыйззәтуллина-Волж- ская кебек талантлы артистканы күргәч, әзербәйҗан артистлары труппаларны берләштерү фикерен әйтәләр һәм Г. Араблинский җитәкчелегендәге «Кавказ-төрки мөселман труппасы» төзелә. Әзербәйҗан труппасының репертуарында романтик трагедияләр өстенлек итә, актерлар уены һәм режиссура көнчыгышка хас күтәренке рух белән аерылып тора. Татар артистлары әзербәйҗан драматургларының «Надир шаһ», «Ага Мөхәммәт шаһ Наҗар», «Мөсибәт Фәхретдин» трагедияләрендә әзербәйҗан артистлары белән бергә уйнап, аларның күтәренке рухлы уен алымы белән та. нышалар, татар сәхнәсен аларның режиссура ысулы, образларны гәүдәләндерү үзенчәлекләре белән баеталар. Әзербәйҗан артистлары «Сәйяр»ның «Бәхетсез егет», «Оят яки күз яше» һ. б. спектакльләрендә катнашып (берләштерелгән труппада әзербәйҗан драматургларының әсәрләре әзербәйҗан телендә, татар драматургларының әсәрләре татар телендә уйнала), татар театрына хас реалистик сәхнә сәнгате казанышларын үзләштерәләр. Бу турыда «Кавказ-төрки мөселман труппасы» спектакльләрендә катнашкан күренекле артист В. Мортазин-Иманский болай дип яза: «Кавказ театры репертуарында Кавказ әдипләре каләме белән ханлар, шаһлар тормышыннан алынып язылган тарихи драмалар, трагедияләр, шулай ук Европа классикларының әсәрләреннән «Отелло», «Гамлет» кебекләр зур урын алалар... Алар ул трагедияләрне шаккатып карыйлар. Театрны да халыкны шаккатыру өчен ясала торган тамаша урыны итеп аңлыйлар»1 (ассызык безнеке — Ф. К.). В. Мортазин-Иманскийның бу сүзләре ул чор татар һәм әзербәйҗан театрларының стиль аерымлыкларын, әзербәйҗан тамашачысының романтик трагедияләр рухында тәрбияләнүен, алар зәвыгына «шаккатырып» уйнау таләп иткән әсәрләр җавап бирүен ачык дәлиллиләр.
Бу җәһәттән, әзербәйҗан сәхнәсенең талантлы артисты Вәлиев белән В. Мортазин- Иманский арасында булган бер сөйләшү игътибарга лаек.
Мортазин аңа:
— Сездә театр әдәбияты көчле дә, бик бай да икән. Бездә сездәге кебек зур трагедияләр юк бит,— дигәч, Вәлиев:
— Без моңарчы үзебезне зурга куеп йөридер идек. Сезнең эшләрне күргәч, безнең фикеребез бөтенләй егылды. Без зур трагедияләр уйнап, әллә никадәр көчләр түгәбез, шаккатырып уйныйбыз... Ә сез халыкның тормышыннан алынып язылган әсәрләрне уйнап, халыкның алдыннан агып торган тормышын күрсәтеп бирәсез... Безгә дә сезнеңчә бару юлына керешергә кирәк. Сез безгә башка юл күрсәттегез,— ди ** ††.
«Кавказ-төрки мөселман труппасы» Тифлистә, Елизаветполь (Гәнҗә). Баку, Астрахань, Казан, Нижний Новгород шәһәрләрендә спектакльләр белән чыгыш ясый. Нижний Новгородтан әзербәйҗан артистлары Кавказга кайтып китәләр.
«Кавказ артистлары кайтып китте, ләкин алар безнең театрга күп кенә яңалык бирделәр. «Сәйяр» Кавказга барып әйләнгәнче, эчке Россия татар театрларында «Надир шаһ», «Мөсибәт Фәхретдин», «Ага Мөхәммәт шаһ Каҗар» кебек тарихи трагедия
** В Мортазин. Т. ЧенәкәП. Татар театры тарихыннан. М.. СССР халыкларының үзәк нәшрияты. 1926. 72 бит.
†† Шунда ук. 73. 74 бит.
ләр уйнау истә дә юк иде. «Сәйяр» артистлары Кавказга барып чыгып, аларны Кавказ телендә уйнап, постаиовкалар белән танышып кайттылар. Шулай ук Европа трагедияләренең дә Кавказ телендә уйналганлыкларын күреп, аларны татар телендә дә уйнарга була икән дигән уйга төшенделәр. Шуның өстенә Кавказның яхшы артистлары белән якыннан аралашып, алардан күп кенә сәхнә белемнәре алдылар. Шул алып кайтканнары белән татар сәхнәсенә күп кенә файда китерделәр» ‡‡ §§.
B. Мортазин-Иманскийның фәнни әһәмияткә ия булган бу күзәтүләреннән чыгып, шушындый нәтиҗә ясарга мөмкин: тугандаш әзербәйҗан һәм татар театрлары арасындагы бу иҗади бәйләнеш һәр ике театр өчен һәм режиссура, һәм актерлар уены, һәм драматургиядә яңа иҗат мөмкинлекләре, яңа
офыклар ача. Озак та үтми, әзербәйҗан драматургларының «Надир шаһ», «Мөсибәт Фәхретдин», «Ага Мөхәммәт шаһ Каҗар» романтик трагедияләре «Сәйяр» репертуарында урын ала. Европа классик-ларыннан «Әлмәнсур», «Мәкер һәм мәхәббәт», «Юлбасарлар» тәрҗемә ителә. Татар драматургиясендә оригиналь мелодраматик пьесалар — Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр», «Ак калфак», «Кызганыч», «Галиябану» драмалары туа. Ф Бурнаш көнчыгышның романтик традицияләре рухында «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясен яза.
Татар театрының режиссура өлкәсендәге мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның эзләнүләре аерым урын тота. Мәгълүм булганча, ул 1912 елда революциягә кадәрге татар культурасының икенче үзәге Уфада «Нур» труппасын оештыра. С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның бу кыю адымы татар сәхнә сәнгате тарихында хаклы рәвештә татар театрының демократик сәнгатен яңа географик киңлекләргә җәелдерү, халыкның яңа катлауларын театрга якынайтуда җитди әһәмияткә ия булган иҗади күренеш итеп бәяләнә. Шуның белән бергә, театр тарихына караган материалларда С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның «Сәйяр»дан китүен Г. Кариев белән килешә алмау нәтиҗәсе итеп күрсәткән фикерләр дә күренгәли. Әмма бу каршылык шәхси мәнфәгатьләр тарлыгыннан яки С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның үз җитәкчелегендәге труппа оештырырга омтылуыннан тумаган. («Нурпның «Ширкәт» белән берләшеп эшләве чорында С. Волжскаяның гади артистка булып уйнавы билгеле.) Г. Ка- риеа һәм С. Гыйззәтуллина-Волжская татар театрының иҗат йөзен, аның киләчәк үсешен күзаллауда һәм, ахыр килеп, актерлык, режиссерлык осталыгы, оештыру сәләтендә бер-берсенә тиң торырлык фигуралар. «Аң» журналы 1913 елда тикмәгә генә: «Кариев ирләр тибында безем театр галәменең иң оста егете булса, Гыйззәтуллина ханым да хатыннар галәмендә чыннан талантлы, иҗаты куәтле бер артистка иде. Ул уйнады гына түгел, сәхнәдә типлар иҗат кыйлды...»: — дип язмаган.
C. Гыйззәтуллина Волжская режиссурада Г Кариевның шәкерте санала. Әмма ул Г. Кариевның талантлы шәкерте. Билгеле булганча, талантлар үзләренең остазлары үткән юлны кабатламыйлар, аны дәвам итеп, иҗатта яңа үрләр яулыйлар. Рус театры тарихына мөрәҗәгать итик: В. Э. Мейерхольд, Е. Б. Вахтангов, А. Я. Таиров — барысы да рус театрында реалистик уен мәктәбенә теоретик нигез
салган К. С. Станиславский шәкертләре. Шуның белән бергә, алар совет театр сәнгатен һәрберсе үзенә хас яңалык белән баеткан режиссерлар. Совет театр сәнгатендә В. Э. Мейерхольд ның шартлы юнәлеш (бу юнәлешнең яшәүгә лаеклы булуын соңрак немец сәхнәсендә Б. Брехт раслады), Е. Б. Вахтанговның шигъри, романтик юнәлеш тудырудагы хезмәтләре, А. Я. Таиров җитәкләгән Камерный театрның баштарак символик һәм психологик, соңрак киң аудиториягә юнәлтелгән, мәйдан театрына хас эзләнүләре бүген фәнни дәлилләү таләп итмәгән хакыйкать.
Татар театрында С. Гыйзэәтуллина-Волжская һәм Г. Кариевның һәрберсе мөстәкыйль юнәлешкә омтылуларын иҗат принципларының туры килмәве белән аңлату дөреслеккә якынрак булыр. С. Гыйзэәтуллина-Волжская «Нур» труппасын үэ иҗат принципларын гамәлгә ашыру теләге белән оештыра. Яңа труппа күп яклары белән «Сәйяр»ның тормыш көнкүреш әсәрләренә йөз тоткан психологик юнәлешеннән аерылып тора. «Нуриның репертуарында «Мәкер һәм мәхәббәт», «Картежник тормышы», «Яшен», «Уйнаш», «Мөгаллимә», «Кызганыч» кебек, характерлары белән үзгә есәр- ләрне күрәбез. С. Гыйзэәтуллина-Волжская режиссерлык эшендә, Г. Кариев белән
1 В, Мортазин. Т ЧенәкаП Татар театры тарихыннан. М.. СССР халыкларынын үза* нәшрияты. 1926. 75 Лиг
§§ Кара: Г, Кашшаф. Беренче артжгка. Казан. 1968. 36 бнт.
ФӘҮЗИЯ КЛДЫПРОВА ф ТАТАР ТЕАТРЫНДА РОМАНТИЗМ
рәттән, Н. Зимовой, И. Веерман һ. б. ларның иҗат тәҗрибәләренә дә таянган. Әзер- бәйҗан театры режиссеры Г. Араблинскийның да аңа йогынтысы зур булган***.
Бу йогынты, югарыда күрсәтелгәнчә, әзербәйҗан труппасы белән бергә уйнаган чордан ук килә. Гәнҗә шәһәрендә Н. Вәзировның «Мөсибәт Фәхретдинне («Фәхретдиннең фаҗигасе») уйнала. С. Гыйззәтуллина-Волжская Г. Араблинскийның партнеры булып Сәгадәт ролендә чыгыш ясый. Гәнҗә шәһәрендә әзербәйҗан телендә чыга торган газета бу хакта болай яза: «Араблинский партнеры (Волжская) бик яхшы уйнады, ул рольдә артистка шул кадәр яхшы иде, хәтта Араблинский үзе югала язып калды»2.
Әзербәйҗан театр белгечләре Г. Араблинскийның иҗат юнәлешен билгеләп: «Ул сәхнәдә төгәллек һәм тормыш дөреслеген яратты. Аның иҗат методына романтик буяулар белән рухландырылган реализм хас иде» 3,— дип язалар.
Шул рәвешле, «Сәйяр»ның тормыш-көнкүреш әсәрләре җирлегендәге психологик юнәлешеннән үзенең мелодраматик репертуары, чынбарлыкны сәнгатьчә бәяләүдә билгеле бер фикер яссылыгы, үзгәрәк эстетик зәвык принципларыннан чыгып эш иткән режиссурасы, артистларның күтәренке уен алымы белән аерылып торган «Нур» труппасы йөзендә татар театрында романтик юнәлеш формалаша.
Әлеге чор матбугатында «Нур» труппасы спектакльләре һәм С. Волжская иҗатына багышланган рецензияләр, асылда, шул ук фикерне раслыйлар. Мәсәлән, 1916 елда Г. Камалның «Уйнаш» әсәре буенча куелган спектакль турында «Тормыш» газетасы болай дип язды: «Труппа чыннан да «Уйнаш»ны көтелмәгән дәрәҗәдә яхшы уйнады. Үзенең хәятын башкаларны харап итү юлы белән тәэмин кыйлучы татар карчыгының хәйләсенә корбан булган яшь, матур татар хатыны Сәрбиҗамал ролен Гыйззә- туллина көтелмәгән дәрәҗәдә яхшы уйнады, бигрәк ахыргы пәрдәдә аның уены, чик-кән рухани тәэссөраты әллә нинди каты йөрәкле кешеләрдән дә үзен кызгандырырлык, мәзлүма өчен күзне яшьләндерерлек дәрәҗәдә яхшы чыкты» *.
Социаль тема булган хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең кеше язмышы, аның рухи дөньясы, кешеләр арасындагы әхлакый мөнәсәбәтләр аша гәудәләндерелүе «Нур» труппасының иҗат принципларыннан, С. Гыйззәтуллина-Волжская башкаруына хас үзенчәлекләрдән килә. Сәхнә практикасында Г. Араблинский иҗатына таянган С. Гыйз- зәтуллина-Волжскаяның уен алымы «Нур» труппасындагы башка артистлар, аерым алганда, Г. Казанский иҗатына да йогынты ясый. Шул ук «Тормыш» газетасы Уфа сәхнәсендә Г. Камалның «Бәхетсез егет» әсәре сәхнәгә куелуын хәбәр итеп, Г. Казан- скийның Закирны «...Араблинскийга тәкълид5 итеп...»6 уйнавын билгеләп үтә.
Г. Камалның «Уйнаш» әсәре куелу уңае белән язылган мәкаләдә Г. Казанскийның уены түбәндәгечә бәяләнә: «Ул үзенең әхвәле рухиясын, тойгыларын күрсәткәндә һәр вакыт шулай арттыра төшә. Бик көчле һәм фәүкыйльгадәрәк 7 трагедияләрдә Казанский тоткан юл белән уйнау яхшы чыкса да... гади бер татар сәүдәгәре ролендә бик үк килешеп бетми...» 8. Шул рәвешчә, рецензент артистның иҗат юнәлешенә күтәренке рухлы, фаҗигави образлар ятыш булуын күрсәтә.
Инде «Нур»ны сәнгать күренеше итеп дөньяга калкытып чыгарган иҗтимагый фикер җирлегенә игътибар итик.
Халыклар төрмәсе булган патша Россиясендә реакция һәртөрле азатлык чаткыларын күренүе белән үк юк итә килә. 1905 ел революциясе белән яуланган демократик хокуклар кысыла. Әмма революцион фикер үсешен, азатлык өчен көрәшкә булган омтылышны самодержавие инде туктата алмый. Хәрәкәткә чакыручы, бөек идеаллар хакына көрәш мәйданына өндәүче булып, әдәбиятта романтик агым көчәя. Тормыштагы кебек үк, әдәбиятта һәм сәнгатьттә дә халык азатлыгы өчен үзләрен, корбан итәргә әзер булган каһарманнарга ихтыяҗ үсә. Шул чорга хас әдәби процесс* мы характерлап, Г. Газиз: «...Милли хисемеэ куәтләнгән, милли музыка, халык җыры вә музыкасына әһәмият биргән, үземезнең үткән кеннәремезие артымызга борылып карый башлаган бер заманыбыз — бездә ник романтизм булмасын?» ††† — дип язды.
1 Г Газиз. Яшь одәбнятымызда яшь Пврәкләр — «Аң», 1913, J* 11. 191—193 битләр,
• 3 ә ы н и — җирлек
††† И с т и г ъ д ■ д — сәләт.
•Г Кәрам Шәрык клубында театр яә музыка мяаәсеменең икүие —«Ап». 1913. .■* II, 196 бит,
1 СССРиың халык артисты Арслан Мвбәрәков белән әңгәмәдән 14 ноябрь, 1973 ел
Бу дулкын, әлбәттә, театр сәнгатен дә читләтеп узмады. 1913 елда театр белгече * Габдрахман Кәрам тормыш-кенкүреш темасына караган, «һәммәсе бер зәминдә ". бер- ₽ торле» булган пьесаларда заманны рухландырган фикерләр белән чыгыш ясар ечен = җирлек тар икәнен, бу «пьесаларымызда артистларымызның төрле яктан үзләренең ~ истигьдадларыны ’ күрсәтү өчен материал юк»лыгын 4 әйткән иде.
Табигый ки, самодержавие күзәтүенә якын булган Казанда реакция кысуына с. каршы тору кыенлаша. Шул ук вакытта азатлык хәрәкәте дулкыннары революциягә g кадәрге татар культурасының икенче үзәкләре — Уфа һәм Оренбург шәһәрләренә дә - тарала. «Нур» труппасының Уфада калкып чыгуы да шул сәбәпләргә бәйле.
«Нур» труппасының романтик юнәлешен 30 нчы елларга кадәр Уфа сәхнәсендә < эшләгән Ш. Шамильский, Г. Казанский, М. Мутин, Г. Уральскийлар, Оренбургта Исхак Әлмәшев һ. б. дәвам итәләр. СССРның халык артисты Мөбәрәк Арсланов шул -юнәлешнең бүгенге башкорт театрында, аерым артистлар уенында дәвам ителүе ха- < кында сөйли5. Үзен, В. Мортазин-Иманский, Ш. Шамильский, Г. Казанскийлар уен мәктәбен өйрәнеп, алар йогынтысында формалашкан артист итеп күрсәтә. *
Ш. Шамильский, М. Мутин Казанга романтик характердагы актерлар булып киләләр. Моны аларның Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә иҗат иткән образла- о ры да ачык дәлилли. Г. Казанский Казанда берничә ел уйнагач, Минзәлә дәүләт (ул с- чагында колхоз-совхоз театры) театрында эшли. Минзәлә дәүләт театрының бүгенге _ .репертуарында «Айгөл иле», «һәйкәл» романтик спектакльләренең булуы, аерым ар- rj тистлар уенында чагылган романтик күтәренкелек Г. Казанский иҗатына хас үзенчә-лекләрнең яңа җирлектә иҗади дәвам итүен күрсәтәләр.
Күргәнебезчә, сәхнәдә романтик уен алымы формалашуның үзенең закончалык- 2? лары бар. һәм алар актерның индивидуаль психологик үзенчәлекләренә генә бәйле m түгел. Актер иҗатына обьектив һәм субъектив шартлар: чор таләпләре, әдәбиятта С шул чорда өстенлек иткән әдәби агым юнәлеше, театр репертуары, артист башкар- & ган образларның характеры, режиссура һ. б. факторлар зур йогынты ясый. Әлбәттә, сәхнәдә, теге яки бу театр репертуарында бу факторлар барысы бергә туры килгән очраклар сирәк була. Алар я драматургии материалда, я режиссура трактовкасында, я сәхнәне бизөү-җиһазлауда, яисә артист уенындагы кайбер моментларда аерым-аерым һәм берничәсе бергә чагыла алалар.
Үз чиратларында, романтик артистлар да төрле типта булалар. Шул ух тол үэеи челекләре уртак булган М. Мутин, Ш. Шамильский, Ф. Ильская, Камал III ләр — торле типтагы романтик актерлар. Аларның иҗат психологиясенә мөрәҗәгать итсәк, берәүләрдә — интеллектуаль романтик, икәнчеләрендә — эмоциональ, ә өченчеләрендо исә һәм интеллектуаль, һәм эмоциональ романтик артистларга хас сыйфатларны күрербез.
Шулай ук, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бүген иҗат итүче Ринат Таҗетдинов, Дания Нуруллина, Рәмзия Хисамовалар да — төрле типтагы романтик актерлар. Ринат Таҗетдинов иҗат иткән Кол Гали, Надир мәхдүм, Миркой образлары үзләрен чолгап алган мохит кануннарына протест белдереп, алар- ны тулысынча кире кагалар; алар каһарман буларак гадәттән тыш ситуацияләрдә чыгыш ясыйлар һәм үзләренең рухи дөньяларын күп санлы антиидеал вәкилләренә кап-ма-каршы куялар. Сәхнәдә авторларның образлы фикерен чагылдыру характеры, образны иҗат итү алымнары буенча болар, башлыча, интеллектуаль типтагы, аналитик планда гәүдәләндерелгән образлар.
Дания Нуруллина башкаруында Айсылу («Миркәй белән Айсылу»), Айса («Күзләре нинди иде»), Юлия Тугина («Соңгы корбан»), Чәчәк («Кол Гали»)—символик сурәт яңгырашында ачылган образлар. Айсылу — халык күңелендә пакьлек, сафлык символы булган Зөһрә кызга тиң, Юлия Тугина—рухы, бөтен барлыгы белән шәфкать, миһербанлык идеалы, Чәчәк — шагыйрь йөрәгенә тугрылыгы белән Ләйлә, Ширин, Зөһрәләрне хәтерләтүче дала Гөле булып гәүдәләнә.
Дания Нуруллина сөйләм аша образ тудыру кодрәтенә ия. Артистканың сөйләмен характерлаучы төп сыйфат—сүзләрнең шигъриятен ачу, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «авазы ширин» итеп бирү. «Кол Гали» спектакленнән бер картинаны алыйк. Уразбәк җәйләве, Гали тоткынлыкта. Монголларның яу килүләре хәбәр ителгән. Туфрак белән кан аралаш өерелгән болыт булып, дәһшәт килә, һәркемнең күңеле менә- менә убылып төшәргә торган мәгарә авызы кебек. Уразбәк Гали белән Чәчәк мәхәббәтенә фатиха бирергә мәҗбүр була. Шушы фаҗигане ярып, үлем көткән даланы яңгыратып, әле генә үзе дә өметсез сулып барган Чәчәкнең бәхет тавышы, яшәү, тормыш авазы яңгырый: «Бай бул, атам!»
Рәмзия Хисамовада бу фраза логик нәтиҗә буларак, газаплы кичерешләрдән азат ителгән күңелнең ихлас рәхмәте булып яңгыраса, Дания Нуруллина бу сүзләр белән Яшәү һәм Үлемнең эмоциональ контрастын тудыра.
Артистканың уен стилен романтик актерлар иҗатына якынайткан тагын бер үзенчәлек образлы фикерне хәрәкәт аша гәүдәләндерүдә чагыла. Шул ук «Кол Гали» спектакленнән финал күренешен алыйк. Чәчәк-Нуруллина хәрабәләр арасында чокынган Шәмсетдиннең тере мәет икәнлеген аңлап, кинәт турая, салмак адымнар белән авансценага юнәлә. Сүзләр әле әйтелмәгән, әмма горур гәүдә тотышы, һәйкәл сыман мәгърүр сын, алга омтылган караш аны шагыйрь иҗатының мәңгелек символы, сүзләр тирәнлегендәге мәгънә итеп күз алдына бастыралар.
Рәмзия Хисамова репертуарындагы Нәркәс, Чәчәк образлары исә үзләренең баш- качарак сыйфатларында гәүдәләнәләр. Актриса үз героиняларының холкын үлчәп, детальләргә нык игътибар биреп уйный. Ул сыйфатлар автор һәм режиссерның образны күрү үзенчәлегенә буйсындырылганнар. Нәркәс һәм Чәчәк образларының романтик үзенчәлекләрен дә актриса авторлар һәм режиссер күзаллаган формада бирә.
Гомумән, Дания Нуруллина һәм Рәмзия Хисамова иҗатында эмоциональ романтикларга хас үзенчәлекләр өстенлек итә.
Татар театрында романтик пландагы сәхнә әсәрләре куелышында билгеле бер тарихи үсеш — эволюцияне күзәтергә мөмкин. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә соңгы ун ел эчендә барган спектакльләргә генә мөрәҗәгать итсәк тә, шушы үсешнең дәвам итүен күрербез.
Театр репертуарында психологик драма, сатирик комедия, водевиль жанрындагы «Әни килде», «Ир-егетләр», «Американ», «Кыю кызлар», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Намус хөкеме», «Әнә килә автомобиль» спектакльләренең стиль чараларын билгеләүдә реалистик пландагы художник буларак чыгыш ясаган режиссер Марсель Сә- лимҗанов бүгенге татар театрын романтик характердагы спектакльләр белән дә баетты.
Әлбәттә, М. Сәлимҗанов татар театрына килү белән бүгенге дәрәҗәдәге төгәлләнгән романтик спектакльләр куя башламады. Режиссер иҗатында шушы юнәлешкә хас элементлар гәүдәләнгән беренче спектакль итеп Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» драмасын күрсәтергә мөмкин. Спектакльдә әсәрнең фольклорга якын моментлары көчәя, конфликтны образларның рухи дөньялары аша чишүгә омтылыш сизелә, аерым трагик моментлар (фанатикларның Айсылуны өшкерү сәхнәсе, Айсылуның буа өстендә Миркәй белән очрашуы) символик яңгыраш алалар. Әсәрнең нигезендә яткан романтизмга хас сыйфатлар үстерелеп бирелгән дип әйтә алабыз.
Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын халык легендасына якынайтып сәхнәдә гәүдәләндерүе, Надир мәхдүм образының гомумкешелек идеаллары күзлегеннән карап сурәтләнүе, режиссерның «Миркәй-Айсылу» белән башланган романтизм эстетикасы принципларын дәвам итүе иде.
«Сүнгән йолдызларлиың романтик планда сәхнәләштерелүе спектакльнең үзәгенә Надир мәхдүм образының куелуы белән нык бәйләнгән. Табигать тарафыннан кимсетелгән кешеләргә теләктәшлек итү, аларның гүзәл рухи сыйфатларын гәүдәләндерү — романтик художникларга хас үзенчәлек. Драматург К. Тинчурин каләме белән ул күренекле француз романтигы Виктор Гюгоның Квазимодосы тибында гәүдәләндерел- гәи. Режиссер драматург тарафыннан кабатланмаслык характер ител иҗат ителгән Надир мәхдүмне алгы планга куеп, концепциясе һәм композициясе белән дә романтик сәхнә әсәрләренә җавап биргән спектакль тудыруга ирешкән.
«Сүнгән йолдызлар» спектакле татар театрында романтизм традициясен дәва« иттерүдә уңышлы адым иде. Бу спектакльнең, еллар үтүгә карамастан, театр репер, туарыннан төшмәве, тамашачылар тарафыннан яратып каралуы күп нәрсә турында сөйли. Әмма шулай да, «Сүнгән йолдызларидагы Надир мәхдүмне романтик спек такльләрнең төп художество критериен тәшкил иткән романтик герой, каһарман шәхес таләпләренә тулысынча җавап биргән образ ител карап булмый иде әле.
Сәхнәдә шушындый каһарман шәхескә хас үзенчәлекләрне күрүгә омтылыш теагр репертуарына Илшат Йомаголовның «Нәркәс» романтик легендасын алып килде. Материалы белән төрки халыклары фольклорына якын торган легенданы хәтерләтүче бу әсәр бөек идеаллар, гадәттән тыш ситуацияләр, чатнап торган хисләрне гәүдәләндерүе белән татар сәхнәсендә Нурихан Фәттахның «Кол Гали» романтик трагедиясенә җирлек әзерләде.
Татар театрында романтизм табигый һәм урынлы күренеш. Рухи байлыклар матурлык һәм мәңгелек категорияләреннән чыгып бәяләнгән романтик спектакльләрдә уңай эстетик идеал өлгесе раслана. Романтик актерлар татар театрын югары сәнгать кималендәге образлар белән баетып, сәхнә иҗаты һәм актерлык осталыгында яңа үрләр яуладылар. Аларның боек идеаллар, героик пафос, тирән шигърият белән сугарылган иҗатлары татар театр сәнгатен сәхнә натурализмыннан саклау юнәлешендә дә алыштыргысыз чара булып хезмәт итә.