Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шәп машина
Баш күтәрми төне буе яздым, Шигырь белән тулды биш
дәфтәр. Әйбәтлектә шик юк, тик берьюлы Бу кадәрне кабул
итмәсләр.
Шунда кинәт, кояш чыккан кебек, Даһи фикер килде башыма.
Тотарга да әмәлләргә кирәк Шигырь сортлый торган машина.
...Чоландагы иске сепаратның Шөребе дә читтә калмады.
Бер ягыннан акса сыек шигырь, Бер ягыннан агар каймагы.
Вәт машина, болай оста итеп Чүпләп бирә алмас тавык та...
«Кырлар-сырлар», «җырлар-мырлар» дигән Дүрт сүз ята иде
савытта.
Бүкән
Йомыш төшеп кабинетка кергәч беркөн, Мин анда бер күзлек
элгән бүкән күрдем. Карашлары шундый салкын, шундый эре.
Сүзләреннән өшеп чыга килгән бере.
Булыр икән елмаюны белмәс кеше, Хуҗа Насретдин килсә дә,
көлмәс кеше, Кул бирүне, мөгаен, оныткандыр ул, Бөгелмәскә
уклау-фәлән йоткандыр ул.
...Очраштыргач көтмәгәндә язмыш тагын, Аңладым мин
үземнең нык ялгышканым. Күр, ул бүген нинди көләч,
игътибарлы. Әллә, димен, моның берәр сере бармы?
Каршысында үзеннән зур түрә икән, Елмаюы аның шуңа күрә
икән. Карап аның мышный-мышный бөгелгәнен, Әй, шул чакта
рәхәтләнеп бер көлгәнем!
Элек һәм... хәзер
Элек миңа кондукторлар Тынгы бирмиләр иде.
— Арткы ишектән кер,— диеп, һәрчак тиргиләр иде.
Сизеп торам, никтер алар Хәзер мине күзәтми.
Алдан керәмме, арттанмы, Беркем миңа сүз әйтми.
Киресенчә, мин бараммы, Кайтаммы кичен эштән,
— Рәхим итеп утырыгыз,— Дигән сүзләр ишетәм.
Яшьләр торып урын бирә, ...Картаеп барам, димәк.
— Рәхмәт,— дисәм дә, нигәдер Шатландырмый бу
хөрмәт.