ШИГЫРЬЛӘР
Жираф белән Зариф Жираф Зарифны, Зариф жирафны Күрмичә калмый. Жираф Зарифны, Зариф жирафны Ерактан таный. Муен дигәнең Кыскасы — кара, Озыны — чиста... Зариф жирафка, Жираф Зарифка Текәлеп карый. Муен дигәнең Берсенең — озын, Берсенең —кыска. Зариф жирафны, Жираф Зарифны Муеннан таный!.. Чәйгә чумган шикәр турында әкият Бер шакмак шикәр Чәйгә чумган, ди, Икенче шакмак Keren торган, ди. Санап караган Янә бер меңне: «Ә соң ул йөзә Белә идеме?» Саный-саный ул Меңгә җиткән, ди, Ә теге һаман Чыкмый икән, ди... ...Әкият бу, дип, Бер дә син көлмә — Йөзә белмәсәң. Чәйгә сикермә! Әйбәт пычрак Чокыр буйлап, Чакыр буйлап, Көн буе мин Йөрдем уйнал. — Борның белән Җир сөрдеңме? Пычрак эзләп Син йөрдеңме? Эңгер җиткән, Меңгер җиткән, Әнкәй мине Күптән көткән... Каралгансың Шайтан кебек. Пешерсен бер Атаң күреп!
U, «К. У.» № 6.
177
Көн буе без Сабан сөрдек! Арып-талып Кайтып кердек. Каралгансың Шайтан кебек. Артыграк та — Атаң кебек... Эңгер-меңгер Җиткән иде, Әнкәй шактый Көткән иде... Юындырды, Киендерде: — Улым,— диде,— Сөендерде! — — Әллә, улым, Җир сөрдеңме? Тракторда Гел йөрдеңме? Бүген шул бу Бүтән очрак — Эш пычрагы, Әйбәт пычрак!
Бусы —хәрби сер!
Минем абый сакта тора. Әни эштә чакта тора, Әти юлда чакта тора, Мин уйнаган чакта тора, Син йоклаган чакта тора!
Телевизор да карамый, Читкә карарга ярамый, Чиккә генә карап тора, Дошман килеп кермәсен, ди, Безнең серне белмәсен, ди.
Әниләр эштә булганда, Бер үзең генә калганда, Түгел өйне саклап тору, Бу бит — илне саклап тору!
Еракта-еракта тора, Минем абый сакта тора. Сакта һәр-һәр чакта тора. Әйтмим, кайсы якта тора, Син үзең дә сорап торма, Бусы — хәрби сер! Еракта-еракта тора,
Миннән дә соң Кайтты әти, Бер генә сүз Әйтте әти:
— Бик яратса Буялырга, Минем белән Барыр кырга!
— Күргәнең бармы Бүре койрыгын Тарткан малайны? Аю колагын Йолкудан кызык Тапкан малайны? — Юк. — Күргәнең бардыр Агач ботагын Тарткан малайны. Кош ояларын Туздырып җиргә Аткан малайны... — Бар... — Тартмый гына тор, Тарттырыр сиңа, Кагылып кара — Аю, бүреләр Усаллар алар, Тешли дә ала! — Ой! — Әй, шул чагында Агачларның да Тешләре булса, Рәнҗетүчене Аю шикелле Үкереп куса!.. — Их! Ниятең нинди 1 Бик сак кына Басып кына, Күләгәгә Посып кына. 2 Әнә тукран: Тук-тук! Тук-тук! Ишетәсең Ерактан ук. Күзләрне шар Ачып кына, Йөри бүре Качып кына... Берәүдән дә Тормый качып, Күз алдында, һәрчак ачык. Ниятләре — Качарлык шул, Кылганнары — Начарлык шул! Ниятләре Изгедә шул. ...Илдә бар да Сизелә шул! Чәй кәгазенә төреп..
Кулъяулыгы Хәйдәрнең һәр вакыт чиста йерер. Ничек чиста йөрмәсен — Чәй кәгазенә төрер!
Чәй кәгазенә төрер, Төргән көенә генә, Китап арасына салып, Саклар өендә генә!
Булыр иде чистарак, Булыр иде урынлы — Чәй кәгазенә төреп Өйдә тотса борынны...
И*
17»
һәркемнең үз эше...
1
Абзый таңнан Эшкә бара. Артыннан бер Эт тә бара.
Әйләнә дә Абзый карый — Килә теге, һаман калмый!
«Мин, ичмасам, Эшләп йөрим, Ә бу маэмай Нишләп йөри?!»
2
Имде маэмай Алдан атлый — Ул бит монда Урам саклый.
Әйләнә дә Маэмай карый — Килә теге, һаман калмый!
«Мин, ичмасам, Эшләп йөрим.
Ә бу абзый Нишләп йөри?!»
Ник соң әле итек
(МӘЗӘК-МӘСЬӘЛӘ)
Эшли икән Аю кибеттә,
Сата икән Аю итекләр.
Киштәләргә, әнә, тезелгән, Чамалаган Аю үзеннән — һәр борынга ике пар алган, һәммәсенә тигез каралган!
Иң беренче булып кем керә — Иң беренче керә Көнгерә.
Аю әйтә:
— Сайлап ал, дия,
Сайлар өчен чама бар, дия.
Көнгерә тиз алып өлгерә, Ике итек киеп йөгерә.
Сигезаяк керә үрмәләп:
— Карыйк әле, дия, бергәләп.
Аю әйтә:
— Сайлап ал, дия, Сайлар өчен чама бар, дия.
Чыгып китте Сигезаяк та — Сигез итек сигез аякта...
Йомшак басыл керә Арыслан, Харап инде моңа карышсаң.
Аю әйтә:
— Сайлап ал, дия, Сайлар өчен чама бар, дия. Үзе бер пар итек китергән...
Әй Арыслан яман үкергән:
— Кайда, дигән, минем итекләр!
җитмәде?
Аңламыйча Аю интеккән, Күзен кысып башын кашыган:
— Алган идем борын башыннан... Беркем артык киеп китмәде, Ник соң әле итек җитмәде?! Санап бирер тизрәк Я, әйтегез инде, кем кем генә, белә? «Бабай килә!» Көйсезләндең, Еладыңмы, Тиешсезне Сорадыңмы, «Беттем...» — дидем, Тизрәк качтым. Килеп тапты, Кочып алды. Әти-әни Бер сүз белә: Чикләвекләр Учка салды. — Бабай килә! Бабай килә! «Үскәнсез, ди, Без йөрибез Тып-тын гына, Мәче сыман Мыштым гына... Оныкларым!» Куркырга да Онытканмын, Уйныйбыз без Килсә бабай Капчык алып! Китсә бабай Безне салып! Бергә-бергә: — Китмә, яме, Бабай, бер дә! Хәзер ялгыш Еладыңмы, Ой-ой-ой-ой-ой... Ой-ой-ой-ой-ой... Артыгракны Сорадыңмы, Еламаган- Нитмәгәндә, Курыкмаган, Көтмәгәндә Әти-әни Болай итә: — Бабай китә! Бабай китә! Капчык асып Бабай килде... Тотып алды... Күккә чөйде! Без йөрибез Тып-тын гына, Мәче сыман Мыштым гына. Күзен кысып Үзе көлде, Чәчләремнән Минем сөйде! Бабай китсә Нишләрбез, ә? Бик күңелсез Булыр безгә! Зур капчыгын Бабай ачты... Ой-ой-ой-ой-ой... Ой-ой-ой-ой-ой...