Логотип Казан Утлары
Драма

ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ


(ӘНИ КИЛДЕ)
ӨЧ ПӘРДӘЛЕ ДРАМА
КАТНАШАЛАР:
А н а — 75 яшьтә.
Максуд — Ананың беренче улы, 53 яшьтә С ай мә - Максудның хатыны, 51 яшьтә. Альфред — аларның улы, 32 яшьтә. Ислам — Ананың икенче улы, 51 яшьтә Расиха — Исламның хатыны, 35 яшьтә Рәйхан — аларның кызы, 7 яшьтә. Инсаф — Ананың өченче улы, 47 яшьтә. Сәяр— Ананың төпчек улы, 27 яшьтә Римма — Сәярның хатыны, 21 яшьтә. Гөлчирә — Ананың кызы, 35 яшьтә. Зөләйха — Сәярның квартира хуҗасы. Әлмөхәммәт — Зөләйханың каенатасы, 89 яшьтә Гөлсем — авылдан килгән кыз. Баянчы егет — сүзсез.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Ике бүлмәле квартираның аркылы киселеше. Сулда — зал, ул сәхнәнең очтен ике өлешен биләп тора. Зал төрле елларда төрлечә эшләнгән мебельләр белән җиһазландырылган Уңдагы бүлмә бик кечкенә Андагы бар җиһаз—иске тимер карават, тумбочка, ике урындык, ак пәрдә белән капланган кием элгеч һәм иске этажерка. Пәрдә ачылганда сәхнә буш. Бераздан бер-берсенә уралып Сәяр белән Римма керә. Икесенең дә өсләрендә туй киемнәре Римманың куены чәчәкләр белән тулы Ишек төбендә үк туктап, озак итеп үбешәләр
Сәяр. Ниһаять, без үзебез генә! Син минеке! Минем законлы хатыным? (Римманы үбә.) Яратасыңмы?
Римма. Яратам! (Тагын үбәргә килгән Сәярны читкә этәреп.) Хозяйкаң кая киткән?
Сәяр. Хозяйка бүген өйдә булмаячак! Үзебез генә булабыз бүген өйдә! (Үбәргә үрелә.)
Р и м м а (тайпылып). Чәчәкләрне суга куйыйк!
Сәяр. Әйдә үзебезнең бүлмәгә!
Бер-берсенә уралып зал аша узалар, уңдагы бүлмәгә керәләр, бусагадай атлауга кочаклашып үбешәләр
Римма. Чәчәкләрне суга куйыйк!
Сәяр кухня ягына чыгып сулы ваза күтәреп керә. Икәүләп чәчәкләрне суга утырталар.
Сәяр. Туй күлмәге нинди килешә сиңа! Яле. утыр әле менә шунда! Туйганчы бер карыйм әле үзеңә! (Римманы урындыкка утыртып, ашардай булып карый.)
Римма. Рестораннан ашыгыбрак киттек. Иптәшләр гаеп иткәннәрдер.
Сәяр. Итсәләр инде?
Римма. Тагын бераз утырасы калган. Тагын берәр сәгать.
Сәяр. Җүләркәем! Тагын бер сәгать түгел, бер минут та көтәр хәлем калмады! Берәүне дә күрәсем килми! Гомеремнең иң бәхетле көнендә синең белән икәү генә буласым килә! Бүген дөнья безнеке, Римма! Хозяйка да кайтмаячак! Өйдә үзебез генә булабыз! (Тумбочка өстендәге тастымалны ача, анда бер шешә шампан шәрабе һәм алмалар. Үбешәләр.)
Залга Зөләйха керә. Ул аны-моны уйламастан, уңдагы бүлмәгә уза, үбешеп торган яшьләрне күреп кире чыга башлый, ләкин Сәяр аны тотып кала.
Зөләйха. Исәнмесез!
Римма. Исәнмесез!
Зөләйха. Берәр хәл булмагандыр бит?
Сәяр (шампан шешәсен ача-ача). Берни дә булмады, Зөләйха апа! Үзебез шулай тиз тоттык. Язылышып чыккач иптәшләр белән азрак ресторанда утырдык та кайттык. (Бокалларга эчемлек сала.)
Зөләйха. Мин сезне соң гына кайтырсыз дип тора идем, бигрәк тиз... Ярый, никахыгыз котлы булсын!
Римма} Рахмэт1
Зөләйха. Рестораннан ияреп кайтучылар булса дип, пәрәмәчлек камыр куйган идем, хәзер өлгертәм...
Сәяр. Кирәкми, Зөләйха апа! Мин бит әйттем сиңа, туй дигәннең «т» хәрефе дә булмый дидем. Гомернең иң бәхетле көнендә эчеп-исе- реп утыруны аңламыйм мин. Бүген мин болай да исерек! Берәүне дә күрәсем килми!
Зөләйха. Өйләнештек дип, әллә инде хәзер ашамый да, эчми дә яшәргә уйлыйсызмы? Мин кич кунарга сеңелем янына китәм, өйдә үзегез генә каласыз. Иртә торуга ашханәгә чапмассыз бит! (Чыга.)
Сәяр. Ошыймы сиңа минем хозяйкам? Искиткеч апа! Менә күрерсең, бу өйдә безгә яхшы булачак!.. Яратасыңмы? (Римма яратуын аңлатып баш селки.) Юк, син телең белән әйт, яратасыңмы?
Римма. Я-ра-там! Приходи к воротам!
С ә я р. Ә нишләп к воротам? Безнең капка төбендә йөргән чаклар узды. Менә өебез! Менә — син! Менә — мин! Я, ничек итеп яратуыңны күрсәт миңа! (Римма тумбочка өстендәге курчакны алып, күзен йомып торган Сәярның иреннәренә кагыла.) И, шулай начар яратасыңмы? Ә мин сине менә ничек яратам! Менә ничек яратам!
Римманы күтәреп альт, иреннәреннән, битләреннән, чәчләреннән үбә башлый. Озак итеп звонок шалтырый. Яшьләр үбешүдән туктап, ал яктагы аяк тавышларына колак салалар. Артта шау-шу, көлешү. Залга Максуд. Сай мә. Альфред. Инсаф һәм баянчы егет керә. Максудның кулында зур кәрзин, аннан берничә шешә муены күренеп тора. Саимә чәчәкләр тоткан Альфред пирог куелган поднос күтәргән. Инсаф таякка таянган һәм ике аягы да протез булу сәбәпле шактый аксый.
Максуд. Вэт безобразие хәзерге яшьләр! Кая качтылар әле? (Ике бүлмә арасындагы ишектә Сәяр белән Римма күренә.) Ха-ха-ха! Әле сез бездән яшереп өйләнешеп йөрисезмени? Барып чыкмады! (Ишек төбенә килеп кычкыра.) Әйдәгез, әйдәгез, бирегә кертегез! (Ике кеше диван-карават күтәреп керәләр.) Куегыз шунда’ (Ике кеше диван-караватны идән уртасына куеп, чыгып китәләр.) Ха-ха-ха! Туй- * ларыгыз котлы-мөбарәк булсын, законлы никах белән! (Көлешә-көле- £ шә яшьләрне котлыйлар.)
С а й м ә. Әтисе урынына калган абыйсына да әйтмәгән, ай-һай! > Оялмыйсыңмы, энем, бер дә? Максуд, әйдә тотып кыйныйбыз үзен! * (Шаярып Сәярга суккалап алалар.)
Сәяр (аптырап). Кайдан белдегез сез?!
Максуд. Әйтмибез!
С а й м ә. Әйтмә, әйтмә, Максуд! Зурайган, зурайган! Институт d бетергән, янәсе, инженер булган! Ай-Һай!
Сәяр. Мин бит гел әйтә килдем, Саймә җиңги, туй ясамыйм, дидем! Егерме җиде яшькә җитеп, бик күп туйларда булдым, күрдем. * Җыелалар да эчәләр, әчеп исерәләр дә, «Алмагачлары» көенә җыр- “ лыйлар. Нәрсәсе кызык шуның?
Максуд. Җүләр! Бер җырлашып та утырмагач, өйләнеп тә тор- 7 мыйм мин аны! Өйләнү көн саен булып тормый лабаса ул! Шул, күп булса, гомер эчендә бер-ике була инде ул өйләнү!
Сәяр. Синеке ничә булгандыр — белмим, ләкин минеке бер генә х булачак!
Саймә (кабаланып). Шаяра ич ул, энем! Абыеңны белмисеңмени - инде?
Сәяр. Урынын белеп шаярсын!
Максуд (тиешсезрәк сүз ычкындыруын аңлап, гаепле елмая). Ха-ха-ха!.. (Диван-караватка тотынып.) Ягез, кая куябыз?
Зөләйха. Әнә теге якка! Аларның бүлмәсе әнә тегендә!
Күмәкләшеп диван-караватны күтәреп алалар да ундагы бүлмәгә узалар, андагы тимер караватны җыеп алып, урынына диван-карават куялар.
Максуд (диван-караватка утырып). Тирбәлеп кенә торачак инде бу!
Саймә (Максудның аркасына сугып). Я, оятсызланма!.. Утырып карагыз инде, энем! Сеңелем, утырып карагыз!
Римма (диван-караватка утырып). Рәхмәт сезгә, зурлагансыз! Гафу итегез безне, уңайсызрак килеп чыкты!
Сәяр. Чыннан да, кем әйтте сезгә?
Максуд. Әйтмибез!
Сәяр (Инсафка). Ә син, абый, ничек Казанда?
Инсаф. Туйга килдем!
Максуд. Туйга килгән, сезнең туйга!
Сәяр. Бөтен планны бозып йөрисез шунда!
Максуд. Әле тагын кунаклар була!
Сәяр. Кемнәр тагын?
Максуд. Ислам белән Расиха!
Сәяр. Тьфу, черт! Соң, мин бит әйтә килдем сезгә, өйләнсәм туй ясамыйм, дидем! Безнең бернинди сыебыз юк! Үзебез дө ресторанда гына ашап чыктык.
Максуд. Оятсызлар! Бүләкнең өстенә менеп утырдылар да бер чынаяк чәй дә кызганалар! Үпкәләдек! (Килүчеләрне зал ягына куалап чыгарып, ишекне бикләп ала.) Кияү келәте! Саймә. юкмы шунда берәр таяк? (Саймә Инсафның таягын тартып алып Максудка бирә. Максуд таяк белән ишекне бикләп куя.) Кияү келәте! Менә, утырыгыз шунда!
Сөяр (ишекне тартып). Абый, ач!
Максуд. Абыең ач булмас ул, абыеңның ризыгы үзе белән. Саймә, бушат бәлешләрне!
Көтелмәгәндә килеп чыккан ситуациядән килүчеләр бик канәгать. Көлешә-көлешә. үзләре алып килгән кәрзиннән өстәлгә ашамлыклар чыгаралар. Зөләйха савыт-саба һәм приборлар китерә.
Сәяр (ишекне тартып). Абый, дим, кара!
Максуд. Карамыйм, энем, карамыйм! Кияү келәтенең ярыгыннан карап йөргән чаклар узган инде. Оятсыз, абыйсын каратып тор- макчы!
Сәяр. Абый!
Максуд. Абыең булсам, туеңа чакырыр идең. Бәлеш исе чыккач кына куштанланма!
Саймә. Ачыйк мәллә, Максуд?
Максуд. Ачмыйбыз!
Саймә. Киленнән яхшы түгел!
Звонок. Ислам, Расиха, Рәйхан керә.
Расиха. Исәннәрме сез!
Максуд. Бик озак җыендыгыз, бүләкнең хәтәрен сайладыгыз, ахры!
Ислам. Чакырмаган туйга нинди бүләк ди аңар!
Расиха. Өй сакларга кеше табып булмады. Рәмзияне барып алып кайттым, Каравайдан.
Зөләйха. Бикләп кенә килергә ярамадымыни?
Расиха. Кайткан төшеңә бөтен өеңне утап куярлар! Безнең поселок шпана оясы бит ул! Җыен карак-бандит төрмәдән чыга да шуннан йорт ала. Менә шуның кебек малаена хәтле шпана! Чын! Әле кичә ипи кибетенә барып килгән арада өч алманы шартлатып өзеп алдылар!
Максуд (тәрәзәдән үрелеп нидер күзәтүче Исламнан). Сез нәрсә, машинагыз беләнме?
Ислам. Шулай иде лә. Янында ике малай маташа... (Тәрәзәдән йодрык селки.)
Зөләйха. Тимәсләр лә, тимәсләр! Безнең тирәдә караклар юк!
Расиха (тәрәзәдән үрелеп карап). Киттеләрме? Халык бик әшәке хәзер. Әле беркөн капка төбендә өч минут торган арада, кадак белән тырнап, машинаның өстенә оятсыз сүз язып киттеләр. Чын! (Саимәнең колагына әйтә, Саймә шаркылдап көлеп җибәрә.) Яшьләр кайтып җитмәдемени әле?
Максуд. Кайттылар, кайттылар!
Расиха. Чын, яшьләр кайда соң? Әй, Максуд абый сүзенә ышанып йөрсәң — мыскыл итеп чакыргандыр әле! (Сәяр ишек дөбердәтә.) Ай, алла, бу ни хәл бу?
Сәяр. Безне Максуд абый бикләде, Расиха җиңги! Ач әле!
Максуд (ишеккә бара башлаган Расиханын юлын бүлеп). Сабыр ит! Безнең белән утырасылары килсә, чакырсыннар иде...
Ислам. Абый, инженер булгач, понимаешь, туганнарыннан хурланадыр ул, бәлкем! Тик без хатынны кеше почмагына алып кайтмаган идек, кесәдә диплом булмаса да. Я булмаса, хатынымны күреп туймам дип куркадыр!
Максуд. Яшь шул әле, тәҗрибә юк. Хатынның күзгә пәри булып күренгән чакларын белми... Әйдәгез, утырышыгыз! Альфред! Ачыгыз шампанскийларны!
Сәяр (ишекне кагып). Ачмасагыз, ватып чыгабыз!
Максуд. Борынына шампанский исе керде тегенең — нинди ярсый! Кычкырма, энем, кычкырма! Менә үз өең булгач ватарсың, кеше ишеген вату егетлек түгел ул!
Расиха. И, болай күңелле түгел лә, Максуд абый!
Максуд. Бик күңелле! Илле өч яшькә җитеп, мондый кызык туй күргәнем юк иде әле.
Бокалларга эчемлек салалар.
С а й м ә (Рәйханны кочаклап), һай-һай-һай, бу тиклем матур күлмәкне кайдан алдыгыз, Рәйхан?
Рәйхан. Әни кибеттән алды! Сигез сум җитмеш ике тиенгә!
С а й м ә. Һай, җаным!
Максуд. Ярый, сөйләшүне туктатабыз! Тотыгыз бокалларыгызны! (Зөләйха салат кертә.) Зөләйха ханым, тотыгыз! (Барысы да аяк өсте басып бокалларын күтәрәләр.) Барыгызга да мәгълүм, җәмәгать, бүген безнең төпчек энебез Сәяр үзенең кәләше белән язылышып кайтты...
Сәяр (ишек кыйнап). Абый, ничек оялмыйсыз!
Максуд. Оялып торырга, энем, без бит синекен эчмибез, үзебез алып килгәнне эчәбез!... Әйдәгез, җәмәгать, әнә шул юньсезләр саулыгына күтәрик әле!
Эчәләр. Көлешә-көлешә капкалыклар.
Зөләйха. Салатыннан авыз итегез, кунаклар! Хәзер пәрәмәч өлгертәм! (Чыга.)
Максуд. Анасы, син нигә эчеп бетермәдең?
С а й м ә. Әй, әллә ничек шунда, әче...
Альфред. Баллы түгел, ди!
Максуд. Баллы түгел? Хәзер балландырабыз аны! (Яшьләр бүлмәсенең ишеге төбенә килеп.) Ишетәсезме, яшьләр, кунаклар эчә алмый утыра, әче, диләр!
Альфред. Горько!
Күмәкләп. Горь-ко! Горь-ко!
Максуд. Әйдәгез, яшьләр, балландырыгыз шампанскийны! (Уң яктагы бүлмәдә Сәяр белән Римма үбешәләр.) Әллә йоклап та киттеләр инде? Яшьләр, дим, кунаклар эчә алмый утыра, баллы түгел, диләр!
Сәяр. Балландырдык инде, балландырдык! Эчегеә, эчегез күпсен!
Максуд. Ишеттереп балландырыгыз! (Сәяр ишек төбенә килеп берничә мәртәбә авызын чупылдата.) Менә булды! Менә балланды хәзер!.. Равил, сайрат әйдә сандугачыңны! (Баянчы »Алмагачлары» көен уйный.)
Әй икегез, икегез лә.
Икегезнең битегез.
Икегез дә пар килгәнсез.
Чукынышып китегез'
Күмәкләп.
Ай. алмагачлары,
Сайрый сандугачлары!
Расиха. Пар килгәннәрдерме, юкмы — киленне күрмәгән бит әле!
С а й м ә. Килен чибәр!
Расиха. Эшлиме, укыймы?
С а й м ә. Укый! Сәяр бетереп чыккан институттан! (Җырлый.)
Минем энем бик зур булды.
Һич килмәгән теше юк —
Дипломы бар. хатыны бар.
Туганнарда эше юк*
ШӘРИФ ХӨСӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Максуд. Ай-ли, метро.
Шулай утыру ни тора!
Колешу, шау-шу. Пәрәмәчләр күтәреп Зөләйха керә.
Зөләйха. Шаярдыгыз, җитәр. Чыгарыгыз инде яшьләрне?
Максуд. Чыгармыйбыз!
С а й м ә. Чыгар, чыгар, Максуд!
Альфред. Әти, чыгар!
Максуд. Тавышка куям! Кем дә кем... (Сүзен әйтеп бетерми., төрле яктан «Чыгар!», «Чыгар!» дигән тавышлар ишетелә.) Равил, музыка! (Баянчы туш уйный.)
Максуд ишекне ача. Сәяр белән Римма чыга.
С а й м ә. Менә, кызык иттеме абыегыз үзегезне?!
Расиха. Ярар инде, җитәрегез! Утырыгыз, сеңелем! Энем, утыр! Яшьләргә эчемлек салыгыз!
Яшьләрне түргә утырталар. Альфред бокалларга эчемлек сала.
Максуд. Әйдәгез, җәмәгать, пәрәмәч алдыннан берәрне тотабыз! (Бокалын күтәреп.) Яшьләр исәнлегенә!
Расиха. Озын гомерле булсыннар!
И н с а ф. Өй тулы балалары булсын!
С а й м ә. Әче!
Альфред. Горько!
Расиха. Ярарыгыз инде, оялтмагыз яшьләрне!
Максуд. Оялтырсың син хәзерге яшьләрне! (Аяк тибеп кычкыра башлый.) Горько! Горько!
Күмәкләп. Горь-ко! Горь-ко!
Сәяр белән Римма үбешәләр. Барысы да эчәләр.
Максуд. Вәт безобразие! Менә шулай гөрләтеп туй итәсе урында, качып йөриләр!
Альфред. Между прочим, Швецияда шулай. Әгәр кыз кияүгә чыкканда намуслы булса, ул кызны хөрмәт итмиләр.
Максуд. Ничек инде ул алай?
Альфред. Шулай! Намуслы кызларны санга да санамыйлар анда, гадәт шундый.
Максуд. Эх, шунда барып, шул кызларны санап йөрсәң иде!
С а й м ә. Я, тиешле сүз генә сөйләшеп утырыгыз әле!.. Пәрәмәчләре бик тәмле икән, нишләп ашамыйсыз?
Ислам. Без ашап килдек. Сез әнә яшь киленне сыйлагыз, бик ябык икән!
Расиха. Ябык түгел лә! Хәзер мода шундый — юан кызларны егетләр яратмый. (Саймәгә.) Модадан артта калгансың, Саймә апа!
С а й м ә. Калсам инде тагын, мода дип, ач утырыр хәлем юк әле! Ирләр дә эт түгел, сөяккә ташланмыйлар. Ийе бит, Максуд?
Максуд. Башка ирләрне белмим, әмма мин үзем хатын-кызның шундыен яратам: арт ягына бер китереп суккач, сәгать ярым дерелРасиха. Сөбханалла, күз тимәсен Зифа буйларыгызга, Тагын шулай чакырырсыз Бәбәй туйларыгызга! Күмәкләп. Ай. алмагачлары. Сайрый сандугачлары!
Күмәкләп.
Ай. алмагачлары.
Сайрый сандугачлары!
дәп торсын ул миңа! (Зөләйханың кемнедер каршы алуын күреп.) Кем бар анда, Зөләйха ханым?
Зөләйха. Әткәй ул. Туганнарны күрергә дип, авылга кайтып киткән иде, шул кайтты.
Максуд. Табын янына чакырырга кирәк!
Зөләйха. Килешерме икән соң?
С а й м ә. Нишләп килешмәсен! Сәяр, бар, алып кер бабайны!
Сәяр чыга. Әлмөхәммәт картны ияртеп керә.
Сәяр. Әйдә, утыр, бабай! Берәрне җибәрәсеңме?
Әлмөхәммәт (утырып). Килен рөхсәт итәрме икән соң?
Зөләйха. Рөхсәт, әткәй, рөхсәт!
Әлмөхәммәт. Ярый, алайса, яшьләр исәнлегенә булсын, бә- хет-тәүфыйк белән гомер итсеннәр! Бисмилла рахманрахим! (Эчә.) Әйбәт булган, яхшы. Сәярның бәхете бар аның. Укып бетергәч, Казанда да калдырдылар үзен. Әнә безнең малай, җир читенә китте дә, ялга да ике елсыз кайтып булмас, дип яза. (Зөләйхадан.) Хаты бармы?
Зөләйха. Бар, әткәй, бар! (Башкаларга.) Минем улымны әйтә. Узган ел геологическийны бетергәч, Чукоткага киткән иде.
Максуд. Башы исән булсын, булсын, бабай! Исән булса, бер кайтыр.
Әлмөхәммәт (кинәт уйга калып). Анысы хак сүз. Исән кеше бер кайтмаса да бер кайта. Үлгәннәр кайтмый...
Зөләйха. Пәрәмәчләрне суытып бетерделәр инде! Кунаклар, ашап утырыгыз инде!
Альфред. Между прочим, кунакны кыстау культурно түгел! Менә, мәсәлән, Парижда нишлиләр? Кунаклар җыела. Ну, өстәлдә һәммәсе дә бар, конечно. Коньяк, төрле-төрле винолар һәм бер-ике генә төрле закуска. Хуҗа кеше беренче рюмканы эчәргә генә тәкъдим ясый да, шуннан соң кем ни теләсә, шуны эшли. Эчәсе килгән кеше — эчә, ашыйсы килгәне — ашый. Ә кыстау юк. Кунакны кыстау некультурно санала.
Зөләйха. Саналса саналыр тагын! Без Парижда түгел бит әле, Казанда. Ә безнең халыкта әүвәл-әүвәлдәи килгән бик матур бер гадәт бар: кунакны аяк өсте басып сыйлыйлар. (Тәрәзәдән урамга карап торган Исламга.) Машинагызны күтәреп китмәгәннәрме?
Ислам. Күтәреп китә алмыйлар аны! Аның бит авырлыгы ике мең сигез йөз килограмм!
Әлмөхәммәт (Альфредка). Карале, энем, син ул Париж дигән җирдән күптәнме кайттың?
Кунаклар пырхылдап көлеп җибәрәләр. Сәяр кесәсеннән сигарет чыгарып тарта башлый. Альфред та тарта.
С а й м ә. Тотындылар инде пыскытырга! Агуламагыз әле һаваны, башыма ярамый!
Сәяр. Бу зарарлы сигарет түгел, Саймә җиңги, курыкмагыз. Бу — фильтрлы сигарет! (Әлмөхәммәткә.) Берәрне тартып җибәрәсеңме, бабай?
Әлмөхәммәт. Рәхмәт, улым. Кырык ел тарттым, җитәр.
Сәяр. Ничек ташлый алдың, бабай? Мине дә өйрәтсәң икән!
Әлмөхәммәт. Ничек дип, ташлыйсың килсә, тотасың да ташлыйсың инде, аның өчен курсы бетерү кирәкми. Утыз сигезенче елны ашказанында язве таптылар минем. Апиратсыга салдылар. Прафисыр Думбрачев әйтә,— хәзер үзе дә мәрхүм инде, рәхмәт төшкере,— апиратсы ясыйм, брат, ди. Но түлке тәмәке тартуны ташлыйсың, ди. Ташладым!
ШӘРИФ ХӨвӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Сәяр. Шуннан бирле бер дә тартканың юкмы, бабай?
Әлмөхәммәт. Юк. Сестра кереп, бабай, апиратсыга дигәндә, берне чорнап кабызган гына идем. Шул сүзне ишетүгә, тарта башлаган тәмәкемне ташлап, апиратсыга йөгердем. Тартуны ташлавыма үкенмим. Но түлке апиратсыга чакыргач, тартып бетермичә ыргыт-кан шул төпчегемне әле дә булса жәлләп торам. Тартып бетерәсем калган икән шуны апиратсыга кергәнче.
Альфред. Ха! Ха! Ха! Бу өйдә туалет бармы? Булса — кем аны миңа күрсәтә? (Сәяр Алъфредны туалетка озата.)
Әлмөхәммәт (Алъфредның артыннан). Шәм тотып торучы да кирәкмиме, энем?.. Хуш! Бу кемнәрең була соң инде синең, Сәяр?
Сәяр. Туганнарым, бабай. Менә бусы — иң олы абыем, заводта мастер булып эшли. Монысы — аның хатыны Саймә җиңги, трамвай йөртүче.
Әлмөхәммәт. Ничәнче трамвайда эшлисең?
Саймә. Сигезенче маршрутта, бабай, нәкъ мәчеткә илтә торган трамвай!
Әлмөхәммәт. Мәчеткә барганда билет алып тормыйбыз икән болай булгач.
С а й м ә. Бик алмый торгансың әле, бабай! Мәчеткә йөрүче картлардан бик билет алдырып булмый алардан!
Максуд. Ник?
Саймә. Алмыйлар! Менә шундый мулла шикелле картлар җомга саен вагонга кереп тулалар — ник берсе билет алсын? Кычкырышып бетәм мин алар белән. Чукынган картлар, мин әйтәм, ичмасам, алла юлында йөргәндә хөкүмәтне алдамагыз!
Сәяр. Менә бу — минем икенче абый, бабай. Әле күптән түгел генә пенсияга чыгып, Магадан өлкәсеннән кайтты. Йорт алып Казанда тора хәзер.
Әлмөхәммәт (Исламга). Бик яшь күренәсең түгелме соң?
Ислам. Минем стаж горняцкий, бабай, подземный. Шахтерлар пенсияга илле яшьтән чыгалар.
Сәяр. Бусы — аның хатыны Расиха җиңги. Ә менә монысы, бабай, өченче абыем — Инсаф абый. Ватан сугышы инвалиды. (Инсафка.) Абый, син чыннан да минем туйга килдеңме?
Инсаф. Әйе!
Саймә. Әй, юк ла! Бу туганыбыз бик авырый безнең, бабай. Сугышта алган яралары төзәлеп бетми. Больницага ятарга килгән.
Әлмөхәммәт. Туганнарың күп икән, Сәяр...
Сәяр. Әле монда барысы да түгел, бабай. Без тугызау! Унау булганбыз да, бер абый сугыштан кайтмады.
Әлмөхәммәт. Сөбханалла, бай егет икәнсең! Туганнар — байлык ул, туганнарның күп булуы яхшы. Менә бит, нинди зур байлык бүләк иткән үзегезгә әти-әниегез!
Рәйхан (алгарак чыгып). Ә мин — Рәйхан!
Альфред керә.
Альфред. Ә шулай да дөньяда яшәү күңелле!
С а й м ә. Монысы минем улым, бабай! Исеме Альфред!
Әлмөхәммәт. Исеме матур икән егетнең. Чын мөселманча исем — Әлфәрит.
Саймә (хихылдап). Әлфәрит түгел, бабай, Альфред!
Расиха. Я, карт кеше белән сүз көрәштереп утырма, киртәсенә керсә ярар!
Әлмөхәммәт. Дөрес итеп әйтсәң — Әлфәрит әл. Бу дөньяда тиңдәше булмаган, бердәнбер нәрсә дигән сүз. Минем үз исемем дә шулайрак — Әлмөхәммәт. Ә менә Фәрит сүзе белән Мөхәммәт алдын
нан килүче «Әл» — гарәпләрдә тәгьриф дип йөртелгән бер нәрсә ул. Безнең татар теле белән урыс телендә андый хикмәтле нәрсә юк. Гарәпләрдә бар! Немецләрдә дә бар! Унбишенче елны плен төшеп, дүрт ел буе бер немеч марҗасының сыерларын карал тордым мин. Унике сыер! Менә немеч халкының да телендә тәгьриф кебек нәрсә бар. Әнә укыган кешеләр беләдер. Ничек була немеччә икмәк? Дас * брот?
Сәяр. Дөрес, бабай!
Әлмөхәммәт. Менә шуның «брот» дигәне икмәк дигән сүз инде аның. «Дас» дигәне — гарәпләрдә тәгьриф дип йөртелүче бер хикмәт. Их эшпрәйхен дойч бит!
С а й м ә. Һай, бабай дигәнебез бездән галимрәк булып чыкты ич! Альфред. Эссе! Барыгыз да күрдеме минем пиджакны? Күрсәгез салып куям! (Пиджагын салып урындык аркасына элә.) Әлмөхәммәт. Алай дисәң, ыштаныңны да күрдек инде, энем! Расиха. Иптәшләр, тыңлагыз! Хәзер сезгә Сабирова Рәйхан җыр җырлап күрсәтә! Яле, кызым, теге җырны җырлап бир әле үзләренә!
Рәйхан (урындык өстенэ менеп басып җырлый).
Әрнемә, сызлама, юксынып, йөрәгем. Сагынып, саргаеп, өзелмә, үзәгем. Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә Карлыгач шикелле талпынып һәр язда!
Көлешү, кул чабулар. Кунаклар җырны күтәреп алалар. Звовок. Зөләйха ишек ачарга чыга. Бераздан ишектә Ана белән Гөлсем күренә.
С а й м ә (абына-сөртенә Анага каршы йөгерә). Һай, җаным, әни килде ич! Әни килде, Максуд!
Барысы да ишек төбенә җыелалар. Ананы уратып алалар. Гаҗәпләнү аваалары, исәнләшү.
Зөләйха. Бәхетленең кунагы да дөрен-дөрен булыр ди — менә бит!
С а й м ә. Сәярың өйләнде ич, әни! Менә бу синең кече киленең була! Белеп килдеңме соң син, әни, белмичә генәме? Һай, җаным, күр өлө бу тамашаны!
Максуд. Төпчегең өйләнде бит, әни! Туй бүген!
Сәяр (алгарак чыгып). Юк-юк, әни, туй мәҗлесе түгел бу!.. Мин туйсыз гына өйләнергә булган идем дә, әни... менә алар әллә кайдан ишеткәннәр дә бәреп керделәр! Син рәнҗемә инде, әни, туй түгел бу!.. Менә, таныш бул, әни, бу минем... бу синең киленең була. Исеме — Римма... Рәнҗемә инде син, әни, мин бит шау-шусыз гына өй-ләнәсе булган идем... (Риммага.) Я, таныш инде — әни бит!
Ана акрынлап үзен кулга ала. Алгарак узып. Сәяр белән Римманы күкрәгенә кыса. Яшьләрне аралап, Ананың итәгенә Рәйхан сарыла
Ана (Рәйханны күтәреп алып). Кызым Рәйхан лабаса бу! Нинди зур булып үскән минем кызым!
Зөләйха. Үрә каттылар! Табын янына чакырыгыз әниегезне! Сәяр. Әни, менә бу апа — минем квартир хозяйкам! Зөләйха. Исәнмесез! Танышу качмас. Башта әниегезне табын янына утыртыгыз!
Ана (Инсафны күреп). Син дә Казандамы, улым? Үзең генәме соң?
Инсаф. Үзем генә, әни!
А н а. Килен белән балалар исән-саулармы?
Инсаф. Исән-саулар, әни!
С а й м ө. Әйдә, утыр, әни, утыргач сөйләшербез!
Ана. Өстемне алыштырам.
ШӘРИФ ХӨвӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Сайм ә. Соңыннан алыштырырсың, әни, соңыннан!
Ана. Юк, соңыннан түгел, хәзер алыштырам! Улымның туенда бу килеш утырырга, мин соң...
Сәяр. Туй түгел бу, әни! Монда ничек тә ярый!
Ана. Юк, ярамый! Өстемне алыштырам! (Сайма белән бергә чыгалар.)
Максуд (Сәярдан). Әнигә дә хәбәр итмәгән идеңмени?
Сәяр. Юк дип әйттем бит инде!
Максуд (Гөлсемгә). Бик озак эзләп йөрмәдегезме соң, сеңелем?
Гөлсем. И, сорамагыз инде, абый! Көне буе Казан буйлап чаба- чаба әбине үтерә яздым. Башта әбинең олы малаена барган идек...
Максуд. Менә мин ул әнинең олы улы.
Гөлсем. Адресыгыз белән барып төшсәк — унбишенче йорт юк? Максуд. Безнең йортларны сүттеләр бит, сеңелем!
Гөлсем. Шуннан әбинең поселоктагы малаен эзләп киттек...
Максуд (Исламга күрсәтеп). Анысы менә ул була инде!
Гөлсем. Көч-хәл белән эзләп тапсак — аларның да капкалары бикле, ишекләрендә ат башы хәтле йозак.
Расиха. Йозак?!
Гөлсем. Әйе!
Расиха. Теге чукынган кыз ишеккә йозак салып чыгып киткән икән! Ислам!
Максуд. Я, өегезне күтәреп китмәсләр инде! Соң, шуннан, сеңелем!
Гөлсем. Шуннан әби әйтә, Казанда минем тагын бер улым бар бит әле, кызым, янымда адресы гына юк, ди. Киттек справочный эзләп. Шунда әйтеп бирделәр тагын...
Ананы култыклап С а й м ә керә. Ананың өстендә озын итеп тегелгән ап-ак ефәк күлмәк, зәңгәрсу камзул, башында ак ефәк яулык белән ефәк шәл. аяк- ларында чигешле читек. Бу киемнәрдә Ана бөтенләй яшәреп, матурланып киткән.
С а й м ә. Әйдә, әни-җаным! Урынның иң мәдехлесе сиңа бүген, әни! Утыр әле менә шунда! (Ананы өстәлнең иң түренә, Сәяр белән янәшә утырта.) Күрегез әле, күрегез әле безнең әнинең матурлыкларын! Кызлар кебек ләбаса безнең әни, һай, җаным, күз тимәсен? Һай!.. Сәяр, син тагын әнине бикәчең белән бутама!
Максуд. Вәт безнең әни! Әни нинди дә, без нинди! (Корсагын бәргәләп куя.)
Саймә (соклануында дәвам итеп). Һай! Кыз чагыңда ниндирәк булдың икән син, әни?! Яман да чибәр булгансың син кыз чагыңда, сөйләп тә бетерерлек булмагандыр. Тирә-як авылларның егетләре сиңа гыйшык тотып үлгәннәрдер!
Ана. Әллә тагын, алай үлгәннәре үк ишетелмәде.
Саймә. Үлгәннәрдер, үлгәннәрдер, әни, әйтмисең генә. Ничәдә кияүгә чыккан идең?
Ана. Егерме бердә.
Саймә. Ә, менә бит! Ул заманда унбиш-уналтыдан чыга булганнар, син күпме сайлап утыргансың!
Ана. Сайламадым! Әти рөхсәт бирмәде!
Саймә. Иртә чыгаргамы?
Ана. Атагызга чыгарга. Ахрысы, чыннан да чибәр булганмын, яучылар күп килде. Әти гел үзенә ошаган якка тартты, хәллерәк кешегә бирәсе килде. Мин үзем теләгән якка тарттым. Менә шулай, әти белән тарткалаша-тарткалаша үземнекен иткәнче, егерме бер тулды да куйды.
Зөләйха. Ярый, кунакны сүз белән сыйламыйлар. (Гөлсемгә.) Сеңелем, нигә анда басып торасың? Кил, утыр!
Ана (үз кырыннан урын биреп). Кил, кызым, үземнең янга!
С а й м ә. Ә, юк, әни янында үзем утырам! Синең белән янәшә утыру — бик зур дәрәҗә бит ул, әни! Мин синең олы киленең, синең кырыңда мин утырырга тиеш! (Ана янына утырып, Гөлсемгә урынны Альфред кырыннан күрсәтә.) Менә шунда утыр, сеңелем! (Гөлсем утыра.) Чибәр кызны улым янына утыртыйм әле. Белмәссең’
Максуд. Утырма, сеңелем, моның янына, утырма! Бу инде ха- 2 тын аерган татар!.. Әни, безнең Альфредны хатыны куалап чыгарды я бит әле!.. >
Уңайсыз пауза. *
С а й м ә. Чыгарса тагын! Әллә минем улыма кызлар беткәнме!.. = (Максудка.) Үз улының гайбәтен чәйнәп утырган була тагын, о!.. =
Ана (сүзне икенчегә бору кирәклеген аңлап). Бик сусадым, кы- S зым, берәр чынаяк чәең булмасмы?
Расиха. Чәй! Әнигә чәй китерегез, чәй!
Ислам. Әнигә чәй ясап китерегез инде, понимаешь! ♦
а
Зөләйха чыга. о
Ана. Ягез, исән-сау торасызмы, балалар, авырмыйсызмы?
Максуд. Юк, әни!
Расиха. Авырмыйбыз, әни! Барыбыз да тап-таза, ат кебек! © Ислам. Сабан туенда батыр калырлык куәт бар әле, әни, пен- * сияда булсак та! *
Расиха. Әни, ничек болай бер дә хәбәр итмичә киләсе булдың? ~ Ана. Иптәш булгач, борчып тормадым инде. Киләсе дә түгел « идем. Бүгенле-иртәгәле уракка төшәргә торалар — эш өстендә кем = йөри Казан буенда! Менә Гөлсем. Әйдә булгач, әйдә, дип, күземне дә ачтырмады.
С а й м ә. Яхшы булган! Шулай итеп кенә алып килмәсәң, китереп буламыни безнең әнине! Рәхмәт сиңа, сеңелем, әнине алып килгән өчен!
Расиха. Бик әйбәт булган, бик әйбәт булган...
Зөләйха Анага чәй кертеп бирә.
С а й м ә (куштанланып, шул ук вакытта азрак иркәләнеп тә). Әни! Яшь киленне яраттыңмы соң, әни, нигә бер дә дәшмисең?
Ана (акланган кебегрәк). Ул хакта сөйләшергә вакыт юк лабаса әле... (Торып басып.) Төкле аягы белән килсен! Улымны яраткан кешене мин яратырмын. Минем улымны яратып килгән ләбаса ул, шундый кешене ничек яратмыйсың! (Муеныннан гәрәбә муенсасын салып Риммага кидерә.)
Римма. Рәхмәт!
Ана. Киленнәрдән бәхетем бар минем, берегездән дә авыр сүз ишеткәнем юк!
Максуд. Бергә тормаганга күрә генә шулай ул. әни!
А н а. Нишлисең бит, улым, бергә торырга насыйп булмаган. Лачындай җиде малай үстердем — җидесе җиде якка очты да таралды. Канат чыгарганнарын да сизми калдым. Өч кыз бала үстергән идем, алары да туган ояларын ташлап очып китте... Карасана, абыстай шикелле җәелдем дә утырдым! Күчтәнәчләремне чыгарырга онытканмын лабаса! (Гөлсемгә). Кызым, әйдә, булыш әле миңа! (Гөлсем белән коридорга чыгалар.)
С а й м ә. һай. җаным, бигрәк күңелле көн булды ич бу!
Гөлсем чемодан кертеп куя. Ана зур кәрзин күтәреп керә.
Максуд (Исламга). Әни әйтә, киленнәрдән бәхетем бар, ди. Безнең генә хатыннардан бәхет булмады!
С а й м ә. Өйгә кайтасың барын онытма! Өйгә кайтасың барын онытма! (Ана күчтәнәчләрен чыгара башлый.) һай, бу тиклем җиләкне кем җыеп бетергән моны!
Ана. Үзем җыйдым. Кәрим тугаенда җиләк бик күп быел. Менә, куегыз әле шунда табынга. Берсендә каен җиләге вареньесы, икенчесендә — җир җиләгенеке.
С а й м ә. һай, бу тиклем дә хуш исле итеп кайната белерсең икән, әни! (Варенье савытларын иснәп.) Исен күрегез әле, исен!.. (Ананың колагына иелеп.) Әни, күчтәнәчләреңнең барысын да чыгарып бетермә, безгә дә алып барырсың!
Ана (төргәк биреп). Менә монысы каклаган каз. Берәрегез кайтмасмы дип саклаган идем, кайтмадыгыз да быел... Әллә ни күчтәнәчем юк, кызым. Сыерны сатканнан бирле, килә башласаң аптыраш — ни алып килергә белмисең.
Ислам. Безгә монда берни дә кирәкми, әни! Безнең барысы да бар?
Расиха. Әйе, барысы да бар! Аллага шөкер, ач ятмыйбыз!
Ана. Ач ятмасагыз да, ана булган кешенең алып килеп авыз иттерәсе килә шул. (Чемоданга күрсәтеп.) Әнә, өчегезгә өч йөз күкәй, санап алырсыз. (Инсафка.) Синең Казанда икәнеңне белмәдем инде, улым...
С а й м ә. Шаярып әйткәнне чынга алма тагын, әни. Синнән күчтәнәч көтмибез. Син үзең безгә күчтәнәч!
Ана (Рәйханга күкәй биреп). Мә, кызым, пешкән күкәй сиңа!
Ислам. Ашамый ул күкәй, әни! Безнең үзебездә егерме тавык, коеп кына торалар!
Рәйхан Ананың итәгенә менеп утырып муенына урала, колагына нидер пышылдый.
С а й м ә. Нәрсә серләшкән булалар соң болар?
Рәйхан. Әбием! Без утырткан алмагачларның алмасы бармы инде?
Ана. Юк әле, кызым! Алмагач өч-дүрт елсыз җимеш бирми әле ул.
Зөләйха. Бигрәк ярата икән инде бу кыз әбисен!
С а й м ә. Яратмаска — әни үстергән Рәйхан ич ул! Сигез айлык чагында әнигә кайтарып аттылар да, алты ел буе әбисендә үсте ич ул Рәйхан! Әбиеңне яратасыңмы, Рәйхан?
Рәйхан (Анага уралып). Яратам!
С а й мә. Әбиең картайган ич инде, аның кай җирен яратасың?
Рәйхан. Картаймаган!
С а й м ә. Картайган шул! Әнә бит, чәчләре ап-ак!
Рәйхан. Синең үзеңнеке ак, гел буятып йөрисең!
Максуд. Ярый, сүзне туктатыйк! Мәҗлес дәвам итә! Менә яшьләр! Менә нур өстенә нур булып әни килеп төште — тагын да күңелле булып китте. Әни, син гаеп итмә инде, без берәрне тотыйк!
Әлмөхәммәт. Әбигә салмыйбызмыни?
Максуд. Чыннан да, әни, әллә бераз авыз итәсеңме, кызылдан гына? Актык туең бит бу, әни! Кызларың барысы да кияүдә. Инде менә малайларың да өйләнеп бетте. Башка туй булмаячак, әни!
Ана. Кыстама, улым. Менә алдымда чәем.
Зөләйха. Салып куегыз сез аңа, эчмәсә дә тулып торсын!
Максуд. Дөрес! Әнинең бәхете тулып торсын әле! (Ана алдына тулы бокал куялар.) Ярый, җәмәгать! Яшьләр саулыгына эчтек. Инде хәзер дөньяда иң якын кешебез булган, барыбыз өчен дә кадерле әни саулыгына эчәбез!
Эчәләр.
Саимә. Әни! Улларың күзеңнең алдында эчеп утырганга рәнҗемисеңдер бит?
Ана. Шушындый көнне дә эчмәгәч, ул ни була ди инде аннары! Аллага шөкер, ул яктан мактанычым зур — эчми минем улларым! Җиде малай үстердем, җидесенең берсе аракы эчеп, ил күзендә рисвай булып йөрмәде. Эчми минем улларым! Эчмиләр дә, тартмый- * -лар да!
Са йм ә. Сәярың тарта, өни!
Сәяр (Ананың йөзе кинәт үзгәреп китүне күреп). Юк, әни, юк, тартмыйм! Саймә җиңги юри генә әйтә!
Саимә (хихылдап). Тартасың! Тартасың!
Расиха. Тарта, тарта, әни!
Альфред. Ну, тартса?!
Уңайсыз пауза
Зөләйха. Картаеп беткән кешене үчекләп утырырга бер дә оялмыйсызмы? Тартмый, әби, тартмый. Малаең елга якын миндә тора, тартканын күргәнем юк.
Саймә (хатасын аңлап). Юк-юк, әни, тартмый, шаярып кына әйттем... (Тәрәзә янына килеп.) Уф, әллә яңгыр яварга җыена — авыраеп торам!
Максуд. Син авырайган саен яңгыр ява башласа, җир йөзен әллә кайчан су баскан булыр иде инде!
Көлешү.
Саймә. Чынлап менә! Аз гына ашадым исә, авыраям да китәм. Ятасым гына килеп тора.
Әлмөхәммәт. Симеребрәк киткәнсең шул, авырайсаң да гаҗәп түгел.
С а й м ә. Симерәм ич! Юньләп ашавым да юк инде үземнең. Әллә саф һава симертә — без торган җирнең һавасы яхшы бит.
Әлмөхәммәт. Саф һава белән генә симереп булмый...
Саймә. Әй, юк ла, хатын-кыз иллегә җиткәч шулай юаная инде ул... Алай дисәң, менә әни бер дә симерми. Әни, нишләп син симермисең икән? Сигезенче дистә белән барасың — фигураларың кызларныкы кебек!
Расиха. Чын! Бер дә картаймый безнең әни!
Саймә (Ананың күкрәкләрен капшап). Күрегез инде, күрегез! Кем әйтер инде моны ун бала табып үстергән хатын дип! Күзләре дә утлы күмер кебек елтырап кына тора безнең әнинең! Әллә картаймауның берәр серен беләсеңме син, әни? Өйрәт әле безне дә, ничек шулай сакландың?
Ана. Ашагач түл җыеп ятып торырга вакыт булмады, кызым. Шуңадыр.
Саймә (Инсафка). Син нишләп сөйләшми утырасың — телеңне йоттың мәллә? Әни, бөтен балаларың ядрә күк чәчрәп торалар, нишләп бу Инсаф кына мондый юаш булган?
Ана (Инсафның башыннан сыйпап). Кечкенәдән шулай оялчан- рак булды шул ул Инсаф. Оялчан булса да, батыр йөрәкле иде үзе. Бервакыт Инсаф белән Ислам, янә дә Кәрим Иделгә су коенырга төшеп киткәннәр. Кәрим бата башлаган. Ислам җан-фәрманга чабып кайтып керде. Кәрим Иделгә төшеп батты, ди. Шуннан олылар Идел буена йөгереп төшсәләр — Инсаф Кәримне яр кырыена сөйрәп чыгарган. Ничә яшьтә булгандыр инде ул чакта, унөч-ундүрттән артык түгелдер. Кәрим үзеннән зуррак бит әле, ул Ислам белән бер елгы... (Исламга ымлап.) Монысының шунда иптәшен коткару өчен суга сикереп төшәргә йөрәге җитмәгән, үкереп авылга кайткан!..
Көлешү.
ШӘРИФ ХӨСӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Ислам. Ярый инде, әни, үткән эшкә салават! Син менә шуны әйт: кайчан үзеңне Казанга алып киләбез? Берүзеңә генә анда күңелсездер бит синең. Яшең дә шактый. Әйдә, Казанга күчеп кил, әни! Үземдә торырсың!
Расиха. Шулай шул, әни, чын! Үзебезгә кил!
Ислам. Сине әллә кайчан аннан алып китү тиеш иде дә, понимаешь, минная башка моны эшләүче булмады. Инде менә мин кайттым, әни. Күп акча белән кайттым, баеп кайттым!
С а й м ә. Малаеңның байлыгын сөйләп тә бетерә торган түгел, әни, яман да баеп кайтты малаең. Өйләренә барып керсәң, әйләнеп чыга торган түгел — шул тиклем байлык!
Ислам. Җиткән, әни, сиңа тирестә казынып яту! Алып киләм мин сине, әни!
Ана. Белмим шул, улым. Атагызны ташлап китү авыр.
Ислам. Әллә кайчан череп беткән кешенең каберен берәү дә саклап утырмый, әни. Каберне күтәреп китмиләр аны.
Ана. Нигезне дә нәүмиз калдырасым килми. Ничә бәбкә типкән, күпме гомер иткән нигез бит ул!
Ислам. Синең ул чалышаеп беткән нигезеңне, әни, ут төртеп яндырасы гына калган!
Расиха. Чын! Ут төртәбез дә яндырабыз!
Ислам. Бер ялгызың яшәп, акылдан шашарга мөмкин бит анда, понимаешь! Әгәр теләсәң, әни, үзеңне менә хәзер үк машинама утыртам да выжт иттереп өемә алып кайтып куям! Түр башына менгезеп утыртам! Машина әнә тәрәз төбендә генә тора!
Саймә. Кара боларны! Сездән алда әнинең олы малае белән олы килене бар шул әле монда, алар нәрсә әйтер бит. Ийе бит, Максуд? Юк-юк, әни, киләсе булсаң, беркемгә дә түгел, үзебезгә киләсең!
Расиха. И ходаем, үзләренең кеше сараенда яшәгәннәрен белми!
С а й м ә. Яшәсә! Яңа йорт салынып беткәнче генә ич ул, көзгә хәтле генә! Тиздән безгә яңа квартира бирәчәкләр, әни. Җәй өчен бакчабыз да күңелле. Алмагачлар арасында җырлап кына йөр!
Расиха. Ьа, бөтен бакча эшен әнидән эшләтеп ятар иде бугай!
С а й м ә. Ятса! Җиләк җыешканнан гына әллә ни булмас әле әнигә. Ийе бит, әни?
Ана. Эштән курыккан юк ла анысы.
Ислам. Алып киләсе булгач, әллә кайчан алып киләләр аны! Нигә мин кайтканчы суздыгыз?
Инсаф. Әти үлгәч, мин аны Чистайга алып китмәкче идем — бармады.
С а й м ә. Әйе! Үзе теләми ич ул! Юк-юк, әни, киләсе булсаң, олы малаеңа киләсең, үзебезгә!
Ислам. Абыйга килсәң, рәтле тормыш булмаячак сиңа, әни! Саймә ул ашаган табагын юарга да иренә!
Сай мә. Иренсә! Син килеп юмыйсың ич аны! Икенче ашарга кирәк булгач юыла ул шунда... Синең Расихаң аш та пешерә белми әле!
Расиха. Белмәс инде!
Саймә. Белмисең шул! Әллә әнине ни өчен үзегезгә китерәсегез килгәнне белмиләр дип уйлыйсыңмы? Бөтен йорт эшен әнигә ташлап, эшкә кермәкче була ич ул Расиха! Картайган төшкә стажы юк ич аның!
Инсаф. Үзебезгә кил, әни! Бездә сиңа бер эш тә булмаячак.
Римма. Туктагыз өле, абыйлар, апалар! Әнине безгә кил дә, безгә кил, дип тарткалыйсыз, ә безне санга да сукмыйсыз. Без дә
бар ич әле монда! Әллә сез әнине бездән артыр дип уйлыйсызмы? Шулай бит, Сәяр?
Сәяр. Шулай булмыйча! Күңелсезләнә башласа, үзенә кибеттән бер бәби алып кайтып бирербез — тик уйнап утырсын!
Ислам. Анысын булдырырсыз ла!
Расиха. Әнидән бала каратып ятмакчы — хитрый! ’
С а й м ә. Әй, юк ла, булмаганны! Сез әле үзегез дә кеше өендә z торасыз.
Римма. Кеше өендә дип, алай кимсетеп ташламагыз әле сез, апа. Гел кеше өендә булмабыз, үзебезгә дә бирерләр.
Ана. Тәмле сүзләрегез өчен рәхмәт, балалар! Бәхәсләшмәгез. < килмим. Турысын гына әйткәндә, кирәгем бар әле минем анда.
Ислам. Кемгә кирәк син анда?!
Ана. Кемгә булсын — колхозга! Тизрәк кайт, әби, дип өзгәләнеп = калды бригадир әле менә хәзер дә. Районнан берәр кеше килсә, я = булмаса Казаннан, барысы да кич кунарга миңа килә.
Ислам. Әти шул колхоз, колхоз дип үлгәнче йөргән иде. инде * син! Ни кырдыгыз соң гомер буе шул колхозга эшләп, баедыгызмы? т Ана. Баедык шул!
Ислам. Кайда ул сезнең байлыгыгыз? Книжкедәме?
А н а. Менә бит, барыгыз да шул колхоз икмәген ашап үскән балалар! Шуннан да зуррак нинди байлык бар?!
Максуд. Ярый, җитте, җәмәгать, туктатыгыз! Аптыратмыйк х әнине! Үзе теләгәнчә яшәсен. Инде бер үземә генә авыр дип әйтә д икән — килсен. Без тугызау. Тугызыбыз өчен дә әни — кадерле ку- „ нак. Әйдәгез, бер биеп алабыз! Равил, музыка!
Баянчы вальс уйный. Сәяр белән Римма. Альфред белән Гәлсем вальс әйләнә башлыйлар. Ана алдагы планда утырып калган Әлмөхәммәт янына килеп утыра.
Ана. Син кем буласың соң, бабай?
Әлмөхәммәт. Мин Зөләйханың каенатасы. Зөләйха синең улыңның фатир хуҗасы. Әле менә синең язмышыңа сокланып утырам, әби. Улларың әйбәт, әни дип өзелеп торалар.
А н а. Минем улларым алтын шул, бабай!
Әлмөхәммәт. Бәхетле ана булгансың шул син. Картлык көнеңдә газиз балаларыңның таза-сау булуларын күрүдән дә зуррак ни бәхет бар!
А н а. Дөрес, бабай!
Әлмөхәммәт. Без дә мәрхүмә карчыгым белән арыслан-арыс- лан дүрт малай үстергән идек, дүртесе дә сугыштан кайтмады... Чыдаса да чыдый икән ата-әнкә бәгыре!
Ана. Ата-әнкә чыдый инде ул, бабай. Безнең дә бер улыбыз сугышта югалды. (Инсафка ымлап.) Икенчесен әнә гомерлек гарип итеп кайтардылар... Карчыгың үлдемени инде, бабай?
Әлмөхәммәт. Күптән? Унсигез ел инде килен белән икәү генә торабыз. Ул тол, мин тол. Ике сабый белән утырып калган иде, бер- гә-бергә шуларны үстердек. Кызыбыз буйга җитте дә кияүгә чыкты. Улыбызны укуын бетергәч ерак җибәрделәр, кайтып кына җитә торган да түгел. Шулай итеп, тагын без ике ятим үзебез генә калдык...
Ана. Башы исән булсын диген, бабай. Башы исән кеше әйләнә дә бер кайта ул.
Әлмөхәммәт. Анысы хак. Исән кеше әйләнә дә бер кайта. Үлгәннәр кайтмый!..
Вальс бетә. Баянчы бию көе уйный. Зөләйха белән Гөлсем савыт-сабаны җыеп чыгалар. Максуд бии. Башкалар урындыкларны читкәрәк тартып зал уртасын
■бушаталар. Максуд Саймәне чакыра. Саймә алпан-тилпән бераз бии дә Ананы чакыра. Ана урыныннан күтәрелеп җай гына биеп китә. Аның хәрәкәтләрендә искиткеч матурлык һәм грация, күзләрендә яшьлек шаянлыгы.
Саймә (бии-бии). Һай, җаным, безнең әни гомердә дә картаймас та, үлмәс тә!..
Килен белән Ана икәүләп бииләр. Яшь аралары шактый булган бу ике хатынның биюендә күзгә ташланып торган контраст. Саймә килбәтсезлек, биюнең табигатен аңламау һәм тупаслык мисалы булса, аның янында биегән Ана — матурлык һәм шигърият гәүдәләнеше. Шуңа булса кирәк, Ананың күзләрендә шук елмаю. Ул берсеннән-берсе нәзакәтлерәк хәрәкәтләр ясап бии дә бии — әйтерсең лә безнең алда җитмеш биш яшьлек карчык түгел, яшь бер сылу кыз.
Саймә (көчкә бии-бии). Ух! Уф! һай, җаным, үтерәсең ич, әни! Уф, үләм!.. Расиха, тор тизрәк, монда киленнәрне биетеп үтереш китте!..
Түгәрәккә Расиха сикереп чыга. Саймә хәлдән таеп урындыкка егыла. Ана белән Расиха бии. Ниһаять, Расиха үзенең Ана белән ярышырга чамасы юклыгын аңлап, кул селти дә утыра.
Саймә. Күр әле, җен икән безнең әни! (Сикереп торып яңадан Ана белән бии башлый.) Барыбер сине ардырам, әни! Барыбер ардырмыйча туктамыйм!..
Бию иң кызып җиткән моментта Гөлсем йөгереп керә һәм Ананы кочаклап ала.
Гөлсем. Туктатыгыз! Хәзер үк туктатыгыз! Акылдан язмагансыз лабаса! Төне буе йокламаган карчыкны үтермәкче буласызмы әллә?
Саймә. Үтерерсең безнең әнине! (Яңадан бии башлап, баянчыга.) Әйдә, туктама, Равил!
Гөлсем. Апа, дим, туктагыз! Әбигә урын җәеп бирегез, пароходта төне буе йокламый килде бит ул!
Саймә. Шулаймыни. Ярый, алайса, бераз ятып ал, әни! (Ананы култыклап сулдагы бүлмәгә алып чыгалар, диван-караватка утырталар. Сәяр мендәр китереп сала.) Менә бу диван-караватны без салдык, әни, туй бүләге итеп. Яртысын Инсаф түләде. Әле беркемнең дә йоклаганы юк биредә. Матурмы?
Ана. Рәхмәт, кызым... Сез миңа карамагыз, күңел ачыгыз. Мин менә шунда азрак башымны гына терәп торам...
Сәхнә әйләнә. Сул яктагы бүлмә тамашачы күз алдыннан югала. Залда күңел ачу дәвам итә. Баянчы шейк уйный. Альфред белән Римма бөгелә-сыгыла шейк бииләр. Максуд белән Ислам, күрәсең, тагын берәрне төшереп ялганнар—шактый кәефләнеп, ниндидер көй сузалар. Ана яныннан Гөлсем. Саймә, Расиха, Рәйхан чыгалар. Гөлсем Максуд янына килә.
Гөлсем. Абый, бер генә минутка бире килегез әле!.. (Максудны ияртеп алгы планга чыга.) Әйтсәм дә уңайсыз инде, абый, әйтмәсәм дә... Вакытсызрак чакка туры килдек... Әбинең эш начар бит, абый. Бик начар авыруы бар әбинең. (Сумкасыннан бер кәгазь чыгарып бирә.) Менә.
Пауза.
Максуд (кәгазьне укып). Ислам! Инсаф! Сәяр! Килегез әле!
Туганнар Гөлсем янына җыелалар. Кәгазь кулдан-кулга күчә. Төркемгә Саймә, соңрак Расиха килеп кушыла.
Саймә. Нәрсә серләшәләр болар? (Максуд колагына нидер әйткәч, шып булып кала.)
Инсаф. Кем куйган диагноз бу?
Гөлсем. Район больницасында куйдылар. Быел җәйгә чыкканнан бирле инде ул үзен начар хис итте.
Саимә. Ходаем!
Максуд (шейк биегән Альфред белән Риммага). Маймылланмагыз әле, пожалыста! (Бию туктый.)
Г ө л с е м. Ул инде ай буе морфий эчеп кенә тора.
Инсаф. Морфий?!
Г ө л с е м. Әйе. Авыртуны баса торган шундый бер дару бар.
Пауза.
Сай мә (кулларын угалап, еларга җиткән хәлдә әрле-бирле йөренә). И ходаем, нишлибез инде менә хәзер? Нишлибез инде менә хәзер? Үлем хәлендәге карчыкны биетеп аптыратабыз бит, җүләр тәреләр! (Гөлсемгә.) Әйтмисең дә, ичмаса, шуны! Әни үзе беләме соң?
Гөлсем. Үзендә шундый авыру барлыгын әбигә әйтергә ярамый, апа.
С а й м ә. И ходаем, бик көлгән идек шул, күп көлүнең азагы хәерле булмый аның...
Инсаф. Операция ясатсаң?
Гөлсем. Операция ясаудан узган, абый... Авылга җибәрмәгез инде сез аны. Берүзе бит ул анда, су алып бирер кешесе дә юк.
Ислам (гаять дәрәҗәдә уйга калып). Йогышлы түгелме бу J авыру? я
Расиха (Рәйханны итәгенә кысып, елар дәрәҗәдә). Рәйхан киче = буе әбисенең итәгеннән төшмәде — харап кына булдык лабаса!..
Гөлсем. Бу авыру йогышлы түгел, курыкмагыз.
Пауза.
Максуд. Нишлибез соң инде хәзер?
Саимә. Әни башына көлгәнбез икән! Әни башына көлгәнбез!
Максуд. Ислам! Булмаса, син бүген әнине машинаңа утырт та үзеңә алып кайтып тор, ә иртәгә...
Сай мә (идәннән кәгазь тастымал алып). Кем ташлаган идәнгә бу салфетканы? Бу салфетканы идәнгә кем ташлады?
Зөләйха. Сабыр итегез! Тыңласагыз, мин дә бер киңәш әйтим әле. Әниегез арып юл килгән, йокласын. Әллә ни зур кеше булмасам да, егерме биш ел больницада медсестра булып эшлим, гозерем төшкәндә кире какмыйлар иде. Каршы килмәсәгез, заведующий белән сөйләшеп, мин аны иртәгә үк больницага салып куйыйм. Тагын бер тикшергәннән зыян булмас дип уйлыйм.
Расиха (үксеп). И ходаем!..
Максуд. Булдыра алырсыз микән?
Зөләйха. Мин ике сөйләшә торган хатын түгел.
С а й м ә. Рәхмәт инде сезгә, Зөләйха ханым!
Зөләйха. Рәхмәте качмас. Инде яшьләр турында уйларга кирәк. Ни генә булмасын, аларның беренче кичләре. Минемчә, кайсыгыз да булса яшьләрне үзенә алып китсә, яхшырак булыр.
С а й м ө. Максуд! Әйдә, яшьләрне үзебез белән алып китеп, бакча өендә урын әзерлик! Римма! Сәяр?
Сәяр. Без беркая бармыйбыз.
Расиха. Ай, алла, сәгать унынчы киткән! Ислам, безгә кайтырга вакыт! Ислам, дим!.. Кайда, үзебезнең өлеш күкәйләрне ала китим әле!.. (Ананың чемоданы янына тезләнеп утыра.) Ислам, сумкамны
ХӨОӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
китер!.. Сәяр, берәр иске гәзитең юкмы?.. Рәйханның кофтасын кидерә тор инде, Ислам!.. (Чемоданнан сумкасына күкәй тутыра башлый.) С а й м ә. Бик кызык ягың белән ачылып киттең бит әле син,
Расиха!
Расиха. Ник, Саймә апа?
Ислам. Күкәйләрне үзенә бирмәгәнгә ачуы килә аның. Тутыр, тутыр! Эрерәкләрен сайлап тутыр! Саймәгә ваклары да ярар, ул болай да симез!
Расиха. Сөйләштермәгез әле, саташтырасыз!
Саймә. Саташсаң, санап азапланма, ал да кит бөтенесен!.. Бик кызык ягыгыз белән ачылып киттегез бит әле сез...
Ислам. Ә без кайсы ягыбыз белән ачылсак та курыкмыйбыз. Теләсә кайсы ягыбызны ачып күрсәтергә можем! (Рәйханны җитәкләп.) Әйдә, кызым!
Расиха. Ярый, саубулыгыз... Безгә дә килеп утырыгыз, Сәяр!
Ислам, Расиха, Рәйхан чыгалар.
Гөлсем. Миңа да китәргә вакыт. Саубулыгыз!
Саймә. Бик зур рәхмәт инде сиңа, сеңелем! Туганнарың бармы соң Казанда?
Гөлсем. Бар!
Максуд. Рәхмәт, сеңелем! (Гөлсем чыга.) Сәяр, әйдәгез безнең белән!
Сәяр. Без беркая да бармыйбыз!
Саймә. Болай уңайсыз була ич инде...
Сәяр. Барыгыз инде, барыгыз, китегез! (Инсафка.) Ә син, абый? Инсаф. Мин бүген больницага кереп ятарга тиеш идем...
Сәяр. Ярый, ят. Без монда синнән башка да эшләрбез, ят!.. Барыгыз, китегез... Я, китәсезме инде сез, юкмы?!.
Максуд, Саймә, Инсаф, Альфред һәм баянчы егет чыгалар. Зөләйха белән Әл-мөхәммәт аларны озаткан арада Сәяр тәмәке тартып җибәрә, стена буенда моңаеп басып торган Риммага карап ала да коридорга чыга. Бераздан кире әйләнеп керә. Римма янына килә.
Сәяр. Син бик борчылма әле, Римма. Күңелем һич ышанмый. Ышанасым килми. Минемчә, врачлар ялгышканнардыр...
Римма. Синең башка сүзең юкмы?
Сәяр. Бәлки әле операция ясарлар. Терелер. Кайгырма, Римма, тынычлан!
Римма башындагы фатасын салып альт Сәярның битенә ыргыта, ике кулы белән йөзен каплап, кычкырып елый баптлый
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Вакыйга шунда ук бара. Сәяр, өстенә җиңел пальто кигән хәлдә, тәрәзәдән карап тора. Күрәсең, ул кемнедер көтә. Әлмөхәммәт керә.
Әлмөхәммәт. Азрак ашап ал, улым, бәрәңге пешердем!
Сәяр. Ашыйсы килми лә, бабай. Больницадан әнине алып чыгасы бар, Римма кайтып җитми.
Әлмөхәммәт. Син ашаган арада Риммаң да кайтып җитәр. Әйдә! Әтүсәк, син болай да бик ябык. Абыйларың әнә нинди, ә син кечкенәрәк булып калгансың.
Сәяр. Бакыр тәңкә зур булса да, казан төбе ямыйлар, ди, бабай. Көмеш тәңкә кечкенә булса да, энҗеле калфакка кадыйлар.
Әлмөхәммәт. Бакыр тәңкә белән казан төбе ямауларны кайдан беләсең әле син?
Сәяр. Әни сүзе ул, бабай. Иптәшләрем озын-озын булып үсеп киткәч, «Әни, мин нигә үсмим икән? Шулай кечкенә булып калсам, нишләрмен?»—дип, әнине аптырата идем. Шул чакта әни мине шулай юата торган иде. Бакыр тәңкә зур булса да, казан төбе ямый- * лар, көмеш тәңкә кечкенә булса да, энҗеле калфакка кадыйлар... if
Әлмөхәммәт. Мөгаен, кечкенә чакта манный ботка ашарга i яратмагансың.
Сәяр. Тәтеде микән соң безгә манный боткалар, бабай!
Әлмөхәммәт. Сугыш еллары баласы шул син, бик тәтемәгән- < дер дә. Самай үсә торган вакытта адәм рәтле ризык эләкмәгән.
Сәяр. Син хаклы, бабай, бала чак азрак эләкте безгә. Уйласаң = көлке, мин әле менә хәзер дә сабын куыгы очырып уйнаучы бала- ы ларга кызыгам. Зур кеше икәнлегемне онытып, шул аллы-гөлле куык- = ларны очырып уйныйсым килә. Чөнки үз вакытында уйнап булма- ’ ды — сабын юк иде!.. ♦
a Римма керә. о
Әлмөхәммәт. Менә килен дә кайтты. Әйдәгез, ашап алыгыз, и бәрәңге суына, әтүсәк? (Чыга.)
Сәяр. Римма! Әнине бүген больницадан чыгаралар. Әйдә, тиз » генә барып алып кайтыйк әнине!
Р и м м а. Ә ни өчен моны без эшләргә тиеш?
Сәяр. Без илтеп салдык, без алып та кайтырга тиеш.
Римма. Без карарга тиеш түгел аны. Аңлыйсыңмы шуны — без " карарга тиеш түгел! Без әле өйләнештек кенә. Син юньләп эшли баш- 3 ламагаи. Кеше өендә торабыз! Безне берәү дә гаепли алмый.
Сәяр. Безне гаепләүче юк. Ләкин әнине больницага без илтеп салдык. Димәк, алып кайтучы да без булырга тиеш. Соңыннан күз күрер. Әйдә!
Римма. Мин бармыйм.
Сәяр. Римма, җүләр булма, зинһар! Әнине алып кайтырга кирәк. Мин моны, әлбәттә, синнән башка да эшли алам, ләкин мин алай теләмим. Икәү барып алабыз, аңлыйсыңмы?
Римм а. Мин бармыйм! Каравын да миннән башка эшли аласың икән — бар, алып кайт!
Сәяр. Римма!
Р и м м а. Мин инде егерме ел Римма! Нәрсә, әниеңә нянка кирәк булган өчен өйләндеңмени миңа?
Сәяр. Ничек оялмыйсың син, Римма?! Син мине җәберлисең? Син мине яратмыйсың!
Р и м м а. А, яратуның монда ни катнашы бар! Сүз авыру карчыкның чүпрәкләре турында бара...
Сәяр. Ләкин ул карчык минем анам! Анам. Римма! (Кискен хәрәкәт белән ишеккә юнәлә. Римма йөгереп килеп аның юлын бүлә. Пауза.) Беләсеңме, мин зур булып беткәч тә имә идем. Хәзер дә күз алдымда. Урамда уйнап арыгач, әнине эзләп табам да күлмәк изүенә ябышам. Күрше хатыннар әнине сүгәләр. «Шул үгез хәтле малайдан нигә каныңны суыртасың, нигә тибеп очырмыйсың?» — диләр. Ләкин әни тибеп очырмый иде. Мин моның сәбәбен үсеп җиткәч кенә белдем. Мин бәләкәй чакта ачлык булган. Алабута, юкә яфрагы, кычыткан — барысын да ашаганнар. Әни мине кызганган. Яшь балага үлән генә аз, карынына аз булса да сөт керсен, дип, мине дүрт яшькә хәтле имезгән. Үзе ач йөргән хатынның күпме сөте булгандыр — хәтерләмим. Тик шунысы исемдә — имә идем!..
Римм а. Без карарга тиеш түгел аны!
Сәяр. Әнинең күп яшисе калмаган, Римма.
Римма. Берәү дә бу дөньяга мәңгегә килми, сөеклем, барыбыз да үләчәк.
Сәяр. Римма!
Римма. Без әле бәлки аның яшенә хәтле яши дә алмабыз.
Сәяр. Римма!
Римма. Ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән. Үкенече калмаган...
Сәяр. Римма!!!
Римма. Нәрсә шул кадәр кычкырасың — синең генә әниең үләме соң?! (Сәяр чалт иттереп Римманың яңагына сугып җибәрә.) Менә син нинди! Синең әле мондый һөнәрең дә бармыни? (Сәяр яңадан Римма өстенә килә башлый.) Ааа!..
Әлмөхәммәт керә.
Әлмөхәммәт (Сәярны тотып). Ярамый, улым, ярамый, сабыр бул!
Сәяр (боерган тавыш белән). Әйдә!
Римма. Юк!
Әлмөхәммәт. Бар инде, бар, үзең генә алып чык әниеңне! Ә без сез чыккан төшкә килен белән чәй куеп торырбыз.
Сәяр чыга.
Римма (чемоданга әйберләрен тутыра башлый). Барыбер мин моны болай гына калдырмыйм! Алдыма тезләнеп гафу үтенәчәк ул моның өчен!
Әлмөхәммәт. Чын ир булса, тезләнмәс. Чүпрәк булса — тезләнер дә бәлкем. Бар ул шундый идән мунчаласы кебек ирләр. Катырак сүз әйтсә дә тезләнеп гафу үтенә, хыянәт итсә дә. Хатын, җүләр, шуңа юанып яши. Янәсе, ирем хатасын аңлады. Ә ул тагын хыянәт итә, тагын тезләнеп гафу үтенә. Нәрсә дип беләсең соң син аны тезләнүне? Бер өйрәнгәч чүп тә түгел ул! Юк, син иреңнең андый булуын теләмә! Ир булсын ул! Ә син хатын була бел!
Римма. Ир суккан җир тәмугта янмас, мә, җаныем, бу яңагыма да сук! Шулмы, синеңчә, хатын була белү?
Әлмөхәммәт. Гаеп үзеңдә ләбаса синең. Болай да кая барып бәрелергә белми йөри бит ул бала. Газиз әнкәсе ләбаса ул аның! Нигә син аны шулай рәнҗетәсең? Ярату ул бер юрган астында йоклау гына түгел. Бер-береңне хөрмәт итәргә, авыр минутларда бер-береңә терәк булырга кирәк. Ир йөрәге чыдам. Әмма без дә таштан яралмаган. Шуны аңларга тырыш син, кызым, кеше булсаң!
Звонок. Әлмөхәммәт ишек ача. Максуд белән С а й м ә керә.
Максуд. Исәнме, бабай! Сәяр өйдәме?
Әлмөхәммәт. Әбине алырга китте. Киленегез өйдә. (Кухняга чыга.)
С а й м ә. Нихәл, сеңелем!.. Нәрсә булды сиңа, авырмыйсыңдыр бит?
Римма. Тугыз бала арасында тормышының иң рәте-чираты булмаганы без. Кеше өендә торабыз! Сәяр институтны бетереп юньләп эшли башламаган! Көз җитте — өстенә пальтосы юк?
С а й м ә. Булмаса тагын! Нигә соң ашыгып чыктың, пальто тектереп кигәнен көтмәдең?
Римма. Ни өчен без карарга тиеш ул карчыкны? Ни өчен без карарга тиеш?!
С а й м ә. Ни өчен, дип, сезгә карарга кушкан кеше юк ич әле. И, курыкма, сеңелем, безнең әни бик кадерле кеше ул, синнән башка
да караучы табылыр. Аның тугыз баласы бар! Барысына да хәбәр бирелгән. Кайтырлар, җыелышырбыз, киңәшербез!
Римма. Киңәшсәң дә, киңәшмәсәң дә, без карарга тиеш түгел аны!
С а й м ә. Түгел, дип, нишләп? Син дә әнинең килене ич! Без инде үзебез картаеп барабыз, акыллым, үзебезне карар вакыт җитеп килә.
Римма. Әгәр бүген үк берәрегез алып китмәсә, мин тормыйм! Китәм! (Сулдагы бүлмәгә кереп китә.)
Саймә (беравык аптырап торганнан соң). Китсәң тагын? Әллә безнең энебезгә хатын табылмасмы! Синең кебек кызлар Бауман урамы тулы!
Әлмөхәммәт керә.
Максуд. Вәт киленнәр нинди, бабай! Егетләрне яраталар, ә шул егетләрне табып үстергән аналарны — юк!
Әлмөхәммәт. Киленнәрнең дә төрлесе була. Менә безнең Зөләйха. Ул килен булып төшкәндә минем әни исән иде әле. Шуның өстенә карчык белән мин. Ире сугышта үлгәч ике яшь бала, өч без карт имгәк белән утырып калды. Бер уйласаң, без кем аңа? Башта әнине карап җирләде. Аннары карчыкны. Минем карчык урын кастасы булгач та җиде ел ятты!
Артта аяк тавышлары. Ананы култыклап Сәяр белән Зөләйха керә.
Саймә (каршы килеп Ананы култыклап ала). Кайттыңмы, әни- җаным?!
Ана (кулларын бушатып). Тотмагыз мине, тотмагыз, мин үзем дә йөри алам!
Әлмөхәммәт. Әйдә, әби, әйдә! Хуш киләсең! (Ананы өстәл янына кадәр озата.) Утыр! Хәзер чәй эчәрбез!
А и а. Эчәсем килми лә минем. (Карангалап.) Яшь килен кайда соң әле?
Саймә. Ә, юк, өйдә, әни... яшь килен теге якта... Яшь килен бит ул, өни, синең янга матурланыбрак чыгасы килә торгандыр...
Әлмөхәммәт. Яшь килен, әби...
Саймә (бүлеп). Хе-хе, бу бабай бүреген бер дә башыннан төшерми! Салып куй, бабай, шул бүрегеңне, эссе ич!
Әлмөхәммәт. Эссе, дип, өч айлык җәй инде ул. Өч ай өчен бүрек салып торасым килми!
С а й м ө. Эээ... я, кәефең ничек, әни? Тереләсеңме инде?
Ана (сулдагы бүлмәгә карангалап). Зыянлы түгел, кызым. Кайтырга кирәк инде авылга.
Зөләйха. Авылга кайтырга өлгерерсең әле, әби! Ике-өч ай да кунак булмагач, мин аны шул тикле җирдән килеп тә тормыйм!
Ана. Ике-өч ай!
Саймә. Тиздән, алла теләсә, әни, яңа квартир алабыз. Яңа квартирны күрсәтмичә җибәрү юк инде сине!
Сәяр Римманы алып керә
Ана. Исәнме, кызым!
Римма. Исәнмесез!
Саймә (Римма янына килеп). Хе-хе, чәчемне матурлыйм дип, әнине каршыларга соңга калды! Яшь килен әнине каршыларга соңга калды!.. Юк-юк, әни, сине тиз генә җибәрмибез әле!
Максуд. Тәмам терелеп җитмичә сине җибәрмибез, әни!
Ана. Шуннан артык булмас инде, улым. Яшь кеше түгел бит.
С а й м ә. Юк-юк, әни, тереләсең, алла теләсә! Врачың шулай ди.
ШӘРИФ ХӨСӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Тәмам терелеп җиткәч кенә авылга кайтасың. (Артта ыгы-зыгы.) Кемдер бар!
Сәяр. Гөлчирә апа тавышы!
Ана һәм Риммадан башкалар ишеккә юнәләләр. Гөлчирә. Ислам, Р а си- х а керә.
Расиха. Менә бит әни кайда!
Гөлчирә берсүзсез туктап кала, үзен Ана килеп кочаклап алгач, елап җибәрә.
Ана (Гөлчирәнең аркасыннан сөеп). Я, булды, булды, кызым! Үзең генәме соң? Исән-сау кайттыңмы? Кайчан кайттың?
Расиха. Әле хәзер генә кайтып төште, әни, самолет белән! Безгә килеп керүгә машинага төялеп больницага киттек! Больницага барсак — син анда юк!
Ана. Алып кайтты шул мине Сәяр. (Гөлчирәгә.) Булды, кызым, җитте, җитте? Булды! Утыр, сөйлә! Балалар исән-саулармы? Кияү нишләп йөри?
Гөлчирә (азрак тынычланып). Гәрәйне өч айга командировкага җибәрделәр, әни, Афганстанга. Балалар үсә.
Максуд. Афганстанга? Ну баеп та кайта икән инде, алайса!
Ана. Былтыр да кайта алмадыгыз, балаларны бик сагынган идем. Кияү өйдә булмагач, кем белән калдылар соң алар?
Гөлчирә. Олысын лагерьга җибәргән идек, әни,— лагерьда. Илдус атналык садикта. Рөстәм күрше карчыкта калды.
А н а. И, кызым, бигрәк кансыз икәнсең инде! Соң инде, берсеннән- берсе кечкенә сабыйларның өчесен өч җиргә ташлап кем йөри!
Гөлчирә. Алар өйрәнгәннәр инде, әни! Кечкенәдән шулай бит, өсләреннән биклибез дә әшкә китәбез. Син алар өчен борчылма, әни, аларга берни дә булмас!
Ана (Сәярга). Улым, нигә бик моңаеп утырасың?
Сәяр (елмайган булып). Юк, әни!
Ана (Гөлчирәгә). Кечкенәсе сөйләшә торгандыр инде?
Гөлчирә. Сөйләшә, әни, авызы һич ябылып тормый! Аңарда булган сораулар хәтле бөтен дөньясында да җавап юк... Авылны бер дә онытмыйлар. Аз гына ачуландың исә, әби янына китәбез, дип куркыталар. Әле кичә олысына лагерьга передача илткән идем. Синең яныңа кайтасымны әйткәч, үзенә дип алып барган шоколадны ашамыйча, сиңа җибәрде. (Сумкасыннан шоколад чыгарып.) Менә! Менә бу куянны да сиңа җибәрде, әни. Пластилиннан үзе ясаган? (Сумкасыннан пластилиннан ясалган куян чыгарып Ана алдына куя.)
Ана (уенчыкны алып). Бәбкәм!.. Озакка кайттыңмы, кызым?
Гөлчирә. Өч кенә көнгә шул, әни! Эш бит! Сотрудникларның күбесе ялда, җибәрмиләр шуннан артыкка...
Ана. Расихалар нигә утырмый?
Максуд. Алар, әни, үзләренең машиналарын саклыйлар!
Расиха. Юк ла! (Йөткергәләп.) Грипп булган миңа, әни! Яныңа барсам, сиңа да грипп иярер дип куркам!
Ана. Авыруга авыру иярми лә ул.
Әлмөхәммәт (хәйләкәр елмаеп). Җәй җитсә, халыкта шул грипп башлана инде!
С а й м ә. Әйтмә дә, бабай! Быел күренмиләр әле. Узган ел медсестра килеп, борынга вакцин тамызып киткәч, унөч кенә мәртәбә авырган идем!..
Ана. Рәйханны ник алып килмәдегез?
Расиха. Рәйхан... Рәйханны, әни, күрше кызына ияртеп Каравай кибетенә җибәргән идем. Форма табып булмый! Рәйхан зур үсте бит инде, әбисе, быел мәктәпкә керә!..
Ана (Сәярдан). Улым, апаңны бикәчең белән таныштырдыңмы соң?
Сәяр. Апа, менә таныш булыгыз, бу — минем хатын!
Гөлчирә (Римма белән күрешеп). Гөлчирә!
Римма. Римма.
Гөлчирә. Кайтасым да кичә генә билгеле булды, юньле бүләгем дә юк. (Бераз уйлап торганнан соң бармагындагы йөзеген салып Риммага кидерә.) Бәхетле булыгыз!
Римма. Рәхмәт!
Гөлчирә. Сәяр, кәрзинемне генә кертеп бирче! (Сәяр коридордан зур кәрзин кертеп өстәлгә куя. Расиха ирексездән өстәлгә таба бара башлый, Ислам аны туктатып кала.) Менә, әни. Җиләк-җимеш- тә витамин күп, барысы да сиңа файдалы ризыклар, ашарсың! Ана. Рәхмәт, кызым! (Берничә алма алып Зөләйхага.) Зөләйха, менә шуларны теге Люсә дигән кызга алып барып бир әле, кызым! (Башкаларга.) Мин яткан бүлмәдә бер детдом баласы ята анда, аякларына салкын тигән. Үлдем инде шул баланы жәлләп. Бик сызлый буыннары. Йокысы тынычсыз тагын үзенең, гел өстен ача. Төненә “ әллә ничә торып өстен ябам шуның. (Зөләйхага.) Өйгә кайткач, йон х оекбаш бәйләп җибәрэм әле, алла теләсә, шул балага!
и Гөлчирә елый башлый.
С а й м ә. Җитте сиңа!
Зөләйха. Артьгккарак китә башлады шул!
Ана. Бу кызым кечкенәдән шулай елаграк булды инде минем, 2, гаеп итмәгез инде сез аны.
Сәяр. Әни, ятып аласың килмиме?
Ана. Юк, улым!
Сәяр. Сине күп сөйләштереп арытырга ярамый, әни, врач шулай кушты. Бераз ятып ал!
Ана. Соң тукта инде, улым! Килгәнемә ай тулды — үзегезне туйганчы күргәнем дә юк!
Максуд (кәрзиннән груша алып.) Ташкент күчтәнәчен ашап карыйк әле! (Гөлчирәгә.) Кыйбатмы инде Ташкентта шуның килосы?
С а й м ә. Син бик хаптырдама әле, сиңа дип алып кайтмаган ул аны!
Ана. Ашагыз, ашагыз, барыгыз да авыз итегез! (Кәрзиннән алмалар, грушалар алып барысына да өләшеп чыга.)
Расиха (үзенә груша сузып якын ук килгән Анадан читкэрәк тайпылып). Юк-юк, әни, без ашамыйбыз, үзең аша!
С а й м ә. Әни, малайларыңа күп бирмәсәң дә ярар! Тәмле ризыкны ирләргә бирергә ярамый аны. Алар аның барыбер ләззәтен белеп ашамыйлар — хаптыр-хоптыр иттерәләр дә йотып җибәрәләр.
Ана (Максуд алдына иң зур грушаны сайлап куя). Болай булгач, хатыныңнан сиңа тәмле нәрсә күп эләкмидер. Мә, улым, анаң янында сыйланып кал әле!
М а к с у д. Кирәкми, әни, булды. Груша безнең өйдә дә бар. Кичә генә алып кайттым.
С а й м ә. һай, җаным, кичә таш шикелле өч кило груша күтәреп кайткан, авызга кабарлык та түгел! Бер әйбер ала белми инде безнең Максуд!
Расиха. Ашап карап алырга кирәк!
Саим ә. Ашау әйберен генә түгел! Әле беркөн миңа халатка дип штапель күтәреп кайткан — капчык тегәргә генә яраулы. Бер әйбер ала белми, вкусы юк! Әни, малаеңның вкусы юк, әйбер ала белми малаең!
ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Ана. Малаем әйбер ала белми? Бу кадәр уңган, бу кадәр белдек* ле хатынны ничек ала белде икән соң?!
Көлешү.
Сай м ә. Безнең әни малайларына сүз тидерми ул!
Ана. Улым, Максуд, Хафиздан хат юкмы?
Сәяр. Хафиз абый шушы көннәрдә үзе кайтып җитәргә тиеш, әни!
Ана. Кайта алмас ул. Ул якларда дөньялар тыныч түгел ләбаса, җибәрмәсләр. Телеграм сук, исәнлеген белдереп хәбәр бирсен.
Сәяр. Ярый, әни!.. Әни! Сине ялыктырырга ярамый! Әйдә, ятып ал!
Ана. Ятасым килми минем, улым! Бер рәхәтләнеп яныгызда утырыйм инде! Гөлчирә апаң да кайткан, бакчи!
Сәяр (Гөлчирәгә күз кысып). Гөлчирә апа да азрак ял итсен, юл килеп ул да арган!
С а й м ә. О, бик яман арыта ул, әни, самолетта очу!
Ана. Алайса, ул ял итсен, мин сезнең янда утырам!
Сәяр. Юк, әни, юк, син дә ял итәсең! (Ананы култыклап ала.) Ана. Кара, нигә тотасыз мине? Мин үзем дә йөри алам лабаса!
Кулларын тартып ала. Ана, Сәяр, Гөлчирә, Саймә уңдагы бүлмәгә чыгалар.
Максуд (Исламга). Син нигә тәресен җуйган кяфер шикелле утырасың? Алтын кадерен генә беләсең шул син. Алтыннарны аны җир астыннан казып табып була. Әниләрне җир астыннан алып булмый бит бер илтеп күмгәч!
Зөләйха. Кухняга чыгып сөйләшегез, әнә тегендә! Әниегез азрак ял итсен!
Максуд, Ислам, Расиха кухняга таба китәләр. Сәхнә әйләнә. Безнең алда Зөләй- ха квартирасының кухнясы.
Максуд. Ишеттегезме, Сәярның хатыны китәм, ди!
Расиха (гаять кәефе килеп). Ник?
Максуд. Әнине карыйсы килми!
Ислам. Хы-хы-хы!
Саймә керә.
Саймә. Нәрсәдән көләсез?
Максуд. Римма китәм дип әйтә, дигән идем, шуннан көләләр. Саймә. Аның ниеннән көләсең! Көлке түгел ул, еларга кирәк! Ислам. Хы-хы-хы! Кем инде хатын киткәнгә елый! Менә шуннан син китсәң, абый елармы? Еламыйсың бит, абый? Хы-хы-хы!
Саймә. Нәрсә син танавыңны җәеп хихылдыйсың, хайван?!
Ислам. Кем хайван? Минме хайван?
Саймә. Син түгел, син түгел, мин!
Ислам. Шулай дисәң генә. Хы-хы-хы!
Саймә. Бик килешә инде! Әнисе үлем түшәгендә, ә ул...
Ислам. Әни үлә дип үлеп булмый бит инде!..
Г ө л ч и р ә керә. Өстәл янына килеп утыра да битен кулы белән каплап елый башлый. Сәяр белән Римма керә.
Саймә. Я, Гөлчирә, тынычлан! Кирәкми! Елап була торган эш түгел. Тынычлан, кеше елаганга карый алмыйм мин, үземнең дә елыйсым килә башлый.
Гөлчирә. Диагнозы дөрес булып чыктымы? (Сәяр баш селки, Гөлчирә кабат елый башлый.)
С а й м ә. Тынычлан, сеңелем!
Гөлчирә. Үләсен үзе сизә микән?
С а й м ә. Аңа әйткән кеше юк ич!
Сәяр. Әйткән кеше юк. Тик әни врачына әйткән. Мине тикшереп азапланмагыз, кызым, мин барыбер үләм, бу минем әҗәл авыруым, дигән.
С а й м ә. Сөяр! Ул бит хәлем әйбәтләнә дигән була!
Сәяр. Безне борчымас өчен! Сез әнине белмисез, аның табигате шундый. Үзенә авыр икәнлеген ул бервакытта да безгә әйтмәячәк.
Гөлчирә. Күпме яшисен әйтмәделәрме?
С ә я р. Өч ай. Күп булса — ярты ел.
Расиха. И, алай гына тормый әле ул! Ул әле авыртуга чыдый алмыйча кычкырып ята башлагач та әллә ничә ай үтә!
С а й м ә. Безнең әни кычкырмас, Расиха. Ул бик сабыр хатын.
Расиха. Кычкыра!
Гөлчирә. Туганнарның барысына да яздыгызмы? Кайталармы?
Сәяр. Менә Хафиз абый кайтып җитәргә тиеш иде дә, юк бит! Җибәрмиләр, күрәсең. Ул хезмәт иткән чик буе тыныч түгел бит.
С а й м ә. Ходаем, үзең сакла!..
Максуд. Ярый, туганнар! Әни юкта сөйләшеп алыйк әле. Нишлибез? Авылга җибәрәбезме әнине?
Гөлчирә. Ю-у-к, авылга җибәрергә ярамый!
М а к с у д. Ә кая куябыз?
Гөлчирә. Ничек инде кая куябыз?
Максуд. Шулай. Без карый алмыйбыз. Без үзебез кеше сараенда торабыз. Өебезне сүттеләр.
С а й м ә. Болай ул, Гөлчирә. Май аенда безнең өйне сүттеләр. Безгә квартир биргәннәр иде дә, ерак булгач, безнең күченәсебез килмәде. Шуннан горисполком безгә гарантия бирде, октябрьның беренче яртысында безгә квартир бирәбез дип. Без шуңа риза булып, таныш- ларыбызның сараена күчеп торган идек. Кем белгән бит аның болай килеп чыгасын!..
Максуд. Яшь киленнең карыйсы килми. Китәм, дип куркыта!
Римма. Без карарга тиеш түгел аны!
Гөлчирә. Сабыр итегез, сеңелем!
М а к су д. Исламнар алмый!
Гөлчирә. Ни өчен?
Ислам. Чөнки мин үзем пенсионер. Хатын — чирле.
Гөлчирә. Ни булган синең хатыныңа?
Ислам. Ашказаны авырта. Ашаганы кире килә.
Гөлчирә. Минемчә, абый, әнине сез карарга тиеш.
Ислам. Ни өчен без?
Гөлчирә. Башка юл юк чөнки. Сәярлар карарга тиеш түгелдер, дип уйлыйм инде мин. Алар кеше почмагында яшиләр. Яңа гына өйләнештеләр. Тормыш итә башлау ул әле авыру карчыктан башка да читен була. Сез карарга тиеш әнине, абый.
Ислам. Ә ни өчен син карарга тиеш түгел? Син дә бит әнинең кызы!
Гөлчирә. Мин еракта!
Ислам. Кайтып кара!
Расиха. Әйе! Кайт та кара!
Гөлчирә. Туктагыз әле. кычкырышмагыз!.. Минемчә, хәзер без бер генә нәрсәне уйларга тиеш. Без тугыз бала. Ләкин кайсыбызда әни өчен уңайлырак? Кайсыбыз берничә ай гомере калган әни өчен максималь удобстволар тудыра ала?
Максуд. Ислам! Өйләре зур! Бөтен шартлары бар! Хатын яшь, эшләми!
ШӘРИФ ХӨвӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Ислам. Син дә эшләтмә хатыныңны!
Максуд. Акчам синеке хәтле булса, эшләтмәс идем дә бит...
И с л а м. Ә син кеше акчасын санама!
Расиха. Әйе! Үз акчасы булмаган кеше кесәсендәген санар, ди. Дөп-дөрес!
Гөлчирә. Туктагыз әле! Кычкырышмагыз әле, зинһар, оазар хатыннары шикелле?.. (Исламга.) Абый! Минемчә, әнине карау ул бик зур честь, дәрәҗә...
Ислам. Алай бик зур дәрәҗә булса, ал да кит үзең белән Ташкентка! Честы да, дәрәҗәсе дә үзеңә булыр!
Расиха. Әйе! Алып кит тә кара!
Гөлчирә (бераз уйлап). Алып китам. Алып китәм! (Максудтан.) Самолетта бара алыр микән?
Расиха. Ник бара алмасын!
С а й м ә. Әй, юк ла, шунда тиклем җибәрмибез инде аны!
Сәяр. Әни бармаячак.
Гөлчирә. Ни өчен?
Сәяр. Сәламәт чакта йөрмәгәнне, нишләп барсын инде ул шунда кадәр!
Максуд. Юк, Казаннан ары җибәрергә ярамый аны...
С а й м ә. Аның шунысы да бар бит әле, Гөлчирә. Бәлки ул авылга кайтарып җирләүне сорар, әти янына. Белмәгән бит әле аныкын.
Пауза.
Гөлчирә. Бөтен союзга таралган бит аның туганнары да!.. Инсаф абыйны санап булмый инде...
Максуд. Инсафның башы больницадан чыкмый. Әнә тагын Казан больницасында ята.
Гөлчирә. Нәрсә булган?
Максуд. Яралары ачылган! Тәнендә исән төше юк лабаса аның!
Ислам. Ә хатынына ни булган?
Расиха. Әйе! Ат хәтле хатынына ни булган?
С а й м ә. Әй, юкны сөйләп утырмасагыз ла, зинһар! Гомере буе авыру туганыгызны карау гына җитмәгән...
Г ө л ч и р ә. Дөрес! Инсаф абыйны санап булмый. Апалар еракта. Хафиз абый белән Таһир абыйны да санап булмый...
Расиха. Тегесен дә санап булмый, бусын да санап булмый, бер безне санап була! Ничава не знаю, бөтенесен дә санарга! Кайтып карасыннар, чиратлашып! Кайтмасалар — кеше яллап каратсыннар, акча түләп! Үзебезнең чират җиткәч, кемне дә булса без дә ялларбыз!
Гөлчирә. Акыллы сүз түгел, Расиха...
Расиха. Син генә бик акыллы!
Гөлчирә (Исламга, ялварып диярлек). Абый! Әнине сез карарга тиеш!
Ислам. Ни өчен без? Ни өчен без? Сезнең карарга хәлегездән килмәгән өченме? Ярый ла мин хәзер Казанда! Ә кайтмаган булсам? Магаданский областьта калган булсам, нишләр идегез соң сез?
Гөлчирә. Менә мин дә шуны уйлап торам. Тормышларның иң авыр вакытында син ун ел төрмәдә утырдың. Сугыш вакыты, сугыштан соңгы еллар. Әти үлеп китте! Без биш бала әни кулында калдык! Ул чакта Сәярга ике яшь. Коточкыч еллар иде ул! Әни бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле колхозда эшли, ә хезмәт көненә бер грамм бирмиләр! Әни коры сөяккә калды. Ачлыктан гына түгел, семьяга син китергән хурлыктан да! Ләкин ана — ана шул. Кайчакта ул берничә кадак он табып алып кайта да шул оннан икмәк пешерә
иде. Ох, ул икмәк! Ул икмәкнең исен мин әле хәзер дә онытмыйм. Хуш исеннән башлар әйләнә торган икмәк иде ул!.. Әни шул икмәктән сохари ясый иде дә сиңа җибәрә иде... Беләсеңме, әни синең өчен күпме яшь түкте? Хурлыктан урамга чыгарга оялган көннәре дә күп иде аның...
Ислам. Минем өчен хурланасы юк! Минем документларым * чиста! Минем судимость снята! z
Гөлчирә (катгый). Шулай абый! Язмыш синең кешелегеңне ? сынар өчен тагын бер имтихан куя. Теге вакытта абынгансың, инде 5 дә абынма! Әйдә, машинаңа утыртабыз да алып кайтабыз әнине * сиңа! '
С а й м ә. Ислам, җаным, без квартир алганчы гына! Үзем килеп = карашырмын!..
Ислам (мескенләнеп). Шәфкатьсез кешеләр сез! Йөрәксез кеше- = ләр! Мин ничә ел төрмәдә утырдым, понимаешь. Төрмәдән чыккач, = унбиш ел шахтада эшләдем! Якты кояшны күрмәдем! Инде, понимаешь, кайтып, бер кеше төсле яши генә башладым дигән идем — ♦ мә сиңа! Башка берәүләр булса, әйтерләр иде, абый, син инде болай да рәхәт тормыш күрмәдең, тынычлап яшә инде, диярләр иде!.. (Үке- pen елый башлый.)
Расиха (елап). Тынычлан! Тынычлан!..
Гөлчирә. Ә кем гаепле? Кем гаепле синең рәхәт күрмәвеңә? г
Зөләйха керә.
Расиха. Алып кайтмаска иде аны больницадан! Ник алып кайткан? Кем алып кайткан — әнә шул карасын!
Зөләйха. Оятсызлар! Өч ай гомере калган әниегезне карамас өчен талашасыз! Кеше гомере буе карый! Куалап чыгар үзләрен, Сәяр, тормасыннар монда ачу китереп!
Сәяр (ишеккә бара башлаган Римманың юлын бүлеп). Римма!
Римма. Болай булгач мин принципиально китәм!
Зөләйха. Әй, китсәң — китсәнә! Салып җибәрермен, китәрсең атылып! (Ишекне ачып.) Бар, кит! Инкубатор чыгарган кияү эзлә! (Римма чыга.) Мин карармын әниегезне! Мин эштә чакта карый торырга әнә туксан яшьлек карт бар. Гомерем буе авыру карадым, үлмәдем. Тагын бер карчыкны караганнан гына үлмәм әле!.. Торма гыз монда өелеп! Ярып чыгарганны көтәсезме әллә?
Расиха. Әйдә, Гөлчирә, кайтасыңмы?
Гөлчирә. Рәхмәт. Мин сезгә кайтмыйм.
Ислам белән Расиха чыгалар. Үз алдына җыр көйләп Әлмөхәммәт килеп керә.
Әлмөхәммәт. Төркем-төркем куйлар бара.
Арасында чем-кара.
Егет, мескен, ни хәл итсен, Кызлар чакыргач бара...
С а й м ә. Менә шушы ай ярымы бар аның. Ходай кушып, квартир алсак, берсенә дә бирмим мин аны. үзем карыйм!. Максуд! Әллә горисполкомга барып карыйсыңмы, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирәсеңме?
Максуд. Безгә квартир салына торган йорттан бирелгән бит инде. Шул йорт өлгермичә булмаячак.
Әлмөхәммәт. Синең исеңдә микән, Зөләйха, үләргә өч көн калгач, әни мәрхүм, Зөлхиҗҗә чишмәсенең суын эчәсем килә, диде. Ореибур ягында безнең авыл янында шундый бер чишмә бар. Энем кайтып та киткән иде дә, алып килеп өлгертә алмады шул. Эчерә
алмадык әнигә Зөлхиҗҗә чишмәсенең суын. Гомерлек үкенеч булып калды!..
Римма керә. Кухнядан нидер эзли башлый.
Сәяр (катгый). Римма, дим! (Чыга башлаган Римманың кулын тота.)
Римма (елап). Тотма мине, җибәр! (Чыгып китә.)
Гөлчирә. Алай ярамый бит инде, сеңелем!.. Сәяр, бар инде тизрәк артыннан!
Зөләйха. Барма! Утыр урыныңа! Юньле хатын булып чыкмады, китеп куркыта торган хатын булып чыкты. Акылы булса кайтыр. Утыр!
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Вакыйга шунда ук бара. Ана ике кулы белән тәрәзә төбенә тотынган хәлдә урамга карап тора, өстендә туйда кигән ак ефәк күлмәк. Әлмөхәммәт алгы планда намаз укый.
Ана. Быел кыш үзен иртә күрсәтә, бабай,— кар ява! Урам ап-ак булды!
Әлмөхәммәт. Ап-ак булып озак тормый ла ул. Бездә монда кар җиргә төшеп өлгерми, пычракка әйләнә. Авылдадыр инде ул чын кар.
Ана. Авылда кар күп! Узган кыш бер төн эчендә бөтен өемне күмеп китте, кичкә хәтле чыга да алмадым. Рәхмәт, кешеләр килеп казып чыгардылар... Почта ящигын карап кермәдеңме, бабай?
Әлмөхәммәт. Берәрсе кесәсенә салып киткән, ахры, ачкычын таба алмыйм... Син азрак ятып ал! Көне буе тәрәзә төбеннән китмисең — нәрсә күрәсеңдер аннан!
Ана. И, бабай, балаларымның берәрсе кайтып килмиме, дип карыйм!.. (Көч-хәл белән, чайкала-чайкала креслога килеп утыра, Әлмөхәммәт аңа утырырга булыша.)
Әлмөхәммәт. Тәрәзә төбенә хәтле кайтып җитсәләр, кире китмәсләр инде, алла теләсә, керерләр... Сәгать тә туктаган икән безнең, радиосы да эшләми — ни булгандыр... (Урындыкка басып стенадагы сәгатьне боргалый.) Сәгать ничәләр бар икән соң инде хәзер?
Ана. Дүрт тулып бишенче китте, бабай.
Әлмөхәммәт (гаҗәпләнеп). Кайдан карап әйтәсең әле син аны?!
Ана. Сәгать минем эчемдә, бабай. Уколны вакытында ясамасаң, хәзер келтери башлый.
Әлмөхәммәт. Озаклады шул бүген Зөләйха... Нәрсә, авыртамы? Алай булгач, Зөләйхага әйтергә кирәк, иртәрәк чыгып салсын уколны. Укол салгач тынычланасың лабаса син, азрак йоклап та аласың. Чирен яшергән үлгән, ди. Тилмереп утыру ярамый, әйтү кирәк!.. Күрше йортта берәүләр аталарының елын уздыралар, корьән укырга чакыралар. Үзеңне генә калдырсам, куркып бетмәссең микән?
Ана. Нәрсәдән куркыйм! Ялгыз яшәп мин өйрәнгән инде, бабай.
Әлмөхәммәт. Үлгәч, аллаһы тәгалә каршысына барасылар булса, кирәге булып куяр, дим. Үләселәр бар бит әле! Хикмәт, син ул хакта бер дә әйтмисең.
А н а. Үлемнән курыкмыйм мин, бабай. Кыямәт көненнән дә ку- рыкмыйм. Дөрес, намаз укулар күп эләкмәде. Яшь чакта яшь булын-
ды, үлем турында уйланмады. Аннары дөнья мәшәкате басты. Булдымыни соң безгә намазлар укып торырга вакыт, бабай? Шулай да үлемнән курыкмыйм. Дөрес яшәдем. Гөнаһ кылмадым, кешегә начарлык теләмәдем.
Әлмөхәммәт. Ничек синеңчә, алла бармы икән?
Ана. Барып күреп кайтучы булмагач, кем белгән инде, бабай’ Әлмөхәммәт. Шулай шул. Тегендә менеп очып йөрүчеләр дә күреп төшмәгәннәр. Гагариннарны әйтәм, Әндрияннарны... (Тирән сулап.) Адәм баласының гомере кыскарак шул! Аз да яшәмәдем кебек — исән булсам, быел яз туксанны тутырам. Шулай да гомер тиз узып китте. Сизми дә калдым!..
Ана. Дөрес! Мең дә бер кичә әкиятендәге кебек. Әле менә мин дә кичә генә бер ишектән кергән идем, инде икенчесеннән чыгар вакыт та җитте... Шулай булса да, мин үлгәндә ясин чык, бабай! Кешечә булсын!
Әлмөхәммәт. Кайдан килде әле бу иске авыздан яңа сүз?!
Ана. Яңа түгел. Җыясы ризыгым күп калмады.
Әлмөхәммәт. Чыкмаган җанда өмет бар! Кем белә, бәлкем терелеп китәрсең. Чайкама башыңны, чайкама! Терелерсең дә авылыңа кайтырсың. Ә мин, ходай боерган булса, сиңа кунакка барырмын. Сезнең якларда бер дә булганым юк минем. Матурмы сезнең яклар?
Ана (кинәт җанланып). И, безнең якларның матурлыкларын сөйләп кенә бетерә торганмы соң, бабай! Ул Идел буйлары! Ул урманнары! Ул исәпсез-хисапсыз чишмәләре!.. И, бар иде яшь чакларым, бабай! Яшь идем. Таза идем! Ут идем! Йөрәгем бик зур иде шул минем, бабай. Кайчакларда өйгә генә сыеша алмыйча, бер йомышсыз, урманнарга чыгып китә торган идем. Тиле кеше шикелле иләсләнеп аланнарда йөрим. Ул аланнардагы мең төрле чәчәк исе, кошлар тавышы!.. Әле менә шушы хәлемдә дә күңелем белән әллә кайларга барып киләм. Көненә әллә ничә кат кызларым янына да барып кайтам, улларым янына да. Авылда да булып киләм. Күңел — канатлы кош, оча да китә. Аяклар гына йөрми!..
Әлмөхәммәт. Йөрер әле, ходай боерган булса, йөрер! Үзең дә .•изми калырсың йөреп киткәнеңне.
Ана. Үз хәлемне үзем генә беләм, бабай. Килеп җитә!
Ә п мөхәммәт. Сезнең як урманнарында чикләвек тә бармы?
А н а. Күп! Җыеп кына бетерә торган да түгел! (Звонок.) Кемдер килә! Сөйләшеп күрми калдым — кемдер килә! Тизрәк ач, бабай, Хафизым кайтып киләдер бәлкем!
Альфред керә.
Альфред. Исәнме, әби!
А н а. Яхшы, улым. Үзең нихәл?
Альфред. Нормально!
Әлмөхәммәт. Ярый, мин тегеләрнең бәлешләрен ашап чыгыйм әле. Тәмле булса, сиңа да алып чыгармын.
Ана. Хәерле юл, бабай!
Әлмөхәммәт чыга.
Альфред (кесәсеннән берничә конфет чыгарып куя). Мә, конфет аша, әби!
А н а. Мин конфет яратмыйм, улым, үзең аша! Әти-әниең таза- саумы?
Альфред. Нормально!
Ана. Хафиз абыеңнан хат-хәбәр юкмы? (Алъфред иңбашын сикертеп куя.) Үзең ни эш бетереп йөрисең?
ШӘРИФ ХӨСӘЕНОВ ф ӘНИЕМНЕҢ АК КҮЛМӘГЕ
Альфред. Нормально! (Машина тавышы., Ана торып тәрәзәгә бара башлый.) Ул млн утырып килгән такси, әби!.. Әби! Синең бер биш сум акчаң юкмы? Әнә шул таксига түлисе бар иде.
Ана. Трамвайлар йөрмимени бүген?
Альфред. Әй, ашыгыч булгач, такси алган идем шул. Беләсеңме, бер бик чибәр генә кыз бала бар, әби. Сәгать алтыда кинога барырга булган идек. Синең янга да килеп өлгерәсе бар!.. Утыруын утырган идем дә, инде менә төшеп калып булмый — түләргә акча юк. Акча кошелегем өйдә онытылып калган! (Ана мендәр астыннан төенчек алып чишә башлый.) Ну, хәлләр ничек соң, әби, тереләсеңме инде?
Звонок
Ана (төенчеген учына яшереп ишеккә күрсәтә). Улым! Альфред. Әби, дим!
Ана. Бар инде, тизрәк ач, улым! Хафиз абыең кайтып килмиме. Альфред ишек ача. Инсаф керә. Кулында гади генә сумка. Ана белән кочаклашып исәнләшә.
Ана (Инсафка урындык этәреп). Утыр! Утыр, улым, утыр!.. Озак яттың ла инде, улым, бальниста!
Инсаф. Туеп беттем, әни, үзем дә! (Сумкасыннан берничә ак хризантема чыгарып Анага суза.) Менә, әни! Син чәчәк яратасың бит, чәчәк алып килдем әле сиңа...
А н а. И, салкын тидермичә кайларда гына саклаганнар!
Альфред. Бу безнең як чәчәкләре түгел, әби! Моны грузиннар китереп сата, Кавказдан!
Ана (иснәп). Әрем исе килә! (Гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнеп чәчәкләрне Инсафка суза, тагын исни.) Әрем исе килә! (Бик кадерле нәрсә кебек итеп тотып, йотыла-йотыла чәчәкләрне исни.) Үзебезнең яклар исе!.. (Кинәт күңеле тула, башкаларга сиздермичә генә күз яшьләрен сөртеп ала. Алъфредка.) Улым, берәр савытка су салып кертсәнә! (Альфред чыга.) Рәхмәт сиңа, улым!
Инсаф. Я, нихәл соң инде, әни, терелмисеңме әле?
Ана. Зыянлы түгел, улым, зыянлы түгел!.. (Альфред сулы ваза күтәреп керә.) Сәярның хатынын практикага җибәрделәр! Яңа елсыз кайтып булмас, дип яза инде ул!.. (Чәчәкләрне суга утырта.)
Альфред. Кемне — Римманымы?!
Ана. Әйе!
Альфред. Син нәрсә, әби, Римманы мин әле генә капка төбендә күрдем!
Ана (бәхәсләшергә урын калдырмаучы тон белән). Син башка берәр кешене күргәнсең! Римма Казанда юк ул, Римма практикада! (Инсафка.) Өеңә кайчан китәсең соң инде, улым?
Инсаф. Азрак кибетләрдә йөреп кирәк-яракны алырмын да. кайтырмын инде, әни. Бик озакка китте бит, югыйсә, өч ай тула! (Альфредка.) Ну, синең эшләр ничегрәк соң әле, егет? Миңа акча кирәк булыр бит.
Ана (Алъфредның аптырап калуын күреп). Нәрсә, синнән дә алып тормагандыр бит?
Инсаф. Әллә синнән дә сорыймы?!
Ана. Таксига түлисе бар, ди бит!
Инсаф. Акчасы булмагач, таксига утырмасын! Минем кырык җидегә җитеп тә таксига утырып караганым юк, агач аякларым белән дә!
Альфред. Юк, болай килеп чыкты ул, Инсаф абый...
Инсаф. Эшкә кердеңме әле?
Альфред. Менә эш эзләп йөрим шул!
Инсаф. Таба алмыйсыңмы? Казан хәтле Казанда сиңа яраулы эш юкмы? Әнә анда урамга чык та кара — почмак саен язып куелган. Мең җиргә кирәк кеше!
Альфред. Аз түлиләр!
Инсаф. Тик яткан өчен күп түлиләрме соң? Болай хөрәсән ялкавы булып йөрсәң, картайгач пенсияң дә булмас әле синең. Атаң z белән анаң да булмас ул вакыт сине ашатып ятарга!
Альфред. Мин картайганчы әллә нинди законнар чыгар әле! 5 Инсаф. Чыкты, ди, көтеп тор! Эшләмәгән кешегә беркайчан да почет булмаячак аңа!
Ана. Шушындый баһадир хәтле гәүдәң белән эшләми йөрисенме, Z улым?! Көнеңне ничек уздырасың соң син? Әле менә мин булып мин = тик ятканга күрә көнемне уздыра алмыйча аптырыйм!
Альфред. Хәзер яшьләр сезнең кебек түгел шул, әби. Без баш- - качарак яшәргә яратабыз.
Ана. Ничек яратасыз?
Альфред. Ну, ничек дип аңлатыйм инде сиңа...
Инсаф. Синең кебекләр әнә тегендә очып йөриләр. Космоста! • Ана. Күңел ачуны һәркем ярата аны, әмма күңел ачып булсын t өчен эшләү кирәк. Кешедән алып торган биш тәңкә белән генә ерак - китеп булмый... (Төенчеген чишеп Алъфредка акча бирә башлый.) *
Инсаф. Бирмә, әни, син аңа! Бирмә! .
Ана. Бирә алмыйм шул, улым, рәнҗемә. Ашарыңа булмаса = бирер идем, таксига бирмим. Йөрмә болай җан көеге булып, эшкә ~ кер! (Инсафка күрсәтмичә генә Алъфредка акча төртә.)
Альфред (акчаны тиз генә яшереп). Сау булыгыз! (Чыга.)
Ана. Кемгә генә охшап мондый буш чәчәк булып үскән бу бала? Әтисе дә кечкенәдән эш яратып үсте, олы бала булгач, эшнең иң авыры аңа эләкте...
Инсаф. Эх! Моңарда булган саулык миндә булса!
Ана. Терелтеп чыгардылармы соң инде, улым?
Инсаф. Азрак ремонтлаган булдылар, әни, тагын күпмегә җитәр. Йөрергә ярамый миңа, әни. Аз гына йөрдең исә, протез астыннан тишелә дә чыга. Йөрмичә дә булмый — яшисе бар.
Ана. Киленнән хат бармы?
И н с а ф. Бар, әни! Исән-саулар. Минем балалар әйбәт, әни! Кыз сәгать заводында эшли, кичке техникумда да укып йөри. Илдус быел унны бетерә, инженер булам, ди. Исән булсам, укытырга исәп. Балалар үсеп бетте инде, әни! Кечкенәсе дә быел алтынчыга керде!
А н а. Үзең һаман шул эшеңдә эшлисеңме?
И н с а ф. Шунда, әни. Фотолабораториядә.
А н а. Эшең әйбәт синең үзеңнең, җиңел!
И н с а ф. Әй, төкерим лә мин аның җиңеллегенә, әни!.. Авыр булсын иде ул! Сөякләрне шытырдатып, җиде кат тирга манчый торган эш булсын да. ир-егеткә лаек эш булсын иде! Иртәдән кичкә кадәр баз шикелле караңгы бүлмәдә проявительгә фото кәгазь тутырып утырасың. Шул кәгазьләрдә кемнәрнеңдер йөзләре килеп чыкканны көтәсең. Бүген дә шулай, иртәгә дә шулай, бер елдан соң да шулай. Гомер буе шулай!.. Шул турыда хыялланган идеммени соң мин. әни! Саулыгым булса, әнә тегендә очып йөрисе кеше идем бит мин!.. Самолет тавышын ишетә алмыйм. Ишетсәм — бөтен йөрәкләрем әллә нишли башлый!.. (Җирәнү белән таягын атып бәрә, егылып китмәс өчен стенага тотына.) Туналмаган җирең калмагач, минем хәлне сорама инде син, әни! Тәнемне кеше күрүдән куркып, су коенырга да төшмим бит мин — оят чөнки!
,) сК У.» № '«
33
Ан а. Э син оялма! Ватан өчен сугышканда алган гариплек — хурлык түгел ул, балам! Күкрәгеңдә орденнарың, йөрәгеңдә намусың — нәрсәдән ояласың! Башыңны югары тот, улым! Син минем йөз аклыгым! Горурлыгым син минем! (Инсафның таягын алып бирә. Артта аяк тавышлары.) Кемдер килә! Тынычлан, улым!
Максуд белән С а й м ә керә.
Үзегез генәме? Кайтучылар юкмы?
С а й м ә. Шушы көннәрдә Мәйсәрә кайтып төшәргә тиеш, әни? Отпускымны алам да бер айга әни янына кайтам, дип язган!
Ана. Хафиз турында хәбәрегез юкмы, дип соравым минем! Сәяр телефонга чакырам, дип киткән иде, кайтмый да кайтмый...
С а й м ә. Тоташтыра алмыйлардыр, әни, ерак җир бит... Хафиз өчен син борчылма, әни! Менә күрерсең, погоннарын елкылдатып кайтыр да төшәр, алла боерса! (Инсафка.) Син чыктыңмыни?
Максуд (кесәсеннән кәгазь чыгарып). Әни, безгә яңа квартирга ордер бирделәр! Иртәгә күченәбез! Берничә көннән сине үзебезгә алып китәбез, әни!
Ана. Барып күрдегезме соң әле, әйбәтме?
С а й м ә. Яман да әйбәт квартир, әни, искиткеч! Ике бүлмәле, тәрәзәләре кояшка карап тора! Инде сине үзебезгә алып китәбез, әни! (Сумкасыннан целлофан капчык чыгарып.) Әни, менә ашарсың, сиңа кош теле китердем. Сары майда гына пешердем, бик тәмле булды!.. (Сумкасыннан ап-ак ефәк яулык чыгарып Ананың башына каплый.) Менә монысы, әни, сиңа туган көн бүләге!
Ана. Туган көн бүләге? Кемнең туган көне соң бүген?
С а й м ә. Синеке, әни, бүген синең туган көнең!
Ана. Үзем дә белмәгән туган көнен кайдан белдең әле син аны?
С а й м ә. Белдек шул менә, әни!
Максуд. Исеңдә юкмыни, әни? Әби сине урысларның Пукрау бәйрәме көнне таптым, дип сөйли торган иде. Бүген Пукрау көне! Шулай булгач, синең туган көнең була бит инде!
С а й м ә. Әйе! Бүген синең туган көнең, әни! Бу сиңа туган көн бүләге!
Ана. Рәхмәт, кызым! Кул-аягың сызлаусыз булсын!
С а й м ә. Башыңда тузсын, әни-җаным! (Ананың чәчләрен төзәт- кэләп.) Әле нигә бу ак ефәк күлмәгеңне киеп куйдың, әни, туган көн икәнен белдең мәллә?
А н а. Юк! Әүвәл-әүвәлдән туган көннәрен үткәреш булмагач, уйлаган да юк инде аны, кызым. Юк иде бит ул безнең заманда. Болай гына кигән идем, берәрсе кайтып килсә, дип...
Сай мә (Ананың башына үзе алып килгән яулыкны бәйләп). Максуд! Инсаф! Күрәсезме, әни нинди матур булып китте! Ак төс бик килешә сиңа, әни!
Ана (Саимәнең соңгы сүзеннән сагаеп, ләкин аны-моны сиздермичә). Алты килен арасында синнән тәмлерәк тел лесе юк, рәхмәт, кызым. Шулай да беркөн бер авыр сүз ычкындырдың.
С а й м ә. Минме, әни? Кайчан?
А н а. Гөлчирә кайткан көнне. Тәмле ризыкны ирләргә бирергә ярамый, алар аның тәмен белеп ашамый, дидең.
С а й м ә. Шаярып әйткән сүз ич ул, әни!
Ана (Саимәнең кулын кысып). Улымны тамактан аерма!
С а й м ә. Мәзәк итеп сөйләшкән сүз ич ул, әни! Безнең Максуд авызыңнан тартып алып ашый ул. Әнә ич авызын ерып тора!
Ана (Максудның башыннан сыйпап). Кечкенәдән тәмлене ярату- чан булып үсте шул ул. Кайчак әтисе сорый торган иде. Улым, нигә бу хәтле тәмлене яратасың, тәмле ашап ни була? — ди торган иде.
Авызга рәхәт була, ди торган иде Максуд. Ул конфеттыр, җимештер кебек нәрсәне тотмады инде. Кая гына яшерсәм дә эзләп табар иде!
С а й м ә. Хәзер дә шулай ул, әни! Эзләп тә таба, ашап та куя!
А н а. Яшергән урыннан тапкач, әйтә торган иде тагын үзе. Әни. фәлән җиргә яшергән фәлән нәрсәңне эзләп таптым. Инде икенче җиргә алып яшер, югыйсә, чыдап тора алмыйм, ашап бетерәм, ди торган иде.
С а й м ә. Һай, җаным, ни гомердән бирле шуларны онытмыйсың ? син, әни! Бутамыйсың да тагын! Бик күп булганнар бит алар, унау - булганнар!
Ана. Унысы ун төрле шул аларның.
С а й м ә. Ул бер көтү баланы ничек үстереп бетердең икән син, 5 әни? Безнең монда берсе белән дә башлар катып бетә. Ун баланың = унысын да кеше иткәнсең бит, һай, җаным!
Ана (тирән сулап). Унысын да булмады шул, кызым!
С а й м ә. Кемне әйтәсең, әни? Исламнымы?.. И, әни, үз балаң булгач, нинди генә булса да яратыладыр күк ул миңа. Менә безнең * Альфред. Чукынган малай, кайчак шул хәтле ачуларымны китерә, ® әни! — барыбер яратам шуны. Әллә балаларың күп булгач башкача- = мы ул, әни?
Ана. Әй, кызым! Менә ун бармак — кайсын гына тешләсәң дә 6 авырта!..
Посылка күтәреп Сәяр керә. е
Сөйләштеңме абыең белән?
Сәяр. Эһе!
Ана. Соң?
Сәяр. Хафиз абый өйдә юк, Халисә җиңги белән сөйләштем... Менә, әни, Рәшидә апа сиңа посылка җибәргән!
Ана. Күземә кара әле! (Сәяр Ананың сынау лы карашын күтәрә алмыйча, күзләрен читкә бора.) Алдашасың!
Сәяр. Юк, әни!
А н а. Алдашасың! Әйт дөресен! Ни булган абыеңа? Авырыймы?.. Әллә яралаганнармы?.. Үтергәннәр!
Сәяр. Юк, әни!
Ана. Үтергәннәр! Үтергәннәр! Харап кына иткәннәр икән бәбе- кәчемне!..
Сәяр. Әни, сөйләп бетергәнне көт!
А н а. Үтергәннәр! Күңелем сизгән иде! Бальниста чакта ук күңелем сизгән иде!..
Сәяр. Хафиз абый исән-сау, әни!
А н а. Алайса, нигә күземә туры карый алмыйсың? Ни булган абыеңа?
Сәяр. Берни дә булмаган!
А н а. Икмәк белән ант ит! Хафиз абый исән-сау. диген!
Сәяр (беравык икеләнеп торганнан соң). Ялганласам, икмәкнең чыраен күрмим, Хафиз абый исән! Командировкага җибәргәннәр аны.
А н а. Командировкада гына булгач, нигә хаты юк?
И н с а ф. Армиядә дисциплина каты, әни...
А н а. Сөйләмәгез! Ул инде унике ел армия хезмәтендә, ун көннән ун көнгә хаты килмичә бер генә тапкыр да калмады!
И н с а ф. Армиядә төрле чак була, әни!
Максуд. Сәдәп кадарга да вакыт булмый, әни. анда кайчак!
Ана (азрак үзен кулга алып). Ерак җибәргәннәрме?
Сәяр. Ерак. Чит илгә!
А н а. Озаккамы?
Сәяр. Бер... биш айга!
Ана (өметен җуеп). Биш ай!..
С а й м ә. Биш ай, дип, биш ай күп түгел инде ул, әни, хәзер үтә дә китә... (Сәяр алып кайткан посылканы караган булып.) Һай, җаным, нинди бәхетле карчык син, әни! Посылканы яудырып кына торалар бит үзеңә!
Ана. Берни ашый алмаган әниләрен посылка белән күмделәр, үзләре кайтмыйлар!
С а й м ә. Кайтмыйлар, дип, әни-җаным, җае чыкмый торгандыр...
Ана. Мин аларга бөтен гомеремне бирдем. Алар әниләре өчен бер көннәрен кызганалар!..
Ислам, Расиха, Рәйхан керә. Рәйханның өстендә мәктәп формасы. Исәнләшү.
Ана (Рәйханны кулы белән чакырып). Кил, кызым!
Расиха (Анага таба бара башлаган Рәйханны тотып). Юк-юк, әбисе, Рәйханга синең янга барырга ярамый! Грипп булган Рәйханга! Әбисенә грипп иярер, дип курка ул! Шулай бит, кызым?
Ана. Грипп булгач, баланы урамга алып чыгасың калмаган. (Сәярга.) Улым, азрак су агызып кертсәнә! (Сәяр чыга.)
Расиха. И, әллә әнигә коры су эчерәләр инде?! Кем инде авыру кешегә коры су эчерә! Варенье болгатып бирергә кирәк! Менә бит кара карлыган вареньесы алып килдем, витамин гына! (Сумкасыннан бер банка варенье чыгарып өстәлгә куя. Сәяр су алып керә.)
Ана. Кирәкми, кирәкми, шул көе генә эчәм!
Расиха (йөткергәләп). Үзем дә йөткерәм, нинди бетмәс грипп булгандыр инде бу!..
Максуд (Расиха алып килгән банканы карап). Да, витамин күп инде монда — алтмыш бишенче елгы урожайдан ясалган, сигез ел тому назад!
Ана (су эчеп). Рәхмәт! (Расиханың Рәйханга сугып җибәрүен күреп.) Әллә балага суктың инде, Расиха?
Расиха. Сүз тыңламый, әни, үләм инде мин бу бала белән! Әбисе иркәләп бозып бетергән! (Рәйханга тагын бер сугып җибәрә.) Җитте, диләр сиңа! (Рәйхан кычкырып елый башлый.)
Ана. Йодрык хәтле балага сугарга ничек кулың бара синең?!
Ислам. Суксын, суксын, әни! Бик иркәли башласаң, әнә абыйларның Альфреды кебек була ул аннары!
С а й м ә. Ник, ни булган безнең Альфредка?
Ислам. Булмаган! Миннән биш сум акча сорап кергән, таксига түлисе бар, ди. Ничә сәгать инде малаегыз таксидан төшеп китә алмыйча Казан буйлап чаба, хы-хы-хы!
Расиха. Хә-хә-хә!
С а й м ә. Бирдеңме соң?
Ислам. Нишләп бирим!
С а й м ә. Котың очкан икән, мескен! Биш сумыңны алып Казаннан чыгып качар, дип курыккансың шул! Бурычка сорау гаеп түгел ул, кеше кесәсенә генә кермәсен!
Ислам. Сорап-сорап та таба алмаса, кеше кесәсенә керә башлый инде ул!
С а й м ә. Шуның шулай икәнен дә белгәч, нигә биш сумыңны кызгандың соң?
Ислам. Йөрмәсен дуңгыз дагалап! Аңа бит утыз тулган!
С а й м ә. Тулса! Утызны тутырып, законга сыймаслык эш эшләгәне юк ич әле аның! Син үзеңне бел! Утыз яшьтә чагында кайларда булганыңны оныттыңмыни?
Ана. Кызым!
Максуд. Барып чыкмады, әни, безнең малай! Институтка кереп укый алмады. Утыз ике яшькә җитеп юньләп эшләгәне дә юк. Берике генә атна эшли дә ташлый, бер-ике генә атна эшли дә ташлый. Хатыны куалап чыгарды, алимент түләп тора!
Ислам. Хы-хы-хы! Алимент түләп торабыз, диген син, абый! Аны бит Альфред түләми, Саимә белән син түлисең! (Анага.) Милиция ♦ килеп эшкә керергә кушкач, Альфредны дворник итеп урнаштырган - булганнар, әни! Ә Альфред себерми ишек алдын, эшкә киткәнче абый S белән Саймә себереп китә. Менә шул акчадан Альфредның малаена j алимент тотып калалар инде, хы-хы-хы!
Расиха. Хә-хә-хә!
Саймә. Бик килешә инде, о! Балалы кешегә кеше баласыннан - көлү ярамый ул. Әнә үзегезнеке үсә, аның кем буласын белгән юк = әле! Шулай түгелме, әни?
Ана. И, кызым, ана кешенең күңеле бик күпне сыйдыра. Кайчак = балаңны ярамас эш өстендә тоткач та тизрәк итәгең белән каплыйсың, кеше-кара күрмәсен, дисең. Тик кайчак балалар итәк астына ♦ гына сыйдырып булмаслык эшләр дә эшләп ташлыйлар.
Максуд. Әнисе яклап бозып бетерде, әни. Альфредны!
Саймә. Бер дә бозмаган! Бер дә бозмаган! Аңа карап кына бо- Z зылмый ул бала! (Елый-елый.) Тик кенә торыгыз! Үзем дә беләм ич ‘ мин, сездән башка да!.. Аның бит башында бер уе бар! г
Ислам. Хы-хы-хы!
Расиха. Уе бар! Хә-хә-хә!
Са й м ә (тәмам чыгырыннан чыгып). Һай, җаным, менә сине кем “ бозды икән! Сугышның беренче көнендә дүрт туган повестка алды- ; гыз. Абыең белән ике энең китте, Закир әнә әйләнеп тә кайтмады, - ә син сугышка бармыйча качып яткансың! Кем өйрәтте соң сине шуны эшләргә? Әниме?!
Ана (битен куллары белән каплап). Аһ!..
Сәяр (Ананы кочаклап). Кухняга чыгып талашыгыз, әнә тегендә! (Максуд, Саймә, Ислам. Расиха. Рәйхан кухня ягына узалар. Аларга Инсаф иярә. Пауза.) Мин тәмәке тартуны ташладым бит, әни!.. Исеңдәме килеп төшкән көнең? Син минем улларым аракы да эчми, тәмәке дә тартмый, дип мактанып торганда, Саймә җиңги «Сәярың тарта!» дип кычкырды. Шул сүзне ишеткәч синең йөзең куырылып китте, әни. һәм мин аңладым. Ана кеше өчен балаларының тәүфыйклы булуыннан да зуррак мактаныч юк икәнлеген аңладым. Шул көннән бирле минем тәмәке тартканым юк, әни, ташладым? Шул вакытта сине уңайсыз хәлдә калдырган өчен гафу ит мине, әни, кичер! Икенче мин һичкайчан синең йөзеңә кызыллык китермәм! Кичер!..
Ана (Сәярны күкрәгенә кысып). Балам ла соң инде минем!..
Сәхнә әйләнә Зөләйха квартирасының кухнясы.
И н с а ф. Кешедән оят! Тугыз баласы була торып, әни кеше өендә үлеп ята! Бөлүдән курыксагыз, түләгән булыр идек үзегезгә, акча лата!
И с л а м. Төкерәм Mini сезнең акчагызга! Акча минем үземдә дә менә моннан! (Муенын күрсәтә.) Теләсәм, мин әнине үлгәч кабергә куймыйча, акча белән күмеп куя алам!
Саймә. һай. җаным, акча да акча, дип үлде бит шушы бәндә! Акчадан кыйммәтлерәк нәрсәләр дә бар бит бу дөньяда!
Ислам. Нәрсә ул акчадан кыйммәт нәрсә?
Саймә. Әнә әни!
И н с а ф. Бик күп ул акчадан кыйммәт нәрсә, аны син генә белмисең.
С а й м ә. Тәре урынына куеп чукына бит шул акчага, нишләп буладыр аның белән?
Ислам. Акча беләнме? Акча белән барысын да эшләп була, аны без бик яхшы беләбез!
С а й м ә. Булса! Терелт менә әнине, нигә терелтмисең? Терелт тә, бер егерме яшькә яшьрәк ясап куй!
Максуд. Менә әни рәнҗеп үлсә, эзләп кара син үзеңнең акчаңа әнинең хәер-фатихасын — табарсыңмы икән!
Ислам. Сез минем өчен борчылмагыз? Әни миңа фатиха бирәчәк. Соңгы елларда, понимаешь, аңа миннән дә күп акча җибәреп торган кеше булмады. Менә мин төрмәдән чыккач унбиш ел шахтада эшләдем. Шул унбиш ел эчендә син, абый, әнигә күпме акча җибәрдең?
С а й м ә. Тагын акча!
Ислам. Күпме җибәрдең?
Максуд. Санамадым.
Ислам. Ничә посылка салдың?
Максуд. Анысын да санамадым.
И с л а м. Былтыр Рәйханны алырга кайткач, карап йөрдем мин анда. Лапаста посылка ящиклары аунап ята. Күбесе, понимаешь, Магаданнан мин салган посылкалар!
Максуд. Без якын торабыз, үзебез еш кайттык.
Ислам. Анысын булдырасыз! Кайтып әнинең итләрен, бәрәңгеләрен төяп килергә сезне куш! (Инсафка.) Ә син, герой, күпме җибәрдең?
Инсаф. Санап бармадым.
Ислам. Ә менә мин санап бардым! (Кесәсеннән бер төргәк почта квитанцияләре чыгара.) Менә! Менә болар бөтенесе соңгы унбиш ел эчендә әнигә мин салган посылкалар һәм акчалар. Менә, ай саен унбишәр, егермешәр сум салып барылган!
С а й м ә. Барсаң! Рәйханны әнигә кайтарып атканда сигез ай да тулмаган иде, әни шуны алты яшькә тиклем тәрбияләп үстерде. Бала караучы нәнкеләргә аена алтмышар сум түлиләр. Җибәреп бардыңмы соң әнигә алтмышар сум?
Инсаф. Әнигә язган хатларыңны да санап барасың калган. Аларның да бит һәркайсына дүртәр тиенлек марка киткән!
С а й м ә. Җитте! Туктатыгыз акча турында сөйләшүне, башыма капты!
Максуд (Расиханың Рәйханга шап иттереп сугуын күреп). Нишләп көйсезләнә соң шул бала?
Расиха. Әби янына керәм, дип аптырата! Кереп, әбинең башыннан гына сөеп чыгыйм әле, ди!
С а й м ә. Керсен!
Расиха. Кермәсен!
С а й м ә. Һай, җаным, бала әбисе янына керим, дип тилмерә, әбинең башыннан гына сөяр идем, дип — шуны кертмиләр! (Расихага.) Йогышлы авыру түгел ич ул, нигә котыгыз чыкты!?
Расиха. Йогышлымы-түгелме — белгән кеше юк, врачлар үзләре дә белми! Саклану зыян итми, Саймә апа!.. (Рәйханга.) Бар, әнә урамга чыгып уйный тор, кайтышлый кычкырырбыз! Кара аны, әбиең янына керәсе булма! (Рәйханны төрткәләп чыгарып җибәрә.)
Максуд (Инсафтан). Син Казанда озак буласыңмы әле?
Инсаф. Министр янына керәсе бар әле, коляска алып булмый. Максуд. Синең коляскаң бар лабаса!
Инсаф. Ватылып бетте инде ул! Яңасын сорап язган идем дә, чират җитми.
Ислам. Ничек инде чират җитми, понимаешь! Ватан сугышы инвалидларына почет зур лабаса аларга, хы-хы-хы!.. Әле менә гараж түбәсен капларга калай кирәк булды. Бер җирдә юк калай! Шуннан, военторгка кереп, биш-алты орден колодкасы сатып алдым да. күкрәккә кадап, киттем райсобеска. Хы-хы-хы! Анда бер яшь кенә малай ♦ утыра икән. Бер кулны менә болай асылындырып барып кердем мин _ моның янына. Алдына пенсия книжкесен чыгарып салдым. Анда 3 язылган инде, аена йөз егерме сум пенсия ала, дип. Шуннан бу бер - минем кулга, бер орден колодкаларына, бер книжкегә карап торды 1 торды да, заявлениема кул куеп, базага җибәрде. Мине сугыштан * кайткан берәр полковник дип уйлады бугай. Хы-хы-хы!
Расиха. Хә-хә-хә!
Максуд. Андыйга син оста!
Ислам. Яши беләм!
Сай мә. Кайда соң бу дөньяда справедливость?! Менә син, Инсаф, сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, ике аягыңны өзде- ♦ pen кайттың — инвалид машинасы ала алмый йөрисең. Ә сугышка е бармыйча дезертир булып йөргән кеше «Волга» мшинасына утырып ° әйттерә!
Ислам. Справедливость? Тапкан сөйләргә сүз — справедливость! С Юк ул справедливость, эзләмәгез сез аны! Менә син ничә яшьтә инде J абый? Илле өчтәме? Пенсияга чыкканчы тагын җиде ел бөкреңне . үстереп эшлисең бар икән әле. Күпме булачак инде синең пенсияң? _ Максуд. Күпме булса да үземнеке булачак!
Ислам. Җитмеш сумнармы? Ул җитмеш сумны сиңа әле җиде = ел эшләгәч кенә бирәчәкләр. Ә үзең сугышта булдың! Мин бармадым сугышка, шуның өчен төрмәдә утырдым. Төрмәдән чыккач унбиш ел шахтада эшләдем дә горняцкий стаж белән илле яшьтән пенсияга чыктым. Үзем шул унбиш ел эчендә бер мәртәбә дә шахтага төшеп карамадым! Хәзер менә аена йөз егерме сум пенсияны алып, түшәмгә төкереп ятам, понимаешь! Менә сиңа справедливость! Юк ул справедливость! Эзләмәгез сез аны!
Инсаф. Нигә булмасын — бар ул справедливость.
Ислам. Бар, хәзер китереп тоттыралар сиңа! Көтеп утыр әле син аны, ә мин ул арада яшәп калам!
Инсаф. Ә мин әйтә.м, бар ул справедливость! (Көч белән Исламга китереп суга.) Менә ул справедливость! (Тагын суга.) Менә ул справедливость, гад!.. (Ислам идәнгә ава. Инсафны Максуд белән Саимә килеп тота.) Бөтен ил, бөтен халык ил өстенә ташланган дошман белән сугышканда дезертир булып йөрүең генә җитмәгән, әле син без фронтовиклардан көлеп маташасыңмыни? Без анда илнең бер карышы өчен кан коеп йөргәндә, син монда нәрсә уйлап яттың? Син бит, сволочь, безнең җиңелүне теләп яткансың!
Ислам (чигенә-чигенә). Син кара, авызыңны үлчәп ач!..
Инсаф. Ә нәрсә? Дошманны тизрәк җиңеп, үзеңне кулга алуны көттем, дияр идең мәллә? Юк, син безнең җиңелүне теләп яткансың! Шулай булмаса үзеңә көн булмаячагын аңларлык кына синдә баш бар! Әгәр дошман Казанга килеп җитсә, син бит фашист ялчысы булачак кеше идең, падла!
Ислам. Әйтә.м ләбаса, танавыңны чамалабрак ач, дип. Минем судимость снята! Минем документларым чиста! (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Менә күрәсеңме? Укы да танавыңны үлчәп ач! Юкса, мин сине бу сүзләрең өчен җавапка тарттырырга да күп алмам!
Инсаф (Исламның кәгазен ертып). Тарттырып кара! Тарттырып кара мине җавапка!
Ислам (идәндәге кәгазь кисәкләренә ташланып). Минем судимость снята дип яздырып алган справкамны ертты! Үтерәм бит мин сине моның өчен, галах!
Максуд. Кычкырма, әни ишетер!
Расиха. Кычкырсын, кычкырсын! Аңа врач шулай кушкан! Ачуың килгәндә ачуыңны чыгарып бетер, шулай итмәсәң, ачуың чуан булып бөтен тәнеңә тарала, дигән! Кычкыр, кычкыр!
Ислам. Үтерәм! Валлаһи, үтерәм мин син галахны!
Инсаф. Әтәчләнмә! Син мине үтерә алмыйсың! Мине үтерсәң, синең үзеңә үлем җәзасы булачак бит, ә син моннан куркасың! Ох, ничек куркасың син үлемнән! Сугышта үлүдән куркып, үзеңнең менә моның хәтле җаныңны саклап калу өчен Ватанны саткан сволочь бит син!
Сәяр керә.
Максуд. Безнең тавыш әнигә ишетелмиме анда?
Сәяр. Әни йокыга китте... Бүген мин Халисә җиңги белән сөйләштем. Сугышчан заданиены үтәгән вакытта Хафиз абый һәлак булган...
Сәхнә әйләнә башлый. Залда Рәйхан күренә. Ул курка-курка артына ка- рангалап. Ана яткан бүлмәгә таба бара. Безнең алда Ана яткан бүлмә. Рәйхан керә. Ул акрын гына Ана янына килә дә тиз генә Ананың бантыннан сөеп ала. Йөгереп ишеккә бара, ишекне ачып кухнядагы тавышларга колак салып тора. Яңадан Ана янына килә, яңадан Ананы сөя башлый. Ана күзләрен ача. Рәйхан тиз генә читкә йөгерә.
Ана. Кызымны төшемдә күрәм дип торам, өнем икән ләбаса! Ник анда качтың, кызым? Кил яныма! Кил инде, бер сөйим әле үзеңне!
Рәйхан. Синең янга барырга ярамый!
Ана. Ник?
Рәйхан. Синдә рак бар!
А н а. Нәрсә? Нәрсә бар?
Рәйхан. Рак бар!
А н а. Кем әйтте?
Рәйхан. Әти әйтте. Әни дә әйтте. Әбиең янына барсаң, үләсең, диделәр. Син биргән әйберне дә ашарга ярамый.
Ана (үзен кулга алып). Миндә рак юк, кызым! Әтиең сиңа дөрес әйтмәгән. Дөрес әйтмәгән сиңа әтиең! Кил!
Рәйхан (кулларын җәеп йөгерә-йөгерә). Әбием, алайса син үлмисең! (Ананың итәгенә сикереп менеп, муенына урала.)
Ана. Үләм, кызым!
Рәйхан. Үлмисең, әбием, үлмисең! Тереләсең! Миңа Саймә апа әйтте! Тереләсең, әбием! Терелгәч бергә авылга кайтабыз!..
Расиха йөгереп керә.
Расиха. Рәйхан! (Йөгереп Рәйхан янына килә башлый, ләкин Ананың Рәйханны күтәреп тора башлавын күреп, коты чыгып кире йөгерә.) Ислам! Ислам! Кер әле тизрәк, Ислам!..
Бүлмәгә Ислам, Максуд, Саймә, Сәяр һәм Инсаф керәләр.
Расиха. Нәрсә карап каттың — ал инде тизрәк баланы!
Ана (Рәйханны күтәргән килеш). Минем йогышлы авыруым юк, мин врачтан сорап чыктым. Артыграк кыланасыз.
Расиха. И, әни, карт кешедә йогышлы авыру булса да гаеп түгел инде. Сакланганны саклармын, дип әйткән, ди бит алла да. Шуңа дип инде Рәйханны синең янга җибәрмәвебез иде. Бала жәл бит!..
Ана. Бала жәл була шул ул!.. Егерме беренче елның көзендә балалар арасында тамак чире чыкты, минем дә бер балама йокты. Укымаган дога, ясатмаган им-том калмады. Бу бала кеше булачак түгел, кәфенлек әзерлә, диде абыстай. Килешмәдем. Эт тә чыкмаслык бер кичтә баламны төреп күтәрдем дә авылдан илле чакрымдагы Тәтеш бальнисына киттем. Мин барып җиткәнче таң атты. Бальниска барып керсәм — бөтен бальнисларына бер сестра. Күп-күмгәк булган баламны ачып кына карады да, бу баланың җаны чыгасы гына калган, ярдәм күрсәтүдән узган, диде. Синең балаңда дифтерит, кара аны, берәр җиргә кермә, югыйсә, башкаларга да дифтерит ияртерсең! — дип кычкырып калды. Нишлим? Баламның суына башлаган гәүдәсен күкрәгемә кыстым да кайтырга чыктым. Каршыдан ачы җил исә, өстән юеш кар ява, аяк асты бозлавык. Кайта-кайта аягымдагы оек-чабатам тузып төште, аяк табаннарым бозга суелып канга батты... Ярты юлга җиткәч, балам гаргарәгә килде. Ичмасам, җир- әнкәнең куенында үлсен инде, дип, башымдагы шәлемне салдым да. бозга җәеп, баламны шунда куйдым. Ә балам көчкә тын ала! Бу авырудан шулай буылып үлгәнне күргәнем бар иде. Нишләп бодай авыр сулый соң бу бала, әллә тын юлына берәр нәрсә кергәнме? — дип авызын ачып карасам — авызы тулы лайла! Менә ни өчен!.. Аптырагач, баламның авызына авызымны куйдым да шул лайланы суырдым!.. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне белмим. Үпкәм кабарудан савыга башлап аңыма килгәндә, балам инде йөгереп йөри иде!
Р а с и х а. И, менә бит! Кайсы балаң иде ул, әни?
Ана. Ул бала — синең ирең. Башка балаларыма бер генә тапкыр яшәү бирсәм, аңа мин ике мәртәбә тормыш бүләк иттем. Шуңа ул әнә шулай яхшы булып чыкты, тугач та мендәр каплап үтерәсе нәрсә!..
• Ислам башын түбән иеп чыгып китә.
Расиха. И, алай димә инде, әни! Вакыты җиткәч барыбыз да үләрбез!
А н а. Ул инде минем өчен күптән мәет. Аналар өчен балалар шулай. Кайберләре вафат булсалар да, мәңге исән, чөнки алар намус белой үлгән балалар. Кайберләре икмәк черетеп яшәсәләр дә — мәет*
Инсаф. Әни, сиңа борчылырга ярамый! Ятып тор, әни!
А н а. Мин бик күп яттым инде, улым, алда — ятасыларым тагын да күп. Азрак басып торасым килә. Менә сез өч айдан бирле минем белән курчак уены уйныйсыз. Әни карчык кеше, янәсе, ничек ялганласак та ышана. Ә мин сезнең ялганнарыгызны белеп торам, сезне борчымас өчен әйтмим генә. Сәярның хатыны нинди практикага киткәнен дә, ни өчен кеше өендә ятуымны да, авылга ник җибәрмәвегезне дӘ — барысын да беләм бит мин. Ана кешенең колагы ишетмәсә. йөрәге ишетә... Үзегез миннән яхшырак беләсез, минем күп яшисем калмады. Васыятем шул: кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак булса, үзенең җанын саклап калу өчен теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да, хәтта Ватанын да сата!..
Пәрдә.
1968 ел.