Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МУСА ҖӘЛИЛ» ОКЕАННАР ГИЗӘ


йлап карагыз, сездә, сезнең белән бергә язучы яши башлады ди. Ул инде әнә квартирагыз буйлап йөренә, сөйләшкән сүзләрегезгә колак салып тора, ишеткән берен блокнотына теркәп бара. Сез түзе м сезл әнеп:
— Нәрсәгә бу язмалар? —дип сорыйсыз
— Сезнең гаилә тормышыгыз турында китап язарга телим, — ди бу.
Әйтегез әле, шушы җавап сезне шатландырыр идеме?™
Чит кешенең судно экипажы тормышына килеп тыкшынуы да шундый ук хис уята. Әгәр ул кешенең кулында блокнот та булса, бигрәк тә начар. Беренчедән, блокнотлы кеше тегесен- бусын язып баручан була. Ә язып баручыларны бер җирдә дә өнәп бетермиләр.
...Әйтик, вахтенный кулына яңа гына секстант алды, ди. Горизонт тонык Кояш төссез һәм томанлы тап булып кына күренә. Төне буе судноның йөрү тизлеген күрсәтә торган прибор — лаг ватылып азаплады. Кайдадыр якын тирәдә генә каһәр төшкән рифлар сагалый. Судноны тизрәк дөрес юлга салырга кирәк... Нәкъ шул моментта рубкага әлеге иҗади шәхес — язучы күтәрелә. Авыз ерылган, йөзендә шат-лык. Балаларча беркатлылык белән:
— Бу бит секстант, әйеме? — ди.
Судноның машина бүлегенә дә ул нәкъ әнә шундый бер мизгелдә — механиклар нишләргә белми аптырап торганда килеп төшә. Килеп төшә, кы- зыксына-сораштыра башлый. Шуңа күрә моряклар суднода чит кеше булганны яратмыйлар, ничек тә аннан ераграк булырга тырышалар. Алар командировкага килгән мондый кешеләргә я ифрат экзотик һәм героик маҗаралар сөйләп, я булмаса истәлекле әйберләр күрсәтеп котылалар. Нәкъ менә шуңа күрә дә диңгезчеләр тормышына багышланган әсәрләрдә табигать стихиясе белән көрәш, гаҗәеп штормнар бик күп, ә морякларның көндәлек гадәти тормышы ифрат аз сурәтләнә...
Инде «Полтора экватора» исемле китапның * авторы Рафаэль Моста- финны тыңлап карыйк. «Муса Җәлил» исемле теплоход палубасында аны менә ничек каршылыйлар:
«Дулкынланудан бер кулым белән култыксага тотынып, тирбәлеп торган шыгырдавык баскычлар буйлап өскә күтәреләм. Трап янындагы вахтенный.. мин күрсәткән кәгазьләрдән бигрәк үземә гаҗәпләнеп карый һәм, ашыкмыйча гына, эчке телефон аша капитанны чакыра Капитан килеп җиткәнче, ул минем турыда үз янында басып торган бер иптәш белән дә сөйләшеп ала:
— Кара әле,— ди ул, — синең ишеткәнең юкмы, дүртенче штурманның дублеры ниткән нәрсә була икән?
— Берәр төрле курсанттыр, мөгаен.
— Юк, — дип каршы төшә вахтенный, — ялгыштың. Дүртенче штурманның ярдәмчесе —ул инде нәкъ арбаның бишенче тәгәрмәче була» (8 бит).
Дүртенче штурманның ярдәмчесе «Муса Җәлил» экипажының ышанычын казана һәм аның тулы хокуклы члены булып китә Китапны укыганда без шул вакыйгалар белән танышабыз. Әсәр: «Сезгә бу кадәр ияләнермен, сездән аерылу бу кадәр кыен булыр дип уйламаган идем, егетләр!» дигән сүзләр белән тәмамлана. Авторга ияреп, аларны укучы да кабатлый.
Р. Мостафин ерак рейска яңа әсәр язар өчен экзотик сюжет эзлгйг чыгып китми. Муса Җәлил турындагы кызыклы китапның авторын герой шагыйрьнең икенче тормышы — океан лаГшерында гәүдәләнгән тормышы кы-зыксындыра Җәлил тормышы беренче битләрдән үк юлъязманың сюжет тукымасына үрелеп бара. Әсәрнең төп, үзәк мотивына әйләнеп, торган саен ачыграк, ныграк яңгырый башлый: «Иптәшләр, сез эшли торган тепло-ходның бортына корыч хәрефләр белән ныклык, батырлык үрнәге күрсөт-
У
туган илне, якыннарны сагыну хисе» берничек тә җиңеп булмый. Моны сүзләр белән аңлатуы кыен, үзе кичергән кеше генә белә.
Беренче карашка сәер дә кебек. Хәзерге суднолардагы тормыш шәһәр кешеләре тормышыннан аерылмый диярлек. Моряклар даими төстә радио тыңлыйлар, телевизор, кино карыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Ниһаять, моряк җир шарының теләсә кайсы ноктасында радиотелефон буенча якыннары белән сөйләшә ала. Әмма ни генә булмасын, чит җир чит җир инде. Радиотелефон аша хатыныңны коча алмыйсың. Кызыңның ефәктәй чәчләреннән сыйпый алмыйсың. Картайган әниеңә дә базардан ул сораган әйберләрне алып кайтып биреп булмый. Ә шулардан башка яшәве бик кыен. Хатын-кыз янында ир кеше акыллырак, киң күңеллерәк була икән. Хатыннар, күрәсең, безнең барлык уйларыбызга, эшләребезгә сиздерми генә стимул биреп торалар икән Кызганычка каршы, без моны бик соңга калып — табигый тормыш шартларыннан аерылгач кына аңлый башлыйбыз. Ерак океаннарда йөзгәндә морякны айлар буена тупланган эмоциональ энергиядән ничек тә булса арыну инстинкты газаплый. Р. Мостафин моряк тормы-шының әнә шул ягын бик дөрес тотып алган. «Һәр суднода нинди дә булса җәнлек яки кош-корт була, — ди ул.— Өч ел дәвамында «Муса Җәлил»дә дә төрле-төрле җәнлекләр асрап караганнар» (35 бит). «Инде бер кат язган идем, суднода балыклардан тыш. Чар- лик исемле эт бар, гап-гади урам эте, моряклар үзләренең сагышларын да, мәхәббәтләрен дә шуңа бушаталар» (122 бит).
Диңгезче дуслыгы — җир йөзендәге иң тирән һәм иң нык дуслыкларның берсе. Сагынган-саргайган минутларда, матрос күңелен шөбһәле уйлар борчыганда шул дуслык ярдәмгә килә. Әлеге мәсьәләгә тукталып, китап авторы болай яза: «Ерак сәяхәттәге экипаж зур бер гаилә кебек ул, анда кешенең кайгы-шатлыклары уртак. Бердичев- скийның хатыны авырып киткән. Ул аның хәле ничек икәнен дә белми. Һәркем сүзсез генә аның кайгысын уртаклаша... Менә ике атна инде Коля Кожиновка өеннән хәбәр юк... Вахта тәмамлануга ул каютасына төшеп китә, диванга сузылып ята да, түшәмгә карап, сәгатьләр буе төтен пыскыта. Бу хәлдән аны хәтта Виктор Редько да чыгара алмый.
Кичә судноның эчке ягын буяп бетергән дә бер-ике минутка Коля каядыр китеп_ торган. Шул арада кемдер яңа гына буялган идән буйлап үткән. Коляның моны күреп тәмам җене чыкты» (96 бит). Егетнең нервлары какшый башлаган. Шундый моментларда аларга дуслары ярдәм кулы суза, коллектив булыша.
кән, үлемгә нәфрәт белән караган кешенең исеме язылган. Муса Җәлил шигърияттә ахыргача янып бетте, шигъри батырлыгын тормыш батыр-лыгы белән ныгытты. Ул тормышын җирдәге иминлек һәм бәхет хакына, ирек хакына бирде, без бүген тыныч яши, тыныч эшли һәм шатлана алсын өчен бирде. Сез аның кебек булырга омтыласызмы? Аның исемен кадерләп сакларсызмы?»
Автор дүрт ай буена көн арты көн судно экипажының тормышын тасвирлап бара.
Менә аш осталары камбузга ягып җибәрә. Нәкъ сигез тулуга вахтенный флаг күтәрә, флагштокка бауны беркетә. Егерме минутка гына кеше белән тулып ала да ашханә бушап кала. Һәм авыр, ялыктыргыч эш көне башлана. Матрослар палубаны чистарталар, юалар, судноның тросларын ялгыйлар, йөкнең иминлеге өчен кайгырталар. Һәр көнне, рейс башланганнан алып тәмамланганчы, машинаны юалар, ремонтлыйлар. Камбузда төшке аш пешә. Радиорубкада морзе чыелдый. Вахтенныйларның игътибары тәүлек буена йөреш рубкасында. Әнә шулай ничә айлар буена вахта арты вахта, көн арты көн матрослар туганнарыннан, якыннарыннан еракта авыр хезмәт башкаралар. Чит портларда кыска вакытлы, ялыктыргыч тукталышлар төштәгедәй үтеп китә.
Шуларның һәммәсе нигә кирәк? Нигә бу кешеләр, якыннарыннан, тыныч тормыштан аерылып, айлар, еллар буе ерак диңгезләрдә, океаннарда иза чигәләр? ди автор. Һәм үзе үк җавап та бирә: хөкүмәт сарайларында, министр-лыкларның кабинетларында кул куелган кәгазьләр, газета юлларында басылган хәбәрләр Бомбей причалында бушатылган машиналарга, Хайфонда салына торган кирпеч йортларга әйләнсен, сәүдә итү — тынычлык, хезмәттәшлек, дуслык тудырсын өчен моряклар ерак рейсларга чыгып китәләр
Әгәр Р. Мостафин юлъязмаларында экипаж кешеләренең көндәлек хезмәт күренешләре, үтелгән мильләр, матрослар эшләп тапкан акчалар турында гына сүз булса, без аңа бу кадәр тукталып та тормас идек. Авторны тикшеренүче таланты коткара. «Герой шагыйрь эзләреннән» дигән китабы аны фактларның логик тирәнлегенә үтеп керергә, документаль әсәр кысаларында тулы канлы образ тудырырга өйрәткән. Диңгездә йөзүнең кыен яклары матрослар тормышыннан китерелгән җанлы күренешләрдә ачыла. _ Бер караганда, хәзерге судноларда йөзү әллә ни кыен да булмаска тиеш кебек. Команданың һәр кешесе бөтен уңайлыклары булган бер урынлы аерым каюталарда яши. Сәламәт булсаң һәм ихтыяр көчең булса, океаннарда еш кабатлана торган рәхимсез чайкалуларга да ияләнергә мөмкин. Ә менә
Дүрт айга сузылган рейс вакытында Р. Мостафин күп нәрсә күрергә өлгергән. Китапта диңгез судносының экономикасы турында эшлекле әңгәмә алып барыла, табышны күтәрү, морякларның хезмәтен җиңеләйтү кебек мәсьәләләр кузгатыла. Әмма әсәрнең иң кыйммәтле ягы шунда, автор совет морякларының нинди идеаллар һәм нинди хыяллар белән яшәүләрен күрсәтә алган.
Экипаж членнарының яртысыннан артыгы диярлек читтән торып белем ала. Боцман Нетрусов штурман булырга җыена. Капитанның өлкән ярдәмчесе Пуринов, капитанлыкка зачет бирү өчен, экономика фәнен һәм инглиз телен өйрәнә.
Капиталистик илләрдәге суднолардан аермалы буларак, «Муса «Җәлил»- дә офицерлар кастасы һәм рядовойлар юк. Р Мостафин дөрес күрсәткәнчә, теплоход капитаны коллективтан аерылган кеше түгел.
Роман Александрович Довгаль — 50—60 нчы елларда күтәрелгән капитаннарның типик бер вәкиле. Ул судноның экономикасын нык үзләштергән кеше, инглиз телендә сөйләшә ала, башка катлаулы мәсьәләләрне чишәргә сәләтле. Автор аның югары дәрәҗәдә интеллигент кеше булуына аеруча нык басым ясый.
Китапның соңгы битләрен канәгатьләнү хисләре белән ябасың. Тагын шул кадәресе куандыра, бездә гадәттә хәрби моряклар турында күп язсалар да, сәүдә флотында эшләүче моряклар, блокададагы Кубага азык-төлек илткән, күп айлар буе миналанган Тонкин култыгында утырырга мәҗбүр булган моряклар, күп төрле башка батырлыклар эшләгән моряклар турында әдәби әсәрләре юк диярлек.
Яңа басмаларын әзерләгәндә автор бу вариантта очраган кайбер төгәлсез- лекләрне дә искә алыр дип ышанасы килә. Барлык очракларда диярлек автор судноны корабль дип йөртә. Күптән урнашкан традиция буенча, барлык сәүдә кораблары судно дип йөртелә. «Океанский сухогруз», «стою на фор- лике» кебек тәгъбирләр дә төгәл түгел. Һәм. ниһаять, китапның тиражын да зуррак итәргә кирәк булгандыр.