Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИЧЧЕ ГЫЙНИЯТ


мәгән эш юк. бигрәк тә мич чыгарырга дигәндә, син аның кебек башка останы тирә-як авыллардан тиз генә таба алмассың. Күккә чөясем килеп түгел, гади бер фактны әйтәм: кулы бер тисә, хәер, чыгара инде Гыйният мичне. Авылдашларына да, күрше авыллар чакырса, аларга да, ферма тирәсе каралтыларына кирәк булса, — аларга бөтенесеннән дә әүвәл! Бер караш ташлау белән иң элек бинаның кубатурасын чамалап алыр, шуңа карата эшен көйләр. Янәсе, соңыннан бер пүлән артык, бер пүлән ким якма. Өйдә артык эссе дә булмасын, шул ук вакытта жил дә уйнап тормасын.
Бу әйткәннәрдән тыш, янә бер өстенлеге бар: аракы эчми. Ялгыш аңлашылмасын: эчә аракыны, ләкин бетергәннән соң һәм хужа үзе куйса гына эчә. Башкалар кебек эш арасында да темтенеп йөрми.
— Әллә моржа и өй кыегына чыгып утырганмы? —дип кырт кисә ул, әгәр берәрсе вакытыннан элек куштанлык күрсәтә башласа, — сперва морҗаң өй кыегына чыгып утырсын, төтенен чыгарып күрсәтсен, мичек җылысын бирсен, аракы җылысына аннары да өлгерербез, потомнак соң да...
ур эшләр башкара торган авылларда сирәк-сирәк кенә кечкенә эшләр дә булгалап куя. Гыйбрәте яки кызыклыгы ягыннан нинди дә булса төше-ор- лыгы бар икән, мондый хәл-әхвәлләрне халык үзе үстерә, \з фантазиясе белән дә тутыра. Җан килде авылында да шундый кызыклы бер әкәмәте булды. Ләкин аннан авыз ерып көләргә түгел, мыек астыннан елмаерга гына мөмкин. Елмайганда да уңга-сулга күз сал: якын-тирәдә ул вакыйганың герое үзе күренмиме? Чөнки ул бик гарьчән кеше, үз бәясен югары тота, кулыннан кил
II
Кешене берөзлексез әрләп-тәнкыйтьләп тору файда китермәгән кебек, кешене артык иркәләү дә боза икән. Гел мактау, яхшы данын таратып тору бер заман безнең атаклы миччебезне дә боза башлады Дө- * рес, ул моны эшендә, ил арасында сиздерми. Өенә, сөекле Хәмдиясе н янына кайткач, борын үзенекен итә. Үзегез үк чамаларга тиешсез, гел | мактау сүзләре ишетеп торудан, аннары тагы эшен эшләп бетергәч, g үзе әйтмешли, «потомнан соң* мыек чылаткалаудан.— бәлки шуңа з Хәмдиясен өзелеп сагыну да өстәлә торгандыр,— үтә дә очынып ы кайта кеше. Бусы өзелеп сагынып кайткан, ә Хәмдиясе акыл сатып Z маташа: =
— Карак мәче күзләре кебек елтыраган күзләреннән күрәм. бүген ф тагын чәк кенә сыйланып кайткансың, Гыйният. Көн дә-көндәгә киткәч. _ күз тия күрмәсен. Мин синең сәламәтлегең өчен кайгыртып әйтәм, Z җаным.
— Йомырка тавыкны өйрәтми,— ди Гыйният, сүзен өзеп кенә, — х әйдә, табыныңны тизрәк жыеп ал да ятарга урын әзерлә Уйнап йөр- х мәгән кеше.
Шулай да үтә кырыслыгын чак кына йомшатмакчы булып һәм, < ихтимал, сагынып кайтуын яшерә алмаганнандыр, өсти аннары
— Урынны мамык түшәк-ястыклардан эретеп җәймә Күңелем дә каты, телгә дә осталыгым юк, йоклар өчен урын-җирнең чүт кенә каты булганын яратам.
Шулай да бөтенесе Хәмдиянең исәбендә абзаң соңгы вакытларда елтыраган күзләрен аскарак яшереп кайта, сүзгә-өнгә дә саранланды, урын-җирне йомшак җәйгәнне дә өнәми, ашый-эчә, кайда эләксә — шунда башын куя да хырлап йоклап та китә иде. Җитмәсә тагын, колхоз эшендә йөргәндә читләтеп-читләтеп кенә Хәмдиягә сүз дә ишеттергәлн башладылар. Әлбәттә, белеп, ни дә булса ишетеп яки, һич югы, нигезле шикләнү белән әйтелгән сүзләр түгел, тел тик тормаганнан.
— И, куп эчә дә соң ир-ат заты хәзер, — ди берсе.
— Үз янымда булганда, мин үземнең бияләй авызыма йөгәнен салырга ирек бирмим Шундый боргычлап алам, әлләзи булып сыгылып төшә агаең, — ди икенче бер зәһәррәге.
Болганчык суда балык тотарга яратучы өченче берсе, юрн төрттерергә тырышкандай, ялгап куя:
— Ярый ла. синең мүкләгең ындыр артына да чыкмый. Атналап китеп. күрше авылларда мич чыгарып йөрүчеләр дә бар дөньяда.
Моны шәрехләп торасы юк: ачыктан-ачык Хәмдия бакчасына таш ыргыту бу. Ишетмәгәнгә салышуын салыша Хәмдия, ләкин күңел дигәнең бөтенләй үк буш та калмый. Бик тә тели шул Хәмдия Гыйниятенең үзенеке генә булганын Сөйләмәсеннәр иде юкны-барны, тел чайкамасыннар иде анын Гыйнияте белән.
Болай уйланулар, көнләшү сиздереп, Гыйнияткә сүз ташлауга хәтле үк. әлбәттә, барып җитмәде Шулай ук Гыйният үзе дә вакытында кайта, эшләгән акчасын тиененә хәтле кайтара тора Бөтенләй эчмичә кайткан кичләре дә булгалый иде. Ләкин Хәмдия өчен шунысы табышмак: Гыйниятнең үтә төкселеге, авызыннан сүзе чыкмавы нәкъ әнә шул эчмичә кайткан чакларында аеруча сиздерә иде.
Тыштан караганда, дөньялары күпме генә түгәрәк булмасын, сизенгән кешегә сизенерлек бар ныклап бер сөйләшер вакыт бик бик җитеп килә иде. Гыйниятнең теле ачылсын. Хәмдиясенең күңеле басылсын — түшәмнән туфрак коймыйча гына сөйләшсеннәр нде бер
Ill
Сөйләштеләр. Шактый ук югары дәрәҗәдәге сөйләшү килеп чыкты.
— Ник телеңне йоттың син, Гыйният, соңгы вакытларда? —дип башлады Хәмдия кичләрнең берендә. — Ичмасам, эчеп кайтсаң, шуны яшерергә маташуы дип уйлар иең, ап-аек килеш «ә» юк, «җә» юк.
— Ни әйтим, менә исән-сау кайттым, бер җирем дә кителеп калмаган, —ди тегесе тупас кына итеп. Күренеп тора: Гыйнияте арып кайткан. шул хәлендә хатынының сөйләнгәләп торуы аның тупаслыгын кузгаткан иде. Бер кавым сүзсез калдылар.
— Беләсең ич, Гыйният җаным, синең өчең янган утка керергә торуларымны.—Бу юлы йомшаграк, хәтта беркадәр юмалый төшебрәк тезде Хәмдия. Үзе тыз-быз аш-чәй урыны әзерли, шул арада Гыйниятенә астыртын-хәйләкәр караш ташлап алырга да өлгерә. Янәсе: үттеме таш күңелле миччегә аның бу тәмле сүзләре?
Инде Гыйнияте, кәмит күргәндәй, Хәмдиясенә күтәрелеп, көлемсерәп бер мәл карап торды. Аннары чын ихластан шаяртып әйтте:
— Берәр шигырь китабы укыдың мәллә, шомлык? Шигырь китапларында гына шулай сайрашып сөйләшәләр. Тамагыңда берәр төерең булса, әйт тә сал, ничу төер саклап йөртергә.
— Төерем бар шул менә, дөнья булгач төер дә җыела икән. — Шундук сизде тагы үзе: юк, Гыйниятне болай алдырып булмый, Гыйниятне алдырсаң тәмле тел, ачык чырай белән генә алдырырга мөмкин. Көйлерәк җайга күчәсе итте:—Бар бәхетле кешеләр дөньяда, колхоз эшенә бергәләп китәләр, бергәләп кайталар. Мин генә шул кайтыр юлларыңнан күземне алмыйча көтеп торам. Күрше авылларда мич чыгарып йөргән чакларыңда бигрәк тә.
Болай әйләнеп-тулганып озакка китәр, дип уйлапмы, әллә берни дә уйламыйчамы, әлеге юма сүзләргә ялгап әйтте дә салды аннары:
— Ташла син, Гыйният, пычракка батып, шулай мич чыгарып йөрүеңне. Давай, икәү бергәләп колхоз эшенә йөрик. Бүтән кешеләр кебек.
— Мин болай да колхоз эшендә, — диде тегесе, һәр вакыттагы кебек берничә с\з белән өзәргә тырышып. — Күрше авылларга баргалыйм икән, беренчедән, алар безнең «Правда» колхозының ук бригатлары. Икенчедән, шабашник булып түгел, эшем өчен колхоз мина просинт түли. у
— Кирәк түгел миңа синең просинтларың! — Кинәт берничек тә үлчәмичә, җан ачигысы белән кычкырып җибәрде Хәмдия.—Миңа синең просинтларың түгел, миңа син үзең кирәк, ишеттеңме шуны, син үзең кирәк, өлешләргә бүлгәләмичә, ни ходай биргән — бөтен килеш кирәк.
Ашый торган кашыгын бер якка куеп, җитди, үтә җитди итеп беравык хатынына карап торды Гыйният — үз эшенең кадерен белү дә, әйтәчәк сүзенең ныклыгын аңлатырга теләү дә, узган ел гына салып кергән шушы алгы почмаклы өйдәге тыныч тормышның түгәрәклеген бозмыйча сакларга тырышу да, Хәмдиясенә мәхәббәт тә, бер үк вакытта аны аңлап җиткермәү дә бар иде бу карашта.
— Беләсеңме син мич чыгаручының кем икәнлеген? Нинди эш баш-карганлыгын? — Гыйният кырыс кына түгел, хәтта каты иде бу минутта. Күп сүзлелектән курыкмыйча, соравын янә дә кабатлады: — Беләсеңме мич чыгаручының нинди зур эш башкарганлыгын, ә?
— Белмим дә, беләсем дә килми! — диде тегесе үҗәтләнеп.
Гаепләп булмый, нишләсен бичара хатын, аның шул үз Гыйнияте» үз янында гына тотасы килә иде.
— Белмисең икән, тик утыр. Кысылма ирләр эшеңә, — дип, тегенеп авызын томаламакчы булды Гыйният. Ләкин моның белән генә чиклән
мәде, бер сүз чыкканда хатынына мич чыгаручының кем икәнлеген иҗекләбрәк төшендерәсе итте: — Тагы шуны да бел: мич чыгаручы ул — кешеләргә җылылык китерүче. Мин, кәнишны, адәм рәтле пичннк- ларны күздә тотып әйтәм бу сүзне.
һәм папиросын авызына кабып, ләкин ишекне бәреп ябарга һич ашыкмыйча, баскыч төбенә чыгып китте. Сүзне шуның белән беткәнгә ♦ санап, үзара солых урнашуга юрарга да бик .мөмкин иде бу чыгуны = Ләкин... ' =
IV «
Болай текә сөйләшүләр булмыйча берара тыныч тордылар, ләкин у чын солых урнашты дип әйтеп булмый. Хәмдия — шул элеккеге Хәмдия. ф ирен читкә җибәрәсе килми, ишетелгән юк-бар сүзләргә колак салмаска _ тырышса да, алар керәләр, җанны үртиләр иде. Сүзсез кайтса да, Гый- - ният гаепле, кәефле кайтса да, авыз йомып кала алмый хатыны
— Ай-Һай, кәеф син бүген, әтисе. Мичең бик шәп чыктымы, днгә- ~ нем? Әллә... кем әйтмешли, шулай дуамал акаеп кайтырлык бүтән шат- х лыкларың булдымы?
— Мазь якасына, кире ягың белән торган булсаң, мин сине момент £ икенче ягыңа—үземә кирәк якка әйләндереп салырмын, — дип кинәт кабынып китте Гыйният, җилтерәтеп хатынын кочып алды, җенләнү катнаш комагайланып, күзләренә карады.
— - Китсәнә, теге, ни Балчык, кирпеч тотып катып беткән кулларыңны әйтер нем, — шулай дип итенгән була Хәмдиясе, ә үзе — эчендә май ае утыра диярсең.— эри бара, эри бара, яшәрә, әйтерсең чәчәк аза... Өйдә тынычлык, өйдә солых, өйдә татулык канат җәйгән, урынны да теләсә кайда, теләсә ничек җәйсен...
Ләкин тормыш дигәнең тормыш, аның шундый тыныч, тату, кызык кичләре белән нәүбәтләшеп этле-мәчеле кичләре лә килә Хәмдиясен үлеп яратканы хәлдә, мондый төксе каршылауларны бер дә өнәми Гыйният, шулай да, имән күмере белән кайнаткан самавар кебек, дәррәү кайнап-ташып чыккан чакларын да күрсәтми иде — ир бит, җитмәсә, мичче ир, ил өстендә абруйлы исеме йөри.
Әмма һәр түземлекнең бер чиге була! Кичләрдән бер кичне, болай да арып-талып кайтылган чагы иде. әлеге шул гадәттә кимерә торган балык башын кимерергә тотынды Хәмдиясе: янәсе, кеше йөри парлы- парлы, ул гына моңлы-зарлы. Янәсе, бөтен тирә-як авылларын бер Гый- •ният кенә мичле итә алмас, ката башласалар, уз миччеләрен булдырсыннар һәм башка, һәм башка үпкә-сапкалар. <һәм башкалар»ынз эндәшм и-тынмый гына түзгән дә булыр иде Гыйният. кызып киткәч. Хәмдиясе уйла.мынчарак бер сүз ычкындырды.
— Тиле дигән саен тигәнәк буе сикереп, син йөрисен балчыкка-ту- ч;пп.т катып!
Бөтен хәрәкәтеннән туктап, сәерсенеп һәм анлап җитмәгәнгә салы шып, чынлыкта исә бик тә колакларын торгызып. Хәмдиясенең каршына «үсеп чыкты» Гыйният, җитмәсә, моңарчы ләм-мим димәгәнне — су- зен дә тапты:
— Я. я . әйтеп бетер әйтәсе сүзеңне Мин йөримме балчыкка-тузан- га кагып? Тиле дигән саен тнгәнәк буе сикереп, ә?
— Син шул, — диде тегесе аны-моны абайламыйча Шуннан сон нң хәтәрен өстәде —Мичче һөнәре дә булдымы һөнәр! Кочаклаганда да тән исе түгел, балчык-ком исе килә үзеңнән.
— Балчык-ком исе. дисен. алайса?— дип мыгырданды Гыйният. юаш кына итеп Аның бик нык хәтере калган иде бу сүзләрдән Беравык әйтер сүз танмыйча, шул ук вакытта күтәрелеп карарга да ашыкмыйча.
какшаган баганадай басып торды. Аннары гына телгә килде, анда да күтәрелеп карамыйча гына: — Бик авыр сүз әйттең әле син, Хәмдия җаныкай. — Салмак, сабыр, бер үк вакытта рәнҗүле иде ул бу минутта—Мин, Хәмдия үскәнем, үземне хурлаганга түзәм, әмма да һөнәремне хурлаганда түзә алмыйм. Шуны белеп тор, жәме?..
V
Ике-өч көн күрше авылда мич чыгарып йөреп, ниндидер берәр сүз ишетепме, әллә хуҗаның мич юлын тиешенчә «юдырмавыннан», нишләптер көйсез кайткан иде бүген Гыйният. Хәер, бер Гыйнияттән генә калмаган, бу дөньяда көйле булырга да, тапкан көеңне югалту өчен дә сәбәпләр чыккалап тора... Мичче Гыйнияттә бу соңгысы көчәя бара иде соңгы вакытта. Шулай булмыйча соң! Имештер, «кочаклаганда да тән исе түгел, балчык, ком исе килә» Гыйнияттән. Кем әйтә моны диген? Җан сердәше күргән Хәмдиясе әйтә. Икенче яктан, шул Хәмдиясе күзгә бәреп юк-бар гайбәт сүзләр ташый башлады. Имештер, аның Гыйнияте ике көндә бетерердәй эшне юри өч көнгә, дүрт көнгә суза — күрше авылда, чит-ят кеше җәйгән урында аунау кызыграктыр шул. күрәсең. Сәер бер карасаң, үзләре бер-берсен чат ябышып, яратышып-җан атышып торалар, шул ук вакытта арадан әле эт, әле мәче йөгереп уза...
Бу кайтуында, әйткәнебезчә, көйсез иде Гыйният. Эндәшми-тынмый гына чишенде, эндәшми-тынмый гына битен-кулын юып керде — сабынлап. Балчык исе калмасын, янәсе. Аннары, бусын инде бөтенләй хатыны күрмәгәндә, мыегына, битенә одеколон да сипте. Хәер, уйламыйчарак эшләнгән бу юк эш кире нәтиҗә бирде: одеколон исен сизеп алган Хәмдия әллә ниткән шомлы уйларга батты.
— Ник бер сүз дә дәшмисең? Шул өч көндә телеңне йолкып алып калмаганнардыр ич?
— Сүзем юк, сүзем юкка дәшмим,—диде Гыйният, күтәрелеп карамыйча гына. Бераздан күтәрелеп карады, ай-һай ла, мондый күтәрелеп карауны һич көтмәгән иде Хәмдия. Бу юлы җене күзләрендә иде Гый- ниятнең:
— Сүзем бар, сүзем шул,—дип. тавышын яхшы ук күтәрә төшеп ялгап алып китте ир, — болай этле-мәчеле булып артык тора алмабыз, менә шул сүзем! Миннән алай гел балчык исе дә килә башлагач... Балаларга тиешлесен алып калырлар, мин шабашник булып йөрүче түгел, бар эшләгәнем колхоз чутында.
Моңа хәтле сүзсезлеге белән Хәмдиясенең теңкәсенә тигән миччедән чыга башлагач чыкты сүзләр — кургашын төсле авыр, кургашын кебек салкын сүзләр:
_ — Миңа өйдән шушы иске кожанымнан бүтән берни дә кирәкми, бөтенесе сиңа калыр. — Ул кереп утырган өстәл яныннан дәррәү сикереп торды, ышанычлырак чыксын өченгәме, әллә артык дәрәҗәдә хәтере калганлыктан берни дә уйламыйчамы, чөйдә эленеп торган кожанын алып селкеде, аннары аны бер якка тотып атты, ләкин кызуы көчәя генә бара иде.
— Мәгәренки хәләл көчем белән чыгарган мичемне сиңа калдыра алмыйм, бигайбә анысы өчен.
һәм мичкә каршы ян тәрәзәне төбенә хәтле каерып ачып куйды да, шундук кулына чүкеч-калакларын алып, мичне ватарга, куптарган кирпечләрне — берәм-берәмләп тә, катламыжатламы белән дә тәрәзәдән тышка бәрергә тотынды. Хәмдия бер урында катып калган, өнен югалткандай телсез, — я хода, балчык-тузан исе дип зарлана торган иде башка вакытта, менә кайчан икән балчык-тузанның кузгалыр чагы!
Малай-салайны гел бертөрле уеннар туйдырып бетергән, Гыйният абзыйларының тәрәзәсеннән очкан кирпечләрне күреп, иң элек ул ташбашлар җыелды. Аларга ияреп көчекләре дә шул тирәдә буталган, күрәсең, Гыйниятнең җенләнеп атып бәргән бер кирпече ул гөнаһсыз мәхлукка эләккән, анысы дөнья бетереп чыйнап китте. Кич житкән чак булса да, җәйге көн караңгыланырга ашыкмый, бу тамашаны күреп, әкренләп олылар да җыела башладылар. Бигрәк тә шунысы шаккатыр- S гыч: җәнҗалның нәрсәдән чыкканлыгын белгән кеше юк, ачык тәрәзә- = дән анда-санда Гыйният үзе күренгәләп калса да. анарга сорау бирергә § җөрьәт иткән кеше шулай ук юк, чөнки күреп торалар: мунча ташы - кебек кызган Гыйният, бу минутта аңардан нинди дә булса рәтле сүз г алырмын димә. Якынрак барып, кызыксына башлар идең, алла сакла- = сын, ипи шүрлегеңә кирпеч эләгеп, тешеңне җимерүләре бар. Шуннан '■ нишләсен инде җыелган халык? Арткы плангарак күчеп, һәрберсе ♦ үзенчә фараз кылырга, белгән атлы булып күренергә, остарырга = тотына.
— Мичен яңартып чыгарырга ниятләгәндер, үз хөкеме үз кулында, ®
башкортның Кылый кантоны кебек, сүз әйтмә Гыйнияткә, — ди берсе, х әллә Гыйниятне яклап, әллә бу кызыклы тамашадан әйтеп бетергесез * тәм табып. н
— Алай дип әйтер иең, дуамал-нык оча, кирпечләрне әйтәм Көпә- < көндез, нанимаешь
— Нишләп көндез булсын, дөньядамы син? Көтү кайтты, тузаны басылды.
— Көтү тузаны басылды, ә Гыйният тузаны купты. Нәрсәдән икән? Син менә шуны әйт егет булсаң.
— Хәмдиясе белән ике арада берәр дау чыккандыр дисәң, моңа тиклем ләм-мим ишетелгәне юк, күрше торабыз лабаса.
Ул арада берсе, бу билгесез тамашага үзеннән нинди дә б\л< □ өлеш кертергә тырышкандай, авызын ерып куясы итте
- Әй, юкка шаккатмагызсана: көндез эшләнәсе эш беткән, йокларга әле иртә. сугышыр өчен иң җайлы вакыт
Күзләре белән ашардай булып, бөтенесе әлеге шаркылдык авызга карап куйдылар.
— Сөйләмә иске авыздан яңа сүз! — дип, ачуланып шелтә белдерде арадан бер өлкәнрәге, — Гыйниятне белмибезме дә, Хәмдияне бүген генә күргәнме?
Чынлап та, Җанкилде авылы кешеләре үзара бик тату яшиләр, кулыннан эш килә торган Гыйният оста белән аның Хәмдиясен чын-их- ластан хөрмәт итәләр, аларның талашып китүләренә һич тә ышанасылары килми, шул ук вакытта ачык тәрәзәдән кирпечләр оча тора... оча тора...
V!
Юк, уен гына булмады бу. Мичен сүтеп атканнан соң, Гыйният. күрше-тирә кешеләрен кансын хафага салып, кайсыларында анлаешсыз кызыксыну уятып, ә кайбер озын телле гайбәтчеләргә кабартып сөйләргә азык биреп, кожанын култык астына кыстырган хәлдә чыгып китте Кая китте? Нинди ният белән китте? Бөтенләйгәме3 Әллә Хәмдиясен өркетүе генәме? Бер сүз дә әйтмәде. Әйткән бердәнбер сүзе шул булды
- Бәлкем балчык исе килми торган бүтән берәүне табарсың?
Әйткәнебезчә, кайберәүләрне аптырашта калдырса да, тулаем алганда. мичче Гыйниятнең тора торгач (кешегә шулай күренә, кешенекен кеше белми!) өенең мичен сүтеп, семьясын ташлап китүе тын гына яткан Җанкилде авылын бер мәл телгә китерде.
Атнамы, ун көнме күренми торганнан сон, Гыиният гадәттәге тыв кичләрнең берсендә, эңгер-меңгер төшкәч, әлеге шул аерылмас кожанын култыгына кыстырган килеш кайтып кермәсенме. Аның кайчан, ниндирәк кыяфәттә кайтып керүен, Хәмдиясе белән ике арада нинди сүзләр булганлыгын, әлбәттә, берәү дә күрмәде, ишетмәде. Шуңа да карамастан, мәсьәләнең нәкъ әнә шул ягын күпертеп, үзенә бер театр кордылар Җанкилде авылында.
— Синнән башка торыр әмәлем юк, Хәмдиям-жанкисәгем, чәпчемичә генә кабул ит, мин кайттым,—дигән, янәсе, Гыйният, ишектән ат- лар-атламас ук.
— Сүтеп ташлаган мичеңне төзәтеп чыгарганчы гына торып кара, аннан күз күрер,— дигән тегесе, имеш.
Аннары бер кавым сүз таба алмыйча югалышып калганнар, имеш. Иң әһәмиятлесе: шул кичне үк берсен-берсе тапканнар ди тагын. Мичне яңадан чыгару Гыйният өчен чүп тә түгел, мич чыккан, Хәмдия юкка- барга бәйләнми башлаган, Гыйният тә мәчет картыдай тәкъвәгә әйләнгән, акча да кайта, вакытында үзе дә кайта, кайтканда авызыннан юк-бар ис тә килми, кыскасы, хәйран тамаша ди боларның тормышы. Әлбәттә, гайбәт сүзләренә дә урын калмаган, өреп тутырылган мәзәкләр дә беткән һәм, дөресен әйтергә кирәк, алар беткәннән соң Җанкилде авылында бер мәл ничектер күңелсезрәк тә булып калган, имеш.
Әмма озакка бармаган бу «ООН» тынычлыгы. Көз житәрәк киткән яңа өйләр җиткезү. Яңа өйләргә мичләр кирәк, бөтенесенең дә мичне Гыйнияттән чыгартасы килә — авторитет зур Гыйниятнең. Әлбәттә, күрше авыллардан да сорау юк түгел. Күрше авыллар дигәннең дүрте- бише шушы «Правда» колхозының күрше бригадалары. Гыйниятне сорарга, мичне Гыйнияттән чыгартырга тулы хокуклары бар. Теге ык- мык килә башласа, мәсьәләне идарә алдына куялар. Идарә кушса, ык- мыкка урын калмый...
Тыштан болай бөтенесе үз урынында, өйләр салына, мичләр чыга, Гыйниятнең дан үскәннән-үсә бара. Дан үскән саен борын да үсә, жәен кожанын култык астына кыстырып, песием генә кайтып кергәнен оныткан кеше, Хәмдия алай-болай сүз кузгата башласа: «Тыгылма ир эшенә. Минем авторитетны итәк астыңа яшереп куя алмассың. Кулыннан килә Гыйниятнең, Гыйниятне сорыйлар, значит, сүз әйтмә Гыйнияткә!» дип кенә җибәрә. Кыскасы, икеме-өчме айдан соң, көзге дымык кнчләрнен берендә Гыйниятләр өенең ян тәрәзәсе тагын төбенә хәтле каерылып ачыла, тәрәзәдән тагын кирпечләр оча башлый. Көзге көн кыска, бу юлгысы күз бәйләнгәчрәк була, бусын ул чаклы ук «театрга» әйләнде'- рергә өлгермиләр.
Аның каравы, бу юлысын Хәмдия бик тирәнтен кичерә. Беренчедән: «Әти кая китте? Әти ник кайтмый?» —дип, балалары йөдәтә, теге юлгы- сын «командировкага китте» дип котылган иде, бу юлы да шулай дисә, ышанмаслар кебек. Икенчедән, көз җитте, миче сүтелгән килеш ята, утын, терлек азыгы турында кайгыртасы бар. Өченчедән, бусы—пн үзәк өзгәне — сагындыра шул мичче ләгънәт. Теге вакыт кайтып кергәч күрсәткән иркәләүләре исенә төшә, әйткән булган, бәлки кызып китү аркасында төчеләнеп ычкындыргандыр: «Тезеп куйсыннар каршыма берьюлы йөз хур кызы, берсенә дә әйләнеп карамыйм. Кочагымда син булганда, былбылым!» дигән булган, имеш. Шул сүзләре искә төшеп, Хәмдиянең үзәген өзә.
Ләкин Хәмдия дә каты серле. Авызын ачып, кешегә ләм-мим зар чыгармас. Бик куерта башласалар, бер дә исе китмәгән атлы күренеп, шаркылдап көләр генә.
Кайтыр. Ашаган җиренә сыер да кайта, минем Гыйнаятем сыер түгел ич.
Кеше арасында «минем Гыйниятем!» дә «минем Гыйниятем!», колхоз эшенә дә элек ничек чапкан булса — хәзер дә шулай чаба. Бригадир: «Болай ни... балаларын да бар, өен дә ялгыз.. Гыйният абзый өйдә юк чакта, теге ни... Кан көннәрне балаларың янындарак торсан да дөньясы җимерелмәс ие» дип, турыдан-туры ымлаулар ясаганда да ф серне бирми. «Минем балалар зурлар хәзер, үзләре дә курыкмыйлар», белән бетерә, ә йөзенә чыкканын яшерә алмый, эчтән сыза бара, сыза Е бара Хәмдия.
Я VII
Башта мәзәк итеп маташканнар иде, сонга таба чынлабрак уйлан- = мыйча булдыра алмый башладылар. Күршеләре, туган-т>мачалары. * дус-ишләре бар, колхоз идарәсе, партоешма, авыл Советы бар, ниһаять, ♦ тулаем алганда тату яши торган Җанкилде авылында, гомумән, күренгән = хәл түгел бу. Имештер, кеше, ике бала атасы, тора торгач, мичен сүтеп ~ ташласын да өйдән чыгып качсын. Акылга сыймаган, күренмәгән-нше- Ф телмәгән хәл бу. Районга ишетелүе мөмкин, авыл даны, кеше тормышы, х балалар язмышы дигән төшенчәләр бар. *
Колхоз председателе белән партоешма секретаре нн элек Гыйният- н иек үзен чакырып сөйләшеп карадылар. *
— Акыл жыйсын әле бер көз,—диде дә бетерде Гыйният сүзне. ' Хатыны Хәмдия турында әйтте булса кирәк. Аннары, председатель белән партоешмадан алай гына ычкынып булмаслыгын төшенеп булса кирәк, йомшартыбрак һәм сузыбрак болай дип тә өстәде —Мина нәрсә? Авыл дип тормыйм, күрше авыл дип аһ ормыйм, биргән нәрәт- ләрегезне үти барам Эшемнән зарланган кеше юк. Эшләп арыганнан соң, төнен мин башны итек кунычына куеп та йоклыйм
Сүзгә саран Гыйнняттән бүтән бер сүз дә ала алмадылар Аннары Хәмдияне чакыртып төпченеп карадылар: янәсе, тора торгач нинди корт чакты сезне? Ичмасам, бала-чага ата-анасы булмасагыз икән.
Горурлыкта, сер бирмәүдә бусы тегесенә караганда да тешләгрәк булып чыкты.
— Бала-чага дип сүз тидермәгез, минем балаларым сезнең ишегегезгә барып егылмагандыр ич? —дип берьюлы кабынып китте Хәмдия.— Өсләре бөтен, тамаклары тук балаларымның Инде килеп, Гыйният турында сүз кузгатсагыз, ул минем балам түгел, кушып тыңлата алмыйм. Чынлап торыпка китсә, сез дә тыңлата алмыйсыз Кайтуы- кайтмавы Гыйниятнец үз эше.
Күреп тора башлыклар ничек сөйләшергә икәнен белә хатын. Кайбер сүзләрендә, дөрләп кабынып китүләрендә ачыну, эчке тигезлеген югалтуы снзелсп-сизелеп киткәләсә дә, администрацияне бу җитди эшкә тыкшындырырга һич исәбе юк. Сүз арасында шулай да йомшак кына бер ымлавы ишетелеп калды:
— Көз җитте, өебез суык. Сез әйтсәгез, бәлкем бер ара табып, үзе сүтеп ташлаган мичне чыгарып китсен иде
Башлыклар хатынның инәлеп әйткән шушы бер сүзеннән чамалап алдылар: төзәтергә була бу семьяны, ләкин дуамаллык белән түгел. К>шу, үгетләү юлы белән шулай ук түгел
Ә менә нәкъ шул кичне йомышсыз-ннсез, хәтта чак-чак кына кыз- мача да иде булса кирәк, идарә йортына, туп-туры председатель кабинетына басып кергән бригадир Җам и дуамаллык белән тотынды
— Кара әле, Җангир абзый, — дип, үгезне мөгезеннән алмакчы булды ул,—сез уйлыйсызмы? Озаккарак китте бит мактаулы Гыйннятегез- нең бу кәмите. «Алмаш юк Гыйнняткә». «алтын куллы печник» дигән булып, салпы ягына салам кыстырып, борынын үстердегез дә, кара хәзер кәмит корып йөрүен Ике баласын ташлап, нанимаешь Мин
бигрәк Хәмдия апаны жәлләп әйтәм бу сүзләрне. Минем бригада члены бит, көн саен диярлек күз алдында. Күреп торам: аяк өсли корый бара кеше. Ә үзеннән ник бер сүз алып булсын. Кыскасы, шул: нинди дә булса чара күрергә вакыт бу эшкә.
— Я, әйтеп кара алай бик оста булсан, — дип башлады председатель. Ул бригадир Җаминың кызмачарак икәнлеген күреп тора, башка вакыт булса икенче төрлерәк сөйләшкән булыр иде, ә бу юлы Җами кеше кайгысын кайгыртып кергән, ачулана алмады председатель, дустанә елмаеп сөйләште:—Әллә мичче Гыйният белән аның хатыны Хәмдия мәсьәләсен тикшерү өчен правлениенең махсус утырышын җыярга кушар идеңме? Административ юл белән тыкшына торган эш түгел бит бу, Җами дус.
Әлбәттә, председатель Җиһангирныкы да дөрес, сүзне сузып торуның хәере юк.
— Аптыраганнан башланган сүз инде, Җангир абзый,— диде Җами күндәм рәвештә, — минем бригада члены бит, Хәмдия апаны әйтәм. Әле нинди эшчем, беләсегез килсә!
Җами, чарасыздан кул селтәп, ишеккә борылды, чыга башлады. Ләкин чыгарга ук өлгермәде, председатель, бармак изәп, аны яңадан чакырды.
— Күреп торам, шәп синең настроениең бүген, Җами, — дип көлемсерәп ялгап китте, теге якынрак килеп баскач, — минем дә начар түгел. Чынлап та дөрес, Гыйният белән Хәмдия кәмит корганны нигә безгә дә кәмит корып карамаска?
Ул, заговорга әзерләнгән кешедәй, Җамины авызы төбенәрәк тартты.
— Беләсеңме, нәрсә? Синең анда телгә дигәндә эт ашаган Хәйбүшең бар. Хәйбүшкә күп аңлатып торасы юк, намек кына бир. Җибәр шуны Гыйнияткә, только ни... минем исемне бутамагыз. Барсын, әйтсен, примерно, менә болайрак башласын: «Сине шәп печник дип мактыйлар мактавында, Гыйният абзый,— дисен,— минем өйдә син чыгарган мичнең кылыгы китеп тора бит әле, парин. Мич юллыгы төтен кайтара, хатыннан көн дә сүз ишетәм, янәсе. Аннары дуамал гына менә болай дисен: әллә барып, үзең чыгарган шул мичне үзең үк сүтеп ташлыйсыңмы? Мич сүтәргә дигәндә, сине өйрәтеп торасы түгел, дисен. И больше бер сүз дә кирәкми. Төшендеңме моның астында нинди хәйләи-шәр- гый качып ятканлыгын?
Төшенмиме соң Җами, ун ел рәттән бригадир булып торып! Җитмәсә тагын, кәефләнеп тә алган көне. Ә председатель, хәерсез, «заговорлы бер башлагач, Җами белән генә дә чикләнеп калмаган. Шуннан соң ике көн үттеме икән, бер атна эчендә берсе артыннан икенчесе, өч кеше дәгъва белән килә Гыйнияткә. Сүзләре өчесенеке өч төрле әйтелә, ә мәгънә бер: мичләрен сүттерергә чакыралар. Өчесе дә Гыйният чыгарган мич. Бигрәк тә шунысы бәгыренә без булып кадалды Гыйннятнең: «Сине инде мич сүтәргә өйрәтеп торасы түгел, Гыйният абзый, тәҗрибә бар», дип кенә җибәрәләр. Аннары күрше авылдагы бригададан дүртенчесе килде, анысының да шул бер сүз — мич сүттерергә, янәсе, ул яктан тәҗрибә бар Гыйнияттә.
Вакыты-вакыты белән кәмит корырга яраткач та—ул бит борын күтәрелгәннән генә. Шул ук вакытта борын астында шәп кенә мыек та бар Гыйниятнең. Шундук мыекка урады: көлә башладылар бит I ыйиияттән. Ә ул гарьчән кеше, үзеннән көлгәнне һич күтәрә алмый. Димәк, ошатмый халык аның болай фокус корып йөрүләрен.
Шул тынгысыз атнадан соң, бер дә бер кичне, әлбәттә, күз бәйләнгәч, бүреген култык астына кыстырып, үзенең Хәмдиясенә кайтып кермәсенме Гыйниятебез.
Әмма бу кайтуында, теге вакыттагы кебек, дөньяда юк хур кызларын телгә алып, хатыны алдында төчеләнеп торуны кирәк тапмады.
— Көз җитте, өегез мичсез утыра, балалар туна торгандыр. — диде ул һәм, паузадан сон, үзе өче« дә, хатыны өчен дә кистереп, нишләптер русчалатып өстәп куйды, — и вообще хватит дурака валять!
һәм, йөри торгач, эшлекле бер тәкъдим дә ияреп кайткан иде анык башында Чакырганны көтмичә, председательгә үзе барып керде, сәламнән сон ук сүзне кистереп башлады:
— Эш болай тора, Җиһангир, то-есть. болай торырга тиеш дип табам. Моннан сон мине күрше авылларга мич чыгарырга йөртмәгез. I Хәмдия сүзләрендә дә резон бар: имештер, мин икешәр-өчәр көнләп күрше авылларда мич чыгарып йөр, ә Хәмдия монда бер ялгызы түшәк җылытырга тиеш.— Ул, артык кызмадыммы дигәндәй, чак кына тынып торды, аннары шундый ук кызулык белән яңадан ялгап алып китте: — Тиеш түгел Хәмдия бер ялгызы түшәк җылытырга и ул чагында сүзгә дә урын калмаячак. Ә нишләп әле безнең күрше бригатларда үз печник- лары булмаска тиеш? Кайдан чыккан закон ул бер Гыйният кулына гына карап тору? Мин менә болай дим и правление моны кабул итәр. Табып җибәрсеннәр күрше бригатлар үзләреннән берәр кеше, желательно яшьрәкләрдән. Өч көннән Сидкый Җаббарында, аларның яңа салып кергән алты почмаклы өйләрендә мич чыгара башларга тиеш мин И килсеннәр шунда күрше брнгатныкылар, торсыннар карап, өйрәнсеннәр. И показательный мич килеп чыгачак. Җаббарның бу эшкә гупчн дә каршылыгы юк, хәтта үзе кычкырып тора кем мичен чыгарганда әзерләнде яшь кадрлар? — Җаббар мичен чыгарганда әзерләнде яшь кадрлар! Тозы бар моның, тозы ..
Гаҗәп-хәйран эшләр чыккалап тора бу дөньяда, шул җөмләдән Җанкилде авылында да. Кәмит корды Гыйният китеп-кайтып йөрүләре белән. Шул ук вакытта әлеге кәмиттән мәгънә дә сыгып чыгара белде хәзер тирә-күрше авылларның бөтенесенең дә миччеләре бар. Тик, зинһар. уйлый күрмәгез: моның өчен һәр очракта да иң элек үз мичеңне сүтеп ташлау һич шарт түгел!
1974