Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек сакчы


(Җыр)
Исәндер ул, бер кайтыр ул, димәгез, Мине юатмакчы булып.
Чик буенда, җир куенында калды ул Мәңгелек сакчы булып, Мәңгелек сакчы булып.
Чик буеннан очмагандыр кошлар да, Бер хәбәр дә, хат та килмәде Ул мәңгелек сакчы булып калды дип, Баеп барган кояш кына сяйләде.
Еллар үткәч, кабере дә табылды, Чик сызыгы белән янәшә.
Күкрәк киереп басар кебек ул кабер, Дошман безгә сугыш белән янаса.
Исәндер ул, бер кайтыр ул. димәгез, Мине юатмакчы булып.
Чик буенда, җир куенында калды ул Мәңгелек сакчы булып, Мәңгелек сакчы булып!..