Логотип Казан Утлары
Истәлек

ХАТЛАРЫ КИЛӘ, ҮЗЛӘРЕ КАЙТА...


ИСТӘЛЕКЛӘР ДӘФТӘРЕННӘН
шьлегемә кире кайтып, «Кызыл Татарстан» газетасының сугыш елларында чыккан саннарын карап утырам. Ерак үткәннәрне күз алдыннан кичерәм.
Сугыш язучыларны, журналистларны берәм-берәм ала тора. Редакциядә эшләүчеләр бармак белән генә санарлык. Бәләкәй коллектив Матбугат йортының әле уң канатына, әле сул санатына күчеп эшли. Зәһәр суыклар башлангач, бата- реялар туңып шартлый, тәрәзәләр бозланып ката, бүлмәләрдә утырып эшләү әмәле калмый. Типографиягә, хәреф кассалары арасына күчәбез. Әмма машиналар гүләгән шау-шулы җирдә озак утырырга туры килми. Әлеге салкын бүлмәләрнең берсенә тимер мич куябыз да иске өстәл-урындыклар ягып көн күрәбез. Бер өстәлдә ике-өч кеше. Хәер, өстәл артында озак утырып эшләргә вакыт та юк. Гел йөреп торырга, шәһәрдәге завод-фабрика ларга барырга, авыл районнарына чыгарга кирәк.
Менә шундый шартларда газета эшләнә. Әмма материалларга аптырау юк. Көн биргәнгә — юнь бирә дигәндәй, берничә генә кеше, тылдагы һәм фронттагы каләмдәшләр ярдәмендә, газетаны чыгарып килә. Иң актив катнашучылар — язучылар. Сан саен яки сан аралаш диярлек аларның ялкынлы чыгышлары басыла. Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур. Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй һәм башкаларның исемнәре газета битләрендә аеруча еш күренә. Сугышның беренче елларында Төньяк-көнбатыш фронтыннан политрук Муса Җәлил язып тора. Аның «Яз», «Күпер», «Эз» дигән һәм башка шигырьләре басыла. Ә Фатих Хөсни, Әхмәт Исхак, Газиз Иделле, Гариф Галиев, Абдулла Әхмәт сугышның төрле вакытларында редакциядә эшлиләр. Бер эштән дә йөз чөермиләр. Кай чагында кечкенә генә хәбәрләргә дә зур исемнәрен куеп чыгаралар. Фатих Хөснинең «Яшәү даны» дигән язмалары, күңелләрне күтәреп җибәргән «Карлыгач»- лары, Газиз Иделленең Казан предприятиеләреннән язган зур-зур мәкаләләре, аннары немец оккупантлардан азат ителгән Донбасстан җибәргән хатлары, Абдулла Әхмәтнең республикабызның төрле районнарыннан, ә соңыннан фронттан юллаган очерклары әле дә хәтердә.
Ул чагында фронттан язучы яки журналист кайтамы, берәрсеннән шигырь яки очерк киләме — редакциядә зур вакыйга. Иптәшләрнең исән-сау булуларына, газетага яңа материал килүенә куанабыз.
Бервакыт Фатих Кәрим яраланып кайткан, Казан госпитальләренең берсендә ята икән, дигән хәбәр ишетелә. Нәкъ шул көннәрдә без аның фронттан җибәреп, газетада басылып чыккан шигырьләрен яттан кабатлап йөри идек.
Я
...Каһәрле дошманга тозәп Мин мылтык аткан чакта. Гүя син патроннар салып Торасын минем катта... Ә шулай да син еракта. Мин тик хатынны күрәм. Хатка язган сүзләреңне Күзләрең итеп үбәм.
(<Син еракта». 8 декабрь. 1942 ел.)
с.
Редактор Ибраһим абый Үзбеков Фатыйма Сәгьднева белән икебезне чакы- ң рып ала да:>
— Госпитальгә барып Фатихның хәлен белегез, яңа газеталар илтегез үзенә, е язган берәр нәрсәсе булса алып кайтыгыз.— ди. s
Ленин районындагы госпитальдә ята иде ул. Каршыбызга елмаеп килеп _ чыкты. Калын кара кашлары тоташкандай күренә.
— Болай булгач әйбәт инде, без әле кузгалмый ятасыздыр, дип борчылган =; идек. «
— Монда тиз торгызалар. Озакламый фронтка юл тотачакбыз. -
Моңа кадәр аңардан редакциягә гел хатлар, шигырьләр килеп тора иде.
Газетада басылып чыккан «Ватаным очен», «Кошлар». «Кала яшьлек», «Хәнҗәр». а «Һөҗүм», «Немец җирендә» дигән шигырьләре күңелгә сеңеп калган. Шунысы ы хәтеремдә, бер хатында аның «Бүген урман аша уздык... үз кулларым белән җир а җиләге озеп каптым» дигән юллары бар иде. Аннары икенче бер хатында ул = «Бүген менә шушы дүрт юл башыма килде» дигән дә хәзер инде набат булып яңгыраган юлларны язган иде.
Үзең турында уйлама.
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң.
Гомерең озын була.
Госпиталь бакчасында шактый сөйләшеп утырдык. Фатих безгә шул госпиталь начальнигы Роза ханым Әхмәдуллинага багышланган шигырен укыды. Без аны газета өчен сорап алдык һәм ул озак та үтми басылып чыкты.
Монысы күңелле очрашу иде. Аннан соң күпме вакытлар үткәндер, йөрәк ләргә авыр хәсрәт салып, Фатих Кәримнең сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында шомлы хәбәр килде. Хәбәр генә түгел, кием-салымнарын да җибәргәннәр иде. һай, шул чакта Кадрия ханымның солдат шинелен кочаклап үксеп- үксеп елаулары...
Шатлыклы каршылау, ямансу озату, югалту ачысы бер-берсенә үрелеп бара. Бервакыт редакциягә журналист Рим Баһауның частеннан вәкилләр килеп төшә. Каләмдәшебез сугыш кырында ятып калган. Күмәкләп семьясына барабыз. Хатыны Валентинага мәңгелек истәлек итеп иренең сугышчан орденын тапшыралар.
— Кутуй кайткан,— диделәр бер көнне.
— Кутуй?
Без йөгерә-йогерә баскычтан менәбез. Әле берничә генә көн элек Мәскәү радиосыннан аның тавышын ишеткән идек бит. Ялкынлы чыгышында ул кырык лап фашистны үз куллары белән дөмектерүе турында сөйләгән иде. Менә хәзер үзен күрәбез икән.
Салкын һәм ярым караңгы коридор башыннан бер торкем иптәшләрне күреп алабыз. Стена кырыена чүгәләп утырган Кутуй тирәсенә җыелганнар алар. Башында колакчын бүрек, өстендә кыска тун. Туны чишеп җибәрелгән, гимнастеркасында сугышчан орденнары күренеп тора. Үзе ябык, авыру. Әмма күзләр, иреннәр елмая. Ягымлы, якын. үз.
Фронтовик Кутуй алдында басып торам, тыныч вакыттагы Кутуйны күз алдына китерөм.
...Зур драма театры. Әрмән халкының героик эпосы «Давид Сасунлы»ның мең еллыгына багышланган тантана бара. Докладчы Кутуй. Менә ул шикәрдәй ак күлмәктән, чем-кара костюмнан трибунага чыгып баса. Дулкынланып торган кара чәч, нур чәчкән күзләр, елмаюга тартым иреннәр. Саф рус телендә матур итеп, ялкынлы итеп сөйли башлый. Беренче сүзләреннән үк тамашачыны үзенә җәлеп итә. Күз алдына әрмән халкының ерак үткәннәре килә. Борынгы әдәбият энҗеләре күңел кылларын тибрәтеп үтә. Зал тын да алмый тыңлый. Күзләр трибунага, ораторга тобәлгән. Чыннан да, без яшь чакта кулдан-кулга күчеп укылган «Тапшырылмаган хатлар»ның авторы бик шәп оратор иде.
Хәтерләмим, бу кайтуында Кутуй редакциягә нәрсәләрдер биреп калдырды, нәрсәләредер газетада басылып чыкты. Әмма аның моңа кадәр басылган «Көчем җитсә әгәр» дигән нәсере, Мәскәү, Ленинградка багышлап язылган «Иртәнге уйлар» дигән шигырьләре истә иде.
Хыял күзем белән илгә карыйм:
Карап туймыйм — рәхәт күңелгә!
Рус шәһәрен ярсып яклаганда Күзләремә Казан күренә,
— дип язган иде ул әлеге шигырьләренең берсендә.
Шул кайтуында Кутуй редакциягә берничә тапкыр килде. Берсендә аның фронт очеркын укып утыра идек. Фотохәбәрчебез килеп керде.
— Туктагыз, мин сезне шушы хәлдә фотога төшереп алыйм әле.— диде ул.
һәм без өчәү — Гадел Кутуй, «Кызыл Татарстан»ның ул чагындагы җаваплы секретаре Зариф Габитов, секретарь урынбасары, бу юлларның авторы — фоторәсемгә төштек. Шул рәсемнең артына Кутуй хәзер минем өчеи бик тә кадерле булган түбәндәге сүзләрне язып калдырды: «Мәрьям! Газета-журнал битләрендә- сезнең исемне күрү үзегезне күргәндәй күңелле була. Фронттан кайткан сугышчыга редакциядә ачык чырай күрсәтү, аны җылы каршылау озак онытылмас. Йөа ел яшәгез, бәхетле булыгыз! Г. Кутуй. 10. 1. 44.»
Кутуй яңадан фронтка китте. Аннан соң ул редакциягә гел хатлар язып торды. Хат эчендә я шигыре, я очеркы булыр иде. Хәтеремдә, хатларның берсендә шундый юллар бар иде: «Без Берлинга таба юл алдык. Авырлыклар инде артта калды... Җиңүчеләр булып кайтырбыз*. 1945 елның язында аның «Тетрә, Берлин!» дигән мәкаләсе, майор Мөхәммәт Едихановка багышланган очеркы басылганын хәтерлим.
Шулай берәүләр кайтып китә, икенчеләрдән редакция хәбәр көтә. «Кызыл Татарстан» әле ике битле генә булып, әле бәләкәй форматта чыга бирә.
Фронтларның берсендә чыга торган татар газетасы үзенең укучыларына «Син халкыбызның наказын ничек үтисең?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Аларның кайберләрен туплап өлкән лейтенант Гали Хуҗи редакциягә зур бер подборка җибәрә. Аннан соң аның фронтовик егетләребезгә багышланган шактый очерклары басыла.
Якташларыбыз турындагы очерклары, «Миңа җыр яз днгән сугышчыга», «Конбатышка, батыр сугышчы!» кебек шигырьләре белән Мөхәммәт Садри хатлары килә. Хатлар, хатлар... Гомерендә шигырь язмаган журналист Габделхәй Хәбиб хат эченә салып шигырь җибәрә. Төрле фронтлардан Барн Корбанов, Әхәт Эскеров яза.
Күкрәкләре тулы орден-медальләр белән төрлесе-төрле вакытта Мәхмүт Хөсәен, Әсгать Айдар, тагын кемнәрдер Казанга кайтып китә. Ленинград фронтыннан туптай тәгәрәп кайткан Мәхмүт Хөсәенгә карап хәйран калам. Каза- гыстанның Петропавловск мәктәбеннән «Яшь ленинчы»га язышып торган пионер, а ни арада үсеп җиткән дә, ни арада орден-медальләр алырлык фронтовик булган. u Ул күп юанмы й, аны ниндидер бәйрәмгә чакырып алганнар иде булса кирәк. Ул л газетага шигырь, очеркларын калдырып, яңадан фронтка китә.
Ә Әсгать Айдар редакциядә эшләп кала. Атаклы «Ташбай»ның авторы шушы икән инде, мин әйтәм. Аңа кадәр күргәнем юк иде үзен. Кычкырып сөйләшә, эчкерсез шаркылдап колә. Гел йөреп тора, автор материаллары оештыра, үзе яза, л бирелеп, яратып эшли. «Ташбай» повестеның әлеге сугышка багышланган дәва- — мыинан өзекләр бирә, Усад больницасы врачы Зоһрә Ширина турында очерк g дисеңме, «Ала-кола айгыр зары» кебек фельетон язарга дисыдо — барысына өлгерә.
Менә күңелле очрашулардан берсе. Информбюро белдерүен көтеп утыра идек. Яңа гына фронттан кайткан Шәрәф Мөдәррис гадәтенчә шаулап гөрләп редакциягә килеп керде. Шәрәфне мин күптәннән белом. Сугышка кадәрге елларда «Яшь ленинчы» редакциясенә килеп йөргән авыл малае. Ләбиб Гыйльми, Галимҗан Мөхәммәтшин эшләгән заманда шигырьләре белән актив катнашкан деткорыбыз. Хәзер инде ул җитлеккән шагыйрь. Фронттагы сугышчыларыбыз исеменнән татар халкына язылган ялкынлы хатлар авторларыннан берсе. «Кызыл Татарстан»да аның «Атака алдыннан», «Сапер» һәм башка күп шигырьләре, сугышка кадәр Красный бор районының Нарат мәктәбе укытучысы булган, фронтта немецның хәрби складын яндырган, берничә пулемет ноктасын күккә очырган, дистәләрчә фашистны дөмектергән өлкән сержант Әгъзам Хуҗин турындагы язмасы басылган иде.
Шагыйрьнең шул кайтуында редакциядә булган кечкенә генә бер эпизод хәтердә калган. Менә ул барыбызны авызына каратып «Тупчы Ваһап»ны укый Сугыш кырлары, фронтовикларның батырлыклары, таш кыяда һәйкәлдәй басып калган татар солдаты күз алдына килә. Шул чак кинәт бүлмәдә ут сүнә. Анысы инде ул вакытта еш була торган хәл.
— Әй, бер землянкадагы кебек булсын әле, — ди бу. һәм идән уртасына сузылып ята. Яткан җиреннән каты мишәрчәләп, «Тимер мич», «Сукыр лампа», тагып әллә кайсы шигырьләрен яңгырата. Дөм-караңгы бүлмәдә бу шигырьләр чыннан да сугыш елларындагы землянкаларны күз алдына китереп бастыралар.
Ут кабынуга Шәрәф шинель чабуларын җыеп сикереп тора. Без хуплап кул чабабыз.
Сугыштан соң ул күп тапкырлар редакция штатына кереп эшләде. Күп тапкырлар дим, чөнки төпләнеп, озаклап эшләргә туры килмәде аңа. Күрәсең, башка
ХАТЛАРЫ КИЛӘ, ҮЗЛӘРЕ КАПТА ,
иҗат планнары булгандыр. Хәер, ул гына түгел. Мәсәлән, Мөхәммәт Садри. Әнвәр Давыдов һәм тагын кемнәрдер шулай кыска гына вакытка киләләр иде дә матур- матур әдәби сәхифәләр оештырып, эшкәртәсен эшкәртеп, җавап язасына җавап язып, хатлар папкасын тәмам бушатып, газетага керергә тиешле материаллар папкасын шактый калынайтып китәләр иде. Шәрәф тә җае туры килгәндә редакциягә килеп керер иде дә әле бүлек сотруднигы, әле әдәби секретарь булып дөнья җимереп эшләп йөрер иде. Бик шәп очеркист, публицист, памфлетист буларак, үзенең язмалары белән ул газета битләрен бизәп торды. Аның сугыш эзеннән барып Смоленск җирләреннән язган очерклары газета укучылардан күпләрнең хәтерендәдер. Мин аның киң эрудициясенә, газета эшен инәсеннән җебенә кадәр белүенә, сәләтлелегенә һәм җитезлегенә соклана идем. Шуның өчендер бәлки аның тәнкыйть фикерләре дә кыйммәт иде миңа. Бигрәк тә әдәби секретарь булып эшләгәндә, һәрбер язмам аның күзеннән үткәндә киңәшләрен яки шелтәләрен күп ишетергә туры килде. Ул хәтер саклап торучылардан түгел. Туп-туры йөзеңә бәреп әйтә, бәхәсләшеп торырга урын калдырмый. Аңа ничектер ачуың да килми, үпкә дә сакламыйсың. Материалыңны ул әйткәнчә төзәтепме, кыскартыпмы бирәсең.
...Сугыш беткәнгә утыз ел тулган бу көннәрдә фронтовик язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең ут эченнән дә газетага язышырга вакыт табуларын рәхмәт хисләре белән искә аласың. Үзләренең очеркларында һәм шигырьләрендә алар никадәр герой якташларыбызны мәңгеләштергәннәр, ялкынлы сүзләре белән тыл- дагыларны һәм фронттагыларны рухландырганнар, явыз дошманга каршы корал һәм каләм белән сугышып, үзләре тиңсез батырлыклар күрсәткәннәр.