КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
ИЮНЬ. 19Т4 ЕЛ
Машинага утырып автоҗыю цехы буйлап барганда, үзеннән-үзе күз спидометрга төшә: чыннан да бу корпусның озынлыгы 1240 метрмы икән? Корпусның түбәсе 135 футбол кыры мәйданы кадәр икәнен ишеткәч, КамАЗга килгән кунакларның күзләре шар була. Бу КамАЗның төп конвейеры!
...Әлегә бу конвейер төзеләчәк урын — гаять зур котлован. Без котлован янында торабыз. Аста, еракта дүрт бульдозер, алты кран, экскаватор кыймылдый.
Бүген «төп конвейер»да көн бик кызу. «Иң катлаулысы алда әле», — ди А. М. Шитиков, җитди һәм кырыс итеп. Александр Михайлович — балта оегала- ры-бетончыларның комсомол-яшьләр бригадасы башлыгы.
Бригаданың яртысы булачак заводта эшләячәк. Төзелеш барышында завод эшендә кирәк булачак һөнәрләрне үзләштергәннәр. Яз көне биредәге барлык ком- сомолецлар үзләренең бар көчләрен бер үзәккә тупларга карар кылалар һәм шундый чакыру игълан итәләр: «Вакытыннан элек төзеп бетерергә—вакытыннан элек үзләштерергә!» Комсомол штабы берләштерелгән 10 комсомол-яшьләр бригадасы оештыра. Аңа күптән түгел ВЛКСМның XVII съезды исеме бирелде.
«Комсомольская правда», Мәскәү.
Чаллыда Мәскәү вузларының бер төркем галимнәре: академик Б. М. Паяте- коров, профессорлар В. Л. Якуб, А. С. Ушаков, А. Ф. Писаревлар булып китте. Алар КамАЗ төзүчеләренә, автозаводның производство коллективларына хәзерге физика һәм космик тикшеренүләр, космик очыш вакытында яшәү шартларын тәэмин итү, хәзерге фәнни-техник революция чорында илебезнең чит илләр белән экономик һәм фәнни бәйләнеше буенча актуаль проблемалар турында лекцияләр укыдылар.
«Комсомолец Татарии», Казан.
Кама автомобиль гиганты төзелешендә уннарча милләт вәкилләре эшли. Бу дус интернациональ семьяның бер вәкиле — эстонлы Владимир Эльблаус, комплекслы бригада башлыгы.
— Күп еллар элек, революциягә кадәр үк, минем бабайлар туган җирләрен калдырып Себергә күчеп киткәннәр,— дип сөйли ул.— Кеше аягы басмаган, әмма бай, көчеңне кызганмасаң туклыклы тормыш вәгъдә иткән бу җирләргә алар зур өмет баглап килгәннәр. Әмма чынбарлык хыялга туры килмәгән. Казна төрле юл белән мал җыю ягын тапкан байларга гына акча биргән, башкалар буш кул белән калган. Землячество таркалган.
Омск янындагы ат заводында эшлиләр алар. Әмма алар арасында чын-чын- лап туганнарча мөнәсәбәтләр Совет власте елларында гына урнаша.
Владимир туганнарының язмышы төрлесенеке төрлечә. Апасы Омск өлкәсендә элемтә инженеры булып эшли, ә абыйсы Омск мәктәпләренең берсендә мате
матика укыта, туганнан туган абыйсы Казагысталда агроном, тагын бер абыйсы — диңгез кораблендә капитан.
КамАЗга Владимир Эльблаус Новосибирскидан килгән. Ул үзенең эше турында горурланып сөйли.
— Миңа Яңа шәһәрдә беренче нигезне монтржлау эшен ышанып тапшырдылар,— ди ул.— 1071 елның язы иде. Ә хәзер аяда нинди кварталлар үсеп чыкты. Йортлары нинди матур! Ә тагын күпме тезеләчәк әле. Мин монтажлаган нигез өстенә 2/01 номерлы йорт корылды. Аны Мәскәү төзүчеләре салды. Ленинградлылар, башка шәһәр вәкилләре салган йортлар да күп...
Нигез кору эшендә В. Эльблаус бер ел эшли. Аннан ТЭЦ төзи. Яңа шәһәргә җылылык үткәрә. Ә хәзер үз бригадасы белән заводларга җылылык трассалары уздыра.
— Безнең бригаданы «Автозаводстрой»га беркеттеләр.— дип сүзен бетерде Владимир.— Бригадада алты милләт вәкилләре эшли. Дус яшибез. Ә КамАЗда башкача булуы да мөмкин түгел!
«Советская Эстония». Таллин.
Ярославльдә төзүчеләр һәм монтажчылар дизель аппаратурасы заводының беренче производство корпусын «отлично» билгесенә эксплуатациягә тапшырды лар. Завод эчеидо алтмыш биш мең квадрат метр мәйданда тагын бер завод — автомат, инструменталь, стандартлаштырылмаган җиһазлар заводы салына. Бу — КамАЗ иярчененең «старт мәйданы» һәм ул 65 гектар территорияне биләячәк.
•Труд». Мәскәү.
КамАЗ турында бик күл мәкаләләр, хитаплар язылган. Кама елгасы буеңда гы бу төзелешкә күп кенә капиталистик илләрнең эшлекле даирәләре һәм матбуга ты аеруча игътибар юнәлтәләр. Чөнки Көнбатыш илләрендә дә зур заводлар һәм төзелешләр шактый. Әмма мондагы кебекләре юк. Безнең газеталарда булачак заводның проект куәтен гәүдәләндерүче саннар басылып чыккач, көнбатыг; экспертлары ышанмадылар. Аларкың бер өлеше әле хәзер дә моңа ышанмый Күптән түгел бер төркем чит ил хәбәрчеләре Чаллыда булып, төзелеш белән таныштылар. Алар «колоссаль», «грандиоз» сүзләрен бик күп кулландылар, әмма бер үк вакытта төзелешне дә, проект-эзләнү эшләрен дә. җиһазларга заказ бирү белән бергә монтаж эшләрен алып баруны һ. б. ларны һич тә башларына сыйдыра алмадылар. «Ныо-Порк Таймс» газетасының шеф хәбәрчесе: «Кушма Штатларның иң куәтле фирмасы да мондый зур эшне башкарып чыга алмас иде»,— дип. чын күңелдән танырга мәҗбүр булды.
«Комсомолец Таджжкстава», Душанбе
Сайлаулар көнендә Кама буендагы бу шәһор иртә уянды. Сәгать алты да тулмаган иде әле. Кояш, офыктан күтәрелеп, эшче тулай тораклары тәрәзәләрен* мул итеп үзенең алтын нурларын сибү белән, урамнар бәйрәмчә киенгән кешеләр белән тулды. Тош вакыты җиткәнче үк инде меңнәрчә КамАЗ һәм автоград төзү челәре үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр.
Монтажчыларның да. сварщикларның да, кран машинистларының да. шофер ларның да — сайлау урналары янына килгән һәр кешенең күңеле күтәренке. Кама автогиганты үзенең баһадир көчен көннән-көн арттыра. Гүзәл Чаллы шәһә ре көннән-көн үсә. СССР Верховный Советына узган сайлаулардан соң аның халкы биш мәртәбәгә артты.
Чаллы кешеләре Яңа шәһәр дип йөртә торган зур торак микрорайоныңдагы 196 номерлы сайлау участогына өлкән прораб Шәүкәт Газизоа белән аның хаты иы. китапханә хезмәткәре Галия яшь ярымлык кызларын күтәреп килделәр. Эльмира зур үсәр, батырлык-кыюлык символы булган шәһәрдә тууы белән горур-
ланыр. Сайлаулар квнендә Эльмираның әти-әнисе аның бәхетле киләчәге өчен тавыш бирделәр.
«Труд», Мәскәү.
Латвиядә туып-үскән Эрнст Стахович КамАЗда кранчы булып эшли.
Совет Армиясендә хезмәт иткәндә үк Стахович зур төзелештә эшләргә теләгән иде. Ул Армиядән Идел буендагы автомобиль заводына кайтты. Анда эшләр беткәч, Кама буена килде.
Шулай да Стахович үзенең туган җирен — Кулдиганы онытмый. Күптән түгел генә ул туганнарының хәлен белү өчен өенә кайтып килде, әтисенә үзе яшәгән, эшләгән урындагы яңалыклар турында сөйләде.
— Мин үземнең язмышымнан бик канәгать,— диде ул.— Кою заводын корабыз. КамАЗда халык бик яхшы.
КамАЗны бәхетле кешеләр иле, диләр. Бу бәхетле илдә Совет Латвиясе улы, бәхетле кеше — Эрнст Стахович яши.
«Советская Латвия», Рига.
КамАЗның беренче карлыгачы — ремонт-инструмент заводында ике мең ярым төрле агрегат: автомат линияләр, уникаль станоклар эшли. Җиһазларның күбесен кичәге төзүчеләр, бүген шул заводта эшләүче эшчеләр монтажлады. Быел алар шундый йөкләмә алдылар: тагын биш йөз станок монтажларга, ә алар- ны көйләү операцияләрен срогыннан бер ай элек тәмамларга!
Завод эшләп чыгара торган продукция күләме үскәннән-үсә бара. Проект куәтенә ирешкәннән соң, РИЗ һәр елны 30 миллион сумлык стандартлаштырылмаган барлык төр төгәл инструментлар, махсус станоклар, эретеп ябыштыру машиналары эшләп чыгарачак.
Ремонт-инструмент заводында 14 милләт вәкилләре эшли. Илле мең кешелек коллективта һәркемнең шәхси социалистик йөкләмәсе бар.
ТАСС, Чаллы.
20 июньдә «Энергетик» культура сараенда Борис Васильевның «А зори здесь тихие...» пьесасы белән Мәскәүнең Таганкадагы театры гастрольләре башланды. Премьерадан соң икенче көнне артистлар КамАЗның төзелеш мәйданнары белән таныштылар...
Театр Чаллыда тамашачыларга «Антимир» дигән поэтик күренешне һәм «Үлгәннәр һәм исәннәр» спектаклен тәкъдим итәчәк.
«Комсомолец Татарии», Казан.
1970 елның февраленнән бирле КамАЗда Коми АССРның атказанган халык хуҗалыгы хезмәткәре Леонид Станкевич эшли. Башта ул төзү базасында эшләде, хәзер — автоҗыю заводы төзелешендә бригадир.
КамАЗга ничек килеп чыккан ул?
Башта Макунь — Кослан тимер юлын салуда эшләгән, аннан Сыктывкар урман промышленносте комплексын төзегән. Шундагы хезмәтләре өчен аңа Коми АССР атказанган халык хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә.
— Минем биографиядә гадәттән тыш берни дә юк.— ди ул.— Кайда гына эшләсәң дә — Коми АССРдамы, Татарстандамы — сиңа мактау һәм ихтирам. Син үзеңнең, балаларыңның, бөтен илнең киләчәге өчен тырышасың.
«Красное Знамя»,