ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ
Сугыш елларында тылда калдырылган язучыларны фронт газеталары редакцияләренә командировкага җибәрү практикасы бар иде. Төньяк-көнбатыш фронтында, чыгып килгән г Ватан өчен» газетасы редакциясенә Гомер Бәширов (ул вакытта Разин иде) барып кайтканнан соң, партиянең өлкә комитеты мине җибәрде. 1943 елның кышын һәм язын мин шул газета редакциясендә булдым. Аның редакторы Гани иптәш Гыйльманов иде. Редакция сотрудниклары арасында Хатип Госман, Шәрәф Мөдәррис, журналист Әхмәди иптәшләр булды. <Ватан өчен» дүрт телдә чыга иде (русча, татарча, казакъча, үзбәкчә). Безгә анда рус язучыларынчан Кузьма Горбунов, Александр Исбах, Борис Жаков, казакълардан Жобан Мулдагалиев. Сагынгали Сеитое иптәшләр белән бер вагонда, бер гаилә булып яшәргә туры килде. Атна саен алгы сызыкка — дошман белән маңгайга-маңгай торып сугыш алып баручы бүлекчәләргә — окопларга, землянкаларга командировкага бара идек. Миңа Хатип Г осман, Шәрәф Мөдәррис иптәшләр белән бергәләп шактый күп йөрергә туры килде. Немецларның Демянск плацдармын азат иткән көннәрдә, Хатип Госман белән бергәләп, немецларны куып киткән алдынгы полкларның артыннан җитә алмыйча, киез итекләрдән килеш, язгы юлларны тутырып аккан су эченнән йөзләрчә километр үткән чаклар аеруча истә калган.
Алдынгы бүлекчәләрнең сугышчан хәрәкәтләре, аерым сугышчы һәм командирларның (татар газетасы өчен булгач, бигрәк тә татарларның) геройлыклары турында хәбәр һәм мәкаләләр язу өстенэ, миңа газетаның юмор-сатира бүлегендә дә актив катнашырга туры килде. «Чаян фронтта» исеме астында чыккан шул бүлектә басылып килгән әсәрләремнең берничәсен бүгенге укучының исенә төшереп китү зарар итмәс дип уйлыйм.
МИРСӘЙ ӘМИР
Немецча бишек җыруы
ыел, шушы айда, Габдулла Тукайның үлүенә 30 ел тулды бит,— диде Сәми.— Шул уңай белән искә төшереп алыйк, әле үзен,— диде.— Бик яраткан шагыйребез бит ул безнең. Аның шигырьләрен бишектән үк ишетеп киләбез. Менә бит, әни мине бишектә тирбәткән чакта Тукайның менә бу шигырен көйли иде,— дип укый да башлады:
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тырышып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу...
Барыбызга да таныш инде бу. Бала чаклар искә төшеп китте. Рәхәтләнеп, эреп киттек без. Шунда бер сугышчы болай дип куйды:
— һәр халыкның шундый Тукай кебек шагыйре булган, һәрбер ана шуларны көйләп, үзенең баласын шулай яхшы теләкләр белән,
Б
яхшы кеше итеп тәрбияләгән. Ә менә бу эттән туган немецны әй- тәм, шундый шагыйрьләре дә булмады микәнни?
Бервакытта да җавапка аптырамый торган Шәми аңа сөйләп бетерергә дә бирмәде:
— Нигә булмасын, немецларның да яхшы шагыйрьләре булган. * Тик фашистлар аларның шигырьләрен утта яндырып бетерделәр. £ Ә немец аналарына, балаларын йоклаткан вакытта көйләр өчен, = Геббельс үзе менә мондый җыр язып биргән, ди:
ө
Әлли-бәлли итәр бу, -
Этлек эзләп китәр бу; S
Этлек гыйльмен өйрәнгәч.
Фашист булып җитәр бу. '
Йокла, убырым, йом күзең,
Йом-йом күзең, дуңгызым; s
Төнлә йокың кала да, j
Сугышып үтә көндезең. п
Әлли-бәлли көйләрем,
Явыз уйлар сөйләрем, о
Сиңа теләк теләрем, а.
Зур бандит бул диярем. X
S
Жулигым син, бурым син. Ач маймылдан тудың син; Бирәнем син, убыр син, Бар дөньяны умыр син.
Немец хатыннары, үзләренең балаларын йоклатканда, хәзер менә шуны көйләргә тиеш, ди.
Тотса Мәскәүләр якаң
Тукайны искә алып утыра торгач, Сәми аның:
Нә кылырсың, Хаҗи абзый, Тотса Мәскәүләр якаң?
— дигән шигырен укып җибәрде. Әлеге тиктормас Шәми тагын да болай дип куйды:
— Тукай хәзер исән булса, минемчә, бу шигырен болай язмаган булыр иде.
— Ә ничек язган булыр иде?
— Менә ничек:
Нә кылырсың, Гитлер-эт җан. тотса Мәскәүләр якаң? Как ты будешь отвечать там. тотса Мәскәүләр якаң?
Сыймас идең киң җиһанга, каныңа мәгърур булып. Даже в кабер сыярсың, тотса Мәскәүләр якаң. Әйләнәңдә әйләнеп йөргән барон, бирән баең.
Үз хәле хәл булыр аның, тотса Мәскәүләр якаң . Сыймыйча Германиягә, читләргә тыкшыну нигә? Бер өнеңә зар булырсың, тотса Мәскәүләр якаң.
Табышмак әйтәм, тап!
Беркөнне шулай блиндажда утырабыз. Ул-бу юк. Сәми әллә каян «Табышмаклар» дигән китап китереп чыгарды.
— Табыгыз,— ди бу,— табышмак әйтәм. Минем кулда бер мең дә дүрт йөз алтмыш сигез табышмак бар,— ди.
Шэми сикереп торды:
— Әйт табышмакларыңны,— ди,— китабыңның артына карамыйча дөп-дөрес
җавапларын бирә барам!
Сәми укый башлады:
— Я, тап: «Күктә кибән яна».— Ул нәрсә?
— Немец бомбардировщигы инде, аны да белмәскә!
— Синеңчә булсын, җавабын карап та тормыйк. Инде монысын тап: «Җиде
чатның башында бер ихахай утыра; канатына кар каткан, кагылмыйча утыра».—
Бусы нәрсә?
— Немец ташлап качкан самолет.
— «Дию пәрие күккә аша, ашы-суы җирдә кала».— Бусы ни?
— Бумы? Немец генералы ашап утырган чакта безнекеләр бомба ыргыткан да,
генералның көле күккә очкан.
— Юк, белмәдең, монда «төтен» дигән.
— Ну, төтен булып очкан, ди. Барыбер түгелмени? Әйт тагын.
— «Нинди ана үзенең кызларын имә?» — Я, тап!
— Мондый эшне фриц анасыннан гына көтәргә мөмкин.
— Синеңчә булсын. Инде монысын тап: «Ике алаша читән аша талаша», ди.
— Билгеле инде: Антонеску белән Хорти.
— «Кара аю өнендә кара азык әзерли».— Бусы ни?
— Гитлер.
— «Елан шуа килә, йорты җимерелә килә», дигән.
— Бусы инде Гитлер Германиясе.
— «Җирән айгыр егылган, йөз мең кеше җыелган».— Я, бел!
— Моны да белмәскә! Чолганышта калган немеплар ат үләксәсенә
ташланганнар.
— Туры килә, җавабын эзләп тормыйбыз.
— Менә тагын бер бик озын табышмак:
«Канаты гәр булса да, Һич тә оча алмыйдыр. Тамак күпме
җыйса да, Һич тә туя алмыйдыр. Минут саен ачыга, Көчәнәдер
һич юкка. Канатлары үкерә, Мисалы ач карчыга».
— Я, әйтеп кара!
— Гитлер армиясе инде бу.
— Юк, җавабында «җил тегермәне» дигән.
— Шул инде, Геббельс тегермәне. Әйдә, тагын әйт.
— «Җир астында җиз бүкән».
— Бусы инде аның кабергә кергән немец.
— Ә бусы: «Кырык кат күлмәк кигән, туңкаеп үлгән?»
— Анысы күмелмәгән кышкы фриц.
— Мә, алайса, тагы берне:
«Урманнан чыгар. Койрык очы чуар. Вәҗми тотар, Нәҗми
суяр».
— Бусымы? Бусы...
Нәкъ шул вакытта атыш тавышлары ишетелде. Шәми аз гына тыңлап торды да:
— Немецлар,— диде.— Әйдә, син Вәҗми булырсың, мин Нәҗми булырмын...
Шуның белән табышмак әйтешү тукталды. Бушаган арада тагын да әйтешербез
әле.
Фашист тылындагы бер тимер юл станциясендә көнчыгышка таба килүче немец
малайлары, ягъни эрзац-солдатлар арасында кызу әңгәмә бара: <
— Шәһәрләрне планлы рәвештә калдыру бик шәп нәрсә инде <
ул, минемчә,— ди берсе.— Башта бөтен кораллар, кирәк-яраклар § чыгарылып бетә.
Аннан соң тәртип белән генә машиналарга 2 утырып— ө
Аңа сөйләп бетерергә ирек бирмиләр. Көнчыгыштан көнбатыш- а ка таба кайтып
баручы берәү — ике кулын, бер аягын, сыңар күзен 5 Россиядә калдырып киткән, бинт
белән чолганып беткән кечкенә ■ башыннан беләк буе булып борыны гына сөрәеп торган
тәҗрибәле ♦ карт фриц — сүзгә катнаша. ж.
— Менә миннән сорагыз,— ди ул,— мин үз күзем белән ’ күргән кеше. п
Эрзац-солдатлар шым булып калалар. Барының да тәҗрибәле Q карт фриц сүзләрен
ишетәсе килә. л
— Планлы рәвештә шәһәр калдыру — ул бөтенләй көтмәгәндә * башлана. Әйтик,
син берничә сәгатьтән руслар өстенә һөҗүм баш- ® ларга әзерләнәсең. Бу бик тирән сер
була, һөҗүм вакытында нык булыйм дип, ашап утырган чагың була, ә шунда
снаряжениеләрне рәтләп, тишек-ергыкларны ямап утырасың. Алдагы постлар үз
урыннарында. Бернинди куркыныч юк әле. Кыскасы, шәһәрне калдыру уеңда да булмый.
«Немец бер кергән җирдән кире чыкмас»,— дип. үз өеңдәге кебек утырасың. Менә бер
заман, уйламаганда, я кабыргадан, я бөтенләй арт яктан бәрергә тотыналар. Яныңда
утырган иптәшең канатсыз-нисез һавага очып китә. Зир- зәбәр, дөбер-шатыр, доннер-
веттер... кыскасы, син нинди дә булса план турында уйлый башлаганда, шәһәр берничә
километр артта калып өлгергән була инде. Менә шулай ул шәһәрләрне планлы рәвештә
калдыру.
Авызларын ачып тыңлап утыручы эрзац-солдатларның берсе тагын да сорау бирә:
— Менә, «немец бер кергән җирдән чыкмас», дибез. Шулай булгач, ул ничек була
соң инде?
— Андый хәлләр дә еш була. Просто чыгарга мөмкинлек булмый. Менә минем
иптәшләр тәки блиндаждан чыкмый ятып калдылар. Сталинград янында чолганышка
кереп утырган бөтен армия дә чыкмый калды бит. Аңларга читен бернәрсә дә юк монда.
— «Рус артиллериясе» дигән сүзне бик еш ишетергә туры килә. Син инде,
сугышта булгач, аны үз күзләрең белән күргәнсеңдер. Ниндирәк соң ул үзе?
— Юк, аны күреп булмый. Күзгә күренми торган металлдан ясалган диләр аны.
Кинәт тирә-ягыңда җәһәннәм кайный башлый, блиндажлар җимерелә, яныңдагылар җен
шикелле юкка чыга башлый. Шунда гына рус артиллериясе ата башлаганны беләсең.
— Ә аңардан ничек котылырга соң? Өйрәт инде син безне.
— Атаң-анан изге кеше булсалар, аларның фатихасы белән генә исән калып була.
Ләкин аңа гына ышанып торырга ярамый. Мөмкин кадәр кулларыңны саклап калырга
тырышырга кирәк. Чөнки канонададан исән калсаң, русларның танклары килә башлый.
Алар артыннан пехоталары өстеңә ташлана. Менә шул вакытта инде кулларың исән
булса, икесен дә берьюлы югары күтәрәсең дә үлми каласың, башка юл юк.
— Ә менә син?
— Мин мин инде ул. Мин иң бәхетле немец булып...
Ләкин аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр. Шул тирәдә- утыручы гестапо
агенты белдерде:
— Күтәр кулларыңны, шпион!
Солдат кул урыннарын селкетеп куйды һәм сыңар аягына басып күтәрелергә
азапланды.
Фриц фриц сүзеннән чыкмый
Безнең артиллерия тарафыннан ачылган ут өермәсе астында калган бер төркем
фриц, борыннарын җиргә тыгып, фриц телендә иманнарын укып яталар. Тәҗрибәле
фриц-ефрейтор Шайтанер алар- га киңәш бирә:
— Карагыз, урыннарыгыздан кузгалмагыз, башыгызны күтәрмәгез,— ди.
Түрәләре каршында яхшы атлы булырга теләүче ялагай фриц Бүкәннер аңа җавап
бирә:
— Берүк үзегезне саклый күрегез, һерр ефрейтор, безнең өчен кузгала
күрмәгез,— ди.
Фриц фриц сүзеннән чыкмаган. Безнекеләр ул җирне таптап алга узган вакытта
да, алар урыннарыннан кузгалмадылар. Башларын күтәрмәделәр. Башлары булса,
бәлки күтәргән дә булырлар иде, ләкин аларның баш диярдәй җире калмаган иде инде.
Кем нәрсә күтәрә
Яраланган офицерлары янында ике немец солдаты сөйләшә:
— Син кайсын күтәрәсең, фриц, һерр обер-лейтенантнымы, әллә һерр
капитаннымы?
— Мин үкчәне күтәрәм.
— Ә мин кулларны күтәрергә уйлап торам.
Урманда
Ганс. Фриц, кайда син?
Фриц. Мин рус разведчигын тоттым.
Ганс. Алып кил үзен бирегә!
Фриц. Җибәрми...
Әйдә шулай булсын!
Гитлер һәм аның шайкасының ахмаклыкта, мәгънәсезлектә, җавапсызлыкта,
оятсызлыкта һәм мактанчыклыкта тиңе булмаган белдерүләренә нинди дә булса
мәгънә бирү читен иде. Саф акыл алар турында җитди фикер йөртергә баш тарта иде.
«Җиңелмәс армия», «немец бер кергән җирдән кире чыкмас», «кышкы квартира»,
«фронт линиясен турайту, кыскарту», «сыгылмалы фронт», «планлы рәвештә
шәһәрләр калдыру» кебек кызыклы сүзләр; таушалып беткән «немец төгәллеген»
чыкылдап торган анекдотка әверелдергән срок билгеләүләр — аз булдымыни алар.
Бөтен дөнья тавыклары бер булып чүпләсәләр дә, хәтта аларга
Җир шарында булган кыргый кош-кортлар булышса да, бетәсе түгел алар —
Геббельслар авызыннан чәчелгән ялган бөртекләре.
Ялган дибез. Ләкин дөреслекне дә яшереп булмый. Хәзер инде без ул сүзләрдә,
билгеле бер дәрәҗәдә, дөресрәге, билгеле бер мәгънәдә, «хакыйкать» өлеше дә барлыкны
күрдек. Әйтик, бер заман немецлар «кышкы квартирага күчәбез» диделәр. Кышның
нәрсә икәнлеге турында безнең халыкка аңлатып торасы юк. Кыш — кар, буран, суык
дигән сүз инде ул. «Бер кергән җирдән чыкмый» торган немецлар, «кышкы
квартираларга күчү» сылтавы белән, кар өстенә, буран астына, салкын кочагына
чыктылар. Дөрес бит? «Немец бер кергән җирдән чыкмас» дигән сүздә дә хакыйкать
өлеше аз түгел. Әйтик, немец кабергә керә икән, ул инде анда чын-чыннан немец
тәкәбберлеге белән нык урнаша. Чыкмый. Тимер тәре күрсәтсәң дә, үлгән ат ите
күрсәтсәң дә чыкмый. Чыкмасын. Тагын, әйтик, немец чолганышта калган икән, ул инде
аннан да чыкмый. Чыкмасын.
«Фронт линиясен кыскартабыз», диләр икән, монда да дөреслек юк түгел.
Армияләрең тар-мар ителә башласа, гаскәрләрең йөзәр меңләп плен төшә башласа,
сайлап җыелган дивизияләрең дистәләп- дистәләп юкка чыга башласа, фронтыңның
кыскармый хәле юк. Кыскарсын. Кыскара-кыскара, Данциг коридоры киңлегендә генә
кала икән, аның белән кемне куркытасың! Кыскарсын, кыскарсын.
«Планлы рәвештә» Ростовны, Ворошиловградны, Харьковны калдырабыз диләр
икән, дөреслек өлеше юкмыни? Әйтик, «калдырабыз» дигән өлеше хакыйкать
түгелмени? Калдырсын. Гитлер — ул планнарны зурдан бәрдерергә ярата торган нәрсә.
Үзенең Берлинны калдырып, морҗадан очачагын планлаштырып куйган булса да, гаҗәп
түгел. Эш калдыруда түгел, эш планда. «Бу сугышта җиңүчеләр яки җиңелүчеләр
булмаячак, фәкать исән калучылар яки юк ителүчеләр генә булачак», дип, үзенең юк
нтеләсен дә планлаштырып куйды инде ул. Без каршы түгел. Юк ителсен. Әйе, без
каршы түгел. Немец кабергә керәме, чолганышта каламы — чыкмасын! Фронт линиясен
кыскартамы — кыскартсын, юк дәрәҗәсенә калганчы кыскартсын. Шәһәрләрне,
авылларны, җирләрне калдырамы — күбрәк калдырсын. Без анда нишләргә белербез.
Шәһәрләрне яңадан гөрләтеп, терелтеп җибәрербез. Җир өстен тутырып иген чәчәрбез.
Көл белән, гади кош-корт тизәге, сыер «кабартмасы», ат, дуңгыз кебек хайваннар эшләп
чыгарган тирес һәм фашист каны белән ашланган җир өстендә күкрәп үсәр безнең
игеннәр.
Ә бүген, дошман теләсә ни дисен, кырыйк без аны, егетләр!
1943, март