Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ҖЫР ҺӘМ БҮГЕНГЕ ЗАМАН
Татарстан язучылар һәм композиторлар
союзларының март аенда Казанда үткән
берләштерелгән пленумында менә шушы
темага зур сөйләшү булды. Сөйләшүдә,
композитор һәм язучылар белән бергә, жырчы
һәм башкаручы музыкантлар, киң
җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Пленумны халкыбыз яратып тыңлаган
җырларның сүзләр авторы. М. Горький һәм Г.
Тукай премияләре лауреаты шагыйрь Сибгат
Хәким ачты. Ул бүгенге җыр культурасы, аны
халкыбызның рухи тормышы таләпләренә
тулырак җавап бирерлек итеп үстерү хакында
фикер алышуның мөһим һәм өлгергән
мәсьәлә булуын билгеләп үтте.
СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһи- мов
исемендәге тел. әдәбият һәм тарих ин-
ститутының фольклор секторы мөдире, фи-
лология фәннәре кандидаты Илбарис На-
дыйров пленумда бүгенге җырларыбызнын
сүзләрен анализлауга багышланган доклад
белән чыкты. Докладта, зур мәгънәле, тирән
хисләр алып килә торган җырлар белән бер үк
вакытта, көй-музыкага ябышып кына яшәүче,
жырга лаек камиллеккә ирешеп җитмәгән сай
эчтәлекле текстларның аз түгеллеге
күрсәтелде.
Пленумда жыр хәзинәбезне баету, аның
тематикасын киңәйтү, жыр культурасын
үстерүгә комачаулый торган киртәләрне
бетерү, заманыбызга лаеклы җырларны
күбрәк тудыру хакындагы фикерләре белән
музыка белгече Зәйнәп Хәнруллина. шагыйрь
һәм композиторлар Нури Арсланов. Нәкый
Исәнбәт. Сибгат Хәким, Илдар Юзеев. Заһид
Хәбибуллин, Хәй Вахит. Әхмәт Хәйретдинов.
Әхсән Баянов. Гариф Ахунов. Рафаэль
Билялов, Рәзил Вәлиев. Рәдиф Гатауллин.
Галимҗан Латыйп, сәнгать фәннәре
кандидаты Земфира Сәйдә- шева. Татарстан
радиокомитетының музыкаль редакциясе
хезмәткәре шагыйрь Зиннур Насыйбуллин,
Татарстан китап нәшрияты редакторы Марк
Зарецкий, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясе әдәби редакторы Әдхәт
Сннегулов иптәшләр чыктылар Сөйләшүдә
бүгенге жыр хуҗалыгыбызны тиешенчә
тәртипкә салу, гүзәл жырлар күбрәк туа
торсын өчен ижади оешмаларда төрле
оештыру эшләрен яхшырту буенча күп кенә
конкрет тәкъдимнәр кертелде. Шул
җөмләдән, һәр ел саен яка жырлар кичәләре
үткәрү, җыр иҗатына күренекле
шагыйрьләребезне күбрәк тарту, яшь
композитор һәм җырчыларга ана телебезнең
нечкәлекләрен үзләштерүдә ярдәм итү, жыр
текстларын тикшерү һәм бәяләү өчен ижади
оешмаларда махсус комиссия булдыру.
Композиторлар һәм Язучылар союзларының
ижади элемтәләрен ныгыту, үзешчән
авторларга тагын да нәтиҗәлерәк ижади
ярдәм күрсәтү. жыр жанрын фәнни өйрәнүне
көчәйтү һ б. күп кенә практик чараларны
үткәрү турындагы тәкъдимнәр хупланды.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ БӨТЕНСОЮЗ
КИҢӘШМӘСЕНДӘ ТАТАРСТАН
ВӘКИЛЛӘРЕ
18—20 март көннәрендә Мәскәүдә ВЛКСМ
Үзәк Комитеты һәм СССР Язучылар союзы
яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсен
үткәрде. Киңәшмәдә Татарстаннан яшь каләм
ияләре — прозаиклар Ә. Гаффаров һәм М.
Галиев. КамАЗ турындагы очерклары белән
танылган Р. Вәлиев. шагыйрь Р. Бохараев
катнашты. Яшьләрнең әсәрләре ил күләмендә
танылган өлкән әдипләр алдында сынау узды,
семинарларда җентекләп тикшерелде, төпле
бәя алды.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Татарстан язучылар союзы партия оеш-
масының әдәбият-сәнгать тәнкыйтен үстерү
чараларына багышланган ачык партия
җыелышы булып үтте.
Җыелыш әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте
өлкәсендә соңгы елларда җәелеп киткән күп
кырлы һәм киеренке эшчәнлек нәтиҗәләренә
йомгак ясады. Бу мәсьәлә буенча өлкән
тәнкыйтьче Хәсән Хәйри дә, фикер алышуда
катнашкан тәнкыйтьчеләр Флүн Мусин,
Фарваз Миңнуллин, Татарстан язучылар
союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов та
төп игътибарны алдагы елларда хәл ителәсе
җитди бурычларга юнәлттеләр.
Әдәбият-сәнгать тәнкыйтен тагын да үстерү
буенча алдагы өч елга билгеләнгән яңа
чаралар планын җыелышта катнашучылар
бердәм хупладылар. Планда тән-
кыйтьчеләребезнең хезмәтләрен туплаган
махсус җыентыклар чыгару, иҗади дискус-
сияләр оештыру, яшь тәнкыйтьчеләрнең ре-
цензияләренә конкурс үткәрү кебек мөһим
чаралар бар
ДРАМАТУРГЛАР КИҢӘШӘ
Март аенда Татарстан язучылар союзында
драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр
секцияләренең комедия жанры бурычларына
багышланган берләштерелгән утырышы
булды. Комедиянең бүгенге торышын. ул
жанрдагы әсәрләрнең уңышларын һәм
кимчелекләрен анализлап, филология фәннәре
кандидаты Азат Әхмәдуллин доклад ясады.
Утырышта чыгыш ясаган иптәшләр соңгы
еллар эчендә ижат ителгән әсәрләрне төрле
яклап бәяләделәр, ул жанрны үстерү юлында
хәл ителәсе мәсьәләләр хакында файдалы
фикерләр әйттеләр.
ТАТАР ӘДИБЕНЕҢ ӘСӘРЕ БОЛГАР
ТЕЛЕНДӘ
Күренекле язучы Ә. Еникинең «Җиз
кыңгырау» хикәясе «Дружба» исемле әдә-
бият-сәнгать һәм нжтнмагый-полнтнк аль-
манахның бишенче чыгарылышында Софиядә
«Народна младеж» нәшриятында болгар
телендә басылган.
ИЛ МАТБУГАТЫ ТАТАР СӘНГАТЕ
ТУРЫНДА
«Россия халыкларының ювелирлык сән-
гате» (Ленинград. «Художник РСФСР». 1974
ел) дигән исем белән чыккан китапның
бүлекләреннән берсе Идел буе татарларының
ювелир бизәкләренә багышланган. Төсле
иллюстрацияләр белән бирелгән бу мәкаләдә
Идел буе татарлары эшләгән ювелир
әйберләренең нәфислеге, төсләр ягыннан
зәвыклелеге, оригинальлеге югары бәяләнә.
«БАР ҖЫРЫМНЫ ИЛГӘ
БАГЫШЛАДЫМ»
Шул исемдә Ка<анда һәм Чаллыда ка-
һарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган
әдәбн-музыкаль кичәләр үткәрелде. Аларда М.
Җәлилнең көрәш һәм ижат юлын өйрәнүгә зур
хезмәт керткән әдип- tap Гази Кашшаф һәм
Рафаэль Моста- фин. композитор Рөстәм Яхин,
Татарстанның халык артистлары Айрат
Арсланов, Эмиль Җәләлетдннов катнаштылар.
Мартта һәм апрельдә Р. Мостафинның
«Герой шагыйрь эзләреннән» дигән китабы
буенча Казанның медицина работниклары
йортында, пионерларның А. Алиш исемендәге
һәм Ленин районы Сарайларында, хәрби
частьта. професснональ-техиик училищеларда
укучылар конференцияләре узды.
Мордовия дәүләт педагогия институтының
филология факультеты студентлары патриот-
шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәбн
кичә үткәрделәр. Анда шулай ук «Коммунист-
шагыйрь» дигән китап күргәзмәсе
оештырылган иде.
Пермь шәһәренең 109 нчы урта мәктәбендә
Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә
үткәрелде. Бу мәктәпнең пионерлары
үзләренең отрядларына каһарман шагыйрь
исемен кушу хокукы өчен көрәшәләр.
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 30 ЕЛЛЫГЫН
КАРШЫЛАП
Март-апрель айларында республикабызның
башкаласында һәм башка шәһәрләрендә
«Казан язы» исемле традицион әдә- би-
музыкаль кичәләр булып үтте. Алар быел совет
халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 30
ел тулуга багышланган иде. Очрашуларның
үзәгендә халкыбызның фронтта һәм тылда
жырларга, роман- поэмаларга кергән тиңсез
батырлыгы темасы торды. Сугыш дәһшәтен үз
башыннан кичергән. төрле фронтларда утлы
сынаулар аша узган язучы һәм шагыйрьләр
Снбгат Хәким. Риза Ишморат. Мөхәммәт
Садрн. Әмирхан Еники. Зәки Нури. Нәби
Дәүлн. шулай ук совет солдатының сугыштагы
каһарманлыгын күрсәткән әсәрләр ижат итеп,
хәрби теманы әдәбн үзләштерүгә өлеш керткән
әдипләр М. Мәһдиев. Г. Ахунов, М. Шабаев, Р.
Фәйзуллнн. Ш. Рәкыйпов, В. Нуруллин.
Зөлфәт һ. б. лар культура сарайлары һәм
клубларда, предприятиеләрдә һәм уку
йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә
үткәрелгән кичәләрдә чыгыш ясадылар.
Сәнгать осталары Ватан сугышына һәм Җнңү
темасына багышланган әдәбн һәм музыкаль
әсәрләр башкардылар. Беренче мондый кичә-
ләр Казанның сәүдә работниклары йортында.
төзү конструкцияләре комбинаты клубында,
төзүчеләрнең Культура сараенда үтте, аларда
шәһәрнең меңнәрчә хезмәт ияләре катнашты.
Язучы Нәби Дәүлн Казан дәүләт педагогия
институтында, хәрби частьта һәм мәктәпләрдә
сугыш темасына язылган әсәрләре буенча
укучылар белән очрашулар үткәрде.
Февральдә Казанный Политик мәгариф
йортында республикабыздагы комсомол
райкомнарының беренче секретарьлары белән
очрашу үткәрелде Очрашуда. Бөек
Ватан сугышы ветераны М. Ф. Гайсин белән
бергә, яшь шагыйрьләр Госман Садә һәм
Роберт Миңнуллин да катнаштылар һәм хәрби
темага язылган шигырьләрен укыдылар.
Республика мәктәпләрендә, югары уку
йортларында һәм техникумнарда, хәрби
училищеларда, фронтовик язучылар катнашы
белән, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына
багышланган укучылар конференцияләре
узды. Шагыйрьләр Әхмәт Исхак, Мөхәммәт
Садри. Сибгат Хәким. Нәби Дәүлн, Зәки Нури,
драматург Риза Ишморат, прозаиклар Атилла
Расих, Габдрахман Минский һ. б. лар шундый
дистәләрчә конференцияләрдә катнаштылар,
укучыларга әсәрләренең язылу тарихы, сугыш
истәлекләрен сөйләделәр.
ОРША ШӘҺӘРЕНЕҢ
ПОЧЕТЛЫ ГРАЖДАНИНЫ
Советлар Союзы Герое К. Заслоновның сүгыш
елларындагы атаклы партизаннар берләшмәсе
разведчик-партизаны шагыйрь Зәки Нури март
аенда Витебск өлкәсендә булды.
Орша шәһәр Советы башкарма комитеты
карары белән аңа тантаналы төстә шәһәрнең
Почетлы гражданины исеме бирелү турындагы
таныклык тапшырылды.
ҺАДИ ТАКТАШ ИСЕМЕ БЕЛӘН
Мордва АССР Министрлар Советы карары
белән Тарбеево районының үзәк поселогы
урамн .рының берсенә шагыйрь Һади Такташ
исеме бирелде. Мәгълүм булганча. ул шушы
районның Сыркыды авылында туып үскән.
Совет властеның беренче елларында культура-
агарту эше алып барган, бу якларның табигате
һәм кешеләре аның мәшһүр әсәрләрендә урын
алган.
ЯЗУЧЫ-КОЛХОЗ ПРЕМИЯСЕ
ЛАУРЕАТЫ
Буа районы «Искра» колхозының авыл
хезмәтчәннәре һәм интеллигенциясе тормы-
шын сурәтләгән иң яхшы әсәргә игълан
ителгән конкурсында «Фронтовиклар» ро-
манынын авторы язучы Мөхәммәт Мәһди- ев
җиңүче дип табылды. Аңа колхозның 1974 ел
премиясе лауреаты исеме бирелде.
ХЕЗМӘТКӘ - ХӨРМӘТ
ТАССР Верховный Советы Президиумының
1975 ел 6 март Указы белән Г. Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармониясенең
музыкаль лекторий жырчысы Нажия Аб-
драхман кызы Теркуловага Татарстанның
атказанган артисткасы дигән исем бирелде.
ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ
19 март көнне Казанның Актерлар йортында
мәшһүр татар труппасы «Сәйяр»ның һәм
соңрак Татар дәүләт театрының танылган
артистлары Снтдыйк Айдаров һәм Әшрәф
ханым Снняеванын тууына 80 ел тулуга
багышланган искә алу кичәсе булып үтте.
Татарстанның халык артисты Хәким
Сәлимжанов бу күренекле артистларның
тормыш һәм нжат юллары хакында кереш сүз
әйтте. Драматург Р Ишмо- ( рат һәм К.
Тннчуриннын тормыш иптәше Заһидә
Тинчурнна истәлекләр белән чыктылар.
Соңыннан педагогия институтының музыка
факультеты студентлары концерт бирде.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Махсус үткәрелгән утырышта «Язучының
ижат активлыгы» турында сөйләшү булды.
Сөйләшүдә прозаиклардан Р. Төхфә- туллии.
М Хәсәнов. Ш Бнкчурин. шагыйрьләр Г.
Афзал. Э. Мөэминова, Ә. Маликов. драматург
Ю. Әминов катнашты. Алар нжат эшендәге
уңай һәм кимчелекле якларга тукталдылар,
китапларын Мәскәү нәшриятларында
бастырып чыгаруда Союз идарәсе тарафыннан
һәртөрле ярдәм кирәклеген. әдәби ел
йомгакларында нефть ягында яшәүче
язучыларның әсәрләренә зуррак игътибар һәм
җентеклерәк бәя бирелергә тиешлеген
билгеләп үттеләр. Утырышта Татарстан
язучылар союзының жа- ваплы секретаре Р.
Фәйзуллин. Татарстан китап нәшриятының
өлкән редакторы Р. Даутов катнашты.
Әлмәт медицина хезмәткәрләре белән оч- рашх
кичәсендә драматург. Берлинны алуда
катнашкан элеккеге танкист С. Кальме- тов
үзенең фронт истәлекләре белән уртаклашты,
кыска хикәяләрен укыды. Шагыйрә Э.
Мөэминова, әдәби берләшмә членнары Ф
Галиева. В. Туктарова яна шигырьләре белән
чыгыш ясадылар.
Азнакай нефтьчеләренең Техника йортында
районның ижат көчләре белән очрашу кичәсе
булды. Кичәдә язучы Мәхмүт Хәсәнов. яшь
шагыйрьләр Нур Әхмәдиев, Әнәс Исхаков
чыгыш ясадылар, һәвәскәр жырчылар үзешчән
композиторларның көйләрен башкарды.