Логотип Казан Утлары
Роман

ЧОҢГЫЛЛАР


18 н ел гомерен Себер урманнары кисеп үткәрде Гайзулла. Әйе, гизмәде түгел ул дөньяны, гизде, күрде. Басмачылар арасында да булды. Шул уңайдан Әфганстанга да чыгып керергә өлгерде. Әмма сары алтын аны һаман өенә тартты. Совет власте аны ун елга хөкем итте. Дөресен белсәләр, яңадан күрәсе түгел иде Гайзулла бу дөньяны. Ун елын утырып авылга кайтканда ул танымаслык булган иде. Бөкресе чыккан, калак сөякләре беленеп торган арык эткә охшап калган иде. Әнә шулай талкыды аны төрмә. Авылына ул төнлә кайтып керде. Документлары рәт-җайда булса да, кеше-кара күзенә күренергә курыкты. Чөнки
суд булганда Әюп турында бер нәрсә дә сөйләмәде. Аны тик аклар ягында булганы өчен, басмачыларга кушылганы өчен генә утыртканнар иде.
Әюп өчен атулары бар иде аны.
Ләкин Гайзулла юкка курыккан булып чыкты. Өнгә кайтып керү белән Таҗылбанаты аны шатландырды. Әюпнең Гөлзифасы шул китүдән кайтмаган, хәтта хат-хәбәре дә юк икән. Хәер, аның Карамалы- да чыбык очы кардәшләреннән башка кешесе дә калмаган иде бугай.
Әнә шуларны ишеткәч, Гайзулланың эченә җылы йөгерде. Атна чамасы ял иткәч, дөньяны кайгырта башлады. Иң әүвәл документларын рәткә салырга булды. Район үзәгенә барып, учетка керде.
Таҗылбанат белән киңәш-табыш иткәч, колхозга да керергә кирәк дигән карарга килде.
Ике елдан Таҗылбанат малай тапты. Гайзулланың түбәсе күккә* тиде. Инде менә зар-интизар булып көткән дәвамы да булды. Үзләрендә үскән ятим Талипны дстдомга алдылар.
Үткән гомер үтә — Таҗылбанат та, Гайзулла да картайдылар. Картлык аларга да килде. Сугыш елларыннан соң Таҗылбанат авырып алды, ябыкты, йөзенә лимон сарысы иңде, күзләрендә яшәү дәрте сүнде. Алай да өметен өзмәде, бераз хәле арулануга намазлык өстеннән тормас булды. Чыбык очы агай-энеләренә, күрше-күләннәргә корь-
Дэвамы. Башы 5 санда.
эн чыкты. Өйрәнә тора, акмаса да тамуын сизеп алды. Шунда ук кисәк тормыштан ямь тапкандай булды. Бер табын кешене авызыңа каратып утыру — кызыкмаслык нәрсә түгел иде Пәри торгач, тагын бер нәрсәне төшенде: ире Гайзулла корьәнне нке-өч тапкыр укыган иде. яттан өйрәнә башлады. Тә.мам йокыдан калды карты. Гайзулла- «ың бу сәләтен белми иде ул. Укыган китапларын сүзгә-сүз сөйли ала. бик тиз ятлый. Тажылбанатның башына бер уй килде Караманының болай да законсыз мулласы картаеп килә, рәтләп корьән дә чыга алмый, тыны буыла, Гайзулланы муллалыкка хәзерләргә кереште. Тәмәке оны суыруын ташлаттырды, корьәнне кат-кат. кайта-кайта укытты, яттай сөйләтте, телен, тавышын чарлады. Гайзулла ана шәкертләрдәй буйсынды, аятен-аятькә укып бирде. Тәмам күңеле ышангач кына берәүләргә илтеп, корьән чыгарттырды. ягъни яттан корьәнне укытты. Гайзулланың бу сәләтен белмәгән авыл картлары шаккат-тылар. Ә инде карт мулла авырып киткәч, Гайзулланың мулла баласына берәү дә шик тотмады. Тажылбанатның ел буе тырышуы бушка китмәде, Гайзулласы хәзер иң түрдә утыра. Диннең кеше күңеленә никадәр нык тәэсир итүенә шунда төшенде Тажылбанат Тал ип үзләрендә торган чагында ул аны да корьән укырга өйрәтә башлаган иде. укытучысы сизеп, авыл Советына житкерде һәм Талипны район үзәгенә балалар йортына алып киттеләр Тажылбанат дәгъвалашып тормалы.
Сәдака хакына гына торсалар да. житешле яшәделәр. Бер нәрсәгә дә мохтаж түгелләр иле. шулай да колхоз биргән һәр өлешләрен ала килделәр. Теге көнне дә бит шул карчыгының сүзен тыңлап битен ертып кәнсәләргә барды Инде онытылды, инде котылдым дип гүр түренә бер аягы белән басып торганда, үз шәүләсеннән үзе куркын йөрсен диген син аны. Ике-өч ел элек Гөлзифасы белән очрашкач, тә- гаен телсез калган иле. бүген .менә малае, гөнаһ шомлыгы, идарәдә утыра. Барысына да Тажылбанат гаепле.
19
Кәнзел бу төнне йоклый алмады. Кичә ул хатыны белән ачуланышты. фанатик картларга хас үжәтлек белән шәригатьчә «талак» дип әйтте. Хатыны Зәйтүнә моңа каршы кычкырып көлде генә.
— Абау, мәхәббәтсез! Атаң урынына мулла булдыңмы әллә? Нинди талак ди ул, тиле. Китче янымнан, килмә якын, жан өшеткеч нә- мәстә!
Кәнзел торган саен зәһәрләнә бара, әмма тамак ертып кычкырырга күрше-күләннән курка иде. Шула күрә ул хатынына якынрак килергә тырышты һәм тешен кысып тагын.
— Талак, талак! Талак!!—дип гыжлады.
Зәйтүнәнең күзләре түгәрәкләнде. Кәнзелне ул бу кадәр жүләр һәм надан-томана булыр дип уйламаган иде, күрәсең
— Тукта әле. тукта, нишләвең бу? Менә сиңа! Синең сасы аягыңны юып торыр дип беләсеңме әллә мнне! Иснә менә, нн исе килә!—Зәйтүнә Кәнзелнең борыны гәбенә үк «гәкә мөгезе» китереп терәде
— Чат оятың юк икән, битсез! Чыгып кит хәзер үк. дүрт ягың кыйбла! — дип жнкерде Кәнзел.
— Хәзер, хәзер, китәм лә. Алдыма тезләнеп аягым үпсәң дә. бүгеннән каласым юк син кипкән чабак янында. Тән түгел, сәгать тормаячакмын. Сәгать тә!.
Шул вакыт урамда машина гөрелтесе ишетелде. Зәйтүнәнең күзләре елтырап китте. Ул бер мизгел генә тавышны кабат тыңлап торды да. икс кешелек киң караваттан жәнмәсен сыдырып алып ндәнгә җәеп, мендәрләрне бәйләргә кереште.
«Бусы да чьгн-чынлап китәр микәнни?»—дип кисәк кенә өметен өзде Кәнзел. „
— Бер әйберемне калдырмаячакмын сез чаоакларга. 1алак, имеш, һай алла, ни ди бит, ни ди! Талак ди! Егылып үләрсең сүзләренә,— диде Зәйтүнә зәһәрләнә барып. — Кадим замандагыча кур- кытмакчы, гыйбат тилесе.
Кәнзел дәшмәде. Аның инде дәшәр чамасы юк. Ул аптыраган, шаккаткан, хәйран калган иде. Аңардан өченче хатын китә бит инде. Өченчесе!
Зәйтүнә Кәнзелгә бик үк теләп йилмәде. Әнисенең яманатыннан шүрли төшкән иде. Таҗылбанатны Карамалыда гына түгел, тирә-як авылларда да беләләр иде. Алай да Кәнзелгә килде. Таҗылбанат үзе i килеп сөйләште. Беренче күрүгә карчык йомшак кына табигатьле кебек тоелды. Кабаланмый гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләр, мактанмас, шапырынмас. Килен булып төшкәч тә, яшьләр арасына кысылмады, һәр чак килене яклы булды.
Зәйтүнә эшчән, кулыннан килмәгән нәрсә юк. чая. кыю, тапкыр, җор телле, шулар өстенә табигать аңа зифа буй-сын да биргән иде. Ни галәмәттер, моңа кадәр хатын-кыздан тәм дә. ямь дә тапмаган Кәнзел Зәйтүнәне үлеп яратты. Нигә китә бу Зәйтүнә? Әллә ни дә әйтмәде бит ул аңа. Әйтик, бераз көнләште, сөйрәлчек дип сүкте ди. Шуннан ни? Ул бит аңа кул күтәреп сугу түгел, бармак белән дә чиртмәде. Танмый, баштагы хатыннарына кул яккалады, яратмаудан булса кирәк. Шуңа түзмәделәр, шуңа киттеләр. Моңа ни җитмәде?
— Тукта әле Зәйтүнә, Зәйтүнә дим!
Кәнзел кинәт идәнгә тезләнде дә Зәйтүнәнең аякларын кочты.
— Зәйтүнә җаным, китмә! Мин сине яратам, өзелеп яратам, Зәйтүнә!..
Хатын тынып калгандай булды, кулындагы төенчеген караватка ташлап, баш түбәсе пеләшләнә башлаган Кәнзелгә карап торды.
— Мескен әдәм син, Кәнзел, бичара!..
Кәнзел куырылып куйды. Бу сүз яшен суккандай тәэсир итте аңа.
«Улмы, Кәнзелме мескен?! Кәнзелме бичара?!»
— Зәйтүнә, син аның белән чынлап та йөрдеңме? Дөресме шул? Дөрес, дөрес, кеше юкны сөйләмәс!
Зәйтүнә аны аягы белән этеп җибәрде. Кәнзел кул белән таянып чак кына егылмый калды.
— Кәнтәй! Үтерәм!..
Шунда өйгә Таҗылбанат килеп керде.
— Ни бар, балалар? Нигә талашасыз болан?
Кәнзел, корт чаккандай, торып басты.
— Инәй, Зәйтүнә китәм, ди.
Таҗылбанат чибәр йөзле килененә җирәнгеч бер караш ташлады, иренен бөрештереп, авыз читен кыйшайта төште.
— Кая китә?
— Наратбашка, бөтенләй, ди.
— Шуңа тезләндеңме, шуңа хатын алдында тез чүктеңме?
Кәнзел әнисенә ялварып карады.
— Кая синең ирлегең? Кая? — дип тавышын кү’тәрә төште Таҗылбанат һәм: «Ни әйтергә тели тагын бу убырлысы!» дип аптырап калган килене янынарак килде. Таҗылбанат, куе дегет кебек күзләрен чекерәйтә төшеп, бер мизгел килененә карап торды.
Чибәр иде килене. Кәнзел Зәйтүнәне төшергәч, Таҗылбанат куанып бетә алмаган нде. «Ичмасам, чибәр-чибәр балалар китерер», дип унлаган иде. Аннары аңа килененең җебеп тормавы, төшү белән фермага эшкә керүе, көрәп булмаса да. иш янына куш китереп, шактый мул итеп акча алуы ошаган иде. Янә тагын ул күпне күргән ха- 58
тын-кыз буларак шуны да күрде: Кәнзел Зәйтүнәне ярата, әйләнә- тулгана да, сәбәп табып, гел хатыны янында бөтерелә, өрмәгән жиргә утыртмый. Ләкин ул Зәйтүнәнең йөзендә, килеш-килбәтендә тагын бер нәрсә күргән иде: килене улын яратмый. Улына ул бу турыда әйт ♦ мәде. «Тота белмәс бу мәми авыз моны. Үз ишен табар да китеп ба- а. рыр әле», дип юраган иде. Күңеле дөрес тойган икән.
Күзләрендә очкын уйнатып, зәһәрләнеп Зәйтүнә янына килеп басу- 5 га һәм килене күзләрендә курку түгел, нәфрәт чаткылары күрүгә. Ь Тажылбанат үз гомерендә беренче тапкыр диярлек шүрли төште. £ «Тагын бер сүз әйтсәм, битемә чат иттереп төкерәчәк. Аннары килене . абыстай битенә төкереп чыгып киткән дип авыз чайкаучыларның бетә- _ се булмас. Кирәкмәс, китсен. Минем умач бурзаена тиң түгел бу, май z чүлмәге тышыннан билгеле». г
— Китсәң, жәнжалсыз гына кит инде, килен. Күрше-күләннән ях- * шы түгел бит,— диде Тажылбанат. кинәт йомшарып
■— Ярый, диде Зәйтүнә кырт кына —Сез дигәнчә итәрмен.— = һәм Кәнзел ягына шундый иттереп карап алды, тегесе хәтта куыры- „ лып куйган кебек булды.—Әйберләремне калдырмыйм, комачаулама.* әнкәй. н
— йа аллам, бир сабырлык, бир сабырлык бәндәңә,— дип кабат- * лый-кабатлый. Тажылбанат борылып чыгып китте
Q
U ®
Бу хатыны да киткәч, Кәнзел аптырады да калды. Биткә-йөзгә s чибәр генә, гәүдәгә таза гына ир-егет ич ул. Нишләп соң ул гына күңеленә охшаган кеше таба алмый?
Кулы эш белә иде аның, авылда үзен бик үк яратып бетермәсәләр дә, хажәте төшкәч, Кәнзелгә киләләр, ул аларга булыша, һәммәсенә ярарга тырыша иде.
Быел авылда электр тегермәне салып яталар Су тегермәне киләсе елдан да калмас, диделәр. Ыкны буып мәшәкатьләнәсе булмаячак. Кәнзел кая барыр?
Иртәнге кояшның чыгуын күзәтеп, Кәнзел, яр өстеиә баскан килеш, әнә шул турыда уйланды. Буа өстендә үрдәкләр бакылдый, казлар каңгылдап куя. Аръяктагы әрәмә өстендә, кош-корт оясы күзәтеп, өч-дүрт ябалак әйләнә иде.
Кәнзел бер турбннның капкасын күтәреп куйды да, кавызга су тулып шкиф әйләнә башлауга, икенче кавызның чыгырына ябышты Терсәк буйлык ике тимер белән ул аны да тиз генә ачып жибәрде. Кичә кичтән ү к мөшкәгә фураж тутырган иде. фуражер килгәнче шуны тартып куясы бар. Чыгырны ныгытып куюы булды, күзе кавыз читендә ярда утырган балыкчы картка төште. Ул карт таң беленер-беленмәс һәр көнне диярлек шушында балык тотып утыра. Кәнзел аның каян икәнен белми, кызыксынганы булмады. Бүген исә аның тәмәке тартасы килә иде. гөнаһ шомлыгына каршы, кесәсендә сигарет юк, ә бу карт һәр вакыт тәмле-тәмле сигаретлар тарта. Кәнзел шул картка таба китте. Картның өстендә күк бәрхет пннжәк. башында саргая башлаган, читләре сәлперәнгән капрон эшләпә. Кәнзелнең күргәне бар; картның башында бер бөртек тә чәче юк. Иртәнге кояш нурларында ул пеләш башын кыздырып алырга ярата. Бүген «игәдер эшләпәсен салмаган Кәнзелнең карт белән сөйләшкәне юк диярлек Кайчак ул яр кырыена килеп баса, чоңгылланып бөтерелгән су күбеге эчендә кайнашкан калкавычка карап тора. Карт та калкавычтан күзен алмый. Шампан шешәсе бөкесеннән ясалган калкавыч кайчак чоңгыл уртасына килеп эләгә дә бер урында бөтерелеп тора башлый Нәкъ шунда балык каба. Калкавыч суга кереп чума Картның шул чак кармак сабын жикелчә генә тартып куюы бик жнтә. Айкалып
бөтерелеп торган, шуңамы аксылланып калган судан балыкның яшькелт башы күренә, аннары көмеш кебек тәңкәләре ялтырый... Кило чамасы кушбашны балыкчы карт аяк янындагы брезент капчыкка сала. Янә ашыкмый гына кармагына суалчан кидерә һәм ипләп кенә җепне күбекләнеп торган суга ташлый. Шуннан соң гына ул Кәнзелгә дәшә.
— Әйдә, утыр, Кәнзел, көйрәтеп җибәр.
Кәнзел бер сигаретны авызына каба, икенчесен колак артына кыстыра.
— Ал тагын. Ал, ал, оялма!
Кәнзел тагын өч-дүрт сигарет ала һәм җайлап кына түш кесәсенә салып'куя.
— Кичә хатыныңны аергансың дип ишеттем. Хакмы шул?
— Бусысын аермадым, үзе китте. Бер тракторчы белән сөйрәлде- сөйрәлде дә шуңа ябышып китеп барды, кәнтәй.
— Шәп түгел, — диде карт.
— Кая инде шәп булсын...
— Ничек соң, авыл Советы председателе бик бәйләнмиме?
— Дәшми әле. теге вакытта талкыган иде бераз. Нигә язылышмыйча өйләнәсең дип. Ә мин бәлкем аны сынап карар өчен язылышмыймдыр. Никах укытасың да — вәссәлам!
— Ай-Һай. Китә-нитә калса, судлашып торасы юк дисең инде?
— Шулай дисәм, ни әйтерсең?
— Шәп түгел.
— Нигә?
— Мин авыл Советы председателе булсам, сине әллә кайчан судка бирер идем. Икенче хатыныңны аергач та.
— Син түгел шул, Фәхри Бәдриев утыра анда. Ә ул үзе дә салып биргәнне читкә куймый.
Балыкчы карт Кәнзелгә өнәми генә карап алды. Кәнзел аңарда ниндидер усал, әмма таныш усаллык чалымнары күреп, шүрли калды, бу чит-ят кешегә артыграгын әйтеп ташлавын абайлады.
— Син минем кем икәнемне белмисең булса кирәк, егеткәй?
— Кем дип... Пенсионердыр.
— Пенсионер шул.
— һа-һа-һа! Их, картлач, картлач, — Кәнзел аның җилкәсенә кулын салды.— Мин сине белмим, син мине белмисең. Бәлкем син үзең дә бер белән генә канәгать булып яшәмәгәндерсең әле! Ә?! Шулаймы? Әллә гомерең буена әүлия-дәрөиш идеңме?
Картның күзе батып барган калкавычка төште. Кармак сабы дугаланып сыгылып килде, әмма калкавыч судан чыкмады.
— Тот!—диде карт, Кәнзелгә кармак сабын сузды. — Тот, төшеп савып алам.
Балык яр кырыенарак килгәч, карт яр астына төшмәкче итте, ләкин Кәнзел аның җиңеннән тотты.
— Үзем. Биредә кимендә дүрт метр бар. Әҗәл эзләмә.
Кәнзел, сыек тал чыбыгына тотына-тотына, ипләп кенә баса-баса, яр астына төште. Биредә зур-зур ташлар, кайчандыр кагылып һәм сынып калган субайлар чыгып тора иде, Кәнзел балыкны кыя белән яр кырыенарак тартып китерде дә калкып торган таш өстенә басты, аннары түше белән икенче ташка ятты һәм кинәт яр кырыенда кай-нашкан балыкның саңагыннан эләктереп алды.
Бу саргая башлаган терсәк буе сазан иде. Кәнзел шуңа аптырады: камыш арасында, тыныч буа өстендә йөзә торган сазан нигә турбин астына төшкән?
Әйдә, мен тизрәк, — дип кычкырды карт. Аның авызы колагына җиткән, тез өстендәге эшләпәсен кавыз буена ук ташлаган иде.
Кәнзел башта балыкны болгап яр өстенә ыргытты, аннары тырнашып үзе менде. Менгәндә үк үзләренә таба килүче авыл Советы председателе Фәхрине күрде. Кәнзелнең эче жуу итеп китте. Фәхрине күрмәмешкә сабышып, ул тез башын каккалап торды, дәшми генә китмәкче итте. Шунда Фәхри аны туктатты.
— Сабыр ит әле, Кәнзел, — дип хәйран калып балыкка карап С торган картка кулын сузды. — Исәнмесез, Шакиржан абый! Иртәлә- 5 гәнсез бүген, әй! Иртәнге якта каба шул балык.
Кәнзел кавызга табарак китте, күперчеккә басып, үрелеп юынып 3 алды.
— Өйгә керә тор, мин хәзер,—диде Фәхри, ана таба борылып. * Кәнзел киткәч, ул балыкчы картнын терсәгеннән алды, яр кырын- - нан бер читкәрәк әйдәде.
Тагын күңеле нидер сизенеп, уфтаиа-көрсенә башлады Кәнзел ~ «Ник килде икән?» Тегермән өенә керүгә, тәне кинәт бүтәннән эсселе- 2 суыклы булып китте. Менә шунда булган хәл исенә төште аның. «Тәз- = кирә?»—дип пышылдады ул Тукта, нигә курка сон әле? Тәзкирә- моннан ике ай элек кияүгә чыкты инде, Зөфәр белән тора, һәм без х аның белән квиты Нигә курка соң әле? Ни гаебем бар минем бу Фәхри алдында? Шулай ук Зөфәр? .
Кәнзелнең күз алдына Тәзкирә белән булган хәл килде. Тәзкирә Z. һәр көнне тегермән янындагы чишмәгә суга йөри иде. Көн саен Кән- • зел аны яр башына басып каршы ала, бер сүз әйтми, кызның су ал- ; ганын күзәтеп тора, аннары карашы белән умартачы өенә кадәр оза- ; тып кала. Кызның тулышып, чибәрләнеп, буй житкереп килгән чагы Тегермәннән ике йөз метрда гына торучы умартачы Халикъ кызына Кәнзелнең күзе әнә шулай төште. Башта кызга Кәнзелнең күзәтүе ошамый иде. Тора-бара ул моңа ияләшә төште.
Бу вакытта Кәнзел тол ир сыманрак яши иде. Тәзкирә ишле семьяда туып үскән, аннары ул кадәр күзгә бәрелеп торырлык чибәрлеге дә юк, әмма яшьлек бит ул үзе чибәрлек, Кәнзел моны күрә иде
Бер тапкыр ул Тәзкирәне тегермән өенә чакырды. Кнч иде, ут алып сөйләшеп утырдылар Кәнзел апа ялгызлыгы, бәхетсезлеге турында зарланды. Шунда кинәт ут сүнде, Тәзкирә курка калды, торып ишеккә таба китмәкче итте, әмма Кәнзел шунда аны кочаклап алды. Аннары Тәзкирәне кулына ук күтәрде дә җилтерәтеп зыр-зыр әйләндерә башлады.
— Мин сипа әйләнәм, мин сине менә шулай гел кулымда гына күтәреп йөртәчәкмен...
Аннары барысы да төштә кебек кенә булды. Түр яктагы лампочкадан сәкегә тонык кына якты төшә, Тәзкирә сулык-сулык итеп елый. Кәнзел тезләнгән килеш аны юата: әйләнәм, ди. син — минеке, ди.
Ләкин Кәнзел Тәзкирәгә өйләнмәде. Кызны флоттан кайткан таза, чибәр, хәрби хезмәткә киткәнче үк Тәзкирәне яратып йөргән Зөфәр ошатты һәм. күп тә йөрмичә, өйләнеп тә куйды
Икенче көнне нртә таң белән ул тегермән янына килде. Килде дә Кәнзелне чакырып чыгарды һәм аны култыклап яр кырыена алып китте.
Кәнзел сизенде акланырга жыенды. Ләкин Зөфәр аңардан берни сорап тормады, киерелеп торып Кәнзелнең яңагына сугып жнбәрде. Күзләреннән утлар чәчрәгән Кәнзел таллар арасына ташланды, әмма Зөфәр жнтезрәк булып чыкты, аны биленнән эләктереп алды да. күтәреп, яр астына атты. Кәнзел бил тиңентен суга барып төште һәм кабаланып ярга менә башлады:
— Зөфәр, туктале, тимә мина, зинһар.
— Мен. мен әле, тизрәк!—диде Зөфәр, бер ни булмаган кебек, тәмәке кабызды.
Кәнзел курка-курка яр өстенә менеп җиткәч, аның күкрәгенә типте. Кәнзел тагын яр астына очты. Бу юлы инде авыз-борынына су тулып, ярга чыга алмый маташты. Ниһаять, көч-хәл белән аягүрә басты, дер-дер калтыранып, яр кырыена килде дә елар дәрәҗәгә җитеп:
— Зөфәр, мин гаепле түгел, ул... үзе килде.
— Мен әле, мен бире, эт аламасы. Инде алай икән, еламый гына сөйлә!
— Якынрак кил, болайрак дим!
Кәнзел, яр кырыеннан кузгалырга куркып, ике кулын алга сузды да җиргә тезләнде.
— Энем Зөфәр, алла хакы өчен.
— Якынрак кил дим!
Кәнзел тезе белән шуышып Зөфәргә таба килә башлады.
— Зөфәр дим, зинһар!..
Кәнзелнең кыяфәте ямьсез, куркыныч иде: аның башындагы кепкасы суда калган, чәченә балчык сыланган, иреннәре күгәреп киткән, күзләрен кан баскан.
— Кил, кил, курыкма! Тәзкирәне җәберләгәндә курыкмагансың бит! Я, кил диләр сиңа!
Зөфәр аны изүеннән эләктереп алды, аягүрә бастырды.
— Әйт әле, хәшәрәт, син ул турыда берәрсенә сөйләдеңме? Сөйләдеңме дим?!
— Берәүгә дә әйтмәдем, Зөфәр, беркем дә белми.
— Ант ит, җир упсын диген!
— Беркемгә дә әйтмәдем. Беркемгә дә. Кичер мине. Зөфәр. Кичер. Ипи йөзен күрмим менә...
Кәнзел чыраен сытып елар дәрәҗәгә җитеп ант итте.
— Инде мактанып аның яманатын сатып йөрсәң, әҗәлең менә шунда булыр, белеп тор!
— Зинһар гафу ит, гомер ишетмәссең, каберемә кадәр ишетмәссең. Ипи тотып ант итәм! Ике күзем чәчрәп чыксын.
Зөфәр аны каты итеп ярга таба этеп җибәрде. Кәнзел артка китә- китә, туктап кала алмыйча, тагын аска очты. Бу юлы ул:
— Үтерәләр!—дип аваз салды.
Зөфәрнең моңа җен ачуы чыкты. Кәнзел артыннан ул да яр астына сикерде. Тез тиңентен суда килеш, ул Кәнзелне чәченнән эләктерде дә яр кырыенарак тартып китерде, судан башын гына чыгарды.
— Кычкырасыңмы?
— һе... һе... үт...
Зөфәр аның башын тагын берничә секунд суга батырып тотты. Аннары Кәнзелне яр буенарак китерде.
— Кычкырасыңмы тагын?
Кәнзел дәшмәде, кисәк бата башлады. Зөфәр аны тагын җилкәсеннән алды да яр башына сөйрәп мендерде, тегермән өенә өстерәп керде, идән уртасына сузып салды.
— Фуу, эт җан! Тор!!
Кәнзел күзләрен ачты, бәбәкләрен акайтып, түшәмгә текәлде.
— Әгәр дә мәгәр ишетәм икән. — диде Зөфәр һәр сүзенә басым ясап, — әҗәлең кавызда булыр, эт җан!
Зөфәр киткәч, Кәнзел идәндә бик озак ятты, аның колак төбендә өзлексез нидер чыңлый, күкрәге чәнчешеп әрни, бер аягы берни тоймас хәлгә килгән иде.
Менә ул көч-хәл белән торып утырды, башын аска иеп, пычрак итекләренә карап катты.
— Моның өчен мин сине гомергә кичерәчәк түгелмен, мир хәерчесе, гомергә!..
Кәнзел берни тоймаган аягына сукты да гарьлектән елап жи- бәрде. Күзләре кызарганчы, тамак төбе әчеткәнче елады, аннары өнсез калып тик утырды. Бу хәлнең чын булуына ул ышанмый, гүя бу төш кенә, уяну белән бар да юкка чыгар һәм барысы да онытылыр ♦ дип уйлады. Әмма утыра торгач ышанды ул: бу төш түгел. Зөфәр. Тәзкирәнең ире, Кәнзелне эт итеп кыйнап китте. §
... Ишектә Фәхри күренде. Ул түр яктагы өстәл янындагы озын з эскәмиягә утырды. -
— Кил әле бирегәрәк, Кәнзел. т
Кәнзел дәшмәде, ул яңа гына кичергән тәэсирдән айнып житмәгән ф иде әле. _
— Ишеттеңме әле ЗөфәрБадыйковның хатынын ташлап Карама- =
лыдан ук китүен!..
Кәнзел, йөзенә кайнар су бөркелгәндәй, башын күтәрде, күзләрен * шарландырып Фәхригә карап катты. «Минем каргыш төшкән», — дип - эчтән генә сөенеп куйды ул.“
— Ничек? Кайчан?
— Бүген төнлә. Шәп егет иде, кулыннан килмәгән эш юк иде. * алтын куллы иде. Беләсеңме, мин бирегә ни өчен килдем?—диде £ Фәхри.
Кәнзел, җилкәсен җыерып, куырыла төште, тез өстендәге кулы u биеп тора башлады. Фәхри моңа игътибар итте, апа таба борылыб- " рак утырды. з>
— Тәзкирә Зөфәрнең китүенә Кәнзел абзый гына гаепле дип ба- * ра. Ул төнне Зөфәр тегермәнгә килгән булган икән. Ләкин биредә син булмагансың, Хафиз гына булган...
— Зөфәрне ул көнне күрмәдем дә, белмим дә. Яла бу!
— Ашыкма, ул турыда беләбез. Синең биредә булмавыңны да беләбез. Мине менә нәрсә кызыксындыра: синең хатының Зәйтүнә аның белән булган.
— Мин берни лә белмим. Ул миннән аерылып китте. Минем ни эшем бар аңарда. Кәнтәйлеге бар иде, эзләгәнен тапкан, күрәсең.
— Мин Зәйтүнәне акламыйм, ләкин сине дә якларга исәп юк Тәзкирә әйтә...
Кәнзелнең йөзе кинәт үзгәреп китте. Күз төбендәге капчык биеп тора башлады.
— Пи дисәң дә, инде буласы булган. Соң инде,— диде Кәнзел
— Соң түгел, Кәнзел. Ә бит теге вакытта Тәзкирә килеп әйткән иде. Эшне һичкемгә әйтми, кузгатмый тордым. Чөнки Зөфәр кайтты, аның артыннан йөрн башлады, өйләнде. Торып китмәсләрме днп өмет иткән идем, Фәхри, тирән сулап, көрсенеп куйды.— Ә ул алай булмады, язмышлар, чылбыр боҗралары кебек, берсе-берсенә бәйләнгән икән шул. Хатынының шундый икәнен белгәч, синнән үч алу нияте белән, Зәйтүнә белән йөрн башлаГан Шул гарьлегеннән синен Зәйтүнәне алып киткән. — Фәхри беразга сүзсез калып, бармак буыны белән өстәлне шакып утырды. — Менә мин күзәтәм күзәтәм дә сине. Кәнзел, шаккатам. Кая таба тәгәрисең сннэ Ничәмә хатын аердың, алма кебек кызга кызыккансың . Ә үзең һаман иректә әле. Сөяген төрмәдә черергә тиеш синең кылган бу явызлыкларын өчен!
Фәхри китүгә, тегермән өе»1ә балыкчы карт килеп керде. Ул өстәлгә бер ярты аракы, берничә пешкән йомырка, өч-дүрт кисәк колбаса, калай кружка, ярты тавык чыгарып тезде Шуннан сон гына, азык төялгән биштәрен читкәрәк куеп, сәке башында утырган Кәнзел гә дәште.
— Әйдә утыр, Кәнзел туганый, капкалап алыйк. Югыйсә, балык белән мавыгып, тәмам ашаудан калынды
Кәнзел өстәл янына теләр-теләмәс кенә күчте, ә башында һаман шул бер уй бөтерелде «Тагын китәргә туры килер микәнни «закон
йортына?» Кәнзел аның кунак йорты түгел икәнен яхшы белә. Кай- түына ике ел гына бит әле.
Балыкчы карт кружкага бер йотым гына аракы салды, күтәреп куйды да бер кисәк колбаса капты.
— Усал да соң, каһәр. Җитеш әйдә, тартынып торма. — Кәнзел дәшмәде. Шуннан карт аңа карап-карап торды да:—Хатының өчен уфтанасыңмы, әллә башка берәр кайгы башыңа төштеме? дип сорады.
— Барысы белән дә кызыксынасың үзең, картлач.
— Мин белмәгән нәрсә юк иде бу районда, — карт тагын аракы салды, кружка белән колбаса кисәген Кәнзел алдына рак этәреп куйды.
— Әйдә, тот, кайгың онытыла төшәр, кайгыңны ю.
Картның соңгы сүзе Кәнзелнең колак түрендә зынлап торды. «Кайгыңны ю, кайгыңны ю.»
Кәнзелнең тизрәк эчәсе, исерәсе килде. Ул кружкадагыны бер тын алуда эчеп җибәрде. Аннары башын иеп уйга калды, хәтта колбасага да үрелмәде. Карт аңа гаҗәпләнеп карап торды-торды да:
— Авызыңа ризык кап, үтең янар, — диде.
— Кирәкмәс, моны гына эчеп караган бар. Күпсенмәсәң, салып бир тагын берне.
Кәнзел икенче кружканы да бушатып куйды.
— Җилле эчәсең үзең. Кайда өйрәндең?
— Закон йортында өйрәттеләр.
— Әйтәм, гел Себер зимагурларыча кыланасың,—диде карт.— Анда да булырга өлгердеңмени инде?
— Сиңа соң барыбер түгелмени?
— Түгел шул. Син. туган, бер хакыйкатьне аңламыйсың, ахры. Тормыш ул, энем, чәбәләнгән йомгак кебек — бөтерелә, бутала, айкала. Менә син миңа хатыным китте дидең. Өч хатынга өйләнеп карадым дисең. Синең соң яратып караганың бармы? Әллә чын мәхәббәтне табу өчен җиде хатынга өйләнү зарурмы? Ул, энем, бер генә буладыр инде, югыйсәң, очсызланыр, кадере калмас иде. Яна мәхәббәт искене үтерә дип тә сөйлиләр. Юк сүз ул, энекәш, яңасы да юк мәхәббәтнең, искесе дә юк, чын мәхәббәт искерми ул. Чын мәхәббәт ул саф алтын кебек, йөргән саен шомара, ялтырый, гүзәлләнә генә бара. Әйе, әйе, син авыз ерма, ул дөньяда иң изге табыш. Ә синең кылганың? — Карт тез өстендә яткан, буыннары кантарланып каткан кулларына беравык карап торды. — Кыргыйлык ул көчләү, вәхшилек.
Балыкчы карт, колбаса кисәге кабып, иренеп кенә чәйни башлады.
— Ә бит сине чынлап та утыртып куюлары бар, — дип дәвам иттерде ул. — Булмас димә. Әтиең кем синең, әниең кем? Әниеңне гаепләмим, ир бала гадәттә әнисенә охшамый. Ә менә әтиеңне гаеплим. Әллә соң ул да синең кебек хатын-кыз артыннан өстерәлдеме?
Кәнзел дәшмәде. Аның күкрәген нидер көйдерә иде. Үкенү идеме бу. болан да җәрәхәтле җанга тоз сибеп, акыл сатып утырган картка карата туып килгән ачу зәһәре идеме — зиһене чуалды, аңламады. Әмма бөтен дөньясына каны кайнавы хак иде. Ул буыннары агарганчы йодрыгын йомарлады, көрсенеп-ярсып тешен шыгырдатып куйды.
— Салып бетер әле!
— Эч әйдә, эчеп кал. Анда бирүче булмас...
Кәнзел йодрыгы белән өстәл почмагына сугып алды. Буш кружка сикереп куйды.
— Менә-менә, чат җүләр син, чат тиле. Язылышмыйча өч хатын белән торып карагансың, закон сиңа тимәгән, хакы юк кебек иде. Ә менә хәзер уфтан инде.
Кем мине судка бирә алсын. Кияүгә чыкты, ике айдан артык тордылар. Юк инде, картлач, алай булмас ул!..
— Дулама, мин сипа судья түгел, тикшерүче дә түгел. Хатыннарыңа кем никах укыды?
Кәнзел сүрелә төште, башын иеп, итек очларына карады.
— Әтәй, Гайзулла мулла. ф
Ярый әле, Кәнзел балыкчы картның йөзен күрмәде. Югыйсә, исе-акылы китәр иде. Гайзулла исемен ишетүгә, карт агарынып китте, калтыранган бармакларын тыярга теләп, кулларын ике тез арасына кысты.
— Димәк, син Гайзулла малае?
— Үзе,—диде Кәнзел һәм торып басты. Балыкчы аның беләгенә ябышты.
— Тукта, сабыр ит!
Балыкчы карт нидер әйтергә жыенды. әмма соңгы мәлдә капыл тукталып калды. Тегермән өенә Тажылбанат килеп керде. Керде дә каударланып Кәнзел янына килде.
— Балам, бәбкәм, бөтен авыл синең турыңда сөйли.
— Инәй, кирәкми,—диде ялварулы рәвештә Кәнзел.
Тажылбанатны ишектә күрүгә, балыкчы карт арты белән борылып утырды. Тажылбанат аңа игътибар итмәде, аның үз кайгысы кайгы иде. Ләкин ниндидер бер мизгелдә аның карашы балыкчы картка тукталды. Юк, юк, бу кешене ул башын киссәләр дә таныр иде. Та- жылбанатның күз алдында моннан күп еллар элек булган хәлләр яңарды. Үзенә текәлгән күз карашын тоеп, балыкчы карт та аңа таба борылды.
— йа аллам, йа ходаем, Шакиржан!—диде Тажылбанат һәм буыны йомшап, хәлсезләнеп караватка барып утырды. — Күпме еллар үтте, килмәдең, күренмәдең .
Кәнзел һични аңламыйча бер әнисенә, бер балыкчы картка карады.
— Инәй, нәрсә сүлисең син?
— Тамагым кибеп китте, су бирче, улым
Кәнзел аңа чүмеч белән су китерде. Чырае агарынып калган Тажылбанат калтыранган куллары белән чүмечкә үрелде, әмма алмады, эчмәде, балыкчы картка карап, күкрәк түреннән чыккан әрнүле тавыш белән:
— Шакиржан, коткар баламны! Ит ярдәм. Аны утыртмакчы- лар, — диде.
Кәнзел кулындагы чүмеч шап итеп идәнгә төште. Абыстайның ап- ак күлмәгенә, кызыл читегенә, бөрмәле бала итәкләренә су чәчрәде.
Балыкчы карт әле Тажылбанатка, әле чырае үзгәргән Кәнзелгә күз ташлап алды һәм, утырган урыныннан кузгалып, нидер әйтмәкче булып авызын ачты, мәгәр кузгала да, дәшә дә алмады, очып китәргә торган кошны эләктерергә теләгәндәй, йөрәк турын учлап тотты да акрын гына идәнгә шуып төште...
20
Туган авылы Карамалыга Гөлзифаның беренче генә кайтуы түгел иде инде. Шулай да туган як басуларын күргән саен, ул дулкынлана, теле языла, күз алдына бала чагы, җиткән кыз чагы, Әюбе белән гомер иткән еллары килә.
«Москвнчжың арткы урындыгында Гариф белән Әднлә утырган Гөлзифаны алга, шофер янәшәсенә урнаштырганнар. Кыр ышыклау урман полосасы юлның әле бер ягына күчә, әле икенче ягына. Басулар өстендә рәшә дулкыны тибрәнә. Зур күл артындагы усак урманы да рәшә эчендә калган
Машина Чәчәганак тавын төшә башлады Чишмәгә житте.
б. «к, у,» № 6.
МӨСӘГЫЯТ ХӨВИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
65
Чәчәганак чишмәсенең терекөмеш кебек чиста суы вак ташлар арасыннан һаман чылтыр-чылтыр ага да ага. Күп хәлләргә шаһиттыр бу чишмә. Болгарлар килгәнче биредә Чәчәк Ана кабиләсе яшәгән, имеш. Ык буйлары Бөек Болгар дәүләтенең бер төбәге булып киткәч тә, Урта Азия сәүдәгәрләре Болгарга йөргәндә дә, аннан сон да юлчылар һәр вакыт шушы чишмә янына туктап, кунып, ял итеп китә торган булганнар.
Аклар өй-каралтыларын яндыргач, Әюбен юк иткәч, Карамалыдан баласын алып чыгып киткәндә Гөлзифа да шушы чишмә янына туктап, әнә шул ташка утырып соңгы тапкыр Карамалыга карап торган иде.
Печән җыярга килгәч, Әюбе белән шушы ташка утырып ял иткәннәр иде. Шомырт, карлыган, балан, бөрлегән өлгергәч, балыкчы Корбан бабалары аларны көймә белән башкорт ягына чыгарыр иде. Көймә ярга төртелүгә, Әюп сикереп төшәр иде дә Гөлзифасын көчле кулларына күтәреп, әрәмәгә алып кереп китәр иде. Корбан карт аларга:
— Кайтыр якта сөрән салырсыз, чыгып алырмын, — дип, мыек астыннан гына елмаеп, үзенең дә яшьлеген исенә төшереп, озатып калыр иде. Шул көнне алар ике капчык балан җыйганнар иде. һәм шул көзне Әюпне солдатка алдылар.
Өч ел гомерен патша окопларында бурсып, немецларга каршы су- гыша-сугыша бетләп, интегеп беткәч, бер изге бәндә аның күзен ачкан — качып китәргә һәм авылдашларын байларга каршы көрәшергә өндә дип өйрәтеп җибәргән. 1917 елның җәендә Әюп хат-хәбәрсез генә авылга кайтып төште. Белгәне белде аның Карамалыга кайтканын, белмәгәне белми дә калды. Әюп ниндидер революция турында, патша тәхеттән төшерелгәннән соң Россия белән идарә итүне вакытлыча кулына алган Керенскийны тиздән большевиклар себереп ташлаячаклары турында сөйләде. Имеш, озакламый хөкүмәт эшче һәм крестьяннар кулына күчәчәк. Алпавыт утарларын, бай-мулла җирләрен крестьяннарга бүлеп бирәчәкләр.
Шуннан соң Гөлзифага таныш булмаган агайлар, алар өенә җыелып. ни турындадыр озаклап киңәшә торган булып киттеләр.
Әюбе Вакытлы хөкүмәтне эт итеп сүккәндә, озакламый Рәхим байның үкчәсенә басабыз дип өндәгәндә, Гөлзифаның коты алынды, ялгыз калган минутларда бишектәге баласын күкрәгенә кысып, алладан мәрхәмәт сорады.
Без капчыкта ятмый, ә Әюп без генә түгел иде, кемдер качкын солдатның Карамалыда яшеренеп ятуын ил өстенә чыгарды. Рәхим бай белән староста этлекләрен тиз күрсәттеләр: волостька атчабар җибәреп хәбәр иттерделәр һәм Әюпне тотып алып янә солдатка озат- тырдылар. Ләкин бу юлы инде ул озак йөрмәде. Беренче кар белән, чанага кырын ятып, көпә-көндез кайтып төште. Халык аһ итте.
— Тимерче Әюпне влач ясаганнар ди!
Әюп Латыйпов бүрегенә кызыл тасма бәйләгән, билендә наган, куенында мөһерле кәгазь, газеталар.
Ул кайту белән үк Гөмберт Фәризунны авыл буенча йөреп җыен җыярга җибәрде. Җир турында сөйләшү була дигәч, халык, янгынга килгәндәй, тиз җыелды. Гөжләп торган халык арасыннан мондый сүзләр ишетелде:
— Рәсәй тагын дәүләт башын алыштырамы әллә?
— Патша февральдә үк төшерелде, нинди патша алыштыру ди ул һаман: авызыңнан җил алсын! Тфу, тфу, тәүбә, диген...
— Сөбханалла, сөбханалла, ахырзаман җитәдер...
Гөлзифа да, баласы янында күрше Галимәне калдырып, Әюбе белән җыенга килде. Мәдрәсәгә җыелган халык эчкә сыймады, ишек-
тәрәзәләр алынды. Күрсәң, тәмам мәхшәр диярсең. Менә Әюп жыен өстенә калкып чыкты.
- Җәмәгать, авылдашлар! Вакытлы хөкүмәт таратылды Дәүләт башына Ленин җитәкчелегендәге эшче-крестьяннар власте килде. Шушы көннәрдә генә Питердә эшчеләр Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерделәр һәм властьны үз кулларына алдылар. Яна дәүләт жнр һәм тынычлык турында Декрет игълан итте. Менә ул!
Укы, укып күрсәт! —дип шаулаштылар.
Әюп кайда укып, кайда аңлатып, яна дәүләт тарафыннан игълан ителгән бу Декретны халыкка җиткерде.
Җир-урманнарны. ишан, алпавыт, бай, мулла җирләрен ярлыларга бүлеп бирергә. Рәхим байга да җирләреннән колак кагарга туры килер.
— Хак әйтәсең, күп имде Карамалы халкын!..
— Кайчан сугыш бетә, шул турыда әйт син безгә, Әюп туган. Яшәр әмәлләр калмады...
— Җәмәгать, туганнар. — дип күтәрелде берсе. — Рәхим байның җирен-малын бүген үк ярлыларга өләшик. Әюп туган әйтә Ленин үзе кушкан, ди. Җәмәгать, әйдәгез Рәхим бай утарына!..
Халыктан бу хәлне көтеп бетермәгән Әюп дулкынланудан бер мәлгә каушый калды. Аларны болай тиз кузгатып булыр дип уйламаган иде ул. Халык ншек-тәрәзәгә ташлануга, Әюп янәшәсендә басып торган Гөлзифага
— Бар, бала янына кайт, ирләр арасында йөрмә,—диде һәм, кузгалуга, Гөлзифа аның шинель чабуына ябышты.
— Җибәрмим, җибәрмим мин сине бер кая да!..
Ләкин Әюпне аңардан тиз аерып алдылар. Урамга чыгуга, Әюп төркем алдына йөгерде, һәм җил-җнл атлап Рәхим бай утарына таба киттеләр.
Әюпнең шинеле җилбәгәй киткән, ул, эсселәп, бүреген салып кулына тоткан иде.
Аның шулай шәбәеп китүен күреп, Гөлзифа. «Атасы, башыңа кн, салкын тияр!»—дип кычкырырга теләде, хәтта төркем артыннан йө- гермәкче итте, ләкин шул мәлдә аның каршында, җир астыннан чыккандай, Гайзулла пәйда булды.
— Үләсе мал баз эзләр, диләр, шуңа ашкына Әюбең. диде Гайзулла, күзләрен алаландырып, һәм тиз генә китеп барды
- Менә, әни, Карамалыңа да килеп життек,—диде моңа кадәр Әдилә белән сөйләшеп барган Гариф
— Әйе, шушы авылда туып үсте инде, шушында атаң белән гомер итте әниең, балам Әй, улым, кнлгән-килгән атаң күмелгән җирне тапсаң икән син. Теге вакытта эзләп-эзләп тә тапмадылар бит. Шуңа җаннарым әрни, ичмасам, каберенә чәчәкләр салыр идем
— Куй инде, әни, елама, шатлан, туган авылыбызга кереп барабыз түгелме сон...
— Авыл авылдыр инде,—диде Әдилә, бер дә исе китмәгәндәй
Әдилә шулай диюгә, шофер аңа әйләнеп карады һәм юлга күзен төбәп, үз алдына сөйләнгән кебек тезеп китте;
— Асфальт юллар юк шул әле бездә. Аның каравы, келәмдәй яшеллек, сулап туймаслык саф һава, буы чыгып торган яңа сауган сөт бар. Аяк очында гына елга. Телисең — төшәсең дә коенасың, телисең— кер чайкыйсың, телисең — балык тотасың Карамалы халкы ул бит борынгы халык. Чәчәк Ана әбинең ыруы яшәгән тау куышы әле дә булса бар. Кызыксынсагыз, барып карын аласыз Куышның диварларына хайваннар рәсеме төшерелгән, борынгы бабаларыбыз- ның сәнгате...
МӨСӘГЫИТ Х9БИВУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Хәйран икән. Сез, алай булгач, Чәчәк Ана токымнары буласыз инде?
— һәм син дә, Әдилә. Онытма, әтиең бит шушы авылда туган кеше,— диде Гариф, Әдиләнең иңбашына кагылып.
— Ничек бер ел гомеремне үткәрермен икән мин монда?
— Теләмәсәң, китә аласың, дускаем.
Әтисенең сөйләшү рәвешендә үпкә тоеп, Әдилә аның җилкәсенә башын салды.
— Артык яхшы күңелле кеше син, әти. Тыңлыйм-тыңлыйм да үзеңне — шаккатам. Намусыңа тузан кундырырга да куркасың кебек.
— Ә син аны, намусыңны диюем, пычратып юуны мәртәбәрәк күрәсеңме?— диде моңа кадәр дәшми утырган Гөлзифа әбисе. — Әбиеңне санга сукмаган гына җитмәгән, атаң белән үртәшәсең инде хәзер...
Ул арада машина Гарифларның чыбык очы карендәшләре булган Фәһимәләр турына килеп туктады.
— Кайтып җиттек кебек, кордашлар, — диде шофер.
Фәһимә ал арны капка төбенә чыгып көтеп тора иде инде. Гөлзифа апасын ул гөр килеп каршы алды. Исәнлек-саулык сораша-сораша, Гөлзифаның әйберләрен, кунакның кулын да орындырмыйча, өйгә алып кереп китте.
Әдилә түргә үтте, тәрәзә каршындагы кечкенә диванга барып утырды. Килер-килмәс борын әтисе белән әбисе үгетен тыңлау аның ачуын китергән иде, шуңа бераз турсаеп торды. Әмма аңа игътибар итүче булмады. Әдиләнең күзе тәрәзә каршындагы сәрби агачына төште. Җил исеп куюга, агач яфраклары тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп китә. Сине генә дәшкән, сине генә күрергә теләгән берәү тәрәзә чиртә кебек.
Самавар өлгерде. Гөрләшеп бергә-бергә чәй эчтеләр. Чәйдән сон Гариф эшенә китте. Гөлзифа карчык карендәшеннән кәҗә мамыгы турында белеште. Ахирәте Хөббениса карчык кайчандыр алар гомер иткән нигездә тора иде. Күрше булмасалар да бергә үстеләр, кичке уеннарда бергә булдылар, абыстайга сабакка йөрделәр, Рәхим байга уракка бергә чыктылар. Заманында бик якыннар иде алар. Узган кайтуында барып килергә вакыт тимәде. Мамык сылтавы белән барып күрим, ичмасам, үзен дип, Гөлзифа урамга чыкты.
һәй, гомер дигәнең, кайчан гына әле шушы урамнан каюлы алъяпкыч бәйләп, ояла, тартына, — гүя бөтен авыл аңа карап тора—түбән очка, Идрис абзыйларына төшәдер иде Гөлзифа. Алар да әнә Гөлзифа киткәч икесе тиң гүр иясе булганнар. Егерме беренче елгы ачлык алып киткән үзләрен. Ә менә бу йорт авыл халкын калтыратып тоткан Ахун старостаныкы иде. Ахунны Себергә сөргәннәр, диделәр, кем тора икән хәзер монда? Өе һаман шул, бүрәнәләре генә каралган да түбә калайлары купкалаган. Урам яктагы карт тупылларны төптән үк кисеп, яшь үсентеләр утыртканнар.
Үзгәргән авыл, үзгәргән. Яңадан-яңа өйләр, һәммәсе шифер яисә калай түбәле, һәммәсендә телевизор антеннасы. Кешеләренең киенүләре дә шәһәрнекеннән ким түгел, бар да чәчкә кебек киенгәннәр, күзләрең камашыр. Казанда һич кайгысыз торса да, күңеле һаман шул туган авылга тарта бит. Бөтенләй булмаса да, бер-ике елга торып калыр иде, кайтыр карендәшләре юк. Фәһимә дә кышны шәһәрдә яшәгән малайларында чыга, җәйләрен генә авылда тулгана, бер аягы авылда, бер аягы шәһәрдә, дигәндәй.
Үткән-сүткәннәр Гөлзифаны олылап исәнләшеп китәләр.
Бәрәкалла, үзе яшәгән нигезгә утыртылган йорт янына да килеп җиткән түгелме соң? Өе башка булса да, нигезе аныкы бит. Таш өй белән агач келәт исә әле дә исәннәр икән. Узган кайтуында йөрәгемә ярамас дип килмәгән булган иде. Нигә бу тикле йөрәге тибә соң әле?
Әллә, ходаем, үз башыма йөримме шулай алгысынып, булган-беткән хатирәләрне яңартып?! Нигә бу хәтле яман булып китте?
йорт-каралты тирәсендә кеше-фәлән күренми. Капканы сак кына ачып ишегалдына керде. Таныш нәрсәләрне күргәч, ярсып тибә башла- ф ган йөрәген тыюдан гажиз калып, келәт янына үтте, таш өйнең ишек яңакларын сыйпаштырды. Бите буйлап яшь акты, илле еллар элек булган хәл күз алдына килеп, яңарып китте.
Кан эчендә яткан Әюбен келәт астына тартып кертергә тырышуы, биләүсәсенә төргән килеш йорт уртасында калдырган баланың ярсып- өзгәләнеп елавы, ат тояклары тавышын ишетүе һәм ни кылырга белми әле балага, әле Әюбе гәүдәсенә ташлануы, нәниен күкрәгенә кысып, кадала-каплана бәрәңге бакчасына йөгерүе... Ул хәлләрне яңадан дошманыңа да кичерергә язмасын.
Өйдән ак яулыгын карлыгачлап бәйләгән какча гәүдәле карчык чыкты һәм, кулын маңгай өстенә куеп, таш өй янында басып торган Гөлзифага карады, һәм таныды булса кирәк, болдырдан төшә башлады:
— Сөбханалла, Әюп Гөлдифасы димме? Гөлдифакаем, син ич, син, ахирәтем! — дия-дия килде дә, кулларын алъяпкычына сөртеп, күрешергә сузды. — һәй, китче, бер дә картаймагансың бит син һәй, танымый торасыңмы әллә тагын?! Ихластыр, танымый тора Гөлдн- факаем-ахирәткәем, мин бу, мин — Хөббенисан. Бәрәкалла, өйгә керик, нигә аяк өсте торабыд...
Хөббениса жәһәт кенә мич каршына үтте, шаулатып самаварга су салды һәм аннары Гөлзифа янына килеп утырды.
— һәй, сөйләпләр торасымы, үткән гомерләр диген син аны, Гөлдифакаем! Үтте инде, үтте гомеркәйләр, картайдык. Япа-ялгыз диярлек, бер оныгым белән генә торам. Кылыммы? Улы хедмәттән кайтыр елда гына йөрәге чәнчешүдән дөнжа куйды, Гөлдифакаем. Бигрәкләр дә үкенечле булды инде менәтерәк. Ирләрне алышып булса да, тәкъдирләрне алышып булмый шул, нишләмәкләрең кирәк, аллаһы тәгаләдән удыплар булмый. Оныгыммы? Өйләнмәгән әле, өйләнми. Солдаттан
кайтуына да биш былтыр инде. Бәй, мин үстерми ни, кем үстерсен, үдем үстердем, үдем кеше иттем. Нинди бәхеткәй ди инде ул. Гөлдифакаем Камалетдинне, Әюп югалгач, председатель итеп куйган булдылар. Яман кыдыл иде бит, кулаклар белән бугад- га-бугад килде, күпләрен Себер сөрде. Ахырында үден дә тушында кереп күд алдымда суеп чыктылар. Ушым китеп егылдым. Кемнәр булсын? Шул Рәхим бай белән Ахун калдыклары инде. Син киткәч, седнең нигедне бедгә бирделәр. Рәхим байның Гайзулла киявенә дип суктырган бурасын күчереп, менә дигән өй житкереп кергән генә иек. Булды инде, булды, Гөлдифакаем, үч тотучылар да булды. Әнә әле булса онытканнары юк. Былтырларны староста Ахунның малае Маг- нитагурдан кайтып китте. Мәгәдингә кергән дә күденә чагылган бер кешене эчерә икән. Әүвәлтен ата-анасының исемен сорый, ди Минем Дарнфуллам да килеп кергән. Син кем нәселемнән, атаң-анан кем дип сорый икән, Дарифуллага ни. әйткән дә биргән. Шуңа теге, Гөл- днфакаем, тоткан да Дарнфулламның битенә аракы сипкән. Киткәннәр эләгешеп, тешләрен коешканчы сугышканнар. Әнәтерәк, син тынлай дип тәмам онтылып киткәнмен, самаварым кайнап та чыкты
Чәй янында Хөббениса. ахирәтен кыстап, рнзык-нигъмәтләрне Гөлзифа каршынарак күчерә торды.
— Җитеш әле. Гөлднфа, житешеп утыр Әнә катыннан да авыд ит. бал-кәнфитенә дә үрел. Аллага шөкер, бик рәхәт торабыд. Еллар гына имин булсын инде.
Үткән гомерләрне искә төшереп, сөйләшеп, елашып утыра торгач, кич жнткәнне сизми дә калдылар. Хөббениса ахирәтенә мамык сорар
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
га баруы турында Фәһимә кардәшләренә кайткач кына исенә төште Гөлзифаның.
— Нигә, әбекәй, озак йөрдең?—дип сораган Әдиләгә:
— Иртәгә тагын барырмын әле, сүзебез дә бетмәде, — диде ул.
Иртән аны әбисе уятты.
— Әдиләү, Әдилә дим! Тор инде, балам, тор. Әтиең эшкә китә әнә. Сине дә уятырга кушты. Эш урынын күрсәтер идем, ди.
Әдиләгә түр як өйнең кечкенә бүлмәсенә урын җәйгәннәр иде. Юлдан килгәнгәме, ул изрәп йоклаган, әтәчләр кычкырганны да ишетмәде, көтү куганны да күрмәде. Ә кичке якта Фәһимә апасына көтү киткәнне күрәсем килә, мине дә уят әле дигән иде. Фәһимә апасы кызганган, күрәсең, уятмаган.
Җил дә уянган, сәрби агачының ябалдашлары белән уйный: яфраклар арасыннан төшкән кояш нурлары Әдилә яткан караватта биешә.
— Әдилә, Әдилә дим!
— Тордым, торам, әбкәй.
Әдилә караватка торып утырды, юрган астыннан аякларын чыгарып идәнгә басты. Күрше ишегалдында ярсып-ярсып үрдәкләр бакыралар, алар тынган арада көтүдән калган яшь бозауның мөгрәве ишетелеп китә, бакча башындагы болында трактор гөрелди иде.
— Әбекәй, чүәкләр бирче!
Такта белән бүленеп алынган бүлмәнең ишеге ачылды, әбисе килеп керде.
— Менә боларны гына ки дә ишегалдына чыгып юынып кер. Әтиең ашыга.
— Әти гомере буена ашыкты инде ул, — диде Әдилә һәм, иске чүәкләрне аягына элеп, халатын кия-кия, ишегалдына чыкты.
Кояш нурларыннан күз чагыла. Ишегалдын хәтфә кебек каз үләне каплаган. Әдилә салкын чыклы үләнгә ялан аяк кына басып карады. Тәнне кымырҗытып ниндидер рәхәт йөгерде. Кинәт аның сабый чагындагы кебек йөгереп китәсе килде. Менә инде Әдилә йорт буйлап йөгерә дә башлады. Рәхәт иде аңа. Бөтен күкрәкне тутырып иртәнге тыгыз һава иркәли, күңел әллә нинди ашкыну тоя, җилпенеп, кош кебек күккә ашасы, ак болытларга кадәр менәсе килә.
Әтисе Әдиләне ашыктырды.
— Әнә сине бирегә китерергә үтенгән партком секретаре килә. Әюп бабаңны үз күзе белән күреп белгән кеше.
Харисов бер егет белән сөйләшеп килә иде. Әдилә белән Гарифны күрүгә, әлеге егет тукталды, балаларча бер урында таптанып алды һәм, гаепле кеше сыман, башын түбән иде. Аннары борылып китеп барды. Киң җилкәле, шактый эре сөякле егет иде бу.
Әдһәм абыйсына Әдилә үзе кул бирде. Партком секретаре ана сынаулы караш ташлады.
— Исәнме, исәнме, Әдилә. Талип абыең сине анда дүрт күзләп көтә. Җиһазларын да тапты, һәммәсен дә эшләп куйды инде. Үзем алып киләм дигән иде, эш чыгып кына калды. Хәзер килеп җитәр ул. Лабораториягә таба атлый торыйк.
Лаборатория болдырына менгәч. Гариф алдан партком секретарен уздырып җибәрде дә кызының кыска күлмәгенә, күтәрмәле аяк киеменә күз ташлап:
Җәйләүгә чыгарга булсаң, кайтып киенебрәк килерсең,— диде.
— Алай пычрак булса, мин анда, әти, барып та йөрмәм, туп-туры Казанга кайтып китәрмен.
— Бер дә урынсыз болай сөйләшүен. Калырга ниятен булса, анда да барырга туры килгәләр шул.
— Калырга ният итсәм, әти жаным, барырмын да. Резин итек киярмен дә барырмын,— диде Әдилә, коридорда туктый төшеп
— Я инде, ярсымасана, кешедән яхшы түгел, Әдһәм абыеннан.
— Нигә соң әле, әти, мин аңардан оялырга тиеш. Каласынмы, калмыйсыңмы, имеш. Оят түгелме?.. Тәмам бала-чага урынына күрә башладык мине!..
— Үртәлмә юкка. Мин синең турыңда кайгыртам, ә син үзенчә аңлыйсын.
Эчке якка үткәч, Әдилә һәр тәрәзә төбенә утыртылган гөлләрне күрде. Коридорны узып, иң түр бүлмәгә керделәр. Биредә аларны кечкенә буйлы, нәрсәсе беләндер чегәнгә охшаган бер кыз каршылады.
— Таныш булыгыз, — диде Әдиләгә Әдһәм абыйсы.—Тамчы атлы кызыбыз, биредә эшли.
Кечкенә буйлы, чегән чырайлы кыз мөлаем елмаеп ана кулын сузды, Әдиләгә ул нәниләр кулын хәтерләтте.
Бүлмә иркен иде. Аппарат-приборлар әйбәтләп урнаштырылган. Тәрәзә төпләрендә матур-матур гөлләр.
— Гөлләрне Тамчыбыз үстерә, аның һоббие.—диде партком секретаре.—Ярдәмче кирәк дип табасың икән, Талип абыен жайлар.
Әдилә әйләнмәле түгәрәк урындыкка утырды, бер әйләнеп алды да гамьсезрәк кыяфәттә, шул ук вакытта чын-чынлап.
— Хезмәт хакы күпме булыр? — дип сорады.
— Анысын Талип абыегыз әйтер. Минемчә, шәһәрдәгедән ким алмассыз.
— Ферма-жәйләүләргә дә үзем йөрерменме?
— Ярдәмчеңне йөртерсең. Кирәк тапсаң —үзең дә Бер ияләшеп китсәң, сеңелем, авылдан китәсең дә килмәс әле.
Әдилә башын чайкаган булды, бераз кыланчыкланып торып китте, прибор-аппаратларга кагылгалап бүлмә буйлап йөреп килде
— Шулай да минем бүген үк жәйләүне күрәсем килә
— Анысын Талип абыең живо оештырыр. Хәзер килеп жнтәр ул.— диде Харисов һәм тамак кырып кунды.
Ул арада коридорда ир-ат тавышы ишетелде, аның көр сөйләшүеннән кем икәнен белеп була иде.
— Каяле-кая, күрсәтегез әле чибәркәйне үземә. Казан чаклы Казаннан килеп, нигә башта председательгә күренмәде? Ниткән башбаштаклык бу?! — дип көлә-елмая килеп керде Талип. Керүгә ул гөрлн- гөрли енмез-таза кулын сузды һәм Әднләнен нәфис кулларын уч төбенә алып, күзләренә карады.
— Я, исән-имин килеп життекме, Әдиләкәй? һәй, исемнәрен да исемнәрең. Юк. мин бу исемне болай гына Карамалыдан жибәрмим. композиторларны чакыртып жыр яздыртам. Я. ничек, лабораторий ошыймы? Әллә башта жәйләүне карап киләбезме?.. Хозурлык анда, жәннәтен бер якта торсын.
— Аргамакка утырып.
— Әйдәгез, — дип кузгалды Әдилә, председательнең кинаяле эчкерсез сөйләшүенә кушылып. — Җәйләүгә!
Талип, аның колагына үрелә төшеп
Карамалыга килгән интеллигенциянең моңа кадәр кире киткән булмады әле. Моннан соң да булмас дип ышанасы килә. Бигрәк хатын кызның. Егетләр бездә буа буарлык. Балсыз кабып йотарлык- лары бар! — диде.
Әдиләгә председательнең бу мөнәсәбәте гажәп сәер тоелды Ләкин бераздан ул үзенең дә шул уенга кереп китүен сизми дә калды.
МОСӘГЫПТ ХӘБИВУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Аргамаклар, ак тулпарлар тотардай егетләрегез бармы соң әле, Талип абый?
— Менә дигәннәре, такта чәйдәй катылары, урта бармак кебекләре бар.
Шаяртуны бик үк чынга алмыйча, Талипка ияреп болдырга чыкса, Әдилә ишек төбендә чынлап та тарантаска жиккән ат күрде.
— Минем бит гомеремдә тарантаска утырып йөргәнем юк,— диде ул. хәлнең чын булуыннан уңайсызланып.
— Алайса, йөртеп күрсәтим үзеңне бер. Рәхим ит, утыр!
Талип, атның башыннан тотып, Әдиләнең менеп утыруын сабыр гына көтте. Тарантаска кеше утыруга, ак тулпар түземсезләнеп бер урында тыпырдарга тотынды.
— Мин калам инде алай булгач,— диде аларга ияреп чыккан партком секретаре.
Әмма Талип аны гүя ишетмәде дә. Ул атның башын җибәрде һәм үзе дә тарантаска менеп утырды.
— На, Иркә! Киттек!..
Колак төбендә жил уйный, дәртләнеп юртып киткән ат күңелле генә пошкырып куя. борынга әчкелтем ис бәрелеп китә, тояклардан балчык чәчри. Моны күреп, Талип плащын салды һәм Әдиләнең алдына япты, һәммәсенә дә игътибар итәргә гадәтләнгән һәм тормышындагы һәрбер үзгәрешне җиңел генә, җай гына, ә күп вакытта уен- көлке белән уздырып жибәрә торган кешегә охшаган иде председатель. Әдилә председательне кай ягы беләндер Җәвиткә охшатып куйды. Юк, килеш-килбәте белән түгел, холык-фигылеме шунда, мөнәсәбәтеме... Ул да шулайрак кылана иде. һәр эшкә батыраеп тотына, җиренә житкерәме ул аны, юкмы, анысы аның өчен әһәмиятле түгел, тотынуы хак булсын. Семья тормышына да шулайрак карады бугай ул. Үтә җете кызылдан башлады, әмма тора-бара дәрте сүрелде, баштагы кызыллыкның әсәре дә калмады.
— Матур безнең яклар. Кырымнарың бер якта торсын, — диде председатель тирә-юньгә күз ташлап. —Әнә, күрәсеңме талларны, җәйләү шунда.
— Матур урында икән. Якларыгыз ямьле, Талип абый.
, — Киләсе елга әнә тегендә, Зур күл башындагы калкулыкка, ял йорты салырга ниятлибез. Күл аша асылмалы күпер сузачакбыз. Күпердән чыгуың була — урман, әрәмә, болын китә, Ык елгасына ярты чакрым гына кала.
Алда ике вагон күренде, арырак җәйге абзарлар, сыер сава торган җайланма, улак-утлыклар. Җайланма юан кәүсәле таллар арасына күләгәгә урнаштырылган. Шуннан чишмә агып ята.
Талип тарантастан сикереп төште, атны вагон почмагындагы боҗрага бәйләп куйды.
Җилдә тузгыган чәчләрен рәтләштереп, Әдилә дә төште. Ат шундый ак иде, хәтта Әдиләнең малкай тәненә кагылып карыйсы килде.
Әкрен, исеме Иркә булса да, усаллыгы бар аның. Тешли күрмәсен, дип, председатель Әдиләнең терсәгеннәи эләктереп алды.— Башта вагонга кереп чыгыйк.
Вагонның бер башында — кызыл почмак кебек нәрсә, икенче башында караватлар. Чисталык, пөхтәлек, тумбочка өстендәге пыяла банкаларга чәчәкләр куелган. Әмма җәйләү урнашкан урын вагон эченнән күп өлеш матуррак һәм ямьле күренә.
Гариза язып биримме, болай гына алырсызмы?—диде Әдилә, вагоннан чыккач.
— Калу ниятегез хак булса, гариза язмый булмас...
Карагыз әле, Талип абый, нигә сез миңа бер «сез», бер «син» дисез? к н
— Авылда гадәтләнгән инде. Онытылып кнтәм дә «снн»гә күчкәнемне сизми дә калам. Әллә «син» дигәнгә үпкәләдегезме?
— Юк, Талип абый, болай гына соравым.
— Ничек дәшим сон?
— Ничек телисез — шулай.
— Ярый, килештек, алайса. Ярдәмче кирәк булырмы, юкмы? Без бер кызны укырга
жибәргән идек инде. Ләкин аның әле ике ел укыйсы бар Хәер, ярдәмче табарбыз, риза гына булыгыз.
— Килештек,—Әдилә, председательне шаккатырып, ирләрчә кул сузды. — Мин риза!
...Карамалыда калу-калмау мәсьәләсен ул үзе хәл иткән булса да, әтисенә бу турыда сүз әйтмәгән иде әле. Гариф, кызында ниндидер үзгәреш күреп, ахрысы, юри дәшми, сорашмый торды. Ләкин әбисе түзмәде.
— Ниме сон, кызым, председатель белән сөйләштегезме?
Бирегә килергә чыккач та, Казанда чакта да: «Син авылда үскән кеше түгел ич, нигә шунда ашыккан буласың!» — дигән әбисенең тел төбен аңламый торды Әдилә. Әбисеннән мондый сүз ишетү бераз сәеррәк иде сәерен. Әдиләнең авылда каласы хәл ителгән инде, әтисе моны сизеп тора булса кирәк, шуңа дәшми утыра.
— Ике яше дә тулмаган баланы бер әбиең кулына калдырырга исәбеңме әллә, кызыкай? Карамалыда торасың килсә, әнә Чәчкәнне дә алып кил.
— Алып килермен, әбекәй.
Гөлзифа әбинең күзләрендә ачу чаткылары уйнаса да һәм Әдиләнең авылда калуына риза булмаса да, ул яңадан дәшмәде, ашын ашады, чәен эчте. Фәһимә апасы гына:
— Карамалыда калырга ниятләп бик әйбәт иткәнсең, Әдилә. Шәһәр генә димәгән. Анда әнә урамга чыгам димә, юлга тәңкә төшеп ун минут ятмый, һавасы авыр, урамнары тар...
— Җитте-житте, туганым, — диде кардәшен бүлдереп Гөлзифа.— Үзең әнә бер дә алай итмисең әле. Авылны мактыйсын, шәһәрдә торасың. Салма бала күңеленә яман коткы. Болай да иләс-м иләсләнеп китәргә генә жай эзләп йөри.
Ләкин Әдилә аларны тыңламый инде. Күңеле утырып житмәсә дә, китү турында уйламый иде ул. /Хлдагы көндә башкарасы эше турында уйлады ул һәм келт итеп әллә нигә Җәвит исенә төште Тәрәзә төбенә килеп утырды, һавага карады Аксыл болытлар төньякка таба ашыгалар. «Тагын шул Җәвитме? һаман шуны оныта алмавыңмы? Ничек онытырга? Ничек онытырга шуны?! Йөрәк парәләремне ярып чыккан балам бар бит минем аңардан!.. Инде авылга килде, онытылыр дип ерак китте, Казаннан өч йөз километрда яшиячәкмен. Ә ул, мөртәт, һаман күңелдән китми...»
Ике карчык дөнья кайгыртып сөйләшәләр, әтисе Ык буйларын әйләнеп кайтам дип чыгып китте Ичмасам, аңа эчен бушатыр иде.
Әдилә тәрәзә аша гына бакчага төште. Сәрби куагы төбендәге кечкенә эскәмиягә утырды. Кайдадыр, бик еракта, мотоцикл тырылдый. Кинәт кенә янәшәсендә диярлек мәче чинап куйды. Әдиләнең тәне буйлап кымыржу үтте. «Абау!» дип кычкырып жибәрүен сизми дә калды.
Фәһимә апасы тәрәзәдән башын тыкты.
— һәй, нәләтләр, нинди туй инде һәр көнне! Кичә булды кичә ызгыштыгыз. Перес-с, муркыргырлары! — Әднләне яка гына күргәндәй:—Ә снн нишләп утырасың биредә? —дип сорады.
— Авыл белән сөйләшәм, Фәһимә апа.
— Кем белән?
— Авыл белән.
— Песиләр белән диген. Кер әйдә, я талап китәрләр үзенне.
МӨСӘГЫЯТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР <
— Авыл песиләре кеше талыйлармыни?
— Зрә дә усал безнең Карамалы песиләре!..
Өйгә кергәч, Фәһимә апасы аны алгы якта туктатты да колагына пышылдады:
— Гөлзифа түткәй юри генә кылынган була икән. Үзе торса торсын авылда, баланы бирәсем юк, өмет тә итмәсен, ди.
— Баламны бик сагынсам кайта-килә йөрермен, Фәһимәттәй.
— Тап дөрес әйтәсең, Әдиләкәем, бер дә исең китмәсен, рәхәтләнеп тор, яшә.— Фәһимә Әдиләнең муенын пешерердәй булып якынлашты. — Кияү дә табып бирермен үзеңә, менә дигәнен, урта бармак кебеген.
— Фәһимәттәй җаным, минем ирем бар лабаса. Без аның белән аерылышмаган да бит әле.
— Анысын тиз эшлиләр хәзер, бер дә кайгырма, гариза гына язып бирәсең дә... һи, жүләр, бер кискән икмәк ябышамы! Аллаһы боерган булса, җаның теләгәнгә димлим үзеңне. Гомерегез буена гөрләшеп торырсыз һәм Фәаимәттәгезгә рәхмәт укырсыз менәтерәк. Кул артым зрә дә җиңел минем.
— Юк инде, Фәһимәттәй, рәхмәт, әлегә җитеп торыр, берсеннән дә арынып җиткәнем юк. Инде бер бәхеткәйләрең булмагач.
— Исең киткән икән, иләгенә күрә чиләге табыла аның. Күңелең генә ир-аттан бизмәсен. Бизсә харап кыналар булырсың...
Әдилә бик озак уйланып ятты, күзенә йокы кермәде.
Мәхәббәт аңа, язгы ташу кебек, көтмәгәндә килде. Җәвит аңардан тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк иде. Әдилә Казан зооветеринария институтына укырга кергәндә, ул аспирантурада иде инде.
Ж,әвит... Әдилә аңа бер күрүдә гашыйк булды. Кирәк бит шулай, су буенда арка кыздырып ятканда таныштылар. Әле булса хәтерендә, ул башта Җәвитнең оста йөзүенә игътибар итте. Кайчак шулай су коенучыларны гамьсез генә күзәтеп, кайнар комда оеп ятасың. Тәнгә рәхәт, эссе. Шунда синең күзеңә оста йөзүче берәү чалына. Аны гына күзәтә башлыйсың. Җитезлегенә, осталыгына хәйран каласың. Ул гынамы, имеш, инде аның белән бергә йөзәсең.
Кыюланып китеп, Әдилә егет судан чыгып волейбол уйный башлаган җиргә килде. Уенга аның белән янәшә басты. Ниндидер мизгелдә күзгә-күз карашып алдылар. Уйнап туйгач, коенырга инде бергә төштеләр.
Егет аны озата килде, юл өстендәге кафега кереп морожный ашадылар. Шунда белде Әдилә: Җәвит исемле егет зооветеринария институтында аспирант икән.
Менә ни өчен әбисен шаккаттырып зооветеринария институтына укырга кергән иде Әдилә. Чөнки Җәвит шулай теләде.
Икенче курста ул Җәвиткә кияүгә чыкты. Җәвит Әдиләнең әтисенә ошады. Аспирантураны тәмамлагач, ул аны хәтта министрлыкка эшкә урнаштырырга ярдәм итте.
Кешенең мәхәббәттә янып-көю чоры була. Утка ташланган көя күбәләгедәй, мәхәббәт кочагына чумган чаклар була. Ул гына. Ул, ул, ул! Аның өчен яшисең, аның өчен эшлисең, аның өчен үләргә риза- сың. Әдилә дә бу чорны кичерде. Тәҗрибәсе юк, яшь иде. Ә Җәвит күпне күргән, тәҗрибәле кеше булып чыкты. Бәлкем шуңа күрәдер ул:
— Безгә әлегә бала кирәкмәс, әүвәл институтны тәмамла, аннары да өлгерербез, — диде.
Бу көнне Җәвит аны ресторанга алып керде. Әдилә йөкле иде инде.
— Юк, Җәвит, табам, — диде Әдилә.
Җәвит вино китертте. Эчте, исерә төште, теле язылды.
— Мин китәм синнән, Әдилә...
— Ярый, Җәвит, иртәгә үк врачка барам. Китү сәбәбен шул гына булса..
— Сытылып утырма. Сок инде. Аннары сәбәбе дә ул гына түгел. Минем яшьтән үк яратып йөргән кешем бар Мин ансыз тора алмыйм, ф Әдилә. Аңла мине.. — диде Җәвит.
Әгәр дә мәгәр менә хәзер Әдиләгә йөрәгеңне йолкып ал да өстәлгә сал дисәләр, мөгаен, ул моны эшли алыр иде. Ир бнрмәк — жан бирмәк диләр ич. Ул аның сүзләренә башта ышанмады. Ни сөйләмәс кызмача баштан. Ләкин Җәвитнең күзләрендә сәер, бөтенләй анын өчен ят булган караш күрүгә, йөрәге кысылып куйды.
Әдилә агарынып китте, өстәл читенә тотынып тормакчы булды Ләкин буыннары буйсынмады.
— Мин кайтыйм, Җәвит, соң инде.
— Син мине гафу ит. Әдилә. Син акыллы ич, анла, без барыбер бергә тора алмас идек
«Нигә, ни өчен?!» — дип сорыйсы килде Әднләнен, ләкин сорамады, дәшмәде, әкрен генә күтәрелде дә, исерек кеше сыман аякларында ныклык тоймыйча, ишеккә таба китте.
... Җәвит белән алар әнә шулай аерылыштылар. Җәвит бар булган әйберләрен алды да китеп барды. Кая китте, кем янына — Әдилә кызыксынмады.
Ул чакта Әдилә үзен язгы ташкынга эләккән йомычкадай хис итте
Аерылышуларына бер ай дигәндә әтисе кайтты. Диванда бәйләү бәйләп утырган Әдилә янына килде, башыннан кочып чәчләрен сын- пап-сыйпап алды.
— Борчылма, кызым. Ана кешедән бала артмый ул, бергәләп үстерербез ... — диде.
Әдилә, әтисенең күкрәгенә башын төртеп, үксеп-үртәлеп елап жи- бәрде. Менә кем җитмәгән икән аңа, менә кемнең йомшак сүзләренә зар-интизар булып яшәгән икән ул бу көннәрдә!
— Елама, сабыр ит. Институтына барырга теләмисен икән, академик ял ал. Соңыннан жайланыр. Читтән торып укырсыңмы, башка институтка күчәрсеңме, күз күрер. Тынычлан. Кем белә, бәлкем әле акылына утырып әйләнеп тә кайтыр .
Юрган астында уйланып ята торгач. Әдилә йокыга талды Йокысында да уйлары гүя дәвам итте. Әле ул болында ялан аяк йөгерде, әле Җәвит белән су коенды. Менә, имеш, ул текә ярга таба йөгерә Ләкин нигәдер туктый алмый Гүя аны кемдер куа. Менә яр чите. ме«ә ул хәзер аска, түбәнгә очачак Инде суга сикерәм дигәндә генә кинәт аңа канатлар үсте, һәм ул очып китте. Әйе, әйе, ул оча ала бит әле Их, рәхәт тә икән очулары! Аста ямь-яшел болын, урман-кырлар, бормаланып аккан елга.
21
Талнп иртэ уянды. Кичә кичтән сызлаштырып торган тешенең авыртуы сизелми иле. Ул гадәттә уяну белән урыныннан кузгала иде. бүген исә Кафиянең кем беләндер төшендә сөйләшеп ятуын, дугаланып килгән иреннәрен кыймылдатып, ниндидер сүзләр әйтергә тырышуын күреп, үзалдына уйланып ятты Шунда ул, үз-үзен яман бер фикердә тоткандай көрсенеп. Минниса белән бәйләнеп китүенә эчтән генә үкенү кебек бер хис тойды
Аннары фикер җепләре комплекска килеп ялганды. Шуны салып ходка җибәрсә, үлсә дә үкенмәс иде Комплексны салу чорында Талнп шактый кыен хәлләргә калгалады. Изге алдау дигән булып, авылдагы хуҗалык сыерларын бер атна буена кырда саудыртып дәү-ләткә сөт озаткан иде, колхоз исәбенә колхозчыларның сыерларын саудыра дип Хөснетдиновка җиткереп өлгергәннәр. Күрәсең, Карама-
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
лыда «дуслары» да күп әле. Ә комплекс кирәк. Талип яткан урынында ярсу аттай башын чайкап куйды.
Кояш чыкты, тәрәзәнең югары өлгесеннән нур бөркеп керде һәм Кәфиянең маңгаена кунды. Кәфия, чебен кунгандай, кулы белән маңгаена кагылып алды.
Талип, хатынын уятмаска тырышып, ипләп кенә торды да аяк очларына гына баса-баса чыгып китте, салкын су белән юынып алды. Алгы өйдә Миңлекамал карчык чәй эчеп утыра иде, Талипның юынып керүен күргәч, ул аңа да бер чокыр китереп куйды. Талип түр стенадагы барометрга чирткәләп карады, әмма прибор аны куандырмады, ук «коры як»ка таба калтыранып китте. Айлык прогнозда да явым- төшем күрсәтмәгәннәр, бу атна-ун көн эчендә яңгыр яумаса, игеннәр күзгә күренеп көя башлаячак, иген белән бергә Талипның җаны көяр, чөнки быелгы уңыш аның өчен аерата кыйммәт иде. Авыл ху-җалыгының төп экономиясен билгеләүче чара — иген игү бит. Терлекчелек исә бер продукцияне икенче төргә әверелдерүче чара гына. Икмәк булдымы, терлеге дә була, башкасы да.
Уйлана-уйлана чәй эчте. Янә агрономны исенә төшерде. Әлегә егет басыла төште, ару гына эшләп килә, ләкин Талип барыбер аңардан канәгать түгел әле. Өлтерә алмыймы? Комбайннарны кырдан-кырга күчерүгә кадәр үзе чаба. Бәлкем ярдәмче бирергә кирәктер үзенә? Юк, ярдәмче бирү белән генә бу хәлдән котылып булмастыр. Ниһаять, ике-өч ел буена хәзерләнеп, тикшереп, инде экономик яктан ныклы тәртипкә китерелгән системага күчәргә вакыттыр. Талип аңлый: аның бу тәкъдимен хупламаслар, ләкин аның кулында ул ысулны исбат итә алырлык хуҗалык бар бит. Сына, кат-кат тикшер, аннары күтәреп чык. Әйтергә ансат — сына. Райидарә моңа барырмы, Хөснетдинов хуплармы? Ә бит болай начар уйланмады. Миңнисаның да ярдәме тиде, исәп-хисапларны шундый итеп төзеп бирде — Талип шаккатты аның шулай нык итеп колхоз экономикасын белүенә. Әйе, Миңниса аның һәр планын ярты сүзеннән үк аңлады.
Ә колхоз белән идарә итүнең яңа ысулы болай иде: һәр тармакны аерып исәп-хисапка куярга. Ягъни, иң әүвәл, промышленностьтагы кебек, һәр тармакны цехларга бүләргә. Әйтик, игенчелек цехы, ә аның белән идарә итүне тулысынча агрономга йөкләргә, терлекчелек цехы — цех начальнигы зоотехник, бөтен җаваплылык аңарда, ярдәмче кирәк икән, махсус белемле кеше куярга. Төзелештә — инженер-төзү- че, мастерскойда — инженер-техник баш, яшелчәчелек үзенә һәм аларның барысы да председательгә буйсыналар, һәр тармакта — ныклы хуҗалык исәбе. Шунда, тик шунда гына күренәчәк кайсы тармакның ничек, ни бәрабәренә эшләве. Орлыклар начар — моңа агроном гаепле. Машина-трактор паркы җайда түгел — баш инженер җаваплы. Җирне начар эшкәртәләр — механизаторлар...
һәр эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш, һәркем җаваплылык тойсын. Әйе, рентабельлелек тик шунда гына килер бу колхозга. Кыскасы, һәр кеше эшенең нәтиҗәсен һәм җитештергән продукциянең үзкыйммәтен белсен. Башкаларның да ничек эшләүләрен күреп, белеп торсын. Моның өчен планлаштыру һәм исәп-хисап цехы булды-рырга. Бәлкем аны цех дип атап та булмас. Ләкин хикмәт анда түгел, хикмәт аның булуында. Ул үз мәгълүматларын райондагы ЭВМга бирер, ә аннан төгәл исәпләнгән перспектив күрсәтмәләр килер. Без аны колхозчыларга, белгечләргә җиткерербез. Анда инде, мәсәлән, агроном белән комбайнчы юк кына нәрсә өчен бугазга-бугаз килмәсләр... Ә Зарифны яңа кайткан «Колос» комбайнына утыртырга кирәк булыр, дип кинәт кенә күктән җиргә төште Талип.
— Катыгын да капкала, куе сөтнеке, күрше Сәрбиҗамал кертте, рәхмәт төшкере, — диде Миңлекамал карчык.
— Рәхмәт, кыстама, мин кунак түгел. Үзең аша, бер ай уразадан шактый ябыктың, әнә.
— Катык-сөтебез булмагач, нишләмәк кирәк. Сыерны колхозга илтеп бик шәп эшләдең инде...
«Астыртын да соң бу хатын-кыз, билләһи. Кем карар иде ул сыерны? Яшең җитмешкә житкән синме, һәр көнне битенә кояш төшкәнче йоклаган киленеңме? Юк инде, сезнең икегездә дә сөт кайгысы калмады. Балалар киткәч, тәмам иркенәйдегез, хәерле булсын. Ә сөт эчәсегез килә икән, сатып алыгыз».
— Гарьләнәм мин авылда торып кешедән сөт сатып алып эчәргә,— диде Миңлекамал карчык, Талипның фикерен укыгандай.
Талип дәшмәде, чәй өчен рәхмәт әйтеп урыныннан торды да, пнн- жәген жилкәсенә салып, ишегалдына чыкты. Миңлекамал әбисе сөйләшә башласа, көн үткәнне сизми дә каласын. Үз язмышыннан башлый, Себердә күмеп калдырган Кадермәте белән тәмамлый. Ярый ла әле, тәмамлый алса, Тажылбанат карендәшенә күчә, аннан Гайзулла жизнәйгә...
Кояш инде шактый күтәрелгән. Күлмәк аша арканы кыздыра. Ә һава чиктән тыш коры. Беркөнне аңа райком секретаре Хөснетди- нов: «Ел коры килә дип зарланасыңмы! Коры елны сынала председатель. Шуңа карап бәяләнә аларнын эше. Яңгырлы елны бар да үстерә аны уңышны. Ә син менә тиңдәшләреңне шаккаттырып коры елны да түбән уңыш алма»,— диде. Ә бит дөрес әйтә. Тнк аның өчен председатель сыналса, минем өчен коры елны агроном сыналачак».
Аяк астында күпереп торган юл тузаны. Печәнгә төшәргә дә күп калмады, ә яңгырлар һаман юк та юк. Җитәр кебек, моннан ары бо- лай эшләп булмастыр. Сугарулы жирләр булдырырга, йөз гектар гына түгел, өч, кирәк икән — биш йөз гектар.
Бер атна элек Талип Кыяр тавы каршындагы кыңгырау чишмәне буарга дип дүрт үзбушаткычны билгеләгән иде, ни сәбәпледер инженер ике трактор гына жибәргән. Көпчәкле тракторларның арбалары белән күпме генә балчык ташырга мөмкин Үзбушаткычлар кая? Юк, юк, төгәл жаваплылык тойсыннар өчен, әлеге цехларны булды-рырга. Башкача һич мөмкин түгел. Колхоз белән искечә идарә итү ул бер урында таптану дигән сүз.
Бу фикергә килер алдыннан Талип Казан галиме Гариф Латыйпов янына кереп утырды. Сүз ара сүз чыгып, басуларны сугару мәсьәләсенә кагылдылар. Гариф Әюпович аңа Кыяр тавындагы кыңгырау чишмәне буып, андагы биш йөз гектар җирне сугарып игәргә куша. Нинди культуралар чәчәргә кнрәген әйтте, фәнни яктан нигезләде. Унбиш гектар сугарулы җир йөз гектар мәйданның продукциясен бирә ала икән
Алда Харисов күренде. Ул болын ягыннан кайтып килә иде. Та- лнп аны юл чатында көтеп алды.
— Исәнлекме! — диде партком секретаре кулын биреп. — Механик җиңел машинаны рәтләде. Бюро уникедә башлана Печән һәм урып- җыю мәсьәләләре каралачак.
Талип яңагына ябышты.
— Ни булды?
— Теш сызлаштыра. Нервылар какшый, шайтан,— диде председатель йөзен чытып.
— Талип, син теге Хөббсннса әбинең оныгы Зарифны кая булса да эшкә куй инде. Рәнҗегән егет, китеп баруы бар
— Мин аны яңа кайткан «Колос» комбайнына утыртам Ә бригадир кирәкми миңа. Тиздән колхоз белән идарә итүне яңача үзгәртеп корачакбыз.
— Райндарә ни дияр соң?
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Яңаны буа алмаслар. Гуляев үзе яңа өчен яна торган^ кеше. Мин аның тел төбен чамалап карадым инде. Язып китер, райкомда, аннары Казанда карарбыз, диде. Хуплый болай. Сез шуны тагын бер укып чыгыгыз әле, Әдһәм абый. Килешмәслек нәрсәләр юк анда. Югыйсә, һичнигә җавап бирмичә, күләгәдә генә йөргән белгечләр күбәеп бара колхозда. Быел тагын орлык буенча бер агроном, зоотехник алырга кушалар, һәм кирәк тә. һәркем үз эше өчен тулысынча җавап бирсен. Менә ни телим мин, Әдһәм абый...
22
Сабан туйларына иртәрәк иде әле. Язгы эшләр азая төшкәч, бер якшәмбе көнне ял оештырыл алырга булдылар. Бу — яшьләр инициативасы иде, Талип та, Харисов та каршы килмәделәр. Теләгән кеше, сумкага салып, ризык-нигъмәт алып төште, чормага ташланган иске самаварларның да кирәге чыкты.
Гади генә ял көн бөтенләй бәйрәм төсе алды. Әтисе белән бергә Әдилә дә болынга төште. Бу тамаша хозурлыкны, чуар-чибәр киенгән Карамалы халкын күргәч, Казандагы сабан туйларын хәтерләп, ул тәмам әсәрләнеп китте. Яшьләр бер тирәгәрәк җыелган иде, дәртсенгән күңеле Әдиләне шунда тартты, яшьләр анда бии, төрле уеннар уйныйлар иде. Алар арасында Тамчы белән Вафа да күзенә чалынгач, әтисенә:
— Әти, мин дә әнә тегендә киттем, — дип кузгала башлады.
— Китә бир, — диде әтисе.
Әдиләнең Карамалыга килүе һәм колхозга эшкә урнашуы турында яшьләр арасында имеш-мимеш йөрсә дә, күбесе аны күреп белмиләр иде әле. Әдилә алар янына килгәч, аерата егетләр болганыбрак алды сыман. Колактан-колакка пышылдашулар, «Әйе, шулай икән шул», «Эһем, чибәр икән, шайтан!» дигән «ым»нар да булмый калмады. Бер караганда, моңа бер дә шаккатырлык түгел дә бит, юк шул, яңа кешене күздән ычкындырмыйлар.
Егетләр:
— Кияүдәме?—дип кызыксынсалар, кызлар:
— Үзе генә килгәнмени, кияве кайда икән соң? — дип сораштырдылар.
Дөрес анысы: килгән-киткәннәр белән генә Карамалы яшьләрен әллә ни шаккаттырып булмый хәзер. Саф һава суларга дип авылга кайтучыларның исәбе-хисәбе юк диярлек.
Ләкин бу бит Карамалыга эшкә килгән. Җитмәсә, Әюп Латыйпов- ның оныгы, ди. Ә Әюп Латыйпов Карамалыда беренче председатель булган кеше, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән...
Егетләр тыштан Әдиләгә игътибар итмәскә тырышсалар да, кыюраклары табылды тагын, берәүсе танцыга чакырды, бөтерелеп, кызны көлдерә-елмайта биеде, ниндидер кызык сүзләр дә әйткәләде бугай. Әдилә тыенкы гына кеткелдәп көлеп-көлеп алды.
— Күрегезче бу Зариф абыйны. Күрде дә капланды, яныннан да китми Әдиләнең.
— Чәчләрен күрче син аның. Иңбашларына ук таратып җибәргән. Килешә тагын үзенә! — диде берсе, кызның чәчләренә күзе төшеп.
Әдиләне сәер бер тойгы биләп алды. Егет аңа шаярткан булып:
— Мин сезне бүген төнлә ак аргамакка атланып урларга киләм, — дип куймасынмы.
— Килегез, урлагыз, — диде Әдилә көлә-көлә, — мин сезне тәрәз ачып көтеп торырмын.
Менә бит син аны, дөньяны!
Шулай үз-үзен онытып, шаяруга каршы шаяртып, кыланчыкланып,
кемгә булса да ирәя алырмын дип уйламаган иде, ә монда исә күңелен шундый хис биләп алды, гүя ул әле кияүгә дә чыкмаган, гүя ана нибарысы унҗиде яшь.
Яшьләрдән берсе:
— Әйдәгез Зур күл буена! — дип сөрән салды.
— Әйдә, Әдилә, син дә!—диде Тамчы, аның янына килеп. — Зариф абый, чакырыгыз инде партнершагызны.
— Бармыйм дисә, мин Ыкка ташланам!—диде Зариф.
— Алай булгач, бармыйча да булмастыр, — дип, Әдилә Зариф ягына сирпелеп алды. — Көтеп торыгыз, мин әтигә генә әйтеп киләм.
Шулай диде дә ул яр буенда чәй эчеп, гәпләшеп утырган әтисе янына йөгерде. Табындагылар кызып-кызып бәхәсләшәләр иде. Әди- ләгә игътибар да итмәделәр. Аның каравы, Әдилә аларга игътибар итте. Бигрәк тә әтисе белән янәшә утырган ак чырайлы, зәп-зәңгәр күзле, мөлаем гына йөзле бер хатын аның игътибарын җәлеп итте. Әтисе аца ни турындадыр мавыгып сөйли, ә теге апа дикъкать белән тыңлый. Самавар бу бөркеп гөжләп утыра, ашъяулык өсте тулы тәм- лс-тәмле ризыклар. Әдиләнең авызына сулар килде. Тик ашау белән мавыгырга вакыт юк, аны бит көтеп торалар...
— Әти, мин Зур күл буена барып киләм.
— Бара бир, — диде әтисе сөйләвеннән туктамыйча гына.
Әдилә әйләнеп килгәндә, яшьләр төркем-төркем булып тарала башлаганнар иде инде. Тамчы, Вафа, Зариф аны көтеп торалар иде. Әдилә алар янына килеп басты да, Зарифка күз сирпеп, сизелер-си- зелмәс кенә елмаеп куйды.
— Әйдәгез, мин әзер, кузгалдык.
Зариф аны култыклап алды. Әдилә башта беләген тартып алмак- чы иде дә, нигәдер яхшысынмады, терсәген җыя гына төште. Егеткә күз чите белән генә тагын карап алды. Киң кара кашлы, тулы гына йөзле, ияк уртасы чокыраеп торган бу егет күрер күзгә сөйкемле генә иде болан. Янәшә атлаган кызның җылы карашын сизүгә Зариф та кыюлана төште.
— Мине Зариф диләр. Әбекәй Дарифулла ди. Минзәлә ягыннан ул минем әбекәй, «д> белән «з»ны буташтыра.
— Минем исемем —Әдилә.
— Паспортыгызда да шулаймы? Минем паспортта Зарифулла. Нәкъ мулла кушканча...
Әдиләгә аның нык муены, уйнап торган беләк мускуллары күренә. Карале, әллә ниткән сәер тойгы били бара Әдиләнең күңелен. Үзен тәкәллефсез генә култыклап алган бу егеткә ни әйтергә тиеш соң инде ул? Нишләптер аңа күңелле. Кем алып килде аның боега башлаган күңеленә бу бәйрәмне. Шушы егетме әллә тагын?
Әдилә күккә карап-карап ала Күк йөзе чалт аяз, көн җылы, хәтта бераз бөркүрәк тә кебек. Алар хәтфәдәй яшел болын буйлап Зур күлгә таба атлыйлар. Аяк астында хисапсыз күп чәчәкләр. Әнә иссез ромашка, күгәрчен күзе, кыңгырау чәчәк, тамчы чәчәк, тимәс борын очып таралырга торган тузганаклар.
Зариф барган җайга бер чәчкә өзеп алды да Әдиләнең чәченә кадады.
— Сезгә урман кызы булу бик тә килешә икән. Әйдәгез, мин сезгә чәчәкләрдән такыя үреп бнрәм. Хәзер
Шулай днп, ул тиз-тиз генә чәчәкләр жыя башлады. Тамчы белән Вафа да җыештылар Әдилә дә калышмады Зариф, бәйләм бәйләгән оста куллы кызлардай, чәчәкләрдән такыя үрергә кереште. Әзер булгач, аны Әдиләнең башына кидерде
Тагын күңелле булып китте Әдиләгә. Ул, назлана төшеп, Зарифка •елмаеп-елмаеп алды. Бераз шулай көлешә-сөйләшә баргач, Вафа
МӨСӘГЫЯТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР 4
белән Тамчы бер читкә тайпылдылар. Зариф белән Әдилә икәүдән- икәү генә калды.
Ык буйларында җыр, шау-гөр килеп уйнаган тавышлар яңгырап тора Тамчы белән Вафа аерылып китүгә, аларга таба карап-карап алган Әдиләгә Зариф:
— Кирәкмәс, калсыннар, минемчә, аларның бер-берсенә әйтәсе житди сүзләре бар.—диде.
— Борылыйк, Зариф, — дигән булды Әдилә. — Зур күл бик ерак икән бит.
— Әйдәгез соң Ык буена гына төшәбез!
Әдилә иңбашын сикертеп куйды. _
— Ык буена житәбез дә шундук борылабыз. Сөйләштекме?
Әдилә ризалыгын белдереп ым какты.
Зарифның йөзеннән елмаю китмәде. Бу хәлне күреп-күзәтеп барган Әдилә үз кәефенә үзе ышанмады. Күңеленә иңгән боеклык, моңсулык янында кечкенә, бик кечкенә, кесә көзгесе кадәр генә яктылык күрде ул. Әдилә шул яктылык аша яңадан дөньяга карады. Иң-жил- кәне басып торган йөк жиңеләеп киткән сыман булды.
Зариф аңа нидер сөйли. Әйдә, сөйләсен. Әдилә ничектер үзенә күңел тынычлыгы кайтуын тойды. Бу вакытлы тынычлану гына иде, әлбәттә, Әдилә анысын да белә. Ләкин ул шуңа да шат иде. Күкрәк түрендәге әче төер эреп юкка чыкты, күңеленә читлектән иреккә чыккан коштай куаныч килүен тойды.
Әдилә Зарифка сирпелә-карый атлый бирә. Зариф аңа хезмәттә булуы, аннан кайткач бригадирлыкка укуы, аннары комбайнга утыруы турында сөйли. Әдилә аны тыңлый да, тыңламый да. Аның торган саен зиһене сафлана, теләкләре ныгый бара иде.
Аяк астында йомшак үлән кыштырдый. Адым саен ал, сары, зәңгәр, көрән, шәмәхә чәчәкләр очрый. Әдилә аларның хәтта исемнәрен дә белеп бетерми. Ә менә ак тажларын жәеп салган сары үзәкле иссез ромашканы белә. Яз да, көз дә чәчәктә утыра ул — болында да, юл буйларында да, кырда да, куак арасында да үсә. һавада сәер тынлык. Әрәмәлектә, урман ягында, кызлар «ау-у!» дип кычкыралар. Бу аваз башкорт ягындагы Рә тауларына барып бәрелә дә кире кайтып болын өстендә яңгырап тора. Табигатьнең сихри көченә гашыйк итәрлек бу Ык буйлары. Күңел күтәрелә, сабый чактагы кебек, ялан аяк йөгереп китәсе килә.
— Сандугачлар сайрый. Чү, күке дә кычкыра түгелме? — дип, Әдилә туктап тыңларга кереште.— Бер, ике, өч, дүрт, биш. алты, жиде. һи-и, бетте дәме? Димәк, миңа барлыгы җиде ел яшисе калган?
— Җиде түгел, житмеш.
— Ничек житмеш? — дип, Әдилә күзләрен уйнатып алды. — Җиде тапкыр гына кычкырды ич!
— Ә мин жиде янына бер нуль куям.
Әдилә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Юк инде, Зариф, жиде икән — жиде. Миңа шул гомер дә бик житкән.
— Дөньядан шулай бик иртә туеп та өлгердегезмени?
— Туйдым шул...
— Ай-һай-һай1 Ярый, ялганлашмыйк. Ләкин мин барыбер бу күке белән килешә алмыйм. Сез теләсәгез ни әйтегез, күке кычкырган «жиде»гә мин барыбер бер нуль өстим...
Шунда Әдилә очып килгән энә карагын күрде һәм кызыксынудан аның күзләре түгәрәкләнеп китте.
— Әйдәгез, тотыйк әле шул энә карагын, Зариф. Ул минем энәмне урлады.
Егеткә шул житә калды, ул энә карагын куып китте. Яшелле- зәңгәрле канатларын пыр-пыр китереп, бер күтәрелеп, бер төшеп, чәчкә-үләннәргә куна-куна, энә карагы да уенга кушылды бугай. Икәүләп куа торгач, аны югалттылар. Ләкин үлән арасыннан тагын ф икенчесе килеп чыкты. Зариф хәзер анысын куып китте. Энә карагы безелдәп оча, Зариф йөгерә, аның артыннан Әдилә чаба. Үзләре көләләр, үзләре йөгерәләр. Тик энә карагы гына моны белми иде, күрәсең. Ул туп-туры елгага таба юл тотты, яр астындагы камышка юнәлде. Зариф, жан-фәрман йөгереп килеп, яр читендә шып туктап калды, әмма артыннан чапкан шәпкә Әдилә аңа килеп бәрелде. Зариф, тигезлеген югалтып, яр астына төшеп китте. Ярый әле, яры текә түгел. Килеп төшүгә, бер аягы агач тамырына эләкте һәм ул, гәүдәсен тота алмыйча, йөзтүбән капланды.
— Аһ, Зариф! — дип куркынып кычкырды кинәт Әдилә.
— Аяк эләкте, — диде Зариф, башы белән камыш арасына барып төшкән жирдән күтәрелеп. Әдилә, аның канаган йөзен күрүгә, агарынып китте.
— Зариф, битегез канаган ич! Менә аласызмы?
Егет, үләннәргә тотына-тотына, яр өстенә үрмәләп менде. Бите бик каты сыдырылган, бер күзен ача алмый иде.
— Сезгә столбняк булуы бар бит...
Зариф кулъяулыгы белән ярасын каплады, чак кына арырактагы ташлыкка таба атлады. Әдилә аңа иярде.
— Хәзер юабыз аны. Берни дә булмас. Безнең әбекәй киселгән ярасына туфрак та сибә әле.
Куе таллар арасында сукмак бар иде. Шунда кереп киттеләр. Бераздан су буена килеп чыктылар.
Вак ташларга вак-вак дулкыннар килеп бәрелә. Бу урын нәрсәсе беләндер Әдиләгә диңгез буен хәтерләтә иде.
Зариф күлмәген салды да ботинкасы-иие белән тез тиңентен суга керде. Битен әйбәтләп югач, таллар арасыннан тигәнәк яфрагы өзеп алып, ярасына каплады.
— Әчетә, шайтан. Эт үләне табып булса, шуның белән ышкуга кан туктый да бит. Юк, күренми.
Зарифның күкрәк тирәсендәге кабарып торган мускуллары уйнап- уйнап ала.
— Гафу итегез, Зариф. Минем аркада булды бит бу.
— Икебез дә очкан булсак, шәбрәк буласы дисез инде? Сезне дә ияртеп очмавыма мин үкенеп куйдым әле. Ичмасам, бергә төшәр идек, үлә калсак, бергә үлгән булыр идек
— Көлмәгез, Зариф. Салыгыз майкагызны, салкын суда булса да чайкап алыйк.
Зариф майкасын теләр-теләмәс кенә салып бирде.
— Аннары талга элеп киптерербезме’
— Хәзер жилли ул, — диде Әдилә. Майканы алды да суга кереп чайкады, юды, әмма андагы кан таплары бетмәде Майканы чыгарып элгәч, күлмәкне юарга кереште. Әмма күлмәктән дә кан тапларын бетерә алмады. Киресенчә, таплар, жәелеп, аны саргайтты гына.
— Беләсезме, Зариф, салкын суда кан бетми икән бит.
Әдилә судан чыкты да, башын кырын сала төшеп, кояшка каралы Башына такыя кигәнгәме, бу мәлдә ул күл өстендәге төнбоекка охшап китте.
— Их, әллә коенып аласы инде?
— Әйдәгез, чынлап та! — дип хуплады Зариф Әднләнең бу сүзен, һәм чишенә дә башлады.
Зариф суга төшеп киткәч, Әдилә таллыкка кереп күлмәген салды да йөгереп килеп суга ташланды. Аның ак тәнендә яшькелт төстәге в «к. у» J* в. 81
МӨСӘГЫПТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
коену костюмы төнбоек яфрагы кебек, гүя ул тәненә яфраклар ябыштырып чыккан иде.
Зариф, колач җәеп йөзә-йөзә, аргы якка да җитте.
— Әдилә, бирегә йөзеп чыгыгыз, ком шундый эссе,—дип кычкырды ул, сыңар аягында терек-терек сикергәләп колагына кергән суны чыгарырга кереште.
Әдилә аңа таба хатын-кызларча аяк тибеп йөзеп китте. Ярга йөгереп чыкты да кайнар комга сузылып ятты.
— Их, җылы да икән ком!..
Зариф аның янына килеп утырды.
— Менә бераз кызынабыз да тагын су керәбез. Су җылы икән, мин салкындыр дип уйлаган идем.
Әдилә Зарифның таза гәүдәсенә, төк баскан күкрәгенә күз төшереп алды да үзалдына оялып күзләрен йомды.
— Әдилә, сезгә бер сорау бирергә ярыймы?
— Ярый.
— Сез лабораториягә эшкә килдегезме, әллә аппаратлар җиһазларга гынамы?
— Бер-ике елга эшкә килдем.
Әдилә күзләрен ачты һәм серле генә Зарифка карады.
— Әллә сездә шулай бик тиз танышалармы?
— ЭВМ булса, шуның аша гына танышыр идек тә бит, Карама- лыда ЭВМ юк шул әле. Шуңа күрә, менә шулай танышырга гына кала. Башта әрсезләнеп танцыга чакырасың, аннары башына такыя үреп кидерәсең, кәртечкәгә төшергән булып кыланасың, ул да ярдәм итмәсә, суга ташланам дип яр астына сикерәсең. Җан газиз дә бит, нишләмәк кирәк, танышу хакына мондый яраларга гына түздең инде. Адәм әнә бер кабыргасын да суырып алып биргән, диләр... Хәер, сез- дәй сылуларның сөйгән ярлары Ык буендагы комлыкта кызынып ятмыйдыр. Аларга Сочи булсын, пальма күләгәсендә кызыл шәраб эчеп утыру булсын, капка төбендә кара лимузиннар көтеп торсын. Без ни, безгә — кара тезгә — шул Ык комнары, кәҗә таллары да ярый.
— һәр җирнең үз яме, үз матурлыгы бар. Ык буйлары Сочидан бер дә ким түгел, Зариф.
Ык елгасы акрын гына ага да ага. Әдилә, су янынарак күчеп, талгын суга аягын тыкты. Җим дип белүләре идеме, маймычлар борыннары белән аякка төртелеп-төртелеп китәләр. Карале, бик күп икән алар бу суда. Күрче, аякны шундый итеп кытыклыйлар, рәхәтлектән кычкырып җибәрәсе килә. Комлык бетүгә, текә яр башлана. Елга өсте анда агарып китә, чоңгылланып бөтерелә башлый. Ул да түгел, су өсте җыерчыклана, минут эчендә тагы язылып, җәелеп китә һәм ялтырап кала. Ләкин бу да озакка бармый, баштагы хәл яңадан кабатлана, су тагын астан айкалып чыга-чыга да агымга эләккән чүп-чарны рәхимсез бөтерә башлый. Чоңгылның үз ритмы, үз көе бар сыман. Бу чоңгылга карап торсалар, композиторлар көй язарлар иде, дип уйлады Әдилә. Чоңгыллыктан арырак киткәч, куе камышлык башлана. Шул яктан сандугач чутылдавы ишетелә. Кыңгырау чәчәкләр башларын суга ия-ия чоңгыл уртасында бөтерелгән яфракларга сәлам әйтәләр сыман. Тагы да арырак, тыл-тын төштә, аксыл-сары таҗларын су өстенә җәеп бака чәчкәләре чайкала. Такыя дигәннән....
Әдилә башындагы такыяга кагылып алды, суга карады һәм, шәүләсен күреп, үз-үзен танымады, вак кына дулкыннарда селкенгәләп торган, әкият китапларында гына күргән ниндидер патша кызына охшатты бу шәүләне. Тәнгә кояш нурлары коела. Оеп утырудан бөтен тәне ял итә. Зариф сөйләнде-сөйләнде дә тынып калды. Күзләрен
йомып, эссе комда ята. Әдилә үзен Зариф урынына куеп, аның күзләре белән үз-үзен күзәтте.
— Әдилә, безне эзлиләр түгелме? Тамчы кычкыра бугай.
Чын икән шул, Әдилә аз гына колак салган иде, Тамчының «Әди- < ләү! Әдиләү!» дип, тора-тора кычкырган тавышын ишетте. о.
Икесе дә күзгә-күз карашып алдылар, икесе бергә суга сикерделәр. Сикерүгә, Әдиләнең башыннан такыясы төшеп китте һәм чон- § гылга эләгеп бөтерелә башлады. Әдилә анда кереп такыяны алырга = курыкты. Зариф чумган җиреннән су өстенә калыкмаган иде әле. о Әдилә, ирләрчә колач сала-сала, каршы якка таба йөзеп китте. Ни-һаять, аның аяклары төпкә тиде. Шунда ана нидер кагылып китте. _ Әдилә куркуыннан чырылдап җибәрде. Нәкъ шул вакытны аның янә- - шәсенә пырх итеп судан Зариф килеп чыкты.
— Уф, котымны алдыгыз...
— Курыкмагыз, Әдилә, Ык суында чуртан балыгыннан башка *
куркыныч балыклар юк. =
— Чыгыйк судан. — Әдилә кулы белән Зарифның яңагына кагы- £
лып алды.— Сездә чынлап та столбняк булып куймасын, Зариф Кай- * ту белән укол салдырыгыз. н
— Мин ул ярага хәзер эт үләне табып каплыйм, иртәгә үк бетәр с дә куяр. Әдилә киемнәрен калдырган таллыкка кереп китте. За- “ риф икенче якка. Әдилә киенеп чыкса да, Зариф юк иде әле.
Зариф, әллә сез тагын коенырга уйлыйсызмы?
— Сабыр итегез, Әдилә, мин хәзер. г
Таллар арасыннан ул кыңгырау чәчәкләре тотып килеп чыкты. Чәчәкләр күргәч, Әдилә бөтен йөзенә елмаеп җибәрде.
— Рәхмәт инде, Зариф. И-и, бигрәк матур икән, — дип, Әдилә сакланып кына чәчәкләрне күкрәгенә кысты
— Әдилә, бүген кич клубка чыгарсызмы? — диде Зариф елмаеп. Әдиләнең канлы күлмәккә карап торуын абайлады -Курыкмагыз. бу күлмәк белән чыкмам. Минем тагын бер күлмәгем бар әле.
— Кызык кеше икәнсез, Зариф. Танышып та өлгермәдек... Юк. чыга алмам, гафу итегез,—диде Әдилә, хатын-кызларга хас нәзакәтлелек белән елмаеп. Егет моны ризалык днп аңладымы
— Аннары Зур күл буена төшәрбез, — диде.
— Төнлә күл буйларында йөрергә куркам мин... — Әдилә, башын болгап, керфек арасыннан гына аңа карап алды. — Килеп алсан, күз күрер...—дигән булды шаяртып.
Әдилә күңелендә тагын ниндидер бер җиңеллек тойды. Озаккамы барыр бу? Соны ни белән бетәр? Хәзер бу турыда уйлыйсы килми иде аның. Кемдер аңа игътибар итте, кемдер аны ошатты, кич клубка чакыра. Ә беләме икән соң ул Әдиләнең кем икәнен? Белми шул, белми. Нигә соң әле тиктомалга алгысытам мин бу егетне’ Та- нышулар-кавышуларга, аннары мәхәббәткә әйләнеп китсә. Җәвит белән дә әнә шулай уен-көлкедәй генә башланып китте түгелме сон? Йөрәгеңә коткы салма, Әдилә! Мин аңа хәзер үк ирем, балам барлыгын әйтергә тиешмен. Мин бит әле Җәвит белән аерылышмаган да Тукта, тукта, нигә сон әле мин шул хәтле тирәнгә кереп уйлыйм3 Мина бүген аның белән рәхәт, күңелле булды ич. Күрәм-сизәм ул миңа карата битараф түгел Алай гынамы, бәлкем гашыйк та булгандыр әле. Бер күрүдә үзен Җәвиткә гашыйк булган кебек.
Әмма Әдилә үз-үзен ничек кенә юатмасын, аның инде ире, баласы барлыгы күңеленнән бер генә минутка да китмәде. Шуна күрә егет яңадан әлеге тәкъдимен кабатлагач. Әдилә: «Белмим, кирәкмәстер, чыга алмам, Зариф».— дип кенә җавап бирде.
Әйе, йөрәктәге яралар яңа шул әле. Йөрәкнең тынычланып җиткәне юк...
Болында үзләрен эзләүче күренмәгәч, Әдилә белән Зариф туп- туры авылга таба юнәлделәр. Сүзсез кайта торгач, ике арадан күләгә үткәндәй булды. Баштагы дәрт Ык буенда калды, шаулап таша башлаган күңел үз ярларына кайтып төште.
Тыкрык башына җиткәч, Зариф, Әдиләнең күзләренә карап:
— Мин сезне кич көтәм, Әдилә...— диде.
— Белмим, Зариф. Кәефем булса чыгармын да бәлкем. Чыга ал- масам, үпкәләштән булмасын, яме?..
23
Шундый кешеләр була, үземә тигән өлеш дип, үз гомерләренә язмышларына буйсынып яши бирәләр. Ниндидер дәрәҗәдә бу сыйфат Кәфиядә дә бар. Ягымлылык, кече күңеллелек, гомумән, врач кешеләргә хас игътибарлылык Кәфиянең йөзенә үк язылган. Талип исә җитди, кырыс. Хатын-кыз буларак, назлы сүз, сөю-ярату, һич югы, игътибар Кәфиягә дә кирәк иде. Читләр моны күрәләр, ир-атлар аңа җанга ятышлы матур-'матур сүзләр әйтә. Кәфия, әлбәттә, аларны чынга алмый, әмма шулай да мондый сүзләр аның йөрәгенә май булып сеңә дде. Кәфия үзе ире алдында чытлыклана белмәде. Талипка исә йомшак теллелек ят сыйфат иде. Кеше кимчелексез булмый, иренең бу холкына яши-яши Кәфия дә гадәтләнде тагын. Хәзер инде ул тәмам өйрәнеп, ияләшеп бетте. Ике бала үстерделәр, ике дистә елга якын гомерләре бергә үтте. Ә менә күңел дигәнең әллә нишли дә куя шунда. Наз телиме, (игътибармы, белмәссең...
Балалар биредә чакта ялгызлык аны ул хәтле талкымый иде, алар киткәч, өй тәмам бушап калды сыман. Талип йокларга гына кайта, сөйләшкән сүзе дә — комплекс та, икмәк тә төзелеш. Ярый әле, яраткан эше бар. Бүген әнә кешеләр болында ял итә, ул исә райүзәк-кә чапты. Талипка түгел, үз-үзенә ачуы килә Кәфиянең, күзләренә мөлдерәп яшь тула. Җәберләнә, рәнҗи башлый күңел. Кемгә? Әлбәттә, аңа, Талипка. Кешеләр кебек нигә аларга да, ичмасам, ял көнендә генә болынга төшмәскә!
Кәфия үз-үзен тынычландырырга тели, Талипның эше күплеген сәбәп итеп куймакчы була, әмма ярсый башлаган күңел инде тынычлана алмый.
Әнә шулай көяләнеп, күңеле пыскып-көеп торганда эчке якка Миңлекамал әби килеп керде.
— һи-и, балакай-киленкәй, нәмәгә болай боегып торасың? Талип- ны көтсәң, кичкә дә кайтмас ул. Төзүчеләренә кирпеч юлларга китте бугай...
«Ял көнне кирпеч юлларга?» дип уйлады Кәфия, кәефе тагы да ■кырыла төшеп.
— Дәдҗал димәсәң дәдҗал инде. Көн дими, төн дими, өен ташлый да чыга да китә, кулына кулча кидерәсе нәмәстә. Әнә Мөгаллим Нәгыймәсе дә төшеп китте, боегып торма, киен дә төш. Бар-бар, ичма- ,еам. иркенләп һава сулап кайтырсың, — диде карчык.
Кәфия, сабый баладай, Миңлекамал әбисенең сүзләренә буйсынды. Шкафтан җиңел ефәк күлмәген сайлап алды. Аксыл-зәңгәр күлмәк киеп куйгач, зәңгәр күзләре тагы да зәңгәрләнеп китте кебек. Каш-керфекләренә беленер-беленмәс кенә итеп сөрмә тартты, иреннәренә юка гына итеп иннек сөртте. Башта ул аягына туфли кияргә ниятләгән иде, эссе булыр дип, җиңел босоножкасын гына киеп алды.
Урамда аңа беркем дә очрамады. Болынга төшәсе кешеләр төшеп беткән инде, күрәсең. Болын тыкрыгында аңа Кәнзел очрады. Соңгы вакытларда Кәнзел ябыгып китте, күзләрендә нур сүнде. Кәфия аны күргән саен кызганып куя иде.
— Исәнме, жингәчәй! — диде Кәнзел, башын иеп кенә.
— Исәнме. Нигә болай кәефсез йөрисен? Чирләмисендер бит? Каяле, кая?
Кәфия Кәнзелнен аскы күз кабагын тартып, күзенә карады.
— Сары чыгарырга жыенып йөрисенме әллә син тагын? Тәмам төсен качкан...
— Чирләмим лә мин, жингәчәй. Эч поша. Болынга төшкән идем, анда да ямь тапмадым. Әллә башны алып берәр кая чыгып китәсе инде? Өйгә кайтсан, әтәй үзенә,
инәй үзенә сукрана.
Кәфия ана кызганып карады, вак-вак кына итеп ияк кагып торды.
— Зәйтүнәңне оныта алмыйсынмы әллә һаман, жүләрем!
— Кадалып китсен лә!..
— Җитәр инде, Кәнзел, бүтән өйләнмә.
— Өйләнү кайгысымы миндә хәзер, жингәчәй! — Кәнзел яңак сеңерләрен уйнатып алды.—Талип абый кайда сон?
— Әлмәткәме, райүзәккәме киткән, ди.
— Ай-Һай, райүзәккәме икән?! Белмисең әле син аны, жингәчәй, тыштан изге, эчтән бизле кеше түгелме икән ул Талип абзый?..
— Аны чәйнәүчеләр болай да житәрлек, ичмасам, син генә канына тоз салма инде, Кәнзел. Агай-энеләр бит сез!
Җиңгәчәсенең тавышында үпкә-рәнжү тоеп, Кәнзел кабат дәшмәде, кул селтәде дә китеп барды:
... Кәфия, Ык яры буенда табын корып утырган Харнсовларны күреп, туп-туры шунда атлады.
— Җәй-чәчкә бәйрәме котлы булсын! Исәнмесез!
— Энекәем, Кәфия!—дип каршы алды аны Галимә карчык.— Әйдәле, әйдә, менә моннан утыр. Нигә төшмиләр дип борчыла башлаган идек инде. Талибулла кая соң?
— Райүзәккә киткән диме, күрми дә калдым мин аны.
Кәфияне Гариф Латыйпов янәшәсенә утырттылар Казан галиме Кәфиягә күз төшереп алды да уелып-уелып аккан Ык суына карап уйга калды. Галимә карчык гөрли-гөрли чәй әзерләргә кереште. Юкә балын Кәфия алдынарак этәреп куйды.
— Җитеш әйдә, баллап эч. Карлыган кагыннан да, чия варенье- сеннән дә житеш.
Табынга утыргач, Кәфиянең кәефе күтәрелә төште. Ирләр арасында йомшак кына әңгәмә бара, колакка агымсу тавышы ишетелеп китә иде.
— Менә сез, Гариф туган, туфрак туклыклы булганда бер гектардан алтмыш-житмеш центнер уңыш алып була, дисез. Моңа шартлар бармы соң әле бездә? Без аны, туфракны диюем, эшкәртергә дә яңа гына өйрәнеп киләбез бит...
«Болар да шул турыда, боларда да Талип чире!» дип уйлады Кәфия. Әмма күзе Гариф йөзенә төшкәч, ул бу кешенең эчтән генә тагын ни турындадыр уйланып утыруын сизде. Шул ук вакытта үзе Харисовны да тыңлый иде кебек.
— Шартларны без үзебез булдыра алабыз, Әдһәм абый. Хикмәт бер туфракның серләрен белүдә генә түгел шул. Туфрак ел саен үзгәрә тора. Яхшы уңышны бер ашлама гына да хәл итми, әлбәттә Бар яктан да туйган туфракка иң әүвәл дым кирәк. Менә бу иссез ромашка,— Гариф яр читендә үсеп утырган ромашкага күрсәтте.— тәүлегенә өч йөз грамм су эчә, үзенә кирәкле дистәләрчә микроэлементларны жыя...
— Карасана син аны, шушы бер чәчкә тәүлегенә өч йөз грамм су эчсен диген, әй. Бөтен кырларны сугаруга көйләп булыр идеме икән, атасы, Ык елгасын Таз тауга күчерсәң?
МӨСӘГЫП» ХӘБИВУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Булмаган хыяллар белән хыялланып утырма әле, әнкәсе,— диде Харисов карчыгына.
— Калхуз бөтен техникасын җиксәме?..
— Эч әле, әнкәсе, чәенне. Тузга язмаганны сөйләп утырма.
— Чәй... җиткәндер инде. Яшьләр әнә Зур күл буена киттеләр. Әйдәгез без дә әйләнеп килик.
— Кузгалсак, әйләнеп маташмабыз инде. Җый табының, алайса.
— Әллә безгә дә чүпләмле уйнап аласымы икән? Кәфиянең дә әнә кәефе юк кебегрәк. Әллә ул да Ык суын Таз тауга күчерергә хыялланып утырамы? — диде Галимә карчык, беркадәр ачуы килеп.
— Галимә апа, нигә алай дисез әле? Оялтмагызчы шулай. Иртән кәефем чынлап та начар иде, менә сезнең янга төшкәч, гел күңелләр күтәрелеп китте.
— Абау, ходаем, алладан каһәрләнгән кешемендер, күрәсең, кулымны пешердем бит!—диде Галимә карчык, уң кулын җилпи-җилпи.
— Кая күрсәтегез әле, Галимә апа.
Кәфия Галимә карчыкның кулын караган арада ирләр табыннан торды. «Менә ул нинди бит хезмәт кешесенең куллары», — дип уйлады Кәфия, карчыкның сырланып, кантарланып беткән кулын ка- рый-карый.
— Зыянлы түгел, салкын чәй чүбен каплыйбыз да шундук басылыр. Тик яулык белән булса да урап куй. Инфекция кермәсен.
— Безнең кулларга карарга да куркынычтыр инде, — диде Галимә карчык, иреннәрен бөрештереп.—Томана булып яшәдек, шулай үләрбез дә инде. Минем бит шул Ык буе Карамалысыннан ары һич кая чыкканым булмады. Картым әнә ике елга бер булса да җылы якларга барып кайта.
— Юкны сөйләп торма әле, әнкәсе. Үткән ел гына Талип үзебезне Әлмәткә театрга алып барды бит.
— Мин анда кич бардым, төнлә кайттым, берни дә күрә алмадым, — диде карчык үртәлеп.
Харисов, ни әйтергә белмичә, күзләрен тирә-юньгә йөрткәләп алды, авызын учы белән каплап, тамак кырудан башка әмәле калмады.
— Әйдәгез, булмаса, урман ягына. Карчыкның чәе каты булды, ахрысы, әллә ниләр сөйли башлады,—диде Харисов һәм беренче булып кузгалып китте. Гариф аның белән янәшә атлый башлаган иде, Харисовның җиңеннән тотып, күзләре белән хатын-кызны көтәргә кирәктер дип ымлады. Ниһаять, алар да килеп кушылды. Харисов, үз гаебен сизеп, карчыгын култыклап ук алды.
Теләсәләр-теләмәсәләр дә, Гариф белән Кәфия алдан, бергә атлап киттеләр.
Яр буенда балан куаклары, шомырт, тал үсә. һәммә җирдә яшеллек. Рә тавында сыер көтүе йөри. Ат өстендәге көтүче һай-һайлап кычкырып җибәрә дә яңгыратып чыбыркы шартлатып куя. Ул да түгел. «Ашказар»ны суза башлый. Матур җырлый.
Күк йөзендә бер болыт әсәре юк. Елга ягыннан дымсу җылы җил исеп-исеп куя. Елга исе, үлән исеннән җиңелчә баш әйләнә кебек. Больница палаталарыннан соң үтә саф, үтә шифалы болын һавасын сулаган саен сулыйсы килә.
Бер ара китүләре булды, Харисов белән карчыгы кала төштеләр. Карчыгы аңа, ым кагып, ияреп йөрмик әле, диде. Харисов башта карчыгының ни теләвен аңламаса да, ахырда, кузгалак эзләштергән булып, кала-кала кире борылды.
Яр астындагы карлыган куагында чут-чут итеп сандугач сайрый, аңа балтырган сабагында җай гына чайкалып утырган ак чәперчек кушыла.
Кәфия Карамалыга килү белән үк Ык буйларын, әрәмәлекләрне
яратты. Җәй җиттеме, ул ял саен диярлек бирегә төшә һәм арып- алжып, туйганчы йөреп, хозурланып кайта иде Җәүһәрия укырга киткәнче алар гел бергәләп йөрделәр. Берьюлы балтырган, кузгалак, әче какы да жыеп алып кайта торганнар иде. Аннары кич белән Кә- ф фия балтырган ашы пешерә. Катык каткан балтырган ашын Талип икешәр тәлинкә ашый иде. Ә Миңлекамал әбиләре; «Күңелемә исе ярамый шул балтырганның» дип, Тажылбанат туганнарына китеп барыр иде Талип аның артыннан: «Байларга балтырган ашы ярыймы соң!» дип кала, Җәүһәрия эче катып көлә...
Кәфия, уйларыннан арынып, янәшәсендә атлап барган Гарифка күз төшереп алды. Горур кыяфәт, тәкәббер йөз... Үз көченә үзе нык ышанган кешеләргә хас кыяфәт. Киноларда шактый еш күргән кемнедер хәтерләтә. Нигәдер бер кашы агарган. Киң маңгай. Чигәләре көмешләнә башлаган куе чәч, яңаклары чак кына эчкә баткан. Кысык, юка иреннәр.
— Карамалыда бик күңелсез түгелме соң, Гариф Әюпович?
Гариф аның ягына күз сирпеп алды, иелеп чәчәк өзде.
— Ничектер эш белән сизелми. Кеше бит ике очракта гына сагышка яисә төшенкелеккә бирелә: акылы артып киткәндә яки кимегәндә, икенче төрле итеп әйтсәк, хиссияткә бирелгәндә. Ә мин ул чорны кичердем бугай инде. Бу — шаяру, әлбәттә. Кайчак башка әллә нинди уйлар килеп куя. Әтинең каберен, һич югы. кая күмелүен табасы иде. Бирегә килгәнгә кадәр бу алай ук борчымый кебек иде мине.
— Ул каберне кем генә эзләмәде инде, Гариф Әюпович. Тик кем күмде икән аны? Әдһәм абый суга ташлангандыр дип бара. Ул канлы елларда эзсез югалучылар күп булгандыр инде. Кичәгенәк бер шигырь китабы кулыма төште. Шагыйрь Шамун Фидаи дин әһелләре тарафыннан унсигез яшендә җәзалап үтерелгән. Тәмам танымаслык итәләр үзен, аннары сазга ташлыйлар. Дәһшәтле еллар кемнәрнең генә башына җитмәгән. Уфадан килгән аклар ул төнне бездә дә күп кешене җәзалаганнар, ди Әдһәм абый.
— Шамун Фидаиның, ичмасам, гәүдәсен табалар һәм кадерләп күмәләр. Хәтерем ялгышмаса, халыкны ураза тотуга каршы өндәгәч була ул хәл... Ә биредә бит бөтенләй башка нәрсә. Әтине Уфадан килеп төшкән казаклар үтерә Ни өчен килгәннәр алар бирегә? Бер Әюп Латыйповны үтерү максаты белән генәме? Нигә әтинең гәүдәсе юкка чыга? Акларның бирегә килүенең сәбәбе нәрсә? Минемчә, алар Кара- малыга бөтенләй Әюп Латыйповны эзләп килмәгәннәр. Максатлары бөтенләй башка булган булса кирәк. Әти һәм Карамалы активлары кем тарафыннандыр котыртылып юк ителгән, минемчә.
— Телисезме, Гариф Әюпович, мин сезне шул аклар отряды чыккан кичүгә илтәм. Мина аны Әдһәм абый күрсәтте.
— Бик теләп барыр идем дә, әллә нигә яшьләр күздән югалды. Кызыма әбисе бераз йөргәч кайтырсың дип җибәргән иде, онытып китте, ахры.
— Кызыгыз биредә, Гариф Әюпович, ә әнисенең килеп тә карага- ганы юк, — диде Кәфия һәм шулай дип әйтүенә бит очларына кадәр кызарып китте
— Әнисе... Әнисе... — диде Гариф эчке бер сагыш кичереп. — Әдилә үзе ана инде ул, кыз үстерә.
Ык буендагы усак урманында күке кычкыра, кое сиртмәседәй койрыгын бер күтәреп, бер төшереп, урман авызындагы карамада саескан шыркылтый. Кемнедер күзәтә, кемнәргәдер нидер хәбәр итә урмам сакчысы. Иске юл сулга борылды. Бер тын баруга, юл тарайды, сукмакка калды. Кәфия агач ботакларын читкә ала-ала алдан барды. Карама, усак, шомырт, юкә ябалдашлары арасыннан аяк астына тәңкә-тәңкә кояш нурлары төшә. Ниһаять, алар яр читенә килеп чык
МӨСӘГЫПТ ХӘВИВУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
тылар. Җентекләп карасаң күренә: кайчандыр биредән юл үткән, яр асты сөзәкләнеп, уелып тора. Яр буена житүгә, сукмак та кырт борылып, сулга, агачлар арасына кереп югалды. Иске кичү юлын тигәнәк, кычыткан, меңтармак, бояр гөле, чыпчык күзе үләннәре баскан. Суга «чәчләрен» тидерер-тидермәс таллар моңаеп утыра. Елганың тау-башкорт ягына күз ташласаң, колак салсаң — тургай моңы.
— Менә ул кичү, Гариф Әюпович.
Кәфия яр буендагы ашъяулык кадәр генә аланга туктады. Тирә- юньдәге барча тавышны күмеп, таң чыпчыгы чутылдап җибәрде.
Шул мәлдә башта бик нечкә, зәгыйфь кенә булып сары сандугач моңы да ишетелде. Аннары ул көчәя төште. Бу моң ниндидер могҗизалы тылсымга ия иде, ул илаһи аһәңе белән сине сихерли, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла иде. Алар сөйләшмәделәр, һәркем үзенең эчке дөньясында яши иде. Сандугач сайраганда сүзләр артык шул.
— Гаҗәеп матур биредә,— диде, ниһаять, Гариф.— Ямьле Ык буйлары дип тикмәгә генә җырламыйлар икән шул.
Алар икесе дә яр читенәрәк килделәр. Яр астында су юып чыгарган колач җитмәстәй агачлар, еланнарга охшап, чәбәләнеп яткан шәрә тамырлар күренә. Шунда ук кырмыска оясы. Куе камышлыкта энә караклары мәж килә.
Чак кына арырак, ниндидер могҗиза белән эләгеп калган утраучыкта, күбәләкләр биешә.
— Безне югалтмадылар микән, Гариф Әюпович?
Гариф, уй-хисләреннән арынып, яр читендә зәңгәрсу күлмәктән басып торган Кәфиягә карап алды. Кәфиянең чәчләре бер як битен каплаган иде, шуңамы, ул елмая сыман тоела, әллә шулай мөлаем итеп карый гынамы?
— Әйе, кайтырга кирәк. Юк белән йөрим бугай мин. һәр чорның үз каршылыгы, үз фаҗигасе була шул...
Кайту юлына төштеләр. Хәтфәдәй яшел болынга килеп чыккач, моңа кадәр дәшми-тынмый барган Кәфия Карамалының тарихын сөйләргә кереште. Гариф аны дикъкать белән тыңлап барды. Ахырда Кәфия:
— Ялыктырдым мин сезне, Гариф Әюпович, әкиятләрем белән,— диде.
— Сөйләгез, сөйлә, бик рәхәтләнеп тыңлыйм мин сезне. Менә уйланып кайтам әле, эш белән мавыгып, шушы табигатьне әлегә кадәр төшеп карый алмавыма үкенәм.
Кәфия аңа үләннәр турында сөйли башлады. Сер түгел, Гариф аларның күбесен белми, ә менә бу врач хатын белә, хәтта дәвага да куллана икән. Җитмәсә, «Файдалы үләннәр» дигән хезмәт тә язып ята икән.
Авыл ягында сузып-сузып машина кычкыртты.
— Бу миңа, Гариф Әюпович, мине эзлиләр,— диде Кәфия һәм күзенә сибелеп төшкән чәчләрен уң кулы белән сыпырып куйды да хушлашып китеп барды. Гариф аның зифалыгын җуймаган гәүдәсенә Кәфия тыкрык башына кереп югалганчы карап торды. Бу хатынны күргән саен аның күңеленә ниндидер бер сагыш инә. Кемгә охшата ул аны, нигә ул шулай я сагышлана, я күңелендә җиңеллек тоя аны күрүгә? Әлбәттә инде, Саниясен хәтерләтә ул...
24
Тукталышта халык күп иде. Мидхәт район үзәгенә мотоцикл белән генә бармавына үкенеп алды. Көн эссе булуга карамастан, автобус көтүчеләрнең кайберләре җылы киенгән. Ул килеп сөялгән магазин ихатасы янындагы эскәмиядә ике карчык сөйләшеп утыра иде.
Картрагы, йон яулыгын маңгаена төшереп бәйләгәне, Мидхәт ягына карап-карап алгалады. Автобус күренде. Халык дәррәү шуңа таба кузгалды, йон яулыклы карчык, халыкны ыра-ера дигәндәй, беренче булып ишек янына килеп басты. Төшәсе кешеләр төшеп беткәч, кар- ♦ чык ип алдан автобуска кереп утырды. Мидхәт ашыкмады. Басып та * барырмын әле дип уйлады. §
— Фәһимә, син кая утырдың? Менә монда, минем янга күчеп з
утыр,—дип кычкырды карчык. Фәһимә дигәне Мидхәт алдындагы g урындыкта бер яшь кыз белән янәшә утыра иде, кузгаласы килмә- ° де — бик яхшы урнашкан иде әбекәй. ф
— Күчмим, Хөббенисаттәй, анда бензин исе килә. х
Алда утырган карчык, бу хәлне яңа гына аңлагандай, торып бас- s ты, борынын тартып иснәп карады, чынлап та бензин исен тойды, ч ахры — төенчеген култык астына кыстырып, Фәһимә карчык янына күчеп килде. “>
— Үскәнем, — диде ул сердәше янәшәсендә утырган кызга, — ми- =
нем урынга күчеп утырчы. Алда әллә нәмәгә башым әйләнә. «
Кыз, сүзсез генә торып, карчыкка урын бирде. Ләкин ул карчык к бушаткан урынга таба кузгалырга да өлгермәде, алгы ишектән берәү £ керде дә шундук буш урынга чүмәште. а
— Утырыгыз, — диде аңа Мидхәт, урыныннан тора-тора. Кыз аңа «сирпелеп алды, рәхмәт әйтеп Мидхәт урынына утырды.
Шофер билет сата башлады. ®
— Син, үскәнем, Карамалыга тагын бер юллыйсыңмы? — дип со- 1 рады тынгысыз карчык шофердан
— Киләм-киләм, әбекәй. Шәлеңне сатып өлгерерсең әле, — диде шофер көлемсерәп. Ул кайтарып биргән тиеннәрне карчык иреннәрен кыймылдата-кыймылдата санады, ә аннары билетның хакын әйләнде- рә-тулгаидыра тикшерде.
— Карале, Фәһимә, житмеш тиенлек дигәнме?
Фәһимә дигәне билетка күз дә төшермәде.
— Җитмеш, Хөббенисаттәй. житмеш.
Мидхәт мотоцикл белән генә китмәвенә янә бер үкенеп кунды Вафа бик сорагач, кырга чыгасым бар дип үтенгәч, «өчтәгәрмәчен* аңа калдырган иде. Райүзәктә көне үтеп, Мидхәт Тамчының туган көненә кайтып житә алмаса? Чакырды бит ул аны. атлап килеп чакырды.
Мидхәт янәшәсендә утырган кызга күз төшереп алды, аны Тамчы белән чагыштырды. Чем-кара күзле, чибәр генә йөзле кыз иде бу. Күз тирәләренә шәмәхә иңдергән, баш түбәсендә күпертеп салган чәч, әллә шиньон, әллә парик, белмәссең. Ничек кенә кыландырмый хәзерге кызлар чәчләрен. Кыска җиңле ак кофта кигән, йомры тезләрен каплаттырырга тырышып, шакмаклы йон юбкасын тартып-тартып куя, Мидхәтнең күз карашын тоя, күрәсең.
Мидхәт күңеленнән үзен ишек янына бастырды да кыз күзе белән үз-үзенә карады.
Якалары керләнә башлаган ак күлмәк, үтүк күрмәгән, тез асты гармун күрүгедәй жыерылып килгән джинсы чалбар, аягында күнгә охшатып ясалган «чабата». Култык астында тышы шомарып беткән папка, җилкәсенә житеп үскән тузгак чәч
Мидхәгкә күршесе аның нәкъ шул керләнгән якасына карап-карап ала кебек тоела башлады, һәм аңа колак артын кашудан башка әмәл калмады.
Автобус килгәнче үк авызларын-авызга куеп сөйләшә башлаган карчыклар, янәшә утыруга, тәмам сүзләрен өзмәс булдылар. Башлары башка тнеп-тиеп китә. Мидхәт аларның сүзләренә колак салды
— ...дрә дә яман кылана инде, Фәһимәкәем. Иң түрдә түшен киереп утырыр, сәдаканы үрелеп алмас,— дип тезеп китте карчык. — Тә-
мам оятын җуйды инде бу Таҗылбанат. Теге беркөнне, Фәһимәкәем, бер сум сәдакамны алмый. Оятымнан җир тишекләренә кереп кенәләр китәсем килде инде менә! Шул тиклем гарьләндем, Фәһимәкәем, шуннан соң ашка да дәшми башладым әле үден. Ичмасам, Гыйлаҗетдин бабайга бирермен дә, кул күтәреп фатихасын кылыр. Карале, Фәһимә, теге Әюп малаеның кыды да бармыни? Анысы да шул лабартуриягә эшләргә килгән диләр бит. Расмы шул, Фәһимә?
— һай, Хөббеиисаттәй, ул кызның ике яшьлек кызы бар инде. Кияүдә инде ул.
Хөббениса карчыкның маңгаена җыерчыклар өелде, ул авызын бөрештерде һәм, тирән хафа кичерүен сиздереп, зарлануга күчте:
— Минем тиле беркөнне шуның белән су коенган бит әле. Латыйфа Сәмигасы күргән үдләрен. — Карчык, колагын тырпайтып тыңлап торучы юкмы дип, алга-артка күз ташлап алды һәм, күршесенә таба тагын да елыша төшеп, сөйләп китте: — Анадан тума шәрә диярлек, комда кыдынып ятканнар икән, Фәһимәкәем. Үде дрә дә дифа, сылу ди.. Беднең тиле Дарифулланың авыды колак артына җиткән ди. Кияүдәге хатын белән сулар коенып йөри икән бит, тилекәй. Менә гыйбрәт димәсәң дә гыйбрәт инде. Өйләнми генә бит, җаннарыма тиеп бетте инде, нишләп кенәләр карамадым, тәмам тәкатьләремне корытты. Уйлап торам-торам да хафага калам: әллә, мәйтәм, олкып-йолкып, чит-ятлардан өлеш алып йөри микән, мөртәт? Юксам, бер садаган кыд булса да ярап торыр ие үденә. Ии, Фәһимә, сиңа да үпкәлим инде, син дә тапмадың үденә берәрсен. Шәһәрдән кирәкми, юка сыйраклар ана ярамас. Наратбашта юкмы шунда тиңнәр? Наратбаш кыдлары элек- электән эре сөякле була торганнар ие. Димлә әле үденә берәрсен, син бит аңа дрә дә һәвәссең..
— Мин синең ул гыйбадыңа кыз димләмим хәзер, Хөббеиисаттәй. Нурыйхан Тәслиясе ярамады, Исламгали кызының буе кечкенә дип сайланган була. Сабирҗан Фирдәүсәсе белән йөреп карады, боткалары пешмәде. Синең ул җан көегең үзе гаепле, Хөббеиисаттәй. Чакма таштай чәчрәп торса икән. Эшен эшли, дәрте-дәрманы аңа җитә, беләге талусыз булсын. Ә менә кызлар янына килдеме зрә дә тарау битсинең Зарифуллаң. Кызлар бит алар чәчрәп торган егетләрне ярата. Юк инде, юк, Хөббенисаттәй, синең ул тешәмәгән нәмәстәңә мин кыз димләмим яңадан, үзе тапсын...
Хөббениса карчык хурланды, дәшмәс булды. Ирен читләрен сөрт- кәләп, утырган урынында борсаланып алды, шуннан соң гына, тамак кырып:
— Исламгали Дәмиләсен мин үдем яратмаем. Атасы чи ялкау, анасы урамга чыкса, өрән салырга тора.
— Ә сез утырыгыз, сыярбыз. Утырыгыз, утыр,—диде кыз, аягын алмаштыра-алмаштыра басып торган Мидхәткә. Кыз шулай диюгә, Хөббениса карчык шул якка күз ташлады.
— Әнә бит алар ниндәйләр, үдләре үк алларына утыртырга торалар. Ә минем Дарифуллам андый түгел шул.
— Әбекәй, юкка ачуланмагызсана. Бу кыз сезгә урын бирмәсә, басып барасыгыз иде бит әле. Рәхмәтегез шулмы? — диде Мидхәт карчыкка.
— Дрә дә яман дур идгелек эшләде инде, егылыплар китәрсең...
— Сез аңа бөтенләй игътибар итмәгез, карт кеше ни сөйләмәс, — диде аннары Мидхәт, карчыкның зәһәр сүзләреннән кызарынып киткән кызга.
Ә мин аны тыңламыйм да.— Кыз итәкләрен җыя төшеп, тәрәзә янынарак елышты.
— Мин сезне Карамалыда беренче күрәм, нинди җилләр ташлады бу якларга?
Кыз, Мидхәтнең сораштыруына гаҗәпләнүен сиздереп, иңбашын жыерып куйды һәм төксе генә
— Әллә сез Карамалыга килгән бар кеше белән дә танышырга дип
ел башыннан ук йөкләмә алдыгызмы? Биредә практика үтәм мин, ф больницада, — диде кыз һәм, сөйләшергә теләмәвен аңлатып, күзләрен о. тәрәзәгә текәде. ч
— Димәк, сез врачбуласы кеше? 5
— Түгел, сестра гына, шәфкать туташы,— диде кыз, Мидхәткә Ь
карамыйча. 2
Мидхәт тагы дасүзбашларгаисәпләп, күршесенә елыша төшкән ф
иде, күзе тез өстендәге папкага төртелде. Шушы папкада аның язмышы. Ярты сәгатьтән ул ел буе җыйган материалларын баш агрономга | укыр. Агроном аның докладын, әлбәттә, хуплар, матбугатка тәкъдим ч итәргә кушар. Докладны Мидхәт председательгә укытып та тормады— £ ни аңласын белеме белән юрист булган кеше? а
.Район үзәгенә автобус кырык минутлар чамасы барды. Башларын “ башка терәп, юл буе сөйләшеп килгән карчыклар да тынып калдылар. « һәркем үз дөньясына кереп чумды. *
Баш агроном, буш жиңен кесәсенә тыккан килеш, бүлмәсе буйлап £ киләп сала иде инде. Мидхәт килеп керүгә, ул аңа исән кулын сузды. 3
— Мин инде килмисең дип торам. Я, ниең бар? Ниндидер доклад та £ языл өлгергәнсең анда! Утыр да укый башла,—дип боерды ул Мидхәт- и кә, өстәл яныннан урын күрсәтеп. — Жәтрәк, ике сәгатьтән бюрога ® китәм,— диде.
Күтәрә алмастай нинди зур өметләр белән барган иде бит Мидхәт аның каршына. Ә нишләтте ул аны? Доклад түгел бу. председательгә каршы язылган мәкалә, диде. Гарьлегеңнән җир тишекләренә керерсең, билләһи. Ул төшеп калган автобус әнә авыл ягына борылып бара. Мидхәт папкасын култык астына кыстырып, үзе һаман баш агроном белән бәхәсләште. «Авыл хужалыгын звеноларга бүлгәләп кенә эш майтарып булмый», имеш!
Арыш басуына җитте. Яшькелт-сары арыш акрын гына искән жнлгә чайкалып тора. Борынга әчкелтем серкә исе кереп тула Жил исеп куйган саен башаклар сөйләшеп, пышылдашып алалар кебек.
Мидхәт яңа баш кысып, мыек типкән башакларны учына жыйды. Кош баласын кулына алгандай, аларны назлап кына сыйпаштырып торды. Бөтен тәне буйлап кымырҗу йөгерде. Басу ызанында гына кирәкмәгән юан кәүсәле бер каен үсеп утыра. Мидхәт бу каен янына еш кына тукташтыргалый иде. Яңгыр яуганда ышыкланып торганы бар. Аның калын кайрылары кантарланып, карт кешенең бит җыерчыкларына охшап калган. Корып кипкән ике ботагы, күктән мәрхәмәт сораган кебек, өскә төбәлгән.
Мидхәт, аркасын каенга терәп, җиргә утырды. Докладын алды, яңадан актарып чыкты. Кичә генә әле шушы папкага ул никадәр өмет баглый иде, йөрәге дәртләнеп тибә, күңел күгендә берсеннән-берсе матур һәм гүзәл хыяллар туа иде.
Татлы хыяллар ярты көн эчендә юкка чыкты
Мидхәт уч төбендәге башакка карады. Аксыл-яшькелт төскә кереп, кабырчыкларга яшеренеп, бөртек туена. Ул әле сөт сыман бер хәлдә. Күп тә үтмәс, күксел-яшел төскә керер, туеныр, эч салыр һәм сихри бер көчкә ия булган батырга әверелер
Икмәк, һәммә нәрсәдән олы, жегәрле азык син Синнән башка таулар киселми, җирләр сөрелми, ирләр ир булмый, яулар басылмый, җаннар үрчеми
Меңнәрчә еллар кеше икмәк игә. Ни өсти алыр икән Мидхәт шушы кәсепкә? Меңнәрчә елларның бер чорын гына яшәүче кеше ич ул!
Бу уйлары өзелүгә, колак турында баш агрономның сүзләре яңгы« рады: «Бикмуллинга кыен хәзер. Ярдәм кирәк аңа».
Менә сиңа ачыш. Мидхәт Бәдретдинов аңа ярдәм итмиме? Звенолар оештырылса, уңыш алу бермә-бер артачак. Кеше һәрвакыт үз хезмәтенең нәтижәсен күрергә теләп яшәгән.
Буй урман юлында мотоцикл күренде. Мидхәт сикереп торды, мотоциклда Тамчы белән Вафаны күргәч, урлап тотылган кешедәй кабаланып куйды, аркасын каен кәүсәсенә терәбрәк басты.
Мотоцикл каенга җитәр-җитмәс туктады. Бишектә утырган Тамчы, сикереп төшеп, ызан буеннан берничә зәңгәр чәчәк өзде. Вафа да чәчәкләр җыя башлады. Менә алар икесе дә бер чәчәккә үрелделәр һәм башлары-башка тиеп китте. Вафа Тамчының битеннән үбеп алды.
Мидхәт, йөрәгенең тибүен тоймыйча, каенга тагы да сыена төште. Чигә тамырлары сулкылдады, аяк буыннары бушап китте, һәм ул күзләрен йомды. Икенче мәлдә инде егет аларның, мотоциклга утырып, жилдәй очып китеп баруларын гына күрде.
Менә шулай. Берьюлы бөтен өметләре өзелде аның. Моңа кадәр күңел төпкеллегендә ниндидер ышаныч чаткысы яши иде әле, хәзер исә Мидхәт, баскан урыныннан кузгалырга, авылга таба атлап китәргә көче җитмичә башын иеп, каенга сөялгән килеш тора бирде. Нигә аны аңларга теләмиләр?
Әрсезнеке замана! Менә ул хакыйкать. «Тыйнаклык кызлар сөйгәндә генә әйбәт ул», дияргә ярата иде аның бер укытучысы. Хәзер исә Мидхәт бу мәсьәләдә дә аның белән килешә алмас иде.
Вафа кыю, Вафа әрсез һәм кыз да аңа күбәләкләнә. Җор телле, кулыннан килмәгән эше юк. Әмма Мидхәт тә бит төшеп калганнардан түгел. Әле булса хәтерендә: чәчү беткән көн, алар икәүдән-икәү генә шушы каен төбендә сөйләшеп тордылар. Вәгъдәләр бирешмәсәләр дә, Мидхәт Тамчы күзендә өмет чаткылары күрде, аның йомшак кулларыннан тотып, җылы сүзләр әйтергә теләде. Тамчы аңа күтәрелеп карарга оялды. Ул кайтарылып торган озын керфекләрен түбән төшереп, Мидхәттән матур сүзләр көтте. Мидхәт, күкрәгенә сыешмыйча, шырпы кабына салган күбәләктәй бәргәләнгән йөрәген тыя алмыйча уфтанды, көрсенде. Тамчының керфекләре калтыранып, күтәрелеп китте. Кара күзләре белән Мидхәткә өздереп карап алды...
...Тамчы турындагы уй йомгагы сүтелә торды, Мидхәт юлга төште, аяк астындагы калын тузан баскан саен туфлиләренә бөркелеп-бөрке- леп кунды.
— Яңгыр кирәк, бик кирәк,—диде Мидхәт. Уч төбен ачты, жан иясенә дәшкәндәй:
— Син яңгырдан мәхрүм, мин мәхәббәттән, башаккаем!—диде.
...Кунак йортына кайткач, ул диванга сузылып ятты. Бүлмәсе зур түгел, ләкин күңел тынычлыгы китерерлек пөхтәлек бар: диван, язу өстәле, радиоалгыч, «Юность» телевизоры, китап шкафы, телефон. Телефонны председатель куйдырды. Боерыкны телефон аша бирә. Җитмәсә, эшләдеңме, юкмы? дип кат-кат тикшерә.
Үчле кеше — эчле кеше. Килер бер көн, Мидхәт тә үсәр. Талип Бикмуллинның түшәме — председатель. Ул шуннан югарыга менә алмый. Ә менә Мидхәт Бәдретдинов үсәсе кеше. Димәк, баш имәскә, көрәшергә, җиңәргә кирәк. Тормыш, яшәү көрәштән гыйбарәт.
Егет күңеленә әнә шундый татлы уйлар йөгерде. Тик бераздан инде ул үз-үзен тиргәргә кереште. Их, син, катык борын, кая үреләсең? Кем белән тиңләшәсең?.. Авыр булып китте аңа. Мидхәт үзен кыйнап ташлаган кешедәй итеп сизә. Докладына нинди генә өметләр багламады бит ул. Юк инде, булмады болай булгач.
Мидхәтнең күңел кыллары нечкәреп китте. Балаларын явыз песи туздырып ташлаган кош оясына охшап калган иде аның күңеле.
Ахыры бар.