Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КАЗАННАН, ИДЕЛДӘН


Зур Идел» зональ күргәзмәсенә Татарстаннан килгән сәнгать » » әсәрләрен күз алдыннан үткәргәндә күңелдә Сибгат Хәкимнең мәгълүм шигъри юллары яңгырый башлый. Чынлап та, «Хезмәткә дан» девизы астында барган бу күргәзмә, совет Татарстаны рәсем сәнгатенең бүгенге казанышлары йөзендә, аның хезмәт сөючән кешеләренең данлы эшләрен, бөек Идел белән бәйле күп төрле киеренке хезмәт ритмнарын, аның яшь һәм төзелеп ята торган шәһәрләре панорамасын, бөтен тормыш сулышын калку итеп гәүдәләндерә. Алай гына да түгел, күргәзмәдә катнашкан рәссамнарның әсәрләре, С. Хәким шигырен куәтләп, безгә татар совет халкының милли горурлыгы хакында сөйлиләр, Ватаныбыз күләмендә башкарыла торган эшләргә аның турыдан-туры катнашы булуын, совет халкы дип аталган бөек тарихи бердәмлектә, күп милләтле зур Иделдә аның лаеклы урынын раслыйлар кебек. Без — совет Россиясеннән, халыкларның бөек туганлыгы иленнән, диләр алар, һәм шул ук вакытта, без — Казаннан, без — совет Татарстаныннан, үзебез өчен чиксез сөекле һәм газиз туган ягы-быздан, диләр.
Интернациональлекнең һәм миллилекнең, гомуми һәм хосусиның шушындый берлеген татар рәссамнарының «Зур Идел» күргәзмәсендәге бик күп әсәрләрендә күзәтергә мөмкин.
Харис Якуповның «Татарстан алтыны» дигән картинасы нефтьчеләр тормышына багышланган. Бу символик исемдә республиканың «кара алтыны»на гына түгел, ә аның төп хәзинәсе — хезмәт сөючән кешеләре, эшчеләр сыйныфына да ишарә ясала. Картина аларның образларын зур планда гәүдәләндерә.
Ачык куе төстәге буяулар әсәргә көч һәм сафлык биреп торалар. Буяуларның чиратлашуларында кыюлык, тәвәккәллек, шул ук вакытта көр күңеллелек сизелә. Олы яшьләрдәге эшченең муенындагы
куе кызыл шарфы, кызның чуар чәчәкле зәңгәр яулыгы, кызарып торган кара-кучкыл йөзе, кара сумала чәчләре, фирәзәне хәтерләтүче зәңгәр күзләре, ачык төстәге киемнәр, нефть суыргычның торбаларындагы ялтырап торган кызыл лак — болар барысы да ерактан ук күзгә ташлана, дөньяның шундый күп төслелегеннән ләззәтләнү хисен алып килә.
Картина фонындагы пейзаж күренеше дә әсәрнең эмоциональ эчтәлеген баетуга хезмәт итә. Артта җәелеп киткән алтынсу киңлек, алгы пландагы көзге миләш ботагы — болар милли традицияләргә табигый ятышып торган үзенчә-лекле купшы декоративлык өсти, сынлы сәнгатьне татар халык иҗаты дөньясына, милли чигү-бизәк традициясенә илтеп тоташтыра; болар барысы да милли эстетик зәвык үзенчәлекләренә туры килә.
Әмма картина эчке корылышы, сын- ландыру концепциясе буенча татар сәнгать культурасы традицияләрен чагылдырса, мәгънәсе, салынган эчтәлеге, фикере буенча ул — бөтенләй яңа. үзенә бертөрле күренеш.
Картинаның героен тамашачыга якынайту, кеше образын эре планда, хәтта натураль зурлыгыннан да эрерәк планда күрсәтү, фигуралар киселеше, кадрларга бүлгәләүдә кинокадрларны хәтерләткән кыю алымнар, теге яки бу детальне график төгәллек белән сурәтләү — болар бары да бүгенге совет сынлы сәнгатендә новаторларча эзләнүләрнең алгы сызыгында торучы перспектив юнәлешнең ха-рактерлы билгеләре булып исәпләнә; һәм шушындый стиль тенденцияләренең татар сәнгатенә үтеп керүе аны яңа сыйфатлар белән баетмыйча, аның эстетик һәм психологик йогынты колачын киңәйтмичә калмый.
Әнә шул рәвешчә, картинаның якты яңгырашлы колоритында, гомуми декоратив төзелешендә ачык чагылган милли традицияләр белән башка халыкларның
II. «К. У.» № 6.
иҗат тәҗрибәсеннән, тугандаш милли культуралар казанышларыннан килгән стиль тенденцияләре арасындагы үзара бәйләнеш бу әсәрдә үзен сиздертеп тора. Шушы үзара йогынтыны без әлеге әсәрнең художестволы формасын билгеләүче үзенчәлекләрдә генә түгел, аның идея эчтәлегендә гәүдәләнгән миллилек һәм интернациональлекнең җанлы диалектикасында да күрәбез.
Кемнәр соң алар — эре масштаб белән картинаның алгы планына чыгарылган яшь егет, олы яшьләрдәге эшче агай һәм алсу йөзле, кара чәчле кызыкай? Җавапны ике төрле итеп бирергә мөмкин, әмма шул ике яклылыгында аның бердәмлеге чагыла.
Алдыбызда — чын совет кешеләре, замандашларыбыз, эшчеләр сыйныфы вәкилләре; һәм шул ук вакытта безнең алда, һичшиксез.— татар милләте кешеләре. рәссамның якташлары, үзләрендә татар халкының типик сыйфатларын берләштергән затлар.
Бу билгеләрнең берсен икенчесеннән аерып алырга мөмкин түгел, алар берсе икенчесе аша гәүдәләнә, берсеннән башка икенчесе яшәми. Картина геройларында ниндидер гадәттән тыш. «саф» татарныкы гына дип аерып куярлык, гомуми- нең. совет характерының чагылышы дип әйтеп булмаслык берни дә юк. Алар миллилектән каядыр читтә ята торган, йөзсез-төссез, абстракт төшенчә дә түгел: интернациональлек менә шушы йөз-кыя- фәттә. шушы күз карашларында, җанлы кешеләрнең конкрет чалымнарында, үз- үзләрен тыныч һәм лаек тотышында.
Автор геройларының милли сыйфатларын сурәтләүгә бик сак килә, түбәтәй кидереп кую яки шуның ише штампка әйләнгән архаистик алымнардан ерак тора. Шул ук вакытта ул образларның һәр чалымында милли поэтиканы нечкә тотып ала. Авторның туган җиренә мәхәббәте, үз республикасының эшчеләр сыйныфы белән горурлану хисләре ачыктан ачык яңгырый.
Әлбәттә, картинаның бөтен эчтәлеге миллилек һәм интернациональлек мәсьәләсенә генә кайтып калмый. Характерларны индивидуальләштерү, персонаж ларны группага бер бөтен итеп берләш терү. образларның психологиясен ачудагы күп планлылык һ. б. мәсьәләләр анда кызыклы хәл ителгән.
Художник тормышта да. кешеләрдә дә
нәрсәне дә булса артык гадиләштерергә омтылмый. Һәм «Татарстан алтыны» бары тик байлык, шатлык темасыннан гына тормый, анда көзнең күңелләрне чеметеп ала торган моңсулыгы да бар. Образларның трактовкасы исә кешенең көч-куәте. буй-сыны, батырлыгы һәм ихтыяр ныклыгына соклануга гына кайтып калмый. Картинада художникның кеше күңеленә игътибар белән төбәлүен, күңел дөньясын тирәнтен аңларга тырышуын, нинди дә булса хәрәкәтне түгел, ә фикерне укырга, күңел талпынышын, әле шатлык-сөенечен генә дә түгел, ә моңсу бер халәтен, борчылу-уйлану, нәрсәнедер эзләнү-юксыну минутын тотып алырга теләвен, кешеләрнең рухи яшәешендәге күп яклы төсмерләрне чагылдырырга омтылуын тоясың.
Илдар Әхмәдиевнең «Безнең бригада. Туй истәлеге итеп» дигән картинасы бу художникның сынлы сәнгатьтә ирешкән иң зур казанышы дип саналырга лаек. Зур тукымалы сынлы сәнгать әсәрләренә тотынуына аның әле күптән түгел. КамАЗ төзүчеләренә багышланган беренче әсәрләре профессиональ камиллекләре ягыннан бәхәскә урын калдырсалар, хәзер инде, бу зур һәм катлаулы әсәрне күргәннән соң, Әхмәдиевнең сәләтле график, карикатурачы, иллюстрация остасы гына булмыйча, сюжетлы-тематик картина тудыру кебек катлаулы эшне уңышлы башкарып чыга алырлык нечкә, мөстәкыйль рәссам икәнлегенә шик калмый.
Миллилек һәм интернациональлекнең үзара бәйләнеше. X. Якупов картинасы белән чагыштырганда, бу әсәрдә башка- чарак гәүдәләнеш тапкан. Алда сөйләнгән картинада персонажларның үзаңы, рухи дөньялары һәм милли, һәм сыйнфый яклары белән, шушы ике сыйфатның аерылмас бөтенлегендә ачылган булса. Әхмәдиев игътибарны бу бөтенлекнең икенче ягына күчерә. Дуслык, туганлык турында сөйли аиың әсәре. Безнең алдыбызда — гади бер эшче бригадасы. Җирдә үз куллары белән яңа промышленность гигантлары, шәһәрләр төзеп, тарихның яңа сәхифәләрен язучы ул кешеләрне идеаллар уртаклыгы, яңа коммунистик мораль бергә берләштергән. Алар арасындагы милли аерымлыклар художник өчен монда ул кадәр үк мөһим түгел, әсәрдә алар аз аз гына төсмерләнә. Картинаның сюжеты итеп туй күренеше
161
алынган. Күрәсең, яңа гаилә җепләре рус егете белән татар кызын бергә бәйләгән — милли типаждагы сизелер-сизел- мәс кенә сурәтләнгән аерымлыклар шуңа ишарәли. Әмма бу детальләрне автор мәхәббәт һәм милли романтика темасын үстерү өчен кулланмый, моның белән ул, киресенчә, милли аерымлыкларның югала баруына, кешеләрнең һәм милләтләрнең яңа гомумилек нигезендә берләшүләренә басым ясый. Туй йоласында шулай ук рус яки татар милли архаикасына алып китә торган нинди дә булса билгеләр күренми. Бу совет һәм комсомол йоласы, илебезнең миллионнарча яшьләре тарафыннан кабул ителгән йола. Картинаның фонын тәшкил итүче гаять зур төзелеш пейзажы туй атмосферасын эмоциональ яктан ача: яңа шәһәр, яңа завод, яңа дөнья белән бергә яңа, яшь гаилә туа.
Әсәрнең мотивы бик гади һәм уңышлы табылган. Бригада кешеләре, туй истәлеге итеп, группа белән фотога төшәләр. һәм художникның табышы — күзгә күренмәгән фотоаппарат алдында торучы кешеләрнең беркатлы табигый һәм риясыз позаларын эләктереп алуында да инде. Әхмәдиевнең китап иллюстрацияләүдәге тәҗрибәсе аңа сынлы сәнгатьтә дә әдәби башлангычны, сюжет фабуласын иркен табарга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Әлеге әсәрдәге фотога төшү мотивы табылу һәр яктан камил, төгәлләнгән фронталь композиция төзүгә ярдәм итә.
Бер эшче бригадасы кешеләренең рухи якынлыгы — бердәм интернациональ эшче семьясы темасын автор, шул рәвешчә, тирән һәм ышандырырлык итеп ача. Монда бәлки тик бер генә нәрсәне искәртеп үтү кирәктер. Картина безгә әйтә сыман: «Без — эшче кешеләр, без яңа дөнья төзибез һәм син русмы, татар яки башка бер милләттәнме, безгә барыбер. Безнең семья члены булу хокукын бөтен совет кешеләренә хас булган югары әхлакый сыйфатлар билгели».
Бу, һичшиксез, дөрес. Миллилек һәм интернациональлек проблемасын нәкъ менә КамАЗ кебек ботен халык төзелешендә шушы рәвешчә хәл итүе белән художник хаклы. Әмма шулай да мплли сыйфатларны берьюлы игътибардан төшереп калдыруда, ихтимал, беркадәр сабырсызлык, алга сикерү дә бардыр. Ихтимал, тормышта барысы да бераз катлау-лырактыр, дәвамлырак процесста хәл ителәдер.
«Юл» һәм «Кама өстендә акчарлаклар» исемле картиналарында Валерий Скобеев шушы ук юлдан тагын да арырак китә. Әсәрләрнең икесе дә безнең сынлы сәнгатькә көчле романтик яңгыраш алып килүе, аның стилистик чараларын поэтик символика алымнары белән баетуы, метафорик мәгънәдәге образларда хезмәт батырлыгы темасын яктыртуы белән әһәмиятле. Әмма тормышта һәм художестволы образларда миллилек һәм интернациональлек баш-лангычларының диалектик бәйләнеше ягыннан караганда, художник, безнең уйлавыбызча, бераз ашыга, бүгенге көннән алгарак уза һәм, ахрысы шуңадыр, тормыштагы кайбер мөһим үзенчәлекләрне күрми уза, гүзәллекнең бер өлешен югалта. Аның геройлары антик аллалар белән чагыштырырлык гүзәлләр, әмма шул ук вакытта, бездән чит- тәрәк, үзбашрак яшиләр. Аларга аныклык, күңел җылысы җитми сыман, алар- ның камиллеге ничектер салкынрак.
Гомумән алганда исә, заман темасының шушындый идеаль-романтик планда чишелеше дә, 70 нче еллар сәнгатенең үсеш юнәлешләреннән. яссылыкларыннан берсе сыйфатында, әлбәттә, яшәргә хаклы. Ләкин бу юнәлешнең бераз чиклән- гәнрәк булуы бүгенге татар сынлы сәнгатенең икенче бер яссылыктагы әсәрләренә үзенә күрә бер ямь, кыйммәт өсти. Сүз — үзе белән туган җир һавасын алып килүче, анык җирлектә тугай һәм шул җирлеккә нык бәйләнгән әсәрләр турында бара. Халык тормышының традицион-архаик яклары белән мавыгу һәм аны күпертеп күрсәтү сәнгатьтг икенче бер чикләнгәнлеккә алып китәргә мөмкин икәнлеген онытырга ярамый, әлбәттә. Әмма чын милли романтиканы исәпкә алмау да дөрес булмас иде, чөнки ул романтика тормышның үзеннән килә, һәм безнең яшәешебез аннан башка, мөгаен, ярлырак, төссезрәк тә булыр иде Үз вакытында бу хакта татар әдәбияты классигы, сәнгать теоретигы һәм идеологы Галимҗан Ибраһпмов чын коммунистларча ышанганлык белән язган иде. Ул пролетар революциянең милли культура-ларны үстерү өчен киң мәйдан бирүен, социализм шартларында аларның үсүен, баюын, яңаруын, халыкның үзе тарафыннан, үз тормыш материалында, ана
теле җирлегендә, үз ихтыяҗларына ярашлы рәвештә тудырылган кыйммәтләр милли культураның төп элементлары булуын күрсәткән иде
Үз иҗатларында художникларның милли культура элементларына мөрәҗәгать итүләре, бу җәһәттән, тирән эстетик мәгънәгә ия.
Рөстәм Килдебеков «Натюрморт» кар-тинасында Арча милли аяк киемнәре фабрикасында халык сәнгате традицияләрен дәвам иттерүче осталарның хезмәтен бик җылы һәм оста күрсәтә алган. Төрле төсләрнең чиратлашуы, идәнгә тезеп куелган читекләрнең купшы бизәкләре — болар халык иҗатының тылсымлы чишмәләре хакындагы матур поэма булып яңгырыйлар.
Илдар Зариповның «Нефтьче Әхәт абый» дигән әсәрендә дә милли форма үзенең матур гәүдәләнешен тапкан. Картинаның герое, бүгенге заманның эшче һөнәренә ия кеше, бөтен тышкы кыяфәте белән күптәнге һәм гадәти авыл тормыш- көнкүрешен күз алдына бастыра. Геройның өстендәге киеме һәм килеш-килбәте, ак йон оегын киеп кровать остендә утыруы, пөхтә итеп җыештырылган чиста өй эче, барлык җылы һәм якты төсләр гаммасы — барысы да бу кешенең күнегелгән, табигый шартларда ачылып китүенә ярдәм итәләр. Без аның күңел пакьлеген, җан җылысын тойгандай булабыз. Көлүдән йөзенең тагын да җыерчыкланыбрак китүе, сөялле зур эшчән куллары — алар бу образга карата якынлык, ышаныч хисе тудыралар, чөнки монда һәрнәрсә тормыш чынлыгына нигезләнгән.
Халык культурасының бай традицияләре, көчле һәм нык характерлар белән кызыксыну, иҗат йөзләре, тәҗрибә һәм талантлары төрле булган рәссамнарны бер берсенә якынайта. Мисал өчен, татар тематик картинасының танылган остасы, милли классикага әверелгән күп әсәрләрнең авторы Лотфулла Фәттаховның «Юллар-юллар‡‡‡ дигән әсәрен генә алыйк. Бу картина да шул ук теманы дәвам итә. халыкның үз эченнән совет Татарстанының яңа гражданины формалашуы, шушы җирлеккә, аның традицияләренә, кешенең рухи бишеге — туган җиренә өзелмәслек җепләр белән бәйләнгәнлеге хакында сөйли. Бу темпны рәссам әдәби сюжетта, хәрәкәттә, ана кешенең үз улын юлга озату күренешендә ачкан.
Тормышның үзе кебек үк мәңгелек игенче хезмәтенә художник Варис Хәсә- нов «Икмәк» дигән картинасын багышлаган. Автор бүгенге колхоз тормышы шартларында әлеге теманың яңалыгын күрсәтүгә, югары поэтик гомумиләштерүгә ирешкән. Әсәр җыйнаклыгы,
'Хаинсез — яклаучысы булмаган
’ М ә л ж ә э с е э — сыена торган урыны бул-
төсләрнең ачык җиңеллеге белән аерылып тора. Кояш нурларында коенучы яңа суктырылган ашлык өеме, ындырдагы игенчеләр. ак җәймә өстендәге натюрморт, кайнар рәшә белән дулкынланып торган аксыл-зәңгәрсу күк йөзе бер бөтен булып күз алдына баса.
Миллилекне интернациональлектә ча-гылдыру проблемасын хәл итүдәге төрле юнәлешләрне бүгенге татар графикасында да күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, акварель сәнгатендә төрле алымнар һәм тенденцияләр аеруча ачык чагыла. Гайшә Рахманкулова акварельләре төсләрнең интенсивлыгы, асылташны хәтерләтүче декоратив сыйфатлары (бигрәк тә «Татар өе» дигән композиция) белән милли романтикага тартым. Рәшит Госманов- ның тыныч, йомшак төсләргә манылган, әле үтә күренмәле сафлыгы, әле көмеш томан өртелгән серлелеге белән үзенә җәлеп итүче пейзажларында патриотик башлангыч көчле гәүдәләнә («Казан Кремле стеналары янында» һ. б.). Шул ук Р. Госманов һәм Вл. Поповның КамАЗга багышланган һәм индустриаль гүзәллекне чагылдыручы акварель серияләре игътибарга лаеклы.
Индустриализация һәм техника прогрессы чоры кешеләре Эмиль Ситдыйков- ның да «Баулы нефтьчеләрендә» дигән график сериясе үзәгендә тора. «Юл», «Буровой янында». «Нефтьче» кебек рәсемнәр җир куеныннан байлык табучы, авыр һәм куәтле машиналарны хәрәкәткә китерүче, корыч ихтыяры, энергиясе белән тормышны һәм үз-үзен үзгәртүче, яңартучы хезмәт иясе кешесенә гимн булып яңгырыйлар. Ул кешеләр — аллалар да. роботлар да түгел, алар безнең танышлар. күршеләр. дусларыбыз, алар — без үзебез, һәм татар рәссамнарының каһарман характерларны нәкъ менә шундый гади кешеләр арасында күрә белүләре аларның дөрес юлдан барулары хакында сөйли, иҗади мөмкинлекләренең киләчәктә дә тирән мәгънәви эчтәлектә реальләшүенә ышанычны ныгыта.