Логотип Казан Утлары
Этюдлар

«ЗИНҺАР, РӘНҖЕМӘ!..»


«Ка.ка офыклары» циклыннан этюдлар
ружина штабы хәйран зур йортның иң аскы катындагы бер бүлмәсенә урнашкан.
Кердек тә стена буендагы урындыкларга мыштым гына утырыштык. Без — төп-төгәл ун кеше, чиртсәң, каннары чәчрәп чыгарга торган ир-ат. Без пәһлеваннарга өстәп, тагы нечкә билле ике чибәр сылу да бар. Турысын әйткәндә, без аларны өйләренә, язның искитмәле бер кичендә шау-гөр килгән тулай торакларына кайтарып жибәрмәкче дә булган идек, әмма безнең нәзберек күбәләкләребез матур күзләрен тасрайтып кына карадылар: янәсе, патруль йөрүдән качарга без сездән кай ягыбыз белән ким?..
Беләкләргә кызыл чүпрәк бәйләнгән. Ипле генә утырабыз. Күзләр идәндә чүпләнә... Дружинабызның калган ике төркеме кайдадыр үз секторларында йөри. Әйдә, йөри бирсеннәр. «Иминлек һәм тәртип!» — безнең лозунг...
— Я, ничек, ал да гөлме?
Түр өстәл артына кереп кунаклаган Петлеванный, арпа кашларын югары чөеп, безне берәм-берәм сөзеп чыкты. Юк, ул бер дә әллә кем түгел. Үсеп килүче, өметле генә инженер. Безнең бүгенге башлыгыбыз. Яна калада бу кичнең иминлеге өчен иң әүвәл ул жаваплы.
— Болай ярыйсы, әйбәт... тик ни...
— Нәрсә «ни»?
— «Дүрт тә ноль дүртенче» йортта берәү кияүгә чыккан. Туйлары алтынчы катта. Дөбер-шатыр...
— Аннан килеп, «ике ноль бердә» дә... Бәлкем берәрсенең туган көнедер’ Бусында мәскәүлеләр. Тугызынчы катта. Андук менеп тормадык. Әмма тавышлары яшелле-күкле... Тик ул йорт безнең секторга керми кебек...
— Кермәсә соң!
— Үзебезнең шушы йортта да хәлләр: икенче подъездның кызыл почмагында танцы. Андагы бөркүгә ничек чыдый торганнардыр — әкәмәт...
— Үзләренә ярагач, теләсә ничек түзсеннәр!..
Петлеванный үтә эшлекле кыяфәт белән дежурлык журналын актарырга кереште. Ул, әлбәттә, игътибарга алырдай һәр нәрсәне кәгазьгә теркәп куярга әзер. Ләкин башлыгыбыз журналны бик тә җентекләп актарса да, анда туй яисә танцы хакында теркәп куелган бер сүз дә тапмады, ахры, иреннәрен турсайтты:
— М-м-да, бүгенге кич шома гына үтсен иде инде. Безгә авыз ачып утырырга ярамас!
Без әллә белмибезме! Бүген шимбә ич... *
Озын муенлы бер егетебез, ул арада урыныннан кубып, стенадагы 2- графикны «өйрәнергә» кереште. 2
— Иртәгә дежурга ПромУКС чыга икән, аннан соң РИЗ, кою за- “
воды, КамАЗның баш механик службасы... Безнең бүлеккә төп-төгәл * ун көн узгач, янә кызыл тасма тагасы икән... Сөенегез! 2
— Тагын ун көннән? Бик тиз түгелме? а.’
— Куандырдың... рәхмәт! £
Петлеванный ниндидер станокның схемасын өйрәнеп утырган жи- = реннән (һай, оста да соң — монда да кыстырып килгән) баш кал- - кытты: ♦
— Тизме-түгелме, тикшермик, яме! Әмма сезгә саф һавага чыгарга а вакыт түгел микән инде? Бәладан башаяк...
Әлбәттә, бик вакыт. Ләкин кубарга ашыкмыйбыз. Каш астыннан * гына Петлеванныйның аллы-гөлле галстугын җентеклибез. з
— Бик дөрес: бәла ул агач башыннан йөрми...
Әнә шулай икеле-микеле хәлдә тагын бераз утыргач, кинәт бүлмәгә * өлкән яшьтәге берәү атылып килеп керде. Чәчләре тузгыган, күзләре акайган. Үзе таушалып беткән пинжәген дә майка өстеннән генә киеп в. алган. Сулышына буылып, теш шыгырдатты:
— Сез монда рәхәтләнеп ләчтит сатасыз, ә тегендә хулиганнар rt өере, тфү, тын алырга бирми!.. п
— Тукта, юньләп аңлат... Хикмәт нидә?
— Хикмәт шул: музыка акырталар. Баш шартларга җитте инде, валлаһи! «Дүрт тә унынчы» йортта. Җитмәсә, урамга да бер көтү ачык авыз җыелган. Мәхшәр прәме!..
— Кемнәр яши ул йортта?
— Механизаторлар. Минем ише шоферлар тагы... Кичә дә дөбер- шатыр кыландылар, бүген ищу катырак! Мин инде башны ике кат мендәр астына да тыгып карадым, юк, булмый гына йоклап... Ә бит миңа иртәнге дүрттә сменага. Йокламаган килеш рульгә утырып кара син!..
— Сез иң әүвәл тәрбиячегә әйтерләр.
— Әйтмәгән кая! Кулларын гына җәя. имеш, көченнән килми. Аптырагач, участковый милиционерга чапкан идем әле менә. «Минем компетенциядә түгел ул, монда халык дружинасы патша», — ди. Җибәрде сезнең янга... Сез, дускайлар, патша икәнсез, инде зинһар, ул мөртәтләрнең арт сабагын берәгәйле итеп укытыгыз әле.
Сыннарыбыз үзеннән-үзе турайды. Күзләрдә очкын кабынды...
— Ишеттегезме? — Петлеванныйның тавышы кырыс һәм кискен яңгырады. — Каңгырап утырган идегез, рәхим итәсез: менә дигән «эш» үзегезгә!
— Була ул!
Җәһәт кенә урыннардан куптык. Түшләр киерелгән...
Ишегалдында брезент фургонлы автомашина тора. Аның маңгаена эре хәрефләр белән «ДНД» дип язылган. Минутында кузгалырга әзер. Сәбәп кенә чыксын!
Борыннарны кытыклап, күкрәкләргә җәй башының саф һавасы кереп тулды. Кул кычытуына чыдар әмәл юк. «Патша» булсаң, бигрәк тә кычыта икән. «Эх, дим, ул хулиганнарны бер куырыйк әле янган утта!»
2. «К. У > М 4,
17
Мин эчтән генә шулай дип уйлыйм, ә төркем алдыннан атлаучы озын муенлы егетебез кулы белән һаваны кискәли:
— Минутында җиргә сеңдермәсәкме?!
Шофер абзый да эчендәге купкан ачуын түгә бирә:
— Кеше хәленә керә беләмени ул башкисәрләр? Төкерәләр! Ә мин. нәрсә, йокы туйдырырга тагын гаражга китимме? Юк, җитәр, тулай торакта урын алганчы да ике атна буе кабинада әвәләндем инде...
Әлеге йортка якынлаштык. Чынлап та, дөнья шау-гөр килә монда! Динамик кайдадыр бик югарыда, әллә унынчы, әллә унберенче катта, балконга беркетелгән. Утлары юк, караңгы... Ә түбәндә түгәрәк мәйданчыкта халык... йөзләгән кеше! Юк, беркем дә биеми: аяк астында комдыр, чуер таштыр. Әйләнә-тирәдә исә дәһшәтле техника: гаҗәеп дәү үзбушаткычлар, автоскреперлар, озын муенлы краннар, һәм менә шушы дәһшәтле чолганыш эчендә түгәрәк мәйданда йөзәрләгән яшь җилкенчәк төркем-төркем укмашып та, аерым-аерым бүленеп тә музыка җаена ипле генә селкенә, тирбәлә бирә. Кайберәүләр хәтта авыз эченнән генә көйли дә... Менә хикмәти хода дигәндәй!
Ә югарыдан музыка куәтле ташкын булып агыла тора, коела тора...
— Күрдегезме инде?! Ә бит минем бүлмә шул динамик астында ук!.. Алар шулай озак кыланыр дисезме? Төн уртасы ашканчы! Ә бәлкем атна буе... җәй буе! Их, җыенысын бер капчыкка тутырып...
Без өнсез калдык. Озын муенлы егетебезнең дә куллары салынып төште, муены эчкә сеңде кебек...
Кинәт музыка кырт өзелде һәм югарыдан көр, гайрәтле бер тавыш яңгырады:
— Тәнәфес, егетләр! Бер көйрәтеп алыйк әле!
Караңгы балконда шырпы сыздылар. Аңа ияреп, монда да дистәләгән ут кабынды. Ләкин шул минутта ук җирдәгеләр арасында чыр-чу купты:
— Ниткән тәнәфес тагы!
— Әйләндерә бир!..
Янә чылтыр-чылтыр чишмә аккандай матур музыка сибелде, янә йөзәрләгән шәүлә талгын гына тирбәлә башлады...
Тик кайда соң монда тәртип бозу, кайда хулиганнар өере? Киресенчә түгелме?
Дистә-дистә яшь йөрәк бер сукмакта таптана! Танышалар, аңлашалар, кавышалар... Кайнар хисләрнең бөреләнгән чагы лабаса!
Көннәр, айлар үтәр... Дәһшәтле техника моннан китәр. Бер дә бер заман шушы мәйданчык яшеллеккә күмелеп матурланыр һәм анда бала-чага җыелыр. Ком һәм кояш нурлары белән уйнарга нәниләр — бүгенге мәхәббәт җимешләре чыгар... Моны без соңыннан күрербез...
Ә хәзер, бу минутта ни кылырга соң без «патшаларга»?
Тимердәй салкын һәм каты киңәше белән шофер абзый үзе кысылды:
— Менәргә дә динамикларын конфисковать итәргә! И бетте-китте, вәссәләм!
Җәй башы... Мәхәббәт чаткылары... Хисләр өермәсе... һәм боздай салкын таләп!
Без таптанып торудан бүтәнне белмибез.
Ниһаять, безнең арада сулышын кысып торган бер «нечкә билебезнең» күз агы елтырап алды:
— И абзыкай, бәлкем ничек тә түзәрсең, ә?!
Аңа икенче чибәребез кушылды:
— һаман булса икән. Зинһар, рәнҗемә инде, абый кеше! Монда бит әкияттәге кебек..
Кая ул рәнҗемәгән! Теге абзыебыз үз сулышына буыла язды:
— Сез... сез үзегез әкият! Имеш, дружина, имеш, «патшалар»...
Мин үзем тагы, тинтәк... тфу!..
Без күз ачып йомганчы, шофер агай караңгыга кереп тә югалды...
Нишләгәндер ул — йокы симертергә гаражына китеп барганмы, әллә башына кат-кат мендәрләр каплаганмы — белмәдек...
Без «патшалар» көчсез идек шул монда...
Душанбе егете .
3 S’
Күк йөзеннән кара-кучкылт сәләмә болытлар агыла. Дымга инде g болай да туенган җирне янә чылатып, салкын яңгыр сибәли. =
Без тукталышта автобус көтәбез. Халык артканнан-арта бара, әмма о. безгә кирәкле маршрут автобуслары һаман күренми. Маңгайларына £ «служебный» яисә «бригадирский» дип язылган вахта автобуслары £ гына, без җәяүлеләрнең котын алып, пычрак чәчрәтә-чәчрәтә тыз-быз = үтеп киткәлиләр. •
Мондый хәлдә, билгеле, автопарк һәм шоферлар исеменә каһәр ♦ яудырмыйча түзеп буламыни? ®
— Маршруттагыларның әбәт чагыдыр. Ичмаса, чиратлашып кына °
тамак ялгый да белмиләр бит, туң җаннар. Е
— Алар шулай инде: алынкы-салынкы... Башлыклары ни карый тор- з
гандыр? «
Безнең янга өстенә соры болони куртка кигән чандыр гына бер егет * килеп басты. Аның кояшта каралган какча йөзен карлыгач канатыдай ч нәзек һәм кыйгач мыек бизәгән. Егет баскан җирендә таптангалап “• алды да, гәүдәсен бөрештереп, мина төбәлде.
— ЗЯБ поселогына икенче номерлы автобуста барасы бугай, шулай- ч мы? Күптән көтәсезме?
— Әйе, «икенче»дә... Егерме минутлап көтәбез инде, тик әлегә ни икенче», ни «өченче» күренми, кадалгыры!..
Ул ачулы карашы белән һавадагы болытларны сөзеп алды:
— Ай-Һай, сездәге һавалар! Күктәге аллагыз акылдан шашкан, ахрысы.
— Безнең Чаллыда шулайрак шул: тәмам шашты... Ә сез кайдан, иптәш?
— Көньяктан. Дүшәнбедән. Анда безнең эссегә чыдарлык түгел иде, кырык тирәләре иде, монда килсәм, хәлләр... Шундук куырып алды, башта томау гына иде, инде менә хәзер ангина...
— Э-э, чибәр егет, — дип баш селеккәләде янәшәдә басып торган зәңгәр яулыклы бер апа,— авыру килеш тырай тибеп йөриләрмени? Урынга ятасы иде сиңа.
— Мин болай да ике көн буе тулай торакта дустымның түшәге» изеп яттым инде. Монда аунарга дип килмәдем. Бүген менә кичке биштә медкомиссиягә керәсе.
— Качмас иде әле медкомиссияләрең.
— һе, комиссиясез генә алырлар дисезме? Алмагайлары! Мин бит буяучы, иң биек йортларны буяучы... маляр-высотник ягъни..
— Кара син! — дип куйдым мин, ихтыярсыздан тел шартлатып.
Төркем буйлап та ниндидер дулкын йөгереп узды сыман, һәркайсы көньяк җилләре китереп ташлаган егеткә текәлде. Чем-кара нәзек мыеклы, мескенрәк кыяфәткә калган чандыр егет безнең күз алдында капыл үсеп киткәндәй булды.
— Маляр-высотник, алайсам... Ә нигә, үзегездә биек йортлар салмыйлармы әллә? Эш табылмадымы?—дип, сүзгә катышты зур күзлекле бер агай.
— Ник салмасыннар? Бар бераз бездә дә... Әмма бездә КамАЗ юк.
— Ә монда кая керергә ният? —дип сорадым мин.
— Чаллыда иң биек йортларны кемнәр сала? Главмосстрой! Мин кадрлар бүлегендә сөйләштем инде.
— Ах, оста да сон, ә! Әллә каян кил дә шундук мәскәүлеләр арасына кереп кысыл,—дип, теш ыржайтты чөгендердәй кызыл йөзле берәү, башындагы беретын кыңгыр салып.
Егетебез ак тешләрен елтыратып көлемсерәде генә:
— Күз күрер. Әле монда да эшләр муеннан, диләр бит. Берсеннән- берсе биек завод корпусларын да ялт иттереп бизәргә безнең ишеләр аз кирәк булыр дисезме?.. Тик менә бүген медкомиссияне ничек иттереп кәкре каенга терәтергә микән? Аптыраш!
— Ә нишләп «кәкре каенга?».. Соң син, туганкаем, врачларның үзләренә барасың ич,— дип чәрелдәде зәңгәр яулыклы апа. Әмма аның тавышы шундук йомшаграк, ягымлырак төсмер алды: — Томау төшүдән иң шнфалысы теге ни... ингаляция булыр. Ягъни болай: бик әйбәтләп кайнар бәрәңге парын сулыйсың. Ә ангинадан дисәң, иң әүвәл сөт белән сода булышыр.
— Хе-хе... Таптыгыз: әллә ниткән ингаляция, җитмәсә, сода белән сөт тагы... Чүп сүз! — диде кызыл йөзле кеше. — Иң шәбе, иң берәгәйлесе, энекәш, бер стакан ак аракыга кара борыч сибеп, җылытып... Юар да алыр! Тик монда аракысын табуы гына... Хәер, коньяк та ярый...
— Ангинаданмы? һай, ни ишетәм,—дип бот чапты яулыклы апа.
Тукталышта автопарк һәм шофер халкын битәрләү бөтенләй сүрелде. Кешеләр монда ни өчен җыелганнарын оныта төштеләр шикелле. Тегеннән дә, моннан да «иң шәп», «иң берәгәйле» киңәшләр яварга тотынды. Көньяктан килгән егетебез тәмам каушап калды, җилкә җыерудан бүтәнне белмәде.
— Мәтрүшкә кайнатып эчсәң иде менә! Яки, әйтик, кура җиләге белән дегеттәй куе чәй. Аннан соң, изрәп, манма тир эчендә ятарга...
— Юкә балы да булса идеме тагы?.. О-ol Тик каян табасың аны?
Боҗра кысылганнан-кысыла барды. «Чибәр мыек» инде хәзер, борын тартыштыргалап, күзләрен генә челт-челт иттерә иде. Мондый хәлдә, аңлашыладыр, минем дә бер читтә авыз ачып каласым килмәде, иң гади, иң ышанычлы киңәш бирмәкче булып, уртагарак кысылдым:
— Синең, дус кеше, — дидем, — комиссиягә барасың бармы? Бар. Димәк, сиңа иң әүвәл температураны төшерергә кирәк... Төкер бүтәненә. син мине тыңла, дускай! Менә монда күршедә генә аптека, шунда кер дә парацетамол яисә бүтән берәр төрле..
Ләкин мин иң кулай киңәшемне әйтеп бетерә алмадым: кинәт халык төркеме читкә сибелеште, ыгы-зыгы купты. «Икенче» номерлы автобус килгән икән. Ул арада инде егеткәем кысыла-кысыла автобус эченә кереп тә югалды..
Берәр ай чамасы вакыт үткәч, мин аны Яна калада очраттым. Кибеттән чыгып килә иде. Кулындагы җәтмәгә әллә ниләр тутырган: кефирдыр, консерва банкалары, кәгазь төргәкләре, ә култык астына исә ике кирпеч икмәк кыстырган. Үзе сырмадан, башында колакчын бүрек. Әүвәлгечә үк чандыр, әүвәлгечә үк «сызылып киткән кара мыек». Тик хәзер йөзе алсуланып тора иде. Димәк, сау-сәламәт... Мин күптәнге белешләр сыман җылы гына күрештем дә:
— Соң кайларда, ниләр җимерттерәбез, туган? — дип сорадым.
— Әнәтерә: майлап маташабыз әкертенләп...—дип, ул бер читкә ымлады. Бездән әллә ни ерак та түгел, бик күп балконнары белән бизәлгән ундүрт катлы зур йорт калкынып тора иде. Аның бер як стенасы югарыгы өлешендә аксыл болыт төсенә буялган һәм шунда, кошлар очар биеклектә, буяучыларның бишеге дә асылынып калган иде.
— Менә үзебезнең кызларны сыйламакчы идем әле. Симертергә яият, һе-һе!..
— Бик яхшы ният!..—дип баш каккаладым мин һәм, телем кычытуына чыдый алмыйча, янә сорап куйдым:—Теге чакны ничек соң... врачларны «кәкре каенга терәтә» алдыңмы?
— Ниткән врачларны? Нинди «кәкре каен»? — Күзләре шар булды моның. — Сез, иптәш, әллә ниме.
Әлбәттә, ул танымады мине. Артык бер минут тормыйча, җилкәлә- ф рен сикерткәләп читкә атлады. Ә мин шул чакны аның сырма аркасына . ак хәрефләр белән: «Дүшәнбе. Әле өйләнмәгән!» дип язылган сүзләрне - укыдым. |
«Тагын бер исәрбаш Димәк, чын-чынлап ияләшкән инде», — дип елмайдым мин.
Сөттәмени хикмәт? §
Председатель, көндезге жил китереп ташлаган кайбер вак-төяк нәрсәләрне хәл итеп бетергәч, төп мәсьәләләрнең берсенә күчте:
— Димәк ки, иртәгә шефлар килә., шефлар! Бу юлы да күбесе хатын-кыз. ахры, җәмгысе өч йөзләп кеше ди. Биш-алты автобус белән. Димәк ки, бөтенләй яңгырга киткәнче, салам эскертләүне ипләп кенә...
— Өч йөзләп кеше! Ай-Һай!..
— Ай-һайлыйсы юк, Ризван. Теге якшәмбе уттай егет башың белән үзең сынаттың. Җебемә! Сәнәк-тырмаларың житәрлекме? Инде бу юлы да килгән халыкка карга санатып йөртсәң, чамала аны!
— Чамалыйсы юк. Җиткезербез!
— Ә син, Мөхи абый, — председатель кулындагы карандашны түшен
киереп утырган агайга төбәде, — өйрәтүгә мохтаҗ түгелсең. Тик үзебезнең пекарняның рәте киткән ди әле. Чаллыга бармыйча булдыра алмассың, ахры.
— Ай-Һай, ипекәйне капчыгы-капчыгы белән кайсы кибет тоттырып җибәрер икән, ә?
— Кирәкмәгән жирдә авызың белән кош тотасың ич. Телеңне жәлләмә, сандугачтай сайра: «Бер дә әллә кемгә түгел, үзегезнең халыкка, димәк ки, КамАЗны төзүче рабучи сыйныфка» диген. Аннан килеп, басуда казан асабызмы әллә? Бәрәңге җирләре янәшә генә бит. Тагы да сөт...
— Сөт дигәннән, үткәнендә хәйран да тамаша булган бит әле! — диде Мөхи агай, тез капкачын шапылдаткалап. — Өмәгә дип килгән хатын-кыз сөт белән битен-кулын юган. Чәчрәп китим! Имештер, алай итсәң, тән тиресен йомшарта. Әллә нихәтле сөтне күрәләтә җиргә сеңдергәннәр.
— Сөт беләнме? Битне-кулнымы?!—Әртил башлыгы бармак арасындагы карандашны өстәлгә атып ук бәрде, ак күлмәк изүенә ябышты Ул да түгел, аның кырыендарак утырган баш бухгалтер сикереп торды, күзлеге чак төшеп китмәде
— Мин дә ишеткән нем... Чын-чыннан безобрази! Без монда литрын литрга җиткезеп, чутка салып утырабыз, анда тән йомшарталар... Үзебезнең сыер савучылар ишетсәме? Адәм мәсхәрәсе!
Ишек төбендәге почмактан яңгыраган тавыш хәтта бухгалтер чәрел- дәвен дә күмеп китте:
— Үзем күрдем: автобусларына шундый хушланып утырыштылар — прәме нхахай да михахай... Их, мин әйтәм...
ЭДУАРД КАСЫИМОВ
Утка керосин сиптеләрмени — утырыштагылар дөрләп кабындыг
— Сөте сөт кенәмени, каймак бит ул безнең сөтләр! И шуны...
— Бушлай булгач, күктән яуган дип уйлаганнардыр.
— Үз акчаларына алган сөт белән шулай юыналар микән Чаллыда*
Баш бухгалтер, сөт турындагы сүзгә йомгак ясагандай, фикерен- киңәш төсенә кертеп әйтте:
— Бу хәлләрдә шефларның өмәгә килгән һәр җан башына берәр- чәки сөт тияр! Колхоз дигәч тә, оҗмахтагы кәүсәр чишмәсе түгел лә ул.
— Дөрес!
Шул чак тәрәзә төбеннән берәү тамак кыргалады:
— Теге атнаны кемнәр килгәнне? Җыен «керт тә ферт», җыен- кантур халкы. Ә иртәгә кемнәр? Үзебезнең шефлар ич. Чын төзүчеләр, чын рабучи класс!.. Берәр чәки, имеш. Син нәрсә, сөтне аракы дип белдеңме әллә? Үзебезнең йөз каралмагае дим.
— Димәк ки... димәк ки...
Председатель тотлыгып калды. Иренен тешләштергәләде. Колак, артын кашып алды. Аннары, тиле кеше кебек, тиктомалга башын се- леккәләде. Ләкин тынлык озакка сузылмады, моңарчы дәшми-тынмый- чарак утырган чал мыеклы абзый, авыр гына кубарылып, председатель, сүзен элеп алып китте:
— Димәк ки, болай: сөттәмени хикмәт? Әлбиттә, анысын жәлләмәбез. йөз каралтырга ничу монда... Теге атнаны килгән халык көне буе- бәрәңге тәгәрәтеп яттымы? Ятты. Үзебез гаепле: эшләтә белмәдек — болытта йөздердек. Тир түгеп, карыннары ачыкса идеме? һе, сөт кенә- ме, әллә ниеңне йотарлар иде!
— Шулай, йотарлар ие! —дип җөпләде Мөхи абзый.
Әмма чал мыеклы агайның сүзе бетмәгән икән әле, ул, кәкрәеп каткан имән бармагын һавада болгатып алгач, аны үз күкрәгенә төбәде:
— Бусында үзем хуҗа булып йөрим килгән халыкка — вәссәлам!’ Ә Ризванмы5 Җебегәнлек күрсәткән икән, әнә минем урынга урманга барып, кискән агачның исәбен җыеп кайтсын. Моннан ары кыз-кыркын» янында йөрмәс мыек шәбәртеп кенә. КамАЗныкылар атчайный алар!
— Күрче, бу акбашыбызга тикле канын кыздырган бит! — дип гүләде ишек төбе. — Сон үзеңне карчыгың кунарга кертмәсә, нишләрсең, абзыкай?
— Минем өр-яңа ак мунчам бар.
— Дөрес, ак мунчасы бар,— дип баш какты председатель. Аның да калын кашлары тәмам язылып, иреннәре җәелергә тора иде. — Ризван турында тап авызымнан суырып әйттең, Сәет абый: урманга китәр. Димәк ки, мәсьәләгә нокта куябыз! Ә син, Сәет абый, бер дә хафаланма: булышмага үзем чыгармын. КамАЗның яшь-җилкенчәге тирәсендә- бергә-бергә дигәндәй...
— Вәйт, ичмаса! Соң сине дә Мәймүнәң кертмәсә?—дип муенын- сузды Мөхи.
— Менә бит, «ак мунча» ди... Шәт, мине дә сыйдырырсың әле, Сәет абый, ә?
__— Кистереп әйтә алмам, энем прсидәтел. Үзем, дим, басудан ияртеп- кайтмагаем. Безнең сөтләрдә йомшарган берәр чибәрен, дим...
Бүлмәдә снаряд ярылдымыни!..
Баш бухгалтерның дуамалланып ишекне теге яктан хәтәр шапылдатуы гына сыгылып төшкән халыкны беркадәр айнытып җибәрде.
Председатель авыз тирәсен җыя төште 'һәм, әйләнә кайтып, «мәсьәләгә нокта куярга» ашыкты:
— Димәк ки, туганкайлар, сөттә түгел хикмәт... Килгән халыкка- карга санаттырмыйк — менә кайда хикмәт!..
Дуслык ныгый бара!
Менә ул ике катлы таш бина, һай, көләч тә соң үзе — ишекләре шар ачык, тәрәзәләре яп-якты!
Янәшәдә исә бүрәнәләрдән салынганы, искесе... Ул инде тәмам какшаган, хәлдән тайган, әмма ник яшерергә, ул бер үк вакытта горур да, шат та лабаса: иң олы, иң мөкатдәс хезмәттә — авылны нурландыруда ул инде бар булганын биргән. Мең рәхмәтләр сина, иске мәктәп!
Якында үтә эшлекле кыяфәт белән абзыйлар һәм апалар йөренә. Яна мәктәп бинасын тапшыру-кабул итү мәшәкатенә чумганнар алар...
Биклән авылында олы тантана, Бикләндә зур бәйрәм бүген!
Олысы-кечесе, эресе-вагы — бөтен халык купкан—барысы шат-кө- ләч!
пөхтәлек һәм яктылык. Борыннарны буяу исе яра. Кайберәүләр ипле « генә атлаган шәпкә артларына борылып-борылып карый: ялт иткән ° идәннәрдә эзләре калмаганмы, янәсе.... с
Әйе, тагын өч көннән балалар мәктәпкә килер!
Комиссиядәге кешеләрнең йөзләре торган саен ачыла, мөлаемлана « бара... Хәтта бер-берсенә каш сикертешүләрдән дә тартынып тормый- * лар. Димәк ки, ярыйсы, әйбәт, шәп!
Әлбәттә, аерым житешсезлекләр дә килеп чыккалый. Мондый чакта * төзүчеләрнең вәгъдә сүзләре яңгырап киткәли: >
— Була ул... Эшләрбез... Теркәп куйдык! *
Кай арада мәктәп дирекциясе, хәтта аерым укытучы да үз теләген т яисә үз тәкъдимен әйтүдән куркып тормый. Мәсәлән, физика кабинетында өстәмә розеткалар куйганда, бик тә уңай булыр иде, ди берәү. Мондый гына нәрсә төзүчеләр өчен нәрсә ул? Чүп ул!
— Ихтыярыгыз... Сез теләгәнчә итәрбез, алайса,—диләр.
Төзүчеләр бүген аерата күндәм, юмарт һәм сөйкемле! Гажәп иркен спортзалны үткәч, булачак ашханә аша кухняга керделәр. Монда өр-яңа жиһазлар куелган, һәркайсы ап-ак, һәркайсының никельләре ялт-йолт итеп тора — күзләр камаша. Авыл мәктәбендә мондыйларны күрү ничектер сәер дә шикелле... Мөгаен, күңелнең күнегәсе һәм ияләнәсе бардыр?
Генподрядчикларның башлыгы, әйләнә-тирәгә сынаулы карашын йөртеп чыккач, мәктәп директорына таба борылды:
— Безнекеләр монда тагын ике-өч көн булачак әле. Сезнең аш-су осталарыгызны шушы әйберләр белән эш итәргә өйрәткәндә, начар булмас иде. Өйрәнердәй кешеләрегез бармы?
Мәктәп директоры — өлкән яшьләрендәге укытучы апа — шундук ашыгып баш каккалады:
— Кешеләрме? Бар инде, бар! Бүген дисәгез — бүген, иртәгә икән — иртәгә ябышырлар...
Ул арада ишегалдында халык ишәйгәннән-ишәя барды. Күпләр, әлбәттә, мондагы төзелешне бер генә күзәтеп китмәгәндер. Ләкин шушындый да хикмәтле көнне янә килмичә, авыз ачып калырга ярыймыни?
Әйләнә-тирәсе рәшәткәләп алынган киң бакчада — шәһәрнекеләр чын-чынлап көнләшердәй бик зур аланда — жирне чүп-чардан тазартып. жыйнак кына бульдозер — «Беларусь» ыгы-зыгы килә. Берише адәмнәр, себеркеләрен жил-жил уйнаткалап, асфальт юлда тузан туз-
«ЗИНҺАР, РӘНҖЕМӘ!.
Ә күк йөзе кырыс һәм ачулы. Аны авыр соры болытлар каплап алган. Менә тагын яңгыр коя башлар кебек. Инде тәмам туйдырган, эч пошыргыч салкын яңгыр... Дәүләт комиссиясендәгеләрнең дә чырае кырыс һәм житди. Бинаны айкап йөри бирәләр. Бүлмә артыннан бүлмә артта кала, һәркайда ♦
дыра, икенчеләре, яшьрәк кызлар, үз нурларын да кушып, мәктәп тәрәзәләрен ялт иттерә, һәркайда күңелле шау-шу...
Иске мәктәп каршындагы алмагачлы бакчада исә икенчерәк күренеш. Монда олы тантанага әзерлек күрелгән: иң түргә, зур алмагач- ышыгына табарак кызыл постаулы өстәл куелган, бер кырыидарак матур гына стенд — монысында мәктәпнең үткән юлы гәүдәләнгән, ә ямь-яшел чирәмдә мәйданга рәт-рәт иттереп урындык һәм эскәмияләр тезелгән. Тик бакча хәзергә буп-буш әле...
Дәүләт комиссиясе, ниһаять, мәктәпнең иске бинасы эченә кереп югалды. Тиешле кәгазьләргә кул куясылары бар... Шактый озак тордылар. Четерекле хәлләр туып, бәхәс булып алган, күрәсең. Кайберәүләр ярыйсы ук кызарынып чыкты. Аерата мәктәп директоры — хөрмәтле укытучы апа кызарган иде. Артык дулкынланган, күрәсең. Комиссиядәге агай-энегә нәрсә? Чаллының үзендә дә, аның тирәсендәге авылларда да туып кына торган өр-яңа объектларда йөри-йөри тәмам шомарып беткән, хәтта, әйтергә яраса, «эт каешына» әйләнгән инде алар. Ә безнең директор апабыз? Аның үз җилкәсенә шушындый зур җаваплы- лыкны беренче тапкыр алуыдыр әле.
— Ярар, алайсам, башларбыз... Хәерле сәгатьләрдә!
һәм менә инде бәйрәмнең иң кызыклысы, тантананың, кем әйтмешли, «үр түбәсе»...
Алгы рәтләргә авылның өлкән кешеләре утырышты. Купшылар, һавалылар! Яшел чирәмле алан читенә дугайланып һәм тыгызланып яшьләр басты. Авыл халкы төзүчеләр белән кушылып бетте.
Сүзне иң әүвәл карт укытучыга бирделәр. Күп кенә гыйбрәтле һәм күркәм хәлләрне исенә төшерде. Озаклап һәм тәмләп сөйләде абзый. Аны завуч алыштырды.
Тын калып, кешеләр тыңлый, алмагачлар тыңлый!
Төзү трестының партоешма секретаре Дамир Зарипов аланны тәмам ялкынга урады. Сүзләреннән дәрт тә, төпле инану да бөркелеп торды:
— Биклән язмышында бу инде беренче карлыгач түгел һәм соңгысы да булмас, ләкин ул сезнең барыр юлларыгызны һәр чак яктыртып торыр .. Озакламас, шушындый ук зур куанычлар бөек төзелеш тирәсендәге бар авылларга да дулкын-дулкын булып таралыр. Әйе, олы бәйрәмнәр күл көтелә әле, дуслар! —диде ул.
Мәйданга тигез сафларда дөнья гөрләтеп укучылар килеп керде. Барабаннар кагып, баян уйнатып... һәркайсының күкрәгендә кызыл галстук, сафлар алдында — ал байрак!
Иң ямьлесе шуннан башланып китте дә инде...
Ә югарыда соры болытлар куерганнан-куера бара сыман иде. Президиумда утырганнар әледән-әле күккә күз салгалый: тагын ява башлар микәнни, тантананы өзәр микәнни?
Укучылар уйлап та карамый: күктәмени хикмәт! һавада шигырь- артыннан шигырь яңгырый, ташкындай булып дәртле җыр агыла...
Яшьләр хакында әйткән дә юк, карт-корының да җыерчыкларына- тикле балкый...
Менә инде беренче класска барырга әзерләнгән сабыйлар да керде. Тез аслары йомшарган, ахры: сафлары таркау, йөзләрендә курку, каушау галәмәте. Әмма шушы почык борыннар да тиз арада хәлгә килеп, җайга баса белде. Янә шигырьгә җыр кушылды, аннары шуңа бию ялганды... Бакчаларында ныклап әзерләнгәннәр, күрәсең, бәйрәмгә!
Председательлек итүче агай — район мәгариф бүлеге мөдире Әхсә» иптәш Сәхапов — олы гәүдәсен калкытып, бер генә күтәрелмәде; янәсе, дускайлар, тамаша матурын матур да... озынгарак китмәдеме? Ләкин абзыкаең, аптыраганнан такыр баш түбәсен сыйпаштыргалап, кире үз урынына сеңүдән бүтән чара тапмый иде. Әйе, митинг әле тәмамланмаган. Ул бары тик зур концерт белән бүленгән генә: «бәй
рәменә күрә чәчкәсе» дигәндәй. Әле алга таба «Жилстрой» башлыгы Зубченко белән колхоз председателе Ямалиевнын, бер-берсен котлап, кочаклашасы булыр. Аннары СМУ вәкиле алтынсу йөгертелгән дәү ачкычны мәктәп директорына тапшырыр, ә монысы — безнең хөрмәтле апабыз — жавапка юньле-башлы сүз дә әйтә алмас, чөнки ул бүген чамасыз дулкынланудан хисләр йомгагына әверелгән...
Президиумда кайберәүләр инде урындык шыгырдата. «Башсантех- монтаж» кешесе «Жилстрой» инженерының кабыргасына төртеп, Кулагина пышылдый:
— Яна бит минем планерка!
— Ә безнең идарәдә киңәшмә. «Баш» үзе катнашмакчы иде... Балалар президиумдагыларның хәлен аңлыймыни? Алар «планерка, киңәшмә» дигәнне бар дип тә белми. Бетмәс шатлык дулкынында үзләре теләгәнчә кинәнә бирәләр. Бу сәгатьтә жир дигән планетабызның бәләкәй генә шушы мәйданчыгында бары да аларга буйсына, бары да алар ихтыярында шикелле!
Президиумда кыбырсып утырган әлеге кешеләрнең берсе инде менә ■бүтәнчәрәк шыңгырдый:
— Ярар, ник чәнчелеп китми планеркасы!.. Болай булгач, банкетка да калам әле!
Банкет дигәне ашханәдә әзерләнгән. Колхоз идарәсенең төзүчеләргә сюрпризы. Ләкин күпләр сизеп алган инде моны. Уты барның төтене чыкмыймыни!
Ә монда, яшел чирәмдә, ике почык борын баян шашуына ияреп бөтерелепме-бөтерелә! Чүгәлиләр, сикерәләр, кул чәбәклиләр... Менә аларга ярдәмгә ике кызчык — ике күбәләк — атылып чыга. Биюләре бетмәстер, хәлдән таеп егылырлардыр кебек...
Бию тынуга, пионерлар сафыннан кайнар авазлар күтәрелде:
— Бездән төзүчеләргә мең-мең рәхмәт!
— КамАЗга да рәхмәтләр яусын! Ул безнең авылга шул хәтле тиз «илә белде!
Ул да түгел, тагын да куәтлерәк бердәм тавыш, һаваны гөрселдәтеп, күкләргә ашты:
— Урак белән Чүкеч арасында дуслык ныгый бара, көчәя бара! Мәңге яшәсен Олы дуслык!
Алмагач ябалдашларыннан, яфракларны шыбырдатып, жил исеп үтте. Карт-коры бер төсле рәхәтлеккә чумган хәлдә баш каккалады, яшьләр йөзендә горур елмаю нурланды...
Ә күк?.. Күк инде чигенгән: соры болытлар тарала һәм чалара төшеп, менә-менә кояш балкып чыгар төсле иде...
Ж,әй азагының үтә караңгы чырайлы, үтә юеш август атнасында иң «өләч, иң нурлы көннәрнең берсе булды бу Чаллы якларында...