Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛЛАР БАТЫРЛЫККА ЧАКЫРДЫ


КУРСК ДУГАСЫНДА БЕЗНЕҢ ЯКТАШЛАР
Ю «К. У » № 5.
Идел буенда тар-мар ителган немец-фашист гаскәрләре җәйге һөҗүмгә әзерләнә. Янәсе, яңа «тигр»лар, «пантера»лар, «фердинанд»- лар җиңү алып киләчәк. Дошманның мәкерле һөҗүм планы Совет Армиясе командованиясенә үз вакытында билгеле була һәм аңа каршы зур хәзерлек алып барыла. 1943 елның 5 июлендә фашистларның 2700 танкысы һәм штурмлау орудиелә- ре Өрел һәм Белгород районыннан Курс- кига һөҗүм ясыйлар. Ләкин аларга каршы Совет командованиесе 3500 танк һәм үзйөрешле орудие сугышка кертә.
Фашистларның беренче һөҗүмен укчылар салкын канлылык белән каршылыйлар. Менә фронт газетасы битендә басылган бер хәбәр: «...Кече лейтенант Камалетдинов взводы дошманның терәк пунктыннан ерак түгел урында сугышчан сакта тора иде. 5 июльдә, иртә белән 4 сәгать 30 минутта, артиллерия һәм авиация хәзерлегеннән соң, немецлар һөҗүм башладылар. Өч танк һәм 150 гә якын гитлерчылар туп-туры Фәррах взводына таба киләләр иде. Сугышчылар. командир үзен тыныч һәм ышаныч белән тотуын күргәч, дошманны тиешенчә каршы алырга хәзерләнделәр.
Фашистлар «тигр»ының берсе миналанган кырга килеп керде һәм шунда ук шартлады, ләкин калган икесе килүлә-рендә дәвам иттеләр. Танкларның берсе 15 метрга ук якынлашкач. Камалетдинов аны граната атып зарарлады. Икенчесен аның ординарецы Шокуров зарарлады.
Танклар белән эшне бетергәч, батыр Камалетдинов залп белән ут ачарга приказ бирде, һәм дошман солдатлары ятарга мәҗбүр булдылар. Аннары сугышчылар гранаталарны ходка җибәрделәр. Немецларның беренче төркеме тулысыңча кырылды. Ләкин ерактан яңадан дошман танклары һәм пехотасы килгәнлеге күренде. Камалетднновның аягы яраланган иде, әмма ул сугышка җитәк-челек итүен дәвам иттерде. Дошман танк-лары якынлаштылар. Камалетдинов ур-
Давамы. Башы 4 санда.
тадан килә торган танк астына граната ыргытты һәм аны стройдан чыгарды. Сугышчылар да үзләренең командиры күрсәткән үрнәк буенча эш иттеләр. Танкларның барысын да зарарладылар. Винтовкалардан, автоматлардан һәм пу-леметлардан ут ачып, немецлар пехотасын кырдылар.
Бу бәрелеш берничә тапкыр кул сугышына күчте. Фәррах, яраланган булуына карамастан, бу сугышта үзе 7 гитлерчыны дөмектерде.
Батыр сугышчылар бу бәрелештә, үз-ләренең гайрәтле командиры җитәкче-легендә. 7 танкны сафтан чыгардылар һәм 2 ротага якын немец пехотасын юк иттеләр...»'. Ватан өчен сугышларда Фәррах Камалетдинов 14 мәртәбә яралана. Аңа Советлар Союзы Герое исәме бирелә. Камалетднновның батырлыклары турында татар халкы җырлар чыгара һәм аның белән горурлана.
Курск дугасындагы бәрелешнең беренче көннәрендә укчылар белән беррәт- тән артиллеристлар «тигр»ларның юлын кисәләр. Капитан Әхәт Таһиров дивизи-онына кергән дүрт батарея күп тапкырлар фашистлар атакасын кире кайтара. Сугыш кырында дошман 34 танкысын калдырып чигенергә мәҗбүр була. Капитан Әхәт Таһировның артиллеристлары, күп югалтуларга карамастан, бер адым да артка чигенмиләр
1943 елның җәендәге сугыш Мансур Абдуллннга дан китерә, аңарга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
10 июльдә Молотычи авылы янында артиллерист Абдуллин, туры наводкадан атып, атакага килүче гитлерчыларның өч танкысын сафтан чыгара. Сугыш аз гына тынып тора да яңадан башлана. Бервакыт орудие янында снаряд шартлый һәм Абдуллин аңын югалта. Каһарман сугышчы госпитальдә оч көннән соң гына аңына килә. Аңа, 8 дошман танкысын юк иттең, дигәч, врач сүзенә ышанмый, көлемсерәп куя. Шуның өс- тенэ Абдуллин йөзләгән гитлерчыларны дөмектергән. «Мәңгелек дан сиңа, татар
■ «Суворовмы». 28 аярель. 1944 ел
1 «Җнкү байрагы», 17 сентябрь. 1915 ел.
егете Абдуллин».— дип язылган «Ватан-ны саклауда» дигән газетада.
Фронт газеталары битләрендә совет танкистларының Курск дугасындагы ка-һарманлыгына сокланып язылган мәка-ләләр күп. Мисал өчен Мөхәммәт Садри- ның «Яшь офицер Салих Җамалиев» очеркын алыйк. Республикабызның Кы-рык Садак авылында туып үскән Салих Җамалиев үзенең танкысы белән татар генералы Сафиуллинның укчыларына Крутой Лог районында ярдәмгә килә. Шунда Җамалиев үзенең «Т-34» танкысы белән 13 «тигр»га каршы көрәш башлый: «...Командир маневр ясауга күчә. Танкны ул бер алга, бер артка таба, бер уңга, бер сулга таба йөртергә, бер дә туктатмаска куша һәм дошман танкларына атуын дәвам иттерә. Гитлерчыларның тагын бер танкысын ут һәм төтен сырып ала.
«Тигр»лар совет танкысына каршы атака ясый алмыйлар. Җамалиев аларга бер генә метр алгарак килергә дә мөмкинлек бирми. Шулай итеп, сугыш кыры янган танкларның төтеннәре, «титрларның авыр снарядларыннан актарылган җир-туфрак тузаннары белән каплана. Инде дошманны күзәтүе дә читенләшә. Немецлар, сугыш кырында әле алга, әле артка, яки уңга, яки сулга таба бертук-таусыз йөреп ут яудырып торган совет танкысына «тигр» снарядларын тидерә алмагач, аңа атака ясар өчен исерек автоматчыларын җибәрәләр... Частьта Салих Җамалиев экипажын дуслары зур шатлык белән каршылыйлар. Күп тә үтми, аларны командир чакырып ала.
— Сезнең батырлыгыгыз, күп кенә гит-лерчыларны юк итүегез, 3 «тигр»ны ян-дыруыгыз һәм берничә «тигр»ны зарар-лавыгыз миңа билгеле.— ди полковник.— Шуның белән бергә сез дошман танкла-рына атакага ташланырга ирек бирмәдегез һәм командованиега әһәмиятле тактик бурычны үтәргә булыштыгыз. Дүртегезне дә хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәм!» ** ††.
Дошман июль башындагы һөҗүмендә зур югалтуларга дучар ителә. Меңләгән «тигр»лар. «пантера«лар. «фердинанд»- лар сугыш кырында хәрәкәтсез кала. «Цитадель» операциясе чәлпәрәмә килә. Совет гаскәрләре Курск дугасының төнья-гында 12 июльдә, ә көньягында 15 июльдә контрһөҗүмгә күчәләр. Ул көннәр турында старшина X. Саттаров фронт га-зетасына менә нәрсә язган:
«Иртәнге караңгылык тарала башлаганда безнең укчы подразделениеләр атака рубежына тупландылар.
Артиллерия позицияләрендә дә сугыш-чылар соңгы хәзерлек чараларын күрде-ләр. Инде орудиелар ачык позицияләргә
’ «Совет сугышчысы». 10 январь. 1944 ел.
' «Ватан намусы эчен». 8 декабрь. 1944 ел. Г, Шарипов шул ук газетада 1915 елның 19 августында «Лачыннар» хәбәрендә Хафизов турында ьэа Ул Кызыл Байрак. 1 һәм II Дәрәҗә Ва тан сугышы орденнары һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
* «Совет сугышчысы». 20 август. 19И ел
•«Ватан намусы өчен». 6 ноябрь. I '14 ел һәм 19 август. 19-15 ел. И. Г. Газизуллин 1944 елның ■аенда һәлак була
* «Ватан намусы өчен». 19 август. 1915 ел.
‘ «Ватан намусы өчен». 25 октябрь. 1 44 ел Г Шәрәфиен Курск дугасында бер «тнгр»ны. үзйөрешле оруднене сафтан чыгара, унлаган фашистны дөмектерә.
* «Фронт хакыйкате». 29 декабрь, 1944 ел. Курск дугасында Г Кәбиров 5 мең мина зарар- сызландыра, а 1941—1944 елларда — 15 меңне Г Кәбиров республикабызның Күлле Киме авылында туган.
тартып чыгарылганнар. Һәр расчет кайда
’ «Ватая намусы өчен». 18 апрель. 1946 ел. Гнарлня капитаны Салих Җамалиев Курск дуга-сыннан Германияга кадәр, үз зкнпажы белән дошманның 30 лап танкысын һәй үзйөрешле ору- диеләрен яндыра. Совет хөкүмәте аны I һәм 11 Дәрәҗә Ватан сугышы орденнары. Кызыл Лол- дыз ордены һәм медальләр белән бүләкли Хәзер ул фәннәр кандидаты. Харьковта укыта, '
ут ачарга кирәклеген, дошман окопла-рының беренче рәте алынгач, утны кайда күчерергә кирәклеген белә. Батарея командиры өлкән лейтенант Заһир Сөнга- туллин барысын да карый, тикшерә, ки-ңәшләр бирә.
Иртәнге тынлыкта орудиеләрнең беренче залплары яңгырады. Бу ату тавышлары берничә секунд эчендә тоташ гөрселдәүгә әверелде. Унбиш минуттан орудиелар уты дошман оборонасының эченә- рәк күчерелде. Немец окопларында ярылган снарядлар төтене таралырга да өлгермәде. укчылар атакага күтәрелделәр.
Бу сугышта өлкән лейтенант Заһир Сөнгатуллин артиллеристлары дошман ның 5 пулемет оясын, күзәтү пунктын, ике блиндажын җимерделәр. Пехотага алга барырга ярдәм итеп, һич кичекмәстән. яңа позицияләргә күчтеләр...» ’
Ccticin i~
СУГЫШЧЫСЫ
____ __ ____ , I » I I1BI
Һөҗүмгә баручы сугышчылар рәтендә Казан студенты, яшь офицер Хәсән Мө- хет\динов. рус егете Иван Тимеров белән бер-берсенә ярдәм итеп, дошман өстенә ут ачалар. Хәсән танкысыннан атылган беренче снаряд «тигр»ны сафтан чыгара. Шул ук вакытта Иван да залп бирергә өлгерә — тагын бер дошман танкысы яна башлый. Курск дугасында алар гитлерчы-ларның тугыз танкысын җимерәләр
Җирдәге гаскәрләрнең һөҗүмен саклауда һәм аларга ярдәм итүдә совет очучылары да тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәннәр. Менә шундый бөркетләрдән безнең якташлар, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Н. Г. Столяров һәм һава укчысы Хатип Хафизов бер экипажда Белгород өчен барган бәрелешләргә катнаша. Ибраһимов Гази һәм Г. Шәрипов «Ватан намусы өчен» газетасында «Һава баһади-ры» исемле хәбәр язганнар.
«1943 елның июль көнендә Хатип Ха-физов дошман белән беренче тапкыр Белгород күгендә очраша. Дүрт совет штурмовигына алты немец истребителе ташлана. Хафизовлар самолеты өстенә өч истребитель килә. Очучы укчы Ха- физовка карый: сынатмассыңмы? Ул очередь бирә. Беренче дошман самолеты яна башлый. Ул күрше экипажга һөҗүм итүче истребительне дә бәреп төшерә...
...Столяров Н. Г.— очучы, Хафизов — укчы. Столяров Хафизовның мәргәнле-генә. аның белән югалып калмаячагына, ө Хафизов геройның самолетын теләсә нинди шартларда да осталык белән ут астыннан алып чыга белүенә ышана... Күп авырлыкларны бергә кичерделәр, дошман үлем белән янаган шартларда да
бу ике йөрәк куркуны белмәде һәм алар һәр кайчан җиңеп чыктылар» '...
Белгород өчен барган сугышларда кат-нашучы гвардия майоры Закир Рәхимов турында хәрби журналист А. Әсхат очерк язган. Менә шуннан бер өзек:
«...Җир өстенә алтын нурларын сибеп, ерак көнчыгыштан кызарып кояш балкып килгәндә. Рәхимовның эскадриль- ясе һавага күтәрелде.
Гаять җаваплы задание иде бу...
— Миңа якынрак килергә һәм сафны тыгызрак ясарга!— дип. приказ бирде Рәхимов радио аша. Аның лачыннары шунда ук командирны куып җиттеләр һәм бер-бере белән янәшә генә булып оча башладылар.
— Сак булыгыз, фронт линиясен үтә-без!— дип искәртте тагын Рәхимов.— Хә-зер берәүгә дә артта калмаска...
Юлларның берсендә дошманның һөҗүмгә ташланырга хәзер торган танк колоннасы булырга тиеш. Рәхимов картада билгеләнгән урынны җир өстендәге ори-ентирлар белән чагыштырып алды да самолетын уңгарак бора төште. Дошман танклары инде юлда түгел, бәлки алда күренгән калын урман читенә җитеп ял нтәргә туктаганнар иде. Рәхимов аларны бу урыннан ата башлаган зениткаларга карап белде. Шунда Рәхимовның башын-да бер хәйләле уй туды. Ул. һич тә исе китмәгәндәй булып, самолетын тагын да уңгарак бора төште дә, үзен бөтенләй башка объектны бомбаларга җыенган кеше итеп күрсәтеп, зениткалардан читтәрәк алга үтте. Дошманның зенит-калары атудан туктадылар.
— Атакага барам.— дип искәртте Рә-химов үзенең очучыларына һәм үз са-молетын кинәт сулга борды да танклар өстенә пикировать итте. Очучылар командирның алымын кабатлап, түгәрәк ясап, бер-бер артлы пикега керделәр...» 2
Менә шулай гвардия майоры Рәхимов тылдан кечкенә улы Рәшитнең: «Әти, Гитлерны үтер дә өйгә кайт инде, сине бик сагындык»,— дигән хатына җавап бирә. Ул дошман өстенә йөзләгән бомба яудыра.
Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат иткәндә очучы. Советлар Союзы Герое И. Г. Газизулли퇇, гвардия старшинасы, радист Шамил Гайнетдинон '. артилле-рист. гвардия сержанты Гафур Шәрә- фиев 6. минер Габделхәй Кәбиров ". артил-лерист, өлкәя сержант М. Хисамов т. раз-ведчик. гвардия өлкән сержанты Габдул-лаҗан Каюмов 8 һәм бик күп башка як-ташларыбыз. башка халыкларның уллары белән бергә, тиңдәшсез каһарманлыклар күрсәткәннәр.
Орел-Курск дугасында халыклар дус-лыгы, социалистик стройның өстенлеге җиңүгә алып килде. Илебезнең барлык
‡‡ һәм 8 эш. 53, 162 битләр.
‘ «Ватан камусы өчен». 7 январь. 1945 ел.
" Үзәк хәрби архив, ф 33. бүләкләү кәгазе.
’ «Ватан намусы өчен». 18 январь. 1944 ел
• «Ватанны саклауда». 13 январь. 1945 ел.
’ Үзәк хәрби архив, ф. 33. 793756 тасвирлама, 43 эш. 295 бит.
халыклары да баһадирларча сугыштылар. Курск дугасындагы сугышлар өчен 180 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулар арасында: руслар—133. украиннар — 25. татарлар — 4. белорус-лар —3. үзбәкләр —2. әрмәннәр —2.
ДНЕПРНЫ КИЧКӘНДӘ
Совет гаскәрләре Днепрны кичүгә Курск дугасындагы һөҗүмнәр вакытында ук ныклап әзерләнделәр. Дошман Днепр ярын совет сугышчылары үтә алмаслык терәк пункты дип игълан итә. «Көнчыгыш валы» турында фронт газеталары битләрендә карикатуралар басылган. Шу- ларның берсе астында Шәйхи Маннурның түбәндәге шигъри юллары бирелгән: «Ныгытма гаять нык. биек һәм калын. Ул безне давылдан, афәттән саклар!» — Йөрделәр шулай дип «көнчыгыш валы»н. Чарасыз гитлерчы — әйләнчек башлар. Көл булып, хур булып ялкын-тимердән. Керделәр күпләре туфрак астына.
Вал күчте Деснадан. күчте Днепрдан Һәм күчәр бервакыт Неман артына9.»
Кыска гына вакыт эчендә безнең гас-кәрләр елганың аръягында 23 плацдармны кулга төшерәләр. «Днепрны икенче тапкыр кичәргә әзерләнүче понтончы ефрейтор Н. Садыйков:
«Украинаны азат итү — минем туган илемне азат итү ул. Изге ирекле җиребез өчен мин җаным тәнемне кызганмам,— ди.
Садыйков бу сүзләре белән үзенең ип-тәшләре — рус егете Родов, украин Ше- лоньдюк. үзбәк егете Саидов һәм казакъ егете Сымбаевның да уй-тойгыларын әйт-те... Татар егете Н. Садыйков Днепрны кичкәндә биргән сүзен намус белән үти».— дип яза хәрби журналист Хәсән Хәйри '°.
Вятяивки
1943 елның 21 сентябрендә 13 нче Ар-мия сугышчылары Припять тамагыннан төньяктарак Днепрга чыгалар һәм шунда ук елганы кичә башлыйлар. Дошманның ярдагы уты да, һавадан ташланган бомбалары да өлкән лейтенант Л. Сиб- гатуллинның кыю сугышчыларына киртә була алмый. Политрук Сибгатуллин
’ «Кызыл Армия». 9 сентябрь. 1945 ел
• «Ватан намусы өчен». 4 апрель. 1946 ел. Г. Каюмов нке Кызыл Полдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән Ул Берлинны штурмлауда катнашкан.
■ «Ватан өчен». 28 октябрь. 1943 ел.
'• «Совет сугышчысы». 7 ноябрь, 1943 ел.
флангтан дошманның станоклы ике пу-леметына һөҗүм итә һәм аларны җимерә. Бер төркем сугышчылар белән Сиб- гатуллин Гуд хуторына бәреп керә. Бу бәрелештә Сибгатуллин үзе гитлерчылар-ның станоклы пулемет урнаштырылган автомашинасын шартлата һәм урам су-гышында немец офицерын һәм 5 солдатын дөмектерә. Шунда дошманның кораллар склады да кулга төшерелә. Шушы батырлыгы өчен Л. С. Сибгатуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә
13 нче Армиянең сул ягындагы Ясно- городка һәм Бородянка районында Дне-прны генерал Черняховскийның 60 нчы Армиясе сугышчылары штурмлый, уң як-тан. Любек районында генерал Беловның 61 нче Армиясе баһадирлары елганы кичә. Шушы армияләр составында безнең якташларыбыз бик күп була.
Днепрның уң як ярында 231 нче гвардия укчы полкының автоматчысы Сәлнм Айткулов үз теләге белән берничә мәртәбә дошман урнашкан Янгогородка авылына разведкага барып, фашистлар турында кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. 29 сентябрьдәге сугышта Сәлим Айткулов үзенең батырлыгы белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Менә взвод командиры сафтан чыга, ул, җитәкчелек итүне үзенә алып, автоматчылар белән дүрт мәртәбә атакага бара, ә дошман контратакасын 7 мәртәбә кире кайтара. Икенче көнне дә гитлерчылар һөҗүмнәрен дәвам итәләр. Айткулов ике мәртәбә яралана, ләкин сугыш кырыннан китми. Бервакыт аны немец укчылары камап ала. Сәлим озак уйлап тормыйча, үзеннән ерак түгел граната шартлата һәм 4 фрицны дөмектерә, ләкин шунда үзе дә каты яралана. Сәлим Айткулов каһарманлыгы автоматчыларны һөҗүмгә чакыра һәм алар үз бурычларын намус белән үтиләр5.
Днепрның уң ягында яралы сугышчы-ларга ярдәм итүдә санитарлар аруны- талуны белмиләр. Алар үлем уты астында йөзләгән яралыларның тормышын саклап калалар. Мисал өчен бирничә газета материалына тукталыйк.
«...Кечкенә җирдә» көн-тон сугышлар бара иде. Әле полк докторы олкән лей-тенант Хәерниса Хәмитова үзенә билге-ләнгән урынга барып та җитә алмады, немец самолетлары килеп чыктылар. Алар башта яндыргыч бомбалар ташладылар. Аннан соң бөтен Днепр буен яң- пяратып фугаскалар ярыла башлады. Хәерниса подразделениега ашыкты. Докторга бу якта эш тагын да күбрәк иде. Ул алгы сафка ук барып җитте, аяусыз үлем уты астында яралыларга беренче ярдәмне күрсәтте, аларны вакытында тылга озатуны оештырды.
— Сезгә ерактарак булырга кирәк
«Ватан намусы өчен». 28 март. 1944 ел, Снб-лтуллин Л. С. Үзбәкстанда туган.
; Үзәк хәрби архив. ф 33. 793756 тасвирлама. 3 эш 203 бит. 1943 елныя 17 Октябренда СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән С. Н Айтхуловка Советлар Союзы Герое исеме иде.— дип. • «Совет сугышчысы». 1 май. 1944 ел. • Үзәк хәрби архив, ф 33. 793756 тасвирлама,
Хәернисаны икенче эшелонга күчерергә үгетләп карады подразделение командиры.— монда артык куркыныч...
Хәерниса кырт кисте:
— Ә сезгә куркыныч түгелмени?..» ‘
Плацдармда күрсәткән батырлыклары өчен командование Хәерниса Хәмнтова- ны «Батырлык өчен» медале белән бү-ләкли.
Воронеж фронты дивизияләре 23 сен-тябрьдә Днепрга килеп җитәләр һәм аны кичә башлыйлар. 255 нче укчы полкның взвод командиры ярдәмчесе Фәйзулла Әгълетдинов һәм 957 нче укчы полкның взвод командиры Салих Вәлиев беренче булып Днепрны кичәләр һәм плацдарм очен көрәш башлыйлар. Бу ике командир 30 дан артык гитлерчыны дөмектерә. Дошманның 9 һөҗүме кире кайтарыла һәм плацдарм, төп көчләр килгәнче, кулда тотыла. Бу ике каһарманга Советлар Союзы Герое исеме бирелә4.
Киевтан төньякта сентябрь аенда «Кеч-кенә җирдә» 38 нче һәм 47 нче армия сугышчы ларыннан гвардия лейтенанты Мансур Хәсәишин \ кече лейтенант Ибра-һим Беркутов ®, Әлимкәй Абдершин кече лейтенант Мидхәт Салихов8. өлкән сер-жант Хәмит Неатбековлар9 зур батырлык үрнәкләре күрсәтәләр һәм аларның һәр- кайсына Советлар Союзы Герое исеме би-релә.
Днепрны кичкәндә Казанда төзелгән 69 нчы укчы дивизия саперлары У. Кя- дыйров. М. Шәйхуллин бер төндә, дош-манның көчле уты астында, елганы понтонда 8 тапкыр кичәләр һәм бер ротага якын сугышчыны ары якка чыгаралар. Шушы ук дивизиянең артиллеристы. Саба районы егете М. Хуҗнев бер сугышта гына гитлерчыларның 6 пулеметын, күзәтү пунктын, автомашинасын һәм 15 солдатын юк итә. Ул Кызыл Йолдыз ор-дены белән бүләкләнә. Татарстан егетләре офицер Мохетдинов, Якупов, артил-леристлар Сәетов. Хәсәнов, Хәлимовлар һөҗүмдә кыюлык һәм хәрби осталык күрсәтәләр.
3 нче Украина фронтының «Совет су-гышчысы» газетасында Днепрны кичкән каһарманнардан Советлар Союзы Герое сержант Фахрази Галиев, сержант Тәү-фыйк Галиев, өлкән лейтенант Гайфетдин Гыйльметдинов, снайпер Хәлим Әх- тәмов һәм башкалар турында төрле жа-нрдагы материаллар бирелгән.
2 нче һәм 3 нче Украина фронтларының Днепрдагы уңышлары 1 нче Украина фронты гаскәрләренә Киевны азат итү шартлары тудыралар. Киев өчен барган сугышта генерал П. С. Рыбалко танкист-лары дан казана.
5 ноябрь төнендә Гали Шәмсетдпнов ротасы Киев шәһәре урамнарына бәреп §§ 3
керә һәм дошманның орудиеләрен. пу-леметларын таптап уза. Танкистлар ут-лары белән укчыларга ярдәм итәләр'. 6 ноябрь таңында Киев азат ителә. Сугыш барышында тамырдан борылыш ясала. Бу көрәшләрдәге батырлыклары өчен татар халкының илледән артык улы һәм кызы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
ХӘЛИТКЕЧ СУГЫШЛАРДА һ 1943 елның хәрби һәм политик йом-гаклары фашистларның сугышны инде оттырган булуы турында ачык сөйли. 1944 елда совет гаскәрләре Ленинград янында дошманны тар-мар итеп, Бело-руссия. Көнбатыш Украина. Балтик буе, Польша җирләрен азат итү сугышлары алып бардылар.
Өч ел буе гитлерчылар белорус халкын газапладылар: 2 миллионнан артык кешене атып, асып үтерделәр. Ләкин палачлар халыкны куркыта алмадылар. Халык көрәште, фашист баскыннарын берәмләп һәм күпләп юк итте.
Совет армиясенең һөҗүме алдыннан Белоруссия партизаннарының дошман оккупацияләгән территориядәге тимер юлларны шартлатуы турында хәрби кор-респондент Шәрәф Мөдәррис «Партизан» дип исемләнгән мәкаләсендә болай дип язган: «Котдус Әхмеров яраланып пленга эләгә, җиде айдан соң Могилев өлкәсендә, лагерьдан качып, партизаннарга килеп кушыла. Алар белән бергә күп кенә дошман өйләрен яндыра, полицайларны дөмектерә. 23 июньдә Әхмеров ике иптәше белән Минск белән Могилев арасында булган тимер юл күперен шартлата. Сугышчан бурычны үтәгән өчен К. Әхмеров «Ватан сугышы партизаны» медале белән бүләкләнә. Ба-тыр йөрәкле сугышчы Беренче Балтик буе фронты сугышчыларының азатлык алып килүен зур шатлык белән каршылый» 2.
1 22 июньдә көчле артиллерия әзерлеге үткәргәч, Полоцк районында генерал- лейтенант Ермаковның 23 иче гвардия укчы корпусы дошманны кысрыклый. Казан егете өлкән лейтенант В. Тыржа- иов үзен оста командир итеп күрсәтә, аз югалтулар белән дошманның Радьково- Орехово ныгытылган терәк пунктын ала. Шунда ук Тыржанов җитәкчелек нткән пулемет ротасы Көнбатыш Двина елгасын кичә һәм 201 нче гвардия укчы полкының алга баруын тәэмин итә. Өлкән лейтенант Тыржанов автоматчылары Голыһн һәм Троицк авылларын азат итәләр, фашистларның берничә атакасын кире кагалар, ә батыр командир бер сугышта гына 9 гитлерчыны дөмектерә. Белоруссия җирендә күрсәткән батырлыгы өчен В. Тыржанов Ленин ордены белән бүләкләнә .
' «Ватан намусы өчен». 8 ноябрь. 1944 ел.
’ «Фронт хакыйкате». 19 июль. 1944 ел
* Үзак хәрби архив. Ф 33. C8U040 тасвирлама. И ЭШ. 204 бит. В. Т. Тыржанов сугышка кадәр Казанда. Бутлеров урамы. 26 нчы Портта торган.
Көнбатыш Двина елгасына 43 нче Армия дә килеп җитә. Беренчеләрдән бу-лып капитан Булат Янтимиров сугышчы-лары елганы кичәләр һәм Витебск шәһә-реннән көнбатышка таба сузылган олы юлны кисеп, немецларның коммуника-цияләрен өзәләр. Гитлерчылар, камалудан чыгу өчен, һөҗүм арты һөҗүмгә киләләр, ләкин көнбатышка үтә алмыйлар. Белоруссия җирендә барган сугышта Янтимиров каты яралана һәм һәлак була. Үзе үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. «Татар халкы үзенең бу батыр улын мәңге онытмас!» — дип яза майор М. Гимадиев «Алга, дошман өстенә» газетасында (14 сентябрь, 1944 ел).
Беренче Балтик буе фронты белән бергә Икенче Белоруссия фронты да дошман оборонасын өзеп алга омтыла. Шушы фронт газетасының корреспон-денты Гамир Насрый һөҗүмгә катнашкан өлкән лейтенант Гариф Харисов су-гышчылары турында яза.
«Язгы һөҗүм, 1944 ел. Өлкән лейте-нант Харисовның батареясы дошман ору-диеләрен юк итеп, укчыларга юл ача. бер көндә 36 км юл үтә. Менә елга янына барып җитәләр. Харисов күпернең минадан шартлатылырга тиешлеген белгәч, батареясын тиз генә елганың икенче ягына чыгара. Күпер шунда ук шартлый. Җитмәсә, бер ротадан артык немецлар аларны камап ала, ләкин ар-тиллеристлар үзләре һөҗүмгә күчеп дошманны изеп ташлыйлар. Берничә көндә Г. Харисов батареясы сугышчылар белән 80 км Белоруссия җирен үтә» 4.
8 нче үзйөрешле артиллерия бригадасы 15 көн эчендә 400 км юл үтеп. Бело-руссиянең башкаласы Минскины азат итүдә катнаша. Шушы бригаданың диви-зионы, капитан Габдулла Җиһаншин җитәкчелегендә, дошманның 3 танкы- сын, 23 орудиесен, 11 минометын, йөз-ләгән укчысын юк итә.
Минск урамында Җиһаншин сугышчы- ларыннан каһарманлык күрсәтүчеләр арасында сержант Г. Гайсин, старшина Г. Гарипов кебекләр күп була. Санитар Нурулла Хәбибуллин 7 каты яралыны сугыш кырыннан алып чыга. Гамир Насрый Кукмара районы егете капитан Г. Җнһаншинның сугышчан тормышына багышлап очерк та язып бастыра5.
3 июльдә Минск шәһәрен тулысынча азат итеп бетергәч, безнең гаскәрләр үз ударларын Белосток шәһәренә юнәлде-рәләр. Ләкин дошман Осовец шәһәрен крепостька әйләндереп, совет гаскәрләрен тоткарлап торырга уйлый. Осовец крепосте дошманга Белосток белән Вар-шава арасындагы тимер юлны сакларга ярдәм итә. Шунлыктан Осовец крепостен кулга төшерү бурычы туа. Разведчик Даян Булатов Осовец шәһәрендәге сугышта дошман танкысын шартлата
* «Фронт хакыйкате». 25 сентябрь. 1944 ел.
‘ «Фронт хакыйкате». 29 июнь. 1944 ел.
һәм аның экипажын пленга ала. Ул үз отделениесе белән фашистларны йорт-лардан бәреп чыгара. Шушы батырлыгы өчен Чистай районында туып үскән Даян Булатов Беренче Дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Гамир Насрый аңа багышлап «Данлыклы егет» дигән мәкалә яза
Белосток районындагы сугышларда күрсәткән каһарманлыгы өчен лейтенант Ягъфәр Әхметшинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә орудие командиры Илһам Хафизов ' һәм өлкән лейтенант Фәйзи Галиуллин ‘ Ленин ордены белән бүләкләнәләр.
Август ахырында Белоруссияне азат итү сугышлары йомгаклана. Бу сугышларда безнең дә бик күп якташларыбыз һәлак булалар. Белорус халкы корбан булган сугышчыларның исемнәрен ихтирам итеп искә ала. аларның каберлекләре өстенә чәчәкләр куя. 334 нче дивизиянең Казанда яшәүче ветераннары Витебск шәһәрен азат итүгә 25 ел тулу уңае белән, бу шәһәрдә кунакта булып кайттылар. Бу турыда элеккеге хәрби журналист Б. Корбанов һәм университет профессоры И. М. Ионенко «Социалистик Татарстан» газетасында мәкалә белән чыктылар.
1 «Фронт хакыйкате», 3 июнь. 1945 ел.
’ Үзәк хәрби архив, ф. 33. 686ОЗӨ тасвирлана, 3 эш. 332 бит
* Шунда ук, ф, 33, 686049 тасвирлама, 10 эш. 65 бнт.
• Шунда ук, ф. 33. 686043 тасвирлама, 104 эш. 136 бит.
• «Вагай намусы өчен», 27 ноябрь, 1944 ел.
††† «Ватан намусы вчен», 8 ноябрь, 1944 ел, ' Шуида ук, 20 август, 19-14 ел.
Львов шәһәрен азат итүдә катнашкан Советлар Союзы Герое Әхмәдулла Хаҗи улы Ишмөхәммәтов турында Газиз Иделленең «Совет офицеры» очеркы «Ва-тан намусы өчен» газетасында басылган. Менә шушы очерктан бер өзек: «...1944 елның 23 июлендә батальон Львов шәһә-ренең үзәк өлешен сугышып алды һәм зур йортларның берсе түбәсенә Кызыл Байрак күтәрде.
Львов шәһәре урамнарында һәм йорт-ларында өч көн буе барган сугышларда Ишмөхәммәтов батальоны дошманның 900 солдатын һәм офицерын юк итте, «сс» полкының 30 солдатын, радио- приемнигы белән бер немец шпионын пленга алды, 10 пулеметны һәм 1 танкны кулга төшерде. Немец коллыгында булган 5 000 совет кешесен азат итте...» *** †††.
Львов шәһәрен азат иткәндә Советлар Союзы Герое Гали Шәмсетдинов6, өлкән лейтенант Нәҗип Фазлыев 7 һәм бик күп башка якташларыбыз зур батырлыклар күрсәткәннәр.
Август башында Беренче Украина фронты гаскәрләре Висла елгасы ярларына килеп җитәләр. Генерал М. Е. Катуковның танк армиясе разведчиклары елганың уң як ярына чыгалар. Алар арасында комсомолец Миңнулла Гыйззә- туллин да була. Кыю разведчиклар дошманның терәк пункты турында мәгълүматлар җыеп, радио аркылы безнең
Беек Ватан сугышында корал белән көрәшкән, фронт газеталарында эшләгән су X. Госман, Р. Ишморат, Г. Бакиров, А. Шамов, Г. Минский, Ә. Исхак, Т. Журавлев.
С. Сабиров, Н. Гайсин, М, Ногман, А. Расих, Н. Дәүли, С. Шакуров.
штабка җиткерәләр. Генерал Катуков Армиясе елганы кичә башлагач, развед-чиклар атакага күтәреләләр. Гвардеец Гыйззәтуллин берүзе генә дә һөҗүм ва-кытында 20 дән артык гитлерчыны дө-мектерә. Аңа сугышчан приказны кыю һәм үрнәкле үтәгәне өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә ‡‡‡ §§§.
Фронт газеталарында Висланы кичеп, Сандомир плацдармын киңәйтүдә батыр-лык күрсәткән сугышчыларга багышлан-ган материаллар бик күп басылган. Мә-каләләрдә, очеркларда татар егетләреннән гвардия сержанты Габдулла Едиха- нов 2, коммунист Фәйзи Галиуллин 3, разведчик Миргарифан Гәрәев4. лейтенант Сөләйман Ибраһимов6. өлкән сержант Аббас Измайлов6. гвардия сержанты Абдулла Мотыйгуллин7 һәм башкалар телгә алына.
Сандомир плацдармында көрәшкән су-гышчыларга Советлар Союзы Маршалы И. С. Конев: «Мин фронт сугышчылары-ның плацдармны саклаганда күрсәткән хәрби осталыгына һәм героизмына сок-ланып баш иям»8,— дип бәя бирде. Совет гаскәрләренең Белоруссиядәге уңышлары
1 «Ватан наяусы өчен». 19 октябрь. 1944 ел.
* Шунда ук. I ноябрь, 1944 ел.
■ ' Шунда ук. .. _
‘Шунда ук, II декабрь, 1944 ел. М. Гәрәев Мөслим районында туган.
1 Шунда ук, 23 декабрь. 1944 ел
§§§ Үзәк хәрби архив, ф- 15. 10/34 эш. 354 бнт.
' «Ватан намусы өчен». 26 март. 1945 ел, А, Мотыйгуллин Саба районында туi ан.
‘ «Бөек азат нтү походы». Мәскәү нәшрияты. 1970 ел. 32 бнт (рус телендә).
«Алга, дошман естенэ». 9 август. 1944 ел.
• «Суворовчы». 30 сентябрь, 1944 ел.
* «Суворовчы». 16 сентябрь, 1944 ел.
Беренче Балтик буе фронтының һөҗүменә уңай шартлар тудыра. Удар Шауляй шәһәренә юнәлдерелә. Хәрби журналист Абдулла Әхмәт «Олы юлда» хәбәрендә менә нәрсә яза: «Ул көнне Шауляй — Тильзит юлы өстендә аеруча каты сугышлар булды. Дошман оясына бара торган бу киң юлга асфальт җәелгән. Бу юлның, билгеле, стратегик әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә дә дошман анда аеруча зур каршылык күрсәтте. Немецлар юлга артиллериядән, минометтан өзлексез атып тордылар.
Шундый көчле ут астында гвардия кече сержанты Фәтхулла Нәфыйковлар расчеты юл янына туры наводка га куелды.
Күп тә үтмәде, немецларның броне- транспортерлары күренде. Расчет коман-диры аларны 250—300 метрларга кадәр якын җибәрде дә шуннан соң ут ачарга команда бирде. Наводчик Нәфыйковның оста төзәве аркасында дошманның ике бронетранспортеры юк ителде. 20 дән артык солдат һәм офицеры кырып таш-
тышчылардан бер геркем. Сулдан уңга (утырганнар): М. Садри, Н. Арсланов, (Басканнар): Б. Гыйззәт, М. Рафиков, А. Кәримуллин, X. Вахит, 3. Шаһиморатов, 1975 елгы рәсем.
ланды. Безнең пехотачыларның алга ки-түләре тәэмин ителде...»9. Шушы батыр-лыгы өчен Ф. Нәфыйков Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Татарстанның Балык бистәсе районы. Яңа Ырга авылы колхозчысы. Дан ордены кавалеры Хәсән Нәҗмнев Шауляй
• «Алга, дошяаа өстеиә», 14 яоябрь, 1944 ел,
юлында үзен онытылмаслык дан белән күмә. Аның турында фронт газетасында болай язылган:
«...Бронебойщик сержант Нәҗмиев фашистларның ике машинасын яндыра, граната ыргытып, бер танкларын сафтан чыгара. Дошманның калган танклары кача башлыйлар, ләкин алар качып өлгерә алмыйлар, үз йөрешле орудиенең уты белән яндырылалар.
Хәсән Нәҗмиевләр машинасы тукта-мыйча һаман алга баруында дәвам итә. Машинаның пулеметчылары юл буендагы канауларга качкан немецларны туктаусыз кыра. Пөздән артык немецны чәнчелдерәләр. Бу героик машина бөтен берләшмәгә юл ача. Бу кыю егетләр шул көнне Балтик диңгезенә таба 70 кило-метрдан артык юл үтәләр һәм шул көнне үк ике шәһәрне азат итәләр...»'.
Сентябрь аендагы һөҗүмнәр көнендә Икенче Балтик буе фронты сугышчысы Рәшит Рәхнмов «Суворовчы» газетасына «Наказны намус белән үтим» дигән мә-каләсен җибәргән. «Мин туган авылымнан киткәндә, — дип яза ул, — Маһирә, күзләрен сөртә сөртә:
— Рәшит, син сугышка барасың. Мине сөйсәң, сугышта батыр бул, немец мәлгуньнәрне аяусыз кыр, — дип наказ бирде.
Туганнарымнан аерылганыма өч елдан артты инде. Алар — фронтта, сугыш кырларында үткәрелгән еллар булдылар. Мин Мәскәү оборонасы сугышларында катнаштым, героик Ленин шәһәрен саклау өчен сугыштым. Ә хәзер Рига култыгы ярларына таба һөҗүм итеп алга барабыз. Совет Балтик буе җирен немец- фашист илбасарлардан чистартабыз. Мин һәркайчан, атакага барганда, сөеклемнең наказын истә тотам. Аның әйткән сүзләрен Ватанымның, халкымның наказы дип беләм...
Гитлерчылар каты каршылык күрсәт-теләр, ләкин аларның маташулары барып чыкмады. Без аларны траншеяләреннән куып чыгардык һәм һөҗүмне дәвам иттердек. Шулай ук немецларны юл кырыендагы обороналарыннан да бәреп чыгардык. Мин бу юлы дүрт гитлерчыны үтердем»2.
Танклар десантына укчы Сабир Кәри- мов катнаша. Ул сентябрь сугышында 18 фашистны юк итә. ә алтысын пленга ала. Сугыш кырыннан авыр яралы лейтенант Изотовны алып чыга. Алгы сызыкта. атулар тынганда, аны партия сафына алалар. Кыю коммунист С. Каримов Дан ордены белән бүләкләнә3.
•Суворовчы» газетасы редакциясе Икенче Балтик буе фронты командующие Армия генералы А. И. Еременкога мөрәҗәгать иткән һәм аның «Балтик буе сугышлары геройларына мактау һәм дан!» исемле зур мәкаләсен бастырган.
Күренекле полководец А. И. Еременко: «Бу мәкаләмдә мин данлыклы татар сугышчылары турымда сөйләргә те-лим».—ди. һәм ул М. Горькийныц: «Мин татарларны бик яхшы беләм. Алар намуслы халык, батыр йөрәкле халык, нинди генә героик батырлыкка да сәләтле халык», — дигән сүзләрен китерә. «Татар халкының бик күп уллары,— дип яза аннары Армия генералы А. И. Еременко, — фронтта үзләренең исемнәрен дан белән бизәделәр». Шушы мәкаләдә Балтик буендагы батырлар турын да да шактый тулы әйтелгән.
Пулеметчы Бикмөхәммәтов участок-ларның берсендә, немецлар контратакага күчкәч, үзе сугышып алган җирдә нык тора. Дошман солдатлары аңа өч тапкыр ташланалар һәм өч мәртәбә чигенергә мәҗбүр булалар. Дүртенче контратакада да Бикмөхәммәтов җиңеп чыга.
Икенче бер рубежда сержант Кама-летдинов. берничә сугышчы белән бергә-ләп. немецларның ныгытмаларын әйләнеп үтеп, траншеяга бәреп керә. Шул вакыт Камалетдинов өстенә өч немец ташлана. Ул беренче немецны мылтык түтәсе белән сугып үтерә, ә икенчесен атып ега. өченчесе кулларын күтәрә һәм пленга бирелә.
«Татар халкының дан казанган уллары, — дип, мәкаләсен тәмамлый коман-дующий. — дошманнарны әнә шулай кыйныйлар. Совет ватанының дошман-нарына каршы куркусыз сугышучы ба-тырларга — Балтик буе сугышлары ге-ройларына мактау һәм дан!» «.
ФАШИСТ ӨНЕНДӘ 1945 ел башында сугышлар Германия җирендә бара иде инде. Бу сугышларга катнашкан гвардия өлкән лейтенанты Ш Хөснетдинов «Кызыл Армия» һәм «Ватанны саклауда» газеталары редак-цияләренә бик кызыклы хәбәр җибәргән. Ул «Немец җирендә татар көе» дип исемләнгән.
«Каты сугышлардан соң, техниканы тәртипкә китерер өчен, гвардеецлар бер-ничә көнгә Н. авылында тукталдылар. Сугышчылар таш капчыкларга охшаган немец өйләрендә урнаштылар һәм эшкә башладылар.
Машиналарга перетяжка ясалды, ко-раллар чистартылды.
Сугышчылар мунча керделәр, өс-баш-ларын алмаштырдылар. Кешеләр дә, техника да яңа һөҗүмгә керергә, яңадан Берлинга таба хәрәкәт итәргә әзерләр иде.
Кич белән мин туган авылны искә төшерә торган, Идел буйларын хәтерләтә торган гаҗәп матур көй ишеттем. Кемдер гармунда татар көе уйный иде. Мин ямьле авазлар ишетелгән якка ашыктым һәм бер өйгә килеп кердем. Мин килеп кергәндә, анда 20 гә якын сугышчы бар иде инде. Минем иске танышым — гвардия капитаны Ярулла Сәю- ков та шунда иде. Ул миңа аңлатып бирде.
‘ «Суворовчы», 13 вктябрь, 1944 ел.
— Трофей итеп немец аккордеоны ал-ган идек. — диде ул, — уйнаучы юк иде. Хнзер табылды. Миңнулла Фәтта- хон русча да. татарча да менә дигән итеп әйттерә!
Гвардия рядовое Фәттахов кыстатып тормады. «Кара урман», «Галиябану». .Сарман», «Сибелә чәчәк» көйләре уй-налды, хәтта «Әпипә» дә калмады.
Сугышчылар да. капитан Сәюков та бик моңланып тыңладылар. Фәттахов гармунны тезләреннән алып өстәлгә куй- ,ы һәм, капитаннан рөхсәт сорап, тәмә- Ые төрергә кереште.
— Беләсезме, без хәзер кайда? — дип. капитан Ярулла Сәюков сугышчыларга сорау бирде.
— Сөйләгез, иптәш капитан, — диде-ләр сугышчылар.
— Без хәзер моннан 185 ел элек рус гаскәрләре торган немец шәһәрендә. — дип, Сәюков сөйли башлады. — Данлы рус гаскәрләре. Фридрих II гаскәрләрен тар-мар итеп. 1760 елны Берлинга кер-гәннәр иде. Ул елларны, рус халкының батыр уллары белән бер сафта торып, татар халкы уллары да немецларны кыйнаганнар. Менә тагын кыйныйбыз...
Капитан Сәюков беседасын сугышчы- I лар кызыксынып тыңладылар. СССР ха-лыкларын мәңгелек коллыкка төшерергә теләгән гитлерчыларның бүген бөтенләй җиңелү алдында торулары турында әйт-кәннән соң, Ярулла Сәюков үзенең сүзен болай дип тәмамлады:
— Йөрәккә ягымлы көйләрне үзебез-нең җиребездә, үз авылларыбызда. үз шәһәрләребездә, үз су буйларыбызда тыңлау күңелле. Шул шатлыклы көннәр-нең килүен тизләтү өчен, без тагы да остарак. тагы да батыррак сугышырга тиешбез.
Миңнулла Фәттахов яхшы сугышчы булу белән бергә, яхшы музыкант та икән. Ул Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»н уйнады һәм без иртәгә булачак һөҗүм сугышлары турында уйланып урамга чыктык»****.
I «Берлин урамнарында» дигән коррес- поңденцияне «Кызыл Армия» газетасы-ның махсус хәбәрчесе Гариф Галиев язган. Менә ул тарихи сәхифә:
«Берлин тетри. Берлин яна, Берлин шартлый. Безнең дәһшәтле артиллериябез аны кварталлары-кварталлары белән һавага күтәрә. Совет пехотачылары: пу-леметчылар. автоматчылар һәрбер йорт, һәрбер подвал, һәрбер урам чаты өчен көрәшәләр. Дошман ярсып каршы тора. Үзенең үлемен берничә көнгә генә булса да кичектерергә, безне Берлинның үзәгенә җибәрмәскә тырыша. Ләкин Сталинград урамнарында чыныккан совет сугышчылары Берлин урамнарында да ничек хәрәкәт итәргә кирәклекне бик яхшы беләләр.
Менә пехота, йорттан йортка күчеп, алга үтә. Арттан кинәт немецлар ут ачтылар. Ләкин взвод командиры сержант Зәки Мөфаззалов. бу хәлнең булуын истә
**** «Кызыл Армия», 1 март, 1945 ел,
тотып, бер төркем автоматчыларны йорт стенасы кырыенда калдырып киткән була. Автоматчылар, немецларның кайсы тәрәзәдән атуларын күреп алалар да йорт эченә гранаталар ыргыталар һәм, яңгыр суы ага торган трубалар буенча балконнарга менеп, автоматлардан сип-терә башлыйлар. Эчке яктан немецларны бүтән автоматчылар кысрыклый, тыштан Мөфаззалов сугышчылары ут яудыралар. Менә икенче кат тәрәзәсендә берничә немец күренә — алар кулларын күтәр-гәннәр. Мөфаззалов аларга сикерергә ишарә итә. Немецлар тротуарга лап-лоп сикерә башлыйлар. Бер автоматчы алар- ны тезә һәм тылга озата.
Менә без минометчы лейтенант Кәшшаф Хәйретдинов батареясының ут позициясендә. Минометчылар алдына дошман ның 300 метр гына ераклыкта булган пулемет ноктасын бастыру бурычы куелган.
— Берлинга 501 нче минаны атам. — ди төзәүче Гайфулла Фәтхуллин. Расчет берничә мина җибәрү белән, дошманның ут ноктасын җимерә. Шул арада ут по-зициясенә, ящик-ящик миналар тавына дошман снаряды төшеп ярыла. Рядовой Нигъмәтҗан Нишанов, бу хәлне күреп алу белән, окоптан атылып чыга да мина ящикларын яшен тизлеге белән та- раткалап ташлый.
Расчет яңа бурыч биргәнне көтә. Тө-зәүче коммунист Фәтхуллин вакытны бушка уздырмый. Батарея командирын-нан рөхсәт алып, сугышчыларны бер подвалга җыя һәм Нишановның әле яңа гына урам сугышында күрсәткән батыр-лыгы турында беседа башлап җибәрә.
Нишановның бүген көндез Берлин ура-мында күрсәткән батырлыгы кичкырын батареяның барлык сугышчыларына ба-рып ирешә.
Батарея командиры лейтенант Хәйрет- диновның яңадан командасы яңгырый. Минометчылар. дәррәү подвалдан чыгып. яңа ут позициясенә — иске бер каберлек эченә керәләр һәм шундук Берлин урамнарындагы дошман авто-матчыларына ут ачалар.
Алда, кара төтен эчендә. җимерек квартал араларыннан йөгерә-йөгерә качып баручы немец солдатларының шәүләләре күренә. Як якта безнең артиллерия, безнең минометлар үкерә: Берлин урамнарында җирләр актарыла, биналар җимерелә, завод морҗалары ава, тимер юл рельслары бөгәрләнеп һавага күтәрелә. Берлин тетри. Берлин үзе кабызган сугыш утында үзе яна»
Әйе, барлык совет халыкларының ул-лары бердәм булып дошманны өнендә кыйнадылар һәм җиңеп чыктылар.
«Менә ул рейхстаг...— дип яза Бер-линны алуда катнашкан гвардия лейте-нанты Зәкәрия Әхмеров. — козгыннар оясының үзәге. Явыз башкисәрләр шун-нан торып, бөтен җир шарын коллыкка төшерү планнарын корганнар.
* «Кызыл Армия». 1 май. 1945 ел.
Ул хәзер җимерек. Түбәсе ишелеп төшкән. Аның янып. каралып беткән ташларыннан сасы ис аңкып тора.
Рейхстагның стеналарын безнең су-гышчылар язып тутырганнар. Әле хәзер дә килеп, үзләренең фамилияләрен куеп китәләр. Әнә. Ленинград егете, ахры, «Мы с Ленинграда». — дип язып ята. Өч орденлы яшь офицер, югарыга ук менеп, нәрсәдер яза.
«Без дә Берлинда. Бәхет һәм ирек өчен Россиядә үк корбан булган иптәшләрне дә ихтирам белән искә алыйк! Бу язу минем сугышчан дусларым Әминев һәм Гаязовка һәйкәл булсын.
Кече лейтенант Алексашкин.»
Без, өч иптәш, тырышып-тырышып язган кече лейтенант янына бардык. Әминев һәм Гаязовның кемнәр булуы белән кызыксындык. Ул озак көттермәде. Кесәсеннән папирос чыгарып кабызды да. сөйли башлады.
— Мин Мотыйгулла Әминев белән Орел-Курск дугасында барган каты сугышларда дуслаштым. Әминев ул чакта станоклы пулемет расчетының командиры. ә мин аның наводчигы идем...
1943 елның 15 декабренда, Жлобин шәһәре өчен барган каты көрәшләрдә, Әминев буш калган пулеметка барып ятты һәм ата башлады.
Сугыш тынганда Әминевнең батырлыгы турында бөтен полк белә иде инде: ул бер ялгызы дошманның биш контратакасын кире какты. Ләкин мин аны исән килеш артык очрата алмадым инде. Әминев. куллары белән пулеметны кысып тоткан килеш. кан эчендә ята иде.
— Әминев кебек иптәшләрдән аерылуы авыр, — диде Алексашкин һәм күзләренә йөгергән яшьләрен сөртеп куйды.
Шуннан соң без. Алексашкинның кулын кысып, рейхстагның җимерек стена-ларыннан чыгып китте껆†††.
Җимерелгән рейхстагны күрү бәхетенә ирешкән хәрби журналист Шәрәф Мө-дәррис «Рейхстаг стенасы» исемле мәка-ләсендә: «Рейхстаг стеналарында рус исеме белән янәшә үк үзеңә кечкенәдән таныш булган татар исемен дә очратасың. Алар гаять күп, саный китсәң очына чыга алмассың», — дип язган.
Сугышта җиңеп чыгу совет халкына тыныч көннәр алып килде. Әмма татар язучылары, хәрби журналистлар өчен тагын да кызу эш башлана. Фронт газе-таларын чыгару дәвам итә. Язучылар, журналистлар Боек Ватан сугышы ба-тырларын эзләп табып, аларның тарихи истәлекләрен язып алуны үзләренең иң зур бурычлары итеп саныйлар. Алар 1945—46 елларда да газета битләрендә баһадирлар турында меңләгән очерклар. мәкаләләр язып калдыралар. Халкыбыа хәрби язучыларның һәм журналистлар, ның зур патриотизм һәм иҗади хезмәтләре белән горурлана.
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ЧОРЫНДА
†††† КзПбер язучылар һәм журналистлар вакытлыча төрле редакцияләрдә эшлиләр, шунлыкта* азармын исемнәре >ерле газеталарда күрсәтелә.
‡‡‡‡ «Кызыл Армия», 6 декабрь. 1945 ел.
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЧЫККАН ГАЗЕТА-ЛАР, АЛАРДА ЭШЛӘГӘН Я35 ЧЫЛАР ҺӘМ ЖУРНАЛИСТЛАР:
«Ватан өче퇇‡‡. 1942 елның 10 июлендә Төньяк Көнбатыш фронтында чыга башлый. Газета хезмәткәрләре: X. Госман. А. Әхмәдиев. Ш. Мөдәррис. А. Салаев. Г. Насрый. 1944 елның 24 февраленнән Икенче Белоруссия фронтына күчерелә. Шушы ук редакциядә татар телендә «Фронт хакыйкате», «Җиңү байрагы» газеталары да чыгарыла.
«Алга, дошман өстенә» — Калинин фронты газетасы. Газета хезмәткәрләре: М. Гыймадиев, Ш. Маннур, А. Шамов, А. Әхмәт. К. Әхмеров. Колмохәммәтов. 1943 елның 20 октябренда Беренче Балтик буе фронтына күчерелә.
«Ватан намусы өчен» — Воронеж фронты газетасы. Газета хезмәткәрләрең Ә. Ерикәй. Р. Ишморат, Г. Хуҗи, М. Садри, 3. Шаһиморатов, Г. Бакиров, А. Ямангулов, Г. Шәрипов. Ә. Юныс. Соңрак бу газета Беренче Украина фронтына күчерелә.
• Ватанны саклауда» — Ленинград фронты газетасы. Газета хезмәткәрләре: 3. Исхак. И. Әргәнәев, К. Юлдашев, И. Сәйфетдинов.
•Суворовмы» — Икенче Балтик буе фронты газетасы. Газета хезмәткәрләре: М. Шәймәрдәнов. Р. Баһау. И. Гурьев, Л. Хәлфиева һ. б.
«Кызыл сугышчы» — 1943 елның ян-вареннан Мәскәү хәрби округында чыга башлый. 1944 елның октябренда Беренче Белоруссия фронтына бирелә һәм «Кызыл Армия» исемендә чыга. Газета хезмәткәрләре: Я. Ярмәкиев, М. Максуд, Г. Галиев, М. Садри. И. Гази.
•Фронт хакыйкате» — Волхов фронты газетасы. Газета хезмәткәрләрең Г. Хәбиб. Ә. Фәйзи һ. б.
•Ватан өчен сугышка* — Карелия фронты газетасы. Газета хезмәткәрләре: Б. Корбанов. Г. Хәбиб Г. Әпсәләмов, М. Җамалиев. М. Савельев, Г. Габидул- лин, К. Иманкулов, А. Герасимов.
• Совет сугышчысы» — Өченче Укра-ина фронты газетасы. Газета хезмәткәр-ләре: М. Максуд, М. Кәрим. Г. Әхмет- шин. А. Әсәдуллин, В. Вәлиев.
«Сталин байрагы* — Коньяк һәм Дүр-тенче Украина фронтлары газетасы. Га-зета хезмәткәрләре: Г. Клеблиев. И. Гази, Ә. Фәйзи, К. Хисмәтуллин.