ЫШАНУ
езнең эшебез хак. Без җиңәрбез!
Гитлер фашизмы тарафыннан социалистик илебезгә хыһнәтчел рәвештә көчләп тагылган һәм тарихта тиңе булмаган дәһшәтле, авыр сугышның беренче сәгатьләрендә үк партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең бөтен илебезгә яңгыраган мөрәҗәгатендәге бу сүзләр халкыбызның күңелендә тирән һәм ныклы ышаныч тудырды, аны фидакарь көрәшкә рухландырды.
Сугыш хәрәкәтләре киңәйгәннән-киңәя барып, фашист яулары илебезнең бер өлкәсе артыннан икенчесен оккупацияләүне дәвам иткән көннәрдә дә халкыбызның җиңүгә булган бу ышанычы бер генә минутка да какшамады.
Хак эшнең кайчан да булса җиңәчәгенә нык ышанган һәм шушы җиңүгә ирешү хакына халкыбызның тарихта шулай ук тиңе булмаган фидакарьлекләр эшләвен күреп торган совет язучылары халык күңелендәге бу ышанычны саклау, көчәйтү һәм тирәнәйтүгә барлык талантларын биреп, сугышның беренче көннәреңдә һәм айларында ук бик күп патриотик әсәрләр иҗат иттеләр.
Сугышның иң авыр көннәрендә, 1941 елда, мин дә, алдагы бөек җиңүнең нинди булачагын күз алдыма китерергә омтылып, «Кызыл сугышчыга» исемле шигыремне яздым. Бу шигырьдә җиңүгә ирешүнең җиңел булмаячагы ачык әйтелә: Үтеп чыккач Туган илем зур сынауны, тар-мар иткәч үлем алып килгән яуны... Үч алынгач басып кергән дошманнардан, түләтелгәч һәр тамчыга мең тамчы кан; төзәлгәчтен илнең тирән яралары, яшәргәчтен тапталган кыр- яланнары. . Йөзләреннән курку киткәч балаларның, күзләреннән яшьләр кипкәч аналарның... — диелә ул шигырьдә һәм дәвам ителә:
Шулай данлы тәмам иткәч сугышны без, Шул вакытта сиңа, кызыл сугышчыбыз, Корычтан да ныграк һәйкәл без корырбыз, Ул һәйкәлгә үткен кылыч тоттырырбыз Ьәм куярбыз аны изге чиккә илтеп, Ьәр дүрт яктан күренә торган, биек итеп.
Б
Торыр шунда күтәреп ул мәгърур башын, Ерак ташлап кисәтүле күз карашын: «Тагын кемнәр йври анда?» — дигән тесле. Дәһшәтле бер хәрәкәткә килгән төсле.
Бу Һәйкәлнең образы бетен сугыш еллары буена минем уемнан чыкмады. Ул минем күз алдыма төрле урында, төрле зурлыкта һәм төрле формада килеп баса иде. Ул — авторның шигъри хыялы гына түгел, бәлки күңелендәге ышану көче тудырган, ерактагы, ләкин реаль образ иде. Һәм мин ул һәйкәлне бер көнне, ниһаять, күрдем: ул Кызыл Армия тарафыннан җиңелгән фашистик Германиянең үзәгендә, Берлин янында корылган мәһабәт һәйкәлнең журнал битендәге фоторәсеме иде. Бер кулына зур кылыч тоткан, икенче кулы белән сабый бала күтәргән совет солдатын күргәч, мин бик озак тетрәнеп һәм сокланып карап тордым. Бу инде минем шигырьдәге үз илен саклаучы һәм дошманнардан арындыручы солдатның гына түгел, ә бәлки, шуның өстенә, бөтен кешелекнең киләчәген дә саклаучы солдатның образы иде. Ул тагын да реальрәк, тирәнрәк һәм көчлерәк образ иде._
Ә шулай да мин ул шигыремне яратам. Бөтен эчке һәм тышкы кимчелекләренә карамастан, ул дәһшәтле сугыш елларында халкыбызның хак эшкә һәм аның ахыр чиктә барыбер җиңәчәгенә ышануын чагылдырган әсәрләрдән берсе иде.
Билгесез солдат кабере
Билгесез солдатның кабере.
Өстендә мәңгелек ут яна.
Янында җәен дә, кышын да, Яз кебек, чәчәкләр аллана.
Кабернең өстенә җәелгән
Чуерташ салкыны аркылы
Чыга күк, юл ярып, дөньяга Солдатның йөрәге ялкыны.
Сөйми күңелем сугыш коралларын, Дөньядагы миллион күңел күк. Чикләп кенә калмый, җыеп барын, Мин юк итәр идем бүген үк.
Мин аларның җыеп, музейларда, Пьедесталда хәтта торганын, Кояр идем, эретеп домналарда, Иҗат итү, төзү коралын.
Ә бер тупны, тик шул тупны гына Мин калдырыр идем урнында, Бер истәлек итеп токымнарга Иң мөкатдәс нәрсә турында.
Ул — тарихи тубы «Аврора»ның, Чик куярга кара елларга.
Мәңге якты, яңа чор туганын Хәбәр итте бөтен дөньяга.
Уятты ул чын бәхеткә өмет Бар илләрнең эшчән халкында. Сугышларга каршы чакырулар да Яңгырады аның залпында...
Бетәр сугыш, беләм, бер көн җирдә, Юк ителер барлык кораллар, Ә «Аврора» тубын, бизәп гөлгә, Данлы крейсеры белән бергә Пьедесталга илтеп куярлар.
Чәерле урманнар, Күгелҗем томаннар, Салкынча иртәләр, Елымса бураннар.
Иделем агышы, Күлләрем камышы, Чәчәкле тугайлар, Тургайлар тавышы.
Әй, яшел тауларым, Ак ташлы ярларым, Учаклы салларым, Әй, бөдрә талларым.
Әй, алтын комнарым, Әй, кичкән юлларым, Әй, минем үткәнем, Әй, килер елларым.
Әй, туган Казаным, Тарихым, узганым, Әй, якты язмышым, Әй, керсез намусым.
Әй, айлы кичләрем,
Әй, татлы төшләрем, Улларым, кызларым, Дусларым, ишләрем.
Сез — бөтен бәхетем, Сез — бөтен рәхәтем, Байлыгым, барлыгым, Шатлыгым, хәсрәтем.
Булсам да еракта, Кадердә, кунакта, Җырыгыз — колакта, Моңыгыз — йөрәктә.
Әй, туган ил генәм,
Әй, җиләс җил генәм, Кай җирдә йөрсәм дә, Гел сезгә җилкенәм.
Гел сезгә ашкынам...
Сау булсын баш кынам, Сынмасын тик канат, Кайтырмын мин кабат!
Мин — динсез, мәгълүм һәркемгә, Табынмыйм бер аллага.
Табыныр идем табынсам Бары тик Мадоннага.
Юк, түгел, имештер, алла Аңардан туган өчен, Ә бәлки гади бер бала Анасы булган өчен.
Табынмый алла итеп бит
Католик та аңарга, Ялварган кебек ялвара Шәфкатьле бер анага.
Ялвара, сорап ярдәмен, Килгәндә башка бәла, Сыенган кебек анага, Яклавын көтеп, бала.
Ә ана күңеле шундый ул: Шәфкатьне фәкать белә. Ул синең өчен суларга, Утларга барып керә.
Җиде төн уртасында ул, Уянып җиде кабат, Жәлләми татлы йокысын, Төн чыга сине карап.
Уннарча еллар үтсә дә, Югалып яуда эзең, Ул көтә сине саргаеп, Юллардан алмый күзен.
Алганда соңгы сулышын, Ул күбрәк газаплана, Кайгыртып синең язмышны. Балам, дип, кемгә кала?
Изгерәк нәрсә бар микән Дөньяда анадан да?1 Табыныр өчен лаек ул, Димәк, бар алладан да...
Мин — динсез, мәгълүм һәркемгә, Табынмыйм бер аллага.
Табыныр идем табынсам Бары тик Мадоннага.
Чәчәкләр
Чәчәкләрнең җаны бармы? — Җаны бар. Кара әнә, алар нинди җанлылар!
Күрә алар, ишетәләр, сөйлиләр, Баш изиләр, чакыралар, кил, диләр.
Сөйгәнеңнән алар сәлам китерә, Якын дусның җылы хисен җиткерә.
Күкрәгеңә дәртләнешеп куналар, Йөрәгеңә гыйшык булып тулалар.
Син шатлансаң, карый алар елмаеп, Син кайгырсаң, карый алар моңаеп.
Кавышканда, бии алар, җырлыйлар, Аерылганда, боегалар, елыйлар.
Якын итсәң, сиңа хуш ис сибәләр, Ташлап китсәң, саргаялар, кибәләр.
Нишләр иде кеше, чәчәк булмаса, Яшәүгә ямь, шатлык биреп тормаса?..
Чәчәкләрне җансыз нәрсә димәгез, Тупас итеп кагылмагыз, тимәгез.
Җанлы алар. Алар безнең төслеләр. Күрми моны фәкать җансыз кешеләр!
Салкында — яба өстеңә, Эсседә — бирә суын. Ачлыкта — соңгы сыныгын, һәр вакыт — яратуын.
Сабыша үзе чиргә ул, Син чирләп китсәң кинәт. Берни аңа кирәкми, Саулыгың бары кирәк.
Үләрлек хәлгә җиткәндә, Сахрада сусыз калып, Иң соңгы йотым суны да Бирә сиңа салып.
Шатлана синнән бигрәк ул, Уңышың булса әгәр, Кайгыдан җуя акылын, Ул сине җуйса әгәр.
Тарихка бер адым
Таулар янсын, ташлар яусын, Ташлар ярым түгелсең.
Халык җыры
Янар таулар безнең җырга
Каян килеп, ничек кергән?
Тау янганын, таш яуганын
Бабайлар соң кайда күргән?
Нәтиҗәсе, минемчә, бер:
Ул бабайлар безнең, димәк, Бу җирләргә шундый яктан Күчеп килгән булса кирәк.
Ләкин — кайдан?..
Беркайчан да, дустым, ялганлама, һәр вакытта сөйлә турысын.
«Әйтмә чынын!» — диеп салганда да Муеныңа Язмыш кылычын.
Нинди ачы чынлык алдында да Туры кара, йомма күзеңне, Гаебем булса, аямыйча када Күкрәгемә хәнҗәр-сүзеңне.
Тик үтенәм синнән, бер очракта Эшлә, зинһар, моның киресен: Сөясеңме бераз, дигән чакта Ялгышып та әйтмә дөресен!
Күрмәгән булсам...
Бу дөньяга килмәгән булсам, Ул барлыкны белмәгән булсам, Белмәс идем кайгы-хәсрәтне, Әгәр аны күрмәгән булсам.
Бергә рәхәт чикмәгән булсам, Иреннәрен үпмәгән булсам, Бу кадәрле юксынмас идем, Әгәр аны күрмәгән булсам.
Охшап сусыз сулган бер гөлгә, Ничә тапкыр килеп һәр көнгә, Түкмәс идем яшем бу җиргә, Әгәр аны күрмәгән булсам.
Түз газапка, үкенмә, Әхмәт, Язмышыңа әйт әле рәхмәт, Үтәр иде гомерең заяга, Әгәр аны күрмәгән булсаң.
Дүртьюллыклар
Борчылма син, бу дөньяга ник килдем, дип, Китәр булгач, хуҗа санап ник йөрдем, дип. Килү-китү, дустым, синең эшең түгел, Ә син борчыл, үзем аңа ни бирдем, дия.
Әйттең гомер: мин бар әле алда. Ә мин йөрдем: ул бар ич дип анда. Бер көн баксам, артта калгансың ич. Инде, гомер, бүтәннәрне алда!
Бакчага дип, бер участок җир бирделәр, Өч ел вакыт — шуны үзләштер, диделәр. Кайсыбыз тиз үзләштерер, белмим инде: Минме — җирне, я булмаса, җирме — мине?
Дуслар мактый яхшы ният белән, Дошман мактый шакшы ният белән, Кайчак боза, артык мактап, безне Дошман түгел, дус дип йөргән кеше.
Ник үзгәрде кинәт һава, дип уйлама. Болыт иңде бар дөньяга, дип уйлама.
Дөнья — аяз. Синнән аерылганнан бирле Мин яшь коям, яңгыр ява, дип уйлама.
Күрми калмыйм сине төштә бер төн, Ә уянсам, юк янымда беркем. Буталдым ла, һич аера алмыйм: Кайсысы төш моның, кайсысы өн?
Бу чаклы аңламас нәрсә икәнсең! Сөям дип тә әйткәне юк, дигәнсең. Күрү белән сине телсез калам ич, Телсез кеше ничек, нәрсә сөйләсен!
Карый-карый сихерле күз карашыңа, Кереп ләктем чәч-ауларың арасына. Чыга алмыйм хәзер. Аһ, бу явыз гыйшык Нинди аулар кормый адәм баласына!
Бигрәк гадел нәрсә, һай, бу дөнья, Хәрәмләшми хәтта чак кына: Гомереңне бер елга кыскартса, Шул кадәр үк яшьне арттыра.
КУНАКТА УЙЛАНУ
Газапламый бер нәрсә дә җанны, Көн-төн эшләп чөнки яшәдем. Үз хезмәтем белән тапмаганны Мин кунакта бары ашадым.
ЕЛАМАДЫМ
Еламадым ил өчен,
Еламадым тел өчен, Ил эшенә, тел эшенә Кереттем үз өлешем.
ОНЫТЫП БУЛМЫЙ
Яшьлек чагы, искән җил күк, Тотып булмый.
Тотып булмый һәм шулай ук Онытып булмый.
ТИМЕРЧЕ
Шигърияттә бар ювелир, Бар шулай ук тимерче. Ювелирлык дәгъва итмим, Тимерченең мин берсе.