УЗГАННАРНЫ ХӘТЕРЛӘГӘНДӘ
Сугыш турында сугышка кергәнгә кадәр бик күп хыялланганга, аны җәһәннәм базы кебек сурәтләгәнгә, бөтен сугыш мәйданы янгын, шартлаулар, уклар сызгыруыннан шаулап, тимердәй кызып, кергән бер сугышчыны көйдереп, йотып тора, дип уйлагангадыр, ахрысы, миңа беренче тапкыр һөҗүмгә бару бер дә дәһшәтле булып тоелмады. Хәтта мин бер кадәр гаҗәпләнеп, канәгатьсезләнеп:
— Шулай гынамыни моның дәһшәте? Кы- рык-илле метр ераклыкта снарядлар, миналар шартлый, анда-санда гына тирәңнән пулялар сызгырып үтә. мондыйга гына түзәргә мөмкин.— дип уйладым. Ул чакта дәһшәтләрне бар дип тә белмәдем.
Ә менә хәзер, утыз елдан соң, шул Ватан сугышының кайбер эпизодлары искә төшкәндә тән чымырдап, сискәнеп китә, чәчләр үрә тора- ничек шулай коточкыч хәлләрдән исән чыгылган да. ничек үлем белән уйнарга кодрәт җиткән!— дип хәйран каласың, тулысынча башыннан кичерде. Безнең илдә генә дә күп миллионлап кеше газиз хәятыннан аерылды. Кайсыдыр бер иренмәгән җанның соңгы биш мең ел эчендә җир шарында өч ярым миллиард кешенең сугышларда һәлак булуын исәпләп чыгарганлыгы мәгълүм. Нинди фаҗига! Нинди кичерелмәслек вәхшилек' Кешелек дөньясына нинди юылмаслык кара тап!
Күптән түгел телевидениедән ^Хайваннар дөньясында» дигән бер тапшыруда, төркемнәргә оешып яшәүче гамадрилларның, үзләренә һөҗүм кылган башка ерткычларга карата сугышчан, гайрәтле булуларына карамастан, үз нәселдәшләре белән беркайчан да сугышмаулары турында әйткәннәре колакка чалынган иде. Андый мөнәсәбәтнең дөньяда, кайчан да булса, кешеләр арасында да булачагына ышанасы килә.
Узганнар искә төшкәндә хәзерге хәлләр турында уйланам мин Чили патриотларының көрәш байрагын һаман да нык тотулары, грек халкының фашист хунтасын яңадан җиңүе, илле ел буена фашизм коллыгында газап чиккән Португалиянең демократик илләр сафына басуы... Болар барысы да мине тирән дулкынландыра, шатландыра. Мин. карт солдат буларак, боларда безнең Ватан сугышында зур җиңүебезнең яктысын күрэм. Шул җиңү үрнәгендә планетабызның барлык почмакларында азатлык өчен кискен көрәшләр көчәйгән заманның шаһиты булуыма шатланам. Шуңа күрә дә
Нури Арсланов. Калинин, Төньяк-Көнбатыш фронтла-рында сугыша. 1946 елны тыныч хезмәткә кайта. Хәрби чины — өлкән лейтенант.
Безнең буын сугыш авырлыгын
мин шигъриятемдә эледән-әле шушы бөек тема ялкынында кабынам, дөнья хәлләреннән читтә кала алмыйм.
Югарыда мин сугыш дәһшәтләре турында язганда яшьлек батырлыгы, аның үлем алдында да каушамавы турында әйтеп үткән идем. Бездән соңгылар — хәзерге һәм киләчәк заман яшьләре — яшьләргә генә хас булган тәвәккәллек һәм батырлыкларын безнең кебек сугышларда түгел, ә тыныч тормышта, хәзергедән дә катлаулырак, гаҗәбрәк хезмәт фронтында: төзелешләрдә, ачышларда, иҗат-осталыкта күрсәтсеннәр иде. Бу утыз ел тынычлык, мәңгелек тынычлык башы булып, өч йөз елдан соң да, өч мең елдан соң да сугыш булмасын иде!