УЙЛАНУЛАР, БОРЧЫЛУЛАР
__ оңгы елларда язучылар тарафын- Ш * нан язылган тәнкыйть китаплары күбәеп бара. Күптән түгел генә С. Хәкимнең «Үз тавышың белән», М. Әмирнең «Үзебез турында», Г. Ахунов- ның «Әдәби язмышлар» исемле җыентыклары басылып чыккан иде. Хәзер бу исемлеккә тагын бер китап естәлде. Сүз Гомәр Бәшировның «Бүген дә, иртәгә дә» дигән мәкаләләр җыентыгы 1 турында бара.
Җыентыкка күренекле әдипнең төрле елларда язылган публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләре тупланган. Жанрларына, характерларына карап, автор аларны аерым-аерым бүлекләргә бүлеп урнаштырган. Беренче бүлекнең үзәгендә иҗтимагый мәсьәләләргә караган төрле характердагы мәкаләләр тора. Алар- ның иң зур күпчелеге публицистик рухта язылган.
Язучыны башлыча татар халкының тарихи язмышы, рухи сыйфатлары, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре кызыксындыра. «Нинди ул — Татарстан?» исемле мәкаләдә автор туган якның сокландыргыч табигате, урман-кыр- лары, болын-сулары хакында горурланып сөйли. Әдип Татарстанның төрле якларында булган, ул күп кенә районнарның табигатенә, көнкүрешенә хас үзенчәлекләрне яхшы белә. Үз халкының тыйнак холкы, киң күңеллелеге, юмартлыгы, ул тәрбия-ләгән уннарча ил батырлары да әдип игътибарыннан читтә калмый, билгеле...
Китапка язган кереш сүзендә автор: «Биредә урын алган мәкаләләр арасында нәрсәнедер кайгыртып, укучы белән борчуны уртаклашу, бергәләшеп чарасын күрү өчен җәмәгать фикере туплау нияте белән язылганнары да очрар,— дип искөр-
1 Г, Бәширов. Бүген дә. иртәгә дә, Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. Казан. 1974 ел, теп үтә.— Ләкин күңел әле бөтенләй үк тыныч түгел: мин аларны укучыны да уйландырырлык, анда теләктәшлек фикере уятырлык итеп яза алдыммы икән соң?» (3—4 битләр).
Әгәр җыентыктагы мәкаләләрнең «Нинди ул — Татарстан?» дигән беренчесе гомуми кереш вазифасын башкарса, «Гореф- гадәт законнан өлкәнрәк» дигән икенче мәкалә нәкъ менә, автор үзе әйткәнчә, «җәмәгать фикере туплау нияте белән» язылган. Автор сүзне халыкның күркәм традицияләреннән, гореф-гадәтләреннән башлый. Борынгыдан калган матур традицияләр акрынлап төрле үзгәрешләр кичерәләр, заманалар үзгәрү белән аларның кайберсе халыкның көндәлек тормышыннан төшеп кала, онытылалар. Алар урынына матур-матур яңа гореф-гадәтләр, традицияләр барлыкка килә. Татар халкының элеккедән килгән милли бәйрәме — сабан туе әнә шул рәвешчә безнең көннәрдә төрле халыклар арасында таралып, интернациональ төс алды.
Гасырлар буе халык арасында зур тантана буларак уздырылган бу бәйрәмгә язучы махсус мәкалә дә багышлый. «Сабан туе» дип исемләнгән ул мәкаләдә авторны әлеге бәйрәмнең төп үзенчәлекләре, халыкның «эшчәнлек, тырышчанлык, тормыш сөючәнлек кебек күркәм сыйфатларыннан табигый рә%ештә килеп тууы» һәм совет чорында беркадәр яңаруы, заманча яңгыраш алуы кызыксындыра...
Туган авыл һәм туган шәпәр табигате, аның гүзәллеген, матурлыгын саклау— «Исраф», «Авыллар ямьле булсын». «Әйдәгез, уйлап карыйк!» кебек мәкаләләрдә сүз әнә шул хакта бара. Бөтенләй башка мәсьәләгә багышланган «Гөлҗамал» да, нигәдер, шушы ук бүлектә, әле генә күрсәтелгән мәкаләләр белән рәттән урын алган. Темасы, эчтәлеге ягыннан ул беренче
бүлеккә «сыймый*, әдәби ят-сәнгать мәсь-әләләренә багышланган алдагы бүлеккә керергә тиеш иде.
Моннан берничә ел элек Гомар Бәши- ровның «Уйланулар» дигән язмасы басылып чыккан иде («Казан утлары». 1972 ел. 4 сан). Шул ук мәкалә тикшерелә торган җыентыкта да урын алган. Хәтта китапның икенче бүлеге үзе үк шул исем белән аталган. Биредә төп урын әдәби тәнкыйть мәкаләләренә бирелгән, һәм аларның бай-агы истәлек рухы белән сугарылган.
Язучы халык иҗатына, әкият-мәзәклөргө, җыр-бәетләргә, мәкаль-әйтемнәргә зур ихтирам белән карый, аларны язучылар, сәнгать әһелләре өчен илһам чыганагы дип исәпли. Бу аңлашыла да, чөнки Г. Бәширов — күп еллар буе халык иҗаты әсәрләрен, бигрәк тә әкиятләр белән мәзәкләрне җыюда һәм бастырып чыгаруда турыдан-туры катнашып килгән кеше. Моннан нәкь 35 ел элек аның үзе язып алган әсәрләрдән торган беренче фольклор җыентыгы — «Халык әкиятләре» басылып чыккан иде (Казан. 1940 ел). Бу әһәмиятле эшен әдип алга таба да дәвам иттереп килә. Ул «Татар халык иҗаты» антологиясен (-951 һәм 1954 еллар), «Татар халык әкиятләре»нең ике китабын (1946 һәм 1958 еллар) төзүдә актив катнаша. Алтмы-шынчы еллар башында басылып чыккан «Туксан тугыз мәзәк* (1960 ел) һәм «Мең дә бер мәзәк» (1963 ел) китапларын күпләр беләдер. Якын арада Мәскәүнең ■ Наука* нәшриятында татар халык мәзәкләреннән торган «Веселая россыпь» дигән җыентык басылып чыгарга тиеш. Аларның барысы да Г. Бәширов язып алган мәзәкләрдән төзелгән.
Язучы халык иҗатын фәнни өйрәнү турында да даими кайгыртучанлык күрсәтеп килә. Әле генә саналган җыентыкларның кайберсендә һәм газета-журнал битләрендә ул халык иҗатына багышланган мәкаләләр белән чыкты. Аларның иң уңышлы- лары без тикшерә торган җыентыкта да урын алган. Мәсәлән, «Халыкныкы халыкка* дигән мәкаләдә сүз мәзәкләр турында бара. Аларның иҗат ителү процессын, халык телендә яшәү шартларын, шигъри үзенчәлекләрен һәм тәрбияви ролен язучы яхшы аңлый. Мәкаләнең әһәмиятле ягы шунда, ул өлегә кадәр фольклор белгечләре тарафыннан рәтләп өйрәнелмәгән жанрга багышланган. Автор кайбер теоретик мәсьәләләргә дә ачыклык кертә. Әйтик, мәкаләнең мәзәкләр белән әкиятләрнең аермасын тикшерүгә багышланган урыннары аеруча матур тәэсир калдыра.
Халык әкиятләренә һәм әкиятчеләргә багышлап, автор моңа кадәр дә берничә мәкалә бастырган иде. Китапта урнаштырылган «Тылсымнар дөньясында» дигән мәкаләне элегрәк басылганнарының үзенчәлекле сөземтәсе дип әйтергә мөмкин Әкиятләрнең төрләре, әдәби үзенчәлекләре, тарихи үсеш этапларына карата биредә әһәмиятле фикерләр әйтелә. Кайбер мәсьәләләргә автор яңача, үзенчә килә. Мисалга, безнең фольклор фәнендә әкият-челәр Һәм аларның репертуарына хас үзенчәлекләр бик аз өйрәнелгән. Г. Бәширов, бу өлкәдә беренче буларак, М. Хәми- дуллин, М. Дәүләтшин, X Хөсәенов кебек оста һәм бай репертуарга ия әкиятчеләр турында ярыйсы ук киң мәгълүмат бирә
Шул ук мәкаләдә яктыртылган икенче бер мәсьәләгә дә тукталып үтәсе килә. 50—60 елларда совет чоры халык иҗаты хакында киеренке генә бәхәсләр булып узган иде. Сөйләшүләр дәвамында әкиятләр турында да төрле фикерләр әйтелде. Билгеле булганча, XX йөздә экиятлэр'э социалистик чынбарлык белән бәйләнгән яңа күренешләр, детальләр килеп керә. Кайбер белгечләр фикеренчә, мондый яңалыклар борынгы әкиятләрнең рухына, стиленә ятышмый. Янәсе, алар борынгы төр халык иҗатының әдәби тукымасын җимерәләр, әкиятләрнең сәнгать әсәре буларак дәрәҗәсен төшерәләр.
Мондый яңа детальләр турында Г. Бәширов та яза: «Дәүләтшин әкиятләрендә геройларның батырлыклары турында «зур гәҗитләргә басалар», кешеләр яши торган урыннардан еракта, караңгы урманнарда торучылар да берсен-берсе «гәҗитләрдә* басылган хәбәрләр аша табып киләләр. Дию пәрие, алтын алма урларга барган җирендә яраланып кайтканнан соң, дәвалану өчен «фиршелгә» китә (106—107 битләр). Ләкин әлеге күренешләргә язучы бөтенләй икенче яктан килә һәм үзенчә аңлата: «Бу мисаллар безгә хәзерге чынбарлыкның халык күңеленә, халык тормышына никадәр тирән кереп урнашуын күрсәтә» (107 бит).
Халык иҗаты турындагы мәкаләләрдән югарыда телгә алынган «Гөлҗамал»га карата да берничә суз әйтеп китәргә кирәк. Иң элек автор җырның гасырларны берләштергән тирәнлеген һәм киңлеген билгеләп үтә, суз уңаеннан моң турында кызыклы фикерләр әйтә. Беренче карашка,
биредә сүз тик бер җыр турында гына бара кебек. Әмма мәкаләнең гомуми эчтәлеге аннан киңрәк. Язучы гаять мөһим бер мәсьәлә күтәрә: «Менә беләсе иде бит: моннан йөз, ике йөз, өч йөз яки дүрт-биш йөз ел элгәре шул өйләрдә (ягъни, безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән өйләрдә — У. Ф.) нинди «җырулар» җырлаганнар, ничек биегәннәр, ул вакытта нинди уен кораллары булган? Ислам дине кергәнче, ягъни мәҗүсилек чорында, халыкның музыкасы нинди булган? Бөек Болгар дәүләтендә нинди җырлар җыр-лаганнар?» (39 бит)... Әйе, язучы, һичшиксез, хаклы. Соңгы елларда халык җырларының тарихы буенча әһәмиятле эзләнүләр алып барылса да, бу мәсьәләгә карата монографик хезмәтләр юк дәрәҗәсендә аз. «Гөлҗамал», «Иске кара урман», ■Сибелә чәчәк» кебек аерым җырларның гына түгел, җыр жанрының тулаем тарихы да әле рәтләп өйрәнелмәгән.
Инде әйтелгәнчә, китапның икенче бүле-гендәге мәкаләләрнең төп өлеше аерым әдипләргә багышланган. Менә «Үзебезнең Горький» дип исемләнгән мәкалә. Социалистик реализмга нигез салучы әдип турында меңнәрчә мәкаләләр, йөзләгән китаплар, бихисап диссертацияләр язылган. Инде шуннан соң да Горький турында нинди яңа фикер әйтергә мөмкин, дип уйлыйсың. Шуңа карамастан, Г. Бәширов мәкаләсе зур кызыксыну белән укыла. Язучы үзенчәлекле алымга мөрәҗәгать итә: гүяки ул Казанның Горький исемен хәтерләткән урамнарыннан бара һәм бөек әдип исеме белән бәйле вакыйгаларны исенә төшерә.
Г. Тукай белән Г. Ибраһимовны язучы үзенең олы остазлары дип исәпли. Аларга да аерым мәкаләләр багышлый. Язучының үз замандашларыннан М. Җәлил, Г. Кутуй, X. Туфан, Ф. Хөсни кебек әдипләр иҗатына карата язылган мәкаләләргә дә тукталып булыр иде. Ләкин бу материаллар белән танышуны укучы ихтыярына калдырып, китапның соңгы бүлегенә күчик.
Биредә автор өч зур мәсьәлә күтәрә. Иң элек — яшь яки башлап язучылар иҗаты, ягъни әдәби алмаш тәрбияләү мәсьәләсе. «Хикәяләр һәм «К. С. б-н« дип исемләнгән мәкаләдә сүз балалар иҗаты турында бара. «Чаткыда ялкын шәүләсе»ндә автор башлап язучыларга төрле киңәшләр бирә, иҗат процессының серләре белән уртаклаша. Мондый мәкаләләр, истәлекләр, минемчә, зур әһәмияткә ия. Алар иҗат процессын, язучының теге яки бу әсәр өстендә эшләвен күзалларга ярдәм итә, әдәбият тарихын җанлы күренешләр белән баета.
Г. Бәшировны кискен тәнкыйть белән мавыгучан әдип буларак күз алдына китерүе кыен. Аның әдәби тәнкыйть репертуарында мондый материаллар бик аз. «Бер хикәя турында» — әнә шундый мәкаләләрнең сирәк үрнәге. Ул язучы Р. Шәй- хетдиновның «Көтүче» исемле хикәясенә багышланган. Олы әдип хикәянең эчтәлегенә, сюжетына, төп образына туктала, яшь язучының бик күп кимчелекләрен тәнкыйтьли. Әмма мәкаләнең төп пафосы хикәянең телендәге чатаклыкларга каршы юнәлтелгән. Әлеге мәкалә бүлектә киң яктыртылган тагы бер мөһим проблемага — туган тел мәсьәләсенә күчү өчен үзенчәлекле күпер ролен үти. Әдәби тел турындагы мәкаләләрендә автор үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, әсәрләренең телен камилләштерү өстендә ничек эшләве, төрле эзләнүләр алып баруы һәм аларның нинди нәтиҗәләр бирүе хакында яза.
Язучының тел турындагы мәкаләләре безнең көннәрдә аеруча зур әһәмияткә ия. Билгеле булганча, әдәби телнең үсеше җәмгыять тормышы белән бергә атлый. Бүгенге көндә илебездә барган зур иҗтимагый үзгәрешләр әдәби телгә дә тәэсир итми калмый. Хәзерге әдәбиятта промышленность, төзелеш, транспорт, фән белән бәйләнгән мәсьәләләр җитди урын алалар. Димәк, әдәби әсәрләрнең теле дә үзгә-рергә, беркадәр яңарырга тиешле. Җыентыкта урын алган соңгы мәкаләдә язучы әнә шул актуаль мәсьәләне күтәрә: «Әгәр без шәһәр тормышын да нечкәлекләргә бай һәм сокланып укырдай, эстетик тәрбия бирердәй матур тел белән язарга җыенабыз икән, хәзерге урта һәм яшь буын язучысы шәһәрнең поэтик тел хәзинәсен өйрәнүне дә үзенең төп вазифаларыннан берсе итеп алмыйча булдыра алмый. Бар бит ул эшче халыкның һәм интеллигенциянең үзенә хас теле, төрле үзенчәлекләргә бай һәм җор теле, бар андый тел1» (170 бит.)
* *
Күрәсез, китапта күтәрелгән мәсьәләләр ярыйсы ук киң һәм катлаулы. Димәк, андагы мәкаләләрнең рухы, гомуми яңгырашы һәм тел-стиль үзенчәлекләре дә төрлечә булырга тиеш. Әгәр безнең алда әдәби әсәр — роман, повесть яки хикәя
II. «К. У.» № 5.
булса, без аның сәнгатьчә үзенчәлекләре хакында уйлана алыр идек. Ләкин әдәбиятта билгеле бер традиция урнашкан — публицистика яки әдәби тәнкыйть мәкаләләренең сәнгатьчә үзенчәлекләре турында сөйләү ничектер сәеррәк тоела. Шуңа карамастан, төрле мәкалә-рецензияләрнең әдәби үзенчәлекләрен: гомуми рухын, тонын, логик эзлеклелеген, ышандыру кө-чен, композициясен, телен һәм стилен өйрәнергә мөмкин һәм кирәк. Мәсьәләгә әнә шул яктан килсәк, Г. Бәширов китабының кызыклы үзенчәлекләре ачыклана. «Нинди ул — Татарстан?» дигән мәкалә, әйтелгәнчә, көчле публицистик пафос белән сугарылган. Аның теле-стиле дә үзенчәлекле. Әгәр шулай әйтеп булса, ул бәйрәмчә тантаналы стильдә язылган, ода- мәдхия рухында яңгырый. Мәкаләнең характеры таләп иткәнчә, автор сорау һәм өндәү җөмләләренә, ил, халык, Идел, Алып батыр кебек масштаблы образларга еш мөрәҗәгать итә...
Икенче бер төркем мәкаләләрдә уйланулар, борчылулар алгы планга чыга. Халыкның борынгыдан килгән яисә безнең заманнарда формалашкан гүзәл традицияләрен. табигатьнең матурлыгын, туган телнең гүзәллеген саклау һәм тагы да баету мәсьәләләренә карата язылган мәкаләләрдә бу аеруча ачык күренә.
Китапның кайбер битләрендә ниндидер самими моңсулык өстенлек итә. Мәсәлән, әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез күгендә якты йолдыз булып балкыган әдипләргә — Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гадел Кутуй, Муса Җәлилләргә багышланган мәкаләләрдә. Мисал итеп Гадел Кутуй истәлегенә багышлап язылган «Гаделша» исемле мәкаләнең соңгы юлларын алыйк:
«Кызганычка каршы, ораторлык осталыгы күп кешедә булмый. Гадел Кутуйда андый сәләт бар иде. Ялкынлы речьнең аеруча кирәклеге сизелгән чакларда һәр вакыт искә Кутуй килеп төшә, ничектер үэеннән-үзе:
— Менә хәзер Кутуй булсачы! — дисең.
Татарча сөйлиме ул, русчамы, шигырь укыймы, хикәяме, Кутуй тыңлаучыларын авызына каратырлык, аларны дулкынлан-дырырлык, шатландырырлык яки борчырлык дәрәҗәдә ялкынлы һәм үтемле итеп сөйли белә иде» (161 бит). Менә бу «иде»ләр мәкаләнең моңсулыгын көчәйтә дә инде... Гомумән, истәлекләрдә исеме телгә алынган кешеләрнең байтагын язучы үзе күргән, үзе белгән, алар белән иҗади планнарын уртаклашкан. Алар турында ул үз итеп, якын итеп сөйли.
Алдарак әйтелгәнчә, Г. Бәширов гомер буе халык иҗатына тирән ихтирам, аның әдәби мөмкинлекләренә зур ышаныч саклап килгән әдип. Аның фольклористик эшчәнлеге генә түгел, әдәби әсәрләре дә шул хакта сөйли. Хикәя-романнарында, бигрәк тә соңгы елларда язылган «Туган ягым—яшел бишек» повестенда ул халык иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Язучының мәкаләләрендә дә халык иҗаты мотивлары киң һәм төрле формаларда кулланыла. Фикерләрне тирәнәйтү, ышандыру көчен арттыру, мәкаләне җанландырып, яңа бизәкләр белән баету — фольклор төсмерләренең төп функцияләре өнә шунда. Язучы мәкаләләрендә дастан-өкиятләр- дән, риваять-легендалардан, халык җырла-рыннан алынган образларны, өзекләрне очратырга мөмкин. Туган як табигатен зур-лаганда, мәсәлән, ул халык җырына таяна:
һай. Иделкәй алкын, суык салкын.
Көн дә төшеп синнән су алай;
Шәфәкъ бата, йолдызлар да калка, Снка карал һаман юанам.
Мәкаләләрнең композициясе дә үзенчәлекле. Китапта без төрлечә төзелгән мәкаләләр белән очрашабыз. Аларның һәркай- сына тукталып тормастан, кайбер мисалларны гына күрсәтеп үтик. «Уйланулар» мәкаләсенең тәэсир көчен арттыру өчен язучы отышлы бер алымга мөрәҗәгать итә: гүяки ул иске журнал битләрен актара. Шунда аның күз алдына үткен еллар сәхи-фәләре килеп баса: «Уйлана-уйлана журнал битләрен актарам... Шул саргайган битләр аша каршыма үрә басып торган кара чәчле, каратут йөзле, көләч күзле, хәрәкәтчән Фатих Кәрим килеп баса...» (130 бит).
«Тынгысыз җан» мәкаләсе бер генә эпизодка нигезләнә кебек. Сүз Фатих Хөснинең Эрмитаж бакчасында һава сулап, уйланып йөрүе турында бара. Әнә шул күренеш нигезендә язучы Фатих Хөснинең характерына һәм иҗат эшенә хас төп үзенчәлекләрне ачып сала...
Биредә җыентыктагы мәкаләләрнең башка кайбер сыйфатлары, язучының тел осталыгы һ. б. турында да сөйләп булыр иде. Соңгы сүз итеп шуны гына әйтик: «Бүген дә, иртәгә дә» китабын әдипләр һәм галимнәр генә түгел, киң катлау уку-чылар да дулкынланып каршы алырлар, дип уйларга кирәк.