Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ИЛ ӨЧЕН!


Бөек Ватан сугышы башлангач, ике көннән соң. әтине сугышка алдылар. Берничә айдан соң. үзем теләп, мин дә фронтка киттем Ил авыр көннәр кичерә иде: Ленинград утлы камалуда. Мәскәү янында каты бәрелешләр бара, Белоруссия. Украина. Молдавия җирләре дә. Дон буйлары да. Сталинград далалары да дошман кулында. Без. фронтовиклар, туган яклардан өзелеп хәбәр көтәбез. Ниһаять, миңа да хат килде. Адресыннан таныйм әнидән. Ачып тиз генә укый башладым һәм... конвертым җиргә төшеп китте. Әтием һәлак булган . Туганнар каберлегенә күмгәннәр...
Әтинең үлеменә бер ел тулганда, зур һөҗүм алдыннан, шушы шигыремне яздым. Ул фронт газетасында басылды. 1945 елда Ленинградта басылган беренче җыентыгым «Туган ил өчен» дип. шул шигырь исеме белән чыкты.
Белермен дип хәлен, өметләнеп, Хәбәр көтәм аннан кич-иртә. Ник язмый ул: Сугыш каты микән?
Нигә болай мине тилмертә?
Мин аңардан күптән хәбәр көтәм. Кош теле тик бер хат килсәче!.. Хат ташучы кереп блиндажыма:
— Әткәңнән бу... мә ал! — дисәче,
Мин зарыгып аннан сәлам көтәм. Ник язмый ул?
Аңа ни булды?
Уйлый микән әллә бар хатларын Җибәрергә миңа берьюлы?
Ахры, җитте ул көн — мин хат алдым. Тик аңардан түгел, әнкәмнән.
«Атаң үлгән, улым» дигән дә ул, бүтән... бүтән берни әйтмәгән.
Әткәй... Әтием!..
Хуш, бәхил бул, бәгърем!..
Баш очыңда илең сак тора.
Әрнеп тамган һәрбер яшь бөртеге
Иң рәхимсез үчкә чакыра.
Кан өчен кан!
Үлем өчен үлем!
Юлымнан мин кире борылмам:
Йөрәгемә туплап үч давылын,
Арысландай утка ыргылам!
Әй, туганнар!
һәрбер тамырымда
Кайнар каным ташып торганда,
Газиз әткәм ил бәхете өчен
Зур сугышта һәлак булганда,
Нинди көчләр туктаталыр икән
Шашкын хисле йөрәк тибешен?
Мин Берлинга ашыгам җиңү даулап Әткәм, халкым, туган ил өчен!
1943, Хәрәкәттәге армия.