Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШНЫҢ БЕР КӨНЕ


оныттырып, июль рәшәсе, ут-төтен рәшәсе эченнән өскә күтәрелә...
Бер көн. Ул көнне алгы сызыкка дивизиянең политбүлегеннән фотограф килде. Партбилетка фоторәсем кирәк. Урын эзләдек. Уңайлырак, җайлырак урын эзләдек: ут астында кайда ул җайлы урын... Алгы сызыкта бердәнбер тыныч төш — снаряд казыган тирән чокыр. Фотограф өчаягын шунда җайлап азапланды. Якты аз, ә якты җитми. Фото, билгеле, тонык чыкты. Шул тонык рәсем минем өчен иң истәлекле, иң кадерле нәрсәгә әйләнде соңыннан... Сугыштан соң беренче тапкыр партия билетларын алыштырганда да аерыласы килмәде ул рәсемнән...
Бер көн... Алгы сызык, таныш түгел фотограф, снаряд чокыры... Шушы гынамы? Ул көннән миндә менә утыз ел инде күңелне үзенең бер мизгеле белән горур иткән олы хис яшәп калды. Нинди мизгел? Нинди хис? Калинин фронтындагы кичерешләр, әрнүләр һәм шулардан соң Курск дугасында туган күтәренке рух мине шундый итеп әзерләгән, шушы фронтларның дулкыны, тыл, халыкның патриотик дулкыны белән алгы сызыкка китерелгән кеше итеп сиздем үземне. Партия сафына ничек кергәнемне хәтта тоймый калдым сыман. Шушы мизгел, шушы хис кадерле миңа!
СУГЫШНЫҢ ДҮРТ ЕЛЫ...
Шәһәр партия комитетының чакыруы буенча 1973 елның мартында Ржевта булдым. Шәһәр читендә почмакланып торган урман бар иде. Үз башыннан күпне кичергән урман. Кайчан карама: ут, төтен. Янгын исе, көек исе... Әйтерсең чыршы, наратларның очларын сугышның махсус пычкысы белән кисеп алганнар. Тиеннәр әйтерсең ут йомгаклары, ут кисәкләре, агачтан агачка күчеп, тынычрак урын эзлиләр. Шулай калды бу урман минем хәтердә. Утыз ел
Мин ничәмә-ничә әсәремне, мәкалә, био-графиямне 1943 ел, июль, Дуга дип башладым икән... Партия стажымны сораган кешеләргә Дугадан дип җавап бирү хәзер минем гадәткә керде. Дугадан. Аңлатып торасы юк, барысы берьюлы аңлашыла кебек. Дугадан. Бу сүзне мин горурланып әйтәм. Бу сүз минем бөтен тормыш юлымны кинәт яктыртып җибәрә шикелле. Эпизод та истә кала Әмма эпизод, аерым вакыйгалардан өскә калкып янган көннәр була тормышта. Андый көннәр эпизодлар кебек вакытлы түгел, синең рухыңда озак еллар дәвамында яши...
Бер көн... Еш кына языла торган поэмаларга, сюжетка килеп керә, ятмый, алып ташлыйм, ә үзе яздырта, җылыта, якты, бөек, романтик. Бер уйласаң, ул көн үзенең драмасы, трагедиясе белән истә калырга тиеш иде, сугыш бит, үлем... Юк. ул аларны
дан соң башта ук шунда барасы килде. Тирән карга бата-бата, шул карт наратларны эзләп киттем. Күңел бу урманны һаман элекке хәлендә күз алдына китерергә тели иде. Ләкин, юк, мөмкин түгел. Төсләрне аеру читен. Сугыштан соң утырткан яшь агачлар искеләрен каплап киләләр, иске төсләрне күмеп баралар. Сугыш төсе һәм аңа утыз ел эчендә тормыш өстәгән бөтенләй башка төсләр килеп кушыла да, тормышның туктаусыз хәрәкәте алдында гаҗәпләнеп каласың. Бөтен җирдә шулай.
Кайвакыт сугышның дүрт елы синең иҗат плацдармың булып тоела. Шунда сугышкансың, шунда кичергәнсең. Язар өчен шул материал азмыни, җитмимени? Шул кайчандыр күргәннәр белән чикләнергәме, әллә Ватан сугышының утыз ел буена кешеләр рухында үткәргән яңа чикләрен эзләргәме? Мин Калинин өлкәсеннән Белгород өлкәсенә ашыктым, аннан Тольяттига, КамАЗ- га... Үземнең дүрт ел белән тынычланып калмавыма куанып бетә алмадым. Язучыга бер генә көнгә дә элекке урында туктап калырга ярамый икән дигән фикергә килдем. Дөресрәге, бу фикергә мине бүгенге тормышның искиткеч үзгәрешләре китерде. Ватан сугышы темасының ниндидер аерым чор белән чикләнгән локаль бер тема түгел икәнлеген аңладым. Ул теманың яңа шартларда яңача икенче вакыйгаларда, икенче халәттә чагылышын күрдем. Конкрет эпизод формасында түгел, Ватан сугышы тудырган патриотик хиснең яңа буын кешеләренең бүгенге омтылышларында яшәвен күрдем. Ул теманың хәзерге укучыларны һаман дулкынландыруының хикмәтен, сәбәбен дә, үземчә, бүгенгедән торып, бүгенгедән килеп ачарга тырыштым. Илнең КамАЗ кебек бер генә участогында да ничаклы кешенең уй-хисләре кристаллаша, һәр сәгате батырлык-фидакарьлектән торган нинди көчле энтузиазм барлыкка килә. Зур масштабтагы эшләр кешеләр җанын да зур итеп ача. Кеше уйларының тирән катлауларына үтеп керү дә читенләшә. Ә ил язмышы, халыкның үз язмышы хәл ителгән вакыйгаларга керү җиңелме? Бөек Ватан сугышы Октябрьда азатлык алган, дөньяны яңача таныган милләтләр өчен беренче зур сынау да иде. Ватан сугышында фашизмга каршы СССРда яшәгән һәр халыкның мең еллык потенциаль рухы хәрәкәткә килде, һәр халыкның тарихы. традицияләре кузгалды, патриотизм хисе дип аталган бер изге хиснең ничаклы тирәндә ятканлыгына мин шунда, сугышта төшендем. Ватан сугышы темасының дәвамлылыгы — шул олы хиснең дәвамлылыгында, тирәнлегендә, буыннар язмышына күчеп баруында. Тормыш иске төсләргә яңа төсләрне ара- лаштырьш сала.
Туган як —сандык...
Туган як — сандык, зәңгәр күк — Өстендәге сырмасы...
Сандыкта яткан сөлгеләр — һәркайсы бер җыр башы. Әбкәйләр һәркайсын каклап Салып калдырган кебек, Кагылам серле нәрсәгә Килеп кагылган кебек. Туган як — сандык, хәзинә, Җырга мин нәкъ ач кеше, Ачам теләгән вакытта, Үз кулымда ачкычы.
Туган як — сандык, зур сандык — Җыры белән дан тоткан, Чыгарам сөлгеләр төсле Җырларымны сандыктан.
Чыгарам берәмләп тартып, Казанга сузылганчы, Сузам, уйнатам кулымда, Әйтерсең кызыл малчы. Алам бер елга җитәрен, Эчке бер тетрәү белән, Ябамын ипләп, ачкычын Билгеле төшкә әләм.
Карыйм ерактан, туган як — Билләһи, серле сандык, Җырларым өстә, әнкәйнең Догасын төпкә салдык.
Кырга кайчандыр полоса Сузган авылдашларны Йөрдем сагынып, чыкты болыт, Килде, давыл башланды. Яуды яңгыр, юлда шунда Кердем күпер астына, Үттеләр өстән дөбердәп, Өскә күпме бастылар, Түздем, күкри күк, әйтерсең Бу күпер ике катлы, Узды йөзләгән машина, һәм узды ике атлы... Дөберди ике кат күпер, Суксаң, яшен, сук әйдә... Талый сагыш, торам өнсез, Сөялдем дә субайга.. Күкри күк, давыл күпернең Такталарын куптарыр, Узды күк авылдашларым Сөйрәп авыр тупларын. Качып калган кеше сыман Чыктым, куптым өнемнән, Солдатлар менеп бара күк Салават күпереннән.
Тәмле төшләр күреп йоклаганда,
Белгород я Харьков
Уята таң белән, әнкәй кебек
Юрганымнан тартып:
— Тор, солдат, тор, син коткарган көн бу.
Алам биштәремне, Яңартырга чыгам тынып калган Иске хисләремне.
Шагыйрьләрне иҗат үрләренә
Илһам алып менгән, Итәм бәйрәм мин шәһәрләр белән, Ил-халыклар белән.
Исәпләсәң истәлекләр шактый
Тере, иминнәргә;
Без сугышкан җирдән чыга каска, Чыга ременьнәр дә...
Сугыш шунда кабат алыр төсле
Җир биленнән элеп, Чыга иске траншеялар язын Шул ременьнәр кебек.
Яшен уты минем шигырьләрнең карап эчтәлеген,
Тикшерде күк аннан астын, өстен язу өстәлемнең.
Фронтларда йөреп яшьлек үтте, инде яшем үтте,
Килгәнме шул ялгыш сукмый калган иске яшен уты?
Сынар өчен генә әллә күктән аткан бер шармы ул:
Ара-тирә кисәткәләп торсам, шүрләр, йомшармы ул?
Яза бирдем, курку түгел, хәтта җаным кымшанмады,
Үз гомеремдә күп уйнады өстә төрле ут шарлары.
Ватан сугышы маршаллары... Күңел шундый күнеккән, Өлкәләр, фронтлар булып Калды Жуков, Коневлар...
Тормыштан китә маршаллар, Ә син тыныч торып кал, Яңадан кулдан киткән күк Булды миңа фронтлар...
Бу бик күптән. Язаргамы, юкмы? Башлыйм шикләнергә, Привалларда фронт юлларында, таш юл читләрендә
Мөмкин иде изрәп китеп шунда йоклап калырга да,
Ләкин бер таш торды һаман төртеп минем кабыргага...
Яуды карлар җирнең яраларын каплап ташлар төсле.
Мин гел уяу, калды борчуларым кантар-ташлар төсле.
Чаллы шәһәр партия комнтетынын элекке икенче секретаре Свләйманов Архимед Александровичка.
Бөтен фәнен җирнең җыйды КамАЗ,
Яна, балкый утлар,
КамАЗ — гигант, уртасына кереп Басты Архимедлар.
Аркылысын, буен — масштабын Рәхим ит тә үлчә, КамАЗ авыр, аның авырлыгы Архимедка төшә...
Яңа Чаллы. Урам. Яңа туфрак...
Тизрәк ал да ута:
Чәчәкләрне узып чыгып килә
Җирдән алабута.
Бала чакта мин тормышны белдем:
Ипи, он, ботка дип.
Алабуга дәшә: үткәнеңне,
Малай, онытма, дип.
Нигезләрдә безнең гасыр буе Җыелып килгән хисне Бульдозерлар туфрак өемнәрен Ишкән кебек иште.
Экскаваторлар ул хисләрне Машинага состы, Язылачак шигырьләрем шунда Тузан булып очты.
Есенин ул — авыл, үстек әле
Без сиреньсез, дидек,
Көн итәрбез моннан соң да әле Есенинсыз, дидек.
Есенин ул — авыл, шуннан башка Урын калмас аңа...
Ә ул безнең барыбыздан алда Керде КамАЗларга.
Кичәләргә керде торакларның Атлап ишегеннән, һәр өстәлдә автограф калды — Китап Есениннан.
Маляр кызлар рәсемен ясап элде Интерклубларда,
Карадылар көнләшерлек итеп, Интим көлеп аңа.
Тольятти һәм КамАЗларны салган Батыр яшь дусларым
Үлчиләр күк кеше хисләренең Шунда масштабын.
«Булмады игенгә шартлар Хәзерге шартлар кебек...» Игеннәр карарга чыккан Борынгы картлар кебек,
Кузгалып, кубып таң белән, Мактанып Ватан белән, Кыргалап тамак ниндидер Бер горур мәкам белән, Болытлар йөри сөйләшеп, Безнең иске межада, Туктап полоса буенда, Киңәшәләр үзара. Болытлар йөри сөйләшеп, һаман ялгыз бу башым, Торам кызыгып, килә кайчак Шуларга сүз кушасым.
«Безнең эш, үзең беләсең, Җиренә җитсен кушкан эш...» Тора кырыйда үз данын Ятсынган күк Кушлавыч. Үткәнен искә алса да, Белмәдем тук айны, дип, Кычкырмас ләкин дөньяга, Мин бирдем Тукайны, дип. Күп соң татар авыллары, Ташкичү, Ябынчылар, Кайсысы шуның дәгъвалап Мәрҗани данын сорар?
Күп соң татар авыллары Урманнар ышыгында, Яши мәшәкать эчендә, Хезмәттә кеше шунда.
Тудыра бөек улларын, Кала гел булып гади, Озата, әйтми башка сүз. Бары тик «онытма» ди.
Менә ул ел буе Тир түккән, син көткән, Ур гына, ал гына, Арышлар сөрлеккән.
Ур гына, ал гына Хезмәтең җавабын...
Үч иткән шикелле Ява да ява гел.
Дулкыннар шикелле Арышлар ишелгән, Шатланыр урында Елыймын эчемнән.
Әйләнде кайгыга Туктаусыз аккан су, Кыйналган кеше күк Бөкрәйтеп аркасын,
Ятканнар арышлар, Җир, гүя, күперә, Кыр охшап калган күк Тоташ бер күпергә.
Үкенер өченме
Кыр тулы ашлыгым, Ничә көн, ничә төн Ашавым аш түгел.
Ачылган арада Урдылар, суктылар, Кешеләр нинди зур Соклангыч рухлылар.
Шушындый вакытта Күрсәтеп сәләтең, Чыгарсаң иде син Кояшын сәнгатьнең.
Баш куеп искән җилләргә, Йөрим кырда куанып, Йөрим арышларым белән Мин бергә дулкынланып.
Баш куеп искән җилләргә, Онтыл да онтыл икән, Яшьлек ул кырда уйнаган Дулкын да дулкын икән.
Яшьлек шул дулкын шикелле Узар, үтәчәк икән, Яшьлек дип алдандым, алда Бары күк чәчәк икән.
Арыштан аерым кем күргән Арышның күк чәчәген?
Нәрсә язса да—шушында, Шушында — күрәчәгем.
Юктыр июнь җилләредәй Ягымлы һәм шәфкатьле, Иң татлы яшьләрем белән Юам шунда шәфәкъне.
Язмышым, рәхмәттән башка Бер сүзем юк бу җиргә, Мин риза-бәхил, колак сал Минем соңгы гозергә, Мин башка гозерләр белән Сине бүтән йөдәтмәм, Язмышым, үзең аердың, Юк әткәм һәм юк әнкәм. Юк җирдә башка шатлыгым, Әйтче, мин кемнән, я, ким? Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә, Телемнән итмә ятим.
Казан өсте, читтә аэродром, Алына, яна утлар,
Кайта арып ерак кырлар буйлап Кичке самолетлар.
Уем минем аэродром өстен
Урап чыга элек,
Кайта алар кичке ашка кайткан
Уракчылар кебек...
Алтмыш түгел, илле түгел миңа,
Бары ун яшь төсле,
Борыннарга керә сагындырып
Сөтле умач исе.
Кичке Казан, кайта самолетлар.
Минем бөтен хисне
Кузгатты шул сөтле ашка салган Тәмле бөтнек исе.
Мин кайттыммы — яучы килә, Мин кайттыммы — туй була. Үз җырым белән сыйлыйлар, Шунысы бераз туйдыра.
Соңыннан шатланам ләкин Яңасы язылганда, Илһамым минем—яшьлеккә, Мәңгелек Фазылларга.
— Күп эләкте сиңа бу тормышта,
Сиңа күп эләкте,
Гомер буе күпсенделәр төсле Җаның — күбәләкне.
Ничек һаман исән котыласың, Юк кулыңда калкан?
— Кыйналганда бары йөрәгемне
Мин кочаклап ятам.
Ике куллап чытырдатып кысам, Еласын, кан саусын,
Бары тик шул йөрәгемне саклыйм, Йөрәгем сау калсын...
Фатыйма,
Өй артыңда үскән шомыртыңның Төбендәге яшел чирәмне Син чикмәсәң килеп, дәфтәремә Таң җилләре килеп чигәрме?
Фатыйма,
Эзләгәндә иртән күңелләрне Бер ашларлык җылы шигырьне, Өстәлемә алып ябар идем Бер ашъяулык кадәр җиреңне.
Хатын-кызның мәхәббәте Иргә, диләр, сирпелә, Еллар авышкач сирпелә, Тышта салкын җил өрә.
Ирнең, диләр, мәхәббәте Хатын-кызга сирпелә, Картая төшкәч сирпелә, Йөрәк юкка җилкенә.
Яшьлектә, диләр, мәхәббәт Йөзгә тигез сирпелә, вакытлы түгел, гомергә Сирпелүен син телә.
1974.