Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШЧАН СӘЛАМ БЕЛӘН


Тарихи җиңүебезгә 30 ел тулу уңае белән, дәһшәтле сугыш елларын искә төшереп, архивымда сакланган хатларны укып утырам Фронтлардагы каләмдәш дуслардан килгән хатлар бар. Алар аркылы язучыларыбызның. — яшьләре булсын, өлкәннәре булсын. — ватан авыр еллар кичергән чакларда нинди фидакарьлек белән хезмәт иткәннәрен, алардагы бөек патриотлык көчен, нечкә гуманлык. кешегә карата гаделлек, дуслык, туганлык, мәхәббәт хисләрен күреп сокланасың, алар белән горурланасың Хат авторлары арасында — бар сугыш кырында ятып калган иптәшләр, бар сугыштан соң арабыздан киткәннәре, бар. әле дә исән булып, тынычлыкта үткән 30 ел эчендә дә әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып балкуда дәвам иткән иптәшләр.
Әйе. ул хатларга карап, горурланасың да. кайберләрен укыгач. — нинди көчләре, шундый матур, өметле киләчәкләре булган кешеләребезне вакытыннан элек арабыздан алып китте бит бу сугыш! — дип. ачынасың да
Олы бәйрәм көннәрендә мондый хисләрне ялгыз кичерү авыр. Мәрхүм иптәшләрдән килгән кайбер хатларны укучыларга да күрсәтәсем килә.
МИРСӘЙ ӘМИР.
Нәфыйк Яһүдин хатлары
угыш алды елларында Казан педагогия институтын тәмамлап чыгып, Арча ягында укытып йөрүче Нәфыйк Яһүдинне мин язучылар сафына ышанычлы адымнар белән килүче, әдәбиятыбызны яңа образлар белән баетырга тиешле еметле каләм иясе дип белә идем. Миңа аның төгәлләнеп бетмәгән бер романы белән танышырга туры килде. Роман Оренбург ягында яшәүче татар казаклары тормышын гәүдәләндерә иде. Гражданнар сугышы чорына багышланган бу әсәр мине, әдәбиятыбызга яңалык алып килүе белән генә түгел, теле, стиле ягыннан да үзенчәлекле булуы белән бик нык кызыксындырган иде. Аны әдәби яктан тиешле дәрәҗәгә җиткерү очен авторга үз киңәшләремне әйттем. Ул аларныхуп күрде һәм әсәрен камилләштерү өстендә бик ныклап эшләргә кереште. Ләкин тәмамларга өлгермәде, сугыш башланды...
Нәфыйк сугышның башыннан ахырына кадәр хәрәкәттәге армия сафында булган, бүләкләр, яралар һәм җиңү алып, туган иленә кайткан. Ләкин, хатында үзе әйткәнчә, «дүрт ел буена урманнарда, окопларда» үткән солдат тормышы әзсез калмаган, күрәсең, кайткач ул озак яши алмый, вафат була. Менә аның миңа һәм тагын берничә иптәшкә, гомумән, барлык язучыларга адресланган, сугышның безнең өчен иң авыр чорында язылган
БЕРЕНЧЕ ХАТЫ
Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Идрис Туктаров иптәшләр һәм татар совет матур әдәбияты өлкәсендә хезмәт күрсәтеп килгән барлык каләм мастерлары!
Бүген, җирәнгеч немец фашистларына каршы көрәш вакытында, күрсәткән хезмәтләрем өчен награда алган, «За боевые заслуги» медале белән бүләкләнгән көнемдә, мин сезгә үземнең шушы хатымны язам. Сезгә үземнең кайнар сәламнәремне җибәреп, сәламәт яшәвегезне, татар совет матур әдәбиятын үстерүдә, аны алга җибәрүдә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калам.
С
Үзем сәламәт. Кабахәт ерткычларга, кешелек дөньясының гомуми дошман-нарына каршы көрәш фронтында миномет командиры булып хезмәт итәм. Дошман өстенә чуен һәм корыч ялкыннары яудырганнан тыш. буш сәгать һәм минутларда занятиеләр үткәреп, үземнең расчетымда булган сугышчыларның барысының да наводчиклар була алуларына ирештем. Сугышчыларымның кырык процентын кирәк булган вакытта үземнең урыныма миномет командиры була алырлык итеп әзерләдем.
Дошман кулы белән башкарыла торган чиксез ерткычлыкларны үз күзләрең белән күргән саен, кайнар йөрәктә дошманга ачу, гүзәл туган илебезгә, сөекле юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталинга мәхәббәт ялкыны көннән- көн ныграк кабына бара. Мин агитатор булып эшлим. Үземнең тәрбиямә тапшырылган сугышчыларда бөек патриотик рух тәрбияләүгә нык игътибар бирәм...
Татар совет матур әдәбияты өлкәсендә сезнең дә хезмәт күрсәтүегезгә, уңышлыкларыгыз һичшиксез бар булуына ышанам. Ул уңышлыкларның тагын берничә мәртәбәләргә кабатлануын телим.
Әдәбият өлкәсендә актив катнашып килгән иптәшләрне беләсем, Ватан сугышы чорындагы татар совет әдәбияты белән — өстән-өстән генә булса да — танышасым килә. Иренмичә хат язарсыз, «Совет әдәбияты» журналының 2—3 номерын җибәрерсез, арага кыстырып беркадәр кәгазь дә салырсыз дип ышанып калам.
Иптәшләрчә һәм сугышчан сәлам белән:
Яһүдин Н. К.
3/VII-42.
ИКЕНЧЕ ХАТЫ
Мирсәй туган!
Сиңа үземнең дусларча кайнар сәламнәремне җибәреп, сәламәт яшәвеңне теләп калам. Андагы агай-эне һәм дус-ишләрнең барысына да миннән күп-күп сәламнәр тапшыруыңны үтенәм.
Менә, туганкай, бу сиңа Берлиннан сәлам! Мин кичә Берлин шәһәренә килеп чыктым. Монда мин командировкага килдем (безнеңчә, районнан Казанга килгән шикелле). Бүген эшемне бетереп, иртәгә кайтып китәргә тиеш идем (кайту дигәч тә, Казанга түгел инде, Познань шәһәренә). Ләкин, минем бәхеткә каршы дигәндәй, бүген ял көне — якшәмбе икән, учреждениеләр эшләмиләр. Шуңардан файдаланып, бүген мин көннең-көн буенча Берлин шәһәрен карап йөрдем. Иртә белән сәгать тугызда чыгып киттем, кичке 9 да кайтып кердем (торуым — Карлехорст шәһәрендәге кызылармеецлар гостиницасында. Искиткеч яхшы гостиница! Йомшак кроватьлар, йомшак урындыклар, дигәндәй, дүрт елга якын урманнарда — землянкаларда яшәгән солдат моның кадерен яхшы белә инде).
Бүген мин 100 чакрымнан артык йөрдем. Башта, трамвайга утырып. Берлин кырыендагы шәһәрләрнең үзәк урамнарын карап чыктым: Карлехорст, Шейн- вейде. Кёненик, Уленхорст, Фридрихсферден шәһәрләрендә булдым. Монда яхшы гына зур-зур йортлар бар. Ьәм алар, әйтергә мөмкин, бер дә ватылмаган- җимерелмәгәннәр. Бу районнарда немецлар да шактый күп: урам тулы хатын- кызлар, бала-чага һәм карт-корылар. Шунда ук кызылармеец һәм офицерлар ыгы-зыгы йөреп торалар. Трамвайда да шулай ук: алар халкы да, безнең кешеләр дә.
Трамвайда миңа нык тәэсир иткән ике вакыйга булды.
Менә трамвай КППга (контроль пропуск пунктына) җитеп туктады. Җилкәләренә автоматлар аскан кызылармеецлар кереп, немецларның паспортларын тикшерә башладылар. Ата немецларның гына паспортларын карыйлар, ана немецларның, күрәсең, юктыр инде, паспортларын карамыйлар. Менә шул
солдатлар арасында, үзенең йөзенә-битенә һәм мыек рәвешенә караганда, берсе татарга охшый. Ни булса да булыр, дидем дә, тоттым да сәлам бирдем мин моңар. Татар икән. Куанычыннан нәрсә эшләргә дә белми, мескен! Сөйләшәсе килә, ләкин вакыты юк. Уфадан ерак түгел бер авылдан икәнен, Габделвәли Миңлеәхмәтов булуын гына әйтеп өлгерде.
Трамвай һаман алга бара. Трамвай эчендәге ана немецларның үзара мыгыр- = данулары мине бер дә кызыксындырмый. Алар янында мин үземне-үзем тәкәббер тотарга тырышам һәм тәрәзәдән карап барам. Минем артта гына бер 3 ана немец утыра. Аның кулында бала, ап-ак йөзле кечкенә генә бала. Менә шул ? бала, минем җилкәм аша, тәрәзәгә үрелә, минем гимнастерка җиңемнән тота, үз телендә нәрсәдер сөйләнгән кебек итенә. Анасы, елмаеп, бармагы белән миңа „ күрсәтә һәм нәрсәдер әйтә... -
Мирсәй! Менә шушы урында син булсаң нишләр идең? Бу минутлар минем I өчен гаять авыр кичерешле минутлар булдылар. Минем йөрәктә ачу кайный. Е Ләкин, балага ачулы караш ташлап, ата һәм ана немецлар арасында дәрәҗәне > төшерәсем килми. Үз дәрәҗәң генәме әле? Без монда һәркайсыбыз үзебезне “ туган илебезнең вәкиле итеп сизәбез бит. Менә мин балага елмайган сымак ♦ итеп карыйм. Ах, авыр! Аларга кешечә күз сирпеп карау бик авыр! Ләкин. ~ нишлисең бит, безнең җиңүчеләр булуыбыз зур шатлык һәм бу бөек исемне Z лаеклы рәвештә акларга кирәк... Ә алар, якты йөз күрсәттеңме, сыланырга * гына торалар. Менә теге бала да, якты чырай күрсәткән сыман итеп карагач с та, бөтен гәүдәсе белән миңа үрелә һәм җиңемнән тагын да ныграк итеп тота, р Ләкин, никадәр бала җанлы булуыма, күпме генә бала яратуыма карамастан с. бу баланы алу өчен, минем кулларым һич тә сузылмыйлар.
Минем урынымда дустым Иван Климчук булса нишләр иде икән? Аның г баласы белән хатынын, авылларындагы бер йөз утыз биш хатын-кыз һәм бала- чагалар белән бергә, немецлар сарайга япканнар һәм керосин сибеп ут төрткәннәр иде. Менә шул Климчук бу немец калдыгының авызына сугып җибәрмичә түзә алыр идеме икән?.. Түзәр иде. Иван Климчук кебекләр Берлин шәһәрендә күпләр һәм алар үзләрен тиешенчә горур тоталар. Минем дустым Леонид Акамов әйткәндәй, — безнең егетләрдә арыслан һәм хатын-кыз йөрәге бар бит. Кызгану һәм гафу итү дигән нәрсә бездә көчле. Барыннан да бигрәк, намус саклау, үз халкыңның намусын саклау дигән нәрсә бездә көчле. Бу, әлбәттә, начар сыйфат түгел.
Берлинның үзен — үзәген күрергә кирәк иде. Анда трамвай йөрми, ике катлы зур автобус йөри икән. Безнең халык өчен чират-фәлән юк._ Ике катлы зур автобусның түбәнге катына утырып киттем. Тәрәзәдән карап барам. Менә монда инде хикмәтләр! Америка, Англия солдатларының да, безнең егетләрнең дә таза эшләре күренеп-ялтырап ята. Монда — барлык урамнар Һәм тыкрыкларда да — бөтен йортлар җимерелгән, һәммәсе дә кирпеч өемнәренә әйләнеп беткәннәр. Автобус бара да бара, Унда да, сулда да — ватык-җимерекләр. Кир- печ-тузан өемнәрен күреп шатланасыгыз килсә, Берлин шәһәренә килегез' Украина һәм Белоруссия ватык-җимерекләрен күреп сызланудан арыган йөрәкләр монда ял итәләр...
Александр-плац мәйданында төштем. Мәйдан безнең юлбашчыларның рәсемнәре белән бизәлгән. Уртада иң зур рәсем — маршал формасында иптәш Сталин рәсеме. Әлеге ана немецлар: «Шталин! Шталин!» — дип, бармаклары белән мәйдан уртасына төртеп күрсәтәләр. Монда инде мин әлеге ана немецларга чын күңелдән елмаеп карамыйча булдыра алмадым... Минем күңел биреп елмаюымны күргәч, янымдагы өч-дүрт немец хатыны бөтенләй канатланып китте. Куана-куана:
— Шталин! Шталин! — дип кабатлыйлар. Мин аларга баш иеп куям: — •Перес, беләсез икән шул!» —имеш.
Рейхстагка кадәр өч чакрым җәяү барырга кирәк иде. Эзләп йөрмәле түгел. Безнең сугышчы һәм командирлар шунда таба яки аннан кирегә таба агылалар. Кирпеч өемнәре читкә ташланып, урам урталары йөрерлек хәлгә китерелгән .
Бу өч чакрым юлда мин нәрсәләр күрдем? Бер хатта гына язып бетермәде түгел. Син язучы кеше бит, укырга иренмәссең. Мин сиңа тагын бер хат язармын.
Сәлам белән: Нәфыйк Яһүдин.
Бу хатның датасы куелмаган. Ләкин аның безнең армия эуиңү тантанасын кичергән көннәрдә язылганлыгы эчтәлегеннән күренеп тора. Авторның немецларга. Берлин хәрабәләренә карата булган тойгылары бүгенге яшь укучылар өчен беркадәр сәер тоелуы мөмкин. Ләкин ул вакыт өчен, Нәфыйк хәлендә булган солдат өчен алар бик табигый. Шунысы әһәмиятле: шундый хәлдә дә, немец илбасарларына каршы чиксез нәфрәт хисе белән сугарылган, үз иленә, үз идеалларына фанатикларча бирелгән аяусыз сугышчы йөрәгендә олы гуманистлык тойгылары өстенлек итә.
Кызганычка каршы, Яһүдин вәгъдә иткән өченче хат миңа килмәде.
Нур Баян хаты
Әмир дус!
Хәтерлә, 1941 елның июне иде. Без синең белән, Волга, Кама ярлары буйлап. районнарга чыгып киттек. Безнең матур маршрутыбызны гитлерчы бандалар җимерде. Мин озакламый көрәш сафына киттем. Дүртенче ел инде мин сездән — әдәбият дөньясыннан аерым яшим. Украина далаларын кичтем. Карпат таулары аша үтеп, Венгриянең... (шәһәр исемен хәрби цензура бозган.— М. Ә.) шәһәренә килеп кердем. Казанда йөргәндә заграницада аз гына булса да сәяхәттә йөрү безне кызыксындыра иде. Ләкин бу илләрнең кызыгы аз. Тик мине Ватан сугышында катнашуым гына тынычландыра. Күп материал җыйнадым. Икенче төрле әйткәндә, мәктәп үттем. Төрле авырлыклар, куркынычлы вакыйгалар баштан кичердем. Дошман белән якага-яка килеп сугыштым һәм шуның өчен хөкүмәт тарафыннан Кызыл Йолдыз һәм Беренче Дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләндем. Ике айлап госпитальдә ятып чыкканнан соң, хәзер резервта ятам. Тагын кая җибәрерләр — билгесез. Майорларны кече урынга җибәрмиләр: күрәсең, полк командиры урынбасары булырга туры килер.
Синең эшләр уңышлы бара диләр, яхшы, — уңышлык телим. Барыгызны да күрәсе, сөйләшәсе килә. Разинга, Кәшшафка һәм Кавигә — гомумән, мине сорау-чыларга фронт сәламе.
Кулыңны кысып, Нур.
30. 2. 45.
Ибраһим Гази хатлары
22/XI-43.
Мирсәй!
Карале, чукынган урыс, сиңа мин сәламнәр дә күндереп карадым, записка- лар да җибәргәләдем кеше аркылы... Ә син ни вау-вау... Ни хруша, брат.
Мин сезне тизәк яккан калай мич янында калдырып киткәннән соң, байтак вакыт үтте түгелме? Мин Казаннан Днепрга, Кырымга хәтле барып җиттем. Әй, малай, дөнья күрдем, сугыш хикмәтләрен күрдем, тәҗрибәгә баедым. Син анда утырып коры каласың бит. Берәр газетага урын булса, тот та кит тизрәк Анда — тылда кафетерий шулпасын эчеп ятканчы, монда рәхәтләнерсең бер.
Күп яза алдым дип, мактаныр хәлем юк, алай да кое-что бар, кое-что булачак.
Карале, Мирсәй! Минем «Кызыл Тат-н»да әллә нигә бер чыга торган әйбер-ләрнең кайберләрен радиодан кычкыргаласаң, минем күңел булыр иде. Шушы
көннәрдә «К-Т»га «Азат ителгән Украина буйлап» дигән ни очерк, ни мәкалә җибәргән идем. Анда радио өчен кызык нәрсәләр бар. Үзеңнең оста кулың белән бераз кыскартып (юкса сезнең прокруст караватына сыймас ул), кычкыр әле шуны радио буйлап, ярыймы?
Карале, карт дус! Хат яз, үпкәлим ато! Бөтен Казан хәлләрен сиңа гына хас юмор белән тырнаштыр әле, зинһар.
Бик сагынып үзеңне: Ибраһим.
PS. Шадра малайга сәлам!
1/Ш.-44
Мирсәй!
Ындыр табагыннан бераз гына кечерәк хатыңны алып, бик сөендем. Алай икән алайса сездә? Иҗат командировкалары, бер кочак гонорар, өмет һәм перспектива... Фәрештәнең амин дигән вакытына туры килсен, чынлап та булып куйса, ни әйтерсең...
Хикәяң 1 — матур. Көлештек бер рәхәтләнеп. Сиңа шундый нәрсәләр бик удаются (дияр иде урыс булса). Хәзер нишләп ятасың соң? Авылдан кайттыңмы? Казанда нинди хәбәрләр? Иренмичә бөтен ыбыр-чыбырына хәтле язып җибәр әле. Белмисең син, малай... Читтә торучының бик хат аласы килә аның... Ә сез безне бик баловать итмисез хат белән.
Үз хәлләрем? Солдат солдат инде: бүген монда, иртәгә тегендә... Һаман шул бер нәрсә: мимечне сүгәбез, мимечне тиргибез, аны үтерергә өйрәтәбез, өндибез...
Я, саулык телим үзеңә. Карчыгыңа сәлам. Кызың зур булдымы инде?
Ибраһим.
6/XII-44
Мирсәй! Рәхмәт, малай. Рәхәтләнеп көлдем, рәхәтләнеп укыдым3 4. Күптән адәм рәтле нәрсә укыган юк иде. Младис! Башланып китә — замечательно! «Булмаган... Тормаган... Алмаган...» — шәп! Менә ни өчен синең Сталинградта калмавың кирәк иде. Сиздеңме инде?! Ә син (мужик!) лыгырдаган булдың ул вакытта (хәтереңдәдер, кабатлап тормыйм).
Бу — хат. Рецензия түгел. Тулы обзор көтмә. Теге әйбәт җирен, бу матур урынын әйтмәгән дип уйлама. Бөтенесен дә күрдем, сиздем, төшендем — рәхәтләндем. Дөресрәге, рәхәтләндек. Эш өзелебрәк (прорыв түгел, перерыв) торган чак иде. Кычкырып укып торып җибәрдем, Ярмәки дә, Гариф Гали дә бик яратып тыңладылар. Ярмәки, иреннәрен ялмап, «Эх, теле!» дигән була Телең шәп! «Умри, Денис!» дип әйтәсем килми, «Не умирай, Денис!» диясем килә. Бу соңгысы телгә генә карамый, әлбәттә.
Дөресен әйтим, замана пьесасы булыр дип курыккан идем. Хаталандым һәм хаталанып шәп иттем.
Без хәзер чын Польша туфрагында йөрибез. Эш күп, торабыз бик кысан (вагонда барганны хәтерлә), борылыр да хәл юк. Димәк, язарга мөмкинлек ата мәче күз яше. Түл җыеп йөрибез, кайчан йомырка салырга вакыт булыр — билгесез.
Туктале! Мин бит әле пьесаның яртысын гына укыдым лабаса. Калганын кайчан укырбыз?
Сәлам белән: Ибраһим.
Карчыгыңа сәлам әйт. Син бәхетле — кызың яныңда, ә минем малай әллә кая!..