СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫННАН
Юлларда йөргәнда, табыннарда утырганда яки ял сәгатьләрендә, хәтта эш арасында да илебез кешеләре һәр вакыт тапкыр, шаян, келке сүз әйтеп, мәзәк сөйләп күңел ачарга ярата. Патриотлар характерының үзенчәлекле бу сыйфаты Бөек Ватан сугышы елларында үзенең тагын да күркәмрәк, тагын да яктырак яклары белән ялтырап күренде. Батыр сугышчылар — солдатлар һәм партизаннар — гитлерчы баскыннар белән якалашуның теләсә нинди авыр минутларында да үткен телле һәм шаян, күтәренке күңелле һәм тапкыр булып кала белделәр. Аптырап моңаю, боеклык, күңел төшенкелеге, өметсезләнү дигән нәрсәләр аларга ят иде. Моның классик мисалы итеп уңган һәм куркусыз солдатларның җыелма образы булган Василий Теркинны әйтү генә дә җитә.
Сугыш башланган беренче көннәрдән үк башлап фронт газеталарында күп төрле «җирле» юмор геройлары (әйтик, мәсәлән, Иван Муха, фронтовик Иван Алтаев, солдат Алеша Анталкин, ефрейтор Калистрат, Фома Смыслов, Гриша Танкин, Егор Наводчиков, Хуҗа Насретдин кебекләрнең) иҗатыннан үрнәкләр берөзлексез басыла килә. Кыскасы, җиңүчеләр сафында һөҗүм итеп, безнең оптимистик карашыбыз, безнең төшенкелек белмәс күңел сүзләребез — ягъни безнең юморыбыз белән сатирабыз да Берлинның рейхстаг гөмбәзенә Совет әләмен элеште. Алар, бик күп буын ватандашлар йөрәгендә сакланып һәм куллардан кулларга күчеп йөрисе яңадан-яңа җыентыкларга кереп, үлемсез солдатлар буларак, мәңге яшәргә хаклы!
Хөрмәтле укучыларыбыэга шушы чиксез бай үзешчән иҗатның бер кадәресе тәкъдим ителә. Арада сугыш елларында илебез рәссамнары эшләгән кайбер рәсемнәргә дә күз салып елмаерга мөмкин.
ЗӘКИ НУРИ.
Яшен тизлеге
-*■ аскәрләрен Совет иленә һөҗүм итәргә куганда Гитлер немецларга яшен тизлегендә җиңү вәгъдә итә. Ләкин сугыш озакка сузыла Һәм «тар карашлырак кешеләр» «яшен тизлеге» сүзен бөтенләй икенче мәгънәдә аңлый башлыйлар.
Чит илдән килгән берәү Берлинда ничектер чалбарын ерта да, шуны яматырга дип, мастерскойга керә.
— Күпме вакытта рәтләп бирә алырсыз икән шуны? — дип сорый ул.
— Яшен тизлеге белән! —ди тегүче.
— Алайса, гафу итегез,— ди чит ил кешесе һәм, бик нәзакәтле генә итеп баш иеп, мастерскойдан чыгып китә.
Ә гестапочылар көннәрнең берендә бер немецны кулга алалар. Аңа: «Бу кеше сырхауланып яткан Гитлерның яшен тизлегендә терелүен теләде», дигән гаеп тагалар.
Баш алдакчы һәм аның шәкертләре
Фашистлар маршы ничек үзгәрә.
Кукрыникслар рәсеме
дип яза икән, димәк, ул бармагын нем шәкертләрем.
еббельсның фронттагы хәбәрчеләреннән берсе аңа мон-дый гариза җибәрә: «Синявин ти-рәсендәге бер һөҗүм вакытында снаряд тиеп кулым өзелде. Сез ми-нистр әфәндедән миңа дәвалану өчен биш мең марка акча бирдер- түне үтенәм».
Геббельс гаризага болай дип язып кул куя: «Бармагын дәвалау өчен илле марка бирергә».
Геббельсның секретаре исә мо-ны күргәч аптырап кала һәм чиксез гаҗәпләнеп сорый:
— Биредә бит, министр әфәнде, кул... дип әйтелгән.
— Сез балаларча беркатлы кеше икәнсез. Минем хәбәрчем кул өздергән. Алар бит барысы да ми-
Ике яр арасында
“^^лло, лейтенант, безнең полк елганың уң як ярына чыгып беттеме?
— Әйе, полковник әфәнде, тик шунысын да әйтергә тиешмен: безнекеләрне ул ярдан партизаннар кысрыклады бит...
— һәм безнекеләр сул як ярга кире күчтеләрме?
— Юк... Безнекеләр... Димәк ки, ул мәетләр, гафу итегез, безнең полк, ике яр арасында йөзә...
Ни Мәскәүдә, ни Берлинда
ж Ничек уйлыйсың, Вилли, кайчан да булса Мәскәүгә керербезме без?
— Белмим, Отто. Минемчә, без инде беркайчан да Берлинда булмаячакбыз.
Алсуга манылган сүзләр
■я, әйтегез инде, генерал әфәнде, фронтта уңышлар ничегрәк безнең?
— Аллага шөкер диярлек. Әйбәт бара шикелле. Минем исәбемчә, без җиңүле рәвештә чигенәбез, ә руслар исә тәртипсез сибелеп безнең арттан киләләр.
ф СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫННАН
Соңгы сорау
уС снайперлары чынлап та шулай бик төз аталармыни? — дип сорый фронтка яңа килгән немец солдаты һәм траншеядән башын сузып карамакчы була.
һәм... Шуннан соң инде ул бүтән бернәрсә дә сораша алмый.
Алдын-артын уйлый белү
“ *** ранц! Безгә кышкы киемнәр килде.
— Әллә киез итекләр дә бармы?
— Юк. Агач аяклар гына.
Нәкъ үзәккә тигән җавап
■•-ГСапитан Шульц, сезнең солдатларыгыз һаман чигенеп чабалар да чабалар. Моны ничек аңларга соң?
— Әйтергә рөхсәт итегез, генерал әфәнде! Алар сездән бик ерак артта калудан куркалар, юкса, штаб белән элемтә өзеләчәк бит.
Фриц көндәлегеннән
• ••-ГСичә Рудольф миңа үзенең үлү-үлмәү мәсьәләсе әле икеле икәнен аңлатып маташты. Ә бүген бер мина аны дүрт өлешкә өзгәләп ташлаган.
Гитлерчылар тәбрикләшүе.
Бор. Ефимов рәсеме
...Безнең фельдфебельнең эше тагын уңды: атакага ташланыр алдыннан ук ике йөз солдатны эчерткән иде, ә баш төзәтергә исә мах- мырлы 1ике генә солдат әйләнеп кайтты.
Күңелсез йомгаклар >
•-безнең полковнигыбыз фон Грох Ржев тирәсендәге уңышсыз- лыклар кайгысыннан хәтсез ябыкты — тиресе белән сөяге генә калды диярлек.
— Ә Великие Луки янындагы сугышлардан соң безнең полковникның хәтта сөякләре дә калмады.
Инициатива үзгәреше
Jt ’ ит лер: Я, ничек анда, генерал: Кубаньда инициатива элеккечә үк безнең кулдамы әле?
Генерал: Юк, фюрер әфәнде, инициатива дигән нәрсә безнең аякта хәзер.
Карелия төне
-Ә йт әле, Франц, Карелиядә һәр вакыт шундый ак төннәр буламы?
— Борчылма, Фриц, руслар атакасы башланса, күз алларың минут эчендә караңгыланачак.
Башсызлар
JL *е н е р a л: Фюрерның приказы көн кебек ачык бит: башыңны куйсаң куй, әмма чигенмә. Ә ни өчен синең солдатлар һөҗүмнән качалар?
Полковник: Алар бит башларын җуйдылар инде, генерал.
Соравына күрә
w риц, әйтегез әле, сезнең дивизия ни өчен «Үлек баш» дигән исем йөртә?
— Чөнки ул дивизиядә терек җаннар башы инде бөтенләй калмады диярлек.
Күмеләләр
“-ГСөтелмәгән югалтулар булмасын өчен, окопларны тирәнрәк казып, җиргә күмелергә кирәк, герр обер-лейтенант.
ф СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫННАН
Гитлерга капут шулай эшләнә.
"лЛ. олковник әфәнде, моны ничек аңларга соң инде? — ди оберлейтенант.— Мин ышанычлы солдатлар китертүне сораган идем, ә өстәп биргән ротагыз бары тик аксаклар да сукырлардан гына тора...
— Соң, бу бит алар иң ышанычлы сугышчылар дигән сүз була түгелме, ахмак: менә күрерсең, һөҗүмнән чигенеп берсе дә кача алмаячак! — ди полковник.
Немецларга «дус» кеше
-£*аршава урамы буйлап барганда берәү үзалдына болай дип мыгырдана икән:
— Бу немецларга мин бернинди түләү сорамыйча көн саен уникешәр сәгать эшләр идем.
Артыннан килүче немец полицае шул сүзне ишеткәч сорый моңар- дан:
— Ни өчен син бернинди түләү алмыйча немецларга уникешәр сәгать рәттән эшләр идең? Үзең кем буласың?
— Мин кабер казучы,— дип җавап биргән әлеге кеше.
Кем булуына карап...
v олдат Поппер, әйтик, лей-тенантны честь биреп ничек сәламләр идегез сез?
Рус иле сыйларын авыз иткәндә.
Л. Бродаты рәсеме
Ганс: Безнең генералыбыз бөтенесен бик алдан, ай-һай, шәп күрә белгән икән ләбаса: үзе исән чагында ук гәүдәсенең барча өлешләрен номерлап чыккан Хәзер аны җыеп укмаштыруы безгә һич кыен түгел.
Ю. Үзбяков рәсеме
— Анысын күмеләбез инде. Әнә кичә генә дә ике ротаны берьюлы күмдек.
Яңа тактика
"■ВГемец генералы үз солдат-ларын арт белән алга атларга ни өчен өйрәтә дә, ни өчен мәҗбүр итә?
— Ә беләсезме ни өчен кирәк ул — солдатлар һөҗүм итәләрме яки чигенәләрме икәнен үзләре белмәсен өчен.
Иң ышанычлылары
Немецларча төгәллек.
— Әгәр немецныкы булса — бер кулымны, ә русныкы булса — нке кулымны берьюлы күтәреп...
Иң белемле кеше
бер-лейтенант Круппе! Үз штабына иң белемле офицер китерүне таләп итә полковник. Сезнекеләрдән кемнең фән яки белем белән эш иткәне бар?
— Очучы Ганс Вошке дип әйтер идем мин: ул бомба ташлап ике мәктәп белән бер университетның көлен күккә очырды.
Үтә белгеч
ез, әсир Шульц, Генрих Гейнены беләсезме?
— Ничек белмәскә ди! Ул безнең немец язучысы, күп китапларын үзем яндырдым.
Мин аның бик
ф СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫННАН
Мәгънәле җавап
w ^Сарале, Отто, уң кулың бөтенләй юк килеш сине хәрби хезмәткә ничек алдылар?
— Аның каравы, минем ике аягым да сау-таза, ә Көнчыгышта эшләр хәзергәчә барганда аяк дигән нәрсә бөтенесен хәл итә ул.
Солдатлар сөйләшүе
-Ә безнең, Ганс, бөтен ротабызга нибары өч пар җылы бияләй бирделәр.
— Ничек соң, шул җитәме?
— Җитмәгән кая. Хәтта бер пары артык та әле.
Яңа җиңү
ж^Везнең рота кызылармеецлар төркемен камады, герр Оберст.
— Бирегә алып килегез барысын да!
— Килергә теләмиләр.
— Алайса, үзегез бире килегез!
— Ә алар безне... җибәрми шул.
Алдан хәзерләнү
соң әле бу Карл кулын бер күтәреп, бер түбән төшереп шул хәтле озак маташа? Әллә сигнал бирүче булырга өйрәнәме?
— Әйе! «Әсирлеккә биреләм» дигән сигналны үзләштерә ул.
шJFCannTaH Карл Киркка минем сәламне матур итеп ирештерегез.
— Гафу итегез, полковник әфәнде, Кирк бит инде капитан түгел.
— Ә кем соң ул? Әллә генерал ук булдымы?
— Юк, ул мәет инде хәзер.
Юнәлеш белү
Е. Евган рәсеме
--Кояшсыз кенне һәм компас булмаганда юнәлешне сез ничек билгелисез, Карл Майер?
— Бу бит бик гади нәрсә, фельдфебель әфәнде: өскә ут яудырган, кысрыклаган як — Көнчыгыш, ә чигенү тарафлары — Көнбатыш була.
— һмм. Әгәр чолганышта калсагыз?..
— Ул чакта инде, фельдфебель әфәнде, юнәлешне белүнең кирәге дә булмый: кирәк урынга мине руслар үзләре алып барачак!
Һәр нәрсәнең сәбәбе була
-*■ услар турында уйласам яки шуны күз алдыма китерсәм, тешләрем тешкә тими башлый.
— Моның киресе бик тә сәер булыр иде, минемчә. Чөнки бит руслар синең бөтен тешләреңне дә күптән койдылар инде.
Үтергеч яңалык
в-^5езнең солдатларның, герр Швайне, русларның яңа тубына карашлары ничек?
— Ул яңалык бик күпләрне үтерде.
Үзен-үзе кайгырта
"Лишләп болай үзеңә кабер казыйсың син, Карл? Кызыллар бездән җәһәннәм шикелле ерак бит әле.
— Ә минем гадәтем шундый: бүген эшләргә мөмкин булганны иртәгәгә калдыруны яратмыйм.
Һәркемнең үз исәбе
ш К
■^•езнең обер-лейтенантыбыз фюрер өчен тизрәк җанын бирсә икән.
Яңа дәрәҗә
Ьичкайчан да соң түгел.
— Нишләп болай аякларыңны бик бөгеп чабасың?
— Аяк сузарга мин өлгерәм әле...
Тын Дон буенда.
Күрсәтмәле хәрби күзәтү (ноябрь-декабрь, 1942).
— Ник алай дисең?
— Чөнки итеге бик әйбәт.
Дуңгыз
•Lb ер гитлерчы авылда бер хатынның дуңгызын талап алып суй- дырта һәм шуны кыздырып өстәлгә куйдырткач кычкыра икән:
— Матка, давай аракы! Дуңгыз хәзер эчәргә тиеш.
Төгәл белешмә
-Разв е д ч и к: Әбекәй! Сезнең авылда калган немецлар күбәүме әле?
Әби: Күбәү, туганкай, бик күбәү: алар белән бөтен зират тулды ■инде.
Серен белеп сөйләүче
Ж-Л4ГИН бу урманнан бик куркам, Вилли. Минут саен бер нәрсә көтәсең: менә-менә шуннан партизаннар килеп чыгарлар да һөҗүм итәрләр төсле.
— Әгәр инде көтәсең икән, димәк, аларның һөҗүме булмаячак, әллә партизаннарның һич көтмәгән урында килеп чыга торган гадәтләрен белмисеңме син?
Бор. Ефимов рәсеме
Җиңү нурлары чәнечкесе.
Бурыч түләнде.
Фашист әйтте көндез крестьянга:
— Сал бүркеңне һәм бир честь...— диләр.
Ә фашистның каска кигән башын Крестьяннар төнлә кистеләр.
Кукрыникслар рәсеме
Россиядә иң танылган җыр.
— Балдагымны югалттым мин .
(Ә балдак-боҗрада 22 дивизия )
Кукрыникслар рәсеме
Теш докторы бүлмәсендә
"С^езнең тешләрегез арасындагы күпер зыянланган икән, яңаны ясарга кирәк булачак,— ди врач немец комендантына.
— Кирәкмәстер дә бәлки,— дип уфтана шул чакны комендант,— чөнки партизаннар аны барыбер шартлатачак бит...
Немец мәктәбендә
ш итегез әле, хөрмәтле мөгаллимебез: Сталинград каласында урамнар бик озынмы?
— Ә моны сорау нигә кирәк булды әле сиңа?
— Чөнки минем абыем Куртның фронттан хаты килде. Алар дивизиясе инде ике ай буена бер урам буйлап һөҗүм итә икән, ә урамның исә әле һаман очы-кырые күренми, дип яза ул.
Дөрес дәрес
""■L анс Штольц, «чигенү» дигән фигыльне төрләндереп бирегез әле,— ди укытучы.
— Мин чигенәм, син чигенәсең, ул чигенә, без чигенәбез, сез чигенәсез...
— Ә алар?
— Ә алар, мөгаллим әфәндем, һөҗүм итәләр.
Географияле тарих.
Кукрыникслар рәсеме
«Искиткеч гүзәл
тын Днепр...»
Долгоруков рәсеме
Беркатлылык
жӘти, синең берәр партизанны якыннан күргәнең булдымы?
— Бу соравың бигрәк беркатлы синең, Ганс1 Партизанны якыннан күргән
кеше бу дөньяда инде бүтән бернәрсәне дә күрә алмый бит ул.
Нечкә итеп аңлату
ж ни, руслар минем әтине әсир иткәннәр дип ишеттем. Дөресме бу?
— Беләсеңме, балам, әтиең синең русларны үзе пленга алган, ләкин алар
бик күп булып чыккан да әтиеңне дә үз якларына алып киткәннәр.