Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЛДАТ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Окопта, приваллар арасында, ниндидер вакыйга уңае белән туган, артык көчәнмичә язылган гади һәм кырыс юллар. Аларда шыңшу, зарлану дигән нәрсә юк.
Ул шигырьләрдә мәхәббәт һәм сагыну хисләре белән янәшә, «ура!», «алга!» сүзләре яңгырап китсә, бер дә гаҗәп түгел Чөнки бөек Ватан сугышы барышында бер генә биеклек тә, бер генә авыл һәм шәһәр дә еурра» кычкыр-мыйча алынмады.
«Алга!» сүзе белән олы мәхәббәтебезне раслап, күрешү минутларын якынайттык. Ул безнең яшәү лозунгыбыз иде.
Солдат шигырьләре. Соңгы юл итеп, язылу датасы, елга, авыл, станция яки шәһәр исемнәре куелган. Ватан язмышы—азат ителгән авыллар. калалар саны белән исәпләнгән чак. Ул шигырьләр аша илебезнең канлы биографиясен танып була.
Без. «самурай менә бүген, менә иртәгә ил чиген җимереп керер» дип, юеш окопларда, дотларда кунып яшәгән Ерак Көнчыгыш фронты солдатлары, Бөек Ватан сугышының Тын океан ярларында тәмамланачагын белә идек. Шуңа әзер тордык. Берлин урамнары тынып калуга, азатлык сугышларда полк разведкасында отделение командиры буларак катнашырга туры
Моннан утыз ел элек «солдат хуҗалыгы»ма төйнәп куйган шигырьләремнең бер- ничэсен журнал укучылары игътибарына тәкъдим итәм.
Әдип Маликов. Ерак Көнчыгыш фронтының Сахалин укчы-тау ди-визиясендә разведчиклар отделе- ниесе командиры булып сугыша. 1946 елның маенда елкән сержант чинында сугышны тәмамлый.
/leafywe Амур аша сикереп үтте, Сахалин һәм Куриль атауларына күчте. Миңа ул
килде
Ил язмышы —ир язмышы
Ул игенче иде.
Кырда үсте,
Җырлап үсте иркен сулышка. Арышлары белән саубуллашып, Китеп барды канлы сугышка.
Бер гомергә торыр «хезмәт көне»н
Фриц башы белән исәпләп, Кыр патшасы — пехотачы бүген Азат итә җирен кисәкләп.
Күтәрмәсә бергә ил язмышын, Ир булуда мәгънә бармы соң? Алып кайтыр егет иңнәрендә Җиңү иртәсенең нурлысын!
Сахалин, Кара елга поселогы, 1942.
Походта
Әнә таш кыялар!
Очып арган
Акчарлаклар анда ял итә.
Диңгез күкрәгеннән
салмак кына
Ак томанны куып җил исә.
Тәмле таң йокысы сәгатьләрен Салам матрасларда калдырып, Рота ышанычлы адым белән Юлда каршы ала таң нурын.
Күп чакрымнар әле үтәсе бар Юлсыз тайга, таулар аркылы.
Киртәмени кайнар йөрәкләргә Чиркандыргыч сулар салкыны?!
Бу гүзәл җир —
диңгез уртасында, һәрбер метры аның кадерле. Батыр солдат, Походларда чыныгып, Утрауда да җиңү хәзерли.
Сахалин атавы.
(1944 ел, ноябрь санында «Тревога» газетасында басылды.)
Тойохарэ (хәзерге Южно-Сахалинск).
Сентябрь, 1945.
Китми йөрәгемнән сылу кызлар.
Тальян моңы... Яшьләр биюе... Әткәемнең мине озатканда: «Хуш, сынатма, улым!» диюе.
«Сынатма, улым.. »
Юеш окопларда
Догам булды шушы сүзләре.
Кузгалганда канлы атакага
Озата барды әткәм күзләре.
Шулай килеп чыкты,
Сине, Атау,
Азат иттек шактый кичегеп.
Килмешәкләр кул сузмаслык итеп, Бикләп куйдык Океан ишеген.
Сине яклап —
Илне сакладык без,
Синдә яшьлек данга күмелде.
Үпкәләмә, Атау, җырлар язсам,
Төштә күрсәм сагынып Иделне...