Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күкләрем шундый биек
Төннәрем йокымнан уятып, Шакый да булмәмә керә җыр. Көтми ул таңнарым атканны, Әйтә ул: җыр көтә безнең чор.
Калсыннар иң татлы йокылар, Калсыннар җырларым хакына. Янымда җыр булса һаман да, Таңнарым иртәрәк яктыра.
Күңөлөмә җыр килгән чакларда, Чын-чынлап яшим мин дөньяда. Ә җырсыз көннәрдә, беләмсең, Көн яна, мин янам, төн яна.
И дөнья! Аерма син мине Канатлы тулпарым-җырымнан. Мин синең учагың янында Гөнаһсыз сабыйдай җылынам.
Хәерхаһ булсын
Американың мешһүр җырчысы Дин Ридка багышлыйм.
Дәүләт бинасы Каршында егет Кушма Штатлар Байрагын юа. Мана да сыга, Мана да сыга Чип-чиста суга.
Төбәлгән аңа, Төбәлгән мең күз. Егет янына Җыелган халык. Әйтә Дин Рид: Дәүләт байрагын Калыйк коткарып. Керле байракны, Таплы байракны Йөртүе безгә Оят ул, оят. Чистартыйк әле, Бер чайкыйк әле, Бар көчне җыйнап.
Әнә, күрәмсез, Байрак дигәнем Каралган ничек. Мондый эш белән Бер вакытта да Булмый килешеп.
Япь-яшь егетнең Күңелен аңлау, Йөрәген аңлау, Юк, кыен түгел. АКШ байрагын Зур мәйданнарда Чайкый ул бүген. Чайка син, Дин Рид, Чайка байрагын, Американың Йөзе ак булсын. Туган халкыңның Кылган эше дә, Әйткән сүзе дә Хәерхаһ булсын.
Җил искән саен
Җил искән саен
Бөгелә каен,
Сыгыла каен.
Шул каенга сөяләм мин Шатлыгым, кайгым саен.
Шатлыклар кайчак азырак,
Кайгылар артып китә,
Кайгылар күбәйгән саен, Шатлыклар килеп җитә.
Шатлыклар килеп җитә дә Чөяләр югарыга, Гел кояш нурлары гына Сибәләр юлларыма.
Ачыла күгем, таңнарым, Яп-якты киләчәгем.
Мин беләм, беләм һәр җирдә Гаделлек, хаклык хакына Шатлыкның җиңәчәген, Бәхетнең киләчәген.
Бер дустым бар иде
Бер дустым бар иде — күптәнге, Хәтерләтә миңа үткәнне.
Ил иңенә салган йөкләрне
Алып батыр кебек күтәрде.
Булдымы икән берәр кешегә Берәр тапкыр гөнаһ кылганы. Мәшәкатьсез генә бер көнне Калдырды да китте дөньяны.
Ничә күреп, ничә сөйләшсәк, Сүзләр бетми иде һаман да. Гашыйк иде җиргә, күкләргә, Гашыйк иде шушы Казанга.
Ал-ял фәлән диеп тормады, Мәңгелек дип белде дөньяны.
Эчендәге тышта. Нәкъ сабый. Булса булыр икән ир җаны.
Язмыш аны салды утларга, Язмыш аны усал сынады. Корыч сынды, тимер бөгелде, Ә ул түзем булды, сынмады.
Олы җанлы затны очратсам, Мәхәббәтем артып дөньяга, Сорау бирәм, сәер кешедәй: «Дус идеңме әллә син аңа?»
Ир уртасы чагың гына
Самат Шакирга
Адымнарын тормый санап,
Дөнья гизә безнең Самат,
Гел походта, армый, талмый, Солдатларын җыя, барлый.
Яуда үлгән батырларның
Каберләрен таба эзләп,
Саный китсәң, алар хәзер
Бер Саматка алты йөзләп.
Егетләрчә туры басып,
Атлыйсың син сабыр гына.
Иөре, Самат, тынма, Самат,
Ир уртасы чагың гына.
Кем синең дусларың
Катлаулы бу дөнья,
Мактаулы бу дөнья,
Мәкерле бу дөнья,
Саф җанлы бу дөнья.
Җылыта, туңдыра,
Егет бул, егылма!
Туктаусыз сыный ул —
Сине дә, мине дә.
Тырышма күп алып,
Азрак бирергә.
Сорый ул, тикшерә:
Кем синең дусларың?
Егыла башласа,
Торырмы икән ул
Иңенә күтәреп
Җир шарын.
Кем синең дусларың.
Кем синең дошманың?..
Башыңны ия күрмә
Ничә яз,
Ничә көз үткән,
Чал кергән чәчләреңә.
Юк шул, мин карый алмыймын
Кайнар күз яшьләренә.
Ялгыштым,
Гаепле дисең,
Кадереңне белмәгәнмен.
Әй, яшьлек, үз бәхетемне Үземнән көнләгәнмен...
Елама,
Гафу итәм мин,
Ләкин ни файда аннан?
Вәгъдәләр үтәлмәсә дә, Мәхәббәт инде янган.
Яна ул, янмыйча калмый,
Дөрләп я пыскып яна.
Ахырда бер үк нәтиҗә, Көл кала, күмер кала.
Берни мәңге түгел җирдә,
Яна да сүнә, димәк.
Тик янар учакларыңны
Яндыра белү кирәк.
Яндыңмы?
Яндым диярлек,
Сагынып сөйләрлек булсын.
Шатлыгың җир күкрәгенә
Сыртлап өярлек булсын.
Сөрт яшең, язмышыңны да
Каргама, кирәк түгел.
Синдә дә йөрәк, беләмсең, Таш түгел, сөяк түгел.
Юата диеп уйлама,
Кызгана дия күрмә.
Йолдызлар ничек яналар,
Башыңны ия күрмә.
Печәннәр чапкан җирем
Җиләкләр җыйган җирем бу, Печәннәр чапкан җирем. Күкләргә карап сокланып, Ял итеп яткан җирем.
Чылтырап аккан чишмәдән
Учлап су эчкән җирем.
Покослар өстенә ятып, Яшьлегем калды минем.
Кошлары шул ук һаман да, Юк, алар картаймаган. Кемнәрдер монда яңадан Әйләнеп кайталмаган.
Тургайлар сайрый тибрәлеп:
— Саумы дип, исәнме дип, Ялгызың гына йөрисең, Дусларың килмәде ник?..
Эзләре калган аларның, Тургайлар тоя аны.
Сизә бит, сизә барын да, Белә ул тургай җаны.
Кошларның җыры һаман да Шул ук та, шул да түгел. Моңнары, сагышлары тик Артарак төшкән бүген.
Тургайлар бала очырган Көннәрдә булды бу хәл. Чишмәләр, кырлар, урманнар «ЭҺ1» итеп куйды бер мәл.
Киттек без,
Калды аланнар,
Сөйгәннәр калды елап.
«Сау кайтыгыз!» дип озатты Тургайлар безне җырлап.
Аннан соң ничә кыш үткән, Ничә яз кабатланган, Сәламнар алып килгәндәй Кайтмаган солдатлардан.
1974.
7.