Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Геннадий Александрович Паушкин Ватан сугышын пограничник булып ил чигендә каршылый. Ул һөҗүм итүче Совет Армиясе частьлары белән бергә Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә катнаша Сугышны старшина-радист, полк рациясе начальнигы булып тәмамлый.

* *
Кургаш ява яңгырмыни — Кичәбез киң Дон аша.
Ярсу дулкын төпкә тарта — Әҗәлме якынлаша?..
Омтылдым мин ярга таба Соңгы көчемне җыеп. Үлем чиген кичеп уздым, Җирем сулышын тоеп.
1 Шнейль —тиз бул.
2 Кудам — Берлинның иң бай, купшы урамы исеме.
* Рейх — империя, дәүләт.
Көтмәгәндә юлыктым мин
Ярда янган учакка.
Иң кадерле рәсемеңне Кулга алдым шул чакта.
Йөртәм аны гел янымда, Йөрәк түремдә һаман.
Ни могҗиза! Рәсемең бит Тамчы да чыланмаган.
Мәхәббәтең мине алга Гел әйдәп барса иде, Ярда янган учак кебек, Җылытып янса иде.
Төньяк Кавказ, 1942 ел.
Г. САДӘ тәржемәсе.