ШАКИР МӨХӘММӘТОВ
(1865—1923)
Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәтов 1865 елда Буа шәһәрендә ярлы көнкүрешле семьяда туа. Буа мәдрәсәсендә укый. 1880 елларда Оренбург шәһәрендәге бер байда приказчик, конторщик булып эшли. 1900—1901 елларда Харбинга барып чыга. Шунда чакта «Галиәкбәр агай» исемле 20 битлек хикәясе басыла. 1902 елны туган шәһәре Буага кайта. Тагын Оренбургка бара. Хосәеновларда конторада эшли. «Яңа бәдәвам», «Хан кызы» әсәрләрен бастыра. 1905 елда «Япон сугышы яки Батыргали агай», 1906 елда «Урал буе татар туе», «Яфрак асты» дигән әсәрләре басыла. 1906 елның сентябрендә Оренбургта «Карчыга» исемле сатирик журнал чыгара.
«Карчыга» үзен эшчеләр, крестьяннар, хезмәткәр-приказчиклар мәнфәгатен яклаучы журнал дип таныта. Замандашлары арасында иң демократик юнәлеш ала. Көннең үзәгендә торган политик мәсьәләләрдә революцион демократик караштан чыгып үткен полемика алып бара. Карикатуралары да шул эздән бара, рәсемнәрен һәвәскәр сурәтче Мостафа Лотфуллин башкара (Әхмәт байда хезмәткәр).
1958 елда Татарстан китап нәшриятында Шакир Мөхәммәтовның «Сайланма әсәрләре» басылып чыкты. Язучының иң күренекле әдәби әсәрләре шул җыентыкка тупланган.
И. РӘМИ
төзегән «Әдәби сүзлек»тән.