Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУР БАЯННЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ


1945 елның 23 апреле.
Альп таулары итәгендә каты сугышлар бара. Немецларның «Империя» һәм «Викинг» дип аталган СС дивизияләре, венгрларның укчы бригадасы Совет Армиясе сугышчыларының һөҗүмен соңгы көчләре белән туктатырга исәплиләр. Австрияне азат итү өчен барган шушы канлы сугышта татар халкының танылган шагыйре, дивизия газетасы редакторы подполковник Нур Баян һәлак була.
Аны газета хезмәткәрләре һәм сугышчылар зур хөрмәт белән күмәләр. Альп таулары итәгендәге кабергә мәрмәр такта куела, анда татар халкының батыр улы, подполковник Нур Галимович Баянның батырларча һәлак булуы турында языла.
Нур Баян 1905 елның 15 маенда Татарстанның элекке Калинин районы (хәзер ул Актанышка керә), Әнәк авылында ярлы крестьян семьясында туган. Нурның әтисе балта остасы булган. Кышларын ул башка авылларга барып эшләгән. Әнисе Мәүлиха апа — авылда тегү-чигү эшләренә оста хатын-кызларның берсе — кышкы озын төннәрдә бишле лампа яктысында йон эрләгәндә улларын һәм кызларын каршына утыртып, аларга әкиятләр сөйләгән, бәетләр һәм мөнәҗәтләр әйткән.
Нур Баянда шигырьгә сәләт бик иртә уяна башлый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук ул шигырьләр яза, бәетләр чыгара. Аның турында Әнәк авылында яшәүче Зәйнетдин Бадретдинов болай сөйли:
«Авылда без Нурны «җырчы малай» дип йөртә идек. Аның әтисе белән без балта остасы булып үз авылыбызда да, башкорт, мари якларында да эшләдек. Менә шунда, бүрәнәләр юнып аргач, ял иткәндә ул безгә:
— Минем малай көн-төн укый, бәетләр, җырлар чыгара, үскәч Тукай кебек булыр ул,— ди торган иде.
Нур бик яшьләй читкә китте, аннан Казанда укыды. Җәйләрен кунакка кайта иде. Коммуна төзүне бик мактый иде. Беренче китабы басылып чыккач, миңа үз кулы белән язып, бүләк иткән иде»
1921 елгы ачлык 16 яшьлек Нурны туган авылыннан китәргә мәҗбүр итә. Ул Пермь шәһәренә барып, төрле авыр эшләрдә йөри. Ике елдан соң Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә ул алдынгы курсант була, шигъри иҗат эшенә ныклап керешә Нур Баян исеме матбугатта да күренә башлый.
1926 елда басылган «Шлем кигәч» дигән шигырендә Нур Баян болай дип язды:
Тукта, дисез,
Минем яшь күңелгә,
Обмоткама кьгрыв карыйсыз.
Әле минем каләм нык очланыр, Солдат егетне дә танырсыз.
Солдат шагыйрьнең каләме чарлана, һаман шомара барды. Ул егерменче елларның икенче яртысында, утызынчы елларда бик актив иҗат итте, әледән- әле яңа шигырь китапларын дөньяга чыгарып торды. Шул еллардагы татар вакытлы матбугатында шигырьләре, җырлары, мәкаләләре һәм очерклары күп басылды. Бер-бер артлы яңа поэмалары туды. Нур Баян танылган шагыйрь булып җитеште.
Ул бу чорда «Кызылармеец» исемле хәрби газетада һәм «Колхоз яшьләре» журналында эшли. Колхоз төзү, күмәкләшү елларында Чаллы район газетасында редактор була. Шул ук чорда ул матбугатта уңай бәя алган «Яңгырлы төн» поэмасын яза.
Нур Баян балалар өчен дә күп кенә әсәрләр иҗат иткән шагыйрь. «Роберт» поэмасы, җырлары һәм шигырьләре белән ул балалар әдәбиятын үстерүгә билгеле бер өлеш кертте.
Шагыйрь 1932 елда яңадан Казанга кайта, Татарстан язучылары союзы каршындагы оештыру комитетында һәм Татарстан китап нәшриятында эшли. 1938 елда Нур Баян язучылык эшенә генә күчә.
Нур Баянның шагыйрь буларак танылгач иҗат ителгән һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алынган «Очрашу», «Туган авылымда», «Онытылган дус», «Йөрәк һәм мин» һәм башка әсәрләрендә, җырларында югарыга үрләп баручы колхоз авылы, туган илебездәге гигант завод-фабрикалар, андагы эшчеләрнең фидакарь хезмәтләре, искелек белән яңаның көрәше, социализмның җиңүле адымнары калку итеп сурәтләнә. Нур Баянның әсәрләре күбрәк авылга, андагы кешеләргә багышланган. Ул авылның үткәне белән хәзергесен чагыштыра, кешеләр психологиясендәге үзгәрешләрне, тормышның яхшыра баруын күреп шатлана. Баянның мондый шигырьләре байтак («Мәликә», «Әхмүшкә», «Зөһрәгә хат», «Елак кызлар турында», «Комбайнчы Гөлсем» һ. б_).
Нур Баянның иҗаты Һади Такташ мәктәбе йогынтысы астында үсә. Такташ шигъриятенең югары пафосын, ялкынлы романтикасын һәм башка сыйфатларын ул иҗади үзләштерә.
Такташның үлүенә өч ел тулу уңае белән Нур Баян «Шагыйрь үлгәч» дигән шигырь язды. Бу шигырьдә без Баянның үсә баруын күрәбез, аның Такташка булган тирән һәм җылы хисләре укучы күңелендә җавап табалар.
Күккә карыйм:
Күктә бер йолдыз да
Болытларга мәңге күмелми;
Җиргә карыйм:
Җирдә зәңгәр күзле
Сөйгән шагыйрь Такташ күренми.
Сыркыдыда әллә уйчан егет
Көтә микән сөйгән казларын...
Кая китте?
Әллә ул Донбасста
Өйрәнәме күмер базларын?
— дигән юлларны тирән кичереш белән укыйсың.
Нур Баянның «Гөләндәм» поэмасы игътибарга лаек. Татар совет әдәбиятында ул производство темасына язылган зур күләмле әсәрләрнең беренчеләреннән булды. Нур Баян бу поэманы язганда шактый материал туплаган. Семья архивында аның вариантлары саклана.
Шагыйрь күп йөри, күп кешеләр белән очраша. Бишьеллык гигантлары, зур төзелешләр, үсә баручы шәһәрләр һәм авыллар аның шигъри күңелен били, дулкынландыра. Ул әнә шулар турында рухланып яза.
1939 елны Нур Баян Татарстан партия оешмасының өлкә конференциясендә «Ант» шигыре белән чыгыш ясый. Шагыйрь үзенең Советлар Союзы Коммунистлар партиясе члены булуы белән горурлануын һәм, кирәк була икән, Ватаны, ф халкы өчен гомерен дә бирергә әзер булуын белдерә.
Мин члены бөек партиянең
Ьәм күтәреп шушы исемне.
Залга килдем бер җырчысы булып. Сөйләр өчен йөрәк хисемне.
Мин ант итәм сиңа: пычратмаска,
Тапламаска синең исемеңне.
һәм бирергә соңгы сулышкача
Халкым өчен йөрәк хисемне!
Гомеренең соңгы мизгеленә кадәр шагыйрь шул антына турылыклы бу- а лып калды. с
Нур Баян сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Кайсы фронтта. * нинди генә шартларда сугышырга туры килмәсен, аның язган хатлары һәм шигырьләре алгы сызыктагы дәһшәтле сугыш картиналарын сурәтлиләр, алар- = да Туган илгә, партиягә һәм халыкка кайнар мәхәббәт, илбасарларга карата * үч һәм нәфрәт көчле чагыла. Тылга 1942 елның 26 сентябрендә җибәрелгән * хатында ул болай дип яза:
«Без әле күптән түгел генә шат һәм тыныч тормыш белән яши идек. Кол- < хозлар нык һәм бай тормыш кояшы астында чәчәк атканда, завод-фабрикалар S гөрләп эшләгәндә, изге җиребезгә немец фашистлары канлы аяклары белән * басып керделәр.
Безнең тормышыбыз бәхетле, шатлыклы иде. Яшьләрнең генә түгел, хәтта картларның да йөрәкләрен яшьлек хисләре чорнаган иде. Ә бүген аналарның, балаларның күз яшьләре ага. Гитлерчылар аяк баскан урыннарда канлы яшь тулган, хәтта елгалар да кан белән ташыйлар.
...Җиребезгә талпан кебек кереп урнашкан немецларны тар-мар китереп, без Калинин фронты буенча алга барабыз. Безнең күз алдыбызда Бөек Ватан, совет халкы тора. Безнең өчен артык чигенү юк! Безнең бурыч — соңгы сулышкача көрәшү, немец оккупантларын тар-мар итү! Киләчәктә балаларыбызның тыныч яшәүләре, яшьләрнең матур мәхәббәтләре өчен, ерткыч фашистларны үтерергә кирәк!
Дусларым!
Немец бандитларын изге җиребездән юк итү өчен, сез безгә күбрәк снаряд, мина, граната, самолет, танк бирегез! Без Ватан өчен биргән антыбызны үтәрбез! Немец оккупантларына үлем! Без беләбез, Ватан һәм бөек партия бер генә адым да кире чигенмәскә кушалар. Безнең бурыч — оккупантларны кыиный- кыйный юк итү һәм туктаусыз алга бару!»
Нур Баян фронтта полк партия оешмасы секретаре, «Ватан өчен» исемле газетаның редакторы кебек җаваплы хезмәтләрне башкара.
Тәнкыйтьче Гази Кашшафка җибәргән бер хатында шагыйрь үзенең күбрәк алгы сызыкта йөрүе, материал туплавы һәм мәкаләләр, шигырьләр язуы турында сөйли.
«Эшемне яраталар,—ди ул хатында.— Бөтен работникларым правительство бүләге белән бүләкләнделәр. Ә моның өчен, Кашшаф дус, эшләргә кирәк Ә мин күбрәк алгы сафта материал оештырам. Немецка 100 адым калган вакытлар да булгалый. Әгәр исән калсам, озаклап бергә утырып сөйләшербез.
Ә шулай Да Ватан сугышына катнашуым белән мин бәхетле! Куркыныч вакытлар күп, ләкин мин шатланам: фронтта булдым, дип әйтә алам. Менә икенче ел фронтның үзәгендә, сугышның әчесен дә, төчесен дә татырга туры килде.
Дускай!
Озакламый мин сиңа шигырьләр җибәрермен».
Нур Баянның фронтта язган шигырьләренең бик азы гына Казанга килеп җитә. Менә шулар арасыннан «Тирә-якта үлән чәчәк аткан», «Минем өстән пуля яуса да», «Окопта», «Уйланганда», «Санитарка», «Үч һәм нәфрәт» исемле шигырьләр. Аларда шагыйрьнең кайнар сулышы бөркелеп тора. Шигырьләрне укыганда кырыс солдат тормышын, сугыш гарасатын, җиңүгә ышанычны ачык тоясың. «Сандугачка» дигән шигырендә Нур Баян үзенең хисләрен болай сурәтли:
Кызык кош син, сандугачым-дустым.
Туп ярыла, ә син сайрыйсың.
Тормыш итәр өчен туган илдә Ояң өчен куак сайлыйсың.
Матур ил шул безнең илебез. Ал чәчәкле безнең җиребез. Их, яшисе килә илемдә, Ьич үләсе килми тигенгә.
Шагыйрьнең хатларында, шигырьләрендә Украина далалары, Калинин фронты, Донец һәм Дон елгалары телгә алына. Ул үзе дә әнә шул җирләрдә автоматы белән дә, каләме белән дә дошманга каршы батырларча көрәште. Нур Баян фронтта сугышчан бурычны үтәгәндә Советлар Союзы Маршалы К. Е. Ворошилов белән очраша. Бу турыда ул Казанда калган туганнарына һәм улы Робендарга язган хатында хәбәр итә. Хат белән бергә очрашу вакытында төшерелгән фоторәсемне дә җибәрә.
Донец буйларын дошманнан азат иткәндә Нур Баянга командование тарафыннан немецлар кулына эләккән әсирләрдән төзелгән легион солдатларын үзебезнең якка чыгару буенча җаваплы бурыч йөкләтелә. Нур Баян листовка- ондәмә яза һәм аны башкорт телендә чыга торган «Кызыл атлылар» дигән фронт газетасы типографиясендә бастыра. Листовкаларны «У-2» самолетыннан дошман тылына — татар, башкорт, үзбәк, казакъ әсирләреннән төзелгән легион өстенә ташлыйлар. Башкорт язучысы Әхтәм Ихсан белән берлектә, алар төнлә алгы окопларга киләләр һәм, радио аша легиончыларга мөрәҗәгать итеп, алар- ны үзебезнең якка чыгарга өндиләр. Нур Баян татар телендә, Әхтәм Ихсан башкорт телендә чыгыш ясыйлар. Берничә көннән соң, әсирлеккә эләккән татар һәм башкорт егетләре, немец офицерларын үтереп, үзебезнең якка чыгалар. Аларның күбесенә шагыйрь Нур Баян электән билгеле булган. Әсирлектән котылган солдатлар, Совет Армиясе сафына яңадан басып, немец илбасарларына каршы сугышларда катнашалар.
Әхтәм Ихсан үзенең истәлегендә Нур Баян белән беренче тапкыр очрашуын хәтеренә төшерә:
«1943 елның язында безнең частьлар Донец буенда Кременное шәһәре тирәсендә урнашкан иде. Донец ар ягында — тау башында — фашистлар. Аларның позициясе яхшы, уңайлы, шуның өчен юлларны, урманны контрольдә тота алалар, әледән-әле Кременноега атып торалар.
Егерме икенче март. Иртәнге сәгать алтыларда безнең редакциягә таныш булмаган бер офицер килде. Ул пехотачы киемендә, остендәге шинеле бераз былчыранган иде.
— Вәт, егетләр,—диде ул исәнләшүдән элек,—вилкага эләктем бит. Җир сөрергә туры килде.— Ьәм ул шинелендәге кара тапларга күрсәтте, аннары исәнләште:
— Саумысыз! Нур Баян.
Нур Баянның әсәрләрен укысам да, үзен күргәнем юк иде. Без аның белән бик тиз танышып алдык. Сүз сугыш, семья, татар һәм башкорт әдәбияты турында барды. Соңыннан ул үзенең бездән сул флангта торган 78нче укчы дивизиядә «Ватан өчен» исемле газетада редактор булып эшләве турында сөйләде.
— Мин сезнең атлылар турында күптән ишеткән идем, — диде Нур Баян. — Сезнең атлы сугышчылар-лачыннар башкорт халкының сугышчан традициясен дәвам иттерәләр.
Бу бик күпне белергә тырышучы, басынкы һәм йөрәкчән кеше башкорт дивизиясе турында кызыклы материаллар язып алды, аннары «Кызыл атлылар» газетасының бер еллык комплектын карап чыкты, типография белән танышты. Шул көннән безнең арада фронт дуслыгы башланды».
...Альп таулары итәгендәге кабергә куелган мәрмәр такта янына бик күп кешеләр килә. Алар татар шагыйре Нур Баян каберенә тере чәчәкләр куялар. Халык үзенең батыр улларын онытмый.
Татарстанның Актаныш районындагы Әнәк һәм Пучы авылларын эченә алган колхоз Нур Баян исемен йөртә. Колхоз идарәсе бинасы каршындагы бакчада шагыйрь Нур Баянның мәрмәрдән эшләнгән һәйкәле тора. Туган авылына ул җыр һәм һәйкәл булып, батырлык символы булып кайтты. Ьәйкәл- шагыйрь бүгенге авыл эшчәннәренә карап үзенең шат җырларын җырлый кебек. Авылдашлары — карты һәм яше — шагыйрьне хөрмәт белән искә алалар, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куялар. Нур Баян 1939 елны язган бер шигырендә:
Сандугачы булып шушы илнең Яшәрмен мин гомер-гомергә!
— дигән иде. Талантлы шагыйрь, коммунист, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нур Баян безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Нур Баян исемендәге урам, Нур Баян исемендәге колхоз, Нур Баян исемендәге дружина — бу аның мәңге яшәве!