Логотип Казан Утлары
Нәсер

Нәсерләр


Синең хатларың
Мин синнән еракта, еракта... Дошманны куып, дошманны җиңеп, чит-ят туфракларга аяк бастык без. Баш очымда —ят күк, ят йолдызлар. Ят чишмәләр суын эчәм мин; ят һава сулыйм; ят җырлар тыңлыйм-
Ә сез, туган-үскән җирләр, карт Иделнең күңелле дулкыннары, таныш күкнең җем-җем йолдызлары һәм син — йөрәгемнең өзелеп калган яртысы — сез хәзер миннән еракта, еракта...
Сез еракта, ләкин минем күңелем һәр вакыт сезнең белән. Мин сезне бервакытта да телемнән төшермим. Мин сезне сагынам, юксынам. Мин сезне җырларымда җырлыйм.
Төнлә төшләремдә күрәм.
Көндез әллә кайда сез,
— дип җырлыйм мин.
Кайвакыт тынгысыз хыялым мине яңадан сезнең янга алып кайтып китә. Кайчандыр үткән тузанлы юллардан гүя тагын үтәм мин; кайчандыр эчкән салкын чишмәдән гүя тагын эчәм мин; кайчандыр кулларымны кыскан җылы кулларны гүя тагын кысам мин; кайчандыр үпкән кайнар иреннәрдән гүя тагын үбәм мин.
Әх, хыял, татлы хыял... Син мине алдыйсың ич: алар миннән еракта, еракта...
Ләкин ерактан миңа күңелле хатлар килә. Мин аларны зарыгып көтеп алам. Әгәр яңалары озак килми торса, мин синең иске хатларыңны кесәмнән чыгарам да, окоп стенасына сыенып, йөз дә беренче кат аларны укый башлыйм.
Син миңа матур хатлар язгансың. Ул хатларыңда мин синең күз карашларыңны күрәм; синең ягымлы тавышыңны ишетәм, синең елмаюыңның җылысын тоям.
Бу авыр сыналу елларында кайбер хатын-кыз үзенең күңел сафлыгын саклап кала алмады, ирен, баласын онытып, биргән вәгъдәләрен онытып, үзенең йөрәк җылысын җиде ятка бүләк итте. Син алай булмадың. Шуның өчен мин синең саф кулларыңны, саф күзләреңне, саф иреннәреңне үбәм.
Хатларыңны ешрак яз, бәгърем. Синең хатларыңны укыгач, бөтен кайгыларым тарала минем. Синең хатларың минем күңел азыгым бит Алар минем дусларым, сердәшләрем бит.
Өстемә салкын яңгыр коеп торсын; елан кебек сызгырып, колак төбемнән әче җил иссен; баш очымнан чинап миналар очсын, бөтенесе берни түгел, тик син бәгъремнән хатлар гына килсен дә, синең йөрәк җылың салкын окопта мине җылытып торсын.
Күрешү көннәре ерак түгел инде. Туган-үскән илгә кайтып, синең саф кулларыңны, туган җирнең изге туфрагын үбәр минутлар якынаялар.
Польша, 1945.
Синең батист яулыгың
Әллә кемнән көнләшеп, син минем кулъяулыгымны алып калдың. Алдың һәм аның урнына үз кулың белән каеган кечкенә генә батист яулык бирдең.
Поезд мине еракларга алып китте. Син мине озатып, еракларда калдың.
Шул вакыттан бирле, батист яулыгыңны кулыма алган саен, синең күзләрең, синең кулларың, әйткән сүзләрең исемә төшә дә, күңелемне, ялкын шикелле, газап чолгап ала. «Бу яулыкны ул тоткан иде»,—дип уйлыйм мин. «Бу яулыкка аның күз нурлары сеңеп калган», —дим һәм, күзләремне яулыктан аерып ала алмыйча, бик озак карап торам.
Күтәрсәң Җидегән йолдызга җитәрлек озын юллар үттем инде мин. Алар- ның тузаны минем битем аркылы кечкенә яулыкка күчте. Яулык каралды, ләкин мин аны һаман юмадым. «Аның бармаклары тоткан бит моны»,—дип уйладым мин «Кайчандыр мин берәм-берәм үбеп чыккан, мине иркәләгән һәм мин яраткан бармаклар тоткан бит аны».— дип уйладым
Сердәшем дә. уйдашым да шул яулык минем. Көзге тын кичләрдә, шаулап коела торган яфрак астына утырып, кулларыма алам да мин аны. саташкан кеше кебек, аңа үземнең серләремне түгә башлыйм. Мин әйтәм «Яулыгым, җансыз батист кисәгем, син бәхетле: син ялгызлыктан газап чикмисең, сагыну
ИБРАҺИМ ГАЗИ ф КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН
әчесен белмисең, берәү өчен дә саргаймыйсың... Сине каеган кадерле бармакларны тагын үбәр көннәрем булыр микән!» 9/Х-44 ел. Польша.
Сыерчыклар
Көз җитте. Сары яфрак коела. Юлда пычрак сулар җәелеп ята. Кояш безне онытты.
Сыерчыклар бүген оялары белән саубуллаштылар. Шушы кечкенә генә кош-чыкларның да ярату, сагыну кебек илаһи тойгылары бар бит!
Сайраган булдылар. Канат җилпегән булдылар. Ләкин язгы кояш урынына өстеңә салкын яңгыр шыбырдап торганда ничек сайрамак, талпынмак кирәк!
Менә ул канатларын төзәтте. Бөтен каурыйларын туздырып кагынды, кабарынды. Аннары як-ягына карап, кызганыч итеп бер чыркылдады да очып китте. Быелга ул бөтенләйгә китте инде. Алар китте — без калдык. Алар язлый тагын әйләнеп кайтырлар, ә без... без үз ояларыбызга кире әйләнеп кайтырбызмы?
Киткән кошлар кире кайта, Кайтырбыз без, дускайлар,
— дип җырлаган бер моңлы солдат. Мин дә шулай дип җырлап, күңелемне юатам.
10Х-44. Польша.
Улым
Улымны сагынам. Үзем яшьтән үксез калып, бер сынык икмәккә табынып үскәнгәме, бичараның үксез калуыннан куркам.
Күзләрем туйганчы күрә дә алмадым үзен. Башта — ул читтә, аннары — үзем, аннары бу сугыш... Ул мине онытты. Ул хәзер мине юксынмый да торгандыр инде: әллә әтисе бар, әллә юк аңа...
Соңгы кайтуымда ул миннән бигрәк, мин биргән икмәккә шатланды. Ул мине оныткан, ә икмәкне ул ничек онытсын! Икмәк аңа туйганчы эләкми булса кирәк. Нәзек бармаклары белән икмәк кисәген йомарлап алгач, аның ябык йөзендә елмаю кебек бер нәрсә күренде: ул инде яхшылап елмая да белми иде, ахры...
1944. Польша.