МӘСКӘҮ —БЕРЛИН
Сугыш газабын миңа беренче тапкыр Көнбатыш фронтта, Смоленск өлкәсендә Ельня шәһәре өчен, сугышчылар теле белән әйткәндә, Мәскәү капкасы өчен бик авыр сугышларда кичерергә туры килде. 1941 елның июль башыннан октябрь ае башына кадәр шунда булдым. Командование миңа аеруча зур, җаваплы эш йөкләде: 1393 номерлы хәрби кыр складында кораллар бүлеге начальнигы вазифасын үтәдем. Пөз көн, йөз төн ял-йокы, җылы аш күрмичә, алдынгы сызыкны танкка каршы ата торган снарядлар, автоматлар, пушкалар белән тәэмин иттек. ТӨНЛӘ мин — автоколонна начальнигы: йөз йөк машинасына утырган батыр шоферлар белән алгы сызыкка снарядлар илтәм. Яктырганчы трофей төяп кайтабыз. Дошман снарядларын аерым урынга урнаштырабыз һәм көндез автоматларны, винтовкаларны ремонтлап, чистартып, яраклы хәлгә китерәбез. Төнлә, станциягә килгән вагоннардан снарядларны, тупларны автомашиналарга төяп, яңадан алгы сызыкка ашыгабыз, һәр көнебез һәм төнебез әнә шундый киеренке эштә үтте. Дошман самолетлары безне бик эзләделәр, ләкин таба алмадылар шәп яшеренгән идек, үзебез дә исән, кораллар да нык сакланды.
Минем ярдәмчеләрем рядовой солдатлар — Брянск һәм Орел шәһәрләре тимер юл деполарының өлкән эшчеләре иде. Яшь булсам да, өлкәннәрнең мине «иптәш начальник» дип олылап эндәшүләренә уңайсызланып, олырак күренергә тырышып мыек үстердем.
Ельняны саклаучы совет солдатлары дошманның котырган һөҗүмнәренә бирешмәделәр, фашистлар Ельняны сугышып ала алмады. Тик аларның соңгы һөҗүм сугышлары башлангач, командование приказы буенча, трофей снарядларын шартлатып, дошманга бер нәрсә дә, хәтта
1943 ел ахырында, язучы Александр Фадеев ярдәмендә, Беренче Украина фронтында татар телендә чыгарыла торган «Ватан намусы өчен» газетасының хәрби корреспонденты-оештыручысы итеп билгеләндем. Бу газетада эшләү иҗатымны активлаштыруга аеруча зур ярдәм итте. Анда бик күп шигырьләр, очерклар, сатирик строфалар, зарисовкалар яздым. Сезгә тәкъдим ителә торган шигырьләрнең берсе Мәскәү янында, икенчесе Берлинны алгач иҗат ителде.
Мөхәммәт Садри 1941 елдан алып сугышның ахырына кадәр Көнбатыш һәм Беренче Украина фронтларында башта артиллерист, аннары танкист, кыр складында кораллар бүлеге башлыгы һәм татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» фронт газетасының корреспон- дент-оештыручысы булып хезмәт итә. Хәрби чины — майор.
сугыш кораллары чистарта торган чүпрәкләрне дә калдырмыйча, Гжатскига юнәлдек.
Сугыш турындагы беренче шигырьләрне Нарофоминск янында, аннары Мәскәүнең Измайлов культура һәм ял паркына урнашкан вакытлы складта яза башладым.
Сугышчы хаты
Татарстан, кайнар сәлам сиңа Изге җирдән — бөек үзәктән, Арысландай батыр егетләрең, Кызларыңнан, бөтен йөрәктән! Татарстан, синдә туып-үскән Егетләрең, батыр кызларың Башкалабыз Мәскәү яннарында Туздырышты дошман яуларын.
Әй, туган җир, син ышанып безне
Чакырдың да корал алырга,
Куштың, кызыл гаскәр сафына басып
Сугыш кырларына барырга.
Без, чыныгып авыр сугышларда,
Фашистларның җанын алабыз,
Ил, партия, халык кушканынча
Җиңү яулап алга барабыз.
Тиздән-тиздән бөтен җирләребез
Азат булыр инде тагын да,
Сөенә-сөенә синең кочагыңа
Кайтырбыз без бәйрәм таңында.
Бүген йөрәк нәкъ ут кебек яна,
Бүгенгә без сугыш кырында,
Бөтен уебыз, бөтен теләгебез
Тик бер генә: җиңү турында!
Мвскэү — Нарофоминск, 1941.
Берлинда
Бункерлары асты өскә килде,— Мәкер ерткыч посып ятмасын! Каерып ачты совет солдатлары Җитмеш катлы Берлин капкасын!..
Солдат булып, утлар өермәсен Соңгы тапкыр кичкән көнемдә Кайчандыр бер тик төшемә кергән Җәһәннәмне күрдем өнемдә.
«Теге дөнья» менә шушы икән: Көл-пычракка, канга күмелеп, Ята явыз дәһшәт төрмәсенең Палачлары сасып, күбенеп.
Күрәм әнә: кулсыз һәм аяксыз Фашист ерткыч улый, шашына... Котырган ул кан эчүче вәхши Шушы көнгә һәм үз башына.
Сез ничә ел кеше канын эчеп:
— Освенцимга, шнейль 1 —дидегез.
Безнең нәфрәт, безнең хаклык көчен Я, татыгыз инде үзегез!
Кудам 1 2 ята көл-күмергә батып, Тәкәбберлек беткән тапталып; Үтә аннан Урал танкистлары Прагага яңа юл салып.
Түбәсенә мендем мин рейхстагның. Аста пыскый кара дивары; Изге Кызыл байрак янында ук Басып торам бүген югары!
Егерменче гасыр вәхшиләрен Калдырмаска иде берсен дә! Автоматым әле уң кулымда, Күз карашым — Берлин өстендә.
Явыз өннең кара бер язмышы
Миңа моннан ачык күренә: Фашист рейхы 1 оча төтен булып, Көл-чүп булып янып сүрелә-
Кояш чыга Идел буйларыннан, Нур сибелә Мәскәү күгеннән: Азат таң бу, безнең Җиңү таңы лөтен җирдә балкыр бүгеннән!
1945, Берлин.