МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ҖЫРЧЫСЫ
Фатих Кәримнең иҗат портретына эскихлар
4||ЛТ| елда Казан шәһәренең газета-журнал редакцияләре тирәсендә билге- | дХ J сез бер егет күренә башлый. Кара керпе чәчле, җыйнак, ябык гәү- 1 w дәле. Өстендә юнгштурмчылар кия торган форма. Кесәсендә гади дәфтәр битенә язылган шигырьләре. Киләчәктә аңардан шагыйрь чыгэрмы- юкмы, ул чагында моны өзеп кенә берәү дә әйтә алмагандыр, ихтимал. Яшь чагында кем каләм тибрәтеп бакмаган да, кем шигырь язып карамаган... Егет җир төзү техникумында укый, шул ук вакытта җәмәгать эшләренә бик теләп катнаша икән.
Әмма алга таба ул җир төзүче булып түгел, татар халкының күренекле шагыйре булып китә. Дөресрәге, ул поэзия өлкәсендә җир төзүче булып кала. Аның «Карбыз кебек» дигән шигырен кем генә белми икән.
Карбыз кебек кап урталай Ярыр идем дә бу Җир шарын. Ике ярым шарны бер-берсенә бәреп, Кояр идем бөтен чүп-чарын.
Бүген менә, тормыш һәм иҗат юлына җентекләбрәк күз ташлау белән, аның нәкъ менә шагыйрь булып китәргә тиешлегенә тагын бер кат инанасың. Фатих Кәримнең балалык еллары әдәби талант ачылу өчен ифрат уңайлы шартларга туры килә. Ул 1909 елның 9 январенда тугандаш Башкортстан республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туа, шунда аның балалык, яшьлек еллары уза. Дөрес, Ает үзе салам түбәле өйләрдән торган тузанлы гадә- ти бер татар авылы була. Аның каравы, авыл яныннан гына мәһабәт Дим елгасы агып узган. Ихтимал, Дим шагыйрь туып-үскән якның бердәнбер горурлыгы саналгандыр. Әти-әниләренең үз балаларына тиешле белем бирергә җитәрлек байлыгы булмый. Әмма бу гаиләдә дөнья малыннан өстенрәк башка байлык — әдәби иҗат эшенә хиреслек зур була. Дөрес, шигъри сүзгә мәхәббәт— безнең халыкка элек-электән хас сыйфатларның берсе. Татар авылларында егетләр, кызлар бер-берләренә чәчәкләп-чуклап мәхәббәт хатлары язалар. Авыл кешеләре якыннарына һәм туганнарына шигъри хатлар җибәрәләр Фатих Кәримнәр гаиләсендә исә халык җырларына, китап сүзенә мәхәббәт аерата көчле була.
Автобиографиясендә шагыйрь үзе бу турыда түбәндәгечә яза: «Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштырга- лаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, революция еллары башлангач, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку —болар минем әдәбият өлкәсенә таба юнәлеш ясавыма төп һәм баптлангыч этәргеч булдылар». Әтисе, апасы, абыйсы шигырьләренә ияреп, Фатих Кәрим дә беренче әсәрләрен яза. Шулай шигърияткә юл ачыла. Ләкин бу —авыр, катлаулы юл булып чыга. Тавышы тәмам формалашып, ныгып җиткәнче, аңа еллар буе укырга һәм өйрәнергә, армый-талмый үз өстендә эшләргә туры килә.
Фатих Кәримнең беренче әсәрләрендә халык шагыйре Габдулла Тукай тәэсире нык сизелә. Аның шагыйрь булып формалашуында шулай ук Байрон, Лермонтов, Маяковский һәм Такташ кебек шагыйрьләр иҗаты зур роль уйный. Нәкъ менә Такташ һәм Маяковский аны көн кадагына суга торган шигырьләр язарга, актив рәвештә заман рухына үтеп керергә өйрәтә.
Әдәбият мәйданына ул комсомол шагыйре буларак килеп керә. Аның яшьлек күтәренкелеге белән язылган беренче шигырьләрендә заманның көчле пафосы, социализм җәмгыяте төзү өчен барган көрәш авазы яңгырый:
Янар таулар көчле —
Җирне тетрәтәләр,
Тжк вакытлы — алар сүнәчәк.
Ә мин менә
Комсомолда
Озак еллар өчен үсәчәк...
Нинди бәхет!
Эш дәверендә тудым,
Эшне сөям!
Мактанырга кирәк түгел дә,—
Өмет ялкыннары,
Артезиан күк,
Атылалар минем күңелдән.
(«Безнең һәйкәл».)
1928 елда шагыйрь әнә шулай яза: «Ә мин менә комсомолда озак еллар өчен үсәчәк». Бу юллар шигъри ант, иҗади иман кебек яңгырый Һәм ул бу антына ахырга кадәр турылыклы булып кала.
Техникумны тәмамлагач, Фатих Кәрим Казанда чыга торган газета-журнал редакцияләрендә эшли. Заманның иң актуаль, иң мөһим мәсьәләләренә багышланган шигырьләр, очерк һәм мәкаләләр яза. Яшьтәшләренең хезмәттәге батырлыкларына дан җырлый, дуслык, мәхәббәт хисләрен зурлый Аларның байтагы ашыгыч төстә, газетаның теге яки бу саны өчен махсус языла Ләкин, моңа карап кына, алар бер көнлек шигырьләр булып калмыйлар.
Шулай еллар уза. Еллар белән бергә, тәҗрибә һәм әдәби осталык килә. Утызынчы елларда инде шагыйрь әдәбиятның күп көч һәм тәҗрибә сорый торган зуррак жанрларына мөрәҗәгать итә. Уралга чираттагы иҗат командировкасына барып кайтканнан соң, ул «Җиденче мич» исемле мәгълүм поэмасын яза. Бу — татар әдәбиятында индустриаль хезмәт темасына багышланган ин уңышлы поэтик әсәрләрнең берсе. Моңа кадәр безнең поэзиядә бу темага игътибарга лаеклы ике генә зур күләмле әсәр язылган була. Мин Хәсән Туфанның «Урал әскизлары»н һәм «Бибиевләр»ен күздә тотам.
«Җиденче мич» поэмасында, тормышларын куркыныч астына куеп, җимерелгән мартен мичен төзәтергә алынган эшчеләрнең батырлыгы турында сөйләнә. Әсәр белән танышканда, безнең күз алдыннан бөтен бер образлар гале-
реясы уза. Алар арасында без эшче сыйныфының революцион традицияләрен гәүдәләндергән Таҗины, инженер Митрофановны, завод парторгы ТПирнинны, Россиягә иске тәртипләрне кайтару турында хыялланып яшәгән корткыч Мин- жининны һәм дистәләрчә башка персонажларны очратабыз. Поэмадагы һәр персонаж шагыйрь тарафыннан үзгә бер осталык белән тасвирланган.
«Җиденче мич» Фатих Кәримне күренекле татар шагыйрьләре рәтенә чы- ф гара. 1936 елда ул үзенең «Тавышлы таң» исемле икенче яңа поэмасын тәмам- лый. Әдәби җәмәгатьчелек бу әсәрне дә җылы каршылый. Бу юлы инде • шагыйрь катлаулы, психологик темага мөрәҗәгать итә. Болай әсәрнең сюжеты =• гади генә. Хезмәт дисциплинасын бозган өчен, колхозчыларның гомуми җыелы- з шында Җиһаншаны бер атнага эштән куалар. Җиһанша бу җәзаны ифрат авыр кичерә. Шагыйрь Җиһанша аңында вак милекчелек калдыклары белән коллек- £ тивизм хисләренең үзара көрәшен, рәхимсез тартышуын күрсәтә. Әсәр ахырын- © да ул үзенең ялгышларын аңлый һәм яңадан иптәшләре сафына кайта: я
S
Әй, таптың, Җиһанша,
Син колхозның юлын аңладың. н
Чорыбызның көче,
Күкрәгеңә бәрелеп, Чуен тавышы кебек яңгырады...
Бу поэмада Фатих Кәрим шагыйрь Һади Такташ салган вздәж бара. Ләкин аны гади кабатлау белән генә чикләнми. Җиһанша образы — «Киләчәккә хат- лар»дагы Мохтар картның дәвамы да. Такташның Фатих Кәрим иҗатына булган йогынтысы бу әсәрдә аеруча нык сизелә.
Шагыйрьнең сугышка кадәр язылган әсәрләре арасында иң әһәмиятле һәм вур күләмлесе—«Аникин» исемле поэма. Аның иҗатында зур урын тоткан халыклар дуслыгы темасы бу әсәрдә аеруча тулы гәүдәләнә. Совет чик сакчыларының батыр һәм авыр хезмәтенә багышланган бу поэмада Михаил Аникин белән Галим Ибраһимовның эчкерсез дуслыгы турында сөйләнә. Диверсантлар белән бәрелештә, иптәшен коткарам дип, Аникин үзе һәлак була. Поэма алга таба Фатих Кәримнең күп кенә әсәрләрендә урын алачак зур мәсьәлә турында — үлем һәм үлемсезлек турында уйланулар белән тәмамлана:
Еллар үтәр, ләкин бу кабергә Бертуктаусыз чәчәк салыныр. Һәрбер шагыйрь аңа карап язган Җыры белән илгә танылыр;
Бу җыр аша, үткән ялкыннардан
Романтика кабыныр яшьләрдә. Өйрәнерләр яшьләр хыялларны Тормыш итү өчен яшәргә.
Татар совет әдәбиятында «Аникин» поэмасы батырлыкка чакырган әсәр булып яңгырады. Берничә ел узгач, совет халкы фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтте. М. Җәлил, Н. Баян, Ә. Фәйзи, С. Хәким, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗи кебек шагыйрьләр белән бергә, Фатих Кәрим дә шул батырлык турында ашкынып җырлады.
1941 елда ул гади солдат булып фронтка китә. Кулына корал тотып фашистларны кыйный-кыйный, гади солдаттан Совет Армиясенең офицерына кадәр зур юл уза. Аның поэзиясе дә алгы сафта, сугышның ут сызыгында була. Ватан сугышы елларында аның таланты әдәби осталыкның иң югары ноктасына күтәрелә. Вакыйгаларның асыл мәгънәсенә тошенү, тормыштагы хәлләрне тирәнрәк аңлау өчен, шагыйрьгә «вакыт аралыгы» кирәк булмый. Беренче көннәрдән үк аның каләме ил, халык язмышына аһәңдәш яңгыраш ала. Без монда, барыннан да бигрәк, шагыйрьнең фронтка киткәндәге уй-хисләрен
ИЛДУ9 АХУНЖ.АНОВ
чагылдырган «Дусларга» исемле шигырен күз алдында тотабыз. Шагыйрьнең фронт лирикасы шушы әсәрдән башлана. Аның фронт лирикасына хас төп ике хис—мәхәббәт һәм нәфрәт хисе дэ— башлап шушы шигырьдә аеруча тулы чагыла.
Фатих Кәрим поэзиясе Ватанны чын улларча ярату хисе белән сугарылган. Аның лирик герое, аерылмас җепләр белән, халык тормышына бәйләнгән. Нәрсә турында гына язмасын, шагыйрьне халык. Ватан язмышы турындагы уйлар борчый. Һәм ул уйлар гел шатлыклы, күтәренке тоннарда гына булмаска мөмкин Шагыйрьнең фронт лирикасы чакыру, лозунг характерындагы әсәрләрдән генә тормый. Авыр сугыш елларында иҗат ителгән ул шигырьләрдә моң-сагыш та. борчулы хисләр дә җитәрлек. Әгәр аларны рәттән укысак, безнең алга күп кайгы һәм авырлык күргән, кырыс фронт тормышының бөтен кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган гади солдат образы килеп басар. Кайбер минутларда аның күңелен авыр сагыш каплый, ул еракта калган туган җирен, сөйгән ярын уйлап моңлана:
Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен
Гөрли-гөрли канат кагына.
Кагына да уйнап очып китә
Син яшәгән шәһәр ягына.
Нигә мин дә ак күгәрчен түгел.
Ярсып очар идем шул якка.
Очып барып иркәләнер идем.
Сыеныр идем синең кочакка.
Мондый хисләрнең тормышчан нигезе бар. Бу — рухи хәерче кешенең өметсезлеге дә, бөтенләй төшенкелеккә бирелү дә түгел. Биредә шагыйрь күңеленә бөтенләй башка хис. кешене күтәрә, горурландыра торган патриотизм хисе. Ватан белән бергә булу, аның бәйсезлеген яклап көрәшкә чакыру хисе кагылып уза. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» исемле икенче бер шигырен дә тыныч күңел белән укып булмый.
. Көзге төн. салкын, шыксыз җил исә. вак яңгыр сибәли. Ул солдатларның өс-башын чылаткан, аларны туңдырып-өшетеп бетергән. Шул яңгыр астында солдатлар, бернигә карамый, берни сөйләшми, үлгән иптәшләренә кабер казыйлар...
Әмма бу шигырьдә дә өметсезлеккә бирелү әсәре юк. чөнки беренче юлларыннан соңгы юлына кадәр шигырь хәрби бурычны тирәнтен төшенү, сугышның корбансыз булмавын аңлау хисе белән сугарылган. Хәтта шагыйрьнең үз үлеме турындагы фикерләр дэ (алар Фатих Кәримнең фронт лирикасында шактый еш очрый) авыр тәэсир калдырмый. Чөнки биредә дә без, беренче чиратта, үлемнән коты очкан куркак җан белән түгел, ә халык язмышы өчен борчыла торган батыр йөрәкле кеше хисләре белән очрашабыз:
Никтер бүген кайгы басты мине,
Искә төште бер көн үләсем;
Син. билгеле, минем бу сүзләрдән,
Юатмакчы булып, көләсең.
Кайгырам мин. гаять кыска гомер
Ялкынланып янсын иде дип;
Үзем үлгәчтен дә, хезмәтләрем
Җанлы булып калсын иде дип.
Менә • Ватаным өчен» исемле шигырь. Әле генә телгә алган шигьгрьдәге кебек, биредә дә шагыйрь яшәү һәм үлем турында уйлана. Һәм бу юлы да поэзиянең мәңгелек темасы кешелекнең якты киләчәге өчен барган көрәшнең
үлемсезлегенә, мәңгелегенә нык ышанган совет кешесе позициясеннән торып хәл ителә:
Бәлки бу хат соңгы хатым булыр. Иң дәһшәтле утка керәмен, Шулай булып калса, кояшны да Бүген соңгы тапкыр күрәмен...
Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе. Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.
Фатих Кәримнең фронт лирикасы эмоциональ төсмерләргә ифрат бай 2 булуы белән аерылып тора. Бүген без аның ул чор иҗатын сугыш елларындагы g иң матур, иң үзенчәлекле шигъри документларның берсе төсендә кабул итәбез. 2 аның иҗатында без рәхимсез дошманга каршы авыр көрәштә җиңеп чыккан ь совет кешесенең бай рухи дөньясы белән очрашабыз. Хәлбуки, шундый вакыт- 2 лар бар иде, шагыйрь лирикасының нәкъ менә шул диапазон киңлеге, совет о кешеләре өстенә төшкән кайгылар һәм сагышлар турында кыю итеп, эчкерсез о итеп яза белүе аерым тәнкыйтьчеләрне аптырашта калдыргалады. Андый тәнкыйтьчеләр фикеренчә, сагышлы мотивлар, үлем турындагы уйлар, имештер. ♦ шагыйрь иҗатының сугышчан рухын киметәләр иде. Бүген исә. вакытлар ® узганнан соң, андый карашларның урынсыз булуы ачык күренә. Кырыс фронт х тормышын тасвирлаганда, бары чын дөреслек кенә укучыны дулкынландыра, < аны үз артыннан ияртә ала. Сугыш елларында совет әдәби ятының алгы сафына чыккан поэзия тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Фронтовик шагыйрь. Социалистик £ Хезмәт Герое К. Симонов бу хакта түбәндәгечә яза: «Сугыш, һәр көн куркыныч х астында яшәү кешеләрдә бер-берсенә ышаныч һәм дуслык хисләре тәрбияли. Бергә сугышта булган, бергә куркыныч астында калган кешегә икенче көн үк дус дип дәшәләр. Шул ук вакытта сугыш, һәр чак янәшәңдә йөргән үлем, аның белән бәйле барлык тойгылар бернинди ялганга урын калдырмый. Аларның 2 шатлыклы һәм кайгылы, күңелле һәм сагышлы тормышлары турында дөресен. “ бары дөресен генә язу — солдат шагыйрьдән иң элек шул таләп ителә».
Фатих Кәрим шулай эшли дә. Әле сугышка хәтле үк, 1939 елда, тәнкыйтьнең үз лирикасының киңлеген чикләргә маташасын сизгәндәй, ул «Син кызганма йөрәгеңне...» дигән шигырь яза. Ул — шагыйрьнең кешегә хас бөтен нәрсәләрне сурәтләргә хакы булуы турында:
Син кызганма йөрәгеңне. Янсын ул, янсын.
Кешеләргә факел булып, Алдыңда барсын.
Богаулама хыялыңны.
Җәйсен канатын.
Менеп айкасын ул күкне,
Йолдызлар артын.
<
Сугышның буеннан-буена гади солдат белән иңгә-иң барган Фатих Кәрим батырлыкның ни икәнен әйбәт белгән. Коры шапырыну гына батырлык түгел әле. чын батырлык рухи ныклыкта, иң авыр кайгыдан, иң тирән сагыштан чыга белүдә күренә. Фатих Кәрим талантының боек гуманистик көче нәкъ шунда.
Фатих Кәрим поэзиясенең гуманизмы тирән фәлсәфи характерда. Совет халкының фашизмга каршы көрәше, безнең бөтен поэзиябездәге кебек үк. аның иҗатында гуманизм белән кешелексезлекнең кискен бәрелеше төсендә сурәт
ләнә. Көнбатыш Белоруссиядә, Припять елгасы буенда, шагыйрь кеше үтерүче явыз фашистны очрата. Менә аның портреты:
Менә аны... аны китерәләр,
Тора дар агачы янында,
Түбән игән башын, йөзе кипкән, Кешегә хас җылы караш беткән. Тик вәхшилек калган канында.
Кылган вәхшилекләре өчен җинаятьче хөкемгә тартыла. Шул бер кеше мисалында бөтен вәхшилек, кешелексезлек, фашизм хөкем ителә. Бу ерткычтан үч алуны хәтта табигать үзе дә хуплый кебек—
Билгеле булганча, шигърият узаманнары иҗатында пейзаж һәр вакыт актив роль уйный, ул тормышта барган вакыйгаларга битараф булмый Ләкин пейзажның тәэсир көче төрле шагыйрьдә төрлечә. Берәүләрдә пейзаж образлар системасында иллюстрацияләү вазифасын гына үти, икенчеләрендә, Фатих Кәрим иҗатындагы кебек, әсәрнең төп идеясен ачыклый торган көчкә әйләнә. Поэтик форманы, аерым алганда, пейзаж формасын шулай тирән сиземләү очракларын без тагын М. Җәлил, Ә. Фәйзи, С. Хәким әсәрләрендә, шулай ук иҗатлары белән фашизмны җиңү өчен көрәшкән башка шагыйрьләр иҗатында күрәбез.
Совет шагыйре буларак, Фатих Кәрим ике система арасында башланып киткән дөнья сугышына битараф карый алмый иде. Шагыйрь иҗатының гуманизмы — сугышчан характерда, аның гуманизмы кешелек язмышы өчен шәхси җаваплылык хисе белән сугарылган. Асылда Фатих Кәримнең бөтен иҗаты иске тормышның чүп-чарына каршы юнәлдерелгән. Сугышка кадәр язган шигырьләрендә ул мәхәббәтне зурлый, хезмәт поэзиясенә дан җырлый, шунда ук дошманнарга каршы көрәшергә әзер булырга, уяу булырга чакыра. Һәм менә хәзер, ул көрәш бөтен кискенлеге белән башланып киткәч, шагыйрь Ф. Кәрим алардан аяусыз үч алырга чакыра. «Хәнҗәр» — шул хакта сөйли торган шигырьләрнең берсе. Анда шагыйрь үз эшенең хаклыгына тирән ышанган халык исеменнән:
Авыр язмышыңны хәл иткәндә.
Мин читтә түгел, илем;
Йөрәген тотып, немец ава артка.
Кулымда хәнҗәр минем,
— ди. «Мин — гуманист» шигыре дә шундый. «Хәнҗәр» шигыре кебек, аңа да М. Горь кийның: «Әгәр дошман бирелмәсә, аны тар-мар итәләр», дигән канатлы сүзләре эпиграф була алыр иде. Шуның белән бергә, бу шигырьне шагыйрьнең бөтен фронт лирикасы өчен программа характерындагы әсәр дип санарга була.
Мин — бер шагыйрь, тойгы хис кешесе.
Яратам мин кошлар сайравын;
Мин — гуманист, сөям дөньяны.
Акмасын, дим, җирдә кеше каны, Гуманизм — минем байрагым...
Фашистларны кем күбрәк кырса.
Ул үзенең туган илендә
Чын гуманист булып мактала, Даны җырга күчеп кабатлана Ирек сөйгән халык телендә.
Фашизмга, караңгылык дөньясына карата бу кадәр нәфрәт, дошманлык хисләренең чыганакларын шагыйрьнең коммунистик карашлары ныклыгыннан, аның көрәшче һәм трибун характерлы булуыннан эзләргә кирәк. Аның лири-
касының гражданлык көче хис һәм омтылышларының әнә шундый масштаблы булуында чагыла. Фатих Кәримнең сугыш елларында лирикадан поэзиянең эпик формаларына җиңел күчеп китә алуын да шуның белән аңлатырга кирәк. Шәхси кичерешләре белән генә юанып яшәгән шагыйрьләргә мондый күчеш бөтенләй бирелми яки бик авыр бирелә. Фатих Кәримнең лирик «мин»е исә кешеләргә, замандашларына һәр вакыт йөз белән карап яшәде. Ул алар ф белән бергә яшәде, замандашларын, үзен белгән кебек үк, тирәнтен белеп һәм _ аңлап яшәде. Аның фронтта дуслары бик күп иде, алар турында тагын да күб- Н рәк җырлау өчен шагыйрьгә бары бер нәрсә — вакыт җитмәде. г
Шагыйрьнең эре күләмле әсәрләре арасында «Тимер һәм тимерче» балла- s дасы аерылып тора. Анда совет солдатының монументаль образы иҗат ителгән. Олы яшьтәге колхоз тимерчесе Саттар фронтка китә һәм беренче сугышта ук £ дошман танкысы белән йөзгә-йез очраша. Хикәя искиткеч киеренке төстә баш- е ланып китә. Буйдан-буйга кабатланып килгән рефрен вакыйгаларның киерен- х келеген тагын дакөчәйтә төшә: g
п
Тимерчеме тимер тавына, н
Таумы тимерчегә бәрелер... ш
U2 CD
Дошман танкысы белән бәрелештә тимерче Саттар җиңеп чыга: *
S
Яна дөрләп ләгънәт утында,
Яна танк — кара тәреле;
Тимерчегә килеп бәрелде
Тимер тавы сугыш судында.
Балладаның соңгы юллары фашистларның тәмам тар-мар ителәчәгенә ныклы ышаныч булып яңгырый:
Танк ватыкларын сандалга
Салыр бер көн безнең тимерче, Чүкеч үтә йөртеп бар көчен, Богау ясар һәрбер вандалга.
Фатих Кәримнең «Идел егете», «Кыңгыраулы яшел гармонь», «Партизан хатыны», «Үлем уены», «Өмет йолдызы» кебек поэмалары да совет поэзиясенең югары казанышлары рәтендә тора.
Зур булмаган очеркта аның бөтен әсәрләрен санап чыгу мөмкин түгел. Фронтта ул, шигырь, поэмалар белән бергә. «Разведчик язмалары»н һәм «Язгы төн» исемле повестен яза. Шунда ук «Шакир Шигаев» исемле драмасын иҗат итә. Әгәр аңа хас шигъри күремне искә алып фикер йөртсәк, аның яңадан-яңа әсәрләре өчен сюжет һәм темаларны ничек табуы җиңел аңлашылыр. Ул үз иҗатына ташламалар ясарга яратмый. Аның каләме астыннан чын оста кулы белән эшләнгән тулы канлы сәнгать әсәрләре чыгып тора. Һәм аларның берсе дә тыныч бүлмә шартларында, яшел абажурлы лампа куелган язу өстәле янында түгел, ә сугыш обстановкасындагы авыр шартларда, һөҗүм сугышлары тынып торган буш араларда, сукыр лампа яктысында язылган. Бу шулай ук батырлык — хезмәт батырлыгы иде. «Кереш җыр» исемле шигырендә шагыйрь үзе болай ди:
Мин рядовой солдат бу сугышта. Тик бер нәрсәм белән аерылам; Рядовойлар төнен йоклаганда, Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне, Янып җыр язарга тотынам.
ИЛДУа АХУНЖАНОВ ф
Фатих Кәримнең фронт лирикасы ниндидер моментларда Муса Җәлилнең Ленин премиясе белән бүләкләнгән Моабит шигырьләре белән аваздаш яңгырый. Чыннан да, сугыш елларында алар татар поэзиясенең иң якты йолдызларына әйләнәләр. Ләкин ничектер шулай килеп чыкты, без ул йолдызларның икенчесенә — Фатих Кәримгә игътибар биреп җиткермәдек. Фатих Кәрим иҗатын пропагандалаучылар бармак белән генә санарлык. Бу әдәби тәнкыйть алдына аерым бурыч куя: икенче йолдызның иҗат тәҗрибәсен дә ныклап өйрәнергә һәм шул юл белән татар поэзиясенең диапазонын киңәйтә төшәргә кирәк.
Туп тавышлары күптән тынды. Әмма Фатих Кәримнең сугыш турындагы шигырьләре еллар узу белән тоныкланмый гына түгел, киресенчә, укучы йөрәгенә тагын да кадерлерәк, якынрак була бара. Аның язганнарын укыганда, безнең алга гади һәм тыйнак, чын йөрәктән халкын яраткан шагыйрь үзе килеп баса. Ул шигырьләрне укыганда безнең күз алдына шагыйрь туган якларның матур табигате, зәңгәр һавалы иксез-чиксез киңлекләр, мәһабәт Дим елгасы килеп баса. Шагыйрь шунда. Дим елгасы буенда туган. Ул аны бик яраткан, үзенең җырларында мактаган. Ул элеккеге Кенигсберг яныннан гына агып узган Дейм елгасын да күрергә өлгермәгән. Өлгермәгән, чөнки дошманны тәмам тар-мар итеп бетерергә берничә атна гына калып барганда, сугышчан заданиене үтәгәндә, әлеге елга яныда һәлак булган. Үзара рифмалашып килгән шигырь юллары кебек, исемнәре бер-берсенә ифрат якын булган шушы ике елга арасына зур шагыйрьнең бөтен тормышы сыеп бетә. Сыеп бетә... Ләкин бу бары географик яктан караганда гына шулай. Аның поэзиясенең әһәмияте исә бу географик киңлекләр белән генә чикләнми, әлбәттә. Үзенең «Теләк» исемле шигырендә шагыйрь болай яза:
Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде.
Олы шагыйрьнең бу изге теләге тормышка ашты.