Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Мәкальләр һәм әйтемнәр


— Ватан — ана, Ватан — бер, шуны яклап утка кер.
— Илең якын икән сиңа—фашистны катырак кыйна.
— Безнең илгә басып кергән — шул җирдә ятып калыр.
— Күтәрелсәк әгәр бердәм, фашист мәтәлер үрдән.
— һәркайсыбыз бер җеп бирсәк, Гитлерга элмәк булыр.
— Чучка күк йөзен күрә алмас, Гитлер Мәскәүгә керә алмас.
— Көпшәңдә пуляң барында, фрицларның кыр барын да.
— Тапкырлык ул—батырлыктыр, тапкырлыкка ни җитә.
Дошманны тапкырлар кыра, тапкырлар әсир итә.
— Биштәр алганда юлга син күбрәк сал аңа кургашын.
— Аркасын күрим дисәң, дошманның маңгаена бәр.
— Кожедуб, Покрышкин бар җирдә фашист тиз керә тар гүргә.
— Дошманнан саклану өчен иң яхшы чара — һөҗүм.
— Солдат даны — штык очында.
— Әсир булганчы, үлүең хәерлерәк.
— Зирәк һәм батыр солдатның бияләе дә — бомба.
— Пуля — бал корты кебек ул: чигенеп чапсаң — чага.
— Сер саклый белмәгән солдат дошманга ярдәм итә.
— Начар укчының мишене — кухня ишеге булыр.
— Ватан бүләге — намус сафлыгы, Ватан бүләге — йөрәк шатлыгы.
— Дошман поездлары шартлау — партизанның шатлык авазы.
— Партизан күзе ерактан күрә.
— Фашистлар — кырык, без—икәү, булышчыбыз—зирәклек.
— Эт булып өрмәсен дисәң, полицайның башын кис.
— Партизан даны — фашистның койган каны.
— Партизан иң яраткан төн — соңга калып таң аткан төн.
— Куян капкыннан курка, ә фашист — партизаннан.
— Гитлер тузгый, Гитлер шашына — димәк, тиздән дарга асыла.
— Курск дигән дугада дошманның биле бөгелде.
— Патша таҗы киеп Гитлер Мәскәүгә кермәк иде.
Бетте Гитлер, бетте гаскәр — гүрләре күмәк инде.
— Илбасарны тар-мар итеп Берлинга килеп кердек.
Гитлерны — фашист сыртланын — шул өндә дөмектердек.