МИНЕМ ҖИҢҮ КӨНЕМ
утызынчы майның иртә таңы иде ул. Австриядәге Линц каласы янында американнар белән очрашканнан соң, безнең солдатлар машиналарга төялешеп үз частьларына кайтып баралар иде. Арттагы грузовикның кузовына бер яшь кенә солдат (ни сәбәп белендер) ялгызы туры килгән. Ул бер басып бара, баскан урынында сикергәләп биеп тә ала һәм, күкрәк киереп, бар булган тавышына кычкырып җырлый; үзе җыр уңаена, я яшелләнеп яткан чәчүлекләргә, я юл читендәге Америка солдатларына,
я каршы очраган крестьяннарга мөрәҗәгать иткәндәй, кулларын канат сыман җәеп-җәеп җибәрә. Аның бөтен торышын әле дә хәтер-лим. Җыры да күңелемдә:
Так будьте здоровы, живите богато, А мы уезжаем до дому, до хаты...
Хикмәт җырның сүзләрендә генә түгел, ә яшь солдатның күңеле нәкъ менә шушы сүзләрне җырларга теләвендә, аның дүрт ел буена котырынган яңгырдан һәм давылдан соң исән-имин калган бөтен тереклек күренешләренә карата изге теләктә булуында. Иген басуларының да, Америка солдатлары һәм Австрия крестьяннарының да — бөтенесенең дә утлы давылда исән калуында үзенең дә катнашы бар дип исәпли иде ул солдат. Чынлап та, ул бик хаклы иде.
Тормыш безне зур шатлыклар кичергәндә дә гамьсез күңелле булмаска өйрәтте, һәм без бик кыйммәт хак түләп алдык бу сабак һәм акылны. Җиңү турындагы сүземне шушы борчулы, ләкин котылгысыз уйлардан башлап җибәргәнмен икән, аның өчен мин баягы сабакка бурычлымын.
Хәтерлим мин аны — тынып калган сугыш яланында Җиңүнең тәүге иртәсе туган чакны. Көнчыгышта — күк гөмбәзенең яртысыннан артыгы тиңдәшсез якты балкыш белән чолганган, Көнбатышта соңгы сыек шәүләләр төссезләнеп тарала. Соңгы кисәү башлары көйрәп ята. Аяк астында — яшеллеккә күмелгән җир, баш очында — төпсез күк зәңгәрлеге. Соңыннан ишетеп белдем: ул көнне Өфедә, озын һәм тынгысыз кышның озын сулышы булып, мамык кар яуган. Өфелеләр: күк йөзе кешенең гайрәте алдында баш иде — ак тукымасын җиргә җәеп салды, дип бер-берсен шаяртып та алган-нардыр әле, мөгаен.
Тугызынчы май көнен инде ничәнче тапкыр каршы алдым, ул көн һәр чак кояшлы да булмады, ләкин минем өчен Җиңү көне үзем беренче тапкыр күргәнчә калды. Һәм җиңүнең төсе минем аңыма сеңде. Ул төс кызыл да, ак та түгел, ә яшел, ямь-яшел. Бу төс — яңа гына бөреләнеп чыккан яфраклар, яңа гына калыккан уҗым төсе, өр-яңадан башланган яшәү төсе. ♦
Бу безнең тәмам җиңүебез иде. Ләкин аның тамырлары, аның § рухи чыганаклары, аның юл маяклары кайда соң? Аның тамыр- = лары, аның чыганаклары бик еракта. Бик-бик еракта. Минем буын * кешеләренең йөрәгенә җиңүгә булган ышаныч беренче комсомол i анты белән сеңде. =
Туган илебез һәм партиябез һәр вакыт безне искәртеп килделәр: * нинди дә булса аерым бер ил белән түгел, ә үзебезнең сыйнфый u дошманыбыз, кешелек дөньясының иң явыз дошманы — герман = фашизмы белән аяусыз көрәш булачак, шуңа әзер торыгыз, диде- г ләр. Бәлки нәкъ менә шул көндә олы сугыш чыгуы стратеглар ♦ карашы буенча көтелмәгән хәл булгандыр. Ләкин ул сугышның г җиңәчәген алдан ук тою һәм аңа рухи әзерлек минем яшьтәшлә- = ремнең бөтен барлыгын, әхлакый асылын тәшкил итә иде. Без £ җиңүгә, бары тик җиңүгә генә әзерләндек. Булачак сугыш хакын- * дагы беркатлы кинокартиналар, без күрсәтәчәк батырлыкларны с мактаган шалтыравык җырлар, дошман җире буйлап тантаналы * рәвештә генә атлап үтәчәгебез хакында теге яки бу эшлекле тара- и фыннан уйламыйча әйтелгән фразалар тәэсирендә без яулап алына- 2 чак Җиңүне кайчакта бик җиңел эш, бары тик үзебезнең ихтыярыбызга гына бәйле нәрсә итеп күз алдына китергәнбездер бәлки. Шул ук вакытта, минем уемча, җиңел җиңүгә омтылу безнең бердәнбер өметебез булып әверелергә өлгермәгән иде. Безнең һәркайсы- бызның рухында сугышчы характерын, сугышчы ихтыярын формалаштыра торган эш, өзлексез эш дәвам итте.
Әйткәннәргә бер мисал рәвешендә, үземнең ул чакта яңа гына башланган иҗади биографиямнән бер фактны искә төшереп үтәм. Ул чакта, сугыш башланыр алдыннан, байтак кына шагыйрьләр гражданнар сугышы еллары героикасына һәм романтикасына мөрәҗәгать итә торганнар иде. Аларның әсәрләрендә халык эше хакына батырлык күрсәтү, идеал хакына үз-үзеңне корбан итү җырлана торган иде. 1938 елда мин гражданнар сугышының яшь солдаты турысында — йөрәген һәм комсомол билетын дошман пулясы тишеп үтүдән һәлак булган яшь батыр турысында шигырь яздым. Ул шигырь: «Үлем өчен яшәмәдем, ә яшәү өчен үләм»—дигән сүзләр белән тәмамланган иде. Ул сугышчы минем идеалым иде, мин аның язмышын уртаклашырга әзер тора идем һәм шуңа күрә дә шушы шигыремне язган идем.
Дүрт ел вакыт үткәч, чалт аяз август иртәсенде, дошман минасының ярчыгы минем комсомол билетымны һәм язучылык билетымны тиште, бәхеткә каршы, бу ярчык йөрәгемнән чак кына түбәнрәк үтте һәм мин исән калдым. Минем белән янәшә баручы дустым Фомин шул ук минаның ярчыгыннан үлем ярасы алып һәлак булды. Байтак еллар үткәч кенә, мин бу хакта шигырь яза алдым,— ул чакларда онытылып җитмәгән яраны кузгатуы авыр иде. Чөнки мин Фоминны бик ярата идем һәм әле дә яратам. Ул шигырьдә түбәндәге юллар бар:
Икебезгә тиде берьюлы
Бер мннанын ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда Текә яр читендә — кабердә. Икенчесе — минем тәнемдә.
Инде шуны раслап әйтеп була: дошман белән алдагы бәрелешләр минем буын егетләре өчен гел тантаналы җиңүләр белән генә бизәлгән гаҗәеп романтика гына түгел иде. Без теш-тырнагыбыз белән янып-ярсып сугышырга һәм, кирәк була калганда, Ватаныбыз өчен каныбызны да, җаныбызны да бирергә әзер тора идек. Сугышта үлемнең кешеләрне сайлап тормавы да билгеле иде безгә. Аннан соң Хасан күле янындагы бәрелеш, Фин сугышы кешеләрне җитди нәрсәләр хакында җитди уйларга өйрәтте. Безне сугыш белән куркытмадылар, өркетмәделәр һәм, минем уемча, шулай итү яхшы да булган. Без сугышның котылгысызлыгына ышана идек: ул чакта сугышның булмый калуы мөмкин түгел иде, чөнки безнең дошманнарыбыз шуны тели иде.
Ә җиңү очкыны инде безнең йөрәкләребездә иде. Менә шуңа күрә сугышның тәүге айларындагы авыр уңышсызлыклар совет кешеләренең күңелләрендә таркаулык, каушау тудырмады, алар коелып төшмәделәр, уңышсызлыклар безне тагын да ныграк, җыйнаграк булырга, ярсурак һәм түземлерәк булырга өйрәтте. Элек ишетелгән шалтыравыклы җырлар да, беркатлы кинокартиналар да, әллә кайчан күрелгән төш кебек, бик тиз онытылды. Солдат үз Ватаны белән йөзгә-йөз, күзгә-күз торып калды һәм ул соңгы елларда инде онытыла да башлаган сүзне беренче тапкыр бөтен барлыгы белән әйтте: ул иленә «Россия» дип эндәште. Бу сүзгә безнең иксез-чиксез Союзыбызны, аның буыннар төпкеленнән килгән тарихын һәм ныгыган социалистик нигезен, аның бөтен җирләрен һәм халыкларын бергә сыйдырып әйтте. Россия!.. Россияне якларга һәм саклап калырга кирәк иде, ә Россия кысылганнан-кы- сыла бара иде.
Әрнүдән-сызланудан йөрәк кысыла иде. Без бөтен халык фаҗигасе өчен кем гаепле булуын тикшерми идек һәм шунлыктан әрнү һәм ярсу күңелгә тагын да тирәнрәк үтеп керә, безне шашу чигенә җиткерә торган иде.
Ул авыр көннәрдә мин хәрби элемтә училищесында әзерлек үтә идем. Кайсы чакта без үзебезне, шушындый көннәрдә тыныч каланың тын монастыре дивары эчендә посып ятуыбыз өчен битәрләп, үз илебезгә лаеклы уллар түгелдербез, дип исәпли торган идек. Безнең взводта игътибарлы, ярдәмчел һәм бик күндәм курсант — Киев университетының элекке доценты Заславский бар иде. Ул стенографик тизлек белән яза ала, һәм шуңа күрә дә радиорубкадан көн саен соңгы хәбәрләрне язып алып кайтып, безнең взводны таныштырып тору бурычы аңа тапшырылган иде. Ул көн саен дошман кулына калдырылган дистәләгән калаларның исемлеген алып кайта. Мондый хәл байтак вакытлар дәвам итте. Ике-өч атнадан соң, хәвефле хәбәр ташучы Заславскийга карата бөтен взводта сүз белән әйтелмәгән көчле нәфрәт уянды. Бу яхшы күңелле кеше белән юньләп сөйләшми дә башладык. Көннәрдән бер көнне ул үзенең туган каласы Киевның дошман кулына калдырылуы хакында хәбәр алып кайткач, аны юатып җылы сүз әйтүче дә булмады. Безнең һәрберебез яман хәбәр китерүче чапкынның башын кисеп ата торган көнчыгыш ханы сыманрак булып киткән иде. Заславский моны белеп тора, түземлелек күрсәтә һәм тапшырылган бурычны үз-үзен аямый үтәвен дәвам итә. Ул безнең гаскәр- ләребезнең Мәскәү янындагы беренче җиңүенә кадәр түзде. Беренче әйбәт хәбәрне алып кайтты да яңадан радиорубкага йөрүдән баш тартты. Без барыбыз да иркен тын алдык, ләкин Заславский алдында бик уңайсызландык. Аның теге чактагы хәле ничек булганлыгын әйтеп бетерерлек кенәмени! Әмма без дә гаепле түгел идек бит инде. Йөрәкләребез әрнүдән шулай булганбыздыр. Шушы
чигеннән үк чигенгән, кара көзгә хәтле чигенгән, каты яраланган. Кырык икенче елның язында тагын да фронтка әйләнеп кайткан. Без Орел юнәлешендәге Липцы районында оборонада тора идек. Савельев батальонына көннәрнең берендә — иртәгә таң белән һөҗүмгә күчәргә һәм дошман кулындагы бәләкәй генә бер авылны сугышып алырга дигән боерык бирелде. Һөҗүмгә әзерләнгәндә Савельев — болай да озын һәм зифа буйлы бик сылу егет — тагы да үсеп, матурланып киткәндәй булды. Аның күзләрендә моңа тиклем миңа таныш булмаган очкыннар уйный башлады. Ел буе диярлек оборонада торганнан соң тәүге тапкыр һөҗүмгә күчәргә! Уен эш түгел бит. Беренче һөҗүм!
Иртәнге эңгердә батальон бик каты сугышлардан соң әлеге авылга бәреп керде. Дошман чигенә башлады. Автоматтан ут яудырып, Савельев иң алдан йөгерә иде. Ул карлыккан тавыш белән шашыр чиккә җитеп кычкыра: «Җиңү! Җиңү!» Авыл уртасына җитәрәк дошман минасының ярчыгы аның уң беләген өзеп алып китте. Ә ул һаман йөгерә бирде. Үзе йөгерә, үзе кычкыра: «Җиңү! Җиңү!» ди. Батальон авылның аргы очына чыкканда гына бу олы гәүдәле кеше йөгереп барган килеш җиргә ауды. Пуля комбатның башын тишеп үткән иде. Аның чибәр йөзе шунда ук алсу канга манчылды. Моны мин үз күзләрем белән күрдем. Без, комбаттан калышмаска тырышып, инде аның үзе өчен кирәге дә калмаган элемтә линиясен сузып килә идек. Үз гомерен корбан итеп булса да, яулап алынган бу тәүге җиңүне бик-бик тели иде ул. Дусларыбыз соңыннан, комбат бик мәгънәсез һәлак булды, дип тә сөйләделәр. Монда мәсьәлә, мөгаен, катлаулырактыр. Читлектән кинәт иреккә чыккач, очып барган көе йөрәге ярылып үлгән кош шикелле, ярсулы куанудан һәлак булды бугай комбат Савельев.
Сугыш, асылда, бик авыр эш ул. Батырлыктан тыш, көч-куәт, түземлек, сабырлык кирәк. Мин бер элемтәчене беләм: ул, үзенчә итеп әйтсәм, элемтә катушкасы күтәреп, Сталинградтан Берлинга хәтле араны йөгереп үтте... Болай карап торуга йомшак кына
әрнү һәм нәфрәт безнең җиңүгә булган ихтыярыбызны ныгытты да инде.
һәрбер сугышчының — гади солдатмы ул, әллә маршалмы — кайчакта бик шәхси генә булып күренгән аерым җиңүләреннән бердәм олы Җиңү барлыкка килде. Минем үзем өчен олы Җиңүгә юл, курку белән йөзгә-йөз очрашып, аны җиңеп чыгудан башланды. Курку ике тапкыр минем бугазымнан алды. Беренче тапкыр, авыр яраланган килеш, иптәшләремнән аерылып бәрәңге бакчасында ятып калганда булды. Баш очымнан гына кап-кара бомбалар, күңелне болгатып, ажгырып үтә. Һәр бомба минем өскә генә төбәп ташланган сыман. Мин, бәрәңге сабаклары арасына поскан килеш, җиргә ышыкланыр оялары булган коңгызлардан көнләшеп яттым. Икенче тапкыр куркуга калуым, балыкчы көймәсенә утырып, дошманның пулемет уты астында Днестр аша чыкканда булды. Ул чакта, хәрби корреспондент йомышын үтәр өчен, миңа елганың уң як ярындагы бәләкәй генә плацдармга эләгергә кирәк иде. Әҗәл белән менә-менә очрашабыз дип барганда, мин ботак очларына тиклем суга күмелгән талларга көнләшеп карадым. Аларга ут та, пуля да тими сыман иде. Уйлап карасаң, теге юлы да, бу юлы да курку мине җиңә алмады. Мин шулай дим. Бәлки ул башкачарак уйлыйдыр. Уйлый бирсен, әйдә. Мин һәр очракта да үз эшемне дәвам иттердем, бурычымны үтәдем.
17 нче мото-укчылар бригадасында хезмәт иткән чакта, минем бер иптәшем — комбат Савельев тик бер генә тапкыр хәрби җиңү яулап алды. Комбатны яхшы белә идем. Ул кырык беренче елда ил
табигатьле, назлы гына кызларның яраланып егылган баһадир гәүдәле солдатларны үз җилкәләренә салып сугыш кырыннан алып чыгуларын да күп тапкырлар күрдем мин.
Миңа артиллеристларның эшен дә, саперларның эшен дә, зенит- чикларның эшен дә еш кына күрергә туры килде. «Безнең артиллеристлар әйбәт кенә эшләп алдылар» яки «безнең летчиклар әйбәт эшләделәр» дигән сүзләр фронтта юктан гына әйтелмиләр иде бит. Бу сугышта, батырлык күрсәтү белән беррәттән, совет солдатының батыр хезмәте дә җиңеп чыкты.
Аяусыз канлы сугышка карата әйткәндә, ничек кенә килешсез яңгырамасын, шулай да, минем уемча, рәхимлелек һәм нечкә күңеллелек батырлыкның аерылгысыз юлдашлары булды дип әйтәсем килә. Кайгы-хәсрәтен дә, изге нәфрәтне дә татыган халкыбыз рәхимсез булырга үзенә юл куймады. Рәхимсезлек һәм ерткычлык күрсәтә башлаган армияләрнең котылгысыз рәвештә һәлакәткә юлыгуын тарих сабакларыннан бик яхшы беләбез. Безнең күп миллионлы, күп телле армиябезне сугышчан бер олы дуслык тыгыз берләштерде, бу бөек дуслык төрле милләт сугышчыларының, яшь һәм карт солдатларның, батырлык дәрәҗәләре төрлечә булган кешеләрнең үзара шәхси дуслыкларында да яхшы гәүдәләнде. Яраланган иптәшләренә карата чын күңелдән хәстәрлек күрсәтү, һәлак булганнары өчен хәсрәтләнү, хәтта әсир төшкән дошманыңа рәхимле булу, азат ителгән җирләрдәге ватандашларыңа кулдан килгәнчә ярдәм итү һәм аларның балаларына карата ягымлылык күрсәтү — менә шундый бик әйбәт сыйфатларын Совет солдаты соңгы мылтык тавышлары тынганга тикле югалтмады.
Минем фронт блокнотымда шундый бер язу бар. «1944 ел. Гыйнвар. Украина. Алгы сызыкта булган хәл. Оборонада тора идек. Кичке эңгердә дошман ягында пулемет тыкылдап куйды. Тагы да кабатланды. Озак та үтмәде, безнең окопка җиде-сигез яшьләрдәге бер кыз бала йөгереп килеп төште һәм дошман ягыннан үзләренең өчәүләп качуларын сөйләп бирде. Әнкәсе, үзе һәм икө яшьлек сеңе- лесе белән бергә качканнар. Әнкәсе яраланган — әнә теге калкулык янында ята икән. Яраланган әнкәсе һәм сабыйны коткарырга рөхсәт сорап, иң элек яшь кенә сержант мөрәҗәгать итте. Аңа ышанмадылар. Кирәгеннән артык кызу егет. Икенче булып урта яшьләрдәге ефрейтор Садри Камалов рөхсәт сорады. Караңгы төшкәч, ул баланы да, әнкәсен дә дошман уты астыннан алып чыкты. Теге яктан автоматлар тырылдавы тынмады. Ана исән иде әле, аны санбатка озаттык. Кечкенә кызларны иртәнгә хәтле землянкада калдырдык. Алар комсызланып ашадылар».
Бу — бик коры гына язма. Ләкин ул фронт тормышындагы бер фактны күрсәтеп кенә калмый, бәлки безнең сугышчыларыбызның үзләренең кешелек бурычларын изге итеп аңлаулары хакында да сөйли. Сугышта кешелек бурычын үтәү безнең хәрби җиңүебезне бөтен кешелек дөньясының уртак тантанасына әверелдерде.
Үземнең коралдаш иптәшләремә тылдан нинди хатлар килүен искә төшерәм, ул чакта үземә килгән хатларны әле укып карыйм. Тыл эшчәннәренең хезмәт батырлыгы фронттагы солдатларның батырлыкларына тиң икәнлеге һәммәбезгә дә билгеле. Әле мин ул хакта әйтмим. Без тылдагы хәлнең авырлыгын, андагы ачлык- ялангачлыкны чама белән булса да күз алдына китерә идек. Ләкин үзебезгә килгән хатларның берсендә дә авырлыктан зарлану гына түгел, ул турыда чак-чак кына сиздереп кую да юк иде. Безнең тылдагы туганнарыбыз нитикле түземле булганнар, бөтен авырлыкларны нихәтле сабыр кичерә белгәннәр! Мин үземнең хатынымнан 1943 елның язында алган бер хатны укып карыйм: ул,
авылның хәле әйбәт кенә, игеннәр дә уңар дип ышанабыз, бары тик җиңүне генә көтәбез, җиңү өчен яшибез, дип язган. Ә бит шул чагында авылда көн саен әллә ничәшәр мәет күмгәннәр. Бер безнең авылда гына илледән артык кеше үлгән, алар арасында минем якын туганнарым да бар. Ачлыктан интеккән авылдашларым көздән басуда ятып калган башакларны җыеп алганнар һәм агулы орлык ашап һәлак булганнар. Септик ангинадан кырылганнар алар. Тылдан килгән хатларда фронттагы солдатка ярдәм итәрлек, аның күңелен күтәрерлек хәлләр хакында гына хәбәр итәләр иде. Билгеле булганча, яман хәбәр җан көйдерә, эшкә комачаулый. Тылдагы рух күтәренкелеге, түземлек һәм сабырлык фронттагы солдатка үз бурычын, ныклы ихтыяр күрсәтеп, тыныч күңел белән үтәргә булышучы бик зур көч булды.
Миңа сабырлыкның чиктән ашуын да күрергә туры килде. Җиңүнең тәүге көнендә Дунай ярында бер карт солдат җиргә капланып үксеп-үксеп еларга тотынды. «Сиңа ни булды?» — дип сорады командир. Солдат туйганчы елады-елады да шуннан соң гына җавап кайтарды: «Минем улым һәлак булды». «Кайчан? Нигә әлегә хәтле әйтми йөрдең?» — дип борчылды капитан. Теге солдат: «42 иче елда»,— дип җавап бирде. Без башта аптырабрак калдык. Ләкин һәммәбезгә дә аңлашыла иде: бу кеше сугышның соңгы минутларына тикле үзенең эшен дә, унтугыз яшьлек улының эшен дә бергә алып барган. Инде үз хәсрәте белән йөзгә-йөз, күзгә-күз торып калган. Аңа ничек ярдәм итмәк кирәк?
һәркемгә бердәнбер Җиңү төрлечә килде. Ул хәтта төрле вакытларда килде. 28 апрельдә үк әле Венада берничә эшче парламент бинасының түбәсендәге кара чуен козгынны — фашистик свастиканы мәйданга җыелган гаять күп халык төркеменең күз алдында җан ачуы белән куптарып алып җиргә ыргытты. Мин бу күренешне күзәткәндә, янәшәдә генә торган Афина Палладаның мәрмәр сынына әйләнеп карадым — аның йөзен таш сынга хас булмаган җылы елмаю балкытып үтте шикелле. Мөгаен, бу сынга ул чакта кояш нурлары төшкән булгандыр.
Минем өчен Җиңү көне һаман да үзем нәкъ менә шул көнне күргән төсле булып кала: көнчыгышта күк гөмбәзенең яртысыннан артыгы тиңдәшсез якты балкыш белән чолганган, көнбатышта соңгы сыек шәүләләр төссезләнеп тарала, соңгы кисәүләр көйрәп ята; аяк астында яшел җир, баш очында күкнең төпсез зәңгәрлеге, һәм Җиңүнең төсен күрәм мин: ул төс — яшел, ямь-яшел. Яңа гына бөреләнеп чыккан яфраклар, яңа гына калыккан уҗымнар шундый төстә була. Өр-яңадан башланган яшәү төсе бу.
«Безнең батарея сугышчылары» китабыннан