Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. А. ШОЛОХОВКА 70 ЯШЬ


Атаклы рус совет язучысы Михаил Александрович Шолоховка 70 яшь тулды.
Гражданнар сугышы чорындагы зур тормыш вакыйгаларын, катлаулы кеше язмышларын сурәтләгән «Тын Дон» эпопеясе, 30 нчы еллардагы күмәкләшүче авыл тормышына багышланган «Күтәрелгән чирәм» романы М. Шолоховны талантлы художник, үзенчәлекле зур әдип буларак бөтен дөньяга танытты.
Шолоховның һәр әсәрендә халык тормышында зур борылыш-үз- гәрешлэр тудырган социаль вакыйгалар тасвирлана, һәм ул сурәтләгән тормыш картиналары, аның образ-геройлары чын сәнгатьчә осталык, тормышча дөреслек белән гәүдәләндереп бирелә.
Илебез язмышы өчен каты сынау булган Бөек Ватан сугышы темасы да М. Шолохов иҗатыннан читтә калмады. Ул сугышка каршы нәфрәт һәм сугыштан газап-михнәт күрүче гади кешеләргә карата тирән гуманизм хисе белән сугарылган «Кеше язмышы» исемле хикәясен иҗат итте. Матбугатта әдипнең яңа әсәре «Алар Ватан өчен сугышты» исемле романының аерым бүлекләре басылып чыкты. Биредә ул, киң эпик планда, узган зур сугыш картиналарын, каты сынау алдында калган совет солдатының батырлыгын, җиңүгә китергән зур мораль-рухи көчен күрсәтә.
М. Шолоховның иҗаты киң катлау татар укучыларына яхшы таныш. Аның «Тын Дон» һәм «Күтәрелгән чирәм» исемле романнары. «Алар Ватан өчен сугышты» романының аерым бүлекләре. «Кеше язмышы» дигән хикәясе һәм башка хикәяләре татар теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты.