КЫЗЫЛ КОШЛАР ҖЫРЧЫСЫ
1905 елның беренче маенда Казан янындагы Игумнов урманында шәһәр эшчеләренең тәүге маевкасы була. Ирек турында, патша самодержавиесенә каршы аяусыз көрәшү турында ялкынлы сүзләр яңгырый.
Шул ук көнне шәһәр байларында конторщик булып эшләүче Габдулла абзый гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Әхмәт дип исем кушалар.
Беренче рус революциясе яшьтәше Әхмәт Исхак көчле социаль тетрәнүләр барган дәвердә формалашып үсә. Җир шары өстеннән Октябрь революциясенең сафландыргыч ташкыны узганда аңа 12 яшь була. Шигъри йөрәгенең кайнарлыгын кемнәргә, нинди эшләргә багышларга? дигән сорау егет алдына бик иртә килеп баса. Аның беренче большевистик маевка булган көнне дөньяга килүе очраклы хәл булса, ә менә «Кызыл шәрык яшьләре» журналының 1923 елгы саннарында басылган «Кызыл кошлар» исемле шигыренең үк революцион пафослы романтика белән сугарылуы һич тә очраклы күренеш түгел.
Очабыз күккә!
Монда ник
Канаты сынган аккоштай ятарга?
Без — кызыл коч!
Без — кызыл кош!
Нигә җирдә ятып, тиргә батарга!
... Кызыл кошлар,
Кызыл көчләр булып күккә очыйк без!
Очыйк күккә,
Кояш,
Айны кочыйк без!
Яңа гына татар педагогия техникумын тәмамлаган унсигез яшьлек егет тарафыннан язылган бу шигырь, бер кадәр абстракт һәм риторик стильдә булуына да карамастан, киләчәкне гаҗәп дәрәҗәдә дөрес сиземләве белән игътибарга лаек. Күп еллардан соң, өлгергән шагыйрь булып җиткәч, Әхмәт Исхак совет кешесенең космосны яулавын, айны, йолдызларны «кочуын» күрү бәхетенә ирешә:
Ракеталар оча.
Ракеталар,
Урап җирне,
Айвы,
Кояшны...
Үз көченә үзе хәйран калып, Карап тора Кешелек дөньясы.
(«Ракеталар оча», 1960 ел.)
Бу ике шигырь арасында иҗади эзләнүләр, сөенечләр һәм көенечләр белән, киеренке хезмәт белән узган кырык ел гомер ята...
Тыштан караганда, биографиясе шактый гади күренсә дә, Әхмәт Исхакның поэзия өлкәсендәге юлы җиңел булмый. Комсомолның Татарстан өлкә комитеты каршындагы матбугат бүлегендә экспедитор... 1925 елдан Мәскәүдә татар телендә чыгып килгән «Эшче» газетасында әдәби хезмәткәр. Тагын өч елдан Мәскәүдә «Таш урамнар җыры» исемле беренче җыентыгы басыла. Шул елларда ул Мәскәү университеты студенты Муса Җәлил белән таныша, алар арасында ныклы иҗади дуслык башлана. Аннан, Казанга кайтып, «Кызыл Татарстан» газетасы һәм «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1939 елда Язучылар союзына член итеп алынгач, СССР Литфондының Татарстан буенча вәкиле була.
Бөек Ватан сугышы башлануга, ул фронтка китә, взвод командиры була, соңрак «Ватан чакыра» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли, каләм белән дә, мылтык белән дә дошманга каршы көрәшә.
Сугыштан соң поэтик характерының үзенчәлеге аны яңадан «Чаян» журналына алып килә (1963 елдан алып 1968 елга кадәр ул журналның баш редакторы була). Укучылар шаян табигатьле Карәхмәтне (бу — аның әдәби псевдонимы) яхшы беләләр һәм яраталар, аның һәр әсәрен түземсезлек белән көтеп алалар.
Әхмәт Исхакның ярты гасырлык иҗатына күз ташласаң, ул башкарган эшләрнең күләме дә, аның күпкырлы талант булуы да гаҗәпкә калдыра. Бу еллар эчендә шагыйрьнең татар, рус, башкорт телләрендә утыздан артык китабы чыккан. Алар арасында шигырь җыентыклары, поэмалар, әкиятләр, мәсәлләр дә, Тукайның әдәби осталыгы турында язылган гыйльми хезмәт тә, герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган брошюра да бар. «Каракаш батыр» (1940), «Өч кыз турында әкият» (1941), «Күңелле балачак» (1952), «Ташбака» (1960), «Безнең ишек алдында» (1962), «Сез аларны беләсезме?» (1982) кебек балаларга адресланган китаплар Ә. Исхак иҗатында аерым урын тота. Ул гади һәм мавыктыргыч итеп, кыланмыйча, арзанлы үгет-нәсихәт сатмыйча яза.
Әхмәт Исхак —татар халкының музыкаль культурасын үстерү эшено дә сизелерлек өлеш керткән кеше. 1951 елда шагыйрь, Г. Бәшировның «Намус» романына нигезләнеп, опера өчен либретто яза (Н. Җиһанов музыкасы). Ул татар теленә бик күп җыр текстлары, романслар, опера либреттоларыннан аерым өзекләр тәрҗемә итә. Аның сүзләренә язылган күп кенә җырларны халык үз җыры дип кабул итте.
Әхмәт Исхакның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге махсус өйрәнүгә лаек. Ул Некрасов, Гейне, Шевченко, Мәхтүм Колый, Җамбул, Тихонов. Щипачев кебек шагыйрьләрнең уннарча шигырь-поэмаларын тәрҗемә иткән кеше. Пушкинның «Руслан һәм Людмила», Навоиның «Фәрхад вә Ширин», Лермонтовның «Демон», Маяковскийның «Бөтен тавыш белән», М. Горькийның «Кыз һәм Үлем» дигән әсәрләре белән татар укучысы башлап аның тәрҗемәләре аша танышты.
Әмма Ә Исхакның ифрат күпкырлы иҗат эшчәнлегендә төп урынны анын үз әсәрләре алып тора.
Егерменче елларның урталарыннан башлап Әхмәт Исхакның әдәби осталыгы камилләшә, ул риторикадан, коры акыл сатудан котыла башлый, акрынлык белән булса да, үз йөзен таба. Ул — ачыктан-ачык социаль характердагы
шагыйрь. Шагыйрь һәр вакыт ил, халык тормышы белән яши, тормыштагы әһәмиятле вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша.
Шагыйрьнең бөек Ленин, партия турындагы иң яхшы шигырьләре дәреслекләргә керде, аларны укып, бик күп укучылар тәрбияләнде.
Әхмәт Исхак — хәтта лирик әсәрләрендә дә публицистик шагыйрь.
Ачыктан-ачык публицистик рух, алга баруыбызны тоткарлый торган күре-нешләрдән чын-чынлап әрнү Ә. Исхакны сатирага алып килә. Шул өлкәдә ул үз талантының иң көчле якларын ачты. Иң зур уңышка исә ул мәсәл жанрында иреште. «Куян һәм председатель», «Штурмчы әтәч», «Гайфи агай һәм кибернетика», «Конфликт», «Язды шагыйрь» кебек әсәрләрен бүгенге сатирик әдәбиятның чын җәүһәрләре рәтенә кертергә мөмкин.
Әхмәт Исхакиың иҗади эзләнүләре дәвам итә. бОнчы елларның азагында ул шигырь сөючеләрне ифрат матур лирик шигырьләр циклы белән куандырды. Шагыйрьнең иҗат мөмкинлекләре зур икән әле, димәк, без аннан тагын да зуррак ачышлар көтәргә хаклыбыз. Әхмәт Исхак шигырьләре, кайчандыр үзе язган кызыл кошлар кебек, гел югарыга үрли.