КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН
Ибраһим Газиның яшьтән үк күзләре ерактан начар күрә. Шул сәбәпле ул мәҗбүри хәрби хезмәттән азат ителгән була, сугыш башланганда хәрби исәптә тормый.
Сугыш башлангач, хәрби исәпкә алына, ләкин медицина комиссиясе аны һаман калдырып килә. Әмма ул фронтка китәргә барыбер әзерләнә, гаиләсен авылга озата. Ниһаять, 1942 елның мартында аны командирлар хәзерли торган курсларга җибәрәләр. Курслар Сталинградта оештырылган була. Аны биредәге врачлар комиссиясе дә уздырмый. Ул яңадан Казанга әйләнеп кайта.
1942 елның көзенә таба фронтта татар газеталары чыга башлый. 1943 елның январенда Ибраһим Гази, командировка алып, шул газеталарның берсенә китә.
Башта 4 нче Украина фронтында эшли, Карпатка җиткәч, аларның газеталары чыгудан туктый Ибраһим Гази Белоруссия фронтларының берсенә күчереп, Я. Яр- мәки, Г. Тукай һәм Г Галиев белән бер газетада хезмәт итә.
Түбәндә без укучыларга аның фронт газеталарында эшләгән елларында куен дәфтәренә теркәп барган кайбер язмаларын тәкъдим итәбез.
А. СЕРДИНСКАЯ.
13/Ш-42.
Беренче тәэсирләр.
Кичә беренче тапкыр очрашып, әле бер сүз дә әйтешергә өлгермәгән кешеләр, бүген, алынгач, очрашканда күптәнге танышлар кебек, елмаешып баш ияләр, кул биреп күрешәләр, ә үзләре әле бер-беренең исемен дә белмиләр.
Шаярган, ваемсыз сүзләр сөйләгән булалар, ләкин күңелләрендә борчылу, аерылышу кыенлыгы, алда торган билгесезлектән пошыну аларның йөзләренә чыккан, кайберләре ачыктан-ачык:
— Я, шаярган булдык, көлешкән булдык, ләкин күңелдә шаярырга теләү юк,— дип әйтәләр.
Бөтенләй икенче дөньяга күчкән шикелле, әле кичә генә сине кызыктырган нәрсәләр, бүген синең өчен ят, син дә ул дөньяга ят, ләкин, ни өчендер, үзеңнең кичәге кадерле дөньяңны кызгану да юк кебек: күңел бүгенге белән тулган.
— Иптәш военный! — дип дәшә башладылар. Кием хәрби, ләкин эчтән, күңелдән мин әле бөтенләй гражданский.
Үбешү, кочаклашу, яшерен-яшерен күз яшьләре дә ялтырап куя, бер-береңнең күзләренә карап сүзсез генә бер-береңне аңлашу...
Һич таныш булмаган кешеләр балаларының, хатынының саулыгын сорый.
Куркыныч алдыннан кешеләрдә суеверность көчәя, кешеләр төшләрен юрый, гадәттә яхшы якка юрый башлыйлар. Мәсәлән, сугышка керер алдыннан...
22/IV-42.
Яз. Җир ачылган: анда-санда тирән чокырларда, кипкән елгаларда гына агарып кар күренә. Ашыгып, күңелле гөрләвекләр ага; тургай сайрый; җирдән җылы пар күтәрелә; кара каргаларның моңлы тавышлары ишетелә; тиресләрдә тавыклар тарана; кырда, кояш астында атлар йөри; төнлә кибеп өлгергән ермаклардан көндез яңадан шаулы йөгерек сулар ташып ага._
Ераграк торган телеграмм баганалары, башларын горур күтәреп, салмак кына үтәләр; якындагылары, каядыр ашыгып чапкан малайлар кебек, йөгерешеп уза.
7/V-42.
Яз, ләкин көн шундый — катыкка манып ташласаң, мәче ашамас: җил аяктан ега, бозлы яңгыр битне яңаклый, кошлар, оча алмыйча, тизрәк җиргә сыеналар, ә тургай (гаҗәеп!) каядыр һавада һаман сайрый.
Урманнан җил соры яфракларны себереп алып чыга да камыллы басулар өстеннән өерелдереп алып китә.
Урман яланнарында үлгән яфракларны күтәреп, умырзая чәчәкләре килеп чыкканнар; әллә нинди кызыл-комач үләннәр борын белән төрткән; бака яфрагы үзенең түгәрәк яфрагын чыгарып куйган; умырзая күк, шәмәхә башмакларын асып, гомеренең кыскалыгына кайгыга талган кебек, үзенең матур башын салындырган; үлгәннәр җиргә түшәлгән, ә яшьләр, яңа дөньяга килүчеләр, үлгәннәрнең өстенә калкып, яшәү даулыйлар.. Алар үзләренең итләч сабакларына таянып, шәмәхә... күк башларын югарыга, кояшка таба күтәрәләр...
Яңа гына кар астыннан чыккан кырмыска ояларына җан кергән: кырмыскалар йөгерешеп чыгалар да кояшта җылыналар, алар әле хәлсезләр. Ниндидер кошлар чут-чут сайрый. Сары күбәләкләр оча; юеш җиргә сыенып озынборыннар тирбәлә.
Башка, җилкәгә килеп төшәргә теләгәндәй, сүрән, соры күк йөзе асылынып тора; кояш чыга да аны җиңел генә күтәреп ташлый. Җир йөзе, бөтен җан иясе, бөтен тереклек — кыскасы, бөтен дөнья җиңел сулап җибәрә һәм кояш астында балкып тора башлый.
29/V-42.
Берәү белән уртак бүрәнәләре була. Киссәң —әрәм. Ярсаң —акчасы кирәк. Нишләргә?
— Карале, Галиулла, шушыннан үзеңә кадәр күтәреп китә алсаң —бүрәнә үзеңнеке! — дигәннәр.
— Ярый! — дигән Галиулла.
Каен бүрәнәсен урта бер җиреннән алган да эһ тә итмичә иңбашына салган. Бара, ди, урман эчләп, аяклары тубыктан бата, ди Ике делянка җирне илткән дә ташлаган. Әле барып җиткәч ипләп кенә төшерү урынына, җилкә белән чөеп, каен бүрәнәсен әллә кая атып ташлаган, ди.
Башланган эш — беткән эш.
3/VIII-42.
Юл буендагы борчак шикелле, бөтен узган-барган кеше мине йолыккалап, төрткәләп узды. Юл —үлгән, һич җан әсәре юк. Күңел алар янында калды, үзем бирегә кайттым; юл буе тамагымнан яшь китмәде. Юлда яңа ат тизәге, димәк, күптән түгел ат үткән, күңеллерәк булып китте. Каядыр еракта этләр өрә, якында гына тавык җырлый, мин аңладым: велосипедым ияренең пружиналары шыгырдый икән. Девятово урманы... «А где мой папа?»
Авыллар үлгән, урамда барлыгы бер-ике ыштансыз малай белән күшәп яткан бер-ике бозау гына күреп була.
5/XII-42.
Алар яныннан кайтканда юл буе күңелдән татлы газап китеп тормады. Күрәсең, һәртөрле газап (бигрәк тә рухи газап) кешене яңарту өчен, яхшырту —
ИБРАҺИМ ГАЗИ ф КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН
облагораживать итү өчен бирелгән. Газап тбйгыларны сафландыра, күңелне сафландыра. Вак-төяк дрязгалар бик әһәмиятсез булып, мәгънәсез булып калалар... «Тәнгә мунча, җанга юк», диюе белән Тукай хаталанган булса кирәк. Җанга да мунча бар. Газап!
Мин тау күтәрелеп артыма борылып караганда, кояш чыгып килә иде. Күк итәге бордо ачык сары, чем-зәңгәр буяуларга буялган булса да, аңарда ниндидер суровость, караңгы чырайлылык бар иде. Ерактагы дәһшәтле вакыйгалар табигатькә дә йогынты ясый кебек. Алда күк карага якын зәңгәр иде, мрачно иде. Күңел каушап, растеряться итеп китте...
Сокурода көчкә кунарга керттеләр. 8 балалары бар! Әтиләре, бер уллары сугышта икән. Өй эче кырмыска оясы кебек — мыж итә. Улымны аеруча газаплы сагыну белән сагынам: үлеп китәр шикелле... Улым... Мин аның турында яза да алмыйм. Аны уйлаганда минем күңелемдә сплошной сызлау, ягъни бу газапны сүзгә әйләндереп тә булмый... Шулай ук ул да минем шикелле...
Фронтта эшләр бераз алга бара шикелле: Сталинградтан төньяктарак һәм көньяктарак безнекеләр 60—100 чакрым эчкә кергәннәр. (Бүгенге көнгә 64 мең пленный бар.)
Чыгып китәр алдыннан улым шыпырт кына: «Поцелуй меня, папа», диде. Аңлап түгел, әлбәттә...
12/XII-42.
Әйберләрнең беркадәресен җыйдым. Грушенцам бәйләгән ак оекбашны ямадым. Бу юлы мине җыеп озатып калучы да юк. Бер караганда яхшырак та. Үзем генә газапланам. Аерылышу бик авыр! Алар әле бернәрсә дә белмичә тыныч яшиләр.
15/X1I-42.
Бүген соңгы тапкыр буларак Казанның күңелгә якын урыннарын, шул исәптән Пушкин урамын, Казанка буйларын әйләнеп кайттым. Ике тәрәзә... Шул ике тәрәзә каршында бик озак басып тордым. Ике тәрәзә артында булып үткән, хәзер күңелемне телгәләп торган вакыйгалар берәм-берәм күз алдыннан үтте...
25/ХП-42.
Бүген Шәриф абзыйны җирләп кайттык. Хәтеремдә, 7 декабрь булса кирәк, Маннур кичәсенә килгәндә баскычтан йөгерә-йөгерә менеп килә иде. Мин аның болай егетләрчә йөрүенә гаҗәпләнеп:
«Әйбәт, Шәриф абзый, артыңнан җитеп булмый!» дидем. (Мин аның артыннан менеп килә идем.) Ул, гадәтенчә, междометие белән генә җавап бирде дә кереп китте. Кичәдә бик бодро утырды, һәм, бераз кызып киткәч, берничә тапкыр сикереп торгалады: «Яшә, Маннур!» дип кычкырды. Таҗи Гыйззәтнең сугышның әдәбиятка тәэсире турындагы ялгыш чыгышын төзәтте. Бик күтәренке рух белән сөйләде, гадәттә, ул сүлпәнрәк кеше иде. Ә бүген ул инде салкын туфрак астында.
31/1-43 ел. Мәскәү, юлда.
— Я, ничек соң анда?
Ул, кашларын җыерып, йодрыклары белән һаваны чүкечли башлый. Янәсе, кыйныйбыз! Кыйныйбыз! (Ул теле белән әйтә алмый. Алмый, чөнки авызы тулы икмәк — ашыйсы килгән...)
19/П-43.
Менә 23 көн инде, һаман юлда. Нинди генә җирләрдә булмадык, нинди генә идәннәрдә кунмадык, нинди генә чырайлар күрмәдек. Ашарга беткәнгә әллә ни гомер, әлегә хәтле аннан-моннан юнәтеп килдек. Бар шундый авыллар, ашарга түгел, эчәргә су алып булмый. Менә бүген дә. Ахтүбә дигән авылда туктадык.
Коеларының тирәнлеге 19 метр. Су ала алмыйлар, чөнки озын бау юк. Кар эретеп эчәбез.
Шунысы тагын, утын табып булмый. Камышинда дүрт-биш көн гел газета яктык... Йокларга ятсак, капчык-капчык солдат хатларын мендәр урынына баш астына салабыз.
23/11-43.
Зимовники. Биредә сугыш эзләре ярылып ята. Янган, җимерелгән йортлар. Үлгән атлар. Җимерелгән машиналар. Янган немец паровозлары. Янган җиңел машиналар.
27/11-43.
Кичә улымның туган көне иде. Мин төн буе кунар җир таба алмыйча, тездән пычрак сөреп, квартира эзләдем. (Дөресрәге, эзләдек.) Дөнья тулы солдат. Баш тыгар урын юк, берьяры кертмиләр. Төнге сәгать берләрдә шәһәрдән 2—3 чакрым бер авылда Сталинградтан качкан бер татар агай-энесе кунарга кертте. Чишенүгә егылып йокыга киттем. (Алдан ике төн вагонда бер тамчы йокы күрмәгән идем.) Торып, бар булганы белән тамак туйдыргач, киез итек белән пычрак сөреп комендантка квартир дауларга киттек. Ниһаять, бер ташландык йорт бирделәр. Тәрәзәләре ватык, ягылмый. Хуш исле печән өстендә шушы сүзләрне язып утырам. Безнекеләр Орелны алганнар.
Кайчан, ничек китәбез — билгеле түгел.
24/11-43.
Оҗмах нәрсә дип сорауга берәү:
— Оҗмах ул ягылмый торган бер йорттыр ки, аның идәненә печән җәелгән була,
рәхәтләнеп йоклый аласың,— дип җавап биргән, имеш.
Икенче берәү:
— Оҗмах ул кайнар су бирә торган урын.— дип әйткән, ди.
Зимовникидан самолет белән Ростовка килдек. Аннан җәяү Батайскига. Ростов өстендә кара сөрем. Бөтен нәрсә яндырылган. Кара көйгән йортларның скелетлары гына ыржаеп тора. Яньчелеп беткән немец самолетлары ауный. Телефон чыбыклары пәрәвездәй булып буталып беткән. Ярылмаган авиабомбалар. Бомба ясаган тирән чокырлар. Янган вагоннар. Чатан этләр. Шартлатылган күперләр. Сугыш бу җирдән өермә төсле үткән. Үз юлындагы барлык нәрсәне немец яндырган, җимергән, таптап-изеп киткән. Шәһәр яңа гына терелеп килә.
Ниһаять, үзебезнекеләрне эзләп таптык. (Батайскида икәннәр.) Дон елгасын аркылы чыкканда (боз иде әле), патруль:
— Каян киләсез? —дип туктатты. Окружениедән кайтмыйсыздыр бит?
Документларны тикшерде. Берничә ай буе юлда килә-килә, безнең өс-баш. кыяфәт шундый хәлгә килгән, чырайларыбыз шундый ябыккан, саргайган, безне окружениедән чыгучылар дип белде. Батайскида редакция эшенә тотындык. (Бусын хәзер өстәдем —И. Г.).
1943 елның февраль ахырында самолет белән Ростовка килеп төштем. Кар бетеп бара. Шәһәр өсте күгелҗем томанмы, төтенме белән капланган. Менә самолетның тәгәрмәчләре җиргә тиделәр. Моторлар, гөрелдәп, самолетны аэродром янына тарталар.
Шәһәрнең тетелгән булуы өстән үк күренгән иде. Хәзер бөтен детальләре белән күз алдында: менә аэродром янында ук боеприпас төягән берничә немец вагоннары өстенә бомба килеп төшкән. Вагоннарның кайсы кырын яткан, кайсы чәрдәкләнгән, авиабомбалар атылышып җиргә сибелгән, ләкин ни өчендер ярылмаганнар. Кырыкка бөгелеп, бөтерелеп беткән тимер-томыр тавы өелеп калган. Взрывная волна якындагы өйләрне ишеп ташлаган.
Без тыкрык белән шәһәргә чыгабыз. Аяк астында телефон чыбыклары чуала, патроннар, снарядлар, гранаталар аунап ята. Янган, кырыкка бөгелеп куркыныч төскә кергән танклар, автомашиналар: кайбере үләксә шикелле сузы
ИБРАҺИМ ГАЗИ ф КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН
лып ята, кайберләре үлем алдыннан, үлем газабы белән газапланган кебек, арт «аякларына» басып, бөтен гәүдәләре белән алга ыргылып торалар.
Без, тимер чыбыкларга абына-сөртенә, шәһәрнең җимереклегенә таң калып барабыз.
Без барасы җир биредән 12 километр җирдә. Биредә гомумән кызык: берәүләр әйтә 8 километр, ди, берәүләр —12; кай вакытны барасың-барасың, һаман 8 километр кала, барасың-барасың, һаман 8...
Боз өсләп Дон аркылы чыкканда патруль туктатты; өсләребез коточкыч иде. Үткәрде. Киттек. Бик озак эзләп йөри-йөри, ниһаять, таптык.
Ике-өч көннән соң Батайскидан без яңадан Ростовка күчтек. Без узган юлы Ростовның үзәген күрмәгән икәнбез әле. Ләкин үзәкнең исеме генә калган— үзе юк инде. Бер генә исән йорт калмаган: кара тәрәзәләр (дөресрәге, тәрәзә урыннары), саламдай бөгелгән тимер балкалар, ишелеп төшкән түшәмнәр. чәлпәрәмә килгән пыяла... тау-тау кирпеч —менә шул бөтен калган әйбер.
Халык гадәтләнгән. Янган красавица-йортларга берәү дә күтәрелеп карамый. Тик без генә аһ-уһ дип барабыз. Памятниклар ватылган, бакчалар киселгән. тапталган, магазиннар яндырылган, бөтен җирдә: тимер дә кирпеч, тимер дә кирпеч. Әнә кызлар көлешә-көлешә таган атыналар... Берәүләр мәктәптән кайтып килә.
Ростовта әлегә водопровод эшләми, электричество юк, мунча юк, трамвай юк.
Кичә политотделның кадрлар бүлегенә — Ростовтан 35—40 километр җиргә (һәм аннан ары хуҗалык бүлегенә) бардык... Баштанаяк пычракка манчылдым. Машинада утыра-утыра тәмам каттым.
Бүген ике сәгатьләр чистарынгач, ниһаять, пальтоларым, чалбарларым, бүрек, ботинкаларым бераз адәм рәтенә керде.
4/III-43.
Ростовта тора башлаганга да байтак вакыт үтте. Өч номер газета, бер-ике листовка чыгардык. Ләкин соңгы көннәрдә күңелне ниндидер бер корт өзлексез кимереп тора. Ьичбер күренеп торган сәбәбе юк, ә эч поша да поша. Кичәле- бүгенле бу «корт»ның сәбәбен таптым. Туган-үскән җирне сагынам икән!.. Бүген сугышлар бетеп шунда кайтсам, мостовой ташларына хәтле үбәр идем мин аның.
Биредә дә безнең җир, үз шәһәребез, үз табигатебез, ләкин Гурий Николаевич бакчасындагы топольләр, Мирәтәк урамындагы сазлык, пычрак, ындыр артындагы грива, Казан белән Мирәтәк арасындагы озын юл миңа чиксез якын. Чөнки мин шунда яшәгән, шунда минем хатыным, балам, бөтен тормышым минем шунда калган. Мин хәзер ничектер ике тормыш белән яшим: үзем биредә, күңелем анда. Алар бүген анда нишлиләр, Валерик нәрсәләр сөйли, ниләр эшли — гел шул турыда уйлыйм, «корт» һаман кимереп тора, эшләргә, яшәргә ирек бирми.
Хәзер үз илеңдә, үзең теләгән эш белән мәшгуль булсаң икән!
Биредә инде яз! Ләкин бу яз да түгел, кыш та түгел — недоразумение! Бездәге аяк астында шыгыр-шыгыр килә торган кар биредә юк. Яз көне бездә кар йомшап, боламыкка әйләнеп китә дә, суга әйләнеп, җәелеп ята, яисә гөрләп ага башлый, ә биредә әллә нәрсә шунда — үз ягың түгел диген дә бетер инде. Без, йөреп керергә дип, урамга чыктык. Ростовның иң тетелгән, ләкин кайчандыр иң матур урамнарыннан йөреп арыгач, кайтып ашадык та, мин газета алып ятып кына торган идем, тагын башланды. Башта карарга гына дип, йөгереп чыктык: шундый матур булып тезелеп киләләр, ә зенитканың төтене, ак чәчәк шикелле, таралмыйча бик озак тора. Мин авызны ачып карап торам. Халык чабыша башлады. Гөрс-гөрс шартлый, сызгыра, безне төрткәләп подвалга төшерделәр. Бомбежканың нәрсә икәнен бераз аңлый башладым... Әле бүген дә урамда ятучылар бар — җыеп бетермәгәннәр.
Бүген тагын килделәр. Әле миңа —бомба астында булмаган кешегә — кызык. Ләкин шулай да подвалда яхшырак. Бер партия үткәндә мин подвалда
идем, икенче, өченче волналарны өйдә кичердем. Сипте — борчак урынына. Гел тирә-күрше урамнарга эләкте, бу юлы безгә эләкмәде. Барып карадым — атларның эчләрен актарып ташлаган. Кешеләр ята. Өйләрнең тәрәзәләрен, ишекләрен, түбәләрен туздырып ташлаган. Бөтен урам чүп-чар белән тулган.
22-23/111-43.
Кызык күренеш. Ике бомбежка арасында урамда шаулашып балалар уйный, таган атыналар; бомба тавышы ишетүгә, җил очырып ташлаган кебек, юкка чыгалар. Бераз тынгач — тагын: көлгән, уйнап-куышып йөргән тавышлар
) 25/Ш-43.
Кичә, бүген сыерчык сайраганны тыңладым. Аларның да, бичараларның ояларын өфертеп төшергән.
Тиреслек башыннан (Ростовта) бер немец солдаты мәетен табалар. Шушы мәет өчен немецлар тиреслек яныннан узучыларны автоматтан атып үтереп торалар.
Ростов-Донда торганда машинада кайтып киләбез. Ябышкак буран. Кыр уртасында ялгыз бер ат башын җиргә төртеп тик басып тора. Тире белән сөяктән генә гыйбарәт. Ташлап калдырганнар.
Бер кыз көянтә-чиләкләр белән суга бара. Буш чиләкләрен шыгырдатуы, малай чакларны искә төшереп, күңелләрне әллә нишләтеп җибәрде.
Винтовкамның мушкасында фрицның газраилен күрәм (бер снайпердан < ишеттем). “
Яз. Кояш балкый. Чәчәккә күмелгән бакчаларда шыпырт кына үлем йөри - Шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Язгы, җылы яңгыр астында агачлар рәхәтләнеп, оеп утыралар. Һавада чәчәк исе. Яңгыр туктап та өлгермәде, кояш килеп тә чыкты. Яфрак очларындагы яңгыр тамчылары ялтыр-йолтыр килеп тора башладылар.
Ябыктым. Юарга бит калмады.
Снайпер Жидяев мондый хәйлә кулланган: немецлар озак вакыт күренмәгәч, немец ДЗОТы янындагы чүп үләннәренә ата да үләннәр дөрләп яна башлый. Тегеләр, бу ни хәл дип, йөгерешеп ДЗОТтан чыгалар. Снайпер шул арада боларның берничәсен чүкеп өлгерә.
Икенче тапкыр мондый хәйлә: үзе белән автомобиль гудогы алып бара. Гудокны кычкыртуга фриц траншеядән башын күтәреп карый. Жидяев шунда аны атып ега.
Машина безне очырта гына: артта тузан бураны айкалып кала. КПКда бер генә минутка туктатып, документларыбызны тикшерәләр дә (алгы сызыкка барганда гел тикшерәләр иде) без тагы алга, көнбатышка таба чаба башлыйбыз
Машина түбән китә башлады, алда тар гына елга күренде. Елга буена тәбәнәк тау сузылып яткан. Шушы тауга сыенып, кечкенә генә авыл утыра. Авылга кергәч, машина туктады. Шофер чиләген алып суга йөгерде. Мин карап торам. Бер кыз яшелчәләргә лейка белән су сибеп йөри. Тавыклар тирестә тараналар. Алар арасында, күкрәген киереп, әтәч басып тора. Тыныч тормыш Ә бит фронтның борын төбендә диярлек!
Шофер су алып килде. Кузгалдык. Авылдан чыкканда кызлар, кулларындагы сирень чәчәкләрен болгап, машинаны туктаттылар да безгә чәчәкләр бирделәр. Кайтышлый безгә кагылыгыз, мунча кереп чыгарсыз, диләр. Шаярып әйтәләр дип торам, чынлап икән:
— Клаваны сорасагыз, бөтен кеше күрсәтер. Бездәге кебек мунча берьяры юк,— дип калдылар.
Армиягә килеп җиттек. Врачта кундык. Яшь кена кыз. Безгә кяткшшяыи экстракт белән чәй эчерде.
Сталинградта (бер капитан сөйләде): Идел яры. Блиндаж. Җиде сугышчы Өстәрәк тагын блиндаж. Анда немецлар. Ике блиндажның да суы беткән. Эчәселәре бик килә. Немецлар язу ташлыйлар:
— Әйдәгез, сез дә. без дә суга барабыз! Атышмыйк!
8. «К. У.» № 5.
М ГАЗИ ф КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН
Ике блиндаждан да котелоклар күтәреп чыгалар да Иделгә төшеп китәләр. Бер як та атмый. Күзәтеп кенә торалар. Безнеке ятып эчә дә ике кулындагы ике котелокны суга чумыра. Аннары кайтырга чыга. Немец та чумырып алып кайтырга чыга. Икесе дә кайта башлыйлар. Менеп җитәрәк безнеке ташка абынып суын түгә, кире йөгереп төшеп китә. Немец инде кайтып җитте, блиндажга кереп китте. Ә безнеке әле менеп кенә килә. Немецлар атармы, юкмы?
Ике кулына ике котелок тотып, тауга менеп килүче солдатны атып егу аларга хәзер бик ансат.
Атмыйлар. Егет кайтып керә. Суны эчмиләр, авыз чылату өчен генә тоталар.
Инспекторский смотр вакытында бер яшь кавалерист бер фигураны ясый алмый. Атны матур биетеп барырга кирәк —анысын эшли. Янып торган киртә аркылы сикерергә кирәк — сикертә. Соңгы фигура — зур өстәл, өстәл кырыйларына шешәләр тезеп куйган. Шушы өстәл аркылы сикергәндә башыннан фуражкасы очып төшеп кала. Яшь кавалерист бик хурлана:
— Рөхсәт итегез! — ди ул командирына. Бөтен көчкә чабып килгән уңайга фуражканы җирдән алып кияргә рөхсәт сорый. Бирәләр. Ул бер кулы белән атның ялын чорнап тота да аягын атның сыртына эләктерә. Томылып чабып барганда фуражкасын алып башына кия. Гөр килеп кул чабалар. Манеждан чыгып барганда, бер кыз моңа чәчәк бүләк итә. Кавалеристка чәчәк бүләк итү кызлар башына гына килергә мөмкин!
Менә без инде Таврида далаларында...
Румыннар бик каты җиңелгәч, румын солдаты плен калган. Плен калса да, ул ничектер иректә йөри, аны әле безнекеләр җыештырырга әллә өлгермәгәннәр, әллә йөри бирсен, дип чыгарып җибәргәннәр... Арык. Өс-башы тетелгән. Бер сыер җитәкләгән дә бара... Бездә молдаван егетләре бар иде, шулар моңар- дан сорыйлар:
— Кая барасың болай?
Тегенең җавабыннан молдаваннар егылып көлә башладылар. Сугыш бетте, өемә кайтып барам, ди, имеш. Румыннар җиңелгәч, димәк, сугыш беткән була, бу өенә юнәлгән. Хуҗалыгында сыеры да юк икән, кырда йөри торган бер сыерны да иярткән.
Кырымга безнең гаскәр апрель (1944 ел) башларында килеп керде. Апрель ае — елның матур вакыты, бигрәк тә Кырымда. Безнең редакция Симферополь шәһәрендә урнашты...
Ьич көтмәгәндә редакциягә шагыйрь Әхмәт Фәйзи килеп керде! Аны безнен редакциягә эшкә җибәргәннәр. Газета чыгару ансатлашып китте, чөнки Әхмәт нинди генә эшне дә менә дигән итеп эшли. Каштаннар чәчәк аткан чак иде, Әхмәт каштан чәчәкләре хакында шигырь язды. Басарга булдык. Русчага тәрҗемә итеп полковникка күрсәттек (кагыйдә шундый, татар газетасының барлык материалы русчага күчерелеп, полковникка бирелә). Полковник әйтә, бу шигырь артык нечкә, моны укыгач, сугышчының күңеле өзелеп китмәгәе, ди. Алай да басарга рөхсәт итте.
Әхмәт Фәйзи дә күзлекле, мин дә күзлекле — икебез дә төнлә бик начар күрәбез, төнге тревогалар вакытында Зәки безне җитәкләп йөртә. Әлбәттә инде, абынулар, егылулар, зур начальникны танымыйча, честь бирми калулар була.
Май ае. Тагын сыерчыклар килде. Кырымда да сыерчыклар. Аларның килүе безгә дә шатлык булды: алар безнең яшьлегебезне искә төшерделәр. Сыерчыклар бомба астында йомырка салды; бомба астында бала чыгарды; бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр корт ташып, аларны туйдырдылар. Кайвакыт карап торганда мин таңга кала идем: шул кадәр тырышып, ашкынып хезмәт итүдән алар ничек арымыйлар икән! Менә берсе ашкынып кайтты да, кортын
тиз генә каптырып, үз телендә нәрсәдер кычкырды. Шыр-шыр килеп торган балалары тып-тын булдылар. Нәрсә диде ул аларга? «Тын гына ятыгыз, дошман килеп тотмасын»,— дидеме? «Алга бик сузылмагыз, егылып төшәрсез»,— дидеме? Ул, атылган кара таш кебек, күздән югалды.
Иртәгесен юынырга чыксам, сыерчык балалары юк — аларны мәче менеп ашаган. Никадәр хезмәт әрәм китте! Никадәр ана мәхәббәте, никадәр йөрәк җылысы, никадәр акыл һәм мускул көче явыз мәченең үткен тешләре астында һәлак булды.
Ә ул, бичара ана, башын салып, сызгырынгалап оясы янында утыра. Ул һаман оясын ташламый. Ул яңадан йомырка салмакчы, сары авызлы балалар ^ыгармакчы буладыр әле. Әйдә, чыгара бирсен! Җәй алда әле. Ләкин мәченең дә тешләре исән, тырнаклары үткен!
Немецлар Севастопольдән куылып бетмәгән чактарак безнең өскә бомба ташлаулар шактый еш була иде (чөнки фронт штабы Симферопольдә), Севастопольдән сөрелеп, немец Румыниягә олаккач, бомбага тоту сирәгәйде.
Сирәк булса да төшә торган бомба безнең бер таныш танкистыбызны үтерде: капитан Сәлим Мәгьсумов әле кичә генә исән иде, без аның белән Кырым кояшы астында сөйләшеп утырган идек, аның турында газетабызга да язып чыгарган идек, ә бүген ул инде юк. Үлде дип. газетага бер-ике җылы сүз дә яза алмыйбыз, хәрби газеталарга үлем турында язу гадәте юк. Сугышта солдат үлемне минут саен күреп тора, тагын газета битләреннән дә үлем хакында уку авырга китәчәк.
Хәтеремдә, капитан Мәгьсумов Арча ягыннан иде шикелле. Кечкенәдән } ятим калгач, атасының энесе Хәниф агай Сәлимне үз семьясына алган. «Көндез каз көтүе көттем, кичләрен гармун колагы тарттым», дип сөйләгән иде ул миңа. Үзен «улы» итеп өенә керткән, артык кашык итеп түгел, ә үз баласы итеп тәрбияләгән Хәниф абзыйны һәм аның ягымлы карчыгын Сәлим минем алдымда бик якын сүзләр белән искә төшергән иде. аларга хатлар язып, акчалар җибәреп торуын әйткән иде.
...Сугыш җирендә кешенең үлүе табигый хәл булса да, Сәлим Мәгъсумов- ның көтмәгәндә һәлак булуы, җитмәсә инде, Кырымда сугыш беткәч, җитмәсә, елның иң матур чагында —яз көне, бөтен дөнья чәчәк атып утырган чакта, җитмәсә, кичә генә безнең белән сөйләшеп утырган яшь. таза кешенең шулай очраклы үлем белән (бомба төшеп) үлеп китүе бик фаҗигале булды...
Кырымнан Карпатка күчтек. Карпаттан ага торган суда коенып мендек. Әйдә инде, без коенмаган су калмасын. Биредә аткан тавыш әллә ничә кат булып, әллә кайларга гөрелди. Фәйзи (Әхмәт Фәйзи) җырлап караган иде, аныкы гөрелдәмәде.
Карпат таулары итәгендә, куе үлән арасында утырабыз. Тау елгасының салкын суы ташлар арасында сикерә. Баш өстендә имәннәр моңлы шаулыйлар. Әллә нигә бер гөрселдәгән туп тавышлары, таудан-тауга бәрелеп, әллә ничә катлы булып, озак яңгырап тора.
— Кайчаннан бирле сугышам дисезме?
Ул үзенең сүзен шулай башлап җибәрде. Ул дигәнем — минем яңа танышым. гвардия өлкән сержанты Әбсәләмов Мөхәммәтгәрәй дигән егет. Без аның белән шушы елга буенда очраштык.
„.Ташлар арасыннан үкереп аккан салкын суда ничек кирәк алай коенып чыктык та. бер карт имән төбенә утырып, сөйләшә башладык.
— Беренче көннән бирле ут эчендә йөрим,—ди ул. һәм. тәмәкесенең әче төтененә төренеп, әкрен генә сөйли башлады.
— ...Ростов буенда авыр яраланып, бик озак госпитальдә яттым Терелеп яңадан фронтка килгәндә, кырык дүртенче елның феврале җиткән иде инде. Өзлексез ике ай өйрәндек: ДОТларны ничек алырга, ут валы артыннан ничек барырга, граната сугышы, төнге сугыш, көндезге сугыш... Бөтенесен дә өйрәттеләр. Борылырга да вакыт юк. Мин инде кичә генә фронтка килгән яшь солдат түгел, күпне күргән карт сугышчы, шулай да. яшерен-батырын түгел, шактый көчәнергә туры килгәләде. Шунсыз мөмкин дә түгел — Кырымны азат
ИБРАҺИМ ГАЗИ ф КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН
итәргә җыенабыз бит! Инде бөтенесен дә беләбез кебек. Йокларга ятсам, төшемдә дә граната сугышын күрәм, яисә ДОТны штурмларга барам.
Көтә башладык. Ниһаять, сәгать сукты. 10 апрельдә безнең дивизия һөҗүмгә күчте. Керчьтә инде без хәзер. Мин автоматчылар взводында, командирның ярдәмчесе. Башта без көткән каты сугышлар булмады. Без шундый алга чабабыз, кухня безнең арттан иярә алмый. Дошманның Акманай позицияләренә килеп җиттек. Немец — биеклектә, без—аста.
Атака рубежына чыгарга приказ булды. Киттек. Берничә метр атлыгышып киләбез дә, ятып, пластуннарча шуышабыз. Тигез җир Немец күреп алды да минометтан төкертә башлады. Сикереп тордык, атылышып, ут астыннан чыктык. Сугышчыларны дәртләндереп иң алдан үзем йөгерәм: шинельне җилгә җибәрдем; бер кулда — автомат, икенчесендә — граната.
— Вперед! Вперед!
Колакта җил сызгыра — шундый атлыгабыз. Килеп җитәрәк яттык Безнең взвод бик алга чыкты — арттагыларны көтәбез. Селкенергә дә ярамый, немец дигәнең ата да башлый.
Пулеметчы Никифоровка әйтәм:
— Әнә теге ячейкадагы автоматчыларны тончыктырырга барам, минем өскә ата күрмә, уңдагы фрицларга яудыр, башларын күтәрә алмасыннар.
Гранаталар кыстырдым да киттем. Барам шуышып! Бәхеткә каршы, күрмиләр әле. Күрмәүләре бик шәп: хәзер бер-ике гранатаны өсләренә тондырам да эшләрен бетерәм. Ьәм шулай иттем дә. Ул да түгел, гомуми атакага сигнал булды. Дәррәү күтәрелдек.
— За мной, ребята, вперед!
Мондый вакытта командирның алда булганы яхшы.
Берничә километрга сузылган цепь дошман позицияләре өстенә чаба. Үземнең взвод белән мин дә җилләнеп барам.
Автоматлардан сиптереп, «ур-ра» кычкырып, шундый дәһшәтле киләбез, немецлар окопларыннан чыгып берәм-берәм кача башладылар. Шушы операция өчен Кызыл Йолдыз алдым. Алданрак биреп куйган гаризам бар иде, партия сафына кабул иттеләр.
Шуннан соң Севастопольгә кадәр әллә ни каты сугышларда катнашмадым Дөресен генә әйткәндә, телгә алырлык каты сугышлар да булмады.
Севастопольдә булганың бардыр инде синең, анда тау да таш. Ул тирәдә сугышлар да икенче төрлерәк барды. Тау сугышы бит.
Көндез бик каты сугышып, немецны берничә авылдан бәреп чыгардык.
Кичкырын бер биеклеккә килеп җиттек. Биеклек артында авыл. Немец биеклекнең теге ягында, без бу якта. Немец тау аркылы безнең өскә мина җибәрә. Окоплар казып өлгермәгән идек — яраланучылар да бар.
Кояш тау артына кереп тә өлгермәде, караңгы да төште. Күрәбез: авыл яна. Димәк, немецлар китәләр. Аларның гадәте шул: чигенә башласалар, яндырырга тотыналар. Безгә приказ: авылны алырга.
— Вперед!
Тын гына кузгалып киттек. Тауны аркылы үтеп, авылга килеп төштек. Тәрәзәләрдән, ишекләрдән ялкын ургылып чыга. Һавада әллә нинди кап-кара кошлар очалар. Күңел шомланып куя. Йортлар, коймалар буйлап авыл эченә агылабыз. Авылны алгач, аңардан чыгып бер 500 метр киттек. Яңа приказ: занять оборону!
Күрәбез, алда дошман юк. Штабка хәбәр иттек. Шундый-шундый эш. рөхсәт итегез алгарак үтәргә. Полк штабыннан әйтәләр:
— Рөхсәт юк! Артподготовкасыз кая барасыз!
Соңрак, күрәсең, генерал рөхсәт иткәндер: безнең полк кузгалып китте. Иң алдан безнең рота бара. Караңгы. Саклык белән генә барабыз. Иртән без инде Түгәрәк Бухта янында идек. Каршыбызда — авыл. Сулда — диңгез. Оборонага яттык. Беләбез, дошман шушында каршылык күрсәтәчәк.
Башта танклар җибәрде. Безнең артиллеристлар аларның кайсын яндырып, кайсын имгәтеп ташладылар.
Теш врачы Харисов Салихны мин Иске Самборда очратам. Кечерәк кенә буйлы, чандыррак кына гәүдәле бу егет 1920 елны ярлы итекче семьясында дөньяга килгән. Кардәшләре янына Ташкентка китеп, анда теш врачлыгына укып, ул инде сугыш башланганчы ук армиядә эшли. Сугыш янын профессиясен бераз үзгәртеп, катлауландырып җибәрә. Ул яңа теш кую, искесен ямау кебек, борын-борыннан килә торган гади эш өстенә, яңак сөягенә һәм биткә операция ясау, яңа теш казнасы кую, ертылып, умырылып беткән биткә яңа ит, яңа тире үстерү кебек гаять катлаулы эшләр белән шөгыльләнә башлый. Сугышта нинди хәлләр булмый: берәүнең иренен алып китә, берәүнең тешләрен кырып ташлый, ә берәүнең ияк, яңак сөякләренә зарар килә. Менә шул вакытта врач Харисов Салихның ярдәме авыруларны үлемнән, инвалидлыктан, гариплектән коткарып алып кала.
Сугышта врач кына булу аз, командир да була белергә кирәк. Сугышның беренче елларында Харисовка кешеләрне чолганышлардан алып чыгарга туры килә.
Үзенә тапшырылган алтмыш ике кешене ияртеп сигез көн, сигез төн буенча, тирән сазлыклар аша, куе урманнар аша үтеп, көзге салкын яңгырлар астында шинельсез, палаткасыз йөреп, алган сухари беткәч, җиләк, гөмбә белән туенып, дошман очраса, аның белән сугышып, тугызынчы көн дигәндә ул алтмыш кешене үзебезнекеләр янына алып чыга. Икесе, яраланып, юлда үлә. Харисов үзе шешенгән була — аны госпитальгә салалар.
Терелеп чыккач, аны Кавказга җибәрәләр. Сазлыклар, мүк җиләкләре яныннан килгән кешегә Кавказ — мәһабәт таулар, таулардан сикереп төшә торган шаулы елгалар, төбе күренми торган тарлавыклар матур тоела, ләкин сугыш кайда да бер. Ул тагын врач, тагын операцияләр ясый... Бер вакыт алты сәгать буена бомба астында операция ясарга туры килә. Соңыннан карасалар, палатка әллә ничә урыннан бомба кыйпылчыгы белән тишелгән була.
...Бер тапкыр, шул ук Кавказда, берничә дистә яралыны ашыгыч рәвештә госпитальгә озатырга кирәк була. Бердәнбер юл бер тау аркылы үтеп, төпсез тарлавык буйлап сузыла. Көндез аннан һич үтәр хәл юк, күрше биеклектән немецлар машинаны түгел, ялгыз кешене дә үткәрмиләр — атып калалар. Ә төнлә белән ут кабызмыйча гына үтүе тагын читен — машинаң-ниең белән тарлавык төбенә егылып төшүең мөмкин. Анда төшсәң, сөякләреңне дә җыя алмассың. Ә авыруларын һич кичекмәстән озатырга кирәк. Нишләргә?
Караңгы төннең берендә врач Харисов башына ак сөлге урап төпсез чокыр янындагы юлга чыга. Ул таяк белән төрткәләп, ак чалмасы белән юл күрсәтеп, алдан атлый, алар артыннан яралылар төялгән машиналар бара.
Шулай итеп, алар таңга кадәр байтак яралыларны күчереп өлгерәләр.
Сугыш Кавказдан Кубань далаларына, аннан Украинага, Днепр буена, ниһаять, Днепрны үтеп, уң як Украинага килеп чыга, биредә безнең гаскәрләр һөҗүм итәләр. Сумаладай пычрак аяк та атларга ирек бирми. Машиналар үтә алмыйча юл буе тезелеп калалар. Яралыларны артка күчерү өчен медсанбатның транспорты җитми башлый. Бу эшкә тагын врач Харисов тотына. Күрше авылга барып хатын-кызларны җыя, хәлне аңлатып бирә һәм ярдәм итүләрен сорый.
Иртәгесен носилкалар күтәреп оч йөзләп авыл хатын-кызлары медсанбатка киләләр. Яралыларны төреп носилкаларга салалар һәм пычракка-нигә карамастан, сигез километрдагы госпитальгә күтәреп алып китәләр...
Сугышка тәҗрибәсез һәм яшь врач булып килеп кергән Харисов хәзер инде утны-суны кичеп, көрәш һәм авырлыклар эчендә чыныгып, тәҗрибәле, белемле, үсеп бара торган врачка әйләнгән.
Татар халкы үзенең мондый уллары белән мактанырга хаклы.
ИБРАҺИМ ГАЗИ ф КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН ф
4 октябрь, 44 ел.
Польша. Тел белмибез. Хәтта мәчесе дә «пес-пес» дигәнгә әйләнеп тә карамый. Көз җитте. Яфрак коела. Аяк астында зәгъфран төсле сары яфрак түшәлеп ята. Көн саен яңгыр. Анда да’, монда да су җыелып ята. Ә кояш безне онытты. Табигатьнең көзге моңсулыгы, көннең ямьсезлеге, баш өстендә торган кара болытлар күңелне таш кебек изә.
Бүген сыерчыклар үзләренең оялары белән саубуллаштылар. Канат җилпегән булалар, сайраган булалар. Яз көннәре искә төште. Кырымда йөргән көннәр. Күңелле кояшлы көннәр. Күңел талпынып, сикереп куйды. (Кырымны безнең фронт алган иде.)
Ләкин кошчыклар соңгы җырларын җырлап бетерделәр дә бөтенләйгә китеп бардылар. Алар китте, без калдык. Алар язлый тагын әйләнеп кайтырлар, ә без... үз ояларыбызга әйләнеп кайта алырбызмы?..
Сентябрь, 44 ел.
Минск шәһәре.
Ачыгып, каңгырап, Мәскәүдә йөри торгач, бүген таңда Минскига килеп төштек. Минск шәһәреннән сөремләнгән таш тартмалар гына калган.
Юл газабы — гүр газабы. Вагонда йокысыз, ач килеш тәүлекләр буе аяк өс килә-килә тәмам ябыктык. Көзгемә карасам, бер биш еллык картайганмын- Вокзал каршындагы мәйданга туктап, көзгене чыгарып, бритваны учка кайрап, урам уртасында сакал кырдым. Алда башланмаган юл.
...Мин тау битеннән менәм. Баш очымда картайган сары яфрак оча. Авыр болытлар җилкәгә орынырлык булып йөриләр. Яңгырдан бөтен табитагь арыган: ярым ялангач агачлар, башларын бөгеп, тын гына торалар. Арыганнар. Мин дә арыдым. Бөтен нәрсәдән: агач ботакларыннан, коелып бетмәгән сары яфраклардан. минем күпне күргән фуражкамнан...
Хәтта борын очымнан, ияк очымнан тамчы тама.
Бомбежка вакытында авыздан тимер тәме килә. Сапун гора өстендә бер миномет полкы гына 14 вагон мина ата.
...Көне-төне сары яфрак катыш яңгыр. Салкын яңгыр. Җир шары болыт белән томанга уралды. Айны, кояшны, йолдызны күрмәгәнгә әллә ни гомер...
Борынгылар шикәргә карап чәй эчкәннәр. Поляклар чөгендер икмәгенә карап бәрәңге ашыйлар.
Михалина килсә, кояш чыккан кебек була. Мин хәзер вакытны төнгә, көнгә, айга бүлмим, «Михалина килгән көн», «Михалина килмәгән кон» дип, яисә «Михалина килмәгәнгә ике көн булды» дип бүлеп йөртәм.
Михалина — чибәр кыз. Ул керсә, пычрак өйдә нур балкый. Аның тавышы мине пружинадай турайта. Без аның белән сөйләшәбез. Мин тирләп чыгам. Ул мине аңламый. Мин аны аңламыйм. Ләкин безнең күзләр бик аңлашалар.
*
* *
Колакка чалынган сүзләр (бер офицер әйтә):
— Мин ужасно бал яратам! (Әйтерсең аны бүтәннәр яратмый.)
— Минем хатын роза чәчәген ужасно ярата! (Әйтерсең бүтәннәрнеке яратмый.)
«Хәлимне» язганда (язарга насыйп булса), үземне һич авызлыкламаска, барлык фантазиягә ирек куярга. (Бөтен фантазиягә ирек куеп яза алмадым — бусын бүген өстәдем. И. Г.)
Матур кешегә кызлар бөтенесен дә гафу итә. Матурлык — деспотлык.
Ярату белән күралмау (ненависть) янәшә яши: алар урын алмашалар.
...Тузанлы урамнар, таш йортлар. Казанка буе... Ничә тапкыр ташлап киттем ө инде мин сезне! Ләкин яңадан һәм яңадан сезне сагынып кире кайтып кердем. 5
Сәгать саен, минут саен күңелемнән ташып торган, иртән, көндез, кичен, = көн буе күңелемнән китми торган матур, җылы сүзләрне кемгә әйтим, сагыну- > лы карашларымны кемгә теким, хәлдән таярлык булган, алҗыган минутларымда... ♦
Аерылып калган шәһәрнең тузанлы ташлары сагындыралар. Нигә икән? = Билгеле инде: аның урамындагы һәр ташка кадәр (минем өчен) берәр кадерле < истәлек белән бәйләнгән. Ят кеше өчен телсез, колаксыз булган нәрсәләр: ябык u агачлар, урам ташлары минем өчен җырлап торалар, минем уйларыма кадәр ишетәләр. “
Ниһаять, шушы тузанлы таш шәһәрдә минем йөрәгемнең яртысы өзелеп « калганны да онытырга ярамый. Шул үзе генә дә җитәрлек түгелмени?.. £
Кичен йокыга ятканда уйлыйм: бүген төш күрмәмме, төшемдә үземнең дусларымны күрмәмме, дим. Күрсәм, көн буе күңеллеләнеп, бөтенләй икенче кеше булып йөрим.
Кайвакыт мин төшемдә үземнең китапларымны күрәм. Рәхәтләнеп, ятып укыйм, имеш.
21/XI-44.
Польша.
Костелга барышлый ул минем яныма керә; аның кесәсендә кечкенә генә изге китап; аның ул китабыннан хушбуй исе, кыр чәчәкләре исе аңкый. Ул үзе дә кыр чәчәге кебек... Аның үзеннән дә чәчәкләр, кырлар, урманнар исе аңкый. Бу чибәр поляк кызының зәңгәр күзләреннән мин күзләремне ала алмыйча йөдәп бетәм.
Миңа ул кулларын бирә. Аның куллары каты, ул күп эшли Бүген ул җитен талкыган. Аның үз чәчләре дә җитен кебек. Күзләре — зәңгәр чәчәк кебек. Ул миңа ниндидер матур хикәядән төшеп калгандыр шикелле тоела.
Мин бер ярлы поляк өендә ятам. Монда килгәч, минем яраларым ачылды. Мин ихтыярсыз ятып калдым. Бик күңелсез миңа монда яту. Тышта көне-төне салкын яңгыр ява. Агачларның соңгы яфраклары коела —сары, күңелсез яфраклар... Җир шары алама болытка төрелгән: якты кояшны күрмәгәнгә әллә ни гомер...
Минем бәхеткә каршы, Михалина еш кына килеп чыга. Ул керү белән өй эче яктырып китә. Мин инде аның зәңгәр күзләреннән бүтәнне күрми башлыйм. Аның күңелле тавышыннан бүтәнне бөтенләй ишетмим...
3/IV-45.
Мин савыга башладым. Яраларым йомылалар. Врач әйтә, тиздән-тиздән. ди.
Михалина мине костелга ияртеп бара. Без сөйләшми генә барабыз. Шулай рәхәтрәк. Кайвакыт безнең бармаклар очрашалар. Без карашып алабыз да, елмаешып, әкрен генә бара бирәбез.
— Мин алла белән кеше юкта гына сөйләшергә яратам,— ди ул. Шуңа күрә без ашыкмыйбыз Кеше саркып бетсен әле, дибез.
Кереп янәшә утырабыз.
— Сиңа карап торырга ярыймы? — дип сорыйм мин. Ул елмая да кашларын җиңелчә җыерып куя. Мин аңа карап торам...
20/IV.
Германия җирендә, Берлиннан ерак түгел бер нарат урманында торабыз. Югарыдан әйтүләренә караганда, безнең гаскәр бик зур тизлек белән бер-ике көндә Берлинга барып җитәргә тиеш... Ләкин алай булмады. Аның каравы, Берлиннан көньяктарак безнекеләр шактый алга китеп, хәзер Дрезден капкасы төбенә җиттеләр. Тиздән союзниклар белән кушылу булачак.
22/IV.
Күңелсез көн. Эчем поша. Безнекеләр Берлин кырыенда сугышалар.
25/IV.
Бүген безнең гаскәрләр Берлинны урап алдылар! Сөенечнең чиге юк. Ләкин «вакытсызрак» булды: безнең полоса бозылды!
19/V.
Франкфуртта булдым. Матур шәһәр — яшеллек бик күп. Качкан немец хатын-кызлары кире кайталар.
Кюстринда булдым. Бөтен шәһәр, таш кисәкләренә һәм тузанга әйләнеп, җирдә ауный.
20—25/V.
Берничә көн Дрезденда булдым.
* *
Кояш чыгып, дөнья яктылык белән тулгач, күңелемне шатлык коча. Үа гомеремдә мин кояш чыкканны, кояш баеганны аз күрмәдем, ләкин күргән саен табигатьнең бу гади күренеше минем күңелемне сихерли.
* *
Мәңге, мәңге яшисе иде. Ахыр чиктә бер сары чәчәк яисә әнә шул яфраж булып кына яшәргә дә риза булыр идем мин Ә бит кем белә: минем үлемем бәлки шушы минутта минем артымнан атлап киләдер.