Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


МАЙ, 1974 ЕЛ
Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше штабына бер хат килеп төште. Конвертына Норильск печате сугылган. Хатта Заполярьедагы шәһәрнең яшь монтажчылары үзләренең уңышлары турында язганнар һәм Чаллыда торак йортларны монтажлаучы бригадаларның берсен социалистик ярышка чакырганнар.
Норильск монтажчылары белән СМУ-61 идарәсенең Александр Баскаков җи-тәкчелегендәге монтажчылар бригадасы ярышка чыкты. Бу бригада хәзер 360 квартиралы торак йортны монтажлый.
■■Сезнең чакыруны кабул итәбез. Хәзер «В. И. Ленин исемендәге комсомолга 50 яшь тулу көненә 50 удар көн!» девизы астында эшлибез. Бу хезмәт вахтасы иң югары җитештерүчәнлек вахтасы булыр! Дуслык кулы сезгә, иптәш Норильск»,— дип язды коллектив Төньяк шәһәренә.
«Социалистическая индустрия» ва строительстве Камского автозавода»
КамАЗ урамнарында бик күп байраклар җилферди, җырлар яңгырый. Бүген Кама буендагы автомобиль төзүчеләр бәйрәм демонстрациясенә чыкты.
Колонналар өстендә — тугызынчы бишьеллыкның иң зур төзелешендәге ка-занышлар турында сөйләүче лозунглар, транспарантлар. Ә бу казанышлар бик гыйбрәтле. Менә аларның кайберләре.
Автомобиль комплексының беренче заводы — ремонт-инструменталь заводы— көннән-көн җитештерү куәтен арттыра. Быел бу завод коллективы, ВАЗ автомобиль төзүчеләре белән ярышып, КамАЗ һәм аны төзүчеләр өчен һәр айда миллион сумлык промышленность продукциясе җитештерү рубежына чыкты.
Соңгы, алтынчы заводның — пресс-рам заводының — каркасы монтажланып бетте. 27 апрельдә аның иң соңгы — 725 нче блогы монтажланды. В. Деребизов, А Анашкин. В Чиркин монтажчылары һәм «Стальконструкция» трестының башка коллективлары Беренче май бәйрәменә зур хезмәт бүләкләре әзерләделәр.
Автомобиль заводларының төзелеш мәйданнары һәм автоград трамвай юллары белән тоташтырылды, миллионынчы квадрат метр торак мәйданы эксплуатациягә тапшырылды Киләсе миллион квадрат метр торак мәйданын төзүчеләр ике мәртәбә кимрәк вакыт эчендә өлгертергә сүз бирәләр.
Демонстрантлар арасында СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат Р Сәләхов, В Филимонов, А. Клюев, Р. Сабирҗанов, Н. Зотов удар бригадалары членнары атлый.
1974 елның беренче кварталында камазлылар 82 миллион сумлык капиталь салымны үзләштерделәр. Бу — бирелгән заданиедан артык. Май алды вахтасының уңышлы үтәлүе хезмәттә яңа казанышлар өчен нигез булып тора
«Советская Татария», Казан.
1973 елгы планнарны, социалистик йөкләмәләрне үтәүдә һәм арттырып үтәүдәге уңышлары өчен Ватаныбызның иң югары бүләге — Ленин ордены белән:
КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев;
«Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең «Автозаводстрой» комплекслы бригадасы бригадиры Константин Иванович Новицкий;
• Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең «Соцкультбытстрой» комп-лекслы бригадасы бригадиры Николай Иванович Пелевин;
«Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең механизация идарәсендәге экскаватор машинисты Борис Александрович Царев бүләкләнә.
КамАЗ төзүчеләрнең зур группасына югары хөкүмәт бүләкләре бирелә (СССР Энергетика һәм электрификация министрлыгы предприятиеләре, оешмалары эшчеләрен, инженер- техник хезмәткәрләрен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указыннан.)
Минскидагы өченче махсус конструкторлык бюросының тәҗрибә заводы Чаллыдагы автогигант өчен төп конвейерның беренче чиратын вакытыннан 15 көнгә элек өлгертеп җибәрде.
Бу конвейер линиясе — уникаль конструкция. Аның озынлыгы гына да 600 метрдан артык. Анда һәрберсе аерым хәрәкәт итә торган берничә җыю участогы бар.
ТАСС, Минск.
Житмешенче еллар комсомолы биографиясендәге героик сәхифәләрнең берсе — КамАЗ. Күптән түгел генә «Молодая гвардия» нәшрияты чыгарган «Автоград» исемле фото-рәсемнәр китабы Кама автомобиль гигантын төзүчеләргә багышланган. Авторлары — Г. Колосов белән Л. Шерстенников
«КамАЗ нәрсә ул?» — китап авторлары төзелештәге төрле кешеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр
«КамАЗ — тугызынчы бишьеллыкның бөтен халык төзелеше... Бер үк вакытта завод та, шәһәр дә салына. Иң мөһиме: төзүчеләрнең һәм монтажчыларның менә дигән коллективы үсеп чыкты һәм формалашты Шәһәр партия оешмасында — 12 мең коммунист, төзелештә —30 меңнән артык комсомолец»
(Рәис Беляев, КПССвың Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре ).
«КамАЗ ул моңа кадәр бездә дә һәм беркайда да тиңе булмаган төзелеш» (Евгений Батенчук, «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе начальнигының беренче урынбасары)
«КамАЗ — эшнең яңа ысулы, яңа технологиясе».
(Вл. Чирчик, монтажчылар бригадиры.) «КамАЗ — сиксәненче еллар автомобиле».
(А. Кригер. Лихачев исемендәге автозаводның баш конструкторы.)
Һәм бу җавапларның барысы да төзелештә төшерелгән фотопанорамалар, эшчеләрнең портретлары, индустриаль пейзажлар һәм КамАЗ төзелешендәге башка бик күп төрле күренешләр белән иллюстрацияләнгән.
«Советская культура», Мәскәү
Ел ахырына кадәр проект куәтләренең 40 процентын үзләштерү, 1973 елда- гыга караганда хезмәт җитештерүчәнлеген аз дигәндә 30 процентка күтәрү. 6 мең тонна стандарт булмаган җиһазлар җитештерү — ремонт-инструментал!» заводның социалистик йөкләмәсе шундый.
РИЗ коллективы бу катлаулы бурычны уңышлы гамәлгә ашыра Барлык эшләр график буенча алып барыла. Болардан тыш биредә тиздән сафка басачак заводларның эшчеләре, инженерлары практика үтә
РИЗ машина төзелешендәге фәнни-техник процессның хәзерге көн таләпләренә барлык яктан да җавап бирә... ул бу өлкәдәге үсештә яңа адым
Хәзерге заман технологик җиһазлары белән тәэмин ителү ягыннан КамАЗ РИЗы СССРдагы һәм чит илләрдәге барлык предприятиеләрдән өстен тора
Илебезне индустрияләү беренче бишьеллыклар чорында үсеш алды. РИЗ — бу юлда хәзерге чор өчен иң күтәренке этап Завод коллективы үз предприятиесен эзләнү плацдармы, алдынгы тәҗрибә лабораториясе итәргә омтыла.
«Советская Татария», Казав.
Язгы яңгыр явып узды. Төзелеш панорамасы өстендә күк йөзе ачылды. Яшьләр тулай торагындагы тәрәзәләр кебек чип-чиста ул.
КамАЗда яз гөрли. Гидротөзүчеләр проспектында яшь топольләр ямь-яшел яфракка күмелде. Кызлар йөзендә сипкелләр чәчәк атты. Күктә май кояшы көлә. Һәркемдә — язгы хисләр, табигать уяна, табигать яңара.
Дмитрий Марага КамАЗда дүртенче язын каршылый инде. Ул Зяб поселогындагы беренче йортларның нигезе өчен бетон, юллар җәю өчен гравий, вак таш, ком ташыды. Аның күз алдында Кама буенда Шишкин урманнары белән рәттән автогигант төзелеше җәелеп китте.
Бүгенге КамАЗ — йөздән артык квадрат километрга җәелгән гигант төзелеш мәйданы. Бу мәйданны, андагы автомобиль комплексы корпусларын күз күре-
в, «К, У.» м ь
81
менә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Анда әлегә эшләр шактый. Әмма инде КамАЗның беренче заводы — РИЗ сафка басты. Әле күптән түгел генә заводта беренче станокны монтажлаганнар, «КамАЗ» автомобильләренең арткы рессорлары өчен беренче кронштейнны ясаганнар иде. Ә хәзер инде җитештерелгән продукцияләрнең бәясе миллионнарча сумнар белән исәпләнелә.
КамАЗда эшләр кайнап тора. КамАЗдагы төзелешнең ярсулы ритмын. Чаллыда бүгенге эшләрнең бөеклеген күз алдына китерү өчен, анда үзең булу, исәпсез-хисапсыз объектларда йөрү, вахта автобусларына этелеп-төртелеп чират тору кирәк.
Күңелләр көр биредә! Күп кенә төзүчеләрнең поэзия белән мавыгуы юкка гына түгел.
«Ә язлар һәр елны яңача килә», — дип яза «Кама таңнары» газетасында Инна Лимонникова. Бөтенләй үзенчәлекле, бүтән язларга һич тә охшамаган бишьеллыкның дүртенче елындагы май ае.
«Труд», Мәскәү.
СССР Художниклар союзы секретариаты карары нигезендә, совет кешеләренең тормышын, аларның Ватан өчен тырыш хезмәтен, социалистик төзелештәге уңышларыбызны сурәтләп рәсем сәнгате әсәрләре иҗат итү максаты белән, илебезнең төрле почмакларына иҗат группалары җибәрелде.
КамАЗ төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын үз күзләре белән күрү, миллионнарча совет укучыларына һәм тамашачыларына аларның фидакарь эше турында сөйләү теләге язучыларны, кинематографистларны, журналистларны, композиторларны һәм художникларны Чаллыга тарта.
КамАЗда узган ел 27 кешедән торган художниклар группасы эшләде. Аның составында барлык союздаш республикалардан диярлек вәкилләр бар иде. 1975 елда Мәскәүдә үткәреләчәк IV Бөтенсоюз акварель әсәрләр күргәзмәсе өчен алар бик күп материал тупладылар.
Апрельдә Чаллыда СССР Художниклар союзының икенче группасы эшкә кереште Группа җитәкчесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР дәүләт премияләре лауреаты, профессор Константин Максимов безгә болай диде:
— Мондый сәяхәтләр художниклар өчен, бигрәк тә тәҗрибәле сәнгать осталары белән кулга-кул тотышып эшләүче яшьләр өчен, бик файдалы. Алар биредә үзенә күрә сәнгать академиясе үтәләр. Мәсәлән, график Владимир Иваненко узган елда КамАЗдагы эшләре өчен СССР Художниклар союзына член итеп алынды.
Безнең группаның максаты — Кама буендагы вакыйгаларны гади рәсемгә төшерү генә түгел, ә фактларны сурәтләү өчен яңа алымнар табу да.
Художниклар рухланып һәм бик мавыгып төзелеш барышын күзәтәләр, ав-тогигант төзүчеләрнең тормышын, көнкүрешен өйрәнәләр, үзләре алдына куелган бурычка тирән җаваплылык хисе белән карыйлар.
П. Малаян (Ереван), В. Новиковский (Киев) КамАЗ алдынгыларының порт-ретларын яза, В. Иваненко (Петрозаводск) шәһәр күренешләрен сурәтләгән пейзаж зарисовкалары өстендә эшли.
Художниклар союзы членнары: акварелистлардан А. Гетманский (Ленинград). Л Купцис (Латвия), С. Кожаев (Иваново), В. Кузин (Пермь), график А. Кирилле (Мәскәү). кыскасы, группаның барлык членнары КамАЗда бөтен көчләрен җигеп эшкә керештеләр. Минемчә, биредә башкача эшләү мөмкин дә түгел...
«Пресслужба на КамАЗе», Чаллы.
«Энергетик» культура сараеның кече залында культура хезмәткәрләренең шәһәр мәктәбе дәресе булды. Анда Мәскәүдән килгән кунак, Гнесиннар исемендәге институтның өлкән укытучысы, Үзәк халык иҗаты йорты методисты Л. М. Морген чыгыш ясады.
Дәрестә үзешчән вокаль-инструменталь ансамбльләрнең эшләренә һәм башкару осталыгына анализ ясалды.
«Энергетик» культура сарае сәхнәсендә «Воронежские девчата» эстрада ансамбле чыгыш ясады. Концерт программасында бию миниатюралары, рус халык җырлары, аерым музыкаль номерлар бар иде. Чаллы тамашачылары Воронеж артистлары чыгышын яратып кабул итте.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
«Энергетик» культура сараенда Чаллыдагы иҗади яшьләр клубының чираттагы утырышы булып узды. Актлар залына художниклар, архитекторлар, эшчеләр, шагыйрьләр һәм композиторлар җыелды.
Бетончы Зина Фадеева. АТХ-5 механигы Иван Камышиннарның чыгышы тирән эчтәлекле булды. Шагыйрә Н. Кандулина «Чебурашка» дигән балалар әдәби берләшмәсенең эше турында сөйләде. Үзешчән композитор Юрий Лыжин КамАЗ турындагы җырлары белән таныштырды.
«Советская Татария», Казан.