Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕК

Мин дә булдым сугышта. Дүрт ел эчендә байтак киләп сарырга туры килде. Окоптан гос-питальгә, госпитальдән окопка. Хәтта... ялгышып китеп, штрафнойга да эләгеп алырга туры килде. Нишлисең бит — яшьлек/
1944 елның җәе иде. Госпитальдән резервка эләктем. Безнең гаскәрләр Германия җирендә, квн саен дистәләгән шәһәрләр алына, башкалада һәр көн салют яңгырый. Кинәт сугыш бетеп. Жиңү көнен резервта каршыласаң, моннан да үкенечле булуы мөмкинме егет кешегә?/ Ничек кенә булса да тизрәк сугышка эләгү чарасын күрергә/ Тырыша торгач, тәки максатыма иреште ч.
Өченче Белоруссия фронты, 184 нче дивизия. Кенигсберг юнәлешендәге бер тимер юл станциясен штурмлыйбыз. Станция янындагы урман уттан туралып бетте диярлек, ә станциягә үтеп булмый. Пулемет, аннан — власовчы ата. Аның аркасына автоматын терәгән немец. Теләсәң нишлә, ләкин бер адым да алга ыргылу мөмкин түгел. Шулай да җаен таптык. Пулеметы-ние белән власовчы күккә очты, немец станциядән чигенде. Каты сугыштан соң була торган тынлыктан файдаланып, без тимер юл буендагы бер склад бинасына кереп, сабын ящиклары өстендә ашап-
Сәет Шакуров. 3 иче Бело- руссия һәм 1 нче Ерак Кенчы- гыш фронтларында сугышты. 1946 елны тыныч тормышка кайтты.
эчеп алырга булдык.
Мөгаен, ике тәүлек сугыш нәтиҗәсе булгандыр инде, бераздан мин шул ящиклар арасында йоклап киткәнмеА Моны күрүче һәм әһәмият бирүче булмаган. Мин шунда йоклаган да йоклаган. Ә кичкә таба немец, көчен туплап, контратакага ташланган. Станцияне яңадан алып, безнекеләрне чигенергә мәҗбүр иткән Станцияне ул алты сәгать буе уз кулында тоткан. Ике яктан да каты сугыш барган Һәм, ниһаять, таң алдыннан безнекеләр яңадан станциягә бәреп кергәннәр. Шунда минем дустым Васька Чусовой (ул шул шәһәрдән иде) иң беренче булып әлеге складка ташлана һәм сабьш
ящиклары арасында мине таба Бу хәл шулай үткән дә булыр иде. ләкин взводный күреп ала. Нихәл итәсең, мин штрафнойга эләгәм... Төнге «ауга» барып бер «тел» алып кайткач, иртәгесен, гөнаһларымны ярлыкап, мине яңадан дустым Васька Чусовой янына кайтардылар Җиңү көнен инде без Кенигсберг хәрабәләрендә каршыладык.