ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ
ТУРЫНДА «ПРАВДА»
«Правда» газетасында февраль
ахырында «Казан утлары» журналының
эшчәнле- ге, аның әдәби процесстагы,
культура тормышындагы роле турында
мәкалә басылып чыкты.
«Казан утлары» журналының
биографиясен, — дип яза «Правда», —
чын-чынлап татар совет әдәбиятының
аякка басуы, аның социалистик реализм
юлыннан үсүен гәүдәләндерүче җанлы
тарих дип әйтергә була.
Журналның бер ел, ел ярым вакыт
эчендә чыккан саннары эчтәлеге белән
танышсак, Россия Федерациясендәге нң
зур милли язучылар оешмасының иҗади
эшчәнлеген- дәге төп юнәлешләрне ачык
күрәсең»
Аннан журналда соңгы елларда басы-
лып чыккан әсәрләргә бәя бирелә, аларда-
гы унышлы яклар, кайбер кимчелекләр
күрсәтелә.
КАЮМ НАСЫЙРННЫҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ
Республикабызның фән, культура һәм
мәгариф җәмәгатьчелеге күренекле галим,
әдип, мәгърифәтче һәм педагог Каюм На-
сыйриның тууына 150 ел тулуны киң ител
билгеләп үтте Музейларда,
китапханәләрдә аның тормышына,
эшчәнлегенә, иҗатына багышланган
күргәзмәләр оештырылды, югары уку
йортларында, мәктәпләрдә бу уңай белән
фәнни конференцияләр, җыелышлар,
кичәләр үткәрелде
СССР Фәннәр академиясе Казан
филиалының Г. Ибраһимов исемендәге
тел, әдәбият һәм тарих институты. В II.
Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт
университеты һәм Казан дәүләт педагогия
институты галимнәре, язучылар, культура
эшлекле- ләре, партия һәм совет
хезмәткәрләре, укытучылар катнашында
университетның Актлар залында һәм
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы
конференц-залында фәнни конференция
булды
Конференцияне КПССның Татарстан
өлкә комитеты секретаре М. Вәлнев ачты
«Каюм Насыйри һәм аның чоры» дигән
темага тарих фәннәре докторы, профессор
М. Мөхәррәмов, «Күренекле галим һәм
язучы» дигән темага филология фәннәре
докторы, профессор М. Гайнуллин, Каюм
Насыйрнның татар милли телен
формалаштырудагы эшчәнлеге турында
филология фәннәре докторы, профессор
М. Зәкнев, «Каюм Насыйри һәм тел
белеме» дигән темага филология фәннәре
кандидаты С Ак- биев (Дагстан), «Татар
әдәби телен үстерүдә һәм камилләштерүдә
К. Насыйрнның роле» дигән темага Г
Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм
тарих институты фәнни хезмәткәре И
Абдуллин. «Каюм Насыйри һәм татар теле
грамматикасы» дигән темага шул ук
институт хезмәткәре Я Әх- мәтгалнева.
«Әнмүзәҗ»нен яңа басмасы турында тел
белгече Р Газизов, татар теле белемендә
Каюм Насыйри традицияләре турында
филология фәннәре докторы В Хаков,
«Каюм Насыйри рус телен өйрәнүнең
әһәмияте турында» дигән темага
филология фәннәре кандидаты А.
Әсәдуллин. «К. Насыйри тарафыннан
татар теленең фәнни, укыту-педагогик
терминологиясе эшләнүе», «Ләһҗән
татари» — татар телендә беренче
аңлатмалы сүзлек», «Халыклар дуслыгы
җырчысы». «Татар нҗтимагын-философик
фикерләү' үсешендә К Насыйрнның роле»,
«Казан университетында Көнчыгыш
белеме һәм Каюм Насыйри», «Каюм
Насыйрнның педагогик карашлары»,
«Каюм Насыйрнның нәшрият эшчәнлеге»,
«Каюм Насыйрнның Казан татарларының
борынгы тарихын һәм археологиясен
тикшерүгә керткән өлеше», «Каюм
Насыйри — этнограф», «Татар
фольклористикасында Каюм Насыйрнның
тоткан урыны». «XIX йөздә әдәби процесс
һәм Каюм Насыйри» дигән темаларга
философия фәннәре докторы, профессор К
Фасиев, профессор Я. Ханбнков, тарих һәм
филология фәннәре кандидатлары Ф
Фасиев, Ш. Ханбикова, С. Михайлова, Ә
Кәримуллин, Р Фәхретдннов, Р Ураз-
манова, X Мәхмүтов, М Гайнетдинов һ. б
ларның докладлары тыңланды.
Профессор М. Мөхәррәмов йомгаклау сү-
зендә бу конференцияне Каюм Насыйри
иҗатын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген
тикшерү һәм өйрәнүдә яңа адым буларак
бәяләде Шулай ук ул, конференциядә кат-
нашучыларның докладларын һәм
чыгышларын шактый яңалыклар белән
баетылган һәм югары фәннн-теоретик
дәрәҗәлә булуын билгеләп үтте, аларга
күренекле татар мәгърифәтчесенең бай
мирасын тирэнтен өйрәнүдә яңа уңышлар
теләде.
Конференция эшенә КПСС өлкә коми-
теты секретаре М. Вәлнев, ТАССР
Министрлар Советы Председателе
урынбасары М. Хәсәнов, партиянең өлкә
комитеты бүлек мөдирләре В Иванов һәм
М Мусин, партиянең Казан шәһәр
комитеты секретаре А. Кадыйрова, ТАССР
мәгариф ми-
нистры AV Мәхмүтов. ТАССР культура
министры Ә. Миндубаен. Казан дәүләт
университеты ректоры М. Нужнн
катнашты.
Каюм Насыйрига багышланган конфе-
ренция шулай ук мәгърифәтченең туган
якларында уздырылды. Аны КПССның Зе-
лендольск шәһәр комитеты һәм Г. Ибраһи-
мов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих ин-
ституты Ачасыр авылы культура йортында
үткәрделәр. Конференция эшендә «Совет»
колхозы эшчәннәре. укытучылар һәм
башка авыл интеллигенциясе вәкилләре
катнашты. Күрше колхозлардан дә
вәкилләр килгән иде.
Конференцияне кыскача кереш сүз
белән партиянең Зеленодольск шәһәр
комитеты секретаре М. А
Космодемьянская ачты. Г Ибраһимов
исемендәге тел. әдәбият һәм тарих
институты директоры урынбасары А.
Әхмәдуллин конференциягә катнашучы-
ларны котлады, колхозга һәм Ачасыр урта
мәктәбенә бүләкләр — институт галим-
нәре язган фәнни хезмәтләрне тапшырды.
Аннан институтның өлкән фәнни хезмәт-
кәре. философия фәннәре кандидаты Я.
Аб- дуллинга сүз бирелде Ул үзенең докла-
дыңда Каюм Насыйрнның тормыш юлын
һәм күпкырлы эшчәнлеген яктыртты,
татар халкының культурасы һәм
иҗтимагый фикер үсешендә аның ролен
билгеләп үтте
Институтның өлкән фәнни
хезмәткәрләре. фән кандидатлары X.
Мәхмүтов һәм Р Фәхретдннов чыгышлары
мәгърифәтченең тел, әдәбият, тарих һәм
этнография өлкәсендәге эшчәнлегенә
багышланган иде. Конференциядә
катнашучылар шулай ук пенсионер К.
Гыйсмәтуллинның истәлекләрен. Ачасыр
урта мәктәбе укытучысы А Собханкулова
һәм «Совет» колхозы парткомы секретаре
С Абдуллин чыгышларын да зур
кызыксыну белән тыңладылар. Кон-
ференциядән соң Зеленодольск шәһәренең
«Родина» һәм Горький исемендәге
культура сарайлары үзешчәннәре
тарафыннан зур концерт бирелде.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака-
демия театры бинасында Каюм Насыйри-
ның тууына 150 ел тулу уңае белән танта-
налы җыелыш булды.
Җыелышны КПССның Казан шәһәр
комитеты секретаре А. Кадыйрова ачты.
Каюм Насыйриның тормышы, татар
культурасы һәм фәне үсешендәге роле ту-
рындагы докладны ТАССР культура ми-
••нстры Ә Миндубаев ясады.' Җыелышка
ТАССР Верховный Советы Президиумы
Председателе С. Батыев. ТАССР Министр-
лар Советы Председателе Г. Усманов,
КПСС өлкә комитетының икенче
секретаре Ф. Панин. КПСС өлкә комитеты
секретарьлары М. Вәлиев. Ф. Гайнуллин.
КПСС Казан шәһәр комитетының беренче
секретаре Р. Мусин катнашты.
Соныннан республикабыз сәнгать
осталары башкаруында зур концерт
бирелде.
ӨЧЕНЧЕ КИТАП
Татарстан китап нәшрияты, Кама
автомобиль гигантын төзүчеләрнең 1973
елда ирешкән нәтиҗәләрен гәүдәләндереп.
«КамАЗ» циклыннан өченче китап басты-
рып чыгарды. «Батыр набирает высоту»
(«Батыр — күтәрелештә») дип исемләнгән
бу китап КПССның Чаллы шәһәр комите-
ты беренче секретаре Р. Беляевнең
«КамАЗ- да хәлиткеч ел» исемле мәкаләсе
белән ачыла «Сүнмәс ут». «Елга буендагы
шәһәр», «КамАЗның чит илләр белән
бәйләнеше». «Хәлиткеч ел» дигән
бүлекләргә Мәскәү һәм республикабыз
язучыларынын. журналистларының элек
«Правда». «Известия».
«Социалистическая индустрия». «Со-
ветская культура». «Литературная газета».
«Советская Татария». «Социалистик Та-
тарстан» газеталарында, «Новый мир»,
«Юность», «Казан утлары». «Татарстан
коммунисты», «Азат хатын»
журналларында чыккан очерклары,
мәкаләләре, зари- совкалары.
репортажлары, шулай ук статистик
материаллар һәм төсле фотодокументлар
тупланган. Китап офсет кәгазенә басылган
Тиражы—11 мең. 216 бит. Бәясе 1 сум 27
тиен.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Тәнкыйтьчеләр һәм драматурглар
секциясенең берләштерелгән
утырышында бүгенге комедия жанры
турында сүз барды. Филология фәннәре
кандидаты А Әхмәдул- лнн соңгы елларда
татар драматурглары иҗат иткән
комедияләр турында доклад ясады. Доклад
буенча фикер алышуга драматург X Вахит,
сәнгать фәннәре кандидаты X
Гобәйдуллин. филология фәннәре
кандидаты, тәнкыйтьче Б. Гыйззәт, драма-
тург А Гыйләжев, филология фәннәре кан-
дидаты. тәнкыйтьче Ф Мусин, Н Хаизафа-
ров. филология фәннәре кандидаты, тән-
кыйтьче Ш. Әхмәдуллин һ. б. лар кат-
нашты.
Шул ук утырышка катнашучылар Ш.
Әхмәдуллинның тәнкыйть мәкаләләре
җыентыгы турында фикер алыштылар.
Фикер алышуга филология фәннәре док-
торы. тәнкыйтьче Н. Юзиев. филология
фәннәре кандидаты А. Әхмәдуллин, Н. Хи-
самов. Ф. Миңнуллин. Ф. Мусиннар кат-
нашты. Җыентыкка нигездә уңай бәя би-
релде һәм бастырып чыгару өчен Татар-
стан китап нәшриятына тәкъдим итәргә
яраклы дигән карарга киленде.
Проза секциясенең чираттагы утыры-
шында «Язучының осталыгы» дигән тема-
га сөйләшү булды Гомәр Бәширов, Әмир-
хан Еники. Фатих Хөсни үзләренең нжат
тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Соныннан яшь язучылар һәм әдәбият
сөючеләр күренекле язучыларыбызга күп
кенә сораулар бирделәр.
БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАП
Сонгы айларда язучыларыбызның уку-
чылар белән очрашулары — радио, теле-
видение. матбугат аша чыгышлары — ба-
рысы да бер темага — совет халкының фа-
шистлар Германиясен «.иңүгә 30 ел тулуга
багышланды.
Кулларына корал тотып турыдан-туры
фронтта сугышкан язучылар сугыш елла-
рында ижат иткән әсәрләрен кабат хәтер-
ләренә төшерделәр, бу елларны күз алла-
рыннан кичереп, ул көннәр турында яңа
әсәрләр, сугышчан иптәшләре турында
истәлекләр яздылар һәм аларны иң башта
трибунадан халыкка житкерергә
ашыктылар. .Мөхәммәт Садрн,
Габдрахман Минский. Хәсән Сарьян.
Рәдиф Гатауллин һем Рәзил Вәлиев
Кукмара районы предприятиеләрендә.
колхозларында, мәктәпләрендә күп санлы
укучылар белән очрашып, үзләренең Бөек
Ватан сугышына багышланган әсәрләрен
укыдылар, истәлекләр сөйләделәр.
Рәшит Гәрәй, Фәнил Мансуров, Әхмәт
Рәшитов Алексеевский районында шул ук
темага укучылар белән очрашулар үткәр-
деләр.
Казан шәһәренең Офицерлар йортында
һәм Питрәч район китапханәсендә Нәби
Дәүлннең «Яшәү белән үлем арасында»
исемле китабы буенча укучылар
конференцияләре булды. Автор
укучыларның бик күп сорауларына жавап
бирде. Бөек Ватан сугышы чорында үзенең
күргәннәре, әсәрнең язылу тарихы
турында сөйләде.
Татарстан язучыларының Габдулла Ту-
кай исемендәге клубында «Дан сиңа, совет
солдаты» дигән темага әдәбн-музыкаль
кичә булды. Анда тамашачылар Бөек Ва-
тан сугышына катнашкан язучылар чыгы-
шын тыңладылар. Бөек Җиңүгә багышлан-
ган яңа музыкаль әсәрләр, җырлар башка-
рылды.
В. И. Ленин исемендәге культура сарае
каршында телдән сөйләнә торган «Җанлы
сәхифәләр» дигән фәнни-популяр журнал
эшләп килә Журналның 287 нче чыгары-
лышы совет халкының фашистлар Герма-
ниясен җиңүгә 30 ел тулуга багышланды,
һәм ул «Казан утлары» редакциясе безд.»
кунакта» дип исемләнгән иде. Журналның
баш редакторы Зәки Нури. Бөек Ватан су-
гышында катнашкан шагыйрь Мостафа
Ногман, шагыйрь Илдар Юзеев. прозаик
Вакыйф Нуруллин Бөек Җиңү көненең
журнал Ъитләрендә ничек билгеләнеп үте-
лүе турында сөйләделәр. Бөек Ватан су-
гышына багышланган әсәрләрен
укыдылар
СССР Язучылары союзы Минск шәһә-
рендә «Бөек Ватан сугышында халкыбыз-
ның үлемсез батырлыгы һәм совет әдәбия-
ты* дигән темага киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы
темасына язылган әсәрләргә анализ
ясалды, бу әсәрләрдә совет кешесенең
характеры, социализм казанышларын
саклау өчен ул күрсәткән бөек
батырлыкның чагылышы турында сүз
барды.
Язучылар Брест крепостенда. Хатынь
мемориалында. Бөек Ватан сугышы,
партизаннар хәрәкәте белән бәйле башка
тарихи урыннарда булдылар. Бөек Ватан
сугышы ветераннары, Совет Армиясе
сугышчылары, чик сакчылары, республика
хезмәт ияләре, партия-совет
хезмәткәрләре белән очраштылар.
Бөек Җиңүгә 30 ел тулу уңае белән
үткәрелгән бу киңәшмәдә Татарстаннан
Белоруссия партизаннар хәрәкәтенә актив
катнашкан шагыйрь Зәки Нури булды.
АГИТАЦИЯ ҮРНӘКЛӘРЕНӘ
КҮРГӘЗМӘ
Мәскәүдә. СССР Халык хуҗалыгы ка-
занышлары күргәзмәсе павильоннарында
агитация буенча күргәзмә әсбапларның иң
яхшы үрнәкләре күрсәтелә. Анда ике мең-
нән артык экспонат бар. Шулар арасында
Татарстан художниклары хезмәтләренә дә
шактый урын бирелгән. «XXIV съезд
карарларын тормышка». «Бишьеллык
адымнары» исемле материаллар тирән
эчтәлекле һәм заманча эшләнешле
булулары белән аерылып торалар.
Мондый күргәзмә илебездә беренче
тапкыр үткәрелә.
ТАТАРСТАН МУЗЫКА СӘНГАТЕ
ОСТАЛАРЫНЫҢ УҢЫШЫ
Мәскәүдә. Бөтенсоюз композиторлар
йортында хәзерге татар совет музыкасына
багышланган зур концерт булды. Мәскәү
музыкантлары башкаруында Р.
Еникеевнең кыллы квартетын. Бөтенсоюз
конкурсы лауреаты Р. Ибраһимов
башкаруында X. Вәлиуллинның
«Тынычлык кирәк» җырын. пианист М.
Сиражетдинов башкаруында А
Миргородскийнын фортепиано өчен
концертын. Н. Җиһанов. 3. Хәбнбуллнн. Р.
Яхин. А Монасыйпов. М. Яруллин. Р.
Билалов. Ш. Шәрәфетдннов һәм башка
композиторларыбызнын соңгы елларда
ижат ителгән әсәрләрен концерт залына
җыелган тамашачылар: бөтен илебезгә та-
нылган совет композиторлары,
башкаланың музыка сөюче
интеллигенциясе, завод һәм фабрика
эшчеләре бик яратып тыңладылар.
Сопыннан РСФСР Композиторлар
союзы секретариатында бу отчет концерты
буенча фикер алышу булды Р. Д1едрин. А.
Флярковский. В Казеннн, В Агофонни-
ков. В Плотннчеико һ б лар концертка
карата фикерләрен әйттеләр, Татарстан
композиторлары иҗатында гражданлык
юнәлеше, алар ижат иткән әсәрләрнең ти-
рән эчтәлекле, талантларының күптөрле
булуы, татар музыкасының чын-чынлап
җитлеккәнлеге турында сөйләделәр.
Башкару- чыларыбызның да осталыгына
зур бәя бирелде Анда шулай ук СССР
халыклары музыкасын пропагандалау,
алмаш концертлар, телевидение һәм радио
тапшырулары оештыру, ноталар чыгару,
грампластинка- ларга яздыру мәсьәләләре
дә күтәрелде Бу концертны Бөтенсоюз
телевидениесеннән күрсәтергә тәкъдим
ителде
СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ КОНЦЕРТЫ
Башкаланың «Россия» исемле Дәүләт
үзәк концерт залында ике көн рәттән Та-
тарстан артистларының зур концерты
булды Җырчылардан РСФСРның атказан-
ган, Татарстанның халык артисты И. Ша-
киров, Р Снбгатуллина, Р. Ибраһимов. Р.
Мнфтахова. Р Аббасов. Н. Василова. Т.
Якупов, В Гыйззәтуллиналарның татар
композиторлары ижат иткән әсәрләрне
һәм татар халык җырларын башкарулары,
Э. Закирова. И. Хәкимова, Р Садыйков,
бертуган Ибатуллиннарнын биюләре, Та-
тарстанның халык артисты А. Арсланов
белән артистка Н Минкинаның татар әдип-
ләре әсәрләрен нәфис итеп укулары
Мәскәү тамашачыларының күңеленә хуш
килде
БӨЕК АРТИСТ ХӨРМӘТЕНӘ
СССРнын халык артисты В. И. Кача-
ловның тууына 100 ел тулу көнен шәһәре-
без жәмәгатьчелеге киң итеп билгеләп
үтте.
Казан рус драма театрында В И. Ка-
чалов үзенең профессиональ ижат юлын
башлап жнбәргән Шуңа күрә дә бу театр
хәзер СССРнын халык артисты В II Ка-
чалов исемен йөртә
Юбилей көннәрендә театр музеенда В
II Качаловның Н Э. Бауман белән оч-
рашуларын, алар арасындагы дуслыкны
гәүдәләндергән яңа бүлек оештырылды
Театр бинасында бөек артистның
тууына 100 ел тулуга багышланган зур
кичә үткәрелде.
КОМПОЗИТОР ИСЕМЕНДӘГЕ
УРАМ
Казан шәһәр башкарма комитеты кара-
ры нигезендә Киров һәм Ленин районна-
рын тоташтырган урамнарның берсенә
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак
булган күренекле татар совет композиторы
Фәрит Яруллин исеме бирелде.
ХАЛЫК ТЕАТРЛАРЫ КАЗАНДА
Республикабызның халык театрлары
һәм үзешчән коллективлары Бөек Җиңүгә
30 ел ел тулу уңае белән Казан шәһәре
хезмәт ияләренә культура сарайларында,
клубларында үзләре әзерләгән
спектакльләрне күрсәттеләр. Сарман
районы халык театры Ю Әмнневнең
«Язылмаган законнар», Азнакай халык
театры Н. Анкиловның «Хатыннар»,
Алабута рус халык театры В Соловьевның
«Хәвефле һөнәр», Кама тамагы рус халык
театры А. Макаенокның «Трибунал»,
Чүпрәле районыннан үзешчән курчак
театры «Аленький цветочек». Столбище
рус халык театры Кац һәм Сазоновның
«Өч кешегә өч шпага», Әгерже халык
театры М. Кәримнең «Ай тотылган төндә»,
Кукмара халык театры М. Шә-
рифуллаңның «Туганнар», Актаныш
халык театры Ә Атнабаевның «Мәхәббәт
турында жыр», Биектау рус халык театры
В Руд- ныйның «Гомер бәрабәренә»,
Шәпше халык театры Ә Атнабаевның
«Ана хөкеме», Әтнә халык театры Т.
Миңнуллинның «Үзебез санлаган язмыш».
Чаллы халык театры А Коломецның
«Зәңгәр болыннар», Чистай рус халык
театры II Соболевның «Разведчик
кызлар», Яна Ибрай авыл үзешчән драма
коллективы К. Тинчуринның «Сүнгән
йолдызлар», Мннзәлә татар драма кол-
лективы Т Миңнуллинның «Уйланыр
чак», Зәй-Каратай үзешчән драма
коллективы Ә Атнабаевның «Ул кайтты»
әсәрләрен куйды.
МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ КАЗАНДА
Мннзәлә дәүләт театры Казанда, Г Ка-
мал исемендәге Татар дәүләт академия
театры бинасында, В И Ленин исемендәге
культура сараенда, Химиклар культура
сараенда һ. б. культура сарайларында һәм
клубларда драматург Сәет Шәкүровның
«Сары елан» әсәре буенча куелган спек-
такльләрен күрсәтте Тамашачылар спек-
такльләрне һәркайда яратып карадылар.
КУЛЬТУРА УНИВЕРСИТЕТЫНДА
Габдулла Тукай исемендәге татар дәү-
ләт филармониясе каршындагы культура
университетының татар бүлеге быел
үзенең дәресләрен Әгерже районында
ү ткәрә
Күптән түгел анда композитор Җәүдәт
Фәйзи иҗатына багышланган концерт-
лекцияләр булды. Коицерт-лекцияне
Татарстанның атказанган культура
хезмәткәре Зәйнәп Хәйруллина алып
барды. РСФСРның халык артисты Азат
Аббасов, Татарстанның атказанган
артисткасы Җәвәһирә Сәләхова, Нажия
Теркулова һәм Камил Басыйров Җ. Фәйзи
ижат иткән җырларны башкардылар.