АТАН СУГЫШЫ ҺӘМ КИТАП
ашист Германиясе гаскәрләре басып кергәч, илебезнең барлык эшләре хәрби шартларга җайлаштырып корылды. «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» — көн үзәгенә әнә шул бурычны куйды партия.
Китап бастыручылар да совет халкын дошманга отпор бирергә туплау юнәлешендә эш итәргә тиеш иделәр. Әмма моны үтәү җиңелдән түгел иде. Чөнки күп кенә нәшриятлар һәм полиграфия предприятиеләре гитлерчылар басып алган районнарда калган. Хезмәткәрләрнең сугышка ярардайла- ры фронтка киткән. Ә алар урынына калган хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм пенсионерларның бу эштә тәҗрибәсе җитәрлек түгел. Кәгазь, китап төпләү өчен кирәк булган тукыма һәм башка төр материаллар белән тәэмин J итү мәсьәләсе дә кыен хәл ителә Шуның өстене тагын китап язучы авторларның да күбесе фронтта булганлыктан, бастыру өчен яхшы яңа әсәрләр кытлыгы да сизелми калмады.
Санап үтелгәннәр тулысыңча безнең Татар дәүләт нәшриятына да кагыла иде, әлбәттә Директор III Арсланов, сектор мөдирләре К. Шэйхетдинов, Т. Әхмәдиев. редакторлар Фатих Кәрим, Нур Баян. К. Басыйров, X. Гафаров. художник Г. Мусин, актив авторлардан Муса Җәлил. Гадел Кутуй. Абдулла Алиш. Рахман Ильяс һ. б сугышка киткәннәр иде.
Нәшрият басма продукциянең темати-касын тиз арада сугыш таләпләрен тәэмин итүгә — халыкны дошманга нәфрәт, җиңүгә дәрт рухында тәрбияләү максатына кискен юнәлтте Ул елларда нәшриятта М. Мангушев, М. Гайнуллин, 3. Тинчурин (управляющийлар), Ф Махиянов (баш редактор). А. Хәсәнова, Г. Кашшаф. И. Гази, А. Шамов, X. Хәйри, А. Гомәров (өлкән редакторлар). Б. Әлменов (художник), С. Фәйзуллин, Г. Нугайбе- ков (тәрҗемәчеләр) иптәшләр эшләде.
Сугыш авырлыгы басма продукциянең кимүенә дә сәбәп булды. Татар дәүләт нәшрияты 1940 елда гомуми тиражы 6 миллион данәдән артык булган 402 исемдәге китап һәм брошюра бастырып чыгарган булса. 1945 елда ул гомуми тиражы 3,6 миллион данә булган 208 исемдәге китап һәм брошюра гына бастыра. Әмма ул еллар өчен бу һич тә аз түгел. Моны түбәндәге сан бик яхшы исбатлый: сугыш елларында Казанда гомуми тиражлары 24 828 160 данә тәшкил иткән 1741 китап һәм брошюра басылып чыккан.
Алар ниндирәк китап һәм брошюралар иде соң? Әлбәттә, күпчелеге, ягъни 670 исемдәгесе, иҗтимагый-политик һәм хәрби-политик әдәбият була. Алар- ның гомуми тиражы 10 миллионнан артыграк.
Фәнни коммунизмга нигез салучыларның герман нацизмьшың асылын ачып бирүгә багышланган әсәрләрен, партия Үзәк Комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институты әзерләгән аерым әсәрләр һәм җыентыкларны татарчага тәрҗемә итеп бастыруга да зур әһәмият бирелде. Мисалга «Маркс һәм Энгельс реакцион пруссак-
Ф
лык турында» («Маркс и Энгельс о реакционном пруссачестве») дигән җы-ентыкны китерергә була (X. Кәрим тәрҗемәсе). В. И. Ленинның сугыш һәм Ватанны саклау проблемаларына багышланган әсәрләреннән 1941 елда ук «Барыгыз да Деникинга каршы көрәшкә!» («Все на борьбу против Деникина!») һәм «Социалистик Ватанны саклау өчен!» («На защиту социалистического Отечества!») исемле хезмәтләре тәрҗемә ителә. Шулай ук татар телендә академик М. Митинның «В. И. Ленинның хәрби васыятьләре» («Военные заветы В. И. Ленина») һәм П. Федосеевның «Социалистик Ватанны саклау турында В. И. Ленин» («В. И. Ленин о защите социалистического Отечества») исемле брошюралары унар мең тираж белән халкыбызга җиткерелде.
Фашистлар партиясе һәм аның җи-тәкчеләренең реакцион йөзен фаш итүгә, вакытлыча басып алынган җирләрдә гитлерчылар кылган җинаятьләр һәм кыргыйлыкларны күрсәтүгә багышланган материаллар шулай ук күп була. 1942 елда, мәсәлән, шундыйлардан: «Милләтче-социалистлар» кемнәр алар?» («Кто такие «национал-социалисты?»), «Гитлер, Геринг, Геббельс, Гиммлер — XX гасыр кеше ашаучылары» («Гитлер. Геринг, Геб-бельс, Гиммлер — людоеды XX века»), «Фашизм — совет халкының явыз дош-маны» («Фашизм — заклятый враг со-ветского народа»), «Гитлерчылар безгә кайгы-хәсрәт, азап һәм үлем алып киләләр» («Гитлеровцы несут нам горе, страдания и смерть») исемле китап һәм брошюралар күп тираж белән татар һәм рус телләрендә чыгарылган. И. Эренбургның «Кеше ашаучылар» («Людоеды»), Е. Кононенконың «Балаларны үтерүчеләргә — үлем!» («Убийцам детей — смерть!»), В. Горбатовның «Майданек лагере» («Лагерь Майдане- ка») исемле документаль очерклары, «Фашизмга үлем!» («Смерть фашизму »), «Канга-кан» («Кровь за кровь») исемле пьесалар җыентыклары да шул ук проблеманы яктыртуга багышлан-ган.
Кызыл Армиянең фронтлардагы җи-ңүләрен. Мәскәү тирәсендәге, Иделдәге, Днепрдагы сугышларны сурәтләгән әсәрләрне вакытында укучыларга ирештереп баруга зур игътибар ителә. «Ватан сугышы Геройлары» дип аталган масса-политик сериядә Н. Гастелло, В. Талалихин, 3. Космодемьянская, Л. Чайкина, панфиловчы геройлар һәм Краснодон комсомолецларының батыр-лыклары турында брошюралар даими бастырып барыла. «Коммунистлар — фронт геройлары» («Коммунисты —герой фронта»), «Совет партизаннарының героик көрәше» («Героическая борьба советских партизан»), «Патриоткалар| Совет хатын-кызлары фронтта һәм тылда» дигән китапларда (1942 елда чыкканнар) совет кешеләренең батырлыгына дан җырлана. Әле сугыш бетмәс борын ук рус һәм татар телләрендә «Геройлар китабыоң (төзүчесе Кави Нәҗми) бастырып чыгару шулай ук нәшриятның оператив һәм актив эш- чәнлеге турында сөйли.
Совет кешеләренең рус халкының героик үткәненә, аның хәрби тарихына игътибары артуын искә алып, илебез нәшриятлары, шул исәптән безнең Татар дәүләт нәшрияты да, Александр Невский, Дмитрий Донской, Дмитрий Пожарский, Козьма Минин, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Павел Нахимов кебек бөек полководецлар турындагы популяр брошюралар чыгаруны оештырдылар. Аларны күренекле галимнәр һәм әдипләр язды. Кутузов һәм Нахимов турындагы брошюраларны, мәсәлән, ул елларда Казанда яшәгән академик Е. В. Тарле яза.
Тылдагы героик хезмәт кешеләрен сурәтләгән китаплар шулай ук оператив төстә чыгарылалар. А. Воробьевның «Өч норма» («Три нормы») исемле китабы (1942 ел) — шундыйларның берсе. Ул социалистик ярышның Ватан сугышы елларында туган яңа формасы — өчйөзчеләр хәрәкәте турында сөйли.
Сугыш елларында нәшрият гомуми тиражы миллион ярымнан артыграк булган 220 исемдә матур әдәбият китабы бастырып чыгара (бу санга балалар китаплары кермәде). Аларның күпчелеге заман темасына багышланган булалар. авторлары исә — дошманга каршы сугышларда үзләре катнашкан, яисә фронт газеталарында корреспондент булып хезмәт иткән әдипләр.
Вакыйгаларны көнендә, сәгатендә ча-гылдырып барырга кирәк булганга,
сугыш еллары китапларында кече күләмче әсәрләр, шигырьләр, хикәяләр һәм сатирик әйберләр күбрәк урын алып тора.
Әдипләребез бөтенесе бер теләк белән илһамланып халык күңелендә патриотизм хисен көчлерәк дөрләтү, ватандашларны сугышта һәм хезмәттә батырлыкка рухландыру өчен иҗат итә.
Иң популяр әдәби жанр — әлбәттә, очерк жанры була. Ә нәшрият исә ул очеркларга «яшел ут>ын яктыртып торды һәм Г. Бәшировның «Үч», «Гармунчы егет», А. Шамовның «Нәфрәт көче», М. Максудның «Үч һәм нәгъләт», А. Әхмәтнең «Безнең танк», Г. Әпсәләмовның «Төньяк балкышы» исемле очерклар һәм хикәяләр җыентыкларын бастырып чыгарды. Шул ук елларда чыгарылган шигырь китапларыннан М. Җәлилнең «Тупчы анты», Ф. Хөснинең «Урман сукмаклары», Ш. Маннурның «Җиңүчеләргә сәлам!», С. Батталның «Туган ил —ана» һ. б. | әйтергә мөмкин. Бик үк күп булмаса да. зуррак күләмле проза әсәрләре дә язылды. Ф. Кәримнең «Разведчик язмалары», X. Госманның «Ялкынлы йөрәк», Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» дөнья күрде. 1945 елда Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы, А. Алиш әкиятләре рус телендә чыгарыла.
Сугышчылар белән тыл хезмәтчәннә- ренең элемтәсен ныгытуны күздә тотып язылган «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хаты» (1943) һәм «Икенче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хат» I (1945) ларны да нәшрият рус һәм татар телләрендә аерым китаплар итеп бастырып чыгарды. Каләм осталары- бызның уртак иҗат җимеше булган ул хатларның һәм сугышчыларга, һәм тылда хезмәт итүчеләргә патриотик тәэсире чиксез зур иде. Алар җиңү көнен якынайтуга хезмәт иттеләр.
Ул елларда аерым академик басма-ларны чыгару да тукталмады. 1942 елда нәшрият Г. Камал һәм Ш. Камалның сайланма әсәрләрен бастырып чыгарды. 1943 елда тугыз мең данә тираж белән рус телендә Г. Тукайның сайлан- ■ма әсәрләренең беренче томы, ә 1945 елда, тууына 120 ел тулу уңае белән, К. Насыйриның сайланма әсәрләре басылды.
Нәшриятыбыз шулай ук тугандаш халыклар әдипләренең әсәрләрен бас-тырып барырга да мөмкинлек тапты. И. Крылов мәсәлләрен, Н. Гогольнең «Ревизор»ын, В. Василевскаяның «Вин-товкалы хатын»ыя, Б. Горбатовның «Буйсынмас кешеләр»ен һәм Украина шагыйрьләреннән ун кешенең шигырьләре тупланган (М. Рыльский, П. Тычина, М. Бажан, В. Сосюра, М. Стельмах, А. Малышко һ. б.) «Украина үч ала» исемле китапларны бастырып чыгарды.
Нәшрият мәктәп балаларын дәреслекләр белән мөмкин кадәр тулы тәэмин итү өчен дә бөтенесен эшләде. Нәтиҗәдә ул елларда гомуми тиражы 6 076 750 данә булган 243 исемдәге дәреслек басылып чыкты.
Фәнни-техник әдәбият бастыру исә сугыш елларында бик нык артты. Беренче бишьеллыкларда (1929—1940) Казанда 2 263 340 данә фәнни-техник китап басылган булса, 1941—1945 елларда басылган фәнни-техник китаплар саны 2 465 280 данә тәшкил итте. Моның сәбәбе шул: СССР Фәннәр академиясе нәшрияты ул елларда үзәктән Казанга эвакуацияләнгән иде.
Сугыш елларында бездә 700 000 данә тираж белән чыккан 161 исемдәге китап һәм брошюра авыл хуҗалыгы темасына — агротехника. терлекчелек, бакчачылык, корткычларга каршы көрәш, мөгезле эре терлекләрне тарту көче итеп файдалану кебек җитди мәсьәләләрне яктыртуга багышланганнар иде.
Сугыш еллары республикабызның башкаласы Казанны китап басуның чын мәгънәсендә зур үзәге итте. 1941 елның көзендә Казанта Мәскәүдән һәм Ленинградтан үзәк нәшриятлар: СССР Фәннәр академиясе, Хәрби (Воениз- дат). Медицина (Медиздат) һәм «Совет язучысы» («Советский писатель») нәш-риятлары да эвакуацияләнгән иде. Иле-безнең йөзгә якын зур галимнәре дә гыйльми эшләрен шул чорда Казанда дәвам иттерделәр Алар арасында, мәсәлән, СССР Фәннәр академиясе академиклары һәм член-корреспондентлары О. Ю. Шмидт, Г. М. Кржижановский, С. И. Вавилов. Е. В. Тарле, Б. Д. Греков. А. Н. Несмеянов һ. б бар иде.
Күренекле совет һәм чит ил язучылары Алексей Толстой. Демьян Бедный. Александр Фадеев. Константин Федин. Самуил Маршак, Леонид Леонов, Жан Ришар Блок, Джованни Джерманетто һ. б лар да сугышның беренче елларында безнең республикабызда эвакуациядә булдылар.
Безнең нәшрият үзәк нәшрият хез-мәткәрләре белән тыгыз элемтәдә булды һәм китаплар тематикасын билгеләгәндә күренекле авторларның практик ярдәменнән файдаланырга тырышты. Хәрби нәшрият һәм Татар дәүләт нәшрияты күп кенә китапларны бергәләп чыгардылар. 1941 елда «Кызыл- армеец китапханәсе» дип аталган махсус сериядә, мәсәлән, совет сугышчыларын җиңүгә рухландыруны күздә тотып язылган популяр брошюралар чыгару юлга салынды. М. Шолоховның «Нәфрәт гыйлеме» дигән атаклы очеркы 1942 елда шул сериянең беренче карлыгачы була. Ике нәшрият бергә дошман танкларына каршы ничек көрәшергә икәнен, маскировка чараларын. пулемет һәм граната төзелешен аңлаткан төрле белешмә-брошюралар- ны да бик күп бастыралар.
«Совет язучысы» нәшрияты да Казанда шулай ук күп кенә әдәби әсәрләр бастырды. 1942 елда гына да Б. Горбатовның «Иптәшкә хат», С. Алымовның «Барысы да җиңү өчен!», С. Щипачевның «Фронт шигырьләре». П. Антокольскийның «Ярты ел», М. Матусовскийның «Фронт». В. Вишневскийның «Балтфлот сугыша». А. Гайдарның «Ракеталар һәм гранаталар» исемле китапларын һәм татар шагыйрьләренең «Фронтовик туганнарга» исемле шигырьләр җыентыгын унар-кырыгар мең данә тираж белән укучыларга җиткерде.
Фронттагы һәм тылдагы мөһим хәлләрне тиз арада халыкка ирештерүдә политик һәм хәрби плакатларның да әһәмияте зур булды. Шуны искә алып, сугышның тик бер елы эчендә генә дә Татар дәүләт нәшрияты биш йөз меңнән артык данә плакат бастырып таратты. Ә сугыш елларында барлыгы йөз җитмеш төрле плакат чыгарылды. И. Бобровицкий. Н Сокольский. Б. Әл- менов. Р. Сайфуллин, Э. Гельмс. А. Прытков һ. б. художниклар эшләгән бу плакатлар сугыш елларында халык күңеленә бик хуш килүләре белән популяр булдылар.