Логотип Казан Утлары
Роман

АЛАР ВАТАН ӨЧЕН СУГЫШТЫ


Романнан өзек
үк йөзе аяз, матур, зәп-зәңгәр. Снарядлар актарып бетергән җир өстенә карап, кояш инде шактый биек күтәрелгән, җанга рәхәт бер тынычлык биреп, далада кызган әрем исе аңкый башлаган иде. Шул вакытны рәшә дулкынына күмелгән Дон буе калкулыклары артыннан тагын танклар килеп чыкты һәм немец пехотасы өченче тапкыр атакага кузгалды... Дон кичүенә бара торган юлларны саклаучы берләшмә сугышчылары дошманның алты тапкыр ябырылып килгән атакасын кире кайтардылар, немецларның пехотасы белән танклары калкулыклар артына кире чигенде, һәм төш җитәрәк сугыш кырында беркадәр вакытка тынлык урнашты.
Җирне-күкне дер селкетеп күкрәгән артиллерия канонадасы, гөрс-гөрс итеп шартлап торган снаряд, мина, бөтен алгы сызык буйлап чатыр-чотыр килгән пулемет, автомат тавышларыннан соң сугыш кырының шулай тынып калуы Звягинцевка бик сәер, бик гаҗәп бер хәл булып тоелды... Ул, кулын әкрен генә күтәреп, башын- * нан каскасын салды, тузан катыш шабыр тиргә баткан йөзен гим- _ настерка җиңе белән сөртеп алды, шуннан соң, бертөрле рәхәтлек £ белән үз тавышына колак салып: =
— Менә, тынып та китте... — дип куйды.
Бу рәхәт тынлыкны ул бөтен җаны белән тойды, балаларча бер u кызыксыну белән, башын кыңгыр салып, бруствердан кыштырдап £ коелган ком, балчык тавышын озак кына тыңлап торды. Окоп кы- рыеинан аска, су шикелле агылып, ком һәм каткан балчык бөртек- = ләре коела, алар туп-туры окоп төбенә төшеп, Звягинцевның аяк н астында аунап яткан буш гильзаларга бәрелә дә гильзалардан, җир a астына яшерелгән ниндидер нәни кыңгыраулардан килгән сыман. нечкә генә чеңләгән аваз ишетелә иде. Кайдадыр, шушы тирәдә генә, 5 чикерткә сайрый башлады, Звягинцев бу яңа тавышка таба да бо- . рылды. Гитараның бушаган юан кылы шикелле дуылдаган тавыш чыгарып, кызгылт-сары бер төклетура окоп өстеннән әйләнде дә, с очып килешли үк йөнтәс кара тәпиләрен җәеп, бруствердагы ромаш- х ка сабагына кунды. Звягинцев, күзләрен челт-челт йомгалап, гоме- ° реядә беренче тапкыр күргәндәй исе китеп, тузанлы ромашка саба- с гына, гаҗәп матур төклетурага карады, аннары тагын гаҗәпләнеп = башын күтәрде: каяндыр ерактан, йомшак кына исеп торган җил г уңаеннан, чирттереп-чирттереп бытбылдык сайраганы ишетелде... =
Кояш кызуыннан көйгән үлән сабакларының җилдә әкрен генә * кыштырдавы, ак таҗ яфраклары белән күңелгә ямь биреп утырган = гади ромашка, эссе һавада очып йөргән төклетура һәм бала чактан 7 ук күңелгә якын булып калган бытбылдык тавышы — кодрәтле тереклек дөньясының шушы кечкенә генә кисәкләре Звягинцевны бер үк вакытта сөендерде дә, хәйран да калдырды. «Бөтенләй сугыш булмаган да кебек бит, менә хикмәт! — дип исе китеп уйланды ул. — Әле генә бөтен тпрә-якта коточкыч сугыш мәхшәре кайный иде, ә хәзер гаҗәпкә калырлык: тыныч дөньядагы шикелле бытбылдык кычкыра, башка бөҗәкләр дә берни булмаган кебек үз эшләре белән мәш киләләр... Әйтерең бармы, исең-акылың китәрлек могҗиза бит бу!»
Әнә шулай аптырашлы кыяфәттә тирә-юненә каранып торган Звягинцев бу минутта яңа гына авыр төш күреп, өнгә килүенә сөенгән бер кешене хәтерләтә иде. Бу тынлыкка тәмам күнегеп, ияләшеп җитү өчен тагын бераз вакыт кирәк булды әле аңа. Ә бу тынлык яшенле яңгыр алдыннан була торган борчулы, шомлы бер тынлык шикелле иде, һәм ул тагын бераз дәвам итсә, Звягинцевның, мөгаен, җаны пошына да башлар иде. Ләкин озакламый сул як флангта тыррт-тыррт итеп пулемет тырылдарга тотынды, калкулык артыннан немецның авыр минометлары атарга кереште, һәм кинәт кенә баш ланган тынлык юкка да чыкты.
Патрон ташучы яшь кенә бер егет — Звягинцевка бигүк таныш булмаган кызылармеец — арт яктан окоп янына шуышып килде һәм мышный-мышный:
— Боепитание китердем. Я, сакалбай, патроннар аласыңмы? — дип сорады. _ .
Звягинцев кызгылт сакал баскан битен кулы белән сыпырып карады да хәтере калган кебек:
— Ниткән сакалбай булыйм? Карт кеше дип белдеңме әллә мине? — диде.
— Картмы, түгелме, — барыбер шул чама, адәм карамаслык дәрәҗәдә сакал баскан үзеңне. Әйдә, үз өлешеңне бушатып ал.
— Сакал баскан, имеш... Бу рәвешле чигенгән чакта чибәрләнеп торырлык вакыт юк. ансын аңларга тиешсең, ә яшем минем бик карт түгел әле, — дип, Звягинцев, патрон букчасына авыр, җылы-шома патроннар тутыра-тутыра, ризасыз бер тавыш белән сөйләнде.
Патрон ташучы егет исә сүзен төзәткәнгә әһәмият итмәде, үзенчә сөйләнә бирде:
— Әти кеше, нигә син шулай гөнаһлы бәндә шикелле окобыңнан баш күтәрми бөгелеп утырасың? Немец күренми бит әле, чынлап торып атарга керешкәннәре дә юк. Кояш күзенә чык, карт сөякләреңә бераз җылы үтсен!
Аның «әти кеше», «карт сөякләрең» диюе Звягин цевка ошап бетмәде, күрәсең, ул чыраен сытып куйды да егеткә төрттереп әйтте:
— Немец күренмәгәч, атыш та азайгач, син үзең, егетем, нигә корсагыңа ятып шуышып киләсең соң?
— Анысы минем иске гадәт инде, — диде егет көлеп. — Беләсеңме, бу эштә йөреп шул хәтле кәлтә елан шикелле шуышырга гадәтләнгәнмен — үз аягым белән йөрүемне бөтенләй онытып җибәрмәгәем дип куркам. Гел корсагыма ятып шуышасым гына килеп тора...
— Ахмак гадәткә өйрәнүе әллә ни авыр түгел анысы, йөрүеңне онытуың бик ихтимал, — дип җөпләде Звягинцев егетнең сүзен.
Эче пошканңан бу күңелле егет белән аның бераз сөйләшәсе килә иде, шуңа күрә ул, гадәттә яшь сугышчылар белән сөйләткәндәгечә, беркадәр үз иткән, кечелекле тавыш белән:
— Син, егет, өченче ротадан түгелме? — дип сорады. — Чыраең таныш кебек.
— Әйе, өченче ротадан, — диде егет.
— Фамилияң ничек соң?
— Утишев.
— Син өйләнгәнме әле, Утишев?
Егет юк дип башын чайкады, көлемсерәп куйды.
— Яшь әле мин, сугышка кадәр өйләнергә өлгермәдем.
— Өлгермәгәнсеңдер шул... Менә һаман шулай патрон ташый торгач, йөрүеңне дә онытырсың. Сугыш беткәч, өйләнергә ниятләрсең. Кеше шикелле ике аягың белән атлап барасы чакта, сугыштагы гадәтеңне исеңә төшерерсең дә кызыңны яучыларга корсагың белән шуышып китәрсең. Ә кыз, мескен, моны күрер дә һуштан язып егылыр. Кызның әтисе, таяк алып, сыртыңны каезларга тотыныр. «Хур итеп йөрмә минем кызымны! Адәм шикелле, аягың белән атлап йөр, фәлән-фәсмәтән!» — дияр.
Утишев патрон тартмасын бавыннан тотып үзенә таба тартты һәм елмайган итенеп:
— Сакалбай булсаң да, хәйләкәр икәнсең... Телеңә салынып сөйләнгән булма. Мин синең сүзеңне тыңласам да, күпме патрон алганыңны санап торам. Заправка бетте! Башкаларга да атарга патрон кирәк! — диде.
Звягинцев егетнең бу сүзенә каршы нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин Утишев күрше окопка таба шуышып китте һәм башын бормыйча гына, акыл өйрәткән җитди бер тавыш белән кинәт әйтеп куйды:
— Син, сакалбай, патронны бәрәкәтлерәк тот, төзәбрәк ат, юкса, борчак урынына гына сибәсең бугай. Ә карт башың белән кызлар турында азрак уйла, шуннан соң кулың да азрак калтырар...
Көтелмәгән бу сүздән хәтере калып, Звягинцев ни дип җавап бирергә дә белмәде, беравык уйланып торганнан соң гына егет артыннан :
— Ничек атарга икәнен әбиеңә өйрәт син, маңка малай, яме?! — дип кычкырып калды.
Утишев әйләнеп тә карамады, патрон тартмаларын өстерәп, көлемсерәп китеп барды. Звягинцев аның тап-тап булып ак тоз утырган аркасына, кояшта уңып беткән гимнастеркасына, җилкәсе аша тарттырып кигән бауга ачу белән карап калды. «Каян килә мондый адәм- ♦ нәр, шайтан белсен, әллә нинди халык! Барысы да юкны-барны лы- з гырдарга Петька Лопахиннан өйрәнгәннәр диярсең. Их, Микола = Стрельцовның булмавы бик кызганыч, җүнле сүз сөйләшерлек кеше 3 дә юк, ичмасам», — дип пошынып уйланды. *
Әнә шулай дустын юксынып бераз кайгырып алганнан соң, Звя- т гинцев үзенең солдат хуҗалыгын тәртипкә китерде: аяк астында т аунап яткан гильзаларны окоптан алып ташлады, скаткасын рәт- = ләде, котелогын үлән белән чистартып, окоп стенасындагы куышка < куйды; окопны бераз тирәнәйтә төшимме әллә дип уйлаган иде дә, £ таш кебек кибеп каткан җирне көрәк белән чокып казырга туры ки- а ләчәген күз алдына китергәч, бөтен җаны-тәне бу эшкә риза булма- 5 ды, куллары кинәт чуен шикелле авыраеп, хәлсезләнеп калды, һәм < Звягинцев бу уеннан шундук ваз кичеп: «Болай да ярар әле, кое ♦ казымыйм лабаса! Тәкъдиреңдә язылган булса, әҗәл ул сине коедан « да эзләп таба»,— дип фикер йөртте. °
Көнчыгыш якка таба, мәһабәт бер салмаклык белән, сирәк-сирәк ° ак болытлар агыла. Нур белән үтәли яктыртылган ап-ак болыт кисә- о ге әллә нидә бер аз гына вакытка кояшны каплап ала, тик шунда 3 да көн эссесе кимеми, ут кебек кызган җирдән кайнар сулыш бөркелә, е; хәтта окопның күләгәле ягы да сөяләсе килмәслек дәрәҗәдә җы- = лынган иде. х
Окоп эче кызу итеп ягылган мунча шикелле эссе, бөркү; каян- = дыр чебеннәр килеп чыкты — бәйләнчекләнеп безелдәшә башлады- * лар. Звягинцев, эсседән мәлҗерәп, беравык шинеле өстендә утырды, торып, йокыдан йомыла башлаган күзләрен кул аркасы белән угалады, немецның янган танкларына, далада аунап яткан дошман мәетләренә карады, Дон елгасы буйлап көнчыгышка таба тезелеп киткән калкулыклар артында бик еракта соры бер койрык сыман сузылып барган тузанга күз салды. «Нидер маташтырырга ниятлиләр бу явыз фрицлар, — дип уйлады Звягинцев, күчеп барган тузан койрыгын күзәтеп. — Аларга өстәмә көч китерәләрдер — әнә нинди тузан очырталар. Көч китереп, яңадан тупланырлар да, яраларын ялап-төзәтеп, тагы ябырылырлар. Ул ләгънәтләр әрсез алар, бик әр-сез! Без дә, анысы, балчыктан әвәләнмәгән, без дә аларның авыз- борынын кан белән юарга остардык — сөртеп кенә өлгерсеннәр. Кырык беренче ел түгел инде хәзер! Баштарак бик узынганнар иде, җитте — булды!» —дип күңеленнән сөйләнде Звягинцев, үз-үзен тынычландырырга тырышып. Шуннан соң карашын Лопахин җимергән танкка күчерде.
Әле кайчан гына утлы дәһшәт чәчеп килгән соры танк, туп көпшәсен ыржайтып, яны белән борылып туктап калган. Люктан сикереп чыгуга автомат уты белән кистерелгән беренче танкист, кулларын җәеп, танк чылбыры буенда ята, җилдә мундир итәге селкен- гәли; икенчесе — Звягинцев атып үтергәне — танктан читкәрәк шуышып өлгергән. Сирәк әрем сабаклары аша Звягинцев аның коңгырт чәчле баш артын, алга таба сузып салган кулын, терсәк тиңентен сызганган соргылт күлмәк җиңен, кояшта ялтырап торган шоп-шома ботинка дагаларын һәм ботинка олтанындагы түгәрәк ак кадак башларын күрде.
Менә бу мин дөмектергәне дә, башкалары да мондый кызуда
кичкә хәтле күбенеп сасый башлаячаклар... — дип, ни өчендер үз алдына сөйләнеп куйды Звягинцев һәм җирәнеп йөзен чытты.
Яз башыннан бирле сугыш-бәрелешләрдә һәм күчү вакытларында полкка юлдаш булган күңел кайтаргыч төче мәет исен хәтерләгәч, бөтен аркасын чымырдатып «каз тәне» йөгерде, һәм Звягинцев, калтыранып куеп, җилкәләрен җыерды.
Аның тәҗрибәсез яшь бер солдат чагындагы үзе атып үтергән дошманының йөз-кыяфәтен күрергә тырышу гадәте әллә кайчан онытылган иде инде; хәзер ул әнә теге, үзе атып үтергән, кулларын җәеп яткан озын буйлы танкистны бар дип тә белми, бары тик бер генә нәрсә тели ул: алты сәгать буена тәмам җанны талкып, туйдырып бетергән шушы тар окоптан тизрәк чыгып котыласы да берәр җирдә яңа суккан арыш саламы эскертенә чумып, тоташ ике тәүлек уянмыйча, туйганчы йоклыйсы иде.
Яңа суккан арыш саламының төчкелтем бер тәмле, рәхәт исен бик тиз хәтеренә китерде ул, йөрәк маен сыза торган татлы хатирәләр тәэсиреннән ямансулап көрсенеп куйды һәм яңадан окоп төбенә чүгәләде дә, башын артка ташлап, күзен йомды. Аның күз кабакларын авырайтып йокы баса, хәзер ул шушы йокы сөременнән арыну өчен, һич югы, Лопахин белән булса да рәхәтләнеп бер сөйләшер, юк-бар сүз белән тел чарлар иде, әмма янында Лопахин юк, немецларның дүртенче атакасыннан соң ул запас окопка күчкән, моннан шактый ерак иде.
Звягинцев, шул хәлендә йокыга куерып китеп, төшендә хатынын, балаларын, үзе атып үтергән соры күлмәкле танкистны, МТС директорын, ургылып-кайнап аккан сай сулы ниндидер бер елга, елга төбендә шоп-шома чуерташлар күрде... Текә ярлары арасына кысылып котырына-котырына аккан бу елганың тавышы торган саен көчәя- якыная барды, һәм шул мәлдә Звягинцев бик авырлык белән уянып китеп, күзләрен ачты: аның турысында күктә, бик биектә, безнең алты истребитель очып бара, зыңгылдап-шыңгырдап торган мотор тавышлары, байтак арага калышып, самолетлар артыннан ияреп килә иде.
Звягинцев, практик акыллы бер кеше булганга, үзебезнең авиацияне гомумән яратудан бигрәк, безнең самолетлар өстән торып аны дошманнан саклаганда яисә аның күз алдында немец позицияләрен бомбага һәм штурмга тотканда ярата иде; шуңа күрә бу юлы ул, тиз-тиз үтеп барган безнең истребительләргә йокымсыраган күзләре белән салкын гына карап, ачу белән болай дип сөйләнде:
— Тагы соңгардылар! Немецлар безнең баш түбәсе турысында, с ып куйган шикелле, бомба яудырып торганда, сез кофе эчеп утыргансыздыр, эт тиресеннән теккән итекләрегезне киеп маташкансыздыр, ә хәзер инде, эш узгач, җил куып йөрисез, дәүләт ягулыгын әрәм итәсез... Дошманны кыручылар түгел, бензин кыручылар сез!..
Ул эчендә кайнаган ачуын әйтеп бетерергә өлгермәде: немецлар артиллерия хәзерлегенә керешеп, алгы сызыкта берьюлы шундый каты ут давылы куптардылар — Звягинцев шул минутта ук истребительләрне дә, башкасын да онытты...
Йөзләгән снаряд һәм мина, кайнар һаваны ярып, калкулыклар артыннан чыелдый-улый очып чыга да окоплар янына килеп төшеп, металл ярчыклары катнаш кара балчык һәм төтен фонтаннары бөркә, болай да актарылып беткән оборона сызыгын астын-өскә китереп аркылыга-буйга сөрә иде. Снарядлар гаҗәеп бер тизлек белән бер-бер артлы явып тора башлады, шартлау тавышлары тоташ кушылды, һәм дер селкенеп, тетрәп торган җир өстен гөрселдәгән, уһылдаган, улаган-чинаган авазлар басып китте.
Звягинцевның мондый каты ут астына күптән эләккәне, хәзерге кебек, йөрәкне, тынны кысып ала торган дәһшәтле бер курку тойгысын күптән кичергәне юк иде инде... Баштарак ул чыдарга, бирешмәскә тырышты, әм тә окобы тирәсендә берөзлексез мина һәм снарядлар шартлый, бөтен тирә-юнь торган саен катырак булып дөбер-шатыр актарыла, кайный башлагач, түзмәде — күңеленә: «бу мәхшәр- * дән исән калмам» дигән уй кереп утырды.
Йокысыз узган төннәр, алты сәгать буена сугышып тәмам хәлдән = таюы үзенекен итте, күрәсең — сул тарафта, окоптан чак кына ары- £ рак, эре калибрлы снаряд шатырдап ярылуга, сугыш гөрелтесен те- 3 леп әче бер аваз белән яралы күршесе кычкырып җибәргәч, Звягин- = цевның эчендә кинәт ниндидер бер тамыры өзелеп киткән кебек бул- g ды. һәм ул, калтыранып куеп, күкрәге, кулбашлары, бөтен гәүдәсе 1 белән окобының алгы стенасына сыенды, бармак очлары агарыр £ дәрәҗәдә кулларын кысып йомарлады, күзләрен тутырып ачты. Дө- S бер-шатыр килеп күкрәгән авазлардан җир арлы-бирле чайкала, л дерт-дерт итеп сикерә сыман тоелды, һәм Звягинцев, тыелгысыз бер хәлдә калтырана-калтырана, үзе шикелле үк калтыранган җиргә тагы да сыена төште, шунда җанын саклап калырдай ышык урын та- * барга тырышты, әмма таба алмады, һәм шушы минутта ул, туган ® җир башка берәүне коткара алмаса да, мине, ягъни Иван Звягинцев- * ны, барыбер үлемнән саклап калыр әле, дигән ышанычын-өметен ° югалтты... Q
Бары тик бер мизгел арада гына күңелендә: «Окопны тирәнәйтә э төшәргә иде», дигән анык бер уй чагылып китте, шуннан соң инде, _ йөрәгенә сапкан дәһшәтле курку тойгысыннан башка, бернинди бәй- х ләнешле уй, бернинди хис-тойгы калмады. Шартлау авазларыннан * колагы тонган, шабыр тиргә баткан хәлдә, Звягинцев күзләрен йом- х ды, көрәктәй дәү куллары хәлсезләнеп ике тез арасына салынып < төште, башы аска иелде, һәм ул үт әчесе шикелле әче төкереген көчкә йотты да, агарынган иреннәрен кыймылдатып, белгән догасын укырга кереште.
Бик күптән, бала чагында, авылдагы приход мәктәбендә укыганда, бәләкәй Ваня Звягинцев бәйрәм көннәрне әнисе белән чиркәүгә йөри, барлык догаларны яттан белә иде. Шуннан бирле аның күп еллар буена ходайга ялварып бернинди теләк теләгәне булмады, барлык догаларны онытып бетерде — менә хәзер инде ул үзенчә, ике-өч сүз белән генә: «Я раббым, коткар! Әҗәлдән саклый күр, ходаем!..» — дип, бер үк доганы кабатлый.
Бик озак булып тоелган берничә минут вакыт үтте. Дошман атудан һаман туктамый иде әле... Звягинцев кисәк кенә башын күтәрде, тагын бармак буыннарын шыгырдатып кулларын йомарлады һәм, ачудан ялт-йолт иткән күзләрен окоп стенасына төбәгән хәлдә, кычкырып әллә нинди сүзләр белән сүгенергә кереште. Аның шушы сүгенүен Лопахин ишетсә, хәтта ул да көнләшер иде. Ләкин сүгенгәнгә карап Звягинцевның хәле барыбер җиңеләймәде. Шуннан ул тынды. Әкренләп күңеле берни тоймас булып катып калды... Звягинцев тиргә юешләнеп, чиләнеп беткән каска бавын иягеннән ычкындырды да башыннан каскасын салды. Кызгылт сакал баскан яңагын окоп стенасына терәп, арыган-талчыккан, бар нәрсәдән өмет өзгән хәлдә: «Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде инде...» — дип уйлады.
Ә тирә-якта, төтен, тузан, дары ялкыннары белән буталып, бөтен дөнья актарыла, дөбер-шатыр килә. Кешеләре ташлап качкан хуторның бер башыннан икенче башына хәтле тоташ ут капкан. Зур төтен болыты дөрләп янган йортлардан һавага таба озын кара канатларын сузган, окоплар өстеннән агылган әче дары сөременә янган-көйгән агач һәм салам исе килеп кушыла иде.
Артиллерия хәзерлеге ярты сәгатьтән аз гына артыграк дәвам итсә дә, шул вакыт эчендә Звягинцев яңа бер гомер кичергән кебек булды. Ахырга таба аның күңелендә акылын җуйган кешеләргә хас бер теләк тә кузгалып куйды: окоптан сикереп чыгасы, бирегә таба тоташ стена шикелле балчык фонтаннары куптарып килгән снаряд шартлауларына каршы йөгерәсе килде, тик бу акылсызлыктан соңгы көчен җыеп кына тыелып калды.
Немец артиллериясе утны оборонаның түренәрәк күчереп, снарядлар гөрс-гөрс итеп хутор өстендә һәм аннан арырак уйсу җирдәге сирәк, тәбәнәк имән урманы турысында шартлый башлагач, шушы ярты сәгатьлек мәхшәр вакытында тәмам чырае сулып, ябыгып киткән Звягинцев аңсыз рәвештә генә башына каскасын алып киде, винтовкасының тузанга баткан затворын һәм прицель рамкасын җиңе белән сөрткәләде, аннары башын сузып окоптан карады.
Ерактагы калкулыклар итәгеннән, танкларга ышыкланып, рәт-рәт тезелгән немец пехотасы төшеп килә иде. Звягинцев ерактан тоныграк булып шаулаган моторлар гөрелтесен, атакага килүче немец солдатларының төрле тавыш белән кычкыруларын ишетте һәм, үзе дә сизмәстән, тын кысылуы бетте, бөтен гәүдәсенә хәл керде. Йөрәге әле һаман тигезле-тигезсез еш-еш типсә дә, баягы курку-каушавының инде әсәре дә калмаган иде. Чокыррак җирләрдә йомшак кына иңеп- чайкалып алучы танклар, акырып-шаулап, үзләренә гайрәт бирергә тырышучы немецлар — болары инде күзгә күренеп килгән куркыныч, моңа каршы көрәшергә мөмкин, боларына инде Звягинцев күнегеп, гадәтләнеп беткән. Монысы Иван Звягинцевның үзенең булдыра алу-алмавына да бәйле; һич югы, ул хәзер, эсседән мәлҗерәгән берәр немец наводчигы җибәргән снарядның окопка килеп төшкәнен көтеп утырмыйча, үз-үзен яклый, сугыша ала...
Звягинцев флягасыннан дуен тәме килеп торган җылы су эчте һәм тәмам айнып киткән кебек булды: беренче тапкыр өзелеп тәмәке тартасы килгәнлеген тойды, тәмәке төреп, ике-өч кенә суырырлык та вакыт калмавын кызганып куйды. Әле генә нинди курку кичергәнлеген, догалар укыганлыгын хәтерләп, чит бер кеше турында фикер йөрткәндәй: •«Менә бит кешене нинди хәлгә төшерәләр, хәшәрәтләр!» — дип уйлап куйды. Шуннан соң Лопахинның мыскыллы бер елмаюын күз алдына китерде дә: «Бу хәл турында андый-мондый сүз ычкындырырга ярамас, Петрга сөйләсәң, күзеңне ачтырмас, тереләй ашап бетерер үземне! Минем ише беспартийный кешегә андый дога уку тыелмый тыелуын да, шулай да ни... бигүк килешле килеп чыкмады...» — дип, бу хакта сер сакларга булды.
Бая кичергәннәрен уйлагач, Звягинцевка бик уңайсыз, ничектер оят булып китте, ләкин үзен-үзе акларлык нигез эзләргә аның вакыты да, теләге дә юк иде, шуңа күрә ул моңа күңеленнән генә кул селтәде, уңайсызланып, тамак кыргалады да үз-үзенә ачуы килеп сөйләнеп алды: «һәй, исең киткән, дога укыган, имеш. Әллә ни күп укымадым да бит әле... Башыңа төшсә, аннан яманракны да эшләрсең! Әҗәл ул — туган апаең түгел, ул явыздан бөтен кеше курка — пар-тийные да, беспартийные да, башка-башкасы да...»
Немец артиллериясе утны яңадан алгы сызыкка күчерде, ләкин хәзер инде Звягинцев тирә-ягындагы хәлләргә баягыча ук шаккатмый иде: дошманның артиллерия уты да ул чаклы каты кебек түгел, снарядлар да, бая тоелганча, бер аның окобы тирәсен генә актармый, бәлки немецка хас төгәллек белән, оборона сызыгының буеннан-буе- на таралып ява иде...
Ут өермәсе артыннан ияреп, немец пехотасы окопларга якынлаша башлады. Солдатлар, иелмичә, туры басып, кызу-кызу киләләр. Танклар барган җайга да, туктап-туктап та атып алалар. Звягинцев си
зүенчә, безнең артиллериянең боларга каршы уты шактый кимегән кебек иде. Шул сәбәпле ярдәмгә безнең авыр артиллерия килде. Әллә кайда, Дон аръягында, еракта күк гөлдерәгән сыман, дүрт катлы булып гөрселдәү авазы ишетелде; снарядлар, күзгә күренмичә, окоплар өстеннән бик биектә сызгырып-улап уздылар да берьюлы немец . пехотасы алдына килеп төшеп, һавага биек-биек кара балчык баганалары чөйделәр.
Танклар, ату зонасыннан тизрәк чыгу өчен, алга омтылдылар. = Немец пехотасы да алардан калмаска тырышып йөгерә башлады.
Сирәгәя барган дошман солдатлары, снаряд төшеп шартлауга, « җиргә авалар, читкә тайпылалар, снаряд чокырларын як-яктан әйлә- £ неп узалар. Шул рәвешчә, алар бик тиз якынаеп киләләр. Күбесе, J йөгергән шәпкә, тырылдатып автоматтан ут сиптерә иде. Звягинцев, = тынын кысып, аларны күзәтеп торды... Һәм, һич көтмәгәндә-уйлама- * ганда, моңарчы тып-тын яткан безнең алгы сызыкка җан керде! ® Дошман батареяларының уты күптән инде монда бер җан әсәре кал-дырмаган, җир белән тигезләп, актарып-сөреп киткәндер кебек иде. J Әмма исән калган ут нокталары барысы берьюлы эшкә керештеләр . һәм немец пехотасы өстенә, кыйгачлап, пулеметлардан үлем яңгыры * яудырырга тотындылар. Немецлар җиргә ятты, ләкин беравыктан, “ бер йөгереп, бер ятып, тагын якынлаша башладылар.
Звягинцев бер мизгелгә генә күзен күтәреп һавага карады — соң- ° гы ярты сәгатьтә анда, һавада, берни үзгәрмәгән: күк йөзе баягыча о ук зәп-зәңгәр, мәһабәт-тыныч; төпсез зәңгәр тирәнлектә, баягыча Б ук, кояш кызуында көеп, чит-читләре чак кына төтенли башлаган ■< сыман ак болытлар салмак кына агыла, баягы кебек үк йомшак кы- я на искән талгын җил аларны көнчыгыш тарафка авыштыра... Звя- « гинцев кояш яктысына чумган бу зәңгәр дөньяның бер читен генә з күреп калды, әмма шул бер карауда күргән кадәресө дә, кайгылы- я сагышлы елмаю кебек, аерылышканда күз яше аша елмайган хатын- кыз чырае кебек, аның йөрәген сыкратып, күңелен ямансулатып алды...
Звягинцевның бите янында, күз турысында гына, карарга комачаулап, тузанга баткан ромашка, аксыл әрем сабаклары чайкала, шуннан арырак, чуалышып беткән үлән сабаклары аша, аермачык булып ярым иелгән дошман гәүдәләре күренә — алар минут саен зурая һәм котылгысыз рәвештә якыная баралар иде...
Әнә туп-туры Звягинцев окобына таба сигез немец солдаты килә. Алдан, каты җилгә каршы иелгән сыман гәүдәсен бөгә төшеп, җә- һәт-җәһәт офицер атлый. Ул, бер дә борчылмаган шикелле, кулындагы таягын селкеп килә иде. Менә офицер яртылаш борылды да ниндидер команда бирде, ахры: солдатлар аны узып, лап-лоп чабышып киттеләр.
Звягинцев офицерны мушкага алды да, аз гына тынын кысып торып, атып җибәрде. Офицерны шундук авар дип көткән иде, ләкин ул берни булмаган кебек атлый бирде. Офицерның курыкмавына исә китеп һәм үз-үзенә ачуы килеп, Звягинцев икенче, өченче тапкыр атты, каушый-каушый, тагын ике пуля җибәрде— Офицер, сихерләгән кебек, һаман атлавында булды, тик бераз адымын гына кызулый төште, таягын баягыча, сәйранда йөргән шикелле селтәп, сол-датлар артыннан нәрсәләрдер кычкырып әйтте.
«Исерек ич бу, мәлгунь!» —дигән уй килде Звягинцевның күңеленә, калтыранган бармаклары белән ашыгып обойма керткәндә, ярсудан тешен кысып: «Тукта, хәзер мин сине җиргә яткырам! Калганын шунда кылкынырсың...» — дип сөйләнде.
Ул винтовкасын корган арада сержант Никифоров, — ашыкмыйча, сабыр гына, — кыска-кыска ике очередь биреп, «батыр» офицер
белән өч солдатны атып екты. Калган бишесе, исләренә килеп, тиз- тиз генә снаряд чокырларына төшеп яттылар һәм, барлык патроннарын берьюлы атып бетерергә тырышкандай, автомат обоймаларын тиз-тнз бушатырга керештеләр.
Танклар гөрелтесе кайдандыр уң яктан килә иде. Сугыш шавы эченнән Звягинцев лейтенант Голощековның карлыккан әче тавыш белән:
— Танкларны уздыр! Танкларны уздыр! Пехотага ат! — дип кычкырганын көчкә ишетеп калды.
Рота биләгән оборона участогының буеннан буена, шулай ук күрше участокта да (дошманның төп удары шунда юнәлтелгән иде) танкларыннан аерылган немец пехотасы җиргә ятарга мәҗбүр булды, аннары алга узучы танклар артыннан, хәлиткеч бәрелешкә хәзерләнеп, әкренләп шуыша-шуыша, һаман якынлаша, үрмәли бирде.
Немецлар бик якын иде инде. Звягинцев немецча әйтелгән команда сүзләрен — йөрәктә нәфрәт уята торган явыз дошман сүзләрен — һәм бөтен күкрәк читлеген тутырып йөрәге дөпелдәгәнен аермачык ишетте. Ул, винтовкасыннан ата-ата, ямансу бер тойгы белән, сержант Никифоровның кинәт кенә тынып калган пулеметы яңадан тукылдый башламаганмы, дип, шул якка колак салгалады, ләкин пулемет атканы ишетелмәде. «Хәзер штыкка кузгалабыз», — дип уйлап куйды Звягинцев, котылгысызлыктан хиссез калган бер хәлдә, — тирләгән юеш кулы белән гранатасын капшап карады. Дулкынланудан аның тыны буыла, ерак юл чабып кайткан ат шикелле, ул борын канатларын киереп, гөр-гөр сулу ала иде.
Бер минуттан немецлар шаулап-кычкырып җирдән күтәрелделәр. Звягинцев аларның соргылт-яшел мундирларын томан аша күргән кебек кенә шәйләде, лап-лоп атлауларын, кул гранаталары гөрсел- дәвен, шарт-шорт итеп мылтык шартлауларын һәм тыррр-тыррр иттереп өзеп-өзеп пулемет атуларын ишетте... Аптырашлы бер төс белән як-ягына каранды: окоплардан берәм-берәм аның иптәшләре, гомерлеккә туганлашкан якын дуслары сикереп чыга иде; алар күп түгел, ләкин аларның сыек кына «ура!» тавышы элеккечә үк батыр Һәм дәһшәтле яңгырый иде.
Звягинцев бер талпынуда окоптан сикереп чыкты — гәүдәсе үзалдына очып китәрдәй кебек булып, гаҗәп дәрәҗәдә җиңеләеп калган иде, — винтовкасын ипләп тотты да, тешен кысып, якындагы немецка маңгай астыннан текәлгән хәлдә, алга омтылды: винтовкасының бөтен авырлыгы штык очына төшкән кебек булды.
Ул окобыннан берничә метр гына китеп өлгерде. Артта яшен уты сыман сызылып ялкын бөркелде, колак тондыргыч шартлау ишетелде, һәм Звягинцев, коточкыч авыртуга түзә алмыйча күзләрен киереп ачкан хәлдә, төтендәй актарылып кайнаган караңгылык эченә йөзтүбән авып төште.
ЯХЪЯ ХАЛИТОВ тәрҗемәсе.