ЮЛЛАР БАТЫРЛЫККА ЧАКЫРДЫ
ФРОНТ ГАЗЕТАЛАРЫ БИТЛӘРЕННӘН
әрби журналист, — дип яза сугыш кырыннан язучы Абдулла Әхмәт,— оборона вакытында да, һөҗүм вакытында да алгы сызыкта. Дошман обороналарын беренче булып өзүче, аңа беренче ударлар ясаучы ' ' батырларны күреп, алар белән сөйләшә һәм әле генә булып үткән вакыйгалар турында фронт газетасы өчен материаллар оештыра. Мондый кайнар көннәрне ул сугышчы да, оештыручы да, кирәк булса, командир да булып китә...» *. Әйе. хәрби язучылар һәм журналистлар, бер окоптан икенче окопка күчеп, дошман уты астында, халкыбызның каһарманлыгын күрсәткән тарихи сәхифәләрне җыйганнар. Бөек Ватан сугышында татар телендә 16 фронт газетасы чыкканлыгы билгеле. Уртача алганда да, фронт газеталары битләрендә халкыбызның сугыш кырында күрсәткән каһарманлыгы турында төрле жанрдагы 300 меңнән артык материал басылып чыккан. Фронт газеталары хәтта республи-кабызның үзәк китапханәләрендә һәм архивларында да юк, ә бары тик аерым саннары һәм подшивкалары сугыш ветераннарында бар. тулы саннары исә үзәк хәрби архивта гына сакланган. Бик ихтимал, газета битләрендә сугыш кырында батырлык күрсәткән яки корбан булган әтиләребез, абыйларыбыз һәм апаларыбыз турында әлегә безгә билгеле булмаган истәлекләр бардыр. Ул тарихи сәхифәләрне ятим калып үскән балаларга, сугыш кырларында ирләрен, сөйгәннәрен югалткан хатын-кызларга җиткерү — ул безнең изге бурыч.
МӘСКӘҮ ЯНЫНДАГЫ СУГЫШЛАРДА
1942 елның җәендә, алда әйтелгән фронт газеталары чыга башлагач, хәрби хәбәрчеләр, язучылар 1941 елда тиңдәшсез батырлык күрсәткән кыю сугышчыларны эзләп очерклар, мәкаләләр яза башлыйлар. Фронт газеталарында Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлык сәхифәләре ачык чагыла. 1941 елның җәендәге сугышларда кат-нашкан лейтенант Сөләйман Ибраһимов- ка багышланган корреспонденциясен М. Садри «Ватан намусы өчен» газетасында бастырган. Менә аның кыскача эчтәлеге:
Гитлерчыларның һөҗүм итү юлын белү өчен «тел» алырга бурыч куела. Дүрт кешедән торган разведчиклар төркеме, лейтенант Ибраһимов җитәкчелегендә, фашистлар тылына үтеп керә һәм олы юл буендагы куаклар арасына урнаша. Озак көткәннән соң, бер машина күренә. Төз ыргытылган граната үз эшен эшли — машина әйләнеп төшә. Развед-чиклар дошман капитанын әсир итәләр.
1 «Кызыл Татарстав», 2! июль. 1944 ел. Лейтенант Ибраһимов үз алдына куйгаи бурычны намус белән үти *. Бу сугышчан эпизод лейтенант Ибраһимов тормышыннан кечкенә бер күренеш.
1941 елның июль аенда казанлылар- дан торган 18 нче укчы дивизия Орша шәһәре янында чолганышта кала һәм каты бәрелешләрдә күп сугышчылар һәлак була. Шунда 91 нче. 127 нче. 134 нче укчы дивизияләр дә таркала. Дүрт дивизиядән калган сугышчылардан генерал-лейтенант Болдин И. В. җитәкчелегендә бер берләшмә оештырыла һәм дошман тылында хәрәкәт итә башлый. Корал, азык кулга төшерелә, хәрби тәртип урнаштырыла. Смоленск өлкәсендә берләшмә дошман линиясен өзеп үзебезнең якка чыгу операциясен әзерли. Төп бурыч — тылдан һәм алгы сызыктан бер үк вакытта удар ясау. Ләкин разведчикларның элемтә урнаштыру өчен ясаган тырышлыклары уңышсыз тәмамлана.
Лейтенант Сөләйман Ибраһимов Әлкн рай-онының Иске Салман авылында туган, сугышның азагына кадәр алгы сызыкта була, ундүрт мәртәбә яралана. Батыр сугышчы Ибраһныоа Кызыл Йолдыз. I. II Дәрәжә Ватан сугышы. «Кызыл байрак» орденнары белән бүләкләнә.
Х
Бу кыен бурыч С. А. Таһиров белән К. Н. Осиловларга тапшырыла.
И. В. Болдин «Тормыш сәхифәләре» китабында сугышка кадәр үк разведчик булган офицер Таһировка шундый характеристика бирә: «Таһиров Татарстанда туган, әмма ул рус телендә яхшы сөйләшә... Аңа 30 яшьләр тирәсе, озын буйлы, каратут йөзле. Ул ягымлы һәм кеше белән тиз аралаша торган, тәҗрибәле, куркусыз разведчик» '. Таһиров һәм Осиповларның дошман тылына рейдлары турында Риза Ишморат «Ленин ордены» дигән очерк яза.
9 августның иртәсендә Таһиров белән Осипов, крестьян киемнәре киеп, атка атланып юлга чыгалар. Разведчиклар урманны 2—3 сәгать үтәләр һәм, атларын калдырып, маршрут буенча акрын һәм саклык белән көпә-көндез хәрәкәт итәләр. By хәрби хәйләнең бер төре дә: үзләрен «җиңелмәс» дип масайган фа-шистлар көндез узган-барганга әллә ни игътибар итми. Разведчиклар, җиргә сыенып, берничә машиналар колоннасын үткәрәләр. Дошман сакчыларын читләтеп үтеп, кичкә таба алар фронт линиясенә якынлашалар. Менә соңгы, ләкин иң кыен чакрымнар. Караңгылыкта кеше күләгәләре күренә һәм аерым-аерым әйтелгән рус сүзләре дә ишетелә. «Йөрәк урыныннан чыгардай булып сикерә башлады, күңел йомшарды...» — дип хәтеренә төшерә Таһиров, истәлекләрен сөйләгәндә.
Тавышсыз-тынсыз окоплар читенә җиткәч, Осипов үзебезнең кызылармеецка мөрәҗәгать итә:
— Иптәш, атма, без — партизаннар!
Әмма кызылармеец окоп казыганда куйган мылтыгына үрелә башлый. Моны аңлап. Таһиров яшен тизлеге белән мылтыкны читкә этәрә. Шуннан Таһиров һәм Осипов рәхәтләнеп кулларын күтәрәләр.
Шушы ук төндә разведчиклар белән генерал Конев сөйләшә. Чолганыштан чыгу планы төзелә, ә Таһиров һәм Осипов операция планы белән яңадан үз берләшмәләренә кайтырга приказ ала пар. Разведчикларны юлга чыгар алдын пан яңадан генерал Конев кабул итә. Шушы әңгәмә турында «Правда »ның махсус хәбәрчесе О. Курганов болай иза:
«Сез ничек үз берләшмәгезгә кайтыр- ■а уйлыйсыз? — дип сорады разведчик- пардан командарм. Таһиров көлемсерәп куйды һәм җавап бирде:
— Бәрелешсез кайтырга уйлыйбыз» 2.
11 августның таңында Таһиров белән )сипов чолганыштан чыгу операциясен ■енерал-лейтенант Болдинга тапшыра- тр. Операциянең уңышлы үткәрелүе нә- иҗәсендә 1654 кешелек берләшмә Кы- ыл Армия сафына кушыла. Шушы оста ’ткәрелгән рейдка Баш командующийның
' И В. Болдин «Тормыш сәхифәләре». Хәр- « нәшрият М. 1961 ел. 131 бит.
’ «Красная звезда» газетасы. 16 август. Ml ел.
270 санлы 20 август 1941 ел приказы багышланган. Казан егете, кыю развед чик Таһиров С. А. Ленин ордены белән бүләкләнә *.
1941 елның көзендә Совет Армиясе илбасарларны сизелерлек югалтуларга дучар итә. Фашистлар Ленинградны да һәм көньяк нефть районнарын да ала алмый. Шушы вакытта дошман «Тай фун» операциясен башлый — Мәскәүгә таба 77 немец-фашист дивизиясе һөҗүм гә килә. Искиткеч авыр шартларда илебезнең йөрәге — Мәскәү янында совет сугышчылары зур патриотизм, тиңдәшсез ныклык һәм кыюлык күрсәтә. Бөтен совет халыклары белән бергә Татарстан уллары да арысландай көрәшәләр. Мәскәү районының Белый Раст һәм Крюково арасындагы рубежда казан лылардан торган 352 нче укчы дивизия канлы көрәш алып бара.
Мәскәүне яклаучылар арасында Ва тан сугышына кадәр Казан типография сендә эшләгән наборщик, ә соңыннан полк штабы начальнигы капитан Әгьзәм Булгаков зур осталык белән командалык итә. Кыю офицер Ә. Булгаковка Афзал Шамовның «Мәскәү яныннан Кенигсберг- ка кадәр» дигән мәкаләсе багышланган Менә шуннан бер өзек:
«1941 ел. Мәскәү янында каты, дәһшәтле сугышлар бара иде. Полк, немец гаскәрләренең көчле басымы астында, тигезсез сугышлар белән чигенә иде. Су-гышның хәлиткеч минутларында полк командиры сафтан чыкты. Полк белән командалык итүне капитан Булгаков үз кулына алды. Немецлар үзләренең танклар белән ясаган атакаларын көчәйткән- нән-көчәйтә бардылар.
— Безнең Ватаныбыз очсыз-кырый- сыз. ләкин безнең чигенергә урыныбыз юк! Безнең артыбызда Мәскәү! — диде Булгаков үзенең сугышчыларына.
Алар ул көнне немецларның ун атакасын кире кайтардылар. Гитлерчыларның дистәләрчә танклары, ут һәм корыч чәчеп, аларның окоплары өстеннән берничә мәртәбә үттеләр, ләкин Булгаков сугышчылары үз позицияләрендә калдылар. дошман пехотасын үткәрмәделәр.
Кич белән Булгаков полкны контратакага күтәрде һәм аны немецлар өстенә алып китте. Сугыш алмаш уңышлар белән төнгә кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә аны Булгаков җиңү белән тәмамлады. Сугыш кырында немецларның яндырылган танклары, үтерелгән йөзләгән солдатлары һәм офицерлары калды. Шуның өстенә йөзләп пленный да алынды.
Төнлә белән полкның күзәтү пунктына бригада командиры килде һәм. рус халкының гадәте буенча. Булгаковны кочаклап, каты итеп өч мәртәбә үпте.
— Приказны үрнәк рәвештә үтәвең өчен рәхмәт! — диде ул аңа...»
1 Хәзер запастагы полковник Таһиров С А. Казанда яши һәм яшьләр арасында зур патриотик тәрбия эше алып бара.
’ «Алга, дошман встенә». 18 маП. 1945 ел,
Фашистлар, зур югалтуларга карамастан. йөз дә унҗиде башлы елан сыман.
“' I "Г I
ii/шман
Мәскәү шәһәрен уратып алырга, аны буарга барлык көчләрен куялар. Үзләренең «мактаулы» дивизияләрен, «сс» баш-кисәрләрен ташлыйлар. Ул дәһшәтле көннәр турында фронт газетасына җибәргән хатында гвардия лейтенанты Мәхмүт Рәҗәпов болай язган: «... Мәскәү’ янындагы сугышларда минем взводыма немецларның 18 танкысы ябырылды, ләкин мин каушамадым. Бу су-гышта немецларның 5 танкысын җимердем...» Кыска, ләкин ачык итеп язылган хаттан күргәнебезчә, совет солдаты куркып һәм каушап калмый, ә хәрби осталык белән дошманны каршы ала һәм җиңеп чыга.
Дошманның диверсантлар группасы Мәскәү янындагы күперне шартлату өчен атака ясый. Сержант Кәрим Мөхәм- мәтов югалып калмый, кызылармеец Афанасьев һәм Рокыя Кәримовалар белән оборона оештыра һәм диверсантларга каршы ут ача. Өч совет сугышчысы иллегә якын дошманга каршы тора һәм күперне саклап кала. Сугыш кырында гитлерчыларның унлаган үле гәүдәсе кала. Шулай кичәге колхозчы һәм эшче дошманның арт сабагын укыта!.
1941 елның октябрь-ноябрь айларында дошманның көче сынганлыгы ачык күренә. Ул көннән-көн үсә барган каршылык киртәләрен очрата. Илбасарлар башка һөҗүмгә күчә алмыйлар. Әнә шул корычтай нык. батыр сугышчылар арасында көчле рухлы, ялкын йөрәкле Казан егете политрук Закир Бохараев та була. Ул үз ротасын көненә унар тапкыр, өер булып килгән дошман яуларына каршы, атакага күтәрә. Бохараев сугышчылары Совет Армиясенең һөҗүм башлаган көннәрен зур шатлык белән каршы алалар.
«Җиңү байрагы» газетасыннан укыйбыз: «6 декабрь. Менә шул төнне политрук Закир Бохараев үзенең саперлар ротасы белән дошман оборонасындагы мина кырларыннан совет пехотачылары һәм танклары өчен юл ачарга китә... Кешеләр, төн шундый салкын булуга карамастан, күбесенчә, ялангач кул белән эшлиләр...
Иртә белән безнең гаскәрләр, һөҗүмгә күчеп,
1 Ватан намусы ечен». 4 декабрь. 1944 ел. М. Рәҗәпов Кызыл йолдыз. 1 Дәрәҗә Ватан сугышы һәм Богдан Хмельницкий орденнары белән бүләкләнгән
’ «Ватан намусы өчен». 1 май. 1945 ел. К. Мөхәммәтов сугышка кадәр I нче Май районының Киров исемендәге колхозда эшләгән. Р Кәрнмова Казанда мәктәп директоры булган.
Бохараев саперлары ясаган юллардан үтәләр» 1.
«Немецларны Мәскәү’ янында тар-мар итүгә мин дә катнаштым. — дип яза фронт газетасына лейтенант Л. Шәри- пов. — Бу вакытта мин рядовой разведчик идем әле. Шулай бер көнне командирыбыз безне чакырып алды да сугышчан задание бнрде. Без дошманның ерак түгел җиргә урнашкан безнең частьларыбызга өзлексез атып торган орудиеләре- нең кайда икәнлеген белеп кайтырга тиеш идек.
Төнлә белән 4 разведчик, лейтенант Габбасов командалыгында, заданиене үтәргә киттек. Төн караңгы, һич нәрсә күренми. Тик ара-тирә дошман ракеталары гына һаваны яктырталар. Менә без калкулыкка якынлашабыз. Һичбер тавыш ишетелми, тынлык. Алда лейтенант, аның артыннан без. җирдән шуышып, чокырга төшәбез. Бездән 200 метрлар ераклыкта землянкадан төтен күренә. Тукталабыз. Лейтенант миңа бер як- тарак күренгән кара түмгәк янына барып. аның нәрсә икәнлеген белеп килергә куша. Җирдән шуышып түмгәккә якынлашам. Күрәм: минем алдымда не-мецларның пушкасы тора, ә аның янында бер немец йоклый. Шул вакытта, үзем дә сизмәстән, автоматтан атып үтерәм дигәндә, башыма уй төште: тукта. мин әйтәм, моңа атсам, башкалары землянкадан чыгарлар да иптәшләремне һәлак итәрләр. Без моны тере килеш алып китәрбез.— дим.
Тиз генә барып бу турыда лейтенантка хәбәр итәм. Шулай итеп, без дошман орудиеләренең кайда икәнлеген белеп алабыз һәм сак кына барып башына капчык кидерәбез дә немецны чокыр астына сөйрәп төшерәбез. Менә бер ва-кыт ул, ничектер җай китереп, ямьсез тавыш белән кычкыра башлый. Без тиз генә яңадан аның авызын томалыйбыз. ләкин немецлар бу тавышны ишетеп алалар һәм котлары очып, землянкадан йөгереп чыгалар да төрлесе-төрле якка ата башлыйлар. Ә без, чокыр аслап, үз юлыбызга юнәләбез. Барыбыз да исән- сау килеш, «тел»не штабка алып кайтып тапшырабыз» г. Сугышчан бурычны үр-
1 «Җнцү байрагы». 20 август. 1945 ел. Югарыдагы өзек л-т А. Салеевның «Казан егете» исемле очеркыннан китерелде.
’ «Ватан намусы өчен». 21 март. 1944 ел. Соңыннан Л. Шәрипоа укырга җибэреля һәм офицер була. 1944 елда ул батырлыклар күрсәткән өчен яңадан Кызыл Йолдыз һәм 11 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
ватан иамусы вчЕИ
нэкле үтәгән өчен Л. Шәрипов Кызыл Лолдыз ордены белән бүләкләнә.
Мәскәү янында дошманны тар-мар итү сугышларында Фатих Мифтахов 2, Гани Хайбуллин2. Харис Мусин Хәбиб Юсупов ♦, Рәхим Фатыйхов 5, Фарваз Хө- сәенов *. Абдулла Нуруллин7 һәм татар халкының меңләгән уллары батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Алар үзләренең каннарын илебезнең йөрәге— Мәскәү өчен түгәләр. Шушы каһарманнар турында хәрби журналист Шәрәф Мөдәррис сокланып һәм горурланып менә ничек язды:
Эх, шул килеш кинәт җиргә катып һәйкәл булып басып калсачы, — Туган җирен канга, тиргә батып Яулап алган татар солдаты “I
СТАЛИНГРАДНЫ САКЛАГАНДА
•Сталинград! Никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә, — дип яза фронтовик К. Гаделшин (Г. Кутуй). — Синең өчен барган каты сугышлар көнендә, немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган көннәрдә күрдем мин сине. Ләкин син, Сталинград. безнең көчебезне, куәтебезне чагылдыргандай. бирешмәдең һәм син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың» ’. Идел буенда дошманны тар-мар итү җиңел булмый. Без ул авыр сугыш көннәрен оныта алмыйбыз. Сталинград баһадирларының исемнәрен горурланып искә алабыз.
Сержант Петя Королев отделениесе күп милләттән тора. Алар бер семья булып каннарын кызганмыйча Идел далаларын саклыйлар. «Кызыл Армия» газетасы менә шул отделе-ниенең батырлыгын түбәндәгечә яктырта.
«Сталинград өчен барган көрәш вакытында Хәбиб әле тик снарядлар ташып торучы гына иде. Ящик-ящик снарядлар ташыды ул. Авыр ящикларны өстерәп, кирпеч ватыклары өстеннән үрмәләргә дә, пулялар выжлап торган ачык урыннарны йөгереп-йөгереп үтәргә дә туры килде аңа.
Баш өстендә дошман самолетлары... Якында гына бомбалар ярыла, биек стеналар гөрселдәп ава...
Караңгы төн. Ату тавышы бер минутка да туктамый. Ракеталар, тирә-юньне яктыртып, салмак кына җиргә төшәләр. Ракета очкан саен, җиргә ябышырга һәм үрмәләп хәрәкәт итәргә кирәк. Снаряд ящигы кулларны талдыра.
Хәбиб орудие янына килеп җитсә, ни күрсен: орудие тик тора, аның янында
1 «Алга, дошман өстенә» 5 апрель. 1945 ел. Ф Мнфтахов Татарстанның Теләче районы. Урта Мншә авылында туган.
’ «Ватан өчен» 27 апрель. 19*3 ел.
’ Шунда ук. „
‘ «Кызыл Армия» II октябрь. 1945 ел
• «Кызыл Армия» 8 сентябрь. 1!Мә ел.
• «Җиңү байрагы». 19 август, 1945 ел.
’«Фронт хакыйкате», .'6 июнь. 1944 ел.
• Шунда ук. , __
• «Кызыл Армян». 4 февраль. 1945 ел. кемдер ыңгыраша. Наводчик Зөфәр, кара кашлы матур үзбәк егете, каты яраланган. Иелеп караса, отделение командиры Петя Королев үлгән...
«Кызыл Армия». 17 декабрь, 1944 ел.
• СССРның Үзәк хәрби архивы Ф, 32. 26734 тасвирлама 4 эш. 12—13 битләр.
'«Алга, дошман өстенә» 3 март. 1944 ел.
— Сәлимов, ориентир вышка... — Яралы Зөфәр Турсунов, Хәбиб аның яраларын бәйләгәндә, шулай дип кенә әйтә алды.
Ракета яктысында тригонометрик вышка ачык күренеп калды. Хәбиб орудие* сен турылап куйды.
Төнлә хәрәкәт итүче укчылар алга узып киттеләр. Хәбиб белән бергә снаряд ташучы Федченко да килеп җитте.
— Турсуновны санротага илт. снарядларны тизрәк ташы, безнең хәл турын да батарея командирына аңлат. — диде аңа Хәбиб. Үзе, бераз арткарак китеп, шнурны тартты. Снаряд чыжылдап очты. Тагын... тагын.
Таң алдыннан, орудие расчетына яңа кешеләр килгән вакытта. Хәбиб һушын югалтып, снаряд гильзалары арасында ята иде...» '.
Менә шундый баһадирлыкның тагын бер мисалы.
м«,1 «.■■«ЧЧ1ҢИ. , » .
чВкЫЗЬИДРМИЯ
----- !
Идрис Исмәгыйлов, унбишләп иптәше белән, ачык далада траншеяда ята. Разведчиклар китергән мәгълүматларга караганда. шушы урында немецларның танк һөҗүмнәре көтелә. Шуңа күрә безнең сугышчылар яна торган сыекча тутырылган шешәләр, гранаталар әзерләп куялар.
Менә дошман танклары якынлаша. Ис-мәгыйлов белән украин егете Сидоренко, гранаталар тотып, алар киләсе юлга шуышалар. Кинәт бер-бер артлы көчле шартлау яңгырый һәм дошманның ике танкысы туктап кала. Бераздан тагын берничә танк өстендә төтен баганасы күтәрелә. Менә шулай дошманның атакасы кире кайтарыла һәм каты яраланган Исмәгыйлов аңын югалта -. 1942 елның август һәм сентябрь айла-рында Идел буенда аеруча зур куркыныч туа. Биредә илебезнең бәйсезлеге һәм азатлыгы хәл ителә. Безнең гаскәрләргә дошманны туктату, бер адымга да чигенмәү бурычы куела.
• Бер адым да чигенмәскә!» дигән лозунг астында сугышчылар арасында политик эш алып барыла. Мәсәлән, батарея комиссары кече политрук Мөхәммәт Е^диханов сугыш алдыннан кызылармеецларны дошман үтә алмаслык киртә булырга чакыра. Моны туган ил таләп итүен һәр кеше аңлый. Сугышчылар үз бурычларын менә ничек үтиләр:
«Комиссар Едихановка 13 кешедән торган кечкенә генә теркем белән 250 немецка каршы героик көрәш алып барырга туры килә. 14 совет сугышчысы 160 фашистны үтерә, әмма үзләре бары тик бер генә кешене югалталар. Еди- ханов җитәкчелегендә барган бу каты бәрелешне генерал күзәтә һәм аларның каһарманлыгына хәйран кала. Алар бөтенесе дә орденнар белән бүләкләнәләр, ә Едихановның үзенә, аның оста командирлыгын тәкъдир итеп. Александр Невский ордены бирелә». ...Сапер, коммунист Хәйрулла Шакиров Сталинград янында йөзләгән мина куя. Аның миналарына эләгеп дошманның өч танкысы шартлый 3. Пулеметчик Сәлимгәрәй Әх- мәтҗанов бер сугышта гына 27 гитлерчыны дөмектерә2.
14 сентябрь кичендә Купоросное һәм Краватка районындагы рубежда 13 кешедән торган күп милләтле группа өсте- нә алтмыштан артык гитлерчы ташлана. Өч көн. өч төн сугыш бара. Фашистлар 34 үле гәүдәләрен калдырып чигенергә мәҗбүр булалар. Шунда татар егете С. Галимҗанов Сталинградта корбан булган әтисе өчен дошманнан үч ала 3.
Бөтен дөньяга билгеле булган Сталинград трактор заводында татар халкының уллары сугышканнармы соң? Бу сорауга кыска, ләкин кызыклы бер хәбәр җавап бирә.
«Татарстанда туып үскән, Урал шахталарының берсендә шахтер булып эшләгән Рәхиб Хәсәншин гражданнар сугышы вакытында атаклы Беренче Атлы армиядә эскадрон белән командалык иткән.
Буденныйчы — атлы гвардеец улы Мансур Хәсәншин Бөек Ватан сугышын да катнаша һәм артиллерия батареясы белән командалык итә. Сталинградны саклау өчен каты сугышлар вакытында Мансур Хәсәншин бигрәк тә зур батырлыклар күрсәтә. Сталинград трактор заводын, изге Иделнең һәрбер карыш җирен күкрәге белән саклап, яшь офи цер-артиллерист Хәсәншин. үзенең батареясы белән, дошманның 28 танкысын. 9 артиллерия батареясын һәм 800 гә якын гитлерчыны юк итә...» 4.
Ирләр белән бергә йөзләгән татар кызлары Сталинградны саклыйлар. Роза Вә- лиева-Деткова хәзер Матбугат йортында эшли, ә ул 1942 елның җәендә үз те-
«Ватан намусы өчен» 7 апрель, 1945 ел. X Шакиров Чепья районының Арбор авылында туган. Ул Сталинградтан Берлинга кадәр 7 мен мнна куя һәм 9 мен дошман мнвасын зарзр- сызландыра
• «Ватан намусы өчен» 28 март. 1945 ел.
! «Ватан намусы өчен» 8 сентябрь. 1944 ел. С. Г Галимжанов Сталинградта 56 фашистны юк итә Ул Берлинга кадәр житә һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә
• «Ватан намусы өчен». 2 февраль. 1946 ел ләге белән сугышка китә. Зенитчы Роза өчен Сталинград сугышы җиңел булмый, күп кенә иптәшләре аның күз алдында һәлак булалар, әмма ул югалып калмый. һәр вакыт зенит орудиесе расчет ларына самолетларның дөрес коорди натларын күрсәтә.
Медицина хезмәте лейтенанты Сара Камалова Буа шәһәрендә яши. ә сугыш башлану белән Кызыл Армия сафына 6а са. Ул Сталинград шәһәрендә 11 гитлерчыны юк иткән. Яраланган 7 сугышчы белән чолганышта
3 «Совет сугышчысы». 24 июнь. 1944 ел.
«Кызыл Армия». 5 апрель. 1945 ел
«Кызыл Армня». 5 апрель, <1915 ел.
калгач, аларны 20 километр сазлык аша алып чыккан. Ко мандование аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли.
Сталинград сугышының алгы сызыгында комсомоллар һәм коммунистлар то ралар. «Мин Сталинград сугышына ком мунист булып керергә телим». — дип яза гаризасында Мәскәүне саклауда кат нашкан татар егете Вазыйх Фатыйхов. Партиягә кабул ителгән көнне арыслан йөрәкле бу егет кыюлык күрсәтә һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләк-ләнә '.
Совет Армиясе кискен һөҗүмгә күчәр алдыннан — 1942 елның ноябрь аенда гына да төрле милләттән 550 кеше партия сафына алына. Алар арасында 120 татар. 95 казакъ. 57 үзбәк һәм башкалар була 2.
Дошманны Идел далаларыннан куганда коммунистлар тиңдәшсез каһарманлык күрсәттеләр. Алар арасында — Советлар Союзы Геройлары Зәки Шәймәр- дәнов. Фәхраэи Галиев. Камил Якупов, Фәхри Гайнетдпнов. Нәкыйп Сафнннар... Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин- ның 38 нче укчы дивизиясе Идел буенда дан казана. Аңа герой шәһәр исеме би релә. Шуны да әйтергә кирәк, сталин- градчылардан беренче фашист генералын плен алучы да Гани ага Сафиуллин була3.
Чолганыштагы дошман гаскәрләрен тар-мар итүгә бертуган Мостафиннар да катнаша. Шамил — орудие командиры. Исмәгыйл — наводчик. Габид — орудие коручысы. Алар бер ай эчендә немецларның 4 танкысын һәм 200 ләп немец солдатын һәм офицерын юк итәләр' «Азизов Фәйзи — шофер. — дип яза Ибраһим Гази (псевдонимы — л-т И. Зарипов). — Ул ташыган бензин белән безнең самолетлар оча, танклар йөри. Ул китергән сугыш припаслары дошман өстенә ут булып явалар...» 5.
Сталинград сугышының соңгы көннә рендә батырлык күрсәткән бик күп сугышчылар турында да фронт газетала рында материаллар бар. Менә алар: разведчик Фәһим Галимов' . коммунист
Нияз Зарипов старшина Габделбарый Хабибрахманов 4 5 6. комсомолец Газиз Ярул-лин майор Шәмсетдин Бадретдинов7 һәм башкалар. 1943 елның 3 февраль иртәсендә Мәс- кәү радиосының дикторы Левитан халкыбызга шатлык хәбәре җиткерә: «Сталинград боҗрасында калган дошман гаскәрләре тар-мар ителде». Ул көннәрдә «Рус армиясе дөньяны таңга калдыр- ды»,—Дил язды «Санди экспресс» газетасы (Англия). «Совет Армиясенең тиңдәшсез батырлыгы гасырлар буенча онытылмаячак». — диелә «Нью-Йорк геральд Трибюн» газетасының 43 ел, 5 февраль санында (АКШ).
Хәзер Лондон шәһәренең иң матур мәйданнарының берсенә Волгоград исеме бирелгән. Парижда Сталинград исемендәге метро станциясе һәм мәйдан бар. Анда шкатулкада Мамай курганыннан алып кайтылган туфрак саклана. Франциянең патриотик уллары һәм кызлары язучы Жан-Ришар Блокның ялкынлы сүзләрен онытмаганнар. «Тыңлагыз, па- рижаннар! Фашистларның 1940 елның июнь аенда Парижга беренче булып бәреп кергән 100. 113, 295 нче укчы дивизияләре Сталинград янында юк ителгәннәр — руслар Париж өчен үч алды. Руслар Франция өчен үч алыр».
Сталинград янында дошманның җиңелүе сугыш барышында тамырдан үзгәреш башлану иде. Совет сугышчылары үзләренең хәрби осталыклары үсүен күрсәттеләр. Идел буендагы бәрелеш техника сугышы гына түгел, ә ике капма-каршы ихтыярның да көрәше иде. Менә шунда совет сугышчысы бөтен дөньяны гүзәл сыйфатларын күрсәтеп хәйран калдырды.
Дәвамы бар.
4