Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ БЕЛӘН ОЧРАШУ


Язучы блокнотыннан
ерничә ел инде генерал Якуп ага Чанышевның тормыш һәм көрәш юлын өйрәнеп, аның хакында документаль повесть язу белән мәшгуль- мен. Шушы максат белән былтыр көз Урта Азиягә барып, анда Беренче аерым татар бригадасы сугышчылары үткән эзләрдән йөреп, танышып кайткан идем.
Шул сәфәр вакытында хәтсез хәбәрләр ишетергә, кызыклы гына вакыйгалар белән танышырга туры килде. Шуларның берсе Урта Азиядә Тукай белән «очрашу» булды.
...Без, бер төркем язучылар, кечкенә автобуска утырып, Үзбәкстан язучылар союзының иҗат йорты — Дүрмәннән Ташкентка кайтып киләбез. Монда Мәскәүдән һәм башка калалардан килгән кунаклар белән бергә үзбәк язучыларыннан Иркен Насыйров, Гани Җиһангиров һәм шагыйрьләр Сәяр Фәйзуллаев, Азиз Абдразаков һәм Рәззак Әбдрәшитов та бар. Үзара сөйләшәбез. Сүз, билгеле, әдәбият, әдәби бәйләнешләр һәм дуслык хакында бара.
Шунда, сүз арасында, үзбәк шагыйре Сәяр Фәйзуллаев яттан шигырь сөйләргә тотынды. Башлап:
Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;
Бик төренмә, иртәгук ертык булыр, чүпрәккә син.
Тапмасам шөһрәт, сизалмаслар, димә, күңелемдәген:
Зур тәрәзә бар. дип аңла дөньяга күкрәктә син.
Ул сөйләп бетерүгә, Азиз Абдразаков миңа таба борылды да:
— Кем шигыре бу, беләсезме? — диде.
Алар моңарчы бары үзбәкчә генә сөйләшкәнгә һәм шигырьне дә үзбәк телендә укыганга, мин ни дип әйтергә дә аптырап калдым. Ләкин нәрсәсе беләндер бик таныш, күңелгә бик якын шагыйрьнең шигыре иде бу.
Шунда әңгәмәгә Рәззак Әбдрәшитов кушылды. Әмма сүз белән түгел, ул да шигырь белән:
Яшь вакытта яшьнәдем,
кемле вакытта күкрәдем;
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем...
Мин кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым:
— Габдулла Тукай лабаса!..
Оят булса да әйтим инде, кайчандыр Габдулла Тукай традицияләрендә тәрбияләнеп, кече яшьтән үк аның шигырьләрен ятлап һәм, ниһаять, беркадәр вакыт Баш- кортстан дәүләт университетында Габдулла Тукай иҗаты буенча лекцияләр укып
Б
йөргән кеше булсам да, мин үзбәк шагыйрьләре алдында бөтенләй югалып калдым. Чөнки алар Габдулла Тукай шигырьләрен үз телләрендә яттан күп беләләр һәм гаҗәеп бер ярату белән дулкынланып укыйлар. Өзеп-йолкып «Шүрәле»дән бер өзек китердем дә:
— Мин башкорт язучысы бит, иптәшләр,— дип акланырга ашыктым.
Алар исә шигырь уку белән генә чикләнмәделәр. ф
— Безгә еш кына татар яшьләре белән аралашырга туры килгәне бар.— дип
сөйләп киттеләр.— Ләкин алар Тукай иҗатына гади генә итеп карарга өйрәнгәннәр. Э Ә бит Тукай шәрыкнең ифрат бөек шагыйрьләренең берсе ул1 Безнең өлкән буын д. әдипләребез Габдулла Тукай әсәрләрен тоташы белән яттан беләләр иде.. О
Табигый, бу сүзләр тынычлыгымны югалтты. Чыннан да, минем дә куп тапкырлар Казанда булганым бар. Татар яшьләре, бигрәк тә язучылары белән еш кына очра- g шып торам. Ләкин, кызганычка каршы, аларның Габдулла Тукай турында сокланып, ялкынланып сөйләүләрен нигәдер хәтерләмим. 5
Бу хәл мине уйга калдырды, һәм шул чак Башкорт дәүләт университетында укы- £ тыл йөргән еллардагы бер вакыйга исемә төште. Читтән торып укучы студентларга н Габдулла Тукай иҗаты турында лекция укырга тиеш идем. Монда инде барысы да ♦ тәҗрибәле, күпчелеге мәктәптә әдәбият һәм ана теле укытучылары җыйналган иде. н Шулардан берсе: О
— һәй-әй, Тукайны күпме өйрәнергә була инде?! — дип ычкындырмасынмы. < Лекцияне башларга өлгермәвем сәбәпле, сорарга мәҗбүр булдым:
— Сез, алайса, Тукай иҗатын бик яхшы беләсездер инде?! -
— Белмәскә әллә! Бала чактан алып, күпме шул бер Тукайны тыңларга мөмкин!
Кызганыч, әмма бу факт иде. Егерме җиде яше тулар-тулмаста үлгән, шул кыс- - ка гына гомере эчендә азмы михнәт чиккән һәм, ниһаять, әдәбиятыбызга үлемсез ” әсәрләр калдырган, татар әдәбиятының мәңге сүнмәс бер йолдызы хакында әйтел- с гән сүзләр иде бу...
Лекцияне бөтенләй икенче планда башларга туры килде. Шунда бер нәрсәне аңлап котым очты: әлеге шушы кеше әдәбият укытучысы лабаса? Ул балаларга Габдулла Тукай иҗаты турында ниләр сөйли икән?..
Әгәр Ташкенттагы сөйләшү булмаса, бәлки мин боларның берсен дә хәтерләмәс тә, язмас та идем. Ләкин үзбәк шагыйрьләренең әйткәннәре йөрәгемне тетрәтте һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Үзбәкстанда «Габдулла Тукай белән очрашуым» моның белән генә бетмәде әле. Ике көннән соң, Бохара шәһәренә баргач, бөек шагыйрь белән тагын да «күрешергә» туры килде.
Чит калада мин гадәттә берүзем йөрергә яратам. Кешеләрдән сораша-сораша, шәһәрнең әле теге, әле бу төбәген карап, танышып йөрүне хуп күрәм. Бу юлы да шулай итәргә булдым. Мине Иске Бохара, аның күп сандагы мәчетләре, әмирнең резиденциясе булган регистан кызыксындыра иде.
Бохара безнең илебездәге иң борынгы калаларның берсе. Ләкин ул артык зур түгел. Бүгенге көндә анда нибары 135 мең кеше яши. Менә шушы шәһәрдә революциягә кадәр бөтен Урта Азия халыкларын изеп яшәгән Бохара әмире Сәлим-хан торган. Монда 130 мәчет эшләп, берничә мең шәкерт укыган, диләр Бохара ишаннары яшьләрне дин белән агулап, аларның аңын гасырлар буена томалап килгәннәр. Әмма хәзер монда икенче хәл: бай җиһазландырылган Бохара педагогия институтында гына сигез меңнән артык студент белем ала. Ә күпме техникумнар, училищелар һәм башка уку йортлары бар анда!
Әнә шул шәһәрнең иске өлешендә, 1920 елда безнең якташларыбыз — Беренче аерым татар укчы бригадасы сугышчылары Бохара әмиренең гаскәрләрен тар-мар итүдә катнашып, зур батырлыклар күрсәткәннәр. Хөсәен Мәүлетов, Гали Касыймов, Галимҗан Акчурин, Якуп Чанышев, Йосыф Ибраһимов, Александр Тальковский, Кәрим Хәкимов кебек халкыбызның батыр уллары үзләренең исемен мәңге җуелмас данга күмгәннәр.
Монда аларның якты истәлеген саклаган урыннар да юк түгел. Мәсәлән, Бохара- ның крайны өйрәнү музеенда бу батырларның фотолары куелган.
Бохараның борынгы тар урамнары буйлап бара торгач, төз генә бер урамга
килеп чыктым һәм урам исеменә күз салдым. Анда «А. Тукаев күчәсем дип язылган иде. Үзбәк телендә «га» авазы кыскартылып (әйтик, Газиз — Азиз, Гариф — Ариф) әйтелүен белә идем инде. Димәк, бу Абдулла Тукаев урамы була?
Урамда беренче очраган кешедән сорарга ниятләп, акрын гына атлый бирдем. Ләкин, үкенечкә каршы, урам буп-буш иде. «Әллә берәр ихатага керимме икән?» — дип уйлап кына килгәндә, өлкән яшьтәге бер әбигә тап булдым. Ул ачык калиткадан тышка карап тора иде. Үзбәкчәли сәлам бирдем.
— Ассолам! — диде әби дә үзбәк телендә.
Ипләп кенә сорашырга керештем:
— Бу урамда күптән торасызмы?
— Туа-туганнан бирле.
— Милләтегез кем?
— Еврейка мин. Бохара еврейкасы.
Әби үзбәкчә шул кадәр саф сөйләшә иде, бермәлгә мин хәтта телсез калгандай булдым. Урамның ни өчен Тукаев исеме белән аталуын сорадым.
— Әллә инде,— диде карчык,— мин ул кадәресен белмим. Укыган кеше түгел мин.
Ары киттем. Инде хәзер үземне эчке бер кызыксыну биләп алды. Тагын кемне очратырмын икән, янәсе.
Бу юлы озак барырга туры килмәде. Шулай ук калитка ишеген ачып, бусагада утырган чалмалы картны күргәч, аның янында туктадым.
Сүз иярә сүз чыкты. Янә сораша башладым:
— Бу урамда күптәннән торасызмы, үзегез кай яктан килгән кеше?
— Күптән,— диде бабай.— Мин үзем Бохарада туып үскән кеше. Тукаев олуг кеше булган, диләр...
Юк, мондый җаваплар гына мине канәгатьләндерә алмады. Ни булса шул, әрсезләнеп булса да берәрсенең ихатасына керергә кирәк дип килгәндә, якында гына хихылдап хатын-кыз көлгәне ишетелде. Тәвәккәлләп эчкә үттем.
Ап-ак халат кигән биш кыз көлешә-көлешә пылау ашап утыралар иде. Ят кеше кергәнен күргәч, тынып калдылар.
— Саумысыз, кызлар!
Кызлар бер-берсенә карашып алды. Аннан, «син кем, ни кирәк сиңа?» дигән сыман миңа текәлделәр.
— Аптырамагыз, кызлар, мин ерактан килгән бер мөсафир...
Аларга кем икәнлегемне әйттем һәм баягы сорауларымны кабатладым.
Кызларның өчесе үзбәк, икесе татар кызы булып чыкты. Алар якындагы азык магазинында сату итәләр һәм бирегә төшке ашка кайтканнар икән.
— Тукаев зур шагыйрь булган,— диде кызларның берсе.— Әтием аның турында гел сөйли иде.
— Үзең татарча укый беләсеңме?
Мин үзбәк мәктәбен тәмамладым. Шулай да Габдулла Тукай шигырьләрен беләм.
Кызлар кызлар инде: шырык та шырык көлә, мине сыйга кыстый башладылар.
— Утырың, әүкат җыең!
Ирексездән тагын Ташкент, тагын да үзбәк шагыйрьләре күз алдыма килеп баскандай булды.
— Тукай бөек ул!..— дигән иде бит алар.
Мәрхүм Габдулла Тукай, билгеле булуынча, бервакытта да тар милләтчелек белән «чирләми». Ул үзенең бөтен булмышы, табигате-холкы һәм иҗаты белән интернационалист, халыклар дуслыгы җырчысы була. Менә шуңадыр инде безнең чорда да ул безгә замандаш булып кала һәм Советлар Союзындагы иң карт калаларның берсендә, шагыйрь туган җирдән бик еракта, аның исеме кушылган урам бар һәм анда үзара тату рәвештә ничәмә милләт вәкилләре яши!..