ТАЯНУ НОКТАСЫ
Баһадирлар гаиләсенең
олы улы
ташып, дыңгычлап төяргә-тыгызларга туры килде.
Чаллы җирендә кулланылган икенче зур яңалык — түбә блокларын җирдә эреләндереп җыю алымы да КамАЗның беренче карлыгачына тимәде: 1971 елның октябренда двигательләр заводының алтмыш тонналы беренче эксперименталь блогы урнаштырылганда, РИЗда соңгы металл конструкцияләр куелып ята иде инде. Бер сүз белән әйткәндә, РИЗ ваклап, «бал кашыклап» монтажланды.
Шулай инде, беренчеләргә гел кыен була!..
Түбәсе ябылган, стеналары балык тәңкәсе кебек вак-вак ялтыравык плитәләр- дән «тегелгән» ап-ак тун кигән төп корпусның эченә кергәч тә, РИЗ төзүчеләренә яңадан-яңа кыенлыкларны җиңеп чыгарга, гигант төзелеш, тормыш үзе алга куйган әһәмиятле проблемаларны хәл итәргә туры килде.
Бетон идәнгә торецлы шашкалар — дым үткәрмәүче махсус сыекча сеңдерелгән агач шакмаклар түшәү мәсьәләсен генә алыйк. Промышленность биналары идәннәрен җәюдәге бу прогрессив алымның мондый зур күләмдә илебездә беренче мәртәбә генә кулланылуы иде әле. Тәҗрибә җитеп бетмәү эш барышында үзен бик нык сиздерде. Өстәвенә материаллар белән тәэмин итүдә әледән-әле өзеклекләр булып торды. Чөнки идәнгә җәю өчен кирәкле һәм дефицит корыч плитәләр һәм башка күп металл җиһазлар РИЗга илебезнең ерак шәһәрләреннән, хәтта чит ил-ләрдән кайтарылды.
Бу беренче зур баһадир сафка керү белән, камазчыларның сулышы иркенәеп китте. Алюминийдан коелган тәрәзә рамнары, автозавод эшчеләре өчен кирәк булачак ун меңләгән кием шкафлары, транспортерлар, шудырма ишекләр, завод корпусларының түбә тәрәзәләре, аларны ачып ябу өчен автомат җайланмалар РИЗның
орыбыз баһадиры — КамАЗның берсеннән-берсе куәтле алты улы булачак. Ремонт-инструмент заводы — РИЗ — туларның иң өлкәне, беренче булып сафка кертелгәне.
Беренче коймак төерле була дигәндәй, РИЗ үзенең кече «туганнар»ына караганда кыенрак шартларда дөньяга килде. Чөнки аның җир астында калган «беренче кат»ы, гадәттәгечә, иске алым белән салынды. РИЗ төзелә башлаганда нигезләрне бораулап коела торган субайларга утырту ысулының Чаллы җирендә исе-хушы да күренми иде әле. Шуның аркасында күпме котлован казып, аннан күпме балчык чыгарырга, нигез салынгач, шул ук балчыкны кире
үзендә җитештерелә башлады. Димәк, калган биш заводка кирәкле эшләнмәләрне китерү ечен тотылырга тиешле күпме юл чыгымы һәм, иң әһәмиятлесе, вакыт янга калдырылды.
Озын сүзнең кыскасы, үзе тәртә арасына кереп җигелер-җигелмәс борын, биш кече туганына аякка басарга булышып. РИЗ киләчәктә КамАЗны барлык кирәкле инструментлар, махсус һәм стандарт булмаган җиһазлар белән тәэмин итеп торырга тиеш иде. Менә ни өчен 1972 елның азагыннан башлап камазлыларның телендә иң еш кабатланган сүз — «РИЗ» сүзе булды. Менә ни өчен РИЗ Чаллыда барган бөек эшләрнең төп юнәлешенә әйләнде.
Киләчәктә төзү-монтаж эшләрен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрү өчен, камазлыларга ул, үзенә күрә. Кама ярында яулап алынырга тиешле беренче плацдарм ролен үтәде һәм үти.
КамАЗның калган заводлары — биш кече баһадир — үзләренең «РИЗ» исемле олы «абый»лары җилкәсенә таянып күтәрелделәр...
Такташ якташы
РИЗ төзелешендәге «төп хуҗа»ның — 6 нчы төзү-монтаж идарәсе начальнигы Мансур Татлыевның үзенә бик тә килешеп торган кара мыегы бар.
Оперативка тәмамланып, кешеләр таралышырга дип урыннардан торгач игътибар иттем: күршемдә утырган Хәсән ага Урмановның да нәкъ шундый кара мыегы бар икән бит!
Хәсән агага иярә чыктым. Оперативка вакытында колагыма чалынып калган «луноход» дигән сүз күңелгә һич тынгылык бирми, тизрәк серенә төшенәсе килә генә бит!
Хәсән ага эшли торган диспетчерлык пункты РИЗ янәшәсендәге бер вагончыкка урнашкан икән. Шунда барышлый сөйләшеп киттек. Сүзне ул башлады.
— Син кайсы якныкы әле, энем?
— Арча ягы... Ә сез?
— Тамбовтан мин... Ишеткәнең бармы шундый шигырьне? — дип, Хәсән ага ягымлы йомшак тавыш белән таныш шагыйрьнең юлларын укып китте:
Белмни,
Әллә күпкә.
Әллә бик озакка.
Ахры, мәкге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын...
— «Бер җирдә юк андый ак каеннар, бер җирдә юк андый урманнар...» — дип дәвам иттем мин шигырьне. Шул Тамбов урманнарындагы нарат кебек озын, таза гәүдәле, гөлдерәп чыккан йомшак тавышлы, зур-зур адымнар белән минем алдан салмак кына атлап барган шигырь яратучы бу агай кинәт кенә күңелемә бик якын булып китте.— Димәк, сез Такташның якташы икәнсез, алайса?
— Шулайрак... Ә хатын Башкортстаннан минем.
— Кайсы районнан?
— Чишмәдән... Ә нәрсә, берәр туганың бар мәллә ул якларда?
— Юк...— дигән булдым. Ә үземнең искә кылт итеп кичә Мансур Якупович белән булган оөйләшү килеп төште... Тукта, тукта! Биредә берәр төрле бәйләнеш юкмы икән?
— Мансур Якупович та хатыным Чишмә районыннан дигән иде...
Барган җиреннән туктап, Хәсән ага кинәт миңа борылып карады. Аның йөзе, гаебе ачылган кешенекедәй, кызарып китте:
— Ә...й-йе шул... Авылдашлар алар... Ташкенттагы гидротехника институтын тәмамлап. Урта Азиянең бик күп ГЭСларын корышкач, Мансурны Чаллыга идарә начальнигы итеп җибәрделәр. Аннары ул Тамбов заводларының берсендә тәэминат- чы-инженер булып эшләп яткан җиремнән безне дә куптарды. Безне дип... Сәкинә белән балалар килмәде әле. Минем квартир чираты җитүен көтәләр...
Диспетчерлык пункты янына килеп туктадык. Сөйләшү шунда өзелде. Ләкин бу турыда сүз бетте дип санарга ашык ма әле, Хәсән ага! Журналист халкыннан алай тиз генә котыла алмассың әле син!
Хәзер минем бер әйберне ачыклыйсы < калды: Хәсән ага КамАЗга килгәнче g мыек йөрткәнме, юкмы? Иөртмәсә... - Әгәр йөртмәсәме? Димәк, ул үзенең «якташ» начальнигына һәрьяклап охшарга < тырыша. Аны тирән хөрмәт итә.
Әнә бит бирегә килешли дә ничек ♦ сайрап барды. «Татлыев менә дигән җи- сз тәкче. Андыйларны елап эзләсәң дә “ табып булмый: үзе кешелекле, үзе са- с; быр, үзе принципиаль», ди...
Саубуллашыр алдыннан, туңсам ту- ңармын, уңсам уңармын дидем дә, бар кыюлыгымны җыеп: о
— Хәсән ага. ачуланмый гына әйт < әле, зинһар! Чаллыга килгәнче мыек үстерә идеңме, юкмы? — дидем.
— Үстерде, ди, көт!.. Карчык югында дип маташуым инде азрак,— дип шаярткан булды ул, мыек очларын сы-
«Луноход»
Яныннан ничәмә-ничә кат үтеп йөреп, моңарчы игътибар иткәнем юк иде. Баксаң, ул «луноход» дигәннәре нәп-нәни трактор булып чыкты.
«Кай төше «луноход» булсын инде моның?» дип, башта бик нык сәерсенеп куйдым. Ләкин серле машинаны идарә иткән егетләрнең берсенә сүз каткач, шигем юкка чыкты. Әйе, карама түшенә, кара эшенә, ди шул...
Сабирҗан Кәримуллин — әле яңа гына мыек тортә башлаган яшүсмер егет. Урал ягыныкы. Кунадай киң җилкәле гәүдәсенең һәр мускулыннан, һәр хәрәкәтеннән яшьлек дәрте бөркелеп тора. Әти-әниләре кайчандыр ябык елларда Сарман районының Казаклар авылыннан күченеп киткән булганнар икән. КамАЗ төзелү хәбәрен ишетү белән, ояларын сагынган кошлар кебек, кабат, туган якларына әйләнеп кайтканнар. Әтисе Мөнәвир абзый да РИЗ төзелешендә слесарь булып эшли.
Сабирҗан армиядән күптән түгел генә кайткан. Ул анда танк йөртүче булып хезмәт иткән. Шинель-погоннарын салса да, футбол тубы кебек буынтыклы-буын- тыклы кара шлемофоны һаман башында үзенең. Танкист хезмәтен бик яраткан, күрәсең.
«Луноход», билгеле, танк түгел. Ләкин кечкенә булса да, эче төш кенә аның. Эшләмәгән эше, кермәгән ишеге, чыкмаган тишеге юк! Нәни бульдозер да ул, кечтеки тягач та...
«Татэнергомонтаж»ның кече механизация идарәсе карамагындагы «Т-54В» маркалы мондый тракторлар Кишиневта ясала икән. Бакчаларда, виноград плантацияләрендә эшләү өчен билгеләнгән бу трактор «балалары», кирәкләре чыккач, ашыгыч төстә РИЗ төзелешенә кайтарылганнар, һәм, кайтып җитү белән, эшкә дә җигелгәннәр.
СССР Верховный Советы депутаты РӘИС СӘЛӘХОВ '
Р. И МАШ ЕВ рэсеме.
пыргалап.
Ай-Һай, карчык юклыкта микән хикмәт? Белмим, белмим...
Хәсән агадан теге «луноход» дигән серле машинаның кайдалыгын белештем дә, саубуллашып, корпус эченә кереп киттем.
РИЗның шушы бер төп корпусы эчендә генә дә ике меңнән артык станок урнаштырылачак. Аларның күбесе бер-берсенә охшамаган. Арада келәт хәтлеләре дә. сандык чаклылары да бар. Төрлесенә төрле зурлыкта, төрле тирәнлектә казылган нигезләр кирәк. Менә шунлыктан төп корпусның эче, төрле төстәге чүпрәк кисәкләреннән тегелгән палас кебек, вак-вак кишәрлекләргә бүлгәләнеп беткән. «Тар тишеккә — тана башы» кебек килеп чыкмасын дисәң, күп санлы корыч колонналар арасындагы «түтәлчек»ләргә иләмсез дәү бульдозерларны кертеп җибәрә алмыйсың. Ә ут борчасы кебек терчә «луноход«ларның бу тыгынлыкка исләре дә китми. Кәҗә бәтиләре кебек терт тә терт килеп, казылган балчыкны нәни, ләкин көчле корыч мөгезләре белән сөзә-сөзә, минутында кирәк урынына алып китеп куялар.
«Луноход»ның икенчесен дә шундый ук кечкенә, таза гәүдәле Факил Ганиев йөртә булып чыкты. Башкортстанның Үзләк станциясе егете. Шулай ук армиядән кайткан. Шулай ук танк йөрткән. Шулай ук башында — буынтыклы-буынтыклы кара шлемофон.
Язмышлары белән дә, үзләре йөрткән «луноход»лары белән дә бер-берләренә охшашкан бу егетләр!
Танклар хәрби һөҗүм вакытында корыч күкрәкләре белән пехотачыларга юл ярып, алдан барыр өчен кирәк. Погоннарын салган, ләкин кадерле шлемнарыннан һаман да аерыласы килмәгән шинельсез танкистлар — Сабирҗан белән Факил — бүген дә тыныч хезмәт фронтының алгы сызыгында. РИЗ очраштырган, танкистлык хезмәте табыштырган аларны!..
Әйе. «луноход» танк түгел-түгелен... Тик кем белә бит: ашъяулык кадәрле генә җирдә чүкердәшеп эшләп яткан игезәк язмышлы бу егетләр үзләрен вакыт- вакыт РИЗ туфрагында түгел, ә серле ай күкрәгендә сукмаклар салып йөргән чын луноходта итеп хис итмиләр микән әле?..
Луноход!
Айда түгел. РИЗ туфрагында тирән эз калдырып, «луноход»лар йөри! Никадәр ярату, нихәтле җылылык салынган бу сүзгә! Әйе, халык әйтсә, хак әйтә шул, белеп әйтә.
Түбәдә мотороллерлар
РИЗ түбәсенә менгәч, үзеңне башта гаять зур стадионга килеп кергәндәй хис итәсең. Түбә өстеннән бер катлы йорт биеклегенә күтәрелеп, әкәмәт зур зонтиклардай тезелеп киткән аэрацион фонарьлар — гүя трибуналар. Шушы трибуналар каршыннан, бертуктаусыз тырылдый-тырылдый, мотороллерлар үтеп тора. Артларына тагылган прицеп әрҗәсенә түбәләмә итеп чуерташ, утын түмәрләредәй түгәрәк битум кисәкләре, төтене чыгып торган мастика төяп, алар түбәнең икенче башына чабалар. Артларыннан җил генә исеп кала! Күз ачып йомарга да өлгермисең, йөкләрен бушатып, тагын түбәнең бу башына килеп җитәләр...
Түбә транспортын булдыру мәсьәләсе белән иң беренче булып Тольятти төзүчеләре кызыксына башлый. Очсыз-кырыйсыз түбә мәйданы. Тик менә түбә ябучылар искечә эшлиләр. Төзү материалларын һаман тачкалар белән ташый бирәләр. Техника да бар, югыйсә! Тик менә аны ничек кулланырга? Бәлки түбәгә мотороллерларны күтәрергәдер? Шулай эшлиләр дә.
КамАЗның гигант корпуслары түбәләрендә бу мотороллерлар гадәти һәм алыштыргысыз транспортка әйләнде.
Хәзер «Спецпромстрой» трестының мотороллерлар участогында 120 гә якын «кырмыска» бар. Һәр көнне иргә белән гаражда техник контроль үтеп, путевка алганнан соң, алар КамАЗ корпусларына киләләр. Махсус күтәрү җайланмасы аларны түбәгә менгерә.
Күтәрү кранының мотороллер әрҗәсенә йөк төяп торуыннан файдаланып, шул «кырмыскалар»ны йөртүче кызларның берсенә сүз каттым. Ул — молдаван кызы Оля Топал булып чыкты. Шакмаклы шәльяулыгы астыннан чыгып торган маңгай
чәчен шаян җил тарый. Алсу иреннәрендә — елмаю. Күренеп тора: механизатор кыз үз язмышыннан бик канәгать.
Комсомол путевкасы белән Чаллыга җибәрелгәч, үзе кебек үк егерме тугыз кыз белән, Оля Топал ДОСААФ комитеты оештырган махсус курсларда мотороллерчы һөнәренә өйрәнеп чыккан. Хәзер кызларның утызы да КамАЗда эшли.
— Сезне җил дә куып җитә алмый торгандыр, Оля! Сәгатенә 25—30 километр тизлек белән йөрисез икән. Куркыныч түгелме соң? Ни әйтсәң дә, урам түгел, түбә бит...
Йөк төялеп бетеп, корыч «кырмыска »сы чабыш атыдай кузгалып китәргә ашкынып торган Оля Топал кычкырып көлде дә:
— Һ.и-и-и, абыкаем! Җилдән генә уз- дыртып торган юк инде анысы, — диде.— Дөрес, безне «түбәдә сәгатенә б километр тизлек белән генә йөрергә рөхсәт ителә» дип өйрәттеләр. Ләкин моңарчы биредә ГАИ постларын очратканыбыз юк әле. РИЗга җылы бирү өчен, түбәне тизрәк ябып бетерергә кирәк. Шуңа кызурак йөрергә тырышабыз... Ә аннары... мин сезнең соңгы сүзләрегез белән килешә алмыйм, абыкаем! Түбә түгел, ә нәкъ менә
Кәрнизләрдә язу бар
Ютазы егете, мастер Фрат Закиров белән түбә буйлап барабыз. Аларның участогы төп корпуста идеи җәю, түбә тәрәзәләре — аэрацион фонарьларга пыяла кую белән шөгыльләнә. Сәгать теле кебек гел хәрәкәттә булган тынгысыз җанлы Фрат- ны шуңа күрә әле төп корпусның эчендә, әле түбәсендә очратасың. Урта буйлы, юантык гәүдәсе белән ул туп кебек тәгәрәп кенә йөри. Футбол кырыдай иркен бу түбәнең һәр карыш җире аңа яхшы таныш, һәр кимчелек, һәр башкарылып бетмәгән эш анын күзенә ташлана. Мин сокланып барган урыннарда ул еш кына, бу-сын фәлән, тегесен төгән иткәндә тагын да яхшырак буласы икән бит, дип уфтанып куя...
Шулай түбә буйлап барганда, күзләрем кинәт кәрниздәге язуларга төште. Житомир, Тамбов, Ирбит, Самара, Тбилиси, Киев, Фрунзе, Кушка, Воркута, Самарканд... Сыек сумалага манчылган пумала белән кәрнизгә дистәләгән шәһәрләрнең исемнәре язылган!
— Кайсының кулы кычыта инде тагын? — дип йөзен чытып куйды Фрат Закиров, бу язуларны укыгач.— Бүген-иртәле түбәне кабул итәргә заказчылар киләчәк бит...
Геодеэистка.
Р ИМАШЕВ рәсеме.
ындыр табагыдай тап-такыр урам! Урамның да ниндие әле: киңе, озыны!..
Әйе, КамАЗ түбәсендә дә үзен Кишинев урамнарындагыча иркен хис итүче бу кыю молдаван кызы белән килешмичә мөмкин түгел. Кем белә, самолет төшеп утырырлык КамАЗ түбәләре өчен ул инструкциядә каралган тизлекләр инде бәлки искергәндер дә. Аларның бәлки яңаларын язарга кирәктер...
«Кырмыска»сының сул колагын борып, Оля газны өсти төште дә пырылдатып китеп тә барды. Әрҗәсен тутырып чуерташ төягән мотороллер артыннан, Оляның зәңгәр шәльяулыгы кебек, зәңгәр төтен генә бөркелә иде.
— Юкка борчыласын, мастер пптәш! Боларны язучыларга беркем берни әйтә алмас. Болар бит — яшьлек автографлары! — дидем мин. аны тынычландырырга теләп.
Кәрнизләрдә язулар! Телогрейкалы иңнәрдә язулар!..
Үз исем-фамплияңне партага язарга ярамый, стенага ярамый, башка бик күп урыннарга ярамый дип. мәктәп бусагасын атлап кергәч үк колакларыбызга тукып үстергән сөекле укытучыларыбыз! Сез бу автографларның ияләрен бәлки гафу итәрсез? Бу язулар — гадәти булмаган язулар! Алар, ирексездән, рейхстаг колонналарына солдат әтиләребез штык белән чукып язган җиңү автографларын искә төшерәләр. Еллар алар арасында күзгә күренми торган һәм мәңге өзелмәслек җепләр суза.
Еллар үтәр. КамАЗ төзелеп бетәр.
Көнне-төнне аермый эшләп. Чаллы күкрәгендә бүген гасыр маягын — нл гигантын калкыткан яшь төзүчеләр, үсеп җитеп, үзләре әтн-әниләргә әверелгән булыр. Инде шактый тузган, ләкин яшьлекнең иң кадерле ядкаре буларак сакланучы ул язулы телогрейкалар бер көнне сандык төбеннән чыгарылыр, һәм алар, бүгенге камазчылар, яңа төзелешләргә китү өчен ерак юлга җыенган уллары һәм кызларына эчке бер горурлык белән:
— Менә бу телогрейкаларны киеп, без илгә КамАЗ төзедек! — диярләр!..
Кырыктан артык телдә илнең кырыктан артык шәһәр исемнәре язылган бу телогрейкалар музей залларында эленеп торыр! һәм бирегә килүчеләр, ул кадерле экспонатларга карап, эчке бер горурлык белән:
— Менә бу телогрейкаларны киеп, безнең әти-әниләр илгә КамАЗ төзегәннәр! — диярләр.
Мин моңа ышанам! Минем моңа ышанасым килә!
Чөнки һәр буынның үз Магниткасы, үз Амурдагы Комсомольские булырга тиеш. Ә безнең Магнитка — КамАЗ ул!
Җыр
Менә бер заман корпус эче аккош йөзгән күлдәй тынып калды. Төш вакыты җитеп, төзүчеләр кайсы кая таралып беттеләр. Кеше-кара югында төп корпусның уң канатындагы бүлмәләрен иркенләбрәк карап төшим әле дип, бормалы баскычлардан өскә менеп киттем.
Зал буйлап барганда, янәшәдәге бүлмәдән тонык кына яңгыраган җыр ишетеп. кинәт туктап калдым. Йөрәк төбеннән кайнап чыккан, үзәк өзгеч җыр!
Бер илләәәрдән чыгып киинткәч. Кайтып бууулмый тиз генә шул...
Үзем тыңлыйм, үзем җырлаучы агайның язмышы турында уйланам. Мин аны үтәдән-үтә күрәм төсле...
Менә җыр тынып калды. Ишеге дә куелмаган зур бүлмә эченә үттем. Борынга алебастр, цемент измәсенең таныш әчкелтем-дымсу исе килеп бәрелде.
Чандыр гәүдәле, биленә зәңгәр алъяпкыч бәйләгән шактый олы яшьләрдәге бер агай түр стенага кардай ак плитәләр тезә иде.
— Куәтең артсын, абзый кеше!
Ул плитә алырга дип иелгән җиреннән миңа сагыш тулы күзләре белән бер күтәрелеп карады да:
— Рәхмәт, энекәш, яхшы сүзеңә! — дип, эшен дәвам итте.
— Нишләп төшке ашка да туктамыйча эшлисе иттегез әле? Бик моңлы итеп җырлыйсыз да икән... Тик аңлашылмый: КамАЗда ошамыймы әллә сезгә? «Туган илгә кайтып булмый тиз генә» дип җырлаганга әйтүем инде...
Җыр сүзе чыгу белән ул эшеннән туктап калды. Ак плитәне кулына тоткан килеш, миңа якын ук килде дә:
— Җыруның ертыгы юк, энекәш! — диде.— Таныш булыйк: Әбекәрам Кәбиров булырмын мин. Хуп. Туган ил дисең инде син? Туган ил ул, энекәш, Ташкенында да. Чаллысында да берәү генә! Әмма ләкин ата-бабалар гомер иткән җирдә һәммә
Э. ЗАРИПОВ рзсече.
халыкны кузгаткан завод салына башлагач, түзеп торып булмады... Син, энекәш, армиядә хезмәт иттеңме соң?.. Хуп!.. Әбекәрам абзаң да хәзер службасын тәмамлап, өйгә кайтыр алдыннан сәгатен тәүлек итеп тоя башлаган солдат хәлендә... Өч бүлмәле квартирга ордер бирделәр, энекәш! Төнәген генә. Яңа шәһәрдән! Хуп!.. Инде карчык белән бала-чагаларны апкиләсе ие дә... Нәчәлнигемнән дә рөхсәт бар. Тик мондый кызу урак өстендә ничек кайтып китмәк кирәк? Күбенә түзгәнне, әзгә калгач түзми булмас. Хуп!.. Менә тапшырыйк әүвәле башта корпусны хуҗаларына. Вәт шуннан тынычлап кайтып килермен дип торам...
Әбекәрам абзый мине ишек турысына алып килде.
— Нинди махинаны күтәрдек бит! Бер елда! Шушы куллар белән! — диде ул, ак плитәләргә төренгән якты, биек залга күрсәтеп.— Мамык эскертемени! Аппак!.. Вәт шуңа җырлата, энекәш!
Ул арада ашап-эчеп, бераз ял итеп алган башка плнтәчеләр дә килеп җитте. РИЗда көнен дә, төнен дә тынып тормаган гадәти эш башланды.
Мамык төсле ап-ак плитәләр түшәлгән стеналар бертуктаусыз зурая, алар зурайган саен, корпус эчендә яктылык арта бара. Килер бер көн: бу зал-бүлмәләрдә яктылык һич бетеп тормас! Бу яктылык эштән соң бирегә ял итәргә кергән камаз- лыларның йөзенә күчкән булыр!.. Чөнки «игелекле эшнең иртә-киче юк» дип, көндезге ял вакытында РИЗ стеналарына җырлый-җырлый плитәләр тезгән, гаиләсе белән очрашу шатлыгын үзе үк һаман кичектерә килгән Әбекәрам абзый һәм аның хезмәттәшләренең метлах плитәләре төсле ак күңел сафлыклары, хыял-омты- лышлары да сеңеп кала бит бу стеналарга!
Сигарет һәм анкер
Степан Иванович Уразаев белән сөйләшеп утырганда, бик ашыгып, штабка бер егет килеп керде. Әрекмән яфрагыдай киң погонлы «роба»дан. Иңбашына кәкре- бөкре тимерләр — анкерлар аскан. Сул кулының бармаклары арасында — ут алынмаган сигарет. Хуҗасы гүя бөтенләй онытып, ул шулай ике бармак арасына кысылып калган.
— «Бомба» ташладылар! — диде егет, керә-керешкә.— Срочно су суырткыч насослар кирәк!
КамАЗда яңа көн.
Штаб начальнигының киң маңгайлы йөзе кызыл кирпечтәй кызарып чыкты. Ул. үзе дә абайламастан, җәһәт кенә урыныннан торды.
— Туктале, юньләп сөйлә! Кая ташладылар? Нинди бомба? Кем син? Кайдан?..
— Зөфәрит Бпкташев булам мин... СМУ семьнең баш механика бүлегеннән. Слесарь... Вәт шулай... Өч ай буе көне-төне РИЗның канализация станциясен төзедек. Соңгы трубаларны сузып, резервуарларны күмәсе генә калганые. Инде эш бетә дип торганда — менә сиңа мә! Бүген иртүк эшкә килсәк... күзләребез шар булды. Бер резервуарыбызның эче тулы су!.. Пычаксыз суйдылар, Степан Иванович, пычаксыз...
— Су-у-у?! — дип бүлдерде аны Уразаев һәм, үз-үзенә дәшкәндәй, гаҗәпләнеп өстәп куйды.— Каян килергә мөмкин соң ул су?..
Кинәт аның муен тамырлары бүртеп чыкты. Ул, ике кулы белән пеләш баш түбәсен учлап, теше сызлаган кешедәй бераз авыр сулап торды да телефон трубкасын алды.
— Теплотрассадан агызганнар диме шунда. Теге... трубаларны сынаганнан калган суны...
Ләкин штаб начальнигы күптән барысын да аңлап алган иде инде. Ул, сүзсез генә башын ымлап, слесарь егеткә рәхмәт әйткәндәй итте дә, ашыга-ашыга, үзенә кирәкле номерны җыя башлады.
Зөфәрит. биредә үзенең кирәге бетте дип булса кирәк, саубуллашты да кабаланып чыгып китте. Мин дә аңа иярдем. Штаб начальнигы телефоннан сөйләшеп калды:
— Спецстрой! Спецстрой!.. А-ло! СМУ сиксән икеме?.. Менә нәрсә, Гурьянов! Тиз генә берничә насос җибәрегез! Ишкәнсез икән ишәк чумарын сез монда!..
Торнаныкы кебек озын ботлары белән җил-җил атлап, Зөфәрит алдан бара. Анкерлы болтлар һаман җилкәдә. Сигарет һаман кабызылмаган... Тукта, тукта! Нишләп штаб хәтле штабка кадәр өстерәп килгән әле ул артык йөк итеп бу авыр анкерларны?
— Шырпың юк, ахры. Мә, Зөфәрит, кабызып җибәр, булмаса...
— Ә-ә-ә, шырпымы?.. Бар ие барын... Болай... истән чыккан,— диде ул һәм сигарет капкан авызын минем кушуч эченә төртте.
— Ә анкерлар?
Зөфәрит, иңбашындагы анкерларны әле генә күргән кешедәй, озын чәче ишелеп төшкән җилкәләрен сикертеп куйды.
— Штабка барышлый мастерскойда калдырып китәрмен дип алганыем мин аларны...
— Болары да истән чыкканмы?
Җавап бирү урынына Зөфәрит кулын гына селтәп куйды һәм, бу турыда сүзне беткәнгә санап, үзенекен сөйләргә тотынды:
— Ярый әле, көннәр җылы тора. Биш градус салкын булдымы, су кысылып, резервуарның шартлавы мөмкин. Значит, безнең өч ай буе чиләнүләр җилгә очты дигән сүз! Резервуардан суны суыртып чыгару өчен кимендә бер көн вакыт кирәк. Әле монысы да көчле насослар булганда гына. Безнең «пулт-пулт»лар белән анда берни дә кырып булмый... Инде килеп «Гидромонтаж» безнең аркада бер көн буе эшсез торсынмы?.. Да-а-а, хәлләр ал да гөл, калганын үзең бел! Йөр инде менә хәзер кеше уракта, без эштә дип...
Җил-җил атлап, олы юлдан барабыз. Аның уенда — су тулып бер резервуары шартлар дәрәҗәгә җиткән канализация — насос станциясе. Ул инде уңъяк иңбашын басып барган авыр анкерлар турында янә онытты булса кирәк (мастерской турысын узып барабыз), һәм бәлки бу турыда башка беркайчан да исенә төшермәс...
Еллар үтәр. КамАЗ төзелеше бер заман ерак тарих булып калыр. РИЗның иң кайнар, иң авыр көннәре дигәндә, бармак араларына кысылган, әмма ут алынмаган сигареты, иңбашында тирбәлеп барган анкерлары белән ул — Зөфәрит Бикта- шев исемә төшәр!..
«Бир бишне!»
Штабка кайтып килгәндә, сиртмәле угының буеннан-буена «КамАЗ төзүчеләре 2 миллионынчы куб метр бетон өчен ТПП ‘га рәхмәт белдерә» дип язылган автокран күренде. Уразаевтан бу турыда җентекләбрәк сорашырга кирәк әле дип. ф аңа сугылдым. Ул тирләп чыккан киң маңгаен кулъяулыгы белән сөртеп тора иде. _
Сүз башланып китәргә дә өлгермәде, штабка производство предприятиеләре Q трестының партком секретаре Петр Кряхин килеп керде. Кош тотканмыни! Йөзе 2 балкыган, бит алмалары алсуланып тора...
Тулы гәүдәле, түгәрәк битле, һәр вакыт ачык чырайлы бу егетне мин күптәннән белом. Чаллыга бер тирәдәрәк — җитмешенче елның җәендә килгән идек. = Петя башта Бөтенсоюз удар төзелеш штабы начальнигы урынбасары булып эшләде. < Хәзер менә — зур трестның партком секретаре!
— Я, Степан Иванович, кайсы җиргә салынды инде ул безнең истәлекле бе- “ тон? Шуны күрәсе иде,— диде ул, кул биреп исәнләшкәч. ®
— Киттек, алайса, сиксән җиденче оська! S
Сиксән җиденче ось дигәннәре штаб каршында гына булып чыкты. Кое кебек 4 текә итеп казылган тирән чокыр. Чокыр эчендә биле берничә урыннан агач «камыт» белән буылган бура-калып. Калып өстенә толь капланган.
— Менә шушында салынды инде ул,— диде Степан Иванович, изоляция то- s ленең бер читен күтәрә төшеп.— Ипи камырымыни: чемер-чемер итеп тора! “
— Бу нигезгә нинди станок куелачак соң? о.
— Бик дәве... Төгәлрәк итеп әйтсәкме? Өч тонналы строгальный станок!
— Алай икән... Әгәр бу нигез янындагы колоннага мемориаль такта куйсак, ә? Әйтик. «1972 елның фәлән көнендә бу станок нигезенә ТПП әзерләгән 2 миллионынчы куб метр бетон салынды. Аны автотранспорт идарәсе шоферы Александр Ворошилов алып килде. «Автозаводстрой»дан Виктор Стрельченко бригадасы калып эченә агызды».— дип язып?.. РИЗ эшли башлагач, ул бу цех токарьларына күп нәрсә сөйли алыр иде бит!
— Карап-карап торам да. синең дә бармак үзеңә таба кәкрәя башлаган икән бит, Петр Ильич! Үз предприятиеңне тарихка кертеп калдырасың килә инде, ә?
— Ни әйтсәң дә, түгәрәк дата бит, Степан Иванович! Мондый темплар белән барганда, өч миллионынчысына инде РИЗ күптән төзелеп беткән булыр.
— Шаяртып әйтәм. Петр Ильич! Шаяртып кына-а-а... Ә. гомумән алганда, бик яхшы идея бу!
— Килештек, алайса?
— Ике куллап!
— Бир бишне!..
Иске яңа установка
Ремонт-инструмент заводы белән танышып йөргән көннәрнең берсендә бөтен игътибарны үзенә тарткан «Яшен»гә юлыктым:
«Бүген УФБ-1 установкасы КамАЗда беренче мәртәбә сынау үтә. Аның бетон фрезерлау сәләте — сәгатенә 60 квадрат метр.
РИЗның матбугат үзәге».
Моңарчы башка «Яшен»нәрдән укып, бер эшченең сменага күп дигәндә 6 квадрат метр бетон идән шомарта алуын, каткан бетон өслеген тигезләү төзүчеләрнең тәңкәсенә иң нык тигән мәсьәлә икәнен белә идем инде. Ә менә бу яңа установка берүзе җитмеш кешене алыштыра ала икән ләбаса! Болай булгач, нибары берничә атна эчендә РИЗның бөтен идәнен «ялап» чыга инде ул!
1 ТПП — производство предприятиеләре тресты Ана. башлыча. Чаллыдагы измә бетон, тимер бетон конструкцияләр, л ач, чуерташ жнтештерү заводлары керә
Серле установка турында күбрәк белер өчен, РИЗ төзелешендәге комсомол штабына кереп кнттем. «Автозаводстрой» парткомы җитәкли торган штабның яшьләр филиалы шушы була инде. «Яшен»нәрнең оясы...
Будка эчендә буйдан-буйга сузылып киткән озын өстәл тора. Өстәл өстендә кая карама табак-табак кәгазь, пыяла банкага салынган төрле төстәге буяулар, карандаш-пумалалар ята. Ләкин линейканы биредә көндез чыра яндырып эзләсәң дә табармын димә. Биредә хәрефләрнең юанлык-озынлыкларын үлчәп азапланмыйлар. Инкубатор чебешләре кебек, сәгать саен туып торган «Яшен»нәрдәге хәрефләрне ничек үлчәп бетермәк кирәк? Иң әһәмиятлесе, эчтәлеге әйбәт булсын!
Өстәл әйләнәсендә дүрт-биш кеше. Кемдер, телефонга «асылынып», мәгълүматлар җыя. Кемдер аларны тиешле калыпка сала. Кемдер әзер текстны кәкре- бөкре хәрефләр белән «Яшен» битләренә төшерә. Кемдер, тиешле оешмалардан телефон аша җавап таләп итеп, чыккан «Яшен»нәрнең нәтиҗәлелеге өчен көрәшә.
«Юл уңае»ннан комсомол штабы начальнигы Володя Колтунов белән таныштым. Ул күтәрү краны кебек озын буйлы, ябык гәүдәле, иягенә берәм-сәрәм генә сакал бөртекләре төртә башлаган япь-яшь егет булып чыкты. Володя — булачак РИЗның технигы. Завод өлгергәнче комсомол комитетында эшләп торырга билгеләгәннәр икән үзен. Акрын гына, быдыр-быдыр гына сөйли. Ләкин үткәзеп сөйлн.
Яңа установканы эзләп киттем. Көпчәкле тракторга охшаган булыр, дигән иде Володя аны. Бу установка КамАЗга килгәнче Киев, Ленинградта, тагын әллә кай- ларДа сынау үткән инде. Хәзер чират — Чаллыга! Тәҗрибә өчен чыгарылган мондый установкалар бөтен СССРда берничә генә икән әле.
Килсәм, ни күрим: искереп, буяулары кубып, кыршылып беткән бер трактор!
— Сез яңа установканың кайда сыналганын белмисезме?
Зәңгәр комбинезонлы бер агай, «әллә бүген генә дөньяга килдеңме?» дигәндәй, миңа астан гына бер карап куйды да көлеп җибәрде:
КамАЗда беренче станок.
В ИГНАТЬЕВ рәсеме.
— Ха-ха... Менә шушы була инде ул яңа установка!
— Кай җире яңа булсын — чыкмаган «җаны» гына бар ич моның!
— Ә-ә-ә, брат, шаярма син аның белән! — днде агай.— Заманында космодромны төзешкән установка ул!
— Мастер шаяртмый. Мәскәу хәтле Мәскәүдән, махсус КрАЗ белән барып, бишектәге бала кебек иркәләп кенә апкайттык үзен,— дип, сүзгә кушылды сакал- ♦ мыек үстергән ир уртасы егет. 2
Ул әлеге установканың хуҗасы Рәшит Закиров булып чыкты. Яңа установка- < ны Рәшиткә ышанып тапшырулары тикмәгә түгел икән. Ул, Чаллыга килгәнче, * Тәтеш районының Бидәнге авылында, аннары Казагыстан далаларында озак еллар z тракторчы булып эшләгән. Кечкенәдән үк машина «җене» кагылып, техникага бик маһир егет булып үскән. Үзе йөрткән һәр машинаны биш бармагы кебек белә. к Фрезерлау установкасы белән ничек эш итәргә өйрәткән инструкцияне укучы *“ бердәнбер кеше дә әлегә ул. Калган механизаторлар өлгермәгән. РИЗ өчен шул ф кадәр кирәкле яңа машинаны тизрәк ходка җибәрәсе бар бит. Шуңа күрә һәркем- а нең күзе Рәшиттә. Нәрсә әйтер икән дип, авызына карап кына торалар. Ләкин ул ы үзен бик гади тота. Установка белән кызыксынган кешеләргә:
— Һи-и-и, бер катлаулылыгы да юк. Моторы да ЗИЛ-157 автомобиленеке бит га аның! — дип кенә җибәрә. а
«Татэнергомеханизация»нең Чаллыдагы кече механизация идарәсе мастеры Владимир Федорович Шенцель — бая миңа саргылт кашлары астыннан карап көл- “ гән агай — Рәшит турында болай диде: <
— Минем үземә дә, кем әйтмешли, караңгы урман әле бу установка. Аны °" белүче КамАЗда Рәшит кенә. Төрле җиргә күчеп йөри-йөри, инструкциянең кайбер битләре югалып та беткән иде. Ләкин Рәшит аптырап калмады. Машинаның йөрәгенә үз зиһене белән барып җитә алды.
Яңа установканы куллану КамАЗ идәннәренә шашкалар җәю эшен бик тизләтәчәк икән. Эш шунда: мондый шашка-шакмаклар җәелгән завод идәне шома, матур килеп чыксын өчен, алар астында калачак бетон катламы көзге кебек тип- тигез булырга тиеш. Шулай булмаса, вак шакмакларның кайсы батып, кайсы калкып торачак... «Ялгышу» нормасы — нибары 2—4 миллиметр! Туптан атып чыпчык күзенә ядрә тидерү белән бер бит бу! Чөнки, гадәттә, бетончылар җәйгән бетон өстенең тигезсезлеге, бик тырышып эшләгәндә дә, 15—20, кайчакларда хәтта 40 миллиметрга хәтле җитә. Шунлыктан каткан бетонны тигезләү-струклау башлана.
Моңарчы бу эшне мозаик идәннәрне шомарта торган «нәзберек» механизмнар белән генә башкарып килгәннәр. Чөнки башка коралы юк! Нигә юк? Чөнки тормыш моңарчы таләп итмәгән. Нигә таләп итмәгән? Чөнки, Волга автомобиль заводыннан тыш, моңарчы илебездә бер генә завод-фабриканың да идәннәрен мондый «гектарлаган» мәйданда тигезләү-шомарту булмаган. Нигә булмаган? Чөнки завод идәннәренә шашкалар түшәү безнең илдә соңгы елларда гына кулланыла башлый. Ә гади бетон идәнне алай «нечкәртеп» маташуның кирәге булмаган.
Әйе, КамАЗның болындай иркен, киң идәннәре төрле мозаик бизәкләр төшерелгән кечкенә участок түгел. Менә ни өчен РИЗ идәннәрендә шомарту механизмнарының «теш»ләре бик тиз үтмәсләнеп чыга. Болай эш бик озакка да сузыла. Механизм сәгатенә нибары бер квадрат метр идән шомарта ала. Эшче куллар күп кирәк. Ничаклы электр энергиясе тотыла. Җитмәсә, уч төбе хәтле җирдә бөтерчек кебек әйләнеп торган дистәгә якын шомарту механизмнары күз ачкысыз тузан чыгара.
Ә менә хәзер сынау үтә торган бу яңа установка алмаз бөртекләре тезелгән фрезлы күчәре белән бетон өслекне кирәкле тирәнлектә «ялап» кына алачак. Һәм идән әзер: агач шакмакларыңны түши башла! Тиз дә. чиста да. Тузанның әсәре юк. Бетон «кимерүче» алмазлар янып чыкмасын өчен, шомартыла торган мәйданга махсус шлангтан автоматик рәвештә су сиптерелә.
Дөрес, әлегә фрезлар тигез әйләнми икән. Бер як тирәнрәк ала. Кичәдән бирле шуны төзәтеп азапланалар. Установканың баш конструкторын чакыртып, Мәскәүгә телеграмма да җибәргәннәр. Бүген-нртәле килеп җитүе көтелә.
Ә ада установканың артык иске булуына сәбәп шул: җимерелгәнче-тузганчы эшләргә тиеш ул. Аннары, табылган кимчелекләрен бетереп, аны күпләп җитештерүгә тәкъдим итәчәкләр икән.
Җиде туларга биш минут
Театр кием элгечләреннән башлана, диләр.
Тезүченең эш көне иртәнге автобустан башланып китә. Мин эшчеләр белән шыгрым тулы «вахтовка»ларда утырып барырга яратам.
Күңелләрнең керләнергә өлгермәгән саф, чиста чагы!
Берәүләр кичтән укып бетерә алмаган китапларына текәлгән; икенчеләр ниндидер отметкалар, кондиционерлар, перемычкалар турында сөйләшә; өченчеләр, автобус тәрәзәсенә карап, тирән уйга талган. Я булмаса, кайсыныңдыр теленнән мәзәк сүз очып төшә дә, автобусны туктатырлык итеп, иптәшләре берьюлы көлешеп куялар.
Төзүченең ничек эшләве күпмедер дәрәҗәдә аның иртәнге автобустан нинди кәеф белән төшүенә дә бәйле, минемчә.
Тик бер нәрсә эчне пошыра.
Автобус кузгалып китеп бераз вакыт үтүгә, кырык минутлап юлга чыдый алмаган кайбер түземсезләр тәмәке пыскыта башлый. Еш кына хәтта шоферлар үзләре дә моның ярамавы турында авыз ачып бер сүз әйтмиләр. Чөнки белеп торалар, әйтсәң — күптән җавап әзер:
— Автобусның хуҗасы кем — без! Кем аны арендага алды — безнең идарә! Шулай булгач?.. Телеңә салынып торма, шеф, элдерт давай!
Беркөнне автобус кабинасының арткы ягына язып куелган сүзләр исне китәрде: ат башы хәтле хәрефләр белән «Не бросай окурки и не сори!» диелгән. Җитмәсә әле, өстеннән пыяла белән каплап, рамга уратып куйганнар.
Ишетмәсәң ишет, тау асты Кишет! Димәк, бу автобуста тартып барырга рөхсәт ителә?.. Тик төпчегеңне генә идәнгә ташлама, чүпләмә, янәсе!
Каның корымаслык түгел. Шофер егетнең тәмәкечеләр каршында кулын күтәрүен раслап сугылган пичәт бит инде бу лозунг!
Бүген дә шулай булды.
Машина кузгалып озак та үтмәде, тәмәкечеләр үз эшләренә керештеләр. Бераздан автобус эчендәге төтенгә тотынып барырлык булды. Арада хатын-кызлар да бар, югыйсә. Тик алар да, авызларына су капкандай, дәшми баралар. Күнегелгән.
Ләкин бу ни хәл?.. Әйбәт кенә барган җиреннән юл читенәрәк чыга төште дә автобус кинәт туктап калды. Алгы һәм арткы ишекләр төбенә чаклы ачылды. Микрофоннан шоферның кырыс тавышы ишетелде:
— Кемнәр тарта, рәхим итсеннәр! Көтеп торабыз...
Әйтерсең автобус эчендә аяз көнне яшен ялтырады. Тавыш китте, шау-шу китте:
— Кара, кара! Чебен дулап тәрәзәне ватмакчы...
— Ут белән шаярма, шеф. алдыңа кара да атыңны куала!
— Җитәр пыскытырга!
Хатын-кызлар да шоферны дәррәү яклый башлагач, тәмәкечеләр бу юлы чигенергә мәҗбүр булдылар. Бирелмәсләр иде — эш башланырга нибары егерме минут!
Кабызылган папирослар сүндерелде. Автобус үз юлын дәвам итте. Карале, бергәләшеп тотынгач, тәмәкечеләрне дә авызлыкларга була икән бит, әй!
• Молодежное» поселогын үткәч, хәрәкәтнең иң җанлы урынында туктап калган бер «МАЗ» очрады. Минзәләдән кайтып килеше икән. Ягулыгы беткән. Автобусны туктатты да безнең «шеф» аның шоферына ярты чиләк солярка агызып бирде.
Ә җиде туларга нибары унбиш минут!
Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ремонт-инструмент заводына җнтәрәк, җылылык трассасының галәмәт озын көтүче чыбыркысы кебек көмеш трубалары олы
юлны аркылы атлап чыккан турыда, автобус моторы кинәт тынып калды. Шофер кабинадан сикереп төште, хәлне тиз генә ачыклап керде. Двигатель клапаны астына су кергән икән. Булыр, булыр... Яз бит тышта, бил тиңентен су бит көпчәк эзләрендә!..
Хәзер инде тәмәкечеләр тәмам ярсулы һөҗүмгә күчте:
— Үз борын астын җыештыра белми, башкаларга булышкан була тагы... ♦
— Трамвайда дип белдең мәллә безне? Адым саен туктап барырга... 3
— Соңга гына калдырып кара! Җавабын үзең бирерсең...
Ә җиде туларга нибары ун минут! *
Шофер егеткә бу каргыш яңгыры әллә бар, әллә юк — автобусның арт капка- X чын ачкан да моторында тыныч кына казынуын белә. Юлбарыс тиресе күк юллы- 2: юллы калын кепкасын куе каш өстенә үк бастырып кигән. Кызыл свитерының җиңнәре терсәгенә чаклы сызганулы. н
Гәүдәгә кечкенә булса да, шофер егет уңган, күрәсең. Бер тәмәке тартып алыр- ♦ лык вакыт та үтмәгәндер, автобус тагын олы юл буйлап чаба иде инде. в
«Хәзер, шәт, бәйләнә алмас» дипме, кайберәүләр янә кесәләреннән папирос “ чыгара башлады. Үзсүзле шоферны җиңгәнлекләрен күрсәтәләр, янәсе! Тик, автобус туктарга чамалап, тизлеген акрынайтуга, папирос каплары янә кесәгә о тыгылды. ®
Ә җиде туларга биш минут! 4
Автобус РИЗга вакытында килеп җитте:
— Тютелька в тютельку! Бер тартып алырлык вакыт та калдырмады, иман- < сыз! Номерыңны язып алдык. АТХаңа хәбәр итәчәкбез! — дип, тәмәкечеләр теш °- кайрап төшеп киттеләр автобустан.
Ә ирен кырыенда аксыл җөй эзе калган берәү, шоферның җилкәсеннән кагып:
— Теләсәң, эшкә минем бригадага килә аласың,— диде.
Мин, чыгышлый, «кире беткән» шоферга сүз каттым:
— Ватылганнан соң, икенче мәртәбә туктарга чамалавыңның кирәге булды микән, шеф? Ни әйтсәң дә, эш башланырга биш минут кына калган иде бит„
— Биш минут? — дип кайтарып сорады шофер егет һәм җәһәт кенә җиргә сикереп төште дә аяк астында аунап яткан арматура чыбыгын кулына алды. Тагын бер мизгелдән исә бармак юанлыгындагы арматура чыбыгы дага кебек бөгелгән иде.
— Менә... Моны бөгү өчен бер секунд та җитте. Аны яңадан турайтырга була, билгеле. Тик ул элеккечә нык булмаячак инде. Ә син биш минут дисең!..
Әйе, бер бөгелсә, тимер булып тимер дә ныклыгын югалта шул.
Бер сынма, бер сыгылма икән бу тормышта!
Купер
Мәләкәс елгасы аша салынган чуен күперне чыгуга, безнең автобусны бер әби туктатты. Кара плюш пальтосы өстеннән шакмаклы калын шәл бөркәнгән тәбәнәк буйлы бу әби дәү төенчеккә охшап калгаи иде. Ерак юлга җыенган, күрәсең...
— Сиңа кая. әбекәй? Бу бит — вахтовка, РИЗга бара,— диде шофер егет, яртылаш ачылган автобус ишегеннән тубал бүрекле башын сузып.
— һай, рәхмәтләр яугыры! Туры килеп торуың зерә дә әйбәт булды әле. балам! — дип, әби автобуска кыймыл-кыймыл керә үк башлады.
Алгы рәттә утырган брезент курткалы монтажчы егет, итәгенә ут капкандай сикереп торып, аңа үз урынын бирде:
— Рәхим ит, әби!
— И-и-и, рәхмәтләр яусын инде, балам! Аяк-кулларың сызлаусыз булсын берүк.— дип, әби йомшак урынга килеп утырды.
Тик автобус һаман кузгалып китми иде әле:
— Син бу машинага ялгыш утырдың бугай, әбекәй! Үзеңне заводка илтеп ташласам, адашып кайталмый йөрерсең бит...
— Оныгым янына гына илтеп куйсаңчы, балам! Ул үзе дә: «Сиңа заводны күрсәтеп кайтам әле бер, әби!» — дип, бик гайрәт орып йөридерие. Вакыты тыгыз бугай шул, җитешә алмыйдыр инде, багалмам...
__ КамАЗ бик дәү бит ул. Оныгың кайсы заводны төзи соң, әбекәй?
— РИЗны, балам. РИЗны...
— һи-и, әби, алай булгач, юллар бергә икән безнең,— дип гөрләштеләр егетләр.— Әйдә, шеф. кузгал, тот рульне туры!
Сөйләшеп бара торгач, бик олы язмышлы кеше булып чыкты безнең Асылбикә әбиебез. Ул әле утызынчы еллар башында ук карты белән Амурдагы Комсомольск шәһәрен салышкан. Карты,— кайчандыр безнең кебек үк беләгендә көч, йөрәгендә дәрт ташып торган Чаллы егете,— моннан берничә ел элек дөнья куйган икән.
— И-и-и, насыйп булмады шул Тимерханга бу тамашаларны күрергә, насыйп булмады-ы-ы! — дип, Асылбикә әби көрсенеп куйды.— Менә сез хәзер эшкә ак пәрдәле афтауызларга гына утырып йөрисез. Без иңбашына кәйлә-көрәк саладырыек та җәяү генә теркелдәр иек... И-и-и, заманалар, билләһи.
— Син бит аяклы тарих икәнсең, әби! Бүген бригадада политинформация көне иде. Әйдәле, безнең белән төшеп калыйк! — дип кыстый башладылар монтажчы егетләр әбине.
— Куегыз, куй, балакайларым! Хәтерләрем дә начарайган. Миннән әгитәтер- фәлән тагы...
Бераздан автобус эче, ничектер, тынып калды.
Сизеп торам: бу минутларда безнең һәрберебез КамАЗ төзүче оныгы янына барырга чыккан әби, аның кызыклы үткәне турында уйлый иде.
Ә менә Асылбикә әби үзе машиналар агылып торган юлдан ниләр кичереп барды икән?
Ул арада кемдер акрын гына җыр башлап җибәрде:
Хәтердә ул тыныч, айлы кичләр.
Хәтердә бормалы су к>лы-ы.
Онтылмый беренче саф мә-хәб-бәт, Онтылыый Агыйдел сылуы-ы.
Аңа башкалар кушылды.
Үзеңне автобус эчендә түгел, ә Кама дулкыннары өстендә тирбәлеп барган көймәдә кебек ничек хис итмәссең! Монтажчылар җилкәсенә эленгән чылбырларның әледән-әле селкенеп куюы саратский гармун чыңын хәтерләтә иде.
Җыр, ярты юлда моторы сүнгән автобус кебек, кинәт тукталып калды:
Сез нскә алыгыз яшьли сөйгән...
Моның сәбәпләрен эзләп, без бер беребезгә караштык. Ә тагын бермәлдән барыбызның да күзләр юлдаш әбигә текәлгән иде.
Ул эсселәп киткән, күрәсең. Калын шәлен салып алдына куйган. Чулманның ак сыртлы дулкыннарыдай чал чәчләре чәчәкле кәшимир яулыгы астыннан бүселеп чыккан да җыерчыклы маңгаена чәчелгән. Ә уңган яулык төсле агарган ике як битеннән, юеш эз калдырып, ике көмеш тамчы тәгәрәп төшеп килә иде...
Кич эштән кайтышлый, маңгаена «РИЗ-КамГЭС» дип язылган шул ук шыгрым тулы автобуста бу әби яңадан очрады. Ул иң алдагы урынга утырган да автобус кабинасының боз катмый калган алгы як пыяласыннан тирә-якны бик бирелеп күзәтеп кайта иде.
Әбинең йөзе яшәреп киткән төсле күренә. Аның янәшәсендә, басып, озын буйлы тагын бер егет кайта. Ул, каршы як тәрәзә пыяласына таба кулын суза-суза, әбигә вакыт-вакыт нидер сөйләп ала иде.
Күпергә җитәрәк, шоферга күптин-күп рәхмәтләр әйтеп, Асылбикә әби белән озын егет автобустан төшеп калдылар. Мин дә төштем. Әби белән егет агач йортлы тыкрыкка кереп китте.
Кем булды икән Асылбикә әбине җитәкләгән бу егет? Әбинең оныгымы, әллә булмаса, аны озата баручы бөтенләй ят монтажчымы?.. Хәер, моның ул хәтле нн әһәмияте бар соң?!
Кичке Чаллы утларына сокланып, бер алдыма, бер артыма борылып карый- карый, озын күпер буйлап атлыйм.
Бер якта — болытларга ашкан унике катлы ташпулатлар, икенче якта — җиргә сеңгән агач йортлар. Бер якта — без яшәгән яңа Чаллы, икенче якта — Асылбикә әбиләр гомер иткән Иске Чаллы.
Ике ярны тоташтырып торучы күпер! *
һай, шәп, һай, мәңгелек итеп салганнар да соң бу күперне! Бер башыннан 3 икенче очы күренми. Стройдагы солдатлар кебек тезелешеп киткән бетон колонна- < лар өстенәсузылып яткан да, Иске Чаллыны яңасына, Яңа Чаллыны искесенә оза- g
тып тора. 1
Күпер өстендә хәрәкәт туктап тормый. х
Без — яшьләр үтәбез, әти-бабайлар үтә™ §
н
Давыл һәм җыр в
ы
Түбә блокларын җирдә эреләндереп җыю конвейерында эшләүче монтажчылар кичке әбәткә туктады. &
Шуны гына көткәндәй, кинәт Чаллы күген каяндыр төньяктан томырылып а чыккан кургаштай авыр болытлар каплап алды. Җил-давыллы көзге яңгыр коя башлады. а
Без, давыл алдыннан канат астына сыенган каз бәбкәләре кебек, зәңгәр буд- < каларга кереп тулдык. Берәүләр домино, шахмат-шашка уйнарга, икенчеләр тамак “ ялгап, газета-журнал караштырып алырга кереште.
Будка эчендә якты, җылы иде. Бераздан җил-давыл бөтенләй онытылды. Тик форточкаларның шалт-шолт ачылып-ябылып торуы гына тышта «пәри туе»ның әле һаман дәвам итүен сөйли иде.
Менә әбәт вакыты үтеп китте. Ләкин берәүнең дә салкын җил оясына башлап чыгып китәргә батырчылыгы җитми иде. Кемдер, будка ишеген ачып, башын гына чыгарып карады да:
— Рәхәтләнеп уйнагыз! Барыбер бу җилдә монтажлап булмаячак! — дип, яңадан үз урынына килеп утырды.
Шул чак, будка ишеген төбенә хәтле ачып, күрше бригада монтажчысы Фәез Әмиров килеп керде.
— Женя, ви-ра! Краныңны давыл аудара күрмәсен! — диде ул.— Валя әнә кабинасында: кран сиртмәсен гел җилгә каршы борып утыра...
— Уен-муен эш түгел... Вира, крановой, вн-ра! — диештеләр уендашлары. кул ишарәләре белән Женяга урыныннан торырга киңәш итеп.
Кранчы ашыкмый гына урыныннан күтәрелде һәм теләр-теләмәс кенә төнге караңгылыкка чыгып югалды. Мин дә будкадан тышка ашыктым.
Фәезнең сүзләре колактан китми. Үзем монтажчылар каскасы төсле чем-кара төнгә каршы атлыйм, үзем, онытылмасыннар дигәндәй, шул бая гына ишеткән сүзләрне кабатлыйм:
— Валя кранда берүзе... Ирләр булып ирләрне җылы будкаларга качырган шушы мәхшәр уртасында япа-ялгызы!.. Краны аумасын өчен, аның озын сиртмәле угын ул гел җилгә каршы борып утыра!.. Берүзе!.. Җилгә каршы!.
Валяның үзен күргәнче үк, моның шулай булуына тирән ышанган хәлдә, әбәткә чаклы монтажланып өлгерә алмаган блокның корыч терәкләре арасына кереп бастым.
Шашкын җил тимер юл вагоннарын хәтерләтүче аерым блоклардан төзелгән конвейерны, рельслар буенча тәгәрәтеп алып китмәкче булып, селкетеп-селкетеп куя. Ләкин аны тотып торучы куәтле чыгырларның гитара кыллары кебек тартылган корыч арканнары өзелми. Тормоз башмаклары ньгк! Алар, майланмаган капка кебек, вакыт-вакыт шыгырдап кына куялар.
Кран кабинасы түбәсенә тияр-тимөс аккан кургаш болытлар астында, акта- рылган-бөтерелгән көчле давыл уртасында, биек агач башларыдай тирбәлеп торучы кранның сиртмәле угын, флюгер кебек, минутына кырыкмаса-кырык якка борып
РИЗ эшчесе А. МОРОЗОВ.
В. ИГНАТЬЕВ рәсеме.
башлана да бер бетеп тора. Гүя кемдер радиоалгычта үзенә кирәкле җыр тапшы-ручы дулкынны тота алмыйча азаплана иде.
Гаҗәпләнеп тирә-ягыма карыйм: кем җырлап йөрер бу күзгә төртсәң күренмәслек кара төндә, гитара чиртеп?.. Валя краны кабинасыннан ишетелә түгелме соң бу җыр? Шулай ич... Күрәсең, Валя транзисторын борып җибәргән.
Ул арада җыр акрынайды, диктор сүзләре ишетелде:
— Аның кулындагы гитара хунтачыларга һәртөрле автомат-пулеметлардан куркынычрак, ул җырлаган җырларның һәр сүзе пулялардан җитезрәк булып тоелган. Шуңа күрә хунта фашистлары, гитара кылларына чиртә алмасын өчен, башта аның бармакларын сындырганнар. Аннары, җырлау бәхетеннән мәхрүм итү өчен, телен кисеп алганнар. Ә аннары мылтык түтәсе белән бәреп башын ярганнар. Ләкин коммунист Виктор Хараның җырлары бүген дә исән!.. Җырларны үтерергә мөмкин түгел!..
Авыр туфрагы җиңел булсын: хунта фашистлары газаплап үтергән Чили халык шагыйре Виктор Хара җырлый икән бит!
Их, замана, замана! Егерменче гасыр! Атом гасыры! Бер улларың, ялгыз гитарасына чиртеп, революцион җырлар җырлый-җырлый, баштанаяк коралланган хунтачылар өстенә бара, икенче улларың, шул җырларны тыңлый-тыңлый, ярсып искән давылда сынмый-сыгылмый, мәшһүр КамАЗны төзи!..
Менә ярсу җилләр тагын таныш моңнарны алып килде. Батыр үлеме белән үлемсезлек яулаган Виктор Хара җырлый иде. Миңа ят телдә яңгыраса да, бала чактан гаҗәп таныш җыр! Үзебез җырлап үскән җыр!
Этих дней не смолкнет слава. Не померкнет никогда Партизанские отряды Занимали города!..
Нигә Виктор Хара нәкъ менә бу җырны сайлаган! Нигә?.. Дошман алдында тезләнергә теләмәгән батыр йөрәкле Чили уллары һәм кызлары да хәзер тауларда партизаннар сугышы алып баралар бит! Димәк, Виктор Хара бу авыр көннәрнең килесен гүя алдан сизенгән! Әйтерсең ул шулай гитара кылларына түгел, йөрәкләргә чиртеп-чиртеп ала һәм безне уяу булырга, ә үзенең ватандашларын исә хунтачыларның кара режимына буйсынмаска, аларга каршы рәхимсез партизаннар көрәше алып барырга чакыра иде...