Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тамыр
Кояшка ук сузмыйм нәфесемне. Үз эшемне кылам сабыр гына.
Ахрысы, мин тормыш агачында Чәчәк түгел, гади тамыр гына.
Ә чәчәкләр шаулый язлар саен, Деньясына хуш ис тараталар.
Алар өчен кызлар башын җуя, Олы абзыйлар да яраталар.
Чәчәкләргә яуган мактауларны Тыңлап торам шулай сабыр гына. Алар өчен эчтән шатланам мин, Үзем болай гади тамыр гына.
Әй, шатланам! Кара җирне ертып Татлы матдә эзлим алар өчен. Мин бит тамыр! Миңа бар дөньяга Күрсәтергә кирәк чәчәк көчен.
Юк, шигырьдә йокы симертергә Рөхсәт итми безгә бу замана. Дөньясында күпме үзгәрешләр, һәр тумыш көн үзгә, ул өр-яңа.
Мәхәббәтне инде Мәҗнүн кебек Эзләмибез таулар арасыннан.
Без эзлибез аны ыгы-зыгы, Машиналар, шаулар арасыннан.
КамАЗларны төзеп ята кеше, Үзе калган гүя нокта булып.
Шул ноктада бер уч йөрәк тибә Дөньясына ныклы тотка булып.
Бер-бер шагыйрь «әлли-бәлли» җырлап Йоклатырга тели шул йөрәкне.
Мәҗнүн кебек яшәтергә тели Җирне тотып торган шул терәкне.
Юк, шигырьдә йокы симертергә Рөхсәт итми безгә бу замана.
Заманага лаек җырлар эзләп, Йөрәкләрдән кайчак каннар тама.
Дуслар әйбәт
Дуслар әйбәт. Гөнаһына кермим, Минем өчен үлеп тора алар. Танышларым аша, телефоннан Хәлләремне белеп тора алар.
Шаулап-гөрләп узган кичәләрдә Миңа дигән урын гел саклана. Минем нәни генә уңыштан да Куаныша алар, әй, шатлана.
Дуслар әйбәт. Димәк, мин үзем дә Бик үк начар кеше түгелмендер. Тирә-якка бик үк чәчелмимдер, Уңга-сулга бик үк түгелмимдер.
Әгәр дуслар миннән баш тартсалар, Ни кылырга, әлбәт, мин белермен — Кинәт кенә җилгә чәчелермен, Язгы сулар кебек түгелермен.
Хыял
Хыялдан да иреклерәк Ни бар җирдә, күңелем! Нинди рәхәт ярып әйтү Хыялның кол түгелен
Канун көчсез, хөкем көчсез Бу хыялны тыярга!
Кай тиранның кодрәте бар Аңа богау куярга?!
Хыял бит ул сыер түгел Чыбык белән куарга! Я бер төргәк акча түгел Сейфларга сыярга!
Яки ул бер дуңгыз түгел Шыр акыртып суярга!
Ул илаһи бөеклеккә Илтә кеше күңелен. Нинди рәхәт, ярып әйтү Хыялның кол түгелен!
Димәк
Якын булса үз илең — Илдә булсын үз гөлең. Әгәр булса үз өең — Үзеңчә күр үз көнең. Җырлар булсаң үз көең — Көйгә килсен үз телең.
Табалмасаң үз гөлең, Коралмасаң үз өең, Күрәлмәсәң үз көнең, Табылмаса үз көең, Аңламасаң үз телең, — Аптырап йөрмә, гөлем, Юк, димәк, синең илең.
Битараф бәндәгә
Бик кирәк чагында Йөрәгем таш минем. Дошманга бер суксам, һичшиксез үтерә.
Йөрәгем — тере су.
Дусларга өләшсәм, Терелтеп җибәрә һәм мең кат үстерә.
Ә менә син, бәндә, Ни дошман түгелсең, Ни бер дус түгелсең. Йөрәкне бирсәм — син үсмисең, Ә суксам — үлмисең.
Тышта март
Тышта март.
Аңа ничә яшь?
Кем белсен, бик карт бит ул.
Мин туганчы ничә мең ел Элек туган март бит ул.
Тышта март,
Их, күңелләрнең
Ташып туласы килә.
Күңелләрнең язлар кебек
Япь-яшь буласы килә.
Тышта март.
Миңа утыз яшь.
Чәчләр чаларып килә.
Ә мең яшьлек март дөньяга Яшьлекләр алып килә.
Тышта март.
Күр, каеннарның Тәннәрендә сут уйный. Бөреләргә түзем кирәк — Эчләрендә ут уйный.
...Каеннарның суты белән, Бөреләр уты белән
Чал чәчле бер сабый булып Мин җиргә кабат киләм.
Тышта март.
Сиңа ничә яшь?
Кем белсен, бик карт бит син.
Мин туганчы ничә туып, Ничә үлгән март бит син.
Карт шагыйрьгә
Син җыр белән үзеңә дан китердер, һәм җыр өчен күрдең күпме җәза. Син тәнеңә күпме чирләр алдың Шигырьләрең булсын өчен таза.
Эт һәм аның хуҗасы
Өстерде ул этен минем өскә,
Эт шашынып килде —
таламады.
Адәм-затның нәрсә икәнлеген
Эт аңлады, хуҗа аңламады.
Тагын өстерде ул...
Мин ялгызым
Алма бакчасына кергән идем.
Алмаларны түгел, гүзәл бер өн,
Бакча иркенлеген күргән идем.
Сукмакларда җырлап йөргән чакта
Өстерде ул...
Ә эт таламады.
Эт аңлады адәм баласының
Балалыгын...
Хуҗа аңламады.
Туй
Җил капкадан җилләр исә, Җилгә куям битемне. Җил капкадан керәсеңне Күптән әйттем бит инде.
Җил капкадан керәсең син Йоласын тотып кына.
Күпме көткән туебызның Көйләрен отып кына.
Җил капкадан керәсең син, Түремә үт, оялма, Пакь җаныңны гомер буе Җылытачак ояңа.
Бусагадан атлаганда Изгелектә тот уең. Бу бит синең гомереңдә Тәүге һәм соңгы туең.
Соңгы туең. Җил капкадан Чыгасы бар, онытма.
Без соңгы кат чыккан чакта Елап калыр оныклар.
Җил капкада җилләр тынар, Чыгулар туең булмас. Чыкканчы яшиселәр бар — Бусы да уен булмас.
Ә бүгенгә без бәхеттә! Хыял көлә, уй көлә!
Җил капканы дер селкетеп Җилләр исә — туй к