ҺӘР ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЗ ТАВЫШЫ
еек Ватан сугышы елларында татар поэзиясендә совет солдатының фронт тормышын, уй һәм хисләрен иң уңышлы гәүдәләндергән шагыйрьләрнең берсе Ф. Кәрим булды. Әмма Ф. Кәрим ялгыз түгел иде. Солдат образын иҗат итүдә аннан башка шагыйрьләрнең дә зур елеше бар. Иң әһәмиятлесе шунда, фронтовик-сугышчы образын сурәтләүгә һәр ша-гыйрь үзенчә, яңача якын килергә тырышты.
Оригиналь һәм таләпчән шагыйрьләребездән Әхмәт Фәйзи иҗатында, мәсәлән, солдат образы турыдан-туры сугыш эпизодларында күрсәтелми диярлек. Сугыш эпизоды телгә алынган тәкъдирдә дә ул шагыйрьнең сугышка үз мөнәсәбәтен белдерүдән, аны лирик я публицистик планда бәяләүдән гыйбарәт. Ә Фәйзи шигырьләрендә солдат образы, кагыйдә буларак, лирик геройның фикерләрен, аның кичерешләрен ачу өчен алына. Шушы рәвешчә, үзәккә лирик герой һәм аның сугышка мөнәсәбәте куела. Күп кенә очракта бу лирик мөнәсәбәт, публицистик-патетик төсмер алып, күтәренке пафослы гомумиләштерүгә дә әйләнеп китә.
«Алдыбызда, дуслар, биеклек» (1942) дип башланган лирик шигырьгә күз салыйк. Шигырьнең исеменә караганда, анда бер биеклек өчен барган кызу сугыш эпизоды сурәтләнергә тиеш иде кебек. Ләкин алай булып чыкмый, чөнки шигырьдә теге яки бу эпизодны конкретлаштырып күрсәтү бурычы да куелмый. Хәлиткеч сугыш барганда лирик герой нәрсә уйлый, ниләр кичерә — шагыйрь беренче планга шуны чыгара.
Алдыбызда, дуслар, биеклек.
Ул биеклек — безнең даныбыз. Туган җирегезгә колак куеп. Бер минутка тынып калыгыз...
Шигырьнең шушы беренче строфасында ук инде Ә. Фәйзигә хас гомумиләштерү үзенчәлеге сиземләнә. «Туган җиргә колак куеп, бер минутка тынып калыгыз», ди шагыйрь. Әлеге чакыру аша туган җир каршында җаваплылык мәсьәләсе куела. «Ул биеклек — безнең даныбыз» дип, лозунг характерында әйтү дә шуннан килеп чыга Аласы биеклек — җаваплылык. Шул җаваплылык- ка турылык — даныбыз. Күренә ки, «алдыбызда, дуслар, биеклек» дип, бик конкрет эпизод сурәтләүне вәгъдә иткән беренче юл, чынында, лирик уйлануны, публицистик фикер әйтүне мотивлаштыра торган башлангыч нокта, сүз башы гына икән Әмма шигырь конкретлыктан мәхрүм түгел Киресенчә, шигырьнең үзәгендә бик конкрет, бик ачык хис һәм фикер ята Бу «мин»нең дусларына дәшеп сөйләгән сүзләре:
Нинди җылы булып аның яшәү Сулышы бәрә минем хисемә. Ерак калган йортым, хатыным, улым Һәм вәгъдәмне төшерә исемә.
«Ерак калган йортым, хатыным, улым» дип төгәлләп, конкретлаштырып санау сөйләмгә табигыйлек бирә. Шигырьдә туган җире алдында олы җаваплылык сизеп яши торган сугышчы образы сынлана башлый. Аның туган
Б
йорты, хатыны, баласы еракта калган. Хәзер шагыйрь безне лирик геройның яшәү һәм үлем, оатырлык һәм куркаклык, турылык һәм хыянәт турындагы карашлар даирәсенә алып керә.
Ә. Фәйзинең шигъри гомумиләштерү принцибын аңлар өчен, тагын бер кат әлеге әсәрдәге «ерак калган йортым, хатыным, улым һәм вәгъдәмне төшерә исемә» дигән юлларны искә төшерик. Чынлыкта шигырьнең тематик композициясен оештыра торган пружина итеп нәкъ менә шушы детальләр алына. Алар, градация ясап, кабатлау-санау формасында киләләр һәм шигырьнең ♦ кырыс һәм салмак, энергияле ритмын тудыруга катнашалар: _
Илең, йортың, намусың, антың онытып... 2
Ашым, суым, һавам — бөтенесе...
Ритмик энергияне көчәйтүдә шагыйрь шулай ук анафоралар һәм ялгаулар- - ны да активлаштыра: >
Алдыбызда, дуслар, биеклек, Ул биеклек — безнең даныбыз.
Яшәү матур, үлем чиркәнеч, Чиркәнечрәк ләкин тагын да_.
Шигырьнең бөтен композицион структурасы ритмны көчәйтүгә катнаш- я кан шигъри детальләргә таянып төзелә. Шигырьнең беренче өлешендә телгә 5 алынган детальләр (туган йорт, хатын, бала, вәгъдә) алга таба яңа фикер бел- -с дереп, көчәйтелеп кабатланалар: *
Чиркәнечрәк ләкин тагын да а
Илең, йортың, намусың, антың онытып
Чигенеп калу үлем алдында... н
Ьәм, ниһаять, бөтен шигырьне тәмамлап, детальләрнең эчке мәгънәсен £
бергә туплап, баштагы өлештә «улым» дип санап кына үтелгән деталь «минем 2 газиз улым» дип үстерелеп кабатлана: г
Чигенәм икән, минем газиз улым ш
Атасының йөзенә төкерсен!
Хәзер инде без шигырьнең бөтен яңгырашыннан килеп чыга торган хис, фикер энергиясе турында сүз йөртә алабыз.
Нәрсәдән гыйбарәт соң ул? Алдыбызда — биеклек, алдыбызда — хәлиткеч сугыш. Ватан язмышын, туган җир, туган йорт язмышын, хатыннарыбыз, балаларыбыз язмышын хәл итәргә тиешле бөек тартыш бара: яшәү матурлыгына чиркәнеч һәм коточкыч үлем яный. Куркыныч дошманнан илне тик үлемнең күзенә туры караучы батыр солдат кына коткара ала. Шуңа күрә дә шигырь уртасында мөрәҗәгать объектының «дуслар»дан «йөрәкжә әйләнүе табигый күренеш:
Ян, алайса, йөрәк, япгын булып. Үч ялкыны белән чынык син—
Шигырьнең «мин»е үз-үзен үлем алдында горур булырга чакыра. Шунысын да әйтик, бу үз-үзеңә дәшеп әйтү зур мәгънәле публицистик фикерне декларатив яңгыраштан коткара, аңа лирик көч бирә. Ә инде моның артыннан килгән юллар йөрәк каны белән язылган ант сүзенә әйләнәләр:
Чигенәм икән, миңа харам булсын Ашым, суым, һавам — бөтенесе.
«Харам булсын ашым. суым, һавам» тәгъбирләре бу юлларны чын халыкча, солдатча яңгырашлы итә. Шигырьне тәмамлап килгән соңгы юллардагы: «чигенәм икән, улым йөземә төкерсен!»— дигән кискен сүз бер буынның икенче буын каршындагы җаваплылыгын гәүдәләндергән тирән шигъри мәгънә алып килә, әмма табигый һәм гади итеп, халыкча әйтелә. Шулай итеп, шигырьнең лирик герое гади сугышчы, рядовой солдат булып күз алдына баса. Шагыйрь аңлы рәвештә геройның кем булуын, профессиясен, индивидуаль үзенчәлеген күрсәтми. Шигырьнең герое — гомумән совет кешесе, үз Ватанын саклап үлемгә каршы корәшкә чыккан куркусыз сугышчы, бала атасы. Ә. Фәйзинең, лирик шагыйрь буларак, хис һәм фикер гомумиләштерү үзенчәлекләреннән берсе әнә шунда. Ә. Фәйзи образ һәм предмет сурәтеннән бигрәк, хис хәрәкәтен, фикер үсешен бирергә, теманың фәлсәфи тирәнлеген ачарга омтыла. Шуңа күрә аның шигырьләренә уйлану, фикер йөртү хас
«Фронт юлында» (1943) шигырендә дә сугышчы образы турыдан-туры сугыш эпизодында сурәтләнми. Монда да сугыш эпизоды фон буларак кына, бер-
163
II»
ничә штрих белән генә гәүдәләндерелә («Кичке шәфәкъ түгел, туплар уты тетрәп яна күкнең читендә»).
Шушы фонда ике сугышчы («мин» һәм «син») очраша, сүзсез генә аңлашып тукталалар, берсе икенчесенең тәмәкесеннән ут ала Беренче карашка, гадәти һәм очраклы күренеш кебек. Һәм ул гади генә, табигый генә сурәтләнгән дә. Әмма соңгы, йомгакларга тиешле строфа тагын зур гомумиләштерү алып килә:
Аерылыштык. Сүзсез очрашуның Күңелемдә калды дулкыны, Син, көрәшче, гүя йөрәгемә Кабызып киттең йөрәк утыңны.
Бер йөрәкнең икенче йөрәккә ут кабызып китүе уртак Ватан азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең күңел берлеген, максат берлеген ачып сала. Күренә ки, Ә Фәйзи фашизмга каршы изге көрәш алып барган совет кешесенең —солдатның образын фәлсәфи гомумиләштерү ясый торган психологик-лирик рәсем белән ачуны беренче планга чыгара. Солдат образы һәм лирик герой Ә Фәйзи шигырьләрендә рухи бер бөтен булып китәләр. Бу, барыннан да элек, ил язмышы турында уйлау, Ватан иминлеген шәхси иминлектән өстен кую, иң югары кешелеклелек һәм иптәшлек тойгысы. «Еракта, еракта» (1943) шигыре. мәсәлән, оригиналь формада, дәлилле һәм ышандыргыч итеп лирик героиның зур җаваплылык тойгысын гәүдәләндерә. Шигырь һәр кайсы икешәр строфа тәшкил иткән өч кисәктән тора. Беренче кисәктә: күк күкри, яшеннәр телгәли һаваны, һәм ана баласын юата — «Бу күкрәү бит бездән еракта, еракта » Икенче кисәктә без әлеге баланы «күкрәүнең һәм утның эчендә» күрәбез. Тик халык язмышын уйлап яшәгән сугышчы һәм шагыйрь сүзләренең ныклы, ышанычлы булуын һәр кисәкне тәмамлап килә торган композицион эпифора (еракта, еракта) гаять уңышлы беркетә. Ышанычлы, энергияле, эчке бер күтәренкелеккә ия булган сөйләм барлыкка килә. «Син барасың бүген көнбатышка» (1942), «Бу яз» (1943) шигырьләрендә дә лирик герой һәм солдат образының масштаблы гомумиләштерү белән сурәтләнгән психологик рәсемен күрергә мөмкин. Ә. Фәйзинең фронт шигырьләре әнә шундый.
Хис һәм фикерне беренче планга куеп гомумиләштерү тенденциясе шагыйрь иҗатында сугыш дәвамында гына формалашкан сыйфат түгел, әлбәттә. «Аккош» (1927), «Перчатка җыры» (1927), «Шәһәрдә яз» (1934), «Яшьлек» (1938) кебек шигырьләрендә Ә. Фәйзинең нәкъ шушы сыйфаты төсмерләнә. Боларның аеруча күренеклесе — «Яшьлек* шигыре. Поэзиядә тантаналылык, купшылык шактый көчәеп киткән бер чорда Ә. Фәйзи зур теманы — киләчәкнең яшьлек ягында булуын, яшьлекнең, яңаның туу көчен гөл образында гаять оста итеп сурәтли. Зур таш багананың төбенә яшь гөл шытып чыккан, «сыгылып тора яшь гөл. багананы җилкәсендә тотып». Бер уку белән хәтергә уелып кала торган бу гипербола безне тирән фикерле нәтиҗә ясауга алып килә: туу көче, яшьлек һәм яңаның үсү мөмкинлеге гомумиләштерелгән фәлсәфи фикер буларак кабул ителә.
Әмма югарыда без караган фронт шигырьләрендә яңа моментлар да бар. Яналык. барыннан да элек, тематика үзгәрүдә күренә. Фронт чоры лирикасында шагыйрь кешенең Ватан алдындагы җаваплылыгы, иле каршындагы намусы мәсьәләсен үзәк урынга куеп сурәтли башлый. Шигырьләргә чорның драматизмы үтеп керә һәм кичереш киеренке-калку төс ала, хис кыллары тыгызрак тартыла. Ритмика да, тыгыз-тыныч агышын югалтып, риторик эндәш һәм сораулар, анафора һәм эпифоралар белән куертыла, төрлеләндерелә. Кыскасы, сугышка кадәр формалашып килгән стиль үзенчәлеге Ә Фәйзидә яңа тема һәм яңа чор хисләренә бәрабәр үсеш юнәлеше ала. Һәм шагыйрь нәкъ шул сыйфатлары белән татар поэзиясенең гомуми сафында үз урынын били дә.
2
Ватан язмышы хәл ителгәндә намус һәм җаваплылык хисен байрак итеп яшәүче лирик герой образы фронтовик шагыйрь Гали X у җ и е в шигырьләрендә дә үзәк урынны алып тора:
Солдат булып кулга корал алдым, Куркынычта илем язмышы,— Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым. Һәр кайгыдан авыр һәм ачы *.
Әмма сурәтләү үзенчәлекләре ягыннан Г. Хуҗиев Ә Фәйзидән күп аерыла Юк. биредә сүз талант дәрәҗәсе төрле булу турында гына бармый. Ә Фәйзи талантының күпкырлы һәм тирәнрәк булуы — бәхәссез. Без бу моментны
1 Г, Хужн, Туган жир. Казан. 1946 ел. 18 бнт.
исәпкә алабыз. Әмма биредә сүз нигездә бер-берсенә охшаш яки якын торган тема һәм идеяләрне, бер үк чор кешесенең күңел дөньясын һәм яшәешен шигъри гәүдәләндерү алымнарындагы, ягъни шигъри гомумиләштерү принципларындагы аерма турында бара.
Г. Хуҗиевның «Еракта син, йөрәктә син» (1943) шигыре Ә. Фәйзинең «Еракта, еракта» шигыре белән бер елда язылган һәм тематик яктан да аңа аваздаш. Шулай да ике шагыйрь теманы ике төрле ача, лирик герой — солдат образының кичереш һәм уйларын сурәтләүдә бер-берсеннән аерыла. Без инде Ә. Фәйзи шигырьләренең үзенчәлекле яклары турында сөйләгән идек. Авың иҗатында киң масштаблы көрәш фонында («Хәзер мин күкрәүнең һәм утның эчендә») алынган геройның психологик-лирик рәсемен бирү беренче урында тора. Г Хуҗиев исә фонны конкретлаштырырга, детальләр белән предметл. .ш- тырырга, героен конкрет ситуация эченә куярга ярата. «Еракта син, йөрә -тә син» шигыренең кайбер юлларына күз салыйк:
Аерылдык без дуслар аерылганда. Сау кайтуым теләп озаттың...
Солдат булып кулга корал алдым...
Безнең артта мәгърур Сталинград...
Көрәшә ул көнне-төнне белми, Ялкын камый ташлы ярларны...
Салкын окоп, салкын юеш туфрак...
Баш күтәрми ташлар арасыннан Саклыйм шулай Идел буйларын...
Шигырьдән аерып алып китерелгән бу юллардан әсәрнең гомуми сюжетын күзаллау әллә ни читен түгел. «Мин», сөйгәне белән саубуллашып, фронт л китә. Солдат булып кулына корал ала. Сталинград җирендә — Идел ярын ;а сугыша. Бу — шигырьнең җиңелчә генә бер сюя;ет төсмере алган тасвир." / сызыгы. Шушы сызыкка параллель рәвештә Г. Хуҗиевта, кагыйдә буларак, һәр вакыт лирик геройның сугыш шартларында, фронтта кичергән уйлары һәм хисләре үрелеп бара. Соңгысы, әлбәттә, шагыйрь әйтергә теләгән төп фикерне, төп тойгыларны укучыга җиткерү хезмәтен үти. Күпчелек очракта алар, лирик-публицистик характерда булып, туры һәм ачык әйтелгән кичереш һәм уйларны белдерәләр. Г. Хуҗиевның бу лирик юлларына еш кына җыйнак формада шактый бай фикер сыйдырылган була. Бу лирик юлларны шагыйрь халыкча гади һәм тыйнак-табигый итеп әйтергә омтыла. Г. Хуҗиевның сугыш еллары лирикасын нәкъ менә шушы сыйфаты укучыларга танытты да. Сугыш елларында Г. Хуҗиев белән булган очрашуларын искә алып, башкорт шагыйре Гыйлемдар Рамазанов түбәндәге юлларны яза.
«Без, йокламыйча, дуслар белән сөйләшеп чыктык. Яңа әсәрләр, шигырьләр укыдык. Үзенең ягымлы сыйфаты белән китаплары аша күптән билгеле булган шагыйрьнең яңа шигырьләрен укуы онытылмас тәэсир калдырды. Ул шигырьләр шул көннән бирле истән чыкмыйча, күңелдә яңгырап торалар.
Айдагы кыздай еракта, Еракта, еракта син. Ләкин һаман да йөрәктә. Йөрәктә, йөрәктә син...
Солдатның саф хисләре иде бу шигырьләрдә»
Г. Рамазанов, һичшиксез, каләмдәш дустының сугыш чоры лирикасына хас төп үзенчәлекне дөрес тотып алган. «Еракта син. йөрәктә син» шигыренең лирик сызыгын караганда да без нәкъ шушы үзенчәлекләрне күрербез. Шигырьнең лирик юлларына мөрәҗәгать итик:
Йөрәкләрне кайгы яндырганда Уртак өмет безне юатты...
Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым, һәр кайгыдан авыр һәм ачы...
Монда тормыш һәм мәхәббәт сүнми, Сүнмәс иткән көрәш аларны...
1 «Кызыл run» газетасы. 1962 ел. 17 октябрь.
ЗӘЕТ МӘҖИТОВ ф ҺӘР ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЗ ТАВЫШЫ
Бу юлларда лирик геройның төп хисләре белдерелә. Аның өчен «ил кайгысы һәр кайгыдан өстен, һәр кайгыдан авыр һәм ачы». М. Җәлил, Ф. Кәрим һәм Ә Фәйзи шигырьләрендәге кебек үк. туган ил һәм сөйгән кеше бердәй кадерле Сугышның авыр шартларында да солдат яшәү рухын һәм мәхәббәтен сүндерми. «Салкын окогг, салкын юеш туфрак җандай җылы» аңа, чөнки ул җирен ярата Ул — гади солдатларның берсе. Аның язмышы башка солдатлар язмышы белән уртак. Шушы олы хисләрнең һәм фикерләрнең барысын бергә туплап, аны оештырып, җылылык биреп торган төп хис буларак, бу шигырьдә мәхәббәт һәм сагыну, сөйгән кешесенең мәхәббәтеннән алынган көч гәүдәләнә. Шигырьнең соңгы строфасы нәкъ менә шушы хисне калку итеп күрсәтә:
Еракта син, ләкин йөрәктә син, Кайда булсам, ниләр күрсәм дә; Син һәр вакыт — якын көрәштәшем, Суга төшсәм, утка керсәм дә.
Шулай итеп. Г. Хуҗиев шигырьләренең композициясе ике сызыкның: сюжет төсмере алган вакыйга (башлануы һәм үстерелеше белән) сызыгының һәм лирик-публицистик сызыкның параллель үстерелүенә нигезләнеп корыла һәм шигырьнең йомгак өлешендә бу ике сызыкны берләштергән уртак нәтиҗә ясала Шигырьнең характерына карап, йомгак өлешендә я тасвирлау сызыгы, я лирик сызык беренче планга чыгарга мөмкин. «Еракта син. йөрәктә син» шигырендә лирик-публицистик фикер сызыгы җиңеп чыккан. Ләкин һәр ике очракта да Г Хуҗиевта йомгаклаучы строфа үзенең характеры белән башкалардан аерыла, ягъни авторның алда сөйләгәннәрне бер төенгә туплап, алдагылардан тыгызрак, отышлырак сүзләр белән шигырьне тәмамлавы сизелеп тора.
Г. Хуҗиев шигырьләре Ә. Фәйзи шигырьләреннән кайбер бүтән яклары белән дә аерыла. Шуларның иң күзгә бәрелеп торганы — фронт вакыйгаларының вакыт һәм география ягыннан һәр вакыт диярлек сиземләнеп баруы. Буда Г Хуҗиевның югарыда без сөйләгән төп үзенчәлегеннән килеп чыга, ягъни шагыйрьнең фронт тормышын, солдат характерын конкрет-дәлилле формада, табигый һәм гадәти фонда ачарга омтылуы белән бәйле. Дөрес, Г Хуҗиев шигырьләрендә буяулар һәм төсмерләр, тасвирлауга алынган предметлар, табигать күренешләре Ф. Кәрим һәм Ш. Мөдәрристәге кадәр төгәл һәм тулы, күпьяклы һәм бай гәүдәләнеш таба алмаган. Шуңа карамастан, Г. Хуҗиев шигырьләрен бергә җыеп укыганда сугыш барган урыннар да, лирик геройның теге яки бу шигырьдәге хисләре нинди шартларда тууы да шактый тулы күз алдына килә Моны шигырьләрнең астына куеп барылган географик адреслар да тулыландыра. «Туган җир» шигыренең астына — Воронеж яны, 1942 ел дип, «Тополь» шигыренә — Дон. 1943 дип, «Дуслык» шигыренә — Белград яны, 1943 дип, «Днепр дулкыннары» шигыренә — Киев яны, 1943 дип куелган икән, без инде лирик геройның фронт юлын да төсмерлибез. Һәм шигырьләрдә, чыннан да, лирик геройның хисләре шушы җирләрдәге сугыш вакыйгаларына бәйләп сурәтләнгән. «Исеңдәдер, дустым» (1942) шигырендә, мәсәлән. Идел буе, Сталинград өчен барган сугыш вакыйгалары шактый җентекләп тасвирлана. Әмма сугыш күренешләре монда да лирик хис белән үрелеп бирелә. Лирик герой шушы сугышларда үзен үлемнән коткарып калган санитарка кызга мөрәҗәгать итә. Шигырь лирик мөрәҗәгать — хат яки монолог төсен ала. Шигырьдә фронтовикның сугышта туган иптәшлек һәм дуслык тойгылары, мәхәббәт хисе йолдызсыз һәм айсыз Сталинград төнен тасвирлау белән үрелеп бара һәм солдатның сугыштагы хәлен күз алдына бастыра.
Солдат юлы, Идел ярыннан. Сталинград яныннан Донец аша, Днепр буйларына таба сузыла. Һәм менә «Днепр дулкыннары» (1943). «Днепр» (1943) шигырьләре туа. Әйткәнебезчә, Г Хуҗиев шигырьләрендә география генә түгел, вакыт та гәүдәләнеш таба бара Әгәр «Сентябрь», «Днепр дулкыннары» шигырьләре көз табигатен сурәтләсә, «Учак җылысы»нда (1943) без «Декабрьның бозлы төне, күге аяз, йолдызлы..» дигән юлларны укыйбыз. Кыскасы, Г. Хуҗиевның лирик шигырьләрендә солдатның сугыш кырларында үткән юлы туган җир табигате белән тыгыз бәйләнештә, шактый конкретлаштырылган рәвештә күрсәтелә.
Ләкин, Ә Фәйзидәге шикелле үк, Г. Хуҗиев шигырьләренең дә үзәгендә солдатның сугышта кичергән уй һәм хисләрен, ягъни рухи дөньясын күрсәтү бурычы тора. Бу яктан ул Ә Фәйзидән дә, башка шагыйрьләребездән дә аерылмый.
Г. Хуҗиевның сугыш еллары поэзиясендә лирик геройның һәм солдатның күҗел дөньясы ничек, кайсы яклары белән ачыла? Аның поэзиясендәге төп образның кешелек сыйфатлары нинди? Шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.
Барыннан да элек бу геройның татар халкы вәкиле, Идел буйларында үскән һәм яшәгән кеше булуын әйтергә кирәк. «Туып-үскән алтын бишегем син, җимешең, суың татлы» дип мөрәҗәгать итә ул туган җиренә («Туган
җир»). Туган җир һәм Идел синонимнар шикелле кулланыла: «Синең язмыш, Идел, безнең язмыш, һәрбер тамчың үз синең» («Идел, Идел»).
Идел образы Г. Хуҗиевның күп шигырьләрендә туган җирне сынланды- ра, конкретлаштырып сурәтли торган образ буларак кулланыла һәм солдатның туган җиренә булган чиксез тирән, олы мәхәббәтен ачуга хезмәт итә:
Кайна, Идел, утлы көннәреңдә Ярларыңа сыймыйча. Тынгы тапмас солдат йөрәгенә, Сиңа тынгы булмыйча...
Бу юлларда без Г. Хуҗиев лирик героеның дошманга нәфрәт белән тулышкан йөрәген һәм аның туган җиренә олы мәхәббәте драматик киеренкелеккә җиткән тойгы буларак сурәтләнүен күрәбез. «Ярларыңа сыймыйча, кайна, Идел» дигән мөрәҗәгать халык ачуын, халык йөрәгендәге ярсуны сын- ландыра. «Идел, Идел» шигыренең соңгы строфасы лирик геройның Идел Саласы булуын тагын да җылырак, шигъри яктан көчлерәк итеп күрсәтә
Минем хәзер синең язмышыңны
Уйламаган көнем юк;
Кайтарырбыз язгы агышыңны, Кояш шаһит, Идел-йорт! Шигырьдә чын хис, йөрәк авазы халыкча гади итеп, хәтта җанлы сөйләм теленә якынайтып әйтелгән. Шул рәвешчә. Г Хуҗиев лирикасының төп гер" шигырьдән — шигырьгә диярлек Идел-йорты белән бәйләнештә ачыла 1 : ♦ Идел буйларын, Идел ягында калган әнкәсен, сөйгәнен сагына, ул Идел язм( - я шы өчен борчыла, Идел ярларын дошманга бирмәс өчен утка ташлана, ул Ид - о ленә дәшеп, аны дошманга бирмәскә ант итә Бер үк вакытта аңа Идел ньи - н лык һәм куәт биргән кадерле көч, халык күңеленең тирәнлеген, зурлыгь : х белдергән образ да булып кабул ителә. Күрәбез. Идел, Идел-йорт Идел-ан . £ Идел-кыз һ. б. формаларда шигырьдән шигырьгә күчеп барган бу образның z Г. Хуҗиев поэзиясендә, аның идея-тематик төсмерендә әһәмияте гаять зур. S
Г. Хуҗиев шигырьләренә үзенчәлекле лирик яңгыраш бирә торган момент- н ларның тагын берсе — һәр шигырьнең диярлек тылда калган сөйгән кешеләрне ы сагынып искә алу хисләре белән сугарылган булуы. Солдат йөрәгендә көннән- о көн көчәя барган сагыну тойгысын шагыйрь вакыт-вакыт тирән драматик m кичереш, өзелеп сагышлану дәрәҗәсенә җиткереп тә сурәтли:
Уйна, дустым, гармонеңны, Күңел дәрткә күмелсен. Сагынуымның, януымның Ялкыннары сүрелсен. Баштан китсен борчылулар Ярсыз-ялгыз көннәрдә...
Бу юлларда («Гармонь», 1943) лирик геройның хисләре, халык җырының традицион алымнарына таянып, чын җылылык белән гәүдәләндереп ә Ләкин бу моң, бу сагыну һич тә өметсезләнеп өзгәләнү түгел Моң Г. Хуҗиев шигырьләрендә (һәм, гомумән, башка шагыйрьләр иҗатында да) туган җиргә булган мәхәббәт белән бәйле. Моң —совет солдатының кешелекле җанын, рухи байлыгын күрсәтүче тирән хис. Шуңа күрә дә:
Кемдә моң бар синдәгечә.
Синдә туган җир моңы, Һичберәү дә сөймәгәнчә. Сөя солдат җир-суын,
— дигән юллар оптимистик рухта яңгырый. Г. Хуҗиев шигырьләрендә сурәтләнгән солдат «кайда гына булса да, җир-суым дип юана; яраланып егылса да, җиренә таяна».
«Учак җылысы» (1943) шигырендә солдатның сугыш тынып торган арадагы рухи халәте сурәтләнә. Декабрьның бозлы төне... Аяз күк... йолдызлар . Окоп Учак яна солдат учагы. Шагыйрь фронт тормышының шушы көндәлек күренешен солдатның тирән һәм зур уйларын, рухи дөньясын гәүдәләндерүгә хезмәт иттерә. Шигырьнең икенче строфасына игътибар итик:
Янды учак төне буе™
Һәркайсыбыз шул чакта Бөтен илнең җылылыгын Сиздек шушы учакта.
Сугыш еллары поэзиясендә еш очрый торган гипербола бу (учакта бөтен ил җылысын тою). Ләкин шигырьдә ул купшы булып та, схематик фикер бу
ҺӘР ШЛГЫН1-ЫП Ң ҮЗ ТАВЫШЫ
лып та яңгырамый, чөнки алдагы строфа тагын конкрет-гадәти күренешне тасвирлауга күчә:
Көнчыгышта яна офык, Алтынланып таң ата.
Таң ату, йолдызларның уйларын еракка алып китүе кебек сурәтләр әсәрне кабат халык иҗатының традицион сурәтләре белән, халык җырлары белән якынайта. Бу— Г. Хуҗиевның сугыш еллары поэзиясенә хас стиль сыйфатларының берсе. Г. Хуҗиевның фронт поэзиясе нәкъ менә шушы сыйфатлары оелән Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбиятында мактаулы урын алды. Дөрес, Г Хуҗиев поэзиясендә кимчелекләр дә булды. Шигырьдән шигырьгә бер үк детальләрнең кабатлануы, вакыт-вакыт тасвирчылыкка бирелү моментлары анда шактый очрый Ләкин бу кимчелекләр, беренчедән, Г. Хуҗиевның сугыш еллары поэзиясенә керткән өлешен юкка чыгармый, икенчедән, ул кимчелекләр Г. Хуҗиевның сугыш еллары поэзиясендәге стиль үзенчәлекләре белән дә бәйле. Без тасвирлау сызыгы һәм шуның лирик сызык белән параллель баруын, вакыт һәм география ягыннан конкретлыкны аның сугыш еллары поэзиясендә күренгән төп сыйфатлар дип әйттек. Аның иҗатындагы мәгълүм кабатланулар, тасвирчылык күренешләре шушы стиль үзенчәлеген һәр вакыт сакларга тырышу, сурәтләр арсеналын киңрәк колачлы итә алмау белән бәйле иде Әмма болар Г Хуҗиевның Ватан сугышы чоры поэзиясенә керткән төп өлешен — совет солдатын сугышның кайсы гына фронтында да туган иленә турылыклы, киң совет Ватанын бердәм Ватан итеп яратып, бар халыклар белән үзен тугандаш итеп сизеп йөрүче кешелекле кеше итеп гәүдәләндерә алуын юкка чыгармыйлар. Г Хуҗиев поэзиясенең лирик герое да безнең күз алдына олы йөрәкле солдат булып килеп баса.
3
Ф. Кәрим, С. Хәким, III. Мөдәррис, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Г. Хуҗиев, М. Садри һәм 3. Нури кебек фрдйтовик~Шагыйрьләр иҗатында, һәр авторның үз стиленә хас рәвештә, солдат образының күпьяклы һәм үзенчәлекле сыйфатлары ачылды. Без аны дошманга каршы сугыш күренешләрендә дә, окопта ял иткәндә дә. ерак тылда калган кадерле кешеләрне сагынып уйлаган чакта да күрәбез, аның авыр сугыш шартларындагы уйлары һәм хисләре белән дә гаять тулы танышабыз. Бу — татар поэзиясенең сугыш елларында ирешкән зур казанышы.
Шунысы әһәмиятле, кайсы гына шагыйрь иҗатын алып карасак та, кулына корал алып кешелекнең явыз дошманына каршы көрәшкә чыккан солдат саф һәм олы йөрәкле, чын патриотик хисләргә, югары идеалларга ия булган гражданин сыйфатында гәүдәләнә. Шуның белән бергә, бу гражданлык сыйфатлары ялангач һәм туры сызыклы формада бирелми. Шагыйрь солдатның »вак сыйфатларьша», «йомшак якларына» да күз сала Кешене һәрьяклап кеше буларак күрсәтү' тенденциясе сугыш урталарына таба үзәк юнәлешкә әйләнә. Сугыш елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән С. Батталның бу чор поэзиясендә, мәсәлән, бу яктан ифрат кызыклы шигырьләр очратырга мөмкин.
Салих Баттал — поэзиягә 20 нче еллар уртасында ук килеп кергән тәҗрибәле шагыйрь. Шул чагында ук инде С. Батталның үзенчәлекле стиле төсмерләнә Мисалга 1925 елда язылган «Яшьлек!» шигырен алыйꧧ§. Лирик геройның абыйсы гражданнар сугышына китә. Ә ул «ник мин баралмыйм» — дип, әрнеп кала. Лирик геройның карап торуга беркатлы булып күренгән бу ■ соравы һәм соңгы строфада бу хиснең эзен дә калдырмый торган тирән фикерле. акыллы сүз әйтү — С. Баттал поэзиясендә еш очрый торган алым — шушы шигырьдән үк башлана:
Мин еламыйм «яшьлек югала!» дип, елаучылар, әйдә, еласын! — Шинель! Яшьлегемне сиңа бирәм, яшьлегемне шинель урасын!
Соңгы строфа С. Батталның тыштан караганда мәзәк сыман тоела торган, ләкин чынында үз чорының җаваплылыгын тирән сизеп яшәүче героена хас характер сызыкларын укучыга уңышлы җиткерә.
Баттал икәнемне онытсам да. Постта икәнемне онытмам!
Яки:
Инструктор, әйдә, кайтыйк инде, җирдән инде ерак киткәнбез;
§§§ Салих Баттал. Шигырьләр һәм поэмалар. Казан. 1959 ел. 114 бит.
динле кеше моннан егылса да, ясин чыгар, төшен җиткәнче...
— кебек көтелмәгән аналогияләр — С. Баттал стиленең характерлы сыйфатлары.
С. Баттал сугыш чоры шигырьләрендә дә үз стиленә турылыклы булып кала. Бу аның «теманы тотып алуында» ук күренә Шагыйрь әйтерсең лә теманы үзәгеннән түгел, ниндидер читкә чыгып торган бер җебеннән ача башлы : * Һәм һәр вакыт диярлек ул җитди теманың да бер «кызыклы ягын» таба белә. 3 «Казармада төн» (1942), «Юл капчыгы» (1942). «Берлинга һөҗүм» (1943), «Ши- 3 нель» (1943), «Иптәшләрнең берсе хат яза» (1943), «Солдат хаты» (1943) кебек 3 шигырьләрнең кайсын алып карасаң да, С. Баттал стиленең шушы ягын — те- < маны кызыклы бер яктан ачуны күрергә мөмкин. н
«Шинель» шигыре —бу яктан иң характерлы әсәрләрнең берсе. Монда ши- $2 нель тарихы сөйләнә, ләкин шул тарихтан солдат тормышы күз алдына бастырыла. Монда да тема нәкъ «Батталча» тотып алына һәм кызыклы ягыннан й карап ачыла. Солдат иске шинеле белән саубуллаша. Бу саубуллашу читен 3 еңа, чөнки: «Ул шинель бит тәне белән бергә, яраланып кат-кат кызарг ;н: g санитарка аны шул шинельдә ут астыннан сөйрәп чыгарган». Солдатның ут- 3 лар-сулар кичкән, кырык үлемне җиңгән кеше булуы, шулай итеп, иске шинель аша күрсәтелә. Солдат яшәү һәм үлем турында да уйлый. Аның үлемнәрне g җиңеп чыккан ныклыгын, чыдамлылыгын да күрәбез. Баттал бу якны да . үзенчә ача:
«Мин үләрмен, шинель, син калырсың» —
кайчак солдат шулай уйлады. *
Шинель тузды менә, солдат кала— a
Яңа җиңгә күчә куллары.
н
Ягъни солдат әле яңа шинель кигәч тә күп батырлыклар эшләр. «Баттал- ~ ча» елмаю бу образның кешелеклелек сыйфатын тулырак ачуга ярдәм итә. * «Шинель» шигыренең соңгы строфасы да шундый: «Яңа шинель китте разведкага, иске шинель калды боегып...» *
«Солдат хаты» — солдат образын, аның кешелек сыйфатларын аеруча көч- н ле итеп сурәтләгән шигырьләрнең берсе. Ул С. Баттал стиленең үзенчәлеклә- ы рен тагын да тулырак раслый төсле. £
Еракта, тылда солдатның сөйгәне — Сәрвәре калган Ләкин солдатның күптән инде сөйгәненә хат язганы булмаган. Ниһаять, бүген ул хат язарга утырган Шигырь тулысы белән шушы хаттан гыйбарәт Сугыш еллары поэзиясендә бу алым — хат формасы башка шагыйрьләрдә дә актив кулланылды. Аларда сагыну хисләре, «хатларың килсә, миңа көч бирә» дигән кебегрәк фикерләр үзәктә тора. Ә менә С. Баттал монда да темага үзенчәрәк якын килә. Ул моңарчы ни өчен хат язмый торуының сәбәбен сөйли Аның кулында сөю билгесе итеп Сәрвәре биргән балдак йөргән булган. Көннәрнең берендә солдат әнә шул сөю билгесен — бармагындагы балдагын югалта... Алга таба ул балдак югалуның «серен» сөйләүгә күчә:
Шул ук балдак белән бергә Шул көнне, шул ук җирдә Дошман югалтты таныгын, Экипаж белән бергә.
Дошман танкын җимергәндә бер кулын өздергән тыйнак, сабыр, ир йөрәкле сугышчы образы күз алдына әнә шулай бастырыла. Фаҗига турында сөиләр чакта, шагыйрь, «шаяртып», «кызык сөйләп» маташа.
Бүген шатлык: хирург миңа Тапшырды балдагымны!
Тик хатым ямьсез... Кичер, бел Сулагай язганымны...
Шигырьнең соңгы строфасы шушы «балдак» белән «фаҗига» арасындагы үзенчәлекле .балаяс.иы тагын яна бер ягыннан килеп йомгаклап куя;
Күңелең бизмәсме миннән?— Шуны уйлыйм инде гел.
Балдак табылды бит. җаным. Кул гына берни түгел!..
Беренче карашта абсурд фикер булып тоелган бу строфада. алботта. яшерен тиран магьне салынган: солдат үзенең изге Ватан «чен сугышуын яхшы бела Корбансыз мамкин түгел Яраланучылар да күп Сайгон ярларына кулайларын югалтып кайтучылар да булыр. Лакин сонган ярлары монз карап
кына үз мәхәббәтеннән йөз чөермәс. Балдакның табылуы мәхәббәтнең югалмавы дигән сүз. Шигырьгә әнә шушы эчке мәгънә салынган.
Конкрет детальләрне поэтик сурәт итеп куллану — Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясендә гаять актив күренеш. Бу күренеш бигрәк тә сугышның урта чорында — 1942 ел урталарына таба көчәйде. Сугышның конкрет һәм җанлы эпизодларына үтеп керү, солдат образын табигый һәм сурәтле итеп ача башлау, снаряд һәм пуля яңгырлары астында да совет кешесенең рухи дөньясындагы гуманистик сыйфатларның үсә баруын күрү һәм. гомумән, поэтик сурәтләү колачының киңәюе, тематиканың тирәнәюе һәм баюы совет халыклары поэзиясенең реалистик көчен күрелмәгәнчә баетып, үстереп җибәрде. Образ һәм хис төгәллеге өстенә, детальләр төгәллеге дә кушылды. Совет халыклары поэзиясенең кайсы вәкилен генә альт карасаң да, сугышның урта чорында (1942—43) көчәю тенденциясе алган шушы сыйфатларны табарга мөмкин.
«Великая Отечественная» циклыннан аерым китап итеп чыгарылган «Священная война**** †††† томында1 латыш шагыйре Валдис Лукскның «Солдат кружкасы» дигән шигыре бар. Шигырь кружка турындагы түбәндәге сүзләр белән башлана:
Спутница суровых дней солдатских,
Кружка, потемневшая в боях. Все в тебе смешалось: капли пота, Белый снег, болотная вода.
Чөнки бергәләп күп солдат юллары үтелгән, күп хәлләр баштан кичкән. Шул кружка солдатның күп җырларын яттан белә, бөтен кайгыларын, бөтен эшләрен күргән, барлык поход юлдашларын таный. Ачык ки: кружка хакында сөйләү аша солдатның сугыштагы язмышы гәүдәләндерелә Солдатның кружкага дәшеп әйткән сүзләре шигырьгә табигый бер җылылык һәм дәлиллелек, ышанып сөйләү элементлары өсти:
Боевая верная подруга.
Общая теперь у нас судьба.— Мы людскую утоляем жажду, Все до капли отдаем другим.
Солдат образы белән параллель куеп сурәтләнгән шушындый детальләр төп образны, аның рухи дөньясын ачуда үзенә бер төрле индивидуальләштерү ролен үтиләр, гомумиләштерүне табигый яңгырашлы итеп бирүгә булышалар. Бөек Ватан сугышы чоры совет поэзиясендә 1942 елдан башлап күзәтелгән бу сыйфатлар, һичшиксез, сурәтләү көченең, поэтик детальләрнең баюы, төрлеләнүе белән бәйле иде. Сугыш елларында татар поэзиясе үсешенә сизелерлек өлеш керткән Салих Баттал иҗатында да бу үзгәрешләрнең чагылмавы мөмкин түгел иде.
Татар совет әдәбият белемендә иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән кызыклы шагыйрьләрнең берсе Бари Рәхмәт булды дияргә мөмкин Кагыйдә буларак, сирәк яза торган бу шагыйрьнең иҗаты Бөек Ватан сугышы елларында шактый гына активлашып китә. Бари Рәхмәт поэзиясенең үзенчәлекле ягы —юмор. Хәтта иң җитди темаларны ачуда да ул юмористик бер деталь яки сурәт куллана белә. Менә «Җырларым» (1942) шигыре2. Әсәрдә шагыйрь үзенең фронтка китүе турында сөйли, кеше өчен иң авыр момент — аерылышу күренеше сурәтләнә Ләкин шушында да шагыйрь юмористик деталь тапкан:
Хуш! Хуш-ш! дигән кебек «пыш-пыш» килеп Поезд әкрен генә кузгалды.
«Сәлам хат» (1943) шигыре «мин»нең фронттан тылга, сөйгән кешесенә җибәргән хаты формасында язылган. Бу яктан ул күпләр белән, шул исәптән С. Батталның «Солдат хаты» шигыре белән дә аваздаш кебек. Әмма юмористик детальләре, аларның җитди теманы ачудагы рольләре ягыннан Б Рәхмәт үзенчә эш итә. Шигырьнең беренче строфасында ук «яратасың икән, яратмыйсың икән» антитезасы күзгә бәрелә. Татар халык җырларының традицион алымнарыннан берсе булган бу антитеза шигырьнең топ аһәңен халык иҗаты белән якынайта.
Өченче строфадагы беренче ике юл нәкъ халыкча итеп әйтелгән:
Безнең хәлне сорап баксагыз. Бик исән-сау гына ятабыз.
Строфаның соңгы юллары исә юмористик аһәңне югары нотага җиткерә:
Кулда мылтык, билдә граната, «Фашист» дигән кошлар атабыз.
1 «Священная поПна» Коллектив җыентык. 1966 ел, 390 бит,
†††† Бара Рәхмәт. Казан. 4957 ел. 74 бит.
Дүртенче строфа бөтенләе белән анафорадан төзелгән:
— Әллә нишләп... әллә язар вакыт., әллә инде...
әллә ташладыңмы...
Шушы анафора, риторик сораулар белән белдерелгән градацияле санаулар белән кушылып, монда да лиризмны юмор белән үрә. Соңгы строфаның беренче ике юлы исә юмористик сызыкны йомгаклау ролен үти:
Яз әле дим, иркәм, яз, бәбкәм!
Яз дим, күгәрченем, каз бәбкәм!
Тышкы яктан ялварулы үтенечкә охшаган бу эндәшүләр тирән һәм җитди хисне шаярту алымы белән әйтү тәэсирен тудыра. Строфаның соңгы ике юлы исә шаяртудан ерак инде:
Өч почмаклы бер хат юлласаң, Ял булыр иде дим йөрәккә.
Лиризм белән юморны кушып, шагыйрь нәрсәгә ирешә соң? Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, С. Баттал кебек шагыйрьләр поэзиясендәге кебек үк. Б. Рәхмәт тә фронтовик-солдат образының кешелек сыйфатларын шигъри сурәтләү максатын үзәккә куя. Солдатның сөйгән кешесенә язган хаты — аның уйларын һәм хисләрен ачу формасы. Хат шушы солдат теле белән язылган һәм аның характерын күрсәтүдә әһәмиятле роль уйный. Халыкчан тәгъбирләр аның гади халык улы булуын ачык сиздерә. Лиризм — сугыш шартларында да тупасланмаган солдатның күңел көзгесе. Юмор, берьяктан, аның сугышта күпне күргән батыр солдат икәнен, икенчедән, үз батырлыгына карап масаймый! торган тыйнак кеше булуын белдерә. Үзенең фронтта ниләр эшләвен ул «фашист дигән кошлар атабыз» дип кенә әйтеп үтә. Ә менә шушы күпне күргән тәҗрибәле солдатның: «әллә инде сөйми башладың, әллә ташладыңмы, аппагым» дигән икеләнүләре аның күңелендә бер генә хиснең дә тупасланмавын шигъри гәүдәләндерү ягыннан гаять отышлы. «Яз әле дим, иркәм, яз, бәбкәм! Яз дим, күгәрченем, каз бәбкәм!» эндәшләрендәге ялвару формасында белдерелгән юмористик үтенеч, «иркәм», «бәбкәм», «күгәрченем», «каз бәбкәм» градациясе солдатның олы сагыну һәм мәхәббәт хисләре белән тулы йөрәген ачып сала. Шулай итеп. Б. Рәхмәттә юмор солдат күңелендәге хисләр гаммасын гәүдәләндерү функциясен үти. Б. Рәхмәт поэзиясе М. Җәлил, Ф. Кәрим, С. Баттал, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи кебек шагыйрьләр иҗатыннан торган татар поэзиясе оркестрына үзенчәлекле тавышка ия булган бер курай төсле кушыла. Аның сугыш елларында иҗат ителгән кайсы гына әсәрен алып карасак та, нәкъ шушы сыйфатны — халык иҗатына аваздаш яңгыраган лиризмга юмористик бизәкләр кушып сурәтләүне күрербез. «Исән булсак, бетмибез» (1943). «Синең хакың бар» (1943), «Хатлар яна» (1945), «Пыр тузды, таралды» (1945), «Без кайтырга чыктык» (1945) һ. б. шигырьләрнең һәркайсы югарыда әйтелгән фикерне раслый ала.
Сугыш беткән көннәрдә язылган «Без кайтырга чыктык» шигыренә генә күз салыйк:
Җитен чәчләр белән, Көмеш кашлар белән кайтам мин.
Әйтмәссең бит кайткач. Кайттыңмыни, картлач, шайтан, дип.
«Җитен чәчләр белән, фронтларда байтак нужа күреп» кайтырга чыккан солдат образы юмористик буяулар белән сурәтләнә. Әмма бу сурәтләү елмаю гына уятып калдыра торган «буш» юмор түгел. Биредә драматик кичереш дәрәҗәсенә якынлашкан лиризм солдат образының күңел яктылыгын, күзләрендә шатлык яшьләре тулы елмаюын сынландыра. Б. Рәхмәтнең сугыш чоры шигырьләренә әнә шундый сыйфатлар хас. Һәм шушы ягы белән ул сугыш еллары татар поэзиясендә, солдат образын, совет кешесенең күңел яктылыгын күрсәткән шигъри сәхифәләрнең берсе буларак, үзенә лаеклы урын алырга хаклы. Б. Рәхмәт стиле, күренә ки. Ә. Фәйзи. С. Баттал, Г Хуҗиев шигырьләрендә сиземләнгән стиль үзенчәлекләреннән шактый аерыла.
Кыскасы, әйтергә теләгәнебез шул: төп мотивларда, проблема һәм тематикада совет сугышчысы образының мораль олылыгын, гуманистик характерын ачуда шагыйрьләрдә уртак моментлар хәлиткеч як булса да, җентекләп караганда һәр шагыйрьнең үз үзенчәлеген, яраткан сурәтләү алымнарын төсмерләргә 6vna