ПУШКИН ТАУЛАРЫ ИТӘГЕНДӘ
лән атып алырлык
угышның дүртенче җәе. Менә өченче ай инде обо-ронада ятабыз. Безнең 826 нчы артиллерия полкы Сороть елгасының сул ягындагы наратлыкка урнашкан. Безнең артта — Новоржев, алдыбызда — Бөек елга. Аның ике як ярын да дошман биләгән.
Без — топограф-артиллеристлар. Бу тирәләргә килгәннең беренче көнендә үк топографик планшетларыбызның шакмакларына мәктәп ел-ларыннан ук таныш исемнәр төште: Тригорское, Михайловское... Алар бездән авыр артиллерия бе- кына ераклыкта. Күзәтү пунктыннан Пушкин
тауларының ак йортларын күрергә мөмкин. Ә Святогорск монас
тыре безгә дошман өстенә ут ачу өчен — коточкыч хәл! — ориентир
хезмәтен үти иде.
Бу җирләрне без март аенда алдык. Тирә-якта әле тирән кар ята, шагыйрь әйткәнчә, «Буря мглою небо кроет, вихри снежные крутя».
1944 елны Совет Армиясе дошманга ун тапкыр җимергеч удар ясады, һәм иң беренче ударны Ленинград, Волхов һәм безнең 2 нче Балтик буе фронтлары гаскәрләре бирде. Безнең дивизия үзенең һөҗүмен февраль урталарында Иске Русса тирәләреннән башлады.
Дошманның коточкыч каршылыгын җиңеп, көнен дә, төнен дә сугышларны туктатмыйча, егерме биш тәүлеккә ике йөз илле километр юл үтте ул. Үз юлында уннарча шәһәрләрне, йөзләрчә торак пунктларын азат итте. Һәм менә шушы урман аланына килеп туктады. Без арыган, йончыган, пычранып беткән сугышчылар башта кыска ялга туктадык дип уйлаган идек. Көч җыябыз, яңа кораллар алабыз, өстәмә сугышчылар килә. Көн саен һөҗүмгә приказ көтәбез. Ә приказ юк та юк. Бер ай көтәбез... икенче ай...
Июнь ае җитте, «Светлые ручьи в кустарниках» күптән шаулап
акты.
Озакка сузылган оборона солдат өчен нәкъ курорт кебек. Озакка сузылган походлар һәм кан коешлы сугышлардан соң бигрәк тә. Өч ай эчендә без позицияләребезне яхшылап ныгыттык, ышанычлы окоплар казыдык. Калын бүрәнәләр белән өчәр-дүртәр кат ябылган блиндажларда яшибез. Маскировка турында да кайгырттык. Тирә-
ягыбызда менә дигән тәртип, тыныч вакытның җәйге лагерьларындагы кебек. Хәтта парлы мунча да салдык. Үзебез тук, өс-баш җыйнак — регуляр армиянең батыр артиллеристлары. Бар нәрсә — орудие һәм автоматлар, котелок һәм кием төймәләре ялт итеп чистарткан, елык-елык итеп тора. Барыннан да бигрәк һөҗүм итеп килүче гаскәрнең сугышчыларына хас күңел күтәренкелеге, рухи ныклык бар иде бездә. Совинформбюро да көннән-көн шатлыклырак хәбәрләр китерә.
Төньяк боз океаныннан алып Кара диңгезгә кадәр җиңүче Совет гаскәрләренең һөҗүме бара. Әле кичә генә 1 нче Украина һәм Белоруссия фронтының өчесенең дә гаскәрләре һөҗүм башлавын хәбәр иткәннәр иде, бүген штаб писаре Михайлов килеп Витебск шәһәренең азат ителүен һәм фашистларның биш дивизиясе чолганышта калуын әйтте.
Хәзер безнең чират. Күпме торырга була инде? Без дә. бүген бул- маса иртәгә кузгалырга тиешбез.
Полк һәм дивизия офицерлары белән бергә төрле рангтагы генераллар команда пунктларына һәм күзәтү нокталарына юкка гына килгәләп йөрмиләрдер бит. Ул аларның җирле рекогносцировка ясаулары булырга тиеш.
Уйласаң шаккатарсың. Кайвакыт үзеңне сугышта түгел, ә ауга чыккандай хис итәсең. Сунарчы да бит уңышлы ау турында исенә төшерсә дәртләнеп китә, күп мәшәкатьләр, кыенлыклар кичерәсен белсә дә, барлык эшләрен алдан бетереп, юлга әзерләнә башлый. Соңгы вакытларда без дә шундыйрак бер хәл кичерә идек. Фашист оборонасын җимерүнең кыенлыкларын да беләбез, һәр метр җирнең кан коеп, күп корбаннар исәбенә яулап алыначагы да исебездә, шулай да сугышка ыргылабыз. Пушкин тауларын, Михайловскоены, Тригорское- ны тизрәк азат итәсебез килә. Әгәр шунда «Алга!» дигән команда яңгыраса, бөтен солдат бер булып, «Ура!» кычкырып тыелгысыз атакага ташланыр иде.
Без инде сугыштан туеп беттек. Тизрәк аның бетүен телибез, һәм бары тик җиңү белән генә тәмамлануын телибез. Ә җиңү турында аз гына да шигебез юк иде... Әгәр шунда үлеп калсаң?.. Ничектер үлем турында уйланылмады. Әзме күрдек без үлемне.
Көтеп тору белән тулы булган шундый көннәрнең берендә безне, топография взводы сугышчыларын, дивизион командиры Сергей Ху- доногов чакырып алды.
Чакырды да әйтте, алдыбызда торган дошман көчләре турында иң яңа мәгълүматлар бирерлек «тел» алып кайтырга генерал-майор үзе приказ биргән.
— Дивизия командирының приказын үтәү сезнең взводка тапшырыла, — диде майор һәм тәбәнәк буйлы, түгәрәк йөзле лейтенантыбыз Родинга мәгънәле итеп карап куйды.
Лейтенант кулын пилоткасына куйды да калын тавыш белән:
— Алып кайтырбыз! — диде һәм, әзерлегебезне тикшергәндәй, барыбызга да карап куйды.
— Операциягә взводыгыз белән бармассыз, билгеле, — диде майор, взвод командиры ярдәмчесе озын буйлы кара егет Макауга карап. — Ике кешене калдырырга кирәк. Сез, старшина, лейтенант урынында калырсыз. Тагын берәү... — дип, майор миңа карады.
Куркыныч һәм җаваплы эштән читләштерүдән дә зуррак хурлык юк солдат өчен. Миңа бик читен булып китте. Ләкин майор, ни өчендер елмаеп, карашын Певзнерга күчерде һәм:
— Сез калырсыз, — диде.
Мин җиңел сулап куйдым. Ә Певзнерга үпкәләп торырга да түгел: армиядә безгә караганда яңа кеше әле, барлыгы алты ай гына сугы
ша, аннан соң тәбәнәк буйлы, бөкерерәк бу егет тыпткы кыяфәте белән үк сугышчыга охшамаган, хәтта пилоткасы да шар шикелле түгәрәк башында белен кебек җәелеп ята.
Иртәнге аштан соң күнегүләр ясарга дип аланга киттек.
Безгә ярдәмгә полктан ике разведчик килде. Лысюк фамилияле ф пәһлеван егетне яратып та өлгергән идек. Ул кеше белән тиз аралаша. үзен бик иркен тота. Чын разведчиклар менә шулай булырга тиеш дип S уйладык без. Икенчесен, кәкре борынлы Кавказ егетен, Аргун дип әй- £ тәләр икән. Әллә исеме, әллә фамилиясе иде ул аның — белә алма- £ дык. 3 л да озын буйлы. Бөдрә чәчле бу сержант салкын карашлы = кара күзләре белән кешегә төбәп карый һәм бик усал кебек күренә £ иде. Ә чынлыкта ул шаярырга ярата, үткен сүзле һәм гадәттән тыш итагатьле кеше булып чыкты. £
Күнегүләр вакытында «фриц» итеп без элемтәче Иван Карасевны *" чакырдык. Безнекеләрнең олысыннан кечесенә кадәр аны Ваня агай = дип йөртәләр иде. £
Ул ике метр буйлы, киң җилкәле, повар Смотрицкийдән ашны е ике өлеш күбрәк салдырып ала, ә дүрт бәйләм кабельне күтәреп * йөрүне бернигә дә санамый. *
Баштарак Лысюк белән Аргун җитез кыландылар. Ваня агай >, утырган снаряд чокырына шуышып килделәр дә икесе берьюлы £ аның өстенә ташландылар. Ваня агай кычкырырга һәм барлык кө- о че белән алардан котылырга тиеш иде. Ләкин тәҗрибәле развед- и чиклар аңар эһ дияргә дә ирек бирмәделәр, авызын томаладылар, ь кулларын каерып бәйләделәр дә урманга өстерәп киттеләр. Тора- ° бара Ваня агай разведчикларның алымнарын белеп бетерде, аны о җиңел генә кулга төшереп булмый башлады, һөҗүм итүчеләрнең 13 үзләрен дә күтәреп аткалады. Бервакыт разведчиклар һәм «фриц» ролен үтәүче шул кадәр мавыгып киттеләр, чын-чыннан бәргәләшә башладылар. Ә без, разведчикларга ярдәмгә киләсе кешеләр, дошманның борын төбендә үк торуыбызны да онытып, рәхәтләнеп көләргә тотындык. Ахырдан тәмам хәлдән тайган Ваня агай кулын селтәп китеп барды.
Төшке аштан соң лейтенант Родин, булачак операциянең планын билгеләргә дип, безне алгы сызыкка алып китте. Беренче ротаның траншеяларына килеп, нейтраль зонйны кичү өчен җайлы урын сайладык. Ике җирдәге күзәтү пунктыннан карап берничә ноктаны билгеләдек. Безнеңчә, алар дошманның окоплары һәм траншеялары булырга тиеш иде. Сиздермичә генә барып, шуннан «тел» алырга мөмкин дигән карарга килдек.
Оператив группаның юлын һәм төнге ориентирларны билгеләдек. Немецларның торган урынын анык белү өчен лейтенант минем белән Миша Ульяновка караңгы төшкәнче дошманның алгы сызыгын күзәтергә кушты.
Дивизион командиры майор Худоноговның команда пункты күзәтү өчен иң җайлы урын иде. Бу команда пункты урман авызындагы өч җәпле карт юкә агачының кәүсәләре арасында иде. Без агачка менәргә генә торганда укчы ротадан бер сугышчы йөгереп килде дә немец снайперының инде команда пунктына атканын һәм сак булырга кирәклеген әйтте. Шуннан соң без Миша белән икебез берьюлы агачка менсәк, дошманга күренеп торырбыз һәм фашист снайперына менә дигән мишень булырбыз дип уйлаштык. Чиратлап күзәтергә булдык. Снайпер ут ачса да, бер атудан ук тидерә алмас, күзәтче бер генә булганда агачтан төшәргә дә җайлырак булыр.
Ага«ка беренче булып Миша менде. Җирдән дүрт метр биек
леккә ясалган урынга утырды, агач кәүсәсендә пуля эзләре таптым, диде һәм бинокль белән дошманны күзәтә башлады.
Акрын гына баеп барган кояш урман авызын, безнең карт юкәбезне яктырта, ак чәчле Миша түбәннән җирән булып күренә. Ә минем хәзергә эшем юк. Плащ-палаткамны куе яшь нарат күләгәсендәге яшел үләнгә җәйдем дә чалкан яттым. Югарыда бөдрә болытлар йөзә. Бәлки кайдадыр яңгыр да явадыр. Кояш болыт астыннан чыкканда бик каты кыздыра башлый, үләннәрдән, чәчәк һәм агачлардан баш әйләндергеч хуш ис күтәрелә. Инде җәй уртасы булса да, үләннәр яшь әле, җете яшел.
Каядыр якында кош чырылдап куйды: «чырык-чырык». Ирек- сездән күтәрелеп карадым, тик бу кечкенә кошны тапмадым. Кинәт бик моңсу булып китте. Бала чактан таныш урыннар һәм кошлар сайрап торган сайылык-җәйләү исемә төште. Туган җирем Якутиядә дә хәзер җәй уртасы.
Андагы урманнарга барсаң иде хәзер, йомшак яшел ылыска төренгән яшь карагайларга сокланып йөрсәң иде! Кешенең йөрәгенә, җанына дәва булган хуш исне бер туйганчы иснәсәң иде. Авылымның саф каеннарын күз алдыма китердем... Ләкин ни бу?.. Якында гына пулемет тырылдады. Тиз-тиз генә атып алдылар да туктадылар. Алгы сызыктан ике генә чакрым ераклыкта торганда без мондый гына атышларга игътибар да итми идек. Ә хәзер миңа ни өчендер куркыныч булып китте...
Берничә минутка гына онытылып торып, еракта калган тыныч һәм бәхетле тормышны сагынганга шулай булгандыр бәлки. Ә монда үлем коралы тырылдап, куркыныч барын искә төшереп куйды.
Мин фронт тавышларына колак салып утырам. Сирәк-сирәк кенә әле бер җирдән, әле икенче җирдән төрле калибрлы орудиелар ухылдап куя, пулеметлар һәм автоматлар аткалап тора, минометлар чинап ала.
Нинди тиле гадәттер ул немецларның: көнен, төнен атып торалар, әллә үзләрен тынычландыру өчен, әллә без әле биредә куркып калмадык дип, исебезгә төшерү өчен шулай эшлиләр.
Ярым онытылып күзләремне кыскан көе бар тавышка колак салып ятам. Кайдадыр сул якта, бездән еракта, каты сугыш бара. Туктаусыз ату тавышларыннан җир зыңлап тора. Әйтерсең лә ул бөтенләй сугыш тавышы түгел, әйтерсең лә ул күпне күргән җир- әнкәбезнең авыр сулавы, илереп ыңгырашуы. Ишетелер-ишетелмәс ату тавышлары торган саен көчәя бара, хәзер инде җиңел һәм эре калибрлы пушкаларның атуын аерып була. Димәк, артподготовка тәмамланды, атака башланды, инде артиллерия үз көенә атып, һөҗүмгә баручыларга булыша. Атыш я акрыная, я тоташ гөрелтегә әйләнеп тагы да көчәя.
Карт якутларның, ызгышып яшәгән борынгы заманнарда, бер-бере белән дошман кабиләләрнең барабаннар кагып, быргылар кычкыртып сугышка килүләре турында сөйләгәннәре искә төшә. Сугыш шау- шуы һәм үлем! Бу минутта сугыш булган җирдә кемдер яраланып егыла, кемдер ыңгыраша, кычкыра. Йөзләрчә, меңнәрчә үлем... Ни өчен соң әле гел үлем турында гына уйланыла? Бүген төнлә үзем үлемгә каршы барасы булгангамы әллә?
Мишаның агачтан төшүе ишетелде.
— Василий, әнә теге янган әвеннең өч баганасыннан сулдарак, үзәндә минометлар яшеренгән кебек. Алар тирәсендә фрицлар да йөри — башлары күренә. Ике йөз илле өч градуслы почмактан кара әле. Минем күзем талды.
Мин агачка мендем. Буссоль алдым да Миша биргән почмак белән үзәнне таптым. Беренче карашта шикләнерлек берни дә юк, тоташ
яшел үлән. Игътибар беләнрәк карагач, ниндидер карачкыл биеклекләр күрдем. Күземне алмыйча карыйм, хәрәкәтләнеп торучы ниндидер нокталар бер күренәләр, бер югалалар, әле бергә җыелалар, әле таралып китәләр. Һич шик юк — немецлар, ә мондый урында бары
һәм корган тал агачлары утыра.
Көньяк-көнбатышка табарак урман артыннан күтәрелгән яшел калкулыкта ак ташлы берничә өй һәм чиркәү күренә. Святые таулары ул, хәзер бик хаклы рәвештә Пушкин таулары дип йөртелгән җир. Рус җиренең изге хисләрен саклаган урын. Баеп барган кояшның нурлары һәр совет кешесенең йөрәгенә якын булган Пушкин күмелгән Святогорск монастыреның алтын башларын яктырта.
Көзгедәй җемелдәгән бу күл буенда, шушы калкулыкта, шушы урман аланында кайчандыр бөек шагыйрь йөргән. Пушкин тарафыннан мәңгеләштерелгән бу җирләр менә йөз елдан артык инде халкыбызның күңелендә һәм йөрәгендә яши. Кинәт Пушкинның безгә алтынчы класстан ук таныш булган юллары күңелгә килә: «Луг, уставленный душистыми скирдами... где светлые ручьи в кустарниках шумят... двух озер лазурные равнины, где парус рыбаря белеет иногда, за ними ряд холмов и нивы полосаты, вдали рассыпаны хаты...» Эле беренче генә талкыр күрелгән, әмма йөрәккә бала чактан ук якын булып калган җирләрне карап калырга тырышам, «балыкчы җилкәнен» һәм «буй-буй уҗым кырларын» күрергә теләгәндәй, бинокльне әле калкулыкка, әле күл өстенә юнәлтәм. Ләкин бу канлы елларда «сибелеп утырган өйләр», «канатлы тегермәннәр», «уйнап йөрүче көтүләр» ничек исән калсын, ди? Бүген биредә бар нәрсә икенче төрле — ямьсез булып каралып торган урман да, ташландык буш кырлар да, моңсуланып утырган калкулык та. Хәзер анда чит халыкның тавышы яңгырый, Пушкин җирләрен, димәк, синең дә җиреңне дагалы авыр итекләр таптый дип уйласаң, күңелгә бик кыен булып китә.
Ә бит күптән түгел, моннан өч ел элек кенә, биредә безнең бәхетле кешеләр яшәгән. Көләч йөзле колхоз кызлары шаян җырлар җырлагандыр. Бу кырларда ашлык диңгезе чайкалгандыр, тракторлар гөрләгәндер, ургыч машиналар кетертәгәндер. Калкулык өстендә «төтен
тик минометларның гына торуы мөмкин.
Киңәшеп алгач, бу урынның координатларын билгеләп штабка хәбәр итәр өчен, Миша күзәтү пунктының икенчесенә китте. Mira дошманның алгы сызыгын күзәтеп калдым. Күзәтү пунктыннан торып алгы сызыкны күрү бәхете артиллеристларга сирәк эләгә. Безнең пехотаның траншеялары ачык күренә. Бүген төнлә без менә шуннан кузгалып китәчәкбез инде. Окопларда, аерым-аерым ояларда сугышчы лар утыра, төсе уңган гимнастеркалары агарып күренә, кояшта каскалары ялтырый. Менә безнең позицияләрне дошманнан аерып торган нейтраль полоса — кайчандыр ул сукаланган булган, ләкин шул көе чәчелми калган — дүрт-биш йөз метрлы ялангач кыр. Анда ба-ры тик чүп үләннәре үсә дә сирәк куаклыклар күренә. Кыр өстенә кышкы сугыш билгеләре — эреле-ваклы, тирәнле-сайлы снаряд чокырлары сибелгән. Аларның кайберләренә болганчык су тулган, кызыл балчыклы ярлары исә канлы җәрәхәтне хәтерләтә. Шушы сугыш елларында никадәр казылып, җәрәхәтләнеп беткән безнең җир-әнкә- без! Менә шуның өчен син авыр сулыйсың, ыңгырашасың икән.
Яшь урман арасындагы үзәндә безнең һәм немецларның янган танклары ята. Берәү... икәү... егерме өч ватык танк пушкаларын алга сузганнар да хәрәкәтсез калганнар. Әйтерсең лә казып табылган мамонт үләксәләре. Ә төньяктагы калкулыкта яндырылган авыл һәм хуторларның урыннары күренә. Кара кисәүгә әйләнгән баганалар белән ничектер җимерелми калган мич торбалары тырпаеп тора. Гыйбадәт кылгандай, ялкында көйгән башларын иеп ялгыз каеннар
ле әвеннәр», «канатлы тегермәннәр» урынына яңа авыллар утыргандыр. Кичләрен аннан уйнап йөрүче балаларның тавышы, кызлар көлүе һәм, әлбәттә, егетләр кулындагы гармун моңнары ишетелгәндер.
Ә менә бүген, шушы минутта, үле тынлык, бер тавыш юк — тормыш барлыгын белдергән берни күрмәссең. Хәтта әле генә чыркылдаган копгчык та тынып калды. Күк йөзендә ник бер тургай, кырда бер чыпчык булсын. Барлык җан иясе бу җирләрне ташлап киткәндер, якут эпосы — олонходагы кара көчләр батыры булган сатана улының тәмугтан чыкканын көтеп торган баһадирдай канлы сугыш кырында бер үзем калганмындыр кебек тоелды. Әйе, чыннан да, бу шулай. Анда. басу түрендә, яртылаш янган урман һәм калкулыклар артында теләсә кайсы минутта үлем уты сибәргә әзер торган явыз көчләр яшеренеп ята. Нейтраль полоса артында дини китаплардагы утлы сумала кайнап торган тәмуг түгел, ә чын тәмуг. Шул полосаны гына үтәргә кирәк, утлы өермәгә барасың да керәсең.
Уйга калсаң, гомернең үткәнен сизмисең дә икән. Таныш тавышлар да колакка керми.
— Ашыкмагыз. Немецларның күзенә кереп торуның кирәге юк.
Моны майор әйтә. Планшетын ачкан да картага карый. Аның янына лейтенант Родин килә. Ах-ух килеп Иван Карасев бушап калган катушкаларны җиргә ташлый. Элемтә юлының төзеклеген тикшерү өчен ул «туры бия»не чакыра. Атларын «студебеккерлар»га иң соңгылардан берсе булып алыштырган 2 нче гаубицалы батареяне без шулай дип йөртәбез. Элемтәне җайлагач Ваня агай телефон аппаратын миңа бирә, ә мин аны, күзәтченең кул астында булсын дип. юан ботакка элеп куям.
Мине алыштырган дивизион командиры агачка менеп, без күрсәткән урыннарны күзәтә башлый.
— Иптәш майор, сак булыгыз — команда пунктына немец снайперы аткан.
— Үзегез чакырып китердегез дә хәзер кисәтеп торасыз, — дип көлемсерәде майор.
— Артиллерия утын без үзебез дә юнәлткән булыр идек.
— Ой-ой! Батарея командиры итеп куяргамы әллә сезне?
— Маршал булырга хыялланмаган солдат — начар солдат.
— Ягез әле, наполеоннар — нинди почмак икәнен әйтегез, никтер тапкан ноктагызны күрмим.
— Ике йөз илле өч градус.
— Ә менә хәзер күренде. Чыннан да, нәрсәдер бар. Кешеләр дә кайнаша. Сиксән миллиметрлы батальон минометлары булса кирәк. Аларны менә шундый җиргә генә куялар да. Әйдә, карап карыйк.— Майор телефон трубкасын алды да «туры бия»гә орудиене төбәргә кушты, координатларны әйтте. Орудие ата башлады.
Снарядларның кайда төшүен күрергә дип, без башка агачларга мендек. Беренче снаряд барып җитмәде, икенчесе узып китте. Бар да дөрес, димәк, майор аларны кысага алырга тели. Өченче һәм дүртенче снарядлар нәкъ дошманның өстенә барып төште. Майор батарея- ларга әзерләнеп торырга һәм барлык дүрт орудиедән да рәттән дүрт залп бирергә кушты.
— Огонь! — дип, майор әкрен генә телефон трубкасына кычкырды.
Ярты минуттан гаубицалар телгә килде — баш очыбыздан төн кошларыдай шыштырдап снарядлар очты. Ә берничә вакыттан соң немец минометлары булырга тиеш урында кара фонтан күтәрелде.
Бинокль аша зур таш кантарлары һәм җимерелгән әйбер кисәкләренең һавага очуын күрдем.
— Тиде! Тиде! — дип кычкырдык без шатланып, — Тагын бир, туры бия. Тетмәләрен тет.
Барлык уналты снаряд та бер өемгә килеп төште, анда бер генә җан иясе дә калмагандыр, минометларның да көле күккә очкандыр, мөгаен. Шәп эшлиләр артиллеристлар, берни әйтеп булмый, нәкъ өстенә төшерәләр.
— Я, топографлар, эшләрен бетердек, ахры. Разведчик кына булырлык сезгә, — ди майор утны туктаткач, аның бездән канәгать ♦ икәнен күзләре әйтеп тора иде.
Дивизион командиры Худоногов гомумән әйбәт кеше. Озын буйлы, төз гәүдәле. Башка офицерлардан аяк атлавы белән үк аерылып тора иде ул. Безгә аның бар җире ошый иде: биек ак маңгае, ягымлы зур күзләре, колакка ятышлы матур тавышы. Ул безгә Омск тирәсендә дивизия оешкан вакытта ук килгән иде. Ул чагында әле җитез генә япь-яшь лейтенант иде. Хәзер инде олыгаеп китте, җитдиләнде, дивизия оешкан көннән башлап хезмәт итүчеләргә аеруча хөрмәт белән карый, без дә аны яратабыз һәм ышанабыз.
Майорның бераз мактап куюы безгә чын бәйрәм китерде. Миша Ульянов шатлыктан нишләргә белми, хәзер барып майорны кочаклый дип торам. Минем дә Мишаның күңелен табасым килеп китте:
— Бу синең аркада, Миша. Дошманны беренче булып син күрдең.
Миша елмаеп мине кочып алды. Ләкин фронтта хисләребезне тыярга өйрәнгән идек инде. Бу юлы да, кызлар кебек хискә бирелүебездән оялып булса кирәк, бер-беребез белән көрәшкән булып кыландык.
Атыш нәтиҗәләрен тагын да яхшырак күрү өчен булса кирәк, майор биноклен күзеннән бик озак алмады. Кинәт ике пуля: берсе яннан сызгырып үтте, икенчесе агачка килеп керде.
— Төшегез, иптәш майор! — дип, икебез берьюлы кычкырып җибәрдек.
Ә майор телефон аппаратына үрелде, ләкин тиз генә ала алмады, шул вакыт пуля тиеп телефон аппараты ярылды. Майор курку хисен сиздермәде, йөзе генә кызарып китте һәм тиз генә агачтан төште.
— Әйдәгез, киттек,— диде ул.
Без урманга кереп киттек.
Юлда исемә төште: «Ваня агай кайда калды соң?» Кире йөгердем. Күрәм, ботактан телефон аппаратын алырга теләп, тыныч кына кулын суза. Аппарат төшми, селкенеп кенә тора. Ваня агайның ватык аппаратны алмыйча тынычланмаячагын белом. Күп уйлап тормас» агачка да менеп китүе бар. Бу алып гәүдәне немец снайперы хәзер бәреп төшерер. Агачка тиз генә үзөм менеп киттем. Шул вакыт майорның кырыс һәм боеручан тавышы ишетелде:
— Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Пуля тисен дисеңме... Төш тизрәк!
Ваня агай белән без урманга кергәч кенә үзебезнеке лә рне куып җиттек. Майор бармагын чигә турында әйләндертә ләп алды да ачуланып Ваня агайга дәште.
— Вакытын белергә кирәк. Менә караңгы төшсен, таң атканчы маташ, кабелең дә чолгарсың, аппаратны да алырсың.
Майор 2 нче батареяга китте. Ләкин бу вакытта немецлар тар-мар ителгән минометлары өчен үч алырга теләделәр булса кирәк, ут ачтылар. Батарея тирәсендә уннарча снаряд ярылды. Ләкин без килеп җитүгә барысының да исән-сау икәнен күрдек. Кухня янында ярылган бер снаряд кыйпылчыгы гына ботка пешеп торган казанны тишкән иде. Дивизион командиры батареяны тезергә кушты, дошманның ут ноктасын юкка чыгарган артиллеристларны тәбрик итте һәм беренче орудие расчетына рәхмәт белдерде.
Кичке аштан соң блиндажга җыелдык. Ни өчендер сөйләшүче булмады. Мин алдагы төн турында уйламаска тырышып ятам.
113
БОЛОТ БООТУР ПУШКИН ТАУЛАРЫ ИТӘГЕНДӘ
8 «КУ».1* 4.
Андрей Минин хат яза, егетнең борчылуы күренеп тора. Миша автоматын сүтеп тазартты, бүген иртән алган гранаталарын карап куйды. Аннары фин пычагын алып, бармагын йөзенә тидереп карады, кулына җайлабрак тотты да дошманга кадаган кебек итеп бер-ике селтәнеп алды, гомумән ул үзен бик кырыс һәм с>тышчан итеп тота иде.
Кичке сәгать уннарга, сугыш коралларыбызны алып, штаб блиндажы янында сафка бастык. Майор Худоногов Миша белән мине сафтан чакырып алды да:
— Дошманның иң куркыныч ут ноктасын табып, аны тар-мар итүдә булышканнары өчен сержант Михаил Ульянов белән сержант Василий Соловьевка дивизион буенча рәхмәт белдерелә, — диде.
— Советлар Союзына хезмәт итәбез!
Ләкин җавабыбыз ни өчендер таркау һәм әкрен ишетелде. Саф алдында дивизион штабы начальнигы капитан Кузнецов күренде. Кечкенә буйлы бу арык кеше һич кенә дә командирга охшамый иде. Тавышы да картларча, өйдә сөйләшкәндәгечә артык төссез иде.
— Егетләр, сезгә бик мөһим һәм авыр задание үтәргә туры киләчәк. Без шикләнмибез: үзегезне дә хурлыкка калдырмассыз, коман- дованиене дә җайсыз хәлгә куймассыз. Операциянең барышы белән дивизия дә, полк та һәм, билгеле, без дә кызыксынып торырбыз. Уңышлы юл телим сезгә.
Кемдер рәхмәт әйтте. Ә капитан безнең лейтенантның кулын кысты.
Бу күренешләр барысы да бик гади килеп чыкты, хәрбиләрчә булмады. Бәлки шуның өчендер капитанның хәерле теләкләр белән озатып калуына күңелебез булды. Шундый җаваплы заданиегә башка берәүне дә түгел, ә безне җибәрүләренә эчтән генә горурлана да идек.
Майор Худоногов безне 1 нче ротаның комаңда пунктына кадәр озата килде, юлда операция планын тагын бер кат исебезгә төшерде, без китә башлагач, «тел»сез кайтмагыз, дип артыбыздан кычкырып калды.
Траншеяларның берсенә җыелып билгеләнгән сәгатьне көтә башладык. Дошманның алгы сызыгыннан күзебезне алмыйбыз. Бар кешенең дә төнге фронт картинасын күргәне юктыр әле. Тирә-якны якты, ләкин салкын яктылык белән ялтыратып әледән-әле ракеталар оча. Алар сибелеп китәләр дә сүнәләр, фронт линиясен күрсәтеп тагын кабыналар. Немецлар чит җирнең караңгы төненнән куркалар, шуңа күрә ракеталар җибәреп, туктаусыз ут ачып үзләрен тынычландыралар булса кирәк. Төн карасын утлы пулялар телеп тора. Майланмаган иске тегү машинасы кебек тончыга-тончыга, пулеметлар ата, аларга автоматлар кушыла. Соңгы вакытта алҗып калган немец солдатларының сугышчан рухын күтәрү өчен бу атышлар шулай тәртипсез бара.
Күкнең көньяк ягында ерактагы пожар яктысы — чигенеп барган фашистлар авылларны, шәһәрләрне яндыралар.
Яңгыр башланырга тора, ахры, — диде Лысюк, канәгатьлек белән.
Әйе, яңгыр яуса, шәп булыр иде, — дип, Аргун да аның сүзен җөпләде.
— Немецларның яңгырдан берәр җиргә кереп качуы бар, — дип куйды безнең лейтенант.
— Юк, немец солдаты — тәртипкә буйсына торган, — диде Лысюк. — Куйган җирдән китми ул. Баштанаяк төренә дә басып тик тора — янына килеп җиткәнче ишетми дә, күрми дә ул сине.
Аларның сөйләшүенә колак салгач, мин бөтен күңелем белән яңгыр оулуын теләдем. Ләкин ул, үч иткәндәй, сибәләвеннән туктады.
Лейтенант сәгатькә карады
— Вакыт, дуслар! — диде ул һәм беренче булып траншеядан сикереп чыкты.
Алдан тәҗрибәле разведчик — саперлар Лысюк белән Аргун бара. Алардан соң лейтенант һәм Minna белән мин. Ә безнең арттан Андрей Минин һәм тагын ике солдат.
Нейтраль зонадан бераз гына иелеп бер-бер артлы үттек. Сакланып кына бардык. Мин үземнең тын алудан да тыелып атлавымны 2 сиздем. Коралымны чытырдатып кысып тотканмын. Йөрәгем дөп-дөп - тибә, аның тавышы колакка бәрә. Ә менә курку дигән нәрсәне сиз- % мим. Әллә инде алдан таза гәүдәле разведчиклар барганга шулай, Ь әллә төн караңгылыгы тынычландыра. Ул минутта бер генә теләгем 3 бар иде: тизрәк дошманның алгы сызыгына барып җитәргә дә начар < гына булса да бер фрицны эләктереп, тавышсыз гына алып китәргә. 5 Ләкин немецны окоптан алуыбызга күңелем белән ышанмый идем: н аның без уйлаган җирдә утырмавы да бар бит әле. Тагын ауга чык- = кан вакыттагы кебек: җәнлекнең эзенә дә төшкән кебек буласың, ә 2 бәхеткә ышанмыйсың — төрле хәлнең булуы мөмкин.
Ике йөз илле метрлап юл үткәч, җиргә яттык. Лысюк белән Ар- = гун алга узып киттеләр дә караңгыга кереп югалдылар. Аларның ә • ♦ ләнеп кайтуын озак көтәргә туры килде. Каты гына яңгыр явып КЕТ- те. Ләкин ул ялангач җир өстен һәм үләннәрне чылатты да туктады л Юеш көе хәрәкәтсез ятып бик туңдык. Немецлар ягыннан тонык кы- □ на тавышлар ишетелеп киткәли: тимергә тимер бәргән кебек тә, җи ?• о гә казык каккан кебек тә була. Игътибар белән тыңлагач кына тэ- 13 шендек: немецлар утын кисә, шул вакыт бер-берсенә кычкыргалгп £ ала икән. ч
Берәр сәгатьтән Аргун кайтты: о
— Сволочьлар, тезеп куйганнар шунда җыен юк-барны — мина- 10 лардан әрчергә туры килде, — диде ул. Алга таба киттек. Җир тайгак. Корсакка, терсәкләргә, тез башларына балчык ябыша. Туктыйбыз. Як-якка каранабыз. Ә күк йөзендә әледән-әле ракеталар кабына, алар сүнгәнче хәрәкәтсез ятарга туры килә.
Бер урында Лысюк белән Аргун бигрәк озак яттылар. Йомгак күк бөтәрләнеп тын гына яттылар да кинәт мәче кебек сикерделәр. Шунда ук кире борылдылар. Димәк, окопта немецлар булмаган. Кызганыч!..
Тагын әкрен генә шуышып барабыз. Ярдәмгә килергә тиеш группа ун-унбиш метр сулданрак бара. Көтмәгәндә генә немецлар ягында хәрәкәт башланды. Анда да, монда да кычкырып сөйләшәләр. Без кичә аткан җирдә тимер шыкырдавы, көрәк тавышлары ишетелә. Ватык минометларны икенче җиргә күчерәләр, ахры.
Сизеп торасың, немецлар янәшә генә, хәтта аларның тын алулары да сиңа бәрелгән кебек. Ләкин биек үлән арасыннан берни күреп булмый. Минут үткән саен борчу арта бара. Лысюк белән Аргун җиргә сыенып әкрен-әкрен генә алга уза. Шул вакытны бездән ун адымнар ераклыкта ике немец сөйләшеп тора. Күбрәк берсе сөйләшә. Тавышы карлыккан, сүзләрен бик ачык әйтә. Әгәр без аларның телләрен белсәк, ни турында сөйләшүләрен аңламый калмас идек.
Яныбызда кинәт кенә нәрсәдер чытырдап куйды һәм күккә яктырткыч ракета очты. Беттек, безне күрделәр дип йөрәк кысылып куйды. Куркудан һәм каушаудан бер генә минутка югалып калдым. Ләкин ул-бу булмады. Ракета сүнде, тагын караңгылык чолгап алды. Тынычланып артыма борылган идем — чынлап торып куркуга төштем, күкнең көнбатыш ягы агарып килә. Димәк, озакламый таң атар, анда инде безнең үзебезне эләктереп алырлар. Биш метр читтә яткан лейтенант янына шуышып килдем дә артка таба күрсәттем. Ул да ап-тырап калды булса кирәк, әле яктылыкка, әле егетләргә карап торды да шуышып барып разведчикларны ашыктырырга кушты- Куркы- .. 11S
ныч барын да онытып, терсәкләрем һәм тезләрем белән кызу-кызу шуышып тиз генә разведчиклар янына килдем һәм лейтенантның ашыгырга дигән приказын җиткердем.
Лысюк белән Аргун шунда ук сөйләшкән тавышлар ишетелгән якка киттеләр. Ә Миша белән без сикереп ярдәмгә төшәргә, кирәк булса ут ачарга әзерләнеп урыныбызда калдык, хәтта пычакларыбызны да әзерләп куйдык. Хәл кылгыч минутлар җитте. Борчылып көнчыгышка карыйбыз: андагы аклык күзгә күренеп зурая, бер кырыйдан алсулана да башлады. Безнең тирәдәге калкулыклар торган саен ачыграк беленә. Алдыбызда биш-алты адым гына ераклыкта дошман траншеясының чите күренә. Лысюк белән Аргун тагын хәрәкәтсез калды. Сикерергә хәзерләнәләр иде булса кирәк. Тагын баш очында ракета кабына. Шул вакыт куркынган яңгыравыклы тавыш:
— Стефан! Халло! — дип куя.
Ракета сүнгәннән соң куерган караңгылыкта разведчикларның кая китеп югалуын күрми калдым. Дәшми генә алышкан тавышларны, кешеләрнең авыр сулавын, ниндидер йомшак нәрсәгә сугуны гына ишеттем. Кемдер авыр итеп ухылдап куйды. Яткан урыннан кубып егетләргә ярдәмгә ташланасы килеп китте. Немецлар аңнарына килеп ата башламаса, үзеңнең кайда икәнеңне сиздермәскә, дигән приказ гына тотып торды. Кинәт мин үзебезнең егетләрнең немец окобыннан сикереп чыгуларын, одеалга төргән әйбер кебек ниндидер озын һәм кара бер нәрсәне өстерәп килүләрен күрдем. Тагын шул ук яңгыравыклы куркынган тавыш ишетелде:
— Стефан! Халло, Стефан!
Немец тагын нидер кычкырды, әмма аның өзек-өзек сүзләреннән мин бары тик «Сигнал!» дигәнен генә аңладым.
Чытырдап кызыл ракеталар күтәрелде. Ялгыз винтовка тавышлары ишетелде. Үзебезнекеләрнең шактый ерак чигенгәннәрен күргәч, Миша белән мин лейтенант янына килдек. Артыбыздан пулемет бәрергә тотынды. Унбиш-егерме минут йөгереп үттек тә, разведчикларга ераграк китәргә мөмкинлек бирү өчен, җиргә ятып, пулемет бәргән якка автоматлардан ата башладык. Аннары тагын торып йөгердек.
Ракеталар берсе арты берсе кабынып торды. Көн уртасындагы кебек якты булып китте. Аргун белән Лысюк «тел»не күтәреп йөгерәләр иде инде. Кинәт кенә лейтенант:
— Ятарга! — дип команда бирде.
Аны-моны уйлап тормыйча, җиргә капландым. Янымда гына мәче кебек чыелдап миналар ярылырга тотынды. Осколкалар сызгырды. Атыш әзрәк тына төшүгә бөтенебез берьюлы сикереп тордык та тагын йөгереп киттек. Тагын җиргә сыенып яттык. Өстебезгә снарядлар шартлавыннан күтәрелгән җир кантарлары, ташлар яуды.
— Торыгыз! — дип команда бирде лейтенант.— Йөгерергә! Кызурак!
Артыбызда ниләр булуын да күрмичә, бар көчебезгә йөгерәбез.
Окоплардан пехотачылар йөгереп чыгып каршыбызга килә башлагач кына айнып киттек.
Хәрби задание үтәлде һәм иптәшләребезнең барсы да исән дигән уйдан әйтеп бетмәс зур шатлык кичергән минутыбыз булды, ахры, ул.
«Безнең батарея сугышчылары» дигән китаптан.