Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халкы җиккән атта


Атлар килә, атлар килә, Үр артыннан үр менә. Алар илтә, Апуш, сине Тукай булыр көнеңә. Артта Кырлай... Артта Урал... Уралдан биек нужа: Дилбегәсен какмыйча да Килгән атларны уза.
Чаптыр тизрәк, каула, кучер, Баш өстендә ялгыз ай. Боек күңелләр күгендә Габдулла балкыр шулай, Сөйсәң җырын, сөйсәң телен, Дөньясын сөйсәң әгәр, — Тарта үзенә, тарта халкың Йөрәге типкән шәһәр. Ә юллары — чакыр-чокыр, Юлдан авыр — заманы. Авыр сулап каршы ала Авыр заман Казаны.
II
Атлар килә, атлар килә, Көрт аша юллар яра. Ак атлар — Тукай иҗаты, Тормышны иңләп бара. Йөзгә исә, каршы исә, Азагы бармы җилнең?! Чорның салкын җилләреннән Тыны кысыла илнең.
...Атлар килә, атлар килә, Елдан елларга басып. Алар өчен гасырлар һәм Күңелләр түре ачык, һәрбер буын, бәйрәм ясап, Аларны каршы ала.
Эзләрендә Тукай исемен Йөрткән урамнар кала. Кырлай, Казан, горурланып, Бөек улыңа кара:
Халкы җиккән атта Тукай Дәверләр аша бара.
Чаллы, 1974.