КамАЗ КИТАПЛАРЫ
Татарстан җирендә гигант автомобиль комплексы тезелә башлауга нибары берничә ел вакыт узды Ә КамАЗны инде үзебезнең илдә генә түгел, дөньяның бик күп почмакларында беләләр. КамАЗ — дөнья халкының игътибар үзәгендә.
Төзелешнең данын бик тиз арада еракларга таратуда журна-листларның һәм язучыларның да өлеше бар. Яңа шәһәр һәм автозавод төзелә башлауга Чаллыдан фоторепортерлар һәм журналистлар кайтып кермәде, биредән язучы өзелмәде Республика газета- журналларында һәм үзәк матбугат битләрендә төзелешкә багыш-ланган беренче очерклар, публицистик мәкаләләр, шигырьләр басыла башлады Кыска гына бер ара эчендә дистәләрчә мәкалә һәм очерк җыентыклары, шигырь һәм поэмалар, роман повестьлар. сәхнә әсәрләре дөнья күрде
Журналыбызның бу санында без сезне шул китапларның кайберләре белән таныштырып узарга булдык.
Г. ПАУШКИН На земле Челнинской. Рус телендә. Татарстан китап нәшрияты. 1971 ел.
Тиражы 4500 данә. Бәясе 28 тиен
Кама буендагы төзелешкә башлап аяк баскай язучыларның берсе Геннадий Паушкин була. «Чаллы җирендә» — гигант тезелешкә багышланган беренче китап.
Китаптагы очеркларда автомобиль комплексы төзелешенең башлангыч этабы сурәтләнә. Аларның һөриайсы тормышны ти- рәнтен ойрәнеп, җаваплылык хисен нык аңлап язылган. Төзелешнең гомуми панорамасын, колачын һөм масштабларын сурәтләү белән бергә, Г. Паушкин төзелештән кызыклы язмышлар, үзенчәлекле характерлар эзли. «Чаллы җирендә» җыентыгы, барыннан да бигрәк, кызыклы образлары белән игътибарны җәлеп итә.
Менә төзелеш штабы начальнигы Валерий Стекольшиковның көндәлек дәфтәреннән алынган язмалар. Аларда Стекольшиковның бөтен характеры, холкы-гадәте чагыла Шунда ук ташчылар бригадасы бригадиры, ВЛКСМның Үзәк ревизия комиссиясе члены Вазыйх Мәүликов турындагы очерк урын алган («Өч очрашу»). КамАЗ төзүчеләрнең атаклы бригадиры Виктор Филимоновны илебезнең бөтен төбәкләрендә беләләр. Ул — укучыларга Геннадий Паушкин ачкан күпләгән геройларның берсе. •■Биеклек артында биеклек» дигән очеркны укыганда без түбә ябучы Шарифуллин, партия эшчесе Огородников, элекке чик сакчысы, хәзер төзелештә сварщик булып эшләүче Антонов белән танышабыз.
Г. Паушкин очеркларының тагын бер үзенчәлекле ягы шунда, ул очеркларда Чаллы һәм КамАЗ темасы илнең ерак үткәне, бүгенгесе белән янәшә куеп, чагыштырып барыла. Билгеле булганча, автозавод «Гигант* колхозы җирләрендә салына. Бу колхозның председателе Зыя Закиров авторның яшьлек дусты да икән. Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр алар бергә булганнар. Сугышның бөтен авырлыгын, кыенлыгын бергә күргәннәр, бергәләп дошманны куганнар Җыентыктагы очеркларның берсе ■ Гигант» колхозы, аның председателе Зыя Закиров турында сөйли. Очеркның иң дулкынландыргыч битләре төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык хисләрен тасвирлау-а багышланган.
Геннадий Паушкинның «Чаллы җирендә» китабы ВЛКСМ Үзәк Комитетының дипломы белән бүләкләнде.
Батыр на Каме. Рус телендә. Төзүчеләре Д. Вәлиев, М. Глухов һәм Р. Максудов. Җаваплы редакторы һәм кереш сүз авторы М. Мусин. Художнигы И Әхмәдиев. Татарстан китап нәшрияты. 1972 ел. Тиражы 6000 данә. Бәясе 1 сум 24 тиен
Татарстан җирендә тугызынчы бишьеллыкның иң зур төзелеше—Кама автомо- мобиль заводы һөм яңа шәһәр салына башлауга, журналистларның һәм язучыларның, сәнгать кешеләренең төп игътибары әлеге төзелешкә юнәлде. Республика газета-журналларында, шулай ук үзәк матбугат битләрендә Кама елгасы буендагы гигант төзелешкә, анда эшләүчеләрнең хезмәтенә һәм тормышына багышланган материаллар басыла башлады. Шул материалларның ин яхшыларын бергә
туплап, Татарстан китап нәшрияты махсус җыентыклар чыгарып килә. «Камадагы ба-тыр»— әнә шул сериядән чыккан китапларның беренчесе.
Җыентыкка «Социалистическая индустрия», «Советская Россия», «Литературная Россия», «Советская Татария» газеталарында һәм башка матбугат органнарында 1971 елда басылган иң яхшы очерклар, мәкаләләр, репортажлар тупланган. Алар- ны укып, без КамАЗ төзелешенең зурлыгы һәм колачын күз алдына китерәбез, анда эшләүчеләрнең тормышы һәм хезмәте, 1971 ел дәвамында алар башкарган эшләр белән танышабыз.
Характерларына һәм жанрларына, нинди мәсьәләгә багышланган булуларына карап, китаптагы материаллар төрлесе төрле зурлыктагы дүрт бүлеккә бүлеп урнашты-рылган. «Бишьеллыкның удар төзелеше» дип исемләнгән беренче бүлек КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф. Табеев мәкаләсе белән ачыла. Мәкалә авторы безне КамАЗ төзелешенең әһәмияте һәм үзенчәлеге белән таныштыра, ул автомобиль заводын һәм Чаллы шәһәрен төзү буенча 1971 елда башкарылган эшләр турында сөйли, төзүчеләр алдында торган мөһим бурычларга туктала. Ф. Табеев башлаган сүзне Кама авто-мобиле заводының генераль директоры Л. Васильев дәвам иттерә. Ул беренче мәкаләдә күтәрелгән аерым мәсьәләләрне тагы да ачыклый һәм конкретлаштыра төшә, КамАЗ төзелешенә бәйле башка проблемаларга туктала.
Икенче бүлек «Исәнме, Кама!» дип исемләнгән. Бу бүлеккә татар һәм рус язучылары, республика һәм Мәскәү жур-налистлары тарафыннан язылган мәкаләләр һәм очерклар, юлъязмалар һәм репортажлар тупланган. Ул материалларның берише- ләрендә КамАЗ төзелешенең гомуми ха-рактеры һәм үзенчәлеге, масштабы һәм колачы турында сөйләнә. Р. Кутуйның «Үзгәртелгән җир» («Земля преображенная-), А. Злобинның «Куен дәфтәреннән» («Из записной книжки»), М. Зарипов белән Г. Орловскийның «КамАЗ булачак!» («КамАЗ будет!»), Д. Вәлиевнең «Бүгенге дөнья — ул тизлек» («И мир сегодня — это скорость») исемле мәкаләләре, мәсәлән, әнә шундый. Шулар арасыннан Д. Вәлиев мәкаләсе аеруча әйбәт тәэсир калдыра. Ул КамАЗ тезелешенең эченә кереп, аны өйрәнеп, төзелеш мәсьәләләрен белеп язылган.
Бу бүлектәге материалларның иң зур күпчелеге төзелештәге аерым кешеләргә, ул кешеләр башкарган конкрет эшләрне сурәтләүгә багышланган. Әлеге материал-ларны укыганда без шәһәр һәм завод төзелешендәге атаклы бригадирлар, про-раблар, алдынгы монтажчылар, ташчылар һәм малярлар белән, уңган сатучылар һәм тәрбиячеләр белән, алар башкарган матур эшләр белән танышабыз.
Китапның өченче бүлеге КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Р. Беляевнең «Батыр аякка баса» («Становление батыра») дигән мәкаләсе белән ачыла. Мәкалә авторы партиянең шәһәр комитеты башкарган күп төрле эшләр хакында сөйли. Шуннан сүз төзүчеләргә — бетончыларга, штукатурчыларга, шоферларга, ташчыларга бирелә...
«Безгә Ватан кушты» («Нам Родиной велено») дип исемләнгән соңгы бүлеккә КамАЗ төзелешендә эшләүчеләр арасындагы социалистик ярыш хәрәкәтен чагылдырган материаллар тупланган. Бүлек Р. Сәләхов җитәкчелегендәге монтажчылар бригадасының КамАЗдагы барлык төзүчеләргә адреслан-ан ачык хаты белән башлана. Шунда ук В. Деребизов җитәкчелегендәге монтажчыларның, М. Никишин җитәкчелегендәге бизәүчеләрнең, П. Ке- маев җитәкчелегендәге автоскреперчылар- ның, К. Хәмитов җитәкчелегендәге шоферларның Р. Сәләхов бригадасы чакыруына җавап хатлары урнаштырылган. Биредә шулай ук КамАЗ хакында сөйли торган фактларга, төзелеш елъязмасына киң урын бирелгән.
Китап В. Зотов, Е. Грабилин, Э. Хакимов, М. Шакиржанов һәм Р. Якуповларның төзелеш күренешләрен, андагы кешеләрне, төзүчеләрнең хезмәтен, тормыш-көнкүрешен һәм ялын сурәтләгән фоторәсемнәре белән бизәлгән.
Поступь батыра. Төзүчеләре Д. Вәлиев, М. Глухов һәм Р. Максудов. Җаваплы редакторы М. Мусин. Художнигы И. Әхмә- диев. Татарстан китап нәшрияты. 1973 ел. Тиражы 11000 данә. Бәясе 1 сум 60 тиен
Бу—Кама автомобиль заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләргә багышланган очерк, мәкалә һәм репортажлардан төзелгән икенче җыентык. Аңа «Правда». «Известия», «Социалистическая индустрия», «Советская Россия», «Неделя», «За рубежом», «Литературная газета», «Литературная Россия», «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», «Татарстан яшьләре», «Комсомолец Татарии», «Волжская коммуна» газеталарында һәм «Новый мир». «Молодой коммунист», «Огонек», «Юность», «Коммунист Татарии», «Казан утлары», «Азат хатын» журналларының 1972 елгы саннарында басылган материаллар сайлап алынган.
Әлеге материалларда завод һәм шәһәр салу буенча бер ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешелгән казанышлар турында сөйләнә. Ул материалларны укыганда, без «Камадагы батыр» китабы буенча электән билгеле булган Танышларыбызны очратабыз, гигант төзелешнең яңа геройлары белән танышабыз.
Китап күренекле татар шагыйре, Г. Тукай һәм М. Горький исемендәге премияләр лауреаты Сибгат Хәкимнең «Хыялларны канатландырган көч» дигән кереш сүзе белән ачыла. Кыска гына мәкаләдә шагыйрь КамАЗ төзелешенең сулышын һәм пафосын, зурлыгын күрсәтә алган.
Беренчесе кебек үк, бу җыентык та дүрт бүлектән тора. «Бөтен ил төзи» дип исемләнгән беренче бүлеккә егермедән артык мәкалә һәм очерк кергән. КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Троицкий безне 1972 елда автозавод һәм шәһәр төзү буенча башкарылган эшләр, төзелеш барышында туган яңалыклар, төзелеш оешмалары алдында торган бурычлар белән таныштыра. Р. Биктаһиров- ның «Кама батырының «автопортреты» дигән язмасы да кызыксыну белән укыла. Мәкалә авторы КамАЗ төзелешенең төрле объектларында эшләүче гаҗәеп кызык язмышлы, бай биографияле кешеләр тапкан. В. Романюк үзенең «Тере бәйләнеш» исемле мәкаләсендә Волга автомобиль заводь! белән КамАЗ төзелешен чагыштыра, алар арасындагы охшаш якларны һәм аерымлыкларны күрсәтә, әлеге ике зур төзелеш арасындагы бәйләнешкә аеруча нык игътибар итә. И. Ачильдиевнең «Мотор белән сыналды» (‘Проверено мотором») дигән язмасы Ярославль мотор заводының уйлап табучыларына багышланган. Билгеле булганча, КамАЗ машиналарына куелачак моторлар шул заводның конструкторлык бюросында иҗат ителә. КамАЗ парткомы секретаре А. Родыгин мәкаләсе — заводның киләчәге һәм аның кешеләре турында. Н. Хохловның «Кама колачы» («Камский размах»), Г. Баклановның «Гигант төзелә» («Гигант строится ), X. Гардановның «Биеклек» («Высота»), В Тузовның «Кама өстенә гигант күтәрелә» («Встает гигант над Камой») дигән мәкалә һәм очерклары да яратып һәм кызыксыну белән укыла.
Китапның икенче бүлеге дә нигездә шундый ук мәкаләләрдән һәм очерклардан тора. Характерлары, күтәргән мәсьәләләре ягыннан алар беренче бүлектәге материаллардан әллә ни аерылмыйлар диярлек. «Новый мир» журналының җаваплы секретаре Ф Видрашкуның «Вахта» исемле очеркы Чаллы шәһәренең партия оешмасы һәм аның беренче секретаре Р. Беляев турында. Р. Сабиров («Новаторлар төзелеше») бик конкрет, гади һәм ачык итеп КамАЗ төзелешендә кулланылган яңалыклар белән таныштыра. Ю. Бычков белән Н. Ольшевскийны («Әгәр янәшә булсагыз») үзешчән сәнгать коллективларының эше, төзелеш һәм сәнгать мәсьәләләре борчый. Р Вәлиев, Җ. Калимуллин һәм Г. Паушкиннарны зур төзелештә эшләүче оригиналь кешеләр кызыксындыра.
Язучылар һәм профессиональ журна-листлардан тыш, җыентыкның һәр ике бү-легендә төзүчеләрнең үзләренә дә шактый күп урын бирелгән. Шагыйрьләр шигырьләре белән катнашалар, В. Филимонов, А. Улесов, 3. Гыйззәтуллина кебек танылган эшчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Кама елгасы буендагы гигант төзелеш көннән-көн үсә, көннән-көн киңрәк колач җәя бара. Шуңа бәйле рәвештә, аның даны да үсә килә. КамАЗны хәзер дөньяның бик күп илләрендә беләләр, аңа сокланалар, аңа гаҗәпләнәләр. Җыентыкта чит ил журналистларыннан ике кешенең КамАЗ төзелешенә багышланган мәкаләсе урын алган. Аларның берсе — француз журналисты Серж Лейракның «Камадагы гигант» исемле мәкаләсе. Мәкалә француз укучыларын Кама елгасы буенда барган гигант төзелеш белән таныштыру максатыннан чыгып язылган. Серж Лейрак, КамАЗның зурлыгы, төзелеш эшендә кулланылган яңалыклар турында язып килә- килә дә, мәкаләсен болай дип тәмамлый: «Шул рәвешчә Татарстанның бу ерак почмагында кыю, тәвәккәл, үз эшләрен әйбәт белүче кешеләр формалаша. Соңгысы бигрәк тә мөһим. Палаткалар шәһәрчеге романтикасы үлде дип әйтү — әле һич тә романтикага гомумән хөкем чыгару дигән сүз түгел. Камилләшкәннән-камилләшә барган бүгенге заман техникасыннан максималь төстә файдаланып, катлаулы бурычларны башкару осталыгы беренче планга чыга. СССР үсте. Беренче бишьеллыклар чорындагы көрәк һәм кәйлә романтикасы үз урынын машина романтикасына бирде».
Германия Халык Республикасында чыга торган «Форум» исемле газетаның коррес-понденты Ганс Эггерт 1972 елда КамАЗ төзелешендә булып китә. Үз иленә кайткач, ул Чаллыда алган тәэсирләре нигезендә «Кешеләр тәрбияли торган КамАЗ» («КамАЗ, который делает людей») исемле очерк яза. Аның бу очеркы совет кешеләренә карап гаҗәпләнү һәм соклану хисләре белән сугарылган.
...Р. Сәләхов җитәкчелегендәге монтаж-чылар бригадасы башлап җибәргән социа-листик ярыш хәрәкәте тиз арада бөтен төзелешкә тарала. Шул ярыш хәрәкәте
тезүчеләр арасында зур хезмәт күтәренкелеге уяткан кеннәрдә КамАЗга А. Стаханов, П. Кривонос, А. Бусыгиннар язган хат килеп тешә. Бу хат Чаллыда яңа хезмәт энтузиазмы кузгатып җибәрә. Җыентыкның соңгы дүртенче бүлеге беренче бишьеллыклар каһарманнары язган шул хат белән ачыла. Әлеге хат артыннан ук А. Стахановның КамАЗ төзелешендә эшләүчеләргә адресланган яңа хаты урнаштырылган. Бу бүлектә шулай ук В. И. Ленин исемендәге Магнитогорск металлургия комбинаты эшчеләре һәм ветераннарының, •Днепрострой» һәм Днепрогэс эшчеләре һәм ветераннарының Кама автомобиль заводын төзүчеләргә язган хатлары белән танышырга мөмкин. Иң ахырдан Кама автомобиль заводын төзүчеләрнең культура һәм сәнгать әһелләренә адресланган хаты китерелә.
Бу җыентык та КамАЗ төзелешенең төрле якларын чагылдырган фотолар, ху- дожникларыбызның төзелеш кешеләренә багышланган рәсемнәре белән бизәлгән.
КамАЗ — крупнейшая и важнейшая стройка пятилетки. Әдәбият күрсәткече. Төзүчеләре Ф. Гафурова. Н. Нуруллина, М Делешова.
Казан. 1973 ел. Тиражы 3000 данә
КАМАЗ —
КРУПНЕЙШАЯ
И ВАЖНЕЙШАЯ СТРОЙКА
ПЯТИЛЕТКИ
Тема-проблемаларына карап, ул материал* лар төрле бүлекләргә бүлеп урнаштырылган. Аларның саны ике дистәгә якын: партия һәм совет оешмаларының КамАЗ төзелеше турындагы документлары һәм материаллары; КамАЗ — бөтенсоюз комсомол удар төзелеше; Чаллы шәһәре; Кама автомобиль заводының кешеләре турында; Төзелешләр һәм буыннарның хезмәт пере- кличкасы; КамАЗда социалистик ярыш; КамАЗ — алдынгы тәҗрибә мәктәбе; КамАЗның дуслык бәйләнешләре; Темплар һәм темплар; Удар төзелешнең мәшәкатьләре; КамАЗ төзүчеләрнең көнкүреше һәм ялы; КамАЗда иҗат интеллигенциясе; КамАЗ әдәбиятта һәм сәнгатьтә; Сүз КамАЗ төзүчеләргә бирелә; КамАЗ шагыйрьләре...
Бер сүз белән әйткәндә, әдәбият күр-сәткече КамАЗ белән бәйле барлык мәсьә-ләләрне иңләрлек итеп төзелгән. Ул аги-таторлар, пропагандистлар, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, гигант төзелеш белән кызыксынучы барлык укучылар өчен файдалы кулланма булачак.
Б. КАМАЛОВ. Җ. КӘЛИМУЛЛИН. Дуслык таулар күчерә. Татарстан китап нәшрияты. 1973 ел. Тиражы 3000 данә. Бәясе 16 тиен
Язучы Б. Камалов белән журналист Җ. Кәлимуллинның бу китабына автомобиль комплексы һәм яңа шәһәр төзелешендә эшләүче яшьләргә багышланган очерклар, публицистик мәкаләләр, репортажлар тупланган. Аларда автогигант төзүчеләрнең фидакарь хезмәт үрнәкләре гәүдәләнә, авторлар безгә төрле милләт вәкилләренең бердәм тату гаилә булып яшәүләре, белем һәм культураларын үстерүләре, тирән дуслыклары һәм мәхәббәтләре турында сөйлиләр.
В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсенең милли әдәбият һәм крайны өйрәнү бүлеге укучыларны даими төстә Кама автомобиль заводы һәм шәһәр төзелешенә багышланган әдәбият белән таныштырып бара. Гигант төзелеш турындагы материаллар тупланган беренче күрсәткеч 1972 елда басылып чыккан иде. 1973 ел ахырларында аның икенче чыгарылышы дөнья күрде.
Соңгы күрсәткечкә 1973 елның апрель башларына кадәр республика газета-жур- налларында һәм үзәк матбугат битләрендә басылган мәкалә-очерклар, репортажлар, матур әдәбият әсәрләре сайлап алынган.
Китап «Җитмешенче еллар горурлыгы» дигән мәкалә белән ачыла. Төзелешнең зурлыгы һәм үзенчәлеге турында күтәренке рух, ялкынлы тел белән сөйли башлаган публицистик мәкалә укыган саен тармаклана, киңәя бара. Мәкаләдә авторлар зур төзелешкә бәйле барлык мәсьәләләрне иңләргә тырышалар.
ТАУЛАР
КҮЧЕРӘ
1972 елның 1 мартында КамАЗның яшь тезүчеләре башкалабыз Мәскәүдә, ВЛКСМ Үзәк Комитетының конференц-залында беренче бишьеллыклар каһарманнары М. Виноградова, А. Бусыгин һәм И. Гудов белән очраштылар. «Хыял-канатлар, реаль канатлар» — шул очрашуны тасвирлауга багышланган репортаж.
Очеркларның иң зур күпчелеге — КамАЗның алдынгы бригадирлары турында Аларны укыганда, без Р. Сәләхов («Бригадир Рәис Сәләхов»), В. Мәүликов («Так держать, улым!»), Л. Шәмсетдинова («Күңел >). В- Шатунов («Төпчек ул»), Г. Филяшина («Бригада башлыгы») кебек атаклы җитәкчеләр белән, алар җитәкләгән бригадаларның эше, тормышы белән танышабыз. Әлеге бригадирларның һәркайсы — бетен илгә танылган кешеләр. Алар хакында бик күп мәкаләләр, очерклар язылган. Алар турында кабатланмаган, яңа сүз әйтү — шактый кыен эш. Авторлар моны яхшы аңлыйлар. Алар үз-ләренчә язарга, әлеге геройларның башкалар күреп җиткермәгән яңа якларын ачарга омтылалар, һәм еш кына шул максатларына ирешәләр дә.
Җыентыкка тупланган очерклар белән танышып барганда, моңарчы чыккан әсәр-ләрнең берсендә дә күренмәгән яңа геройлар очрый. Шуларның иң кызыклысы — идарә башлыгы Зөфәр Садретдинов. «Ул Һаман солдат» дигән очеркта без аның ифрат гыйбрәтле һәм бай тормыш юлы белән танышабыз. Садретдинов — башлап Б. Камалоалар ачкан герой. КамАЗда эшләүче бөтенсоюз «Дуслык» отряды турында «Бөтенләйгә калырмын, ахры». , дигән язма да әйбәт тәэсир калдыра.
«Дуслык таулар күчерә» җыентыгына нигездә төзелешнең башлангыч этабын чагылдырган мәкалә-очерклар тупланган. Авторлар моның белән генә тукталып калмаслар дип ышанасы килә.
Р. ВӘЛИЕВ. Шәһәр булсын бүләгем. Доку-менталь повесть. Татарстан китап нәшрияты. 1973 ел. Тиражы 2000 данә. Бәясе 13 тиен
Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетын тәмамлагач, яшь журналист Равил Вәлиев Чаллы шәһәренә җибәрелә. Турыдан-туры үз һөнәре буенча эшли башлаганчы, аңа байтак вакытлар Вазыйх Мәүликәеның комсомол-яшь- ләр бригадасында гади ташчы булып йөрергә туры килә. Шул чагында ул яңа Маллы шәһәрен төзүче атаклы бригада турында көндәлекләр алып бара. «Шәһәр булсын бүләгем» исемле бу повесть шул көндәлекләр нигезендә язылган.
Хәер, укучы әсәр белән күпмедер дәрәҗәдә таныш дияргә була. «Казан утлары» журналының 1972 елгы 2, 3, 4 саннарында аның күп өлеше басылды, һәм «Каурыйлар чыныкканда» дип исемләнгән әлеге язмалары өчен Р Вәлиев журналның махсус премиясе белән бүләкләнде.
Билгеле, әсәрнең яна варианты шактый тулыландырылган, зурайтылган.
Повесть кечкенө-кечкенә аерым бүлек-чәләрдән тора, һәр бүлекчә бригада top- мышына бәйле теге яки бу конкрет эпизодны сурәтләүгә багышланган. Әсәрне укыганда, без бригаданың бик күп кызыклы кешеләре белән очрашабыз: шигъри җанлы, тыйнак табигатьле Әлфинур Әхмә- това, министрлар кебек киенеп йөри торган Ганс Нәбиев, «аглый белән таглый» кебек йөрүче Арча егетләре. Миша белән Володя, тагын бик күпләр... Авторның төп игътибары әнә шул кешеләргә юнәлгән. Ул төрле холыклы, төрле язмышлы яшьләрдән, төрле милләт вәкилләреннән торган бригаданың таза бер коллектив булып оешуын күрсәтә алган.
Бригада кешеләрен үзара якынайтуда, бер-берсе белән дуслаштыруда Муса Җәлил шигырьләре зур роль уйный. Герой шагыйрьне алар үз бригадаларының почетлы члены итеп алалар, һәр көнне аның өчен дә норма үтәп баралар.
Төзелеш эшендәге күп төрле яңа алымнар башлап В. Мәүликов бригадасында сынала, яңача эш ысулларын башлап алар куллана. Йорт салуда Липецк ысулы, тырышлык коэффициентын куллану, бригада подряды белән эшләү һ. б. Повесть авторы укучыларны әнә шул алымнар белән дә таныштыра, безгә аларның асылын, мәгънәсен аңлата.
Повесть җыйнаклыгы, төзеклеге белән аерылып тора Автор нигездә бер бригада кешеләре, алар башкарган эшләр турында гына сөйли кебек. Әмма әсәрне укыганда без төзелешнең бөтен колачын, бөтен сулышын тоеп-сизеп торабыз.
Б. КАМАЛОВ. Урамнар киңәя. Повесть һәм хикәяләр. Татарстан китап нәшрияты. 1973 ел. Тиражы 11000 данә. Бәясе 39 тиен
Прозаик Барлас Камалов «Урамнар киңәя» дип исемләнгән яңа повестенда Кама автомобиль комплексын төзүчеләр турында яза Әсәрдә илнең төрле почмакларыннан Чаллыдагы төзелешкә килгән кешеләр турында сөйләнә, аларның бердәм эшчеләр коллективына кушылып
китүе, гадәт-холыклары, характерлары формалашуы күрсәтелә. Яшүсмер Яфиз Семитов, кранчы Вәдүт Шәйхаттаров, укытучы Рәйхан, сугыш һәм хезмәт ветераны Григорий Самородкин да, Морзахан абзый белән Зөһрәбану түти дә хәтердә калырлык образлар булып чыкканнар.
...Көннәрнең берендә Чаллыга, Морзахан абзыйның шыгырдап торган таза йортына уйламаганда-көтмәгәндә берьюлы берничә кеше кайтып төшә.
Морзахан абзыйның үз улы Вәдүт моңарчы Төмән якларында эшләп йөргән икән. Армия хезмәтеннән соң, ул шул якларга ташпулатлар төзешергә киткән булган. Биредә кичке мәктәптә укып, кулына аттестат ала. Шунда ул ире үлгән тол хатын Рәйханны очрата. Бер-берсен яратышалар, семья корып җибәрәләр, һәм менә, Рәйханның беренче иреннән туган Айдар исемле малайны да ияртеп, автомобиль заводы төзергә, яңа шәһәр салырга дип, Чаллыга кайтып төшәләр.
Кайтучыларның тагын берсе — Яфиз исемле үсмер егет, Морзахан абзыйга ерак булса да кардәш тиешле кеше. Уналты яше дә тулмаган килеш, Сергач- тагы мәктәп-интернаттан качып килгән. Кызыклы яңа тормыш, романтика үзенә тарткан. Повестьны укыганда, без аларның, төрле кыенлыкларны җиңеп, автогигант төзүчеләр сафына кушылып китүләре белән танышабыз. Автор безне аларның яңа урындагы тормышы, хезмәте белән таныштыра.
М. ХӘБИБУЛЛИН. Тау белән тау очраш- маса да. Повесть. Татарстан китап нәшрияты. 1974 ел. Тиражы 10 000 данә.
Бәясе 34 тиен
...Җәйге ялга кайткач, Зөлфәт үз авыл-ларындагы бер чибәр кыз белән таныша. Яратышып китәләр. Егет кызны ничек тә үзенеке итәргә була. Миңа кияүгә чык, Казанга алып китәм, ди. Кыз, иң яхшысы Чаллыга китик, анда зур төзелешләр башлана, ди. Матур кызның шул сүзенә ышанып, Казандагы менә дигән эшем, көйләнгән тормышын ташлап, Зөлфәт Чаллыга кайта. Көч-хәл белән начар гына эшкә урнаша, торыр урын юнәтә. Инде сөйгәнө Мәснәвияне дә алып килим дип, авылга кайтса, матур кыз кияүгә чыккан.. Зөлфәт, үпкәләп һәм рәнҗеп, яңадан Чаллыга китеп бара Баксаң, моның кулыннан Мәснәвияне тартып алган кара мыеклы Ислам исемле егет тә Зөлфәт эшли торган автохуҗалык шоферы икән. Сүз дә юк, болар баштан ук бер-берсен яратышмыйлар.
Ислам һәм Зөлфәт — әсәрнең төп ге-ройлары. Алар арасындагы конфликт бүлектән-бүлеккә үсә, көчәя килә. Билгеле, алар бер матур кызны бүлешә алмаган өчен генә дошманлашып китмиләр. Сәбәпне тирәннәнрәк эзләргә кирәк. Төп сәбәп — аларның характер үзенчәлекләрендә, дөньяга карашларында, һәр ике образга әсәрдә зур урын бирелгән. Шулай да Ислам ныграк хәтердә калырлык булып чыккан. Ислам — әлегә үзенең төп юнәлешен тапмаган кеше. Ислам — хәрәкәт кешесе. Ислам — көтелмәгән хәлләр, сюрпризлар кешесе. Бер тәнкыйтьчебез язганча, без аны баштанаяк маҗаралар эчендә күрәбез. Аның үлеме дә әнә шундый маҗараларның берсе. Зөлфәт алдында сер бирәсе килмичә, машинасы белән ныгып җитмәгән боз өстенә кереп китә һәм батып үлә... М. Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да» дигән повестен-да шул вакыйгалар сөйләнә.
Күрәсез, бу повесть та КамАЗ турында. Әсәр төзелештә эшләүче шоферлар тормышын сурәтләүгә багышланган. Авторның төп игътибары бердәм коллектив формалашуын һәм яңа кешеләр тууын сурәтләүгә юнәлгән.
Мы строим КамАЗ. Төзүчеләре В Белокопытов, Р Биктаһиров һәм Е. Лисин. Художнигы Э Зарипов. Татарстан китап нәшрияты. 1974 ел. Тиражы 5000 данә.
Бәясе 1 сум 7 тиен
Бу китап Камаздагы автомобиль гигантын төзүче бетончылар, ташчылар, балта осталары, монтажчылар, бульдозерчылар, шоферлар, экскаваторчылар тарафыннан
м
йаа
УРАМНАР ницая
12. «К. У.» № 4.
177
язылган. Китапка кергән кечкенә-кечкенә мәкаләләрендә алар иптәшлек һәм дуслык хисләре, яшьлекләре, яратып башкарган хезмәтләре турында сөйлиләр, кайгы-хәсрәтләре, шатлык-сөенечләре белән уртаклашалар.
Беренче бүлек «КамАЗ — ул...» дип исемләнгән. Бу бүлектә кыска-кыска җөмләләр белән төзелешнең төрле якларын (колачын, зурлыгын, үзенчәлеген, бүгенгесен, киләчәген һәм башка якларын) характерлый торган мәгълүматлар китерелә. Ул мәгълүматлар белән танышкач, КамАЗның тулы картинасы күз алдына килеп баса.
«Әтиләребез Магнитка төзегән, без КамАЗ төзибез» дип исемләнгән икенче бүлектәге материалларның кайберләре белән алдарак бер танышкан идек. Әйтик, беренче бишьеллыклар герое Алексей Стахановның КамАЗ төзүчеләргә адресланган хаты «Батыр адымнары»нда, ә Р. Сәләхов җитәкләгән монтажчылар бригадасының ачык хаты «Камадагы ба- тыр»да бар иде.
«Без КамАЗ төзибез» исемле китапта автозавод һәм шәһәр төзелешендә эшләүче алдынгы бригадаларның җитәкчеләренә күп урын бирелгән. Без сүз алып бара торган шушы икенче бүлектә комплекслы бригада бригадиры. Социалистик Хезмәт Герое А. Новолодский «Улларың синең санап бетергесез, Магнитка!», «Стальконструкция» трестының монтажчылар бригадиры В. Деребизов «Горурлык хисе», штукатурчы-малярлар бригадасы бригадиры Л. Шәмсетдинова "Төзелеш дәвам итә» һәм монтажчылар бригадасы бригадиры, партиянең Татарстан өлкә комитеты члены В. Филимонов «Өченче биеклек» дигән мәкаләләр белән катнашалар. Ул мәкаләләрне укыганда, алар җитәкләгән бригадаларның кешеләре, һәр бригаданың хезмәт фронтында ирешкән уңышлары белән танышасың. Алай гына да түгел, бүгенге көн геройларының тормышка карашлары һәм рухи дөньялары ачыла, бүгенге төзүчеләребезнең ифрат киң карашлы, Һәр яктан өлгергән кешеләр булуын күреп сөенәсең.
Бригадирлар башлаган сүзне алга таба гади эшчеләр дәвам иттерә. «Миңа теләсә нинди эш бирегез» дип исемләнгән өченче бүлектә сүз бульдозерчыларга һәм шоферларга, балта осталарына һәм ташчыларга, аш осталарына һәм сатучыларга бирелә. Алар үз һөнәрләре турында, бергә эшләгән иптәшләре турында сөйлиләр.
Кама автомобиль комплексын төзүдә илнең бөтен почмакларыннан җыелган 100 меңләп эшче, 60 лап милләтнең уллары Һәм кызлары эшли. «Дуслык! Дуслык! Дуслык!» дип исемләнгән соңгы бүлек төрле милләт вәкилләре арасындагы интернациональ дуслык хисләре турында сөйли. Анда төрле милләт егетләренең дуслык турындагы мәкаләләре урнаштырылган. 3. Айтпаев Чаллыга ерак Каза- гыстаннан, Л. Пинтурия Грузиядән килгән. Л. Станкевич — белорус егете, В. Пан _________ кореец. «Бишьеллыкны — өч елда» исемле мәкаләнең авторы У. Наурбиев Чечен- Ингушиядән. Әйе. КамАЗдагы кайсы гына бригаданы алып карасаң да, анда бик күп төрле милләтләрнең вәкилләрен очратырга була. КамАЗ төзелешендә чын интернационализм хисләрендә тәрбияләнгән яңа буын үсә.
...Җыентык төзелеш кешеләрен, алар- ның хезмәтен һәм тормышын яктырткан бик күп фоторәсемнәр белән бизәлгән. Художник Э. Зариповның график рәсемнәре китапка үзгә бер күркәмлек өстәп, ямь биреп тора.
Ә. БАЯНОВ. Ут һәм Су. Роман. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1973 ел. Тиражы 15000 данә. Бәясе 55 тиен
Чаллыдагы төзелеш әле чын-чынлап колач җәеп, көчәеп кенә килә иде. «Казан утлары» журналында Ә. Баяновның «Ут һәм Су» исемле яңа романы басыла башлады. КамАЗ турындагы бу роман төзелешкә багышланган беренче шигырьләр һәм очерклар белән бер үк вакытта дөнья күрде. 1973 елда инде Татарстан китап нәшрияты аны аерым китап итеп чыгарды.
Әхсән Баянов—асылда шагыйрь кеше. Прозага ул шигырьдән килде һәм аңа шагыйрьлеген дә алып килде. Бу — «Ут һәм Су» романында да сизелә. Әсәрдә шигърият белән проза, прозаның кырыс реальлеге белән поэзиянең шартлы алымнары чиратлаша. Аның бу романын кызыклы һәм үзенчәлекле иткән сыйфатларның берсе әнә шул булса кирәк.
Бу роман тагын фикер байлыгы, эзлә- нүчән рухы белән игътибарны җәлеп итә. Автор табигатьне саклау мәсьәләләре белән баш вата, аны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, КамАЗ төзүчеләрнең хезмәте, тормышы белән бәйләнгән күп төрле башка мәсьәләләр кызыксындыра.
Бу романның уңышлы һәм кимчелекле яклары, сәнгатьчә үзенчәлекләре турында күп язылды. Бигрәк тә Р. Моста- фин мәкаләләрендә аңа төпле бәя би
релде. Аның бу әсәр турында әйткән фикерләре белән килешми мөмкин түгел.
Романның эчке конфликтын һәм драматик киеренкелеген дөньяга ике төрле караш, капма-каршы ике характер билгели. Аларның берсе — Фәез Насыйбул- лин, икенчесе — Борис Филинов. Икесе дә төзелеш институтын тәмамлаган белемле инженерлар, икесе дә күп төзелешләрдә булган тәҗрибәле төзүчеләр. Әмма тормышка карашлары, эшкә мөнәсәбәтләре капма-каршы. Участок начальнигы Фәез Насыйбуллин бөтен вакытын, көч-энергия- сен төзелешкә багышлый. Таңнан алып кичкә хәтле ул төзелеш буйлап чаба, прораблар белән тиргәшә, кичләрен иге- чиге булмаган киңәшмәләрдә, төрле утырышларда уздыра. Борис Филинов исә — сәгатьтән-сәгатькә кадәр генә эшләргә, эшкә вакытында килеп, вакытында кайтып китәргә гадәтләнгән кеше. Моның өчен аны тиргиләр, үгетлиләр, шул ук вакытта аңа таяналар да. Чөнки ул талантлы инженер, үз эшен искиткеч шәп белә торган кеше.
Фәез белән Борис шәхси тормышларында да бер-берсеннән нык аерылалар. Фәез романтик табигатьле егет, хыялындагы мәхәббәтен эзли, Кама-Камиләләр белән «саташкан» кеше. Борис хатын аерган тол ир, үз күңелен күреп, үз рәхәтен көйләп яши: машинасында чибәр кызлар, квартирасында күңелле мәҗлесләр...
Шул рәвешчә, әсәрдә югары романтик омтылыш белән исәп-хисапка корылган аек акыл бәрелешә. Авторның симпатиясе ачыктан-ачык романтик табигатьле Фәез ягында. Чөнки төзелеш вакыт белән дә, кыенлыклар белән дә санашмый торган энтузиастлар, Фәез кебек фидакарь егетләр җилкәсендә бара.
М. ХӘСӘНОВ. Кама таңнары. Роман. Татарстан китап нәшрияты. 1973 ел.
Тиражы 15000 данә. Бәясе 39 тиен
КамАЗ төзелеше үзенең зурлыгы һәм колачы белән генә түгел, моңарчы бер кайда да күрелмәгән кызу темплары, техник коралланышы, хезмәтне оештырудагы яңалыклары белән дә таң калдыра. Кама автомобиль комплексы салуга илебезнең йөзгә якын проектлаштыру һәм фәнни- тикшеренү институты катнаша. Яңа Чаллы шәһәре һәм автомобиль заводы иң яңа ысуллар белән салына. КамАЗ алдынгы совет фәненең һәм техниканың соңгы казанышларын файдаланып төзелә.
Мәхмүт Хәсәновның «Кама таңнары» романы төзелештәге фән кешеләренә багышланган. Әсәрдә сүз координация-информация үзәгендә эшләүче галимнәр, инженерлар турында бара.
Талантлы һәм тәҗрибәле инженер Имам Котдусов, аның ярдәмчеләре Николай Соснов, Даниал Ризванов төзелешне үзен һәм төзелеш белән идарә итү эшләрен фәнни нигезләргә салу өчен тырышалар. Шул юлда аларга күп төрле кыенлыклар күрергә, төрле кешеләр белән
КАМА ТАҢНАРЫ
очрашырга, аерым җитәкчеләр белән әче-лешле булырга туры килә. Шулай романга гыйбрәтле тормыш юлы узган Вәгыйз Гайнановлар, иске тәҗрибә, кичәге алымнар белән генә эшләргә гадәтләнгән Колуннар килеп керә.
Романның төп герое — Имам Котдусов. Әсәрдә сурәтләнгән барлык вакыйгалар тегеләйме-болаймы Имам язмышына килеп бәйләнә, романдагы күпчелек образлар Имамны ачу, аны тулыландыру өчен кертелгән. Автор бу образының шәхси тормышын сурәтләүгә дә зур игътибар бирә. Имамны без төрле хәлләрдә, төрле ситуацияләрдә очратабыз, аның шәхси тормышына бәйле Зинаидалар, Һәдияләр белән танышабыз.
Имам Котдусов хезмәттә һәм шәхси тормышта үз бәхетен таба. Әсәр оптимистик рухта язылган юллар белән тәмам-
КамАЗ. Төзүчесе А. Ланщиков. Художнигы А. Катин. «Молодая гвардия». 1974 ел.
Тиражы 50 000 данә. Бәясе 54 тиен
Бөтен союз укучысын КамАЗ белән таныштыру ниятеннән чыгып төзелгән бу җыентык күп кенә яктан Татарстан китап
нәшрияты чыгарган «Камадагы батыр». «Батыр адымнары» дигән китапларны хәтерләтә. Җыентыкка вакытында үзәк га- зета-журналларда һәм Татарстан матбугатында басылган мәкалә-очерклар. репортажлар, шигырьләр тупланган. Автозавод һәм яңа шәһәр төзүчеләр тормышының төрле якларына багышланган ул материаллар Кама ярларында барган төзелешнең зурлыгын, колачын күз алдына бастырырга булыша. '
Кама автомобиль заводының генераль директоры Л. Васильевның «КамАЗ — иң мөһим төзелеш» һәм КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Р. Беляевнең «КамАЗдагы кешеләр һәм эшләр» дигән мәкаләләре безгә электән таныш. Алар "Камадагы батыр» һәм «-Батыр адымнары» исемле китапларда да бар иде. Р. Биктаһировның «Кубиклар» турында баллада»сы заманында безнең журналда ("Казан утлары». 1973 ел 9 сан.) басылды. А. Злобинның «Камадагы очрашулар» әсәре турында да шул ук сүзләрне кабатларга мөмкин. "Камадагы батыр» китабында без язучының «Куен дәфтәреннән» дигән язмалары белән танышкан идек. «Камадагы очрашулар» — шуның тулыландырылган, төзекләндерелгән варианты.
Шуның белән бергә, «КамАЗ» җыентыгында моңарчы без белмәгән, без укымаган материаллар да шактый. В Семин «Тормыш төзелә- исемле очеркында КамАЗга бәйле бик күп мәсьәләләрне күтәрә, автозавод төзелешенең бөтен якларын иңләргә омтыла. Очерк авторы вакытында Куйбышев ГЭСын төзүгә катнашкан. Ул әледән-әле үткәннәргә экскурс ясый, КамАЗ төзелешенең зурлыгын, колачын конкретрак итеп күз алдына китерү өчен, аны ГЭС төзелеше белән чагыштырып, шуның янәшәсенә куеп бара. Людмила Атрашенконың «Яшьлек калалар төзи» дип исемләнгән язмасы—КамАЗ төзелешендә эшләүче яшьләрнең мораль йөзләре, рухи ихтыяҗлары, эчке дөньялары турында.
Китаптагы дистәләгән мәкалә-очерклар арасыннан аеруча нык аерылып торганы — Г. Филяшинаның «Минем бригадам» дигән мәкаләсе. Мәкалә табигый һәм эчкерсез булуы, төзелеш мәсьәләләрен, төзүчеләр тормышын тирәнтен белеп язылуы белән игътибарны җәлеп итә. Артык зур булмаган шушы мәкаләне укыганда, Г. Фи- ляшина җитәкләгән бригада кешеләре, алар башкарган куп эшләр белән танышасың Мәкалә кызыклы күзәтүләре, төпле фикерләре белән үзенә тарта. «Миннән, бригадир нинди булырга тиеш, нинди бригадирлар була, дип сорыйлар — ди Г. Филяшина. — Мин дөньяда нихәтле кеше булса, бригадирлар да шул хәтле үк булырга мөмкин дип җавап бирәм. Кем бөтен нәрсәне искечә эшли, иң начары шулар. . Әгәр кеше бригадир булып алгач үсми, башкалар алдында нихәтле җаваплы булуын сизми икән — бу бик начар».
Икенче бер урында бригада башкарган эшләр турында сөйләп килә-килә дә, эшнең сыйфаты турындагы мәсьәләгә җиткәч, фикерен түбәндәге сүзләр белән йомгаклап куя: «Югары сыйфатлы эш тәртипкә өйрәтә, намуслылык тәрбияли, беренче карашка никадәр генә сәер тоелмасын, сыйфат турында кайгырткан кеше күбрәк эшли һәм азрак арый. Югары сыйфат белән башкарылган эш кешегә канәгатьлек хисе бирә, аңардагы эчке ялкынны сүндерми».
КамАЗ төзелешендә халык, ил мәнфә-гатьләре югарылыгыннан торып уйлый белә торган киң карашлы яшьләр эшли икән. Г. Филяшина мәкаләсе әнә шул хакта сөйли.
Татарстан китеп нәшрияты чыгарган җыентыклардан аермалы буларак, «КамАЗ» китабында поэзия әсәрләренә зур урын бирелгән. Биредә без С. Шәрипова һәм С. Хәким, Я. Смеляков һәм М. Львов, В. Костров һәм Ю. Котов, А. Гаврилов һәм Ф. Чуев шигырьләре белән танышабыз. Ул шигырьләрнең барысы да КамАЗга, гигант төзелштә эшләүче кешеләргә багышланган.
Китап нечкә зәвык белән эшләнгән рә-семнәр, төзелешнең төрле якларын чагыл-дырган бик күп фотолар белән бизәлгән.
Г. КОЛОСОВ, Л. ШЕРСТЕННИКОВ.
Автоград. Мәскәү. «Молодая гвардия» нәшрияты. 1974 ел. Тиражы 25 000 данә. Бәясе 3 сум 23 тиен
Бу китап КамАЗ төзелешен сурәтләгән фоторәсемнәрдән тора. «Огонек» журналының танылган фоторепортерлары Геннадий Колосов һәм Лев Шерстенников күп мәртәбәләр автозавод төзүчеләре янында булганнар, төзелеш күренешләрен, анда эшләүче кешеләрне фотога төшерә барганнар. «Автоград» шул фоторәсемнәр нигезендә төзелгән.
Фоторәсемнәрдән тыш, китапта кыска- кыска очерклар, көндәлек дәфтәрләреннән өзекләр, КамАЗ шагыйрьләренең шигырьләре бирелгән.
Җыентык кыска гына кереш мәкалә белән ачыла. Икенче төрле әйткәндә, аны Ленин комсомолының хезмәт биографиясе дип атарга мөмкин. Мәкалә авторлары беренче бишьеллыклар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр комсомол шефлык иткән бөек төзелешләр, комсомол башкарган
данлы эшләр белән таныштыралар. КамАЗ — шуларның иң зурысы, иң яңасы.
Китап зур булмаган алты бүлектән тора һәр бүлек төзүчеләр тормышының нинди дә булса конкрет бер өлкәсен яктырта. Беренче бүлектәге фоторәсемнәр Чаллы якларының ерак үткәне турында сөйли, безне автогигант төзелешенең башлангыч чоры белән таныштыра.
КамАЗ ни дигән сүз? КамАЗ нинди төзелеш ул? Китап авторлары, әнә шул сорауга җавап бирүләрен үтенеп, Чаллыда эшләүче төрле буын вәкилләренә, төрле һөнәр кешеләренә («Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе начальнигының беренче урынбасары Е. Батенчукка, КПСС- ның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Р. Беляевкә, монтажчылар бригадиры В. Чирчикка, архитектор Л. Криниц- каяга, оператор 3. Шалагинага, Лихачев исемендәге Мәскәү автомобиль заводының баш конструкторы А. Кригерга, төзелешнең комсомол комитеты члены, инженер М. Ризвановка, ташчылар бригадасы бригадиры В. Мәүликовка, 10 нчы мәктәп укучысы Т. Прокошевага, төзелешнең комсомол штабы начальнигы Р. Халитовка) мөрәҗәгать иткәннәр. «Темп, темп, темп» дип исемләнгән икенче бүлеккә аларның җаваплары урнаштырылган. Анкета сорауларына җаваплар төзелеш күренешен сурәтләгән фоторәсемнәр белән бизәлеп килә.
Өченче бүлек беренче бишьеллыклар батырларының фоторәсеме белән ачыла. Бу бүлектәге фотоларда үткән белән бүгенге көн, үткәндәге төзелешләр белән КамАЗ янәшә куеп, чагыштырып барыла.
Люба Чудковская — Волгоград кызы. КамАЗ төзелешендә ташчы булып эшли. Көндәлекләр алып бара. «Көндәлек бит-ләреннән» дип исемләнгән бүлектә шул дәфтәрдән өзекләр бирелгән. Авторлар ул язмаларны да фоторәсемнәр белән иллю-страцияләп баралар.
«Шигырь дә, җыр да» дигән бүлек «Орфей» әдәби берләшмәсенә йөрүче яшьләр иҗатына багышланган. В. Хатю- шин, Е. Кувайцев, И. Лимонова, О. Яшкина, В. Быченок шигырьләрендә гигант төзелешнең күп төрле яклары чагыла.
Соңгы алтынчы бүлекне башкача «КамАЗ елъязмасы» дип тә исемләргә мөмкин. Чаллыдагы автохуҗалык эшчесе Камил Ситдиков берничә еллар буена төзелеш күренешләрен фоторәсемгә төшерә барган. Аның рәсемнәрендә гигант төзелешнең бөтен тарихы чагыла. Бу бүлектә төп урынны К. Ситдиковның шул фотолары алып тора.
«Автоград» җыентыгы илебезнең башка зур төзелешләре хакында сөйли торган фоторәсемнәр белән ябыла.
В. ИХСАНОВА Учаклар. Очерклар. Татарстан китап нәшрияты. 1974 ел Тиражы 5000 данә. Бәясе 12 тиен
Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? ■Мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнгән һәр укучы алдында әнә шундый сораулар тора. Әлеге сорау
ларга җавап эзләп, республикабыз укучылары Кама буйларына — автогигант төзелгән җирләргә киләләр, яңа шәһәр белән, анда эшләүче кешеләр белән танышалар.
Кама елгасының теге ягында. Алабуга шәһәре янындагы нарат урманында автозавод салучыларның балалары ял итә торган пионер лагере бар. «Алтын тау» исемле шул лагерьда кичләрен учаклар кабына. Учак янында КамАЗ геройлары пионерларга үзләре сала торган завод һәм шәһәр турында, бергә эшләгән иптәшләре турында сөйлиләр. В. Ихсанованың урта яшьтәге мәктәп балаларына адресланган «Учаклар» исемле китабында әнә шул ва-кыйгалар турында сөйләнә.
Мәктәп балаларына Кама ярларындагы төзелешнең бөтен колачын, үзенчәлекләрен аңлату шактый авыр эш. Шуны истә тотып, автор үзе күтәргән мәсьәләләрне билгеле бер сюжетка, әдәби формага салып язган.
Җыентык кечкенә-кечкенә аерым очерклардан тора, һәр очерк төзелеш, анда эшләүчеләр белән бәйле берәр мәсьәләгә багышланган. «Танышу», «Көндәлектән юллар», «Монтажчылар», «Иң кирәге» кебек очеркларда төзелешнең күләме, үзенчәлеге турында гомуми мәгълүмат бирелә. «Беренче учак», «Икенче учак», «Өченче учак» дигәннәрендә автор укучыларны төзелешнең атаклы кешеләре белән таныштыра...
Кыскасы, «Учаклар»ны укыганда без төзелешнең үзе турында да, анда эшләүче кешеләр турында кызыклы һәм файдалы куп нәрсәләр белеп калабыз. Аның төп кыйммәте әнә шунда.
X. КАМАЛОВ. Язмыш елмаюы. Татарстан китап нәшрияты. 1974 ел. Тиражы 3000 данә. Бәясе 40 тиен.
Хисам Камаловның яңа җыентыгы «Язмыш елмаюы» исемле зур шигъри әсәр белән ачыла. Ул автогигант төзүчеләр тормышыннан алып язылган. Жанры анык түгел. Автор үзе лирик эскизлар дип куйган. Ихтимал, ул хаклыдыр. Әсәрнең язылу рәвешендә һәм стилендә, алынган материалны бүлекләргә бүлүдә һәм ул бүлекләрнең эчтәлегендә эскизлык шактый нык сизелә.
ХИСАМ КАМАЛОВ
«Язмыш елмаюы»ннан тыш, җыентыкк» авторның соңгы елларда язылган байтак шигырьләре кергән.
Р. МИНГАЛИМОВ. Күз карасы. Поэма һәм шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 1974 ел. Тиражы 2000 данә. Бәясе 32 тиен
Бу җыентыкның шактый өлешен «Күз карасы» исемле поэма алып тора. Поэма» да автор Кама автомобиль комплексы төзе-лешенең аерым күренешләре белән таныш-тыра, төзелештән алган тәэсирләре белән уртаклаша.
Әсәр «Җыр башы», «Җыр дәвамы — шатланыр өчен». «Җыр дәвамы — эш көне»» «Җыр дәвамы — сүзләр», «Җыр дәвамы —
Шагыйрьләребез соңгы елларда КамАЗга багышлап бик күп шигырь, берничә поэма яздылар. Моңарчы язылган әсәрләрдә төзелешнең колачы, масштаблары белән соклану өстенлек итеп килде. Алардан аермалы буларак, X. Камаловны төзелешнең кешегә, аның характерына булган йогынтысы күбрәк кызыксындыра. Әсәрнең үзәгенә кеше язмышы белән бәйләнгән вакыйгалар салынган.
«Язмыш елмаюывнда төзелешнең баш-лангыч чоры өчен хас эпизодлар сурәтләнә, шул чор өчен характерлы каршылыклар алынган. Мәгълүм булганча, яңа оешкан һәр коллектив, зур эшләрне җиңеп чыгарлык көчкә әверелгәнче, ипләнү чорын уза. Шул чакта кешеләрнең характеры, ныклыгы, иманы сынала, чын йөзләре ачыла. Бу әсәрдә дә шулай. Прораб Нур, бетончы Өлфәт һәм бүтән образлар аша автор автогигант төзелешендәге хезмәтнең киеренке һәм кискен якларын су-рәтли, аларның заман кешеләренә хас булган уй-фикерләрен, шатлык-борчуларын ачып сала, шул юл белән укучыларга тәэсир ясарлык образлар иҗат итә.
Әсәрдәге күпләгән образлар арасыннан аеруча хәтердә калганы — Нур Хәл- кин. Ул әсәрдә сурәтләнгән барлык вакыйгаларда катнаша. Тормыш дулкыннары аны әйләндереп-тулгандырып йөртә, бер ярдан икенче ярга куа. Ул бер күтәрелә, бер төшә, ниһаять, үзенең чын урынын таба. Кайбер каршылыклы урыннары, дәлилләп җиткерелмәгән фигыльләре булуга да ка-рамастан, Нур образын авторның уңышы дип санарга була.
күз карасы
ныклык», «Җыр дәвамы — туйлар» һәм «Җыр ахыры» дигән бүлекләрдән тора, һәр бүлек я төзелешкә караган нинди дә булса берәр эпизодны, я авторның шул төзелеш күренешләре тәэсирендә туган уй-фикерләрен сурәтләүгә багышланган. Фикернең характерына, яңгырашына карап, автор әле ирекле шигырь алымнарына, әле традицион формаларга таяна. Әсәрдә лирика белән публицистика үзара үрелеп, чиратлашып бара. Поэманың үзәгеннән, КамАЗ җирнең иминлеген саклау өчен салына, Чаллы җимерелмәскә салына, дигән фәлсәфи фикер сузылып бара. Буйдан- буйга килеп, ул поэмадагы аерым кисәкләрне бергә туплый, аны бөтен итә.
«Күз карасы» поэмасы өчен Р. Минга- лимовка 1974 елда КамАЗ премиясе бирелде.
КамАЗ китаплары белән Ф. МИҢНУЛЛИН таныштырды.