КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Илебез матбугаты КамАЗ турында
АПРЕЛЬ. 1974 ЕЛ
Төзелеш яңа этапка — корпус эчләрендә интенсив эшләр, технологик җиһазларны монтажлаута әзерлек эшләре чорына аяк басты. Быел идәннәр генә дә миллион квадрат метр мәйданда җәелергә тиеш.
Төзелештә социалистик ярышның яңа формалары туа. Цехларда станокларга иң яхшы төзүчеләрнең һәм монтажчыларның исемнәре язылган җиз калайлар беркетү планлаштырылды. Гигант заводны төзүчеләрнең батырлыгы бу станокларда эшләүчеләргә һәр вакыт рух биреп торачак!
Ә мондый хокукка лаек булу җиңел түгел. Чын-чынлап ударникларча эшләргә кирәк. Мәсәлән, бертуган Майоровлар кебек.
Алар дүртәү: Валентин, Николай, Василий һәм Алексей. Алар — куәтле экскаваторның экипажы. Бер гаилә кешеләреннән торган бу экипажның эше бөтен илебезгә билгеле. Алар машиналарына шундый игътибарлы — ватылулар, техник җитешсезлекләр аркасында эшсез торулар бөтенләй булмый. «Бер минут та эшсез тормаска!» — Майоровларның девизы шундый. Алар һәр көнне бер ярым норма үтиләр.
КамАЗ — зур заводлар комплексы гына түгел, совет шәһәр кору тәҗрибәсенең иң яхшы үрнәкләрен үзенә туплаган яңа социалистик шәһәр дә.
Кама буенда күп катлы биналар өзлексез күтәрелеп тора. Шәһәр көннән көн яхшыра. Соңгы вакытларда «Энергетик» культура сарае, яңа кинотеатр. 1200 урын лы тамаша павильоны төзүчеләргә ишекләрен киң ачты. КамАЗ культура сарае, балалар бакчалары, мәктәпләр, больницалар һ. б. объектлар төзелә. Әлбәттә, иң күп төзелгәне торак йортлар.
Хәзер автомобильчылар шәһәрендә 130 мең кеше яши. ә ел ахырында алар шактый артачак. Чөнки кон саен никадәр өй туйлары үткәрелә анда!
Шәһәр кору чын-чынлап бөтен халык эше булып әверелде. Бирегә илебезнең барлык почмакларыннан ташчылар һәм монтажчылар, бетончылар һәм малярлар килә. Бигрәк тә мәскәүлеләр үз эшләре белән дан казаналар.
Б. Ковальский, А. Московцев, Л. Лобачева җитәкчелегендәге бригадалар чын- чынлап башкала төзүчеләре эшләгәнчә эшлиләр, алар зур осталык, хезмәтне төгәл оештыру, төзелештә индустриаль ысулларны киң куллану үрнәкләре күрсәтәләр.
«Волга» журналы.
8 апрельдә Чаллыга Америка Кушма Штатларының сәүдә министры Ф. Дент, АКШның СССРдагы илчесе У. Стессел. финанс министры урынбасары Д. Беннет. АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе урынбасары Д. Армитейдис. төрле фирмаларның вәкилләре, журналистлар килде.
АКШтан килгән кунаклар төзелештә булдылар, кою заводы һәм памАЗның башка объектларын, шәһәрнең төньяккончыгыш өлеше панорамасын карадылар, ремонт-инструменталь завод цехлары белән таныштылар.
КамАЗның генераль директоры Л. Б. Васильев тарафыннан үткәрелгән мәҗлестә Ф. Дент үзенә һәм юлдашларына төзелештәге зур темплар һәм аның киң колачы белән башкарылуы зур тәэсир калдыруын әйтте.
Шул ук көнне Ф. Дент, У. Стессел, Д. Беннет. Д. Армитейдис һәм алариың юлдашлары Мәскәүгә очтылар.
• Социалистическая индустрия» на строительстве
Камского автозавода».
З..К у,.». зз
—Төньяк, Себер. Ерак Көнчыгышта табигый байлыкларны һәм чирәм җирләрне үзләштергәндә яшьләрнең фидакарь хезмәт батырлыгын Совет халкы тирән рәхмәт хисләре белән билгеләп үтте. Ә менә күптән түгел партиянең яңа гаять зур төзелешкә — Байкал — Амур тимер юлы төзелешенә актив катнашырга чакыруын комсомол каннар рәвештә кабул итте.
Без нык ышанабыз, комсомоллар, яшьләр бу бөек төзелешкә үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр. Комсомольск. Магнитка һәм Турксиб. Днепрогэс һәм КамАЗ эстафетасын алар Себернең әлегә үзләштерелмәгән киңлекләре аша илтәчәкләр.
Л. И. Брежневның ВЛКСМның XVII съездындагы реченнән.
КамАЗның кнногруппасы «КамАЗ» автопоездларының Забайкалье юлларында сынау үтүен карап кайтты. КамАЗның Үзәк кинофотолабораториясе редакторы Г. Седова сынау эшләренең барышы турында сөйләде.
Забайкалье сынауларының төп геройлары — комсомолецлар — сынаучы шофер Николай Сидоров белән контролер Борис Диковский — үз эшләренә керешәләр. Мәскәүдәге Лихачев исемендәге заводның иң яхшы шоферы-сынаучысы Сидоров җитез һәм җиңел эшли. Ул армиягә кадәр үк һәм армиядә дә машиналар йөрткән. Ә армиядән соң сынаучы булып Лихачев заводына эшкә кергән.
«КамАЗ» машиналарын инде ул дүртенче ел сыный — җитди эш, кызыклы һәм романтик эш. «Кырым юлларында тормозларны сынау бик кыен булды»,— дип искә ала Николай.
Диковский 1971 елда Казан авиация институтын тәмамлый һәм авиация двигательләре буенча инженер-механик дипломы алып чыга. Аннары КамАЗга китә — үзе генә түгел, аның белән тагын утыз комсомолец китә. Борисны баш конструктор бүлегенә инженер-сынаучы итеп эшкә урнаштыралар.
Борис яңа машиналарның беренче серияләрен үк сынауда катнаша. Хәзер инде дүртенче сериясен сыныйлар... 1973 елда «КамАЗ» машинасының дүртенче сериясе дәүләт сынавын үтә. Борис аңа да катнаша.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода*.
Вильнюстагы «Коммунарос» станок төзү заводы коллективы КамАЗ өчен универсаль фрезер һәм башка станокларның зур партиясен җибәрде. Заказ срогыннан ике айга элек үтәлде.
Фрезер станоклары конструкциясенә предприятие новаторлары күп кенә камилләштерү үзгәрешләре керттеләр. Бу үзгәрешләр станокларның вибрациясен бетерергә, детальләр эшкәртүне зур төгәллек белән башкарырга мөмкинлек бирә...
ТАСС, Вильнюс.
22 апрельдә Чаллыга Польша берләшкән эшчеләр партиясенең Үзәк ревизия комиссиясе председателе А. Лашевич җитәкчелегендә партия делегациясе килде.
КПССның Чаллы шәһәр комитетында очрашуда партия шәһәр комитетының беренче секретаре Р. Беляев Польша кунакларына Кама автомобиль комплексы төзелешенең барышы турында сөйләде.
Польша кунаклары зур кызыксыну белән КамАЗ һәм шәһәр төзелеше мәйдан нары белән таныштылар, автогигантның беренче карлыгачы — РИЗда булдылар.
«Советская Татария», Казан.
ВЛКСМ Үзәк Комитетының пропаганда-художество группасы Чаллыда булып китте. Группа составында Советлар Союзы Герое генерал майор Г. Б. Петерс, СССР җыелма хоккей командасының элекке атаклы уенчысы В. Якушев, «Октябрьский» клубы каршындагы «Московские ребята» вокаль-инструменталь ансамбле членнары бар иде.
Алар төзелеш мәйданнарында, бригадаларда, тулай торакларда, автомеханика техникумында, ремонт-инструменталь заводында, «Энергетик» культура сараенда төзүчеләр һәм эшчеләр белән очраштылар.
«Энергетик» культура сараенда «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең тулай торакларындагы үзешчән сәнгать коллективлары смотр-конкурсы тәмамланды. Конкурска биш үзешчән коллектив катнашты. Тамашачылар Галия
Шәймөхәммәтова башкаруында башкорт биюен. Галина Тимченко белән Владимир Смирновларның мәзәк такмакларын, Юрий Кощеевның сәнгатьчә укуын аеруча ошаттылар.
Үзешчән артистларның иҗади конкурсларын үткәрү Чаллыда матур традициягә әверелде.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Интернациональ дуслык клубындагы очрашу вакытында Германия Федератив Республикасы сәүдә фирмасы вәкиле ремонтинструменталь заводының комсомол- яшьләр сменасы начальнигы Володя Потаповка шундый сорау бирде:
— РИЗда Голландиядән килгән фрезер станок-автомат ничек эшли?
Володя болай дип җавап бирде:
— Яхшы гына климатлашты.
— Моңа күпме вакыт кирәк булды? — дип, кызыксынуын дәвам итте чит илдән килгән белгеч.— Бездәге эшчеләр бу станокны бары тик ярты ел эчендә үзләштерәләр. Бу срокта сез үзләштерә алдыгызмы?
— Әлбәттә,— дип елмайды Потапов.— Кызганыч, бүген монда Юра Авдеенко юк. Ул ярты ел эчендә мондый ничә станокны эшләтә башларга мөмкин булуын төгәл әйтер иде. Чөнки Юра бу станокны бары тик егерме көн эчендә үзләштерде.
— Кызганыч,— диештеләр егетләр, кайтып барышлый.— Володя җавабыннан соң бу әфәнденең ничек бот чабуын Юра үзе күрмәде. Ул әфәнде, мөгаен, бу станокны эшләтү өчен еллар буе азапланалар булыр болар, дип уйлагандыр...
• Комсомолец Татарии», Казав.
• Энергетик» культура сараеның өченче катындагы холлда төзелештәге тормышны сурәтләгән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Аларның авторлары — СССР художниклары союзы членнары — Чаллыга еш киләләр. Дәүләт премияләре лауреаты, сәнгать профессоры К. М. Максимов җитәкчелегендә бер төркем рәссамнар хәзер дә биредә. Чаллы кешеләре күргәзмәне кызыксынып карый.
В. И. Ленин исемендәге комсомолның 50 еллыгына багышланган «Комсомол җыры» дигән бөтенсоюз фестиваль-конкурска КамАЗ төзүчеләре арасыннан күп кенә сәләтле үзешчән коллективлар катнашты. «Минмонтажспецстрой» берләшмәсеннән «Яшь тавышлар» ансамбле, • Автозаводстрой» берләшмәсеннән «Нәфислек» ансамбльләре һ. б. коллективлар уңышлы чыгыш ясадылар.
Рәсем, скульптура, графика сәнгате әсәрләре — йөз дә ике хезмәт — боларның барысын да Чаллы музеена РСФСР Культура министрлыгы бүләк итте. Аларның күбесе хезмәт кешеләренә багышланган. Мәсәлән, М. Неги наның «Төзүче кыз» скульптурасы, С. Перфильевның «Эшче», В. Панкратовның «ВАЗ эретеп ябыштыру остасы А. Морев портреты», Л. Носовның «Эшче ялы», Н. Костинаның «Уралмаш»- ның хезмәт яшьләре» һ. б. әсәрләр шундыйлардан. Чаллы хезмәт ияләре сәнгать осталарының әсәрләрен зур кызыксыну белән карыйлар.
«Социалистическая индустрия» на строительстве
Камского автозавода».
Күптән түгел Бигеш аэропорты беренче «ТУ-134» рейс самолетын кабул итте. Бу авиалайнер 1 сәгать 35 минут эчендә Мәскәүдән 75 пассажир китереп җиткерә. • АН-24» самолетында 43 пассажир өчен шушы ук араны үтәргә 2 сәгать 40 минут вакыт кирәк.
«Социалистическая индустрия» на строительстве
Камского автозавода».